Логотип Казан Утлары
Бәян

Без белмәгән сугыш (документаль бәян)

Авыл булыр — Салавыч

Мирзәхмәт Муллахмәт улының сөйләвенә караганда, әлеге исем рәсми

кулланышта Вот.Юраш дип (узган гасырның сиксәненче елларында юкка

чыккан ошбу сала. Удмуртия биләмәләренә үк кереп торгангадырмы, вотяк

(удмурт-ар) дигән сүздән кыскартылып, Вот.Юраш исеме белән йөртелгән)

аталса да, кайсыдыр бер вакытта Балтач ягының Салавыч авылыннан күчеп

килгән ике гаиләнең җиңел кулдан әйтелгән «Салавыч» диюе, соңыннан

халыкның аны гади генә шулай атый башлавына китергән. Җитмеш хуҗалыклы

Салавычтан кала Вот.Юраш авыл советына тагын 22 хуҗалыгы булган Борисово

(чукындырылган татарлар беренче мөмкинлек тууга кабат мөселманлыкка

кайтканнар һәм авылларын һәрчак Каенлык дип атаганнар), 21 йорттан торган

Калмыково кергән. Соңгысында урыслар яшәсә дә, Тукайча әйтсәк, алар

татарлар белән тел вә лөгать алмашып, татар телен туган телләредәй яхшы

белгәннәр.

Мирзәхмәт гаиләдә өлкән бала булып, 1922 елның 18 маенда Салавычта

дөньяга килә. Аннан соң туган алты нарасыйның икесе төрле елларда

сырхаулардан һәм кытлык-җитмәүчелекләрдән вафат була. Үсеп буй җиткергән

һәм фанилыкта үзләренә тиешле вакытларын яшәүче 5 туганның да икесе генә

исән инде. Мирзәхмәт ага әйтүенчә, сиксән сигезенче яшен ваклаучы сеңлесе

Мәгърүфә Әстерхан каласында гомер кичерә. «Соңгы утыз ел эчендә нибары

ике-өч тапкыр күрешеп бер-беребезнең хәлен белештек», — ди фронтовик.

Салавычта дүрт сыйныф тәмамлаганнан соң, бишенчегә Иске Юраш

авылының җидееллык мәктәбенә йөреп укый Мирзәхмәт Муллахмәтов.

Кызганыч ки, әтисе еш авырый. «Улым, әниеңнең үзенә генә эне-сеңелләреңне

тәрбия кылырга авыр, колхозга эшкә чык инде син», — ди гаилә башы, өлкән

угланга бу сүзләрне әйтү авыр булса да. Егор Пономарёв атлы урыс агае колхоз

җитәкчелеген ундүрт яшен тутырып кына килүче үсмерне үзе янына хисапчы

ярдәмчесе итеп алырга күндерә. Бригадирлар китергән нарядларны исәпләү-

теркәү, колхозчыларның хезмәт көннәрен билгеләп бару ише операцияләр

тапшырыла малайга. Һәм ул сынатмый, эшен җиренә җиткереп башкара. Белем

багажы биш класс белән чикләнсә дә, чут эшләрен заманына күрә ярыйсы

ук яхшы белә. Янә ике елдан, сельсовет секретаре рәисе армиягә алынгач,

уналты яшьлек Мирзәхмәтне хозурына дәшеп, аңа «портфелен» тәкъдим итә

— үзен рәислеккә кыстыйлар икән. Монсыннан да баш тартмый Мирзәхмәт,

ни дисәң дә күтәрелү бит. Егетнең тырышлыгын, кушылганны төгәл үтәвен

югарыдагылар тиешенчә бәялиләр һәм 1938 елда Алабугада берничә районның

активистлары өчен оештырылган «Совет төзелеше» дип аталучы дүрт айлык

республика курсларына укырга җибәрәләр. Дүрт ай бер мизгел кебек үтә дә

китә. Салавыч егетен район башкарма комитеты рәисе Елово авыл советына

сәркатип булып барырга кыстый. Өйдәгеләр тамак туйдыру җәһәтеннән дә

кытлык кичергәндә, ни йөзең белән чит авылга китеп бармак кирәк. «Юк»

дигәнне ишетергә гадәтләнмәгән партия-совет босслары бу юлы хәлгә керәләр

тагын — Мирзәхмәт Муллахмәтовның: «Мине туган авылым Салавычтагы

изба-читальняга (бер үк вакытта китапханә ролен дә үтәүче, төрле кичәләр

оештырылучы уку йортын халык шулай дип атаган) билгеләсәгез икән», — дигән

гозерен канәгатьләндерәләр. Салавыч, Каенлык, Калмыково авыллары өчен

мәдәни чаралар оештыруда, агитпропаганда эшендә төрле лозунг-плакат һәм

белдерүләр язуда, Октябрь, Май бәйрәмнәрен үткәрүдә зур активлык күрсәтә

махсус курслар үткән егет. Мәдәни-агарту эшләрен бу якларда моңа кадәр

күрелмәгән биеклеккә күтәрә. Аның бу юнәлештәге эшчәнлеге кая барып чыгар

иде икән, хәзер әйтүе кыен. Бөтен өмет-хыялларны, матур уйларны Гитлер

Германиясенең Советлар иленә сугыш башлавы чәлпәрәмә китерә.

 

Сугыш

Сентябрь аенда медкомиссиядә каралырга дип хәрби комиссариаттан

повестка килә. Әти-әни, туганнар, эне-сеңелләр һәм авылдашлар белән

кочаклашып саубуллашу күренешләре авылдан киткәч тә күз алдында озак

тора. Иптәшләре белән бергәләп:

Герман җире кара чирәм,

Əллә кайтам, әллә үләм...

Без авылдан чыккан чакта

Күтәрелде тузаннар.

Дөнья хәлен белеп булмый,

Сау булыгыз, туганнар...

— дип сузган җыр сүзләре дә колакта тиз генә тынмый. Мирзәхмәтнең

сәламәтлегеннән очучы халкы да көнләшерлек. Шуңа күрә аны табиблар

бертавыштан яңа гына оешып килүче һава десанты гаскәренә яраклы дип

таба һәм Саратов өлкәсенең Энгельс каласында дислокацияләнгән беренче

десант корпусының беренче бригадасы батальонына билгелиләр. Парашюттан

сикерүләр, автоматтан ату күнекмәләре, марш-бросоклар белән атналарның

үткәне сизелми дә кала. Декабрь башларында десант бригадасын дошман

тылына ташларга әзерлиләр. Шулчак атаклы Себер дивизияләрен Ерак

Көнчыгыштан башкала тирәләренә күчереп һөҗүмгә күчү һәм фашистларны

куа башлау командованиене бу уеннан кире кайтара. Февраль аена кадәр

десантчыларны тынгысыз киеренкелектә тоталар, бүген-иртәгә алгы сызыкка

озату ихтималы турында кисәтеп, сугыш күнекмәләренә өйрәтүләрне дәвам

итәләр. Ниһаять, 1942 елның февралендә беренче һава десанты бригадасын

Люберцы тирәләренә ташлыйлар. Мәскәүдән 120 чакрымнар чамасы артка

алып ташланган гитлерчыларны эзәрлекләү Смоленск янына җитәрәк туктап

калган. Каршы яклар, локаль бәрелешләрне санамаганда, оборона тотып,

ара-тирә ялкау гына артиллерия дуэльләре алып бару белән чикләнә. Ике

як та разведкалар оештырып, бер-берсен өйрәнә-капшый, язгы зур һөҗүмгә

әзерләнә. Кызыл Армия командованиесе Смоленск юнәлешендә сугыш

хәрәкәтләре башлап җибәргәнче дошман тылындагы Ейск каласы янәшәсенә

десант бригадасын төшерергә ниятли. Унсигезенче февральгә каршы төндә

әүвәл беренче бригада составындагы 200 кешелек төркемне җибәрәләр. Әгәр

алар уңышлы һөҗүм җәелдерсә, башка батальоннарны да сугышка күтәрү, алар

артыннан икенче, өченче десант бригадаларын рейдка җәлеп итү күздә тотыла.

«ППШ» автоматлары һәм аларга бирелгән дүрт обойма патрон (һәр обоймада

71әр патрон), гранаталар белән коралланган 200 кешелек беренче төркемдә

татар егете Мирзәхмәт Муллахмәтов тә бар. Аларны: «Хәерле сәгатьтә!» — дип,

корпус командующие үзе озатып кала. Тик бик үк хәерле сәгатьтә булмаган

икән шул.

 

Беренче чирканчык

Бөек Ватан сугышында совет халкының гаять зур югалтуларга дучар ителүе

күпчелек сугыш стратегларының дошманны тиешенчә бәяләп бетермәве һәм еш

кына сәләтсез, төптән уйланмаган операцияләр оештыруына бәйле дип саный

элекке фронтовик. «Кинофильмнарда, сугыш турында язылган китапларда

вакыйгалар шомартып сурәтләнә, кызганыч ки, алар чынбарлыктан гаять

ерак», — ди ул.

Немецлар йоклап ятмый, аларның разведкасы әйбәт эшли. Унҗиденче

февраль төнендә һавадан ташланасы десант батальоны турында алар инде

алдан белеп торалар һәм Ейск тирәсендә партизаннар тарафыннан ягыласы

өч зур учак урынына (тегеләрен, бәлки, юк иткәннәрдер) 50 чакрымнар

чамасы читтә өчпочмак рәвешендә үзләренекен тергезәләр. Очучыларның

урынны билгеләүдә шулкадәр ялгышлык җибәрүе гаҗәп хәл, әлбәттә. Әмма

факт — факт булып кала: иң яхшы әзерлекле дип саналган 200 сугышчы

фашистлар чолгап алган урынга сикерә. Немецлар җирдән күккә яктырткыч

ракеталар чөя. Дошман парашютчыларны чүпли генә инде. Шулай да йөзләп

сугышчыга исән-имин төшеп җитү насыйп була, араларында яраланучылар

да бар. Батальон командиры һәлак булган, рота һәм взвод командирлары да

күренми диярлек. Шөкер, батальон комиссары исән калган икән, ул төркемне

кыенлык белән бер йодрыкка туплап, гитлерчылар белән сугыша-сугыша

аларны якындагы урманга алып керүгә ирешә. Шуннан соң үзебезнекеләргә

кушылу өчен атналарга сузылган җәфа чигүләр башлана. Төннәрен генә хәрәкәт

итәләр, фашистлар белән зур бәрелешләргә кермәскә тырышалар. Берничә

көнгә исәпләп бирелгән коры паёкны (ысланган казылык, тушёнка) мөмкин

кадәр кысып тоталар. Урманнарда кып-кызыл булып утырган өшегән миләш тә

ачлыкны басарга ярдәм итә. Сусауны кар йотып басалар. Март урталарында мең

бәлаләр белән фронт сызыгы аша үтеп, үзебезнекеләргә кушылалар. Аралары

сирәгәйгән, җитү сакал-мыеклы, тәмам йончыган-таушалган хәлдә. Үзләрен

ни көткәнен белгән булсалар, шулкадәр тырышырлар иде микән? Особистлар

көнен дә, төнен дә каталажкага ябылган десантчылар янына көтмәгәндә кереп

сорау алулар белән тинтерәтә. Күпме кеше гомерен саклап калган батальон

комиссарын беренче көнне үк каядыр алып китәләр. «Сатлык-провокатор»

ярлыгы тагып, тыл күселәре булып оялаган подвалларында атып үтергәннәрдер,

мөгаен. Солдатларга да иман әһеле күрсәтмиләр. Һаман бер үк сораулар: нигә

дошманга сатылдың, нинди корткычлыклар эшләргә куштылар?

Кемдер өстән әмер ирештергәндерме, ниһаять, десантчыларны элек

хезмәт иткән частьларына кайтаралар. Адәм рәтле паёкка куеп, тире белән

сөяккә калганнарны ипкә-юньгә китерү өчен кешечә тәрбияләргә дә кирәк

бит әле. Ашавың гына булсын, яшь организм тиз тернәкләнә анысы. Инде

март ахырларына яңартылган-тулыландырылган батальонны беренче десант

корпусы составында Ленинград ягына таба күчерәләр. Бөек Новгород тирәләре

була бу. Командование Волхов фронтында һөҗүмгә күчеп, ике урыннан

немец оборонасын өзүне һәм аларның тылына төшеп, зур группировкаларын

камалышта калдыруны планлаштыра. Тик хәйләкәр дошман бу юлы да өлгеррәк

булып чыга, 3-4 көнгә алданрак җитешеп, фронтның беренче һәм икенче

линияләрен дә өзеп, тирән тылга үтеп керә, безнең армияләр аяныч хәлдә кала

(генерал Власов үз армиясен Волхов фронтында дошманга тапшырган).

 

Корпусларны — дивизияләргә

Фашистлар бөтен бер Волхов фронтын тар-мар китергәндә, ни өчен югары

әзерлекле һава-десант бригадаларын, корпусларын ярдәмгә ташламаганнардыр,

һич аңлашылмый. Сабак булмаган микәнни соң?

Хәрби тарих материалларыннан билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы

елларында Кызыл Армиянең 6,2 миллион солдаты әсирлеккә төшкән. Шуның

дүрт (!) миллионы 1941 елда ук. Германиянең коры җир гаскәрләре штабы

башлыгы Ф.Гальдер үзенең көндәлекләренә менә ниләр дип язган: «Саллы

өлеше юк ителгән совет дивизияләрен ашыгыч төстә аннан-моннан өйрәтелгән,

сугышу техникасын үзләштермәгән контингент белән тулыландырып, килгән

шәпкә сугышка кертәләр. Ансы да бер йодрык астында түгел, ә аерым-аерым

таркалган көчләр белән эшләнә, нәтиҗәдә алар зур югалтулар кичерәләр.

Урысның сугышу тактикасы: 3 минутлык артналёт, аннары — пауза, аннан

соң — пехотаның «ур-ра» кычкырып атакага ташлануы, һәм ул дулкын-дулкын

булып (кайчагында андый дулкыннар саны 12гә җитә) озак дәвам итә. Никтер

бу чагында артиллерияләре дәшми. Шулар нәтиҗәсендә аларның югалтулары

гаять зур».

Десантчыларны сугышка кертәсе урында Новгород өлкәсе авылларына

батальонлап һәм роталап тараталар. Югары командование нинди критерийлардан

чыгып фикер йөрткәндер, тик десантчылар арасында корпусларның күбесен

укчы гвардия дивизияләре итеп үзгәртәчәкләр икән, дигән сүз тарала. «Җил исми

яфрак селкенми», — ди халык. Имеш-мимешләр дөрескә чыга. Кырык икенче

елның июнь башларында Мирзәхмәт Муллахмәтов хезмәт иткән беренче һава

десант корпусын Мәскәү янына күчереп, 37нче укчы гвардия дивизиясе итеп

үзгәртеп коралар. Мирзәхмәтләр бригадасы 69нчы полкка әверелә. Дивизиядә

өч пехота полкы, дүртенчесе — артиллериянеке. Һәр пехота полкында 200ешәр

сугышчыдан торган аерым автоматчылар ротасы бар. Монда «иң-иң»нәрне

кертергә тырышалар, чөнки гаскәрләрне автоматлар белән коралландыру

әле киң колач алып кына килә. Моңа кадәр өстенлек күбрәк винтовкаларга

бирелгән, алары да җитешми. Солдатларны атакага күтәргәндә офицерлар еш

кына: «Үлгән иптәшегезнекен алырсыз», — дип әйтә торган булалар. Сугыш

башындагы уңышсызлыкларның саллы өлеше шуның белән аңлатыла да инде:

яланкул баштанаяк коралланган фашист солдатына каршы (аларның күбесенең

кулында — «Шмайссер» автоматы) барып кара син!

Гитлерчылар Мәскәүне кырык беренче елгы кампанияләре вакытында

турыдан-туры ала алмагач, икенче елның май ахырларында Дон буе

далаларыннан һөҗүмгә күчеп, Сталинградка чыгарга һәм, Иделне кичкәннән

соң, кабат башкалага ыргылырга җыена. Аларның иң яхшы танк һәм мотопехота

дивизияләре инде юлларында киртә булган Кызыл Армия частьларын сытарга

омтыла. Максатларына җиңел генә ирешә алмасалар да, сугыша-сугыша

стратегик әһәмияткә ия калага якынайганнан якынаялар. Көчләр тигезсез

шул: июль урталарына дошман инде Сталинград юнәлешендәге зур һөҗүмгә

18 дивизия (250 мең содат), 740 танк, 1200 самолёт, 7500 туп һәм миномётын

кертә. Совет гаскәре бу ташкынга 16 дивизия, 360 танк, 337 самолёт, 7900 туп

һәм миномёт белән каршылык күрсәтә.

Утыз җиденче гвардия дивизиясен июнь ахырларында ашыгыч рәвештә

Мәскәү яныннан Воронеж юнәлешенә күчерәләр. Тик Мирзәхмәтләргә

немецның алдынгы частьларын ошбу шәһәр янында түгел, ә Дон елгасының

аргы ягында каршы алырга туры килә — фашистлар оборонаны өзгәннәр

икән. Тиз арада окоплар казып, ут нокталары урнаштыралар. Дошманның

килгән уңайга елганы кичеп ары китү нияте барып чыкмый, әллә ничә

мәртәбәләр кабатланган атакасын туктатып, суны кичкән җанлы көчләрен

юк итәләр, исән калганнары чигенергә мәҗбүр була, беренче бәрелештә үк 12

танкларын яндыралар. Нәни генә уңыш та кызылармиячеләрне канатландыра.

Өч атна дәвам иткән канкойгыч сугышларда максатларына ирешә алмагач,

гитлерчылар тактикаларын үзгәртә, Донның аргы ягына чыгу ниятеннән ваз

кичеп, башка юнәлешне сайлыйлар. Командование башка хәрби берләшмәләр

белән беррәттән 37нче гвардия дивизиясен дә куркынычрак дип тапкан урынга

— Сталинград тирәсенә күчерергә әмер җиткерә. Алар калдырган траншеяларга

һәм ут нокталарына калмыклардан торган частьлар китереп урнаштыралар.

Сталинград тәмугы — Мамай курганы

Һавадан бомбага тотулар, артиллерия утыннан һәм немецның көненә әллә

ничә мәртәбә кабатланган һөҗүмнәреннән шактый югалтулар кичергән 37нче

дивизияне тулыландыру өчен әүвәл Иделнең сулъяк ярына чыгаралар. Һәм

сентябрь башларында сугышчан әзерлеккә китерелгән хәрби берләшмә елганы

икегә бүлеп урнашкан «Заячий» утравы каршына куела. Кичүнең бирге ягы

бик киң. Көн яктысында аннан чыгу мөмкин түгел, һавада «патшалык» иткән

фашист «козгыннары» шундук пәйда була. Шуңа күрә полкларны батальонлап

баржаларда төнлә ташыйлар. Күп чакрымнарга сузылган «Заячий»га аяк

басуга озак тоткарламыйлар, аның икенче читендә салынган понтон басма

күпергә куалыйлар. «Тизрәк-тизрәк!» — дип ашыктыралар командирлар, чөнки

яктырганчы 200 метр озынлыктагы басмадан каршы ярга чыгып җитешергә

кирәк. Сталинград «Заячий»дан 7-8 чакрымнар чамасы өстәрәк. Хәлләрнең

биредә хөрти икәнлеге күренеп тора — аларны килгән уңайга сугышка

кертәләр.

Дөньяда тиңе булмаган Сталинград сугышы турында күп яздылар. Күп нәрсәләр

ачыкланды һәм дөнья җәмәгатьчелеге хозурына җиткерелде. Шулай да титаник

бәрелеш-кырылышның без белмәгән (мөгаен, киләчәктә дә белә алмаячак)

яклары, йөз меңләгән аерым детальләре каладыр. Вакыт пәрдәсе астындагы

әнә шундый чиксез күп эпизодларның берсе — атаклы Мамай курганында үзе

күргән-кичергәннәре турында менә ниләр сөйләде Мирзәхмәт ага:

— Адәм баласы түзә алмаслык шартларга да күнегә икән кеше дигәнең.

Хәер, түзмичә кая барасың: бөтен тирә-юньдә — үлем, үлем. Фашист көндез

бар булган тимер ташкыны, җанлы көчләре белән күктән һәм җирдән ябырыла,

урыны белән елга ярына килеп җитә яза. Шәһәр үзе 70 чакрымга кадәр сузыла, ә

иңгә 3-4 чакрымнан артмый. Төнлә безнең гаскәр контрһөҗүмгә күчә, югалткан

позицияләрне зур корбаннар бәрабәренә кире кайтара. Кайчагында нинди дә

булса объект, ныгытма тәүлегенә өч-дүрт һәм аннан да күбрәк мәртәбә кулдан-

кулга күчә. Мирзәхмәт Муллахмәтов хезмәт иткән 69нчы полк та дивизиянең

башка полклары кебек үк Мамай курганының үзәк өлешеннән, гаять көчле

каршылык күрсәтүләренә карамастан, төньяк өлешкә кысрыклана. Аяк астында

кайда немец, кайда үле совет солдаты ятканын да аерышлы түгел, кан елга

булып ага. Монда — бик зур мәйданны биләгән трактор заводы. Фашистлар

уңайлырак позициядә — өстә (Мирзәхмәт Муллахмәт улы сөйләвенчә, очар

кошлар биеклегендәге яр өсте тигезлегеннән соң башланып киткән манзара

— киртләч-киртләч рельеф хасил итеп аска төшкән калкулыклар рәвешендә

күз алдына килеп басты. Анда, берничә чакрым киңлектә, кала урнашкан,

янәшәдә үк — завод). Никадәр тырышып, яңадан-яңа көчләрен сугышка

кертүгә карамастан, дошман һаман совет дивизияләрен елга суына себереп

төшерә алмый. Алар тәмам аптырашта: кайбер частьларында юньләп сугышыр

кешесе дә калмаган кебек, тик һөҗүмгә күчүләре була — әллә каян гына бөтен

төр кораллардан ут ачалар һәм контратакага күтәреләләр, штык сугышына

ташланучыларның күбесе яраланган, башлары бинт белән уралган. Исәпсез-

сансыз бәрелешләрнең берсендә Мирзәхмәт янында гына мина ярылудан нык

контузия ала. Шартлау дулкыны әллә кая читкә алып ыргытса да, ни гаҗәп,

ул хәтта яраланмый да. Тик колаклар берни ишетми башлый. Аңа медсанбатка

яки госпитальгә, һич югы лазаретка барырга кирәк. Ә кайда соң алар?

Һәркемнең үз тормышын үзе кайгыртудан башка чарасы юк. Авыр яралылар иң

элементар ярдәм дә күрсәтелмәүдән (еш кына хәтта андый мөмкинлек тә юк)

үлемгә дучар ителгән, җиңел яралылар кулларындагы коралларын төшермичә

дошманга каршылык күрсәтүен дәвам итә. Мирзәхмәт тә дөм саңгырау килеш

гитлерчыларга автоматтан ата, гранаталар ыргыта. Ул аларны үтермәсә, үзен

үтерәчәкләр. Дөнья белән бәйләп торган ишетү сәләте югалса, кеше үзен

ярымфантастик хәлдә тоя икән: тирә-якта һәр секунд үлем чәчеп ут давылы

котыра, ул аңа төштәге кебек кенә. Аңа бәхет елмая (мондый шартларда шулай

әйтергә яраса), атна чамасы үткәч, колак барабаннарын кыскан саңгыраулык

чыртлап ачыла һәм ефрейтор Муллахмәтов кинәт кенә реаль яшәү белән үлем

дөньясына әйләнеп кайта:

— Дивизиянең һәр полкында (бүтән полкларда да шулай) 200 сугышчыдан

торган аерым автоматчылар ротасы бар иде, — дип сөйли фронтовик ветеран.

— Октябрь урталарына безнең автоматчылар төркеменнән нибары 18 кеше

исән калды, шулар исәбенә рота командиры белән политрук һәм бер взвод

командиры да керә. Хәлләр гаять хөрти, фашистлар белән маңгайга-маңгай

бәрелешләрдә югалтулар өстенә дошман снайперларының безнең участоктагы

сугышчыларны кыр куяннарыдай чүпләп торулары да теңкәгә тиде. Озакка

сузылган дуэльдән соң ике фашист снайперының берсен безнең мәргәннәр

юк итте анысы.

Немецларның позицияләре уңайлырак урында. Аларга кызылармиячеләр

казыган окоплар, урнаштырган ут нокталары һәм ныгытмалары уч төбендәге

кебек ачык күренә. Снайперлар өчен генә түгел, көн яктысында «гади» фашист

та бер җирдән икенчесенә күченүчене тере мишень урынына атып аудара.

Шуңа да ярымкамалышта калган 18 автоматчысы белән рота командиры 16

октябрь төнендә хәлиткеч ыргылышка әзерләнә. Исәбе — үзебезнекеләргә

кушылу. «Үлсәк, сугышып үләрбез!» — ди ул. Кызганычка каршы, полк штабы

белән генә түгел, элемтә — батальонныкы белән дә юк. 1941-1942 елларда

(хәтта 1943 елда да) Кызыл Армия гаскәри берләшмәләре арасында чыбыклы

элемтә булганлыктан, ул еш өзелә һәм аны ут астында ялгап та булмый (аерым

частьлар идарәсез калганлыктан, аларны тар-мар китерү дошман өчен берни

түгел; сугыш башындагы уңышсызлыкларның төп сәбәпләреннән берсе дә

шул). Немец сугышка берничә ел алдан әзерләнгән: аның танк армадалары

һәм мотопехота дивизияләре арасындагы синхрон бергәлек радиоэлемтә аша

тәэмин ителгән. Гитлер армиясенең ил үзәгенә үк чагыштырмача җиңел үтеп

керүе шуның белән аңлатыла.

Сталинград казанында әлегәчә исән калып дошманга каршы торучылар

өчен, ярый әле алдан әзерлеген күреп, һәр йорт подвалында диярлек

азык-төлек запасы туплап калдырганнар: ашыйм дисәң — тушёнка, эчәм

дисәң — спирт җаның теләгәнчә! Эчәр өчен суга кытлыктан автоматчылар

«пятачогы»на төшеп ярылган тирән бомба чокырында җыелган яңгыр суы

коткара. Һәр ике як атналар-айлар буена сузылган эреле-ваклы сугышлардан

тәмам хәлсезләнеп кыска вакытка тынып калган. Ике якта да резервлар юк

диярлек. Рота командиры форсаттан файдаланып калырга карар кыла һәм 18

«бөркет»ен ияртеп төн караңгылыгына атлый. Өч йөз метрлар чамасы үтәләр

автоматчылар, дүрт йөз. Каядыр читтәрәк барган атыш тавышларыннан кала бу

тирәдә бернинди тавыш ишетелми. Биш йөз метрлап ара узганнан соң, капитан

тукталырга кушып кулын күтәрә. Чит телдә сөйләшкәннәре ишетелә — немецча

түгел. Кемнәр булыр? Һәрхәлдә безнекеләргә охшамаганнар. Рота командиры

калган сугышчыларының гомерен куркыныч астына куярга теләмичә, кире

элекке позицияләренә кайтуны кулай күрә. Мирзәхмәт Муллахмәтов белән

бер урыс егетенең фамилияләрен атап: «Әнә теге йортка кереп урнашыгыз,

иртән көн яктыргач вазгыятькә карап эш итәргә кирәк булса, дошман белән

бәрелешкә керерсез», — дип әмер бирә, Мирзәхмәткә кул пулемёты тоттырып.

Запаска гранаталар да бирә.

 

Яралану

Октябрь таңы көттереп ата шул. Мирзәхмәт белән иптәше төнне керфек

тә какмыйча үткәрәләр. Дошманның борын төбенә килеп ояла да, йокларсың

ди бар. Шушы вакыт эчендә егет әллә ниләр уйлап бетерә, 20 еллык гомернең

бөтен ваклыкларына кадәр хәтер иләгеннән үткәрә. Инде фронтка алынуына

бер елдан артык үтеп, шуның 8 ае ут эчендә узса да, ничектер ул каршысына

килеп баскан үлем өрәге турында уйламаган. Әллә җае булмаган шунда? Хәер,

уйланып торырга вакыты андый түгел. Ә монда — командирлары сугышчан

бурыч куеп, катгый әмерен ачык белдергәч, карышып булмый. Буйсынмый

хәлең юк. Аларның күрәләтә үлем казанында калдыруларын белсәң дә, «есть,

товарищ капитан!» дияргә туры килә. Тыңламасаң, ротный кобурасыннан

пистолетын чыгарып маңгаеңа терәп атачак! Андый очракларны күргәне бар

инде. Хәрби чор законнары буенча дөрес эшләгән дип, «особистлар» ук аның

бу гамәлен хуплаячак. Әмеренә буйсынсаң, аны үтәргә кирәк. Күңелдә барыбер

кечтеки генә булса да өмет уты бар: бәлки, берәр җае чыгар, әнә ич, командир

вазгыятькә карап эш итәрсез, ди. Бәлки, тозактан атышсыз гына ычкыну җае

табылыр? Шундый уйлар белән юанырга тырышып, Мирзәхмәт алдагы тәрәзә

аша әледән-әле горизонт шәйләнергә тиешле тарафка күз ташлады. Ниһаять,

көттереп кенә таң атты. Мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышлар ачыграк ишетелә.

Тәрәзә катына шуышып барып, каршы якка күз салса, анда немецлар түгел,

румын солдатларының окоп казуын күрде. Аларны кигән формаларыннан,

погоннарыннан танып була. Димәк, биредәге немец частьларын румыннарныкы

белән алыштырганнар. Тегеләрен тулыландырыр өчен икенче эшелонга

озатканнардыр. Румыннар немецлардан кайтышрак сугыша, әлбәттә. Тик моңа

карап кына җиңеллек килер микән?

Бер румын офицеры казыла торган окоп каршына баскан да көрәкләрен

эшкә җиккән берничә солдатка үз телендә нидер аңлата. Шулчак Мирзәхмәтнең

башында бик әйбәт план туды: ул кулдашын элекке позицияләренә кайткан

иптәшләре янына җибәреп карарга ният кылды: «Әгәр румыннарга каршы

ут ачсак, иң күп дигәндә дә 8-9ын гына дөмектерәчәкбез, алар безне камап

әсирлеккә төшерәчәк яисә шушы йорт эчендә ут төртеп яндырачак. Кемнәр

икәнен белдек. Бар, кайтып, капитанга хәлне аңлат. Әгәр рөхсәт итсә, ак флаг

болгасыннар, аннары мин дә кайтырга тырышырмын», — дип, автоматчы

кулдашын мөмкин кадәр саклык белән төнлә кергән ишектән тышка озатты.

Ярый әле румыннар берни сизмәде. Офицер аларга арты белән тора, бу да ярдәм

итте. Шуыша-шуыша урыс егете үзебезнекеләргә җитте бугай, чөнки ул яктан

ак флаг болгаулары күренде. Мирзәхмәтнең эченә чак кына җылы йөгерде,

димәк, өйне ташлап китәргә рөхсәт. Тик ничек бу тозактан чыгарга, ишек нәкъ

менә дошман позицияләренә карый бит. Иптәшенең китүен ярымкараңгыда

ярый абайламадылар, румын офицерының аркасы белән басуы һәм солдатларын

сөйләштерүе дә коткарды. Хәзер андый чак түгел, аны чыккан уңайга күреп

алачаклар һәм дистәләгән коралдан ут ачып теткәләп бетерәчәкләр, иң яхшы

дигәндә дә әсир төшерергә тырышачаклар. Дошманда әсирлекнең ни икәнен

аның ишеткәне бар инде. «Нишләргә соң әле, бу капкыннан ничек ычкынырга?

Шушында бетәрмен микәнни?» — дип уйлады ул, чарасызлыктан нишләргә

белмичә. Шулчак күзе почмакка сөйкәп куелган кечкенә ломга төште. «Базга

төшеп, йортның нигезен казып карарга кирәк! — дигән уй чагылып узды

миендә. — Иске агач йортның нигезе таштан өелгән булырга тиеш». Чыннан

да шулай икән. Мөмкин кадәр тавыш чыгармаска тырышып, башта балчыкны

базга иште, аннары ташларны куптарып, гәүдәсе сыярлык тишек ясавы авыр

булмады. Йорттан чыккач, утыз метрлап аска таба шуышканнан соң, трактор

заводы янәшәсенә салынган чуен юл канавына килеп эләкте. Әнә шул канау

коткарды да инде аның гомерен, дошман күзенә чалынмыйча иңкүлектән

шуышу һәм үзләренең «пятачок»ларындагы иптәшләренә кушылу әлләни

катлаулы булмады.

Адәм баласына бәхет өчен күп кирәкми: әлегә ул исән, ротный күрсәтмәсе

белән алдына тушёнка ачып куелган, спирт китергәннәр, ярты кружка чамасы

иң кадерле сыекча — су да бар хәтта (2-3 көн элек кенә бомба чокырындагы

су эчелеп, бер өлеше парга очып төкәнгән иде. Мең бәлаләр белән, караңгы

төннәрнең берсендә, Иделгә төшеп ике чиләк су алып менделәр, һәм аны хәзер

күз карасы кебек саклап тоталар). Мирзәхмәт ашыйсы, аннан битәр үтереп эчәсе

килүен тойды. Хәл керсен өчен, азрак спирт уртлап, артыннан су йотуга, ни дә

булса кабарга өлгермәде, дошман артиллериясе ут ачты. Снарядлар әле тегендә,

әле монда ярыла. Сугышчылар окопларына төшеп чума. Әлегә каршы яктан

танкларның үрмәләве, пехотаның килүе дә күренми. «Озак көттермәсләр, хәзер

күренерләр», — дип уйлап куя дошманның сугыш тактикасына күнегеп беткән

Мирзәхмәт. Чыннан да артналёт тынар-тынмас, танклар артына ышыкланып,

румын солдатларының килүе күренә. «ПТРның ике генә патроны калды, иптәш

капитан», — дип кычкыра танкка каршы мылтыктан атучы солдат. «Төбәп

гусеницаларына атарга, калганнарын гранаталар белән каршылыйбыз!» — дигән

әмерен ирештерә рота командиры. Беренче «бронебойный» бушка оча. Икенче

ату — ур-ра! — алдан килгән танк тукталып бер урында әйләнә, димәк, нәтиҗә

бар. Янә өч танк кала. Кайбер сугышчылар окоплардан чыгып, «Тигр»ларга

каршы үрмәли, кулларында граната бәйләмнәре. Әнә, инде тагын берсе яна,

аннары — икенчесе. Соңгы танк кирегә борыла түгелме? Әйе, шулай! Пулемёт

тыкылдый, дошманның алгы сафлары чалгы белән чапкандай ауганы күренә.

Мирзәхмәт янәшәсендәге исән калган иптәшләренең автоматларыннан ут

ачуын күреп-сизеп тора, аның да автоматы кыска-кыска чиратлар бирә. Аннары

командирларының һөҗүмгә өндәгән боерыгы яңгырый. Окоплардан чыгып,

сугышчылар ярсулы кул һөҗүменә ташлана. Ә штык сугышында совет солдатына

тиңнәр юк. Чабып барган чагында Мирзәхмәт ниндидер мизгелдә чак кына

читкә тайпылып, артка борылып карый, һәм шул нәрсә аның гомерен саклап

кала — фашист өстәге «оя»сыннан йөрәгенә дип аткан ядрәсе (снайпер атканын

сугыш тынгач ачыклыйлар) аркасыннан кереп, үпкәсен тишеп үтә һәм уң кул

сөяген чәрдәкли. Кулының каты яралануы егеткә беренче мәлләрдә тәненең

башка урыннары да җәрәхәтләнүен ачыкларга мөмкинлек бирми. Дошманның

бу һөҗүме дә кире кайтарыла. Вакыты белән күз аллары караңгыланса да,

Мирзәхмәт тешен кысып булса да түзәргә тырыша. Чөнки аңын югалтып егылса,

беркем дә үзенә ярдәм итә алмаячагын белә ул. Күпме авыр яралылар тиешле

медицина ярдәме күрсәтмәүдән үлделәр инде. Санитарлар катастрофик рәвештә

җитешми. Хәер, очраганнары да нинди ярдәм күрсәтә ала соң? Яраңны кысып

бәйләсәләр генә инде. Еш кына кайда үзебезнекеләр, кайда дошман икәнлеген

дә белмәгән шартларда, авыр яралыларны тылга озату турында уйлыйсы да юк.

Алар — язмыш кочагына ташланган, алар — үләчәк. Бераз соңрак, мең бәлаләр

белән Себер ягыннан булган бер татар егете белән (уң кулының бер бармагын

өздергән ул миһербанлы зат очрамаса һәм мине җитәкләмәсә, тәмугтан исән

килеш чыга алмаган булыр идем, ди Мирзәхмәт ага) елга буена төшеп җиткәндә,

вакытлыча яралыларны җыю пункты хезмәтен үтәүче биниһая зур ике бәрәңге

подвалының берсенә керә алар. Андагы күренеш аяусыз сугыш чынбарлыгыннан

да коточкычрак: кайсы кулсыз, кайсы аяксыз, кемдер күзсез, ә кемнеңдер эчке

органнары агып чыккан хәлдә идәндә аунап яткан меңләгән бичараларның

ярдәм сорап кычкыруларыннан, елауларыннан һәм илерүләреннән чәчләр

үрә тора. Сәламәт психикалы кеше дә бу күренешкә озак түзә алмый. Бу

бичаралар шулай ук һәммәсе язмыш кочагына ташланган, аларны елга аръягына

эвакуацияләү белән беркем шөгыльләнми. Андый мөмкинлек юк һәм була да

алмый. Дошман елга ярына ук өстән һәм астан, уңнан һәм сулдан бөтен хәрби

куәте белән дөмбәсләгәндә, Сталинградның һәм илнең язмышы кыл өстенә

куелган. Мондый чакта корбаннар белән исәпләшәләр димени?!

 

Җәфа чигеп йөрүләр

Үзенә ярдәм итәргә алынган Себер егете озатуында, күңелдә авыр тәэсир

калдырган бәрәңге подвалыннан чыкканда, Мирзәхмәт «пятачок»та (андый

«пятачоклар»ның Мамай курганында исәбе-хисабы юк) калган иптәшләрен

хәтеренә төшерде. Унҗиденче октябрь көне иде бу. Советлар үзәгендәге чал

Идел буена урнашкан «корыч» кала өчен тарихта тиңе булмаган 17 июльдә

башланган сугышның 18 ноябрьдә тәмамланачак беренче өлеше төгәлләнергә

нәкъ менә бер ай калган көн. Мирзәхмәт Муллахмәтов аларын инде күрмәячәк,

ул безнең гаскәрнең 19 ноябрьдә һөҗүмгә күчеп, Паулюс армиясен кырык

өченче елның 2 февралендә Сталинград астында тар-мар китерүен, 300 мең

кешелек үз группировкасының әсир төшүен дә күрмәгән. Ерак Татарстанының

иң төньяк-көнчыгышында урнашкан Салавыч егете бу вакытта тирән тылдагы

госпитальләрдә булачак. Кем белә, әгәр яраланып, үз аягы белән тылга эләгә

алмаса, ул, бәлки, көне-төне ут өермәсе котырган бу тәмугта исән дә калмас

иде (күп еллар узгач, Мирзәхмәт ага Сталинград фронты командующие генерал-

полковник (1942 елда шул чинда — соңрак армия генералы) А.И.Еременконың

Сталинград сугышы турындагы мемуарларыннан составына аларның 69нчы

полкы кергән 37нче гвардия дивизиясеннән шәһәр өчен барган сугышларда

нибары йөздән артык кешенең генә исән калуын укып белә. Димәк, исән калу

— нуль дәрәҗәсендә!) Саубуллашканда, ярасын кысып бәйләгәннән соң, әлегә

исән булган иптәшләре аның белән кочаклашып саубуллашалар. «Имин генә

икенче эшелонга чыгып җитәргә тырыш, безнең хакта дөреслекне башкаларга

да җиткер!» — дип эндәшә рота командиры. Бөтенесенең үзәкләре өзелә инде,

чөнки белеп торалар: бу аларның якты дөньяда соңгы саубуллашулары. Инде

басма-күпердән «Заячий» утравына үткәндә шуларны уйлап ефрейторның

күзенә яшь элпәсе эленә.

«Заячий»да яралыларга беренче ярдәм күрсәттеләр. Себер татарының кул

бармагы гына өзелгәнлектән, сөйләшеп тә тормадылар — кире бордылар.

Алгы сызыкта җанлы көчләр катастрофик төстә җитешми, шуңа күрә җиңел

яралыларны гына түгел, кулына корал тотып дошманга каршылык күрсәтә

алырлык җитди җәрәхәт алучыларны да ут эченә куалыйлар иде. Мирзәхмәтнең

коткаручысыннан исемен сорап калырга да башына килмәгән. Соңыннан

илтифатсызлыгы өчен үзен озак битәрләде ул, «исән калсаң ярар иде», дип

теләкләр теләде. Утраудан сул як ярга чыгу җиңелләрдән түгел, кем ничек

булдыра инде. Сталинград «казан»ына озатылучы батальон һәм полкларны гына

төн караңгылыгында баржаларга төяп тегеннән «Заячий»га китерәләр, чөнки

алар «пушка ите» булырга кирәк. Ә утраудан тылга эләгергә теләгәннәрне үз

ирекләренә куйганнар диярлек. «Суга батучыны коткару — батучының үз эше»

дигән кебегрәк инде. Шулай да алай ук түгел икән: эреле-ваклы көймәләр

ике якка да йөреп тора, хәтта саллар белән дә чыгалар. Исән калу — анысы

бәхет эше. Һавада еш пәйда булган фашист очкычларының авиаударына туры

килмәсәң ярый ул. Андыйга юлыксаң, су төбенә китмәвең икеле. Мирзәхмәт

бер көймәгә эләгеп, су дәрьясын кичкәндә, андый хәтәргә тарымады, рәхмәт

төшкере. Шулай да дошман артиллериясе бу тирәләрне онытмый икән: әле ялкау

гына, әле көчәйтеп, снаряд арты снаряд яудыра, су өстендә күтәрелгән фонтан

баганалары әллә кайларга чәчелә. Кайчагында фонтаннарга ияреп, төгәл туры

килүдән йөзгечләрнең һәм алар өстендәге кешеләрнең теткәләнгән өлешләре,

барысы бергә буталып, өскә күтәрелә дә, ниндидер бер мизгелдә, җирнең тарту

көченә буйсынып, аска ишелеп төшә. Баткан нәрсә бата, батмаганы су өстендә

чайкалып йөзүен дәвам итә. Миллион еллар буена моның ишене күрмәгән

борынгы елга үзе дә тилерер чиккә җиткән бугай, югыйсә аның суы коңгырт

катыш кызыл төскә кереп, ыңгырашып акмас иде. Елга булып аңа аккан адәм

канын үз суына сеңдереп бетерә алмый, тилмерә булыр.

Ниһаять, аргы яр. Мирзәхмәт үзен бик начар хис итте. Башы ярылырга җитеп

авырта, күңеле болгана. Ике тәүлек чамасы авызына валчык та капканы булмаса

да (азрак спирт һәм су эчүен санамаганда), ни гаҗәп, ашыйсы килми. Шуңадыр

инде, бар гәүдәсен хәлсезлек баскан. Өстәвенә снайпер пулясы чәрдәкләп

сындырган уң кулы сызлый. Каядыр башыңны төртеп ике-өч сәгать чамасы

булса да черем итеп алсаң иде — ярамый. Кемгәдер ияреп, караңгыланганчы

берәр якындагы лазаретка барып җитәргә кирәк. Ялгыз башы атларга көче

җитмәгәнлеген егет ачык тойды. Шунда ул үзенә кирәкле юнәлешкә атлаучы

офицерны шәйләп алды. Яше буенча аннан чак кына өлкәнрәк булыр. Кай

җире яралангандыр, анысы күренми, һәрхәлдә җәрәхәте артык авыр булырга

охшамаган, чөнки аяк атлаулары ук җилле. Менә кемгә иярергә кирәк.

Мирзәхмәт сызлануларын онытып, офицерга (эңгер-меңгердә петлицасындагы

кубикларын аерып бетермәде):

— Иптәш командир, миңа лазаретка кадәр кулыгызга тотынып барырга

рөхсәт итсәгез икән, — дип эндәште. Уңай җавап ишетермен дип, ул тегенең

иңбашына да орынган иде. Тик ялгышты. Теге адәм борылып, аңа акаеп

карады.

— Уйди отсюда, сопляк. Без тебя тошно, — дигән ысылдауга охшаган аваз

чыгарып, Мирзәхмәтнең бинт белән уралган кулыннан эләктереп, көч белән

этеп җибәрде. Егетнең кыргый авыртудан күзеннән утлар күренде, һәм ул

ниндидер төпсез бушлыкка чумды.

Аңына килгәндә, җир өстенә караңгылык пәрдәсен япкан иде инде.

Хәер, октябрь төне булса да, чын караңгылык дип тә булмый торгандыр,

чөнки Сталинград тарафындагы әллә ничә чакрымнарга кадәр сузылган ут-

төтен казанының биниһая дәү ялкыны биешеп, тирә-юньне инглиз язучысы

Герберт Уэллсның фантастик романнарында сурәтләнгән марсианнарның

Җир цивилизациясенә һөҗүмен хәтерләтә. Мирзәхмәт көч-хәл белән аягына

торып басты. Каядыр бару турында уйлыйсы да юк. Ярый әле ерак түгел

элекке еллардан торып калган печән кибәнен күреп алды. Авыртуын җиңәргә

тырышып, печән кибәненең бер читенә үзе кереп ятарлык бер куыш хәстәрләп,

шунда сыенды. Никадәр йокларга тырышса да, күзенә йокы кермәде. Сызлануы

гына җитмәгән, башына әллә нинди уйлар кереп тинтерәтте. Кеше ышанмаслык

тәмугтан исән килеш чыгып та, менә шундый шартларда һәлак булыр микәнни?

Беркемнең беркемдә эше юк. Нигә адәм балаларының бәгыре таштай каткан?

Теге офицер ярдәм итә ала иде бит. Ул ярдәм итү түгел, сугып очыручы. Егет

кабат сибирякны исенә төшерде. Андагы халык кырыс табигать шартларында

яшәгәнгәме, миһербанлырак, күрәсең. Биредә хәзер дә хәрәкәт аз түгел, үтенеп

сорасаң, берәр рәхимлесе очрап, бәлки, ярдәм дә итәр. Тик егетнең ялынып

йөрер чамасы да, теләге дә юк иде.

Уйлары аны авылына алып китте. Кайчан соңгы тапкыр әти-әнисеннән хат

алды соң әле ул? Июнь ахырларында бугай. Анда хәлләрнең җиңелдән булмавын,

умачлык онга да кытлык икәнлеген язганнар. «Безнең өчен кайгырма, фронт өчен

эшлибез. Ачка үлмәбез әле, хәзер җәй көне балтырган, ат кузгалагы үсә инде,

аларны ашап торабыз. Сез генә тизрәк Гитлер мәлгуньнең муенын сындырып,

җиңү белән әйләнеп кайтыгыз», — дип язганнар. Үзе өйгә шуннан соң: «Воронеж

юнәлешенә күчерәләр, мөгаен, шунда дошманны туктатырбыз», — дип кыскача

гына җавап хаты юллады (хәлләрнең шундый кискен төс алуын беркем дә күз

алдына китермәгәндер). Аннан соң дүрт ай чамасы вакыт узды — бер-берсе

турында хәл-әхвәл белешмәүләренә дә шулкадәр. Әллә үкенечле уйларыннан,

әллә кулының сулкылдап сызлавыннан егет каты ыңгыраша башлады.

— Кем анда? — дигән аваз аны айнытып җибәрде. Хатын-кыз тавышы. Бу

вакытта монда (чагыштырмача аулак урында) кем йөрер? Эндәшүче санитар

булып чыкты. — Син нишләп ятасың монда? — Мирзәхмәтнең авыр яралы

хәлендә печән кибәнендә ятып калуын белгәч, күрер күзгә 55-56 яшьләрдәге

хатын бик аптырады. — Өч сәгатьләр чамасы элек яралылар төялгән машинаны

озаттым, урыныңнан беркая кузгаласы булма, төн урталарында чираттагы

машина китә, — дип кисәтте әнисе яшендәге хатын, яралы егетне башыннан

сыйпап. Ул, кызганып, егеткә флягасыннан су эчерде, азрак ипи белән ысланган

казылык тоттырды. Капкалап алгач, Мирзәхмәткә сизелерлек хәл керде.

Санитарка сүзендә торды, төн урталары булгандырмы, Мирзәхмәт яткан

кибән янына полуторка машинасы килеп туктады.

— Сталинград лачыны, син исәнме? — булды санитарка хатынның әле

тукталып җитмәгән транспорттан сикереп төшкәч беренче соравы. Изге

күңелле кешеләр шулай да дөньяда бетмәгән әле дигән уйдан егетнең эченә

җылы йөгерде. — Бар, улым, шофёр янәшәсенә кабинага утыр, — дип апа аңа

җайлап урнашырга да булышты.

Кузов яралылар белән тулы. Аларның авырлары бар, уртача авырлыктагы

яралылар да күренә. Андыйларны лазаретта азмы-күпме сипләгәннән соң,

кабат фронтка озатачаклар. Кемнәрдер яралары әрнүгә тешләрен кысып булса

да түзәргә тырыша, кемнәрдер сүгенеп тешләрен шыгырдата. «Ой, маменька,

мама», — дип сулкылдаучылар да юк түгел. Андыйларга, кагыйдә буларак,

унсигез дә тулмаган. Борын асты да кипмәгән малайлар коточкыч сынауларга

ничек түзсен соң? Бигрәк тә кала җирендә күмәч ашап үскәннәрнең буыны

сыек. Машина ачык дала юллары буйлап шактый озак барды. Арыганлык

үзенекен итте. Мирзәхмәт җылы урында йокыга оеган. Ниндидер станциягә

җитеп туктауга, ул күзен ачты. Әле яктырмаган. Аягында йөри алганнар (хәер,

аягында йөри алмаганнар аз, андыйларның күбесе тегендә үлеп калды) биредәге

кыр госпиталенә үзләре керде, керә алмаганнарына булыштылар. Мирзәхмәт

тә кеше ярдәменә мохтаҗ, аны бер шәфкать туташы җитәкләде. Егетнең

госпитальгә кергәндә инде җеп өзәрлек тә егәре калмаган, аягында чак басып

тора иде. Тизрәк урынга яткырдылар. Хәлен аңладылар булса кирәк – ашыгыч

рәвештә кан сала башладылар. Табиблар соңыннан ике литрлап кан бирелүен

әйтте. Ничек түзгәндер, үзе дә аптырый. Мирзәхмәт аркасындагы авыртуны,

андагы ниндидер чекердәвек юешлекне яраланган көненнән бирле тоя иде.

Сынган кулының өзлексез әрнүе аңа артык әһәмият итәргә ирек бирмәде.

Госпитальдә кан алып, азмы-күпме хәл кергәннән соң, нервысына тигән

юешлекне янә ачык тойды. Шулай да, тупас мөгамәләле санитаркаларның

һәм шәфкать туташларының ачуын китермәс өчен, бу турыда авыз ачмады.

Госпитальгә китерүләренә дүрт көн дигәндә, аркасында гына түгел, инде яткан

мендәрендә дә салкын юешлек сизеп, арада мөлаемрак күренгән бер яшь кенә

яһүди кызына аркасына күз салуын үтенеп мөрәҗәгать итте.

— О-о, егетем, синең калак сөягең астында да ядрә тишеге бар икән, нишләп

монысын әйтмәдең? — дип сузды гаҗәпләнгән кыз. Ничек әйтсен соң, бу

яңалыкны ефрейтор үзе дә хәзер генә белде. Мирзәхмәт берәр чарасын күрерләр,

операция ясамасалар да, андагы ярасын һич югы җентекләп чистартырлар,

марля повязкалар белән урап бәйләрләр дип көткән иде. Берсе дә булмады

— шәфкать туташы яраны аннан-моннан эшкәртеп, лейкопластырь ябыштырды

да вәссәлам. Мирзәхмәтнең сораулы карашын тотып:

— Өч-дүрт көннән сезне барыбер фронтовой эвакогоспитальгә күчерәләр,

шунда карарлар, — дип кырт кисте.

Чыннан да бер атнадан аларны икенче госпитальгә күчерделәр. Тик монда

да озак тоткарламадылар — распределительный пункт кебегрәк урын икән,

яралыларның чуты юк, һәркайсы табиблар үзенең киләчәк язмышын хәл

иткәнен көтеп ята. Мирзәхмәт төшеп калганнардан түгел, туган авылында

сугышка кадәр үк башта конторда хисап бүлегендә, берникадәр авыл советында

сәркатиплектә һәм «совет төзелеше» курсларында дүрт ай махсус укулар

үткәннән соң, «читальная изба»да халык янында йөреп, шактый шомарды.

Монда адәм рәтле медицина ярдәме күрсәтелмәячәген белгәннән соң, ул баш

табибка сорау белән мөрәҗәгать итте. Арыган чырайлы өлкән яшьтәге ир заты

күзлеген маңгаена куеп, аңа шактый озак сынаулы карашын төбәп торганнан

соң:

— Егетем, син чарланган күренәсең. Яшь булсаң да, Сталинград җәһәннәмендә

байтак тапалангансың. Алай күп белгәч, әйдәле, мин сине яралыларга куратор

итеп, алар белән Эльтон бистәсенә юллыйм. Хезмәт күрсәтүче персоналыбыз

болай да җитми. Ризамы шуңа? — дигән тәкъдимен ирештерде. Баш табибның

шаяртып сөйләшмәве күренеп тора, әнә ич ничек җитди карый. Минут эчендә

Мирзәхмәтнең башыннан әллә ничә сорау йөгереп узды. Булдыра алырмы?

Егерме ике кешенең гомере өчен җавап бирәсе бит. Эчкәре тыл саналса да,

юк-юк та бу тирәләрдә дошман кечерәк диверсия төркемнәрен төшергәли,

дигән хәбәрләр йөри. Әгәр шундый төркемгә очрасалар?

Баш тартуы да уңайсыз, куркак, бушбугаз икән дип уйлавы бар. Мирзәхмәтнең

«ярар» дип ризалык бирүдән башка чарасы калмады.

— Молодец, бөркет! Мин синнән башка җавап көтмәгән дә идем. — Баш

табиб зур канәгатьлек белән егетнең кулына 23 кешенең медицина картасын

тоттырды. Артык сүз озайтып торуның кирәге юк иде.

Бу юлы да — инде төркем җитәкчесе сыйфатында — урыны кабинага туры

килде. Җитмеш чакрым араны бернинди маҗараларсыз уздылар. Октябрь

салкыннары якынлашса да, көньяк табигате кояш җылысыннан рәхәт иркәләнә.

Бистә артык зур түгел, янәшәсендә боз күле җәйрәп ята. Шунда ук ап-ак тоз

таулар тезелеп киткән. Болары сугыш башланганчы чыгарылгандыр инде. Хәзе чабалардырмы, әйтүе кыен. Хәер, җитештерүне туктатмаслар, тозга көндәлек ихтыяҗ беркайчан бетми.

 

Чиләнүләр дәвам итә

Нинди хәлдер, Эльтон бистәсендә дә төпле стационар дәвалау курсы уздыру

турында уйлап караучы да юк. Моның шулай икәнлеген Мирзәхмәт үз тиресендә

белеп өлгерде. Онытканда бер кулына уралган бинтын сүтеп, чәрдәкләнгән

урынны аннан-моннан чистарткандай итәләр дә, кабат бәйләп куялар. Шуңа

да яра һаман төзәлмичә, кызгылт шәмәхәләнеп тора, егет гангрена китмәгәе

дип шөбһәләнә. Анысы да ерак йөрмәс. Өстәвенә, ядрә тишеп чыккан җәрәхәте

генә түгел, беләк сөягенең җелегенә кадәр сызлый кебек (соңыннан, вакытында

тиешле операция ясап, сөякне урынына утыртмаганлыктан, аның ялгыш ялгануы

ачыклана). Аркадагы җөйне дә кайгыртучы юк. Ул да әледән-әле сулкылдап

үзен сиздереп тора. Шулай да, тавыш куптаргач, шәфкать туташларыннан

берәрсенә карарга кушып күрсәтмә бирәләр. Игътибар даулаучыга ризасызлык

белдергән кыяфәттә, шактый тупас кыланып, элекке пластырьны куптаралар

һәм, үлекләгән урынны ярып чистартканнан соң, кабат яңасын ябыштыралар.

Бөтен күрсәтелгән ярдәм шул. Монда дәвалануны дәвам итсә, тыныч шартларда

булып та теге дөньяга олагу ихтималын чамалап (госпитальдә кеше үлмәгән

көн сирәк, сугыш чорына сылтап, үлем сәбәбен тикшерүче дә юк), тынгысыз

татар егете госпиталь начальнигын үзен башка урынга күчерүләрен сорап

кабат тинтерәтә башлый. Аның кебек дәвалау сыйфатыннан канәгатьсезлек

белдерүчеләр унга җыела икән. Андыйларны туплап Эльтоннан нибары 30

чакрымдагы калага (фронтовик аның исемен хәтерләми) барырга тәкъдим

итәләр, тимер юл белән. Ризалашалар инде. Күченергә теләүчеләр төркемне

җитәкләүне Мирзәхмәт Муллахмәтовтан үтенәләр. Ярар, әйдә, ялгызың баруга

караганда бергәләп сәфәр чыгуың күңеллерәк булыр. Тик монда да аларны

беркем көтеп тормый. Госпиталь буйлап көнозын бер бүлмәдән бер бүлмәгә

йөрүләр бернинди нәтиҗә бирми. Мирзәхмәт арып-талып, тәмам хәлсезләнеп

аны тышкы якта көтеп утырган иптәшләре янына чыга. Бернишләр хәл юк,

хәлне уңай якка үзгәртер чама күренми.

— Егетләр, гаептән булмасын, — дип һәр яралының карточкасын үзенә

тоттыра. — Калган юлны аерым-аерым дәвам итәрбез, икешәрләп-өчәрләпме,

анысын мин хәл итмим. Кабат Эльтонга кайту мөмкин түгел, анда юл ябык,

ә биредә алмыйлар.

Кәефләре нык кырылган яралылар кайсы-кая таралыша. Араларында бер

Түбән Нижгар мишәре дә булган икән. Мирзәхмәт аның белән киңәшләшеп,

иң әүвәл Каспий диңгезе ягына баручы поездларга утырырга ниятли. Тик

кая ди инде ул вагон эченә эләгүләр. Аларның командировочныйларында

дәвалану урыны Эльтон дип күрсәтелгән бит. Димәк, алар — качып йөрүчеләр.

Вокзалларда кайнап торган хәрби патрульгә эләксәң, ике дә сөйләшмиләр,

кулларыңа богау салып, тикшерү изоляторына озаталар. Ничек тә патруль

күзенә чалынмаска тырышып, кузгалып киткән тимер юл составына үрмәли.

«Товарняк» икән. Карыннары ачыгуны вагон өстенә менеп кунаклагач кына

сизәләр. Баштарак бу турыда уйларга вакытлары булмый. Менә хәзер үтереп

ашыйсылары килә. Капчыкларында сохари кисәге дә юк ичмасам. Мирзәхмәт

каядыр балык исе килүен абайлап ала. Иелеп, астан килгән иснең чыннан да

балыкныкы икәнен белә.

— Берәр ничек эчкә үтә алабызмы? — дип сорады юлдашыннан. Көрәктәй

зур куллы, таза гәүдәле мишәр малаеның гына вагон түбәсен куптара алуын

ул белә (теләсә дә, сыңар кул белән күп көч сорый торган андый мәрәкәне үзе

башкарып чыга алмый), чөнки әмер итеп түгел, киңәшләшкән атлы кыланып,

аны корып өлгергән планын чынга ашыруда үзенә компаньон итәргә уйлады.

Тегесе шул сүзне генә көткән диярсең, Мирзәхмәт тагын ни дә булса әйтеп

өлгергәнче, бик үк яңа булмаган түбә тактасын инде куптара да башлады.

— Эшлибез аны, нишләп эшләмәскә, — дип сөйләнеп, хасил булган

тишектән аска ук төшеп бара. Бәхеткә каршы, вагон эченә шыплап селёдка

балыгы тутырылган кисмәкләр төялгән икән, һәм алар, шөкер, артык түбәндә

дә түгел. Бер мичкәне ачып, капчыкларын балык белән тутырдылар, шунда ук

тамак ялгап алдылар. Тозлы балык соңыннан эчәсене китерде, әлбәттә. Ничава,

монысына гына түзәргә була, берәр вокзалда төшеп калганнан соң сусауларын

басарлар әле. Вагон өстендә озак качып барып булмый, теләсә кайсы вакытта

күреп алулары бар. Шуны уйлап, чираттагы вокзалларның берсендә җайлашкан

«оя»ларын ташлап калдырдылар. Аңа кадәр куптарган такталарны каплаган

рәвешкә китерделәр. Аннары балык чәлдерүләре дә күрә торып ачка түләселәре

килмәгәннән бит инде.

 

Туган якка!

Мишәр егете белән юллары Рузавка чатында аерылды. Ул — мишәрстан

тарафларына, язма героебыз, барып чыкса, Татарстан башкаласына кадәр

кайтырга ният кылды. Яралы ефрейторның юлы уңды: Сарытауга кайтучы бер

төркем офицерлар белән бер вагонга туры килде. Күпне күргән фронтовик-

офицерлар иркен кыланалар, юл дәвамында ашап-эчеп, кәеф-сафа корып күңел

ачалар. Алларында ризыкланырга тушёнка, ысланган колбаса, куертылган сөт,

плиткалы шоколадтан алып, эчәр өчен спиртын-аракысын гына түгел, сырасына

кадәр чыгарып тезәләр. Шул чагында арадан берәү хыялланып:

— Эх-х, сыра өчен закускага тозлаган балык булса икән ул! — дип куйды.

Күптәннән шау-шулы компанияне читтән күзәтеп, төкерекләрен йотып кайткан

ефрейторга шул сүз җитә калды.

— Андый нәрсә миндә бар ич, — дияргә җөрьәт итте. Офицерга шул җитә

калды:

— Әй, ефрейтор, син нишләп почмакта гына утырасың, ну-ка, бире кил, дигән

әмерен очырды. Боерык әйтүче капитан гына түгел, майор, подполковниклар

да аңа инде кызыксынып карый. Авызыңа хуҗа булмагансың икән, хәзер инде

чигенергә соң, теләсәң-теләмәсәң дә буйсынырга туры килә. — Әйдә, энекәш,

сугышта болай җебеп басып тормагансыңдыр, җәһәтрәк атла, — капитанның

карашында тамчы да ачулану юк, ул дустанә елмаеп, кече составка караган

хәрбине ихластан табынга чакыра. Шаяртмаган булсаң, бер уңайдан юл

капчыгыңдагы байлыгыңны безнең белән дә уртаклаш, диюе инде. Кыюлыгы,

кирәк чагында тиешле чикләрдә әрсезләнә белүе Мирзәхмәткә бу юлы да ярдәм

итте. Аның бар булган мөлкәтен (тозлы балык кына инде, әлбәттә) уртак табынга

чыгарып салуы үзенә өлкән офицерлар хәзинәсеннән сыйланырга җай ачты.

Билет тикшерүчеләр генә түгел, поезд вагоннары буйлап та пассажирларны

энә күзеннән үткәрүче хәрби патруль шау-шулы компаниягә якын килмәде.

Монысы аның бигрәк зур бәхет иде. Офицерлар табында калган ашамлыкларны

җыештырып тормадылар, вагоннан төштеләр. Балыкка мөкиббән капитан

саубуллашканда, Мирзәхмәтнең кулын кысып:

— Яшь кенә булсаң да, сугышта бездән дә күбрәк кыенлык күрергә

өлгергәнсең (егет аңа, кызыксынгач, Сталинградта яралануы һәм аннан соңгы

тормышын кыскача сөйләп биргән иде). Кыяфәтеңнән күренеп тора, күңелең

яхшы синең, Ходай ярдәменнән ташламасын үзеңне, исән-сау терелеп аякка

басарга һәм дошманны җиңгәч, туган ягыңа әйләнеп кайтырга язсын, — дип

теләкләр теләде. «Сугыш озакка сузылыр», — дигән фаразны да беренче тапкыр

аннан ишетте Мирзәхмәт.

Сарытауның тимер юл вокзалындагы госпитальдә булса да иске повязкаларын

сүттереп, яңадан бәйләтмәсә, юлын дәвам итәр чамасы калмаганын егет ачык

сизде. Яраларының сулкылдап сызлавы яхшы фал түгел, алар үлекләгән,

күрәсең. Тик анда керсәң, патрульгә эләгәсеңне көт тә тор. Кермәсәң һәм

беренче ярдәмне алмасаң, гангрена башлану ихтималы гаять зур. Күрә торып

үлемгә барып булмас, дип уйлап, Мирзәхмәт госпиталь ишеген ачты. Күпме

көннәрдән соң аңа монда беренче тапкыр югары профессиональ дәрәҗәдәге

медицина ярдәме күрсәттеләр. Җәрәхәтләрен яхшылап караганнан соң, аларны

чистартып бәйләгәч, доктор яшереп тормады:

— Күгәрченем, әгәр тиз арада стационарга ятып, җитди дәвалануга

керешмәсәгез, финалның аянычлы тәмамлануы бар, — дип кисәтте.

— Мин Казанга кайтыр идем, — диде егет, өмет белән табибның күзенә

текәлеп. «Анысын үзең хәл итәсең инде» дигән мәгънәдә тегесе җилкәсен генә

җыерды. Дөресе шул: киләчәгенең иминлеген тәэмин итүне беркемнән таләп

итеп булмый, барысы да фәкать үзеңнән тора. Кәефе кырылган хәлдә госпиталь

баскычыннан төшеп килгән чакта эләктереп алды аны патруль. Документларны

кат-кат әйләндереп тикшерделәр.

— Монда соңгы пункт итеп Эльтон бистәсендәге госпиталь күрсәтелгән бит,

— диде хәрби патруль башлыгы, яшь йөзенә канәгатьсезләнү чыгарып. Бәлки,

яшьләре буенча бер тирә булгангадыр, ул алар кулына эләккән яралы белән

хәленә кереп сөйләшергә тырыша кебек. Мирзәхмәт бөтен осталыгын җигеп

нинди катлаулыкларга юлыгуын шәрехләргә тырышты. Лейтенант ефрейторның

ялган сөйләмәвен күреп тора, Сталинград иттарткычыннан исән чыгуның да

сирәкләргә генә тәтүен шунда булганнардан ишеткәне бар. Аңа хәтта «корыч»

каланы гына түгел, аларның да иминлеген саклап калган батыр сугышчы

алдында беркадәр оят та (тылдагы махсус патруль хезмәте нинди шартларда

үтә дә, һәр адымын үлем сагалаган алгы сызыктагы фронтовик ниләр кичерә).

«Нишләргә соң моның белән?» — дип уйлады ул, газаплы икеләнү кичереп.

Әгәр хәзер алып китеп изоляторга япса, «особыйлар» ерткычланып имгәтеп

ташлаячак, дезертирлыкта гаепләп, «өчлек» карары белән атып үтерүләре дә

ерак йөрми. Лейтенант аны кулга алмаска булды. Шулай да катгый әмерен

җиткерде: — Менә нәрсә, ефрейтор, — диде ул аңа. — Хәзер мин сине шәхсән

үзем Казан ягына кайтучы поездга утыртып җибәрәм. Тик ишетсен колагың

— Саранскига кадәр генә. Аңладыңмы — Са-ран-скига! — дип иҗекләп сузды

рәхимле бәндә. Мирзәхмәт хәлнең мондый борылыш алуын көтмәгән иде,

күзенә яшь килде хәтта. Елдан артык сугышта йөреп, бу кадәр йомшарганы

булмады, ә монда хисләрен йөгәнләп тора алмады.

— Рәхмәт, иптәш лейтенант, рәхмәт, — дип сөйләнде ул, яшьтиенең вокзал

кассасыннан үзенә түләүсез билет алып бирүенә тәмам күңеле булып. «Ярар,

әйдә, шуның белән бетерик», дигән мәгънәдә патруль хезмәте лейтенанты кул

гына селтәде.

 

Казан госпиталендә

Шулай да, поезд тәгәрмәчләренең «тук-тук, тук-тук» иткән тавышларын

тыңлап кайта торгач, беренче мәлдә лейтенантның катгый тәкъдименә

ризалашкан ефрейторның фикере үзгәрде — ничек тә өйгә якын булырга

кирәк, дип уйлады ул. Лейтенантның кондукторга: «Саранскида төшәргә

тиешлеген ефрейторның исенә төшерсәгез икән», — дигән гозерен ишеткән иде,

шунлыктан Мордовия башкаласына якынлашканда, плацкарт вагонының иң

өстәге шүрлегенә менеп ятты. Кондукторның, фамилиясе белән эндәшеп, вагон

буенча әрле-бирле өтәләнеп йөрүен ишетеп торса да, эндәшмәүне артык күрде.

Кондуктор аны алдарак төшкән дип уйлады бугай — эзләүдән туктады.

Ниһаять, Казан. Кырык беренче елның сентябреннән соң (фронтка биредән

китте) үзгәргән дә кебек, үзгәрмәгән дә кебек ул. Кешеләр ничектер йомыла

төшкәннәр һәм ашыгыбрак атлыйлар. Сугыш авырлыгы, «Барсы да — фронт

өчен, барсы да — Җиңү өчен!» дип көнне төнгә ялгап эшләүләр, кибетләрдән

аз күләмдә, ярлы ассортиментлы азык-төлекне дә бары тик карточкага гына

бирүләре халыкны чарасыз иткән, күрәсең. Урамда очрап, Казан госпиталенең

кайдалыгын сораган беренче кешесе — санитарка — шунда эшли икән, үзенә

ияртеп, кирәкле корпуска кадәр алып барды. Солдат һәм санитарка — сугыш

вакыты өчен гадәти күренеш. Һәм нәкъ менә урта яшьләрдәге ярымхәрби хатын-

кыз белән кулы бинтланган рядовойның янәшә атлавы юлда очраган хәрби

патрульләрдә шик тудырмады. «Яралыны санитарка озата бара: шуннан ни?

Болай булса, уңышлы килә бит әле», — дип уйлады Мирзәхмәт. Госпитальнең

төп корпусына кергәч тә бәхет елмайды аңа. Бүлек мөдиренә документларны һәм

медицина картасын куркып кына сузган иде, табибның алдындагы кәгазьләргә

игътибар итмичә, аңа ничектер сәер генә карап торуын абайлап, «хәзер башлана

инде, монда Эльтон түгел — Казан, — дип кычкырына башлар», дигән уйдан

тирләп чыкты. Ишеткән соравы аны бөтенләй аптырашта калдырды:

— Яраң бик сызлыймы, улым? — дип сорый икән бүлек мөдире.

— Ә, нәрсә дисез? — Мирзәхмәт сорауны ишетсә дә, көтелмәгәндә булгач,

мәгънәсе аңына тиз генә барып җитмәде. Инде аңлагач та, әле беләгенә, әле

табибка карап, ни юрарга белмәде.

— Җәрәхәтеңне әйтәм, кайда яраландың соң? — дип сорады өлкән яшьтәге

хатын, акрын тавыш белән. «Әгәр медицина картасына күз салса, минем кайда

сугышканны, ничек яраланганымны шундук белә югыйсә, нигә үземнән сораша

икән», дип баш ватты егет.

— Сталинградта, снайпер ядрәсеннән, — җавабын ишеткәч, табибәнең

утырган урынында «дерт» итеп сискәнеп куюын күрде. Ул беравык уң кулы

белән күзен каплап торды. Мирзәхмәт, гаҗәпсенеп, аның бармакларының

җиңелчә калтыравын күзәтте. Бармакларының калтырануы гына бер хәл, урыс

апасының инде тавышы да калтыранып чыкты.

— Кайсы дивизиядә сугыштың, балакай? — егетнең үз гомерендә мондый

хәлне беренче күрүе. Моңа кадәр әле беркемнең дә шулай үз итеп эндәшкәне

юк иде, хәтта газиз әнкәсенең дә. Тегендә — фронтта һәм фронтка якын тылда

күпчелек табиблар яралыларның гомерен чүпкә дә санамыйлар, мөгамәләләре

тупас, кайчагында хәтта рәхимсез. Күрәсең, сәгать саен дистәләгән адәм

балаларының күз алларында, еш кына операция өстәлендә җан бирүләре

аларның бәгырьләрен катыра, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм итә алмау, үзләренең

көчсезлекләрен тану җан авазы булып тышка бәреп чыга торгандыр. Тирән

тылда хәл бүтәнчәрәк, күрәсең.

— Утыз җиденче номерлы гвардия дивизиясенең 69нчы полкындагы аерым

автоматчылар ротасы сугышчысы идем мин. — Үзе белән таныштырганнан соң,

«кем дип эндәшергә микән?» дигән шикелле егет төртелеп калды. «Исемем

— Анна Ивановна, икәү генә булганда «тётя Аня», дип дәшсәң дә ярый»,

— дип, бүлек мөдире ярдәмгә килгәч, Анна Ивановна, 17 октябрь көнне

Мамай курганында яраландым, — диде ул». — Мең бәлаләр белән монда кадәр

кайттым. — Анна Ивановна ефрейторның медицина белешмәсен кулына алып

игътибар белән укый башлаган, шулай да ара-тирә бүленеп, аңа җылы күз

карашы ташлап алгалый.

— Без аңламый торган ниндидер бөек көчнең, адәм балалары телендә

язмыш дип аталучы нәрсәнең кушуы буенча монда килеп чыккансыңдыр инде

син, балакай. Һәм нәкъ миңа туры килгәнсеңдер. Югыйсә, башка кешегә

эләксәң, алдагы вакыйгаларның ничек куерачагы турында сүз алып барырга

алынмыйм. Һәрхәлдә, җиңелләрдән булмас иде киләчәгең. Минем ни әйтергә

теләгәнемне аңлагансыңдыр: Эльтон белән Казан арасы якын түгел, берничек

тә юлларны бутаганмын дип котыла алмыйсың. Улым Алексейга ике тамчы

су кебек охшагансың син. Ул да Мамай курганында сугышкан иде, тик аның

дивизия номеры башка. Моннан бер ай элек «похоронка»сы килде. Син кереп

каршыма баскач та «ул» дип уйлап шатлыктан чүт йөрәгем ярылмады, сугышта

нинди хәлләр булмас. «Кара» кәгазен алып та исән калучылар бар бит. Аннары

гына аңыштым: минем улым синнән яше буенча бераз өлкәнрәк иде, чины

— өлкән лейтенант, соңгы хатында: «Мин хәзер рота командиры, аяусыз

сугышлар бара, озак язмый торсам, аптырамагыз. Дошманны Сталинградтан

кугач иркенләп һәм озын итеп язармын. Бәлки әле 4-5 көнлек отпускка да

җибәрерләр, полк командиры шуның өчен тырышачакмын, диде. Очрашканга

кадәр хушыгыз, кысып кочаклап үбәм әти белән әнине», — дип язган. — Анна

Ивановна өстәл тартмасыннан сүзләрен ятлап бетергән өчпочмаклы хатны

чыгарып Мирзәхмәткә сузды.

Нәрсә дип юатсын соң җитмеш йортлы татар авылыннан чыккан гади татар

егете әнисеннән дә өлкәнрәк яшьтәге урыс хатынын. Мәкерле дошман аркасында

бердәнбер улыннан мәхрүм калган Аннага нинди генә юату сүзләре әйтсә дә,

алар барыбер гади сүз генә булып калачак. Аның кебек балаларын, ирләрен

яисә абый-энеләрен югалткан хатын-кызлар миллионнарча алар. Кырылыш

давылы тынганчы аларның саны тагын да артачак. Сугыш корбаннарының

һәркайсы газизләре, якыннарының йөрәгендә мәңге төзәлмәс җәрәхәт булып,

алар якты дөньяда соңгы сулышларын алганчы утлы хатирә булып яшәячәк.

Ватан өчен башларын салганнар турындагы хатирә моның белән генә бетмәячәк,

ул буыннан-буынга тапшырылып, дистәләрчә еллар, гасыр буе һәм аннан соң

да дәвам итәр, мөгаен. Тик инде ул, чорлар үткән саен, ерак буыннар хәтерендә

хәтер-хатирә булып кына сакланыр. Ә бүгенгесе? Бүгенгесе искиткеч авыр!

Чыдасаң — чыда, чыдамасаң — хет егылып үл! Шуларны уйлап, Мирзәхмәт

Анна Ивановнаның (коткаручысының!) хәлен чак кына җиңеләйтергә теләп:

— Тётя Аня, Сез алай бик бетеренмәгез инде, үлгән артыннан үлеп булмый

бит, диләр мондый чакта безнең халыкта, — дип куйды.

— Ничек дисең, ничек, бөркетем? Үлгән артыннан үлеп булмый, диләрме?

Кара син аны, искитмәле: дүрт сүздән торган гыйбарәгә нинди зур мәгънә

сыйдырган татар халкы! — Анна Ивановна Мирзәхмәтнең шул сүзләреннән чак

кына җанланып, керфек очларына кунган яшь бөртекләрен бармак очы белән

җилпеп төшерде. Аннары: — И, кара инде син мине, ә. Үземнең проблемаларым

белән сине тәмам интектердем бит. Ерак юлдан шундый җитди җәрәхәтләр

белән монда кадәр кайту болай да мең газап булгандыр, — диде ул. — Әйдәле,

күгәрченем, бинтларыңны чишик әле. Тикшерүләрдән чыгып интенсив дәвалау

курсы билгеләрбез. Мин үзем сине турыдан-туры дәвалауга алынам һәм исемем

Анна Ивановна булмасын — бөтен көчемне сине, комиссовать иттереп, туган

авылыңа кайтарып җибәрергә тырышачакмын. Сугыш газиз улкаемны йотканы

да җиткән, хет аңа охшаган туганы булмаган игезәге исән калсын. Шул да миңа

алдагы көндә эшләргә көч, яшәргә дәрман бирер, — дип сөйләнде. Ул егетнең

яраларын җентекләп карагач «ах» итте.

— Монда болай да комиссия үзеңне бракка чыгармагае. — Беләк сөягенең

чалыш торуын күреп, фронтка якынрак госпитальләрдә хезмәт итүче коллегалары

адресына илтифатсызлыклары өчен катырак сүзләр әйтеп сукранды. — Ярый

әле вакытында кайтып җиткәнсең, тагын 2-3 көнгә соңарсаң, нинди дә булса

ярдәм күрсәтергә безнең дә көчтән килмәс иде...

Кырык икенче елның җәе гаять корылыклы килгән иде. Елгаларда су

саекты. Госпиталь янәшәсеннән агучы Казансуның урыны белән аркылы ерып

чыгарлык җирләре булган, диләр. Хәзер инде ул боз катламы астында күренми.

Мирзәхмәт Идел елгасын исенә төшерде. Ул да бит Казанның бер кырыен

каймалап, дулкыннары белән ярны сыйпап, йөзләрчә чакрым ара үткәннән

соң, инде нык киңәеп, үзенең түбән агымында «корыч» кала ярларын үтә.

Хәер, егет аны беренче тапкыр күргән җәйдә ул инде тыныч түгел, өстендә

бомба һәм снарядлар ярылудан шаулый-үкерә иде. «Заячий» утравы тирәсендә

икегә бүленгән елга аңа гаять киң күренде. «Әле син аның яңгырлы җәйләрдә

ярларына сыеша алмавын күрсәң», — диделәр чыгышлары белән бу тирәдән

булган полкташлары. «Хәзер ил буенча Бөек Октябрь революциясенең 25

еллыгын билгеләп үтәләр. Сталинградта бәйрәм кайгысы түгелдер, көне-төне

кан коюлар һаман дәвам итә булыр. Безнең автоматчылар ротасыннан берәрсе

исән калдымы икән?» — дип уйлады Казан госпиталендә ятканда Мирзәхмәт.

Аның мондагы хәле белән андагыларның хәле — җир белән күк арасы бит.

Яралануы үзенә башта чын трагедия булып тоелса, хәзер язмышның аны зур

бәладән — үлемнән алып калуы икәненә төшенде. Бәлки, барып чыкса, Анна

Ивановна биргән вәгъдәсен үтәп, өенә дә кайтарып җибәрә алыр. Ватанының

патриоты булса да, еш кына мәгънәсез иттарткычны хәтерләткән сугыш

кырында газиз башкайларны саласы килми бер дә. Бәләкәйдән карап үскән һәм

һәрвакыт дошманны аяусыз кырырга рухландырган әкияти «Чапай» киносы

чынлыкта дөреслектән бик ерак тора. Үзе елдан артык окоплар казып һәм

шуларның салкын төбендә ятып, исәпсез мәртәбәләр атакаларга күтәрелеп һәм

каршы як атакаларын кире кайтарып, парашютлардан сикереп, урманнарда ачка

каңгырап йөреп тә рәсми пропаганда белән чынбарлык арасында бернинди дә

охшашлык юклыгына тәмам инанды ул.

Инде җир өстенә кар ятты. Анна Ивановнаның турыдан-туры вазифасы

булмаса да, палатасына кереп аның хәлен белешмәгән көне юк. Иң яхшы

даруларны яза ул аңа, кабат сындырып ялгаган кулына гангрена янамавына

тулысынча ышанганнан соң, лангетны да үзе күзәтеп салдыра. Аның татар егетенә

карата аналарча мөнәсәбәтен күреп, савыктыру бүлегенең башка хезмәткәрләре

дә уңай карыйлар. Яшь организм тиз тазара, хәтта кирәгеннән артык тиз бугай.

Шулай да Анна Ивановна Мирзәхмәтне «выздоравливающийся батальон»

дип аталучылар янына күчерергә ашыкмый. Эшнең нәрсәдә икәнен сизсәләр,

хәрби чор кануннары буенча үзен дә хөкем көтә югыйсә. Совинформбюро

күптән инде радио буенча Кызыл Армия дивизияләренең Сталинград астында

һөҗүмгә күчүен белдергән иде, ниһаять, 1943 елның 2 февралендә фельдмаршал

Паулюс группировкасына кергән өч йөз мең солдат һәм офицерның (шуларның

егермедән артыгы генерал) әсир ителүен әйттеләр. Бу — зур җиңү иде, Ватан

сугышын совет гаскәрләре файдасына тамырдан үзгәрткән җиңү. Монда кечтеки

генә булса да ефрейтор Мирзәхмәтнең өлеше дә бар, аның кебек дистәләрчә

мең яраланып, хәзерге вакытта госпитальдә тазалыкларын ныгытучы (алар әле

бәхетлерәк) һәм инде төгәл саны да булмаган, Идел ярларында мәңгелеккә

башын салган исәпсез күп корбаннарның уртак өлеше бу.

 

Кабат фронтка

Анна Ивановна Мирзәхмәт Муллахмәтовның барлык медицина белешмәләрен

хәрби хезмәткә яраксыз табарлык итеп җайларга тырышса да, гарнизон

медицина комиссиясе егетне сафка яраклы дип тапты. Бүлек мөдире йөз төрле

хәйлә табып аны янә ике ай үзләренең госпиталендә тотты. Бу чагында «Казан»

госпитален югары чиндагы офицерларны дәвалау үзәгенә үзгәртү буенча эшләр

бара иде, һәм инде Мирзәхмәтне һаман биредә калдыру куркынычка әйләнде.

Анна Ивановна аны кабат гарнизон комиссиясе хозурына бастырды. Олы җанлы

хатынның комиссия хөкеменә тәэсир итәрлек вәкаләте юк, ул тәкъдим итә генә

ала. Ә Кызыл Армиягә сугышчылар кирәк, бик күп сугышчылар. Комиссия

рәисе күзлек өстеннән Мирзәхмәткә сөзеп карый.

— Сез нәрсә, ефрейтор, бер дигән сәламәтлек белән һаман тылда җилләнәсез,

күпкә кайтыш күрсәткечкә ия булганнарны да без алгы сызыкка озатабыз.

Симуляцияме бу? — Зур властька ия табибның тавышында тимер чыңы.

Шулчак кабинетның бер читендә утырган Анна Ивановна ярдәмгә килмәсә,

ни әйтергә белмичә аптырап торган Мирзәхмәткә нинди вердикт чыгарылыр

иде — әйтүе кыен.

— Коллегалар, аның сәламәтлеге миндә һаман борчу тудыра. Муллахмәтовны

тагын ике айга «выздоравливающий батальонга» җибәрүегезне сорыйм. — Рәис

кенә түгел, комиссиянең барлык әгъзалары «Казан» госпиталенең иң тәҗрибәле

һәм иң абруйлы бүлек мөдиренә гаҗәпләнеп текәлгән.

— Анна Ивановна, сезне хөрмәт иткәнгә күрә генә барам бу адымга, дип

баш чайкап, комиссия башлыгы сөйләшүгә нокта куйды.

Савыгу-адаптация үтүнең соңгы фазасы саналган үзәктәге дәвалану вакыты да

үтеп китте. Хәзер инде Анна Ивановна гына түгел, сәламәтлек саклау министры

үзе дә алып кала алмас ефрейторны фронтка җибәрүдән. Сугышта бердәнбер

улын югалткан игелекле урыс хатыны татар егетен озатырга килгән әнә.

— Вәгъдәмне үти алмадым, кичер мине, улым, — дип күз яшьләре белән

елый ул. Бер кулы белән Мирзәхмәтне муеныннан, икенчесе белән иңбашыннан

кочаклаган. — Ничек тә исән калырга тырыш, яме, күрә торып үлемнең авызына

ашкынма! — ди ул. Нәрсә әйтсен соң Салавыч егете, икенче әнисе кебек күрә

башлаган бу апа аның өчен болай да булмастайны эшләде инде. Язмышны без,

ничек теләсәк тә, үзгәртә алмыйбыздыр шул, бары төзәтмәләр генә кертәбез.

«Выздоравливающий батальон»нан тупланган ротаны Белгород өлкәсенә

җибәрделәр. Җыелу пунктына «покупательләр» (частьларына солдатлар алырга

килүчеләрне шулай атыйлар) килгән. Өстәл артына утырып, үз хозурына

берәм-берәм кичәге яралыларны эндәшеп, аларга сорау бирүче артиллерист-

майорга туры килде ефрейтор Муллахмәтов. Чиратка алданрак басканнарның

берничәсен ошатмыйча кире боруын (андыйлар, кагыйдә буларак, пехотага

эләгә) да күреп-ишетеп торды. Майорның сораулары мондыйрак:

— Моңа кадәр артиллериядә хезмәт иткәнең булдымы? — Күбесе алдаша,

чөнки иң зур күпчелек, исән калу ихтималы зуррак булганлыктан, «әйе»,

ди (пехотага һәрвакыт дошманның төп удары төшә). Майорның алдында

һәркемнең «личное дело»сы булыр. «Әйе» диючеләргә «покупатель» туп

установкасына кагылышлы сораулар бирә һәм хәйләкәрләрне тиз фаш итә.

Чират элекке пехотачы ефрейтор Муллахмәтовка җитте. Егет әйтәсе сүзен инде

чамалап куйган — алдашмаска исәбе. Файдасы юк чөнки.

— Артиллеристмы? — дигән сорауга: — Юк! — дип җавап бирде. Берничә

сугышчының күзгә төтен җибәрүеннән кәефе шактый кырылган майор бу юлы

да «әйе» дигәнне көткән иде булса кирәк, кызыксынып, көтелмәгән җавап

бирүчене баштанаяк күздән кичерде. — Пехотамыни?

— Башта — десантчы, аннары — автоматчы, — дигән җавабын ишеткәч,

майорның кызыксынуы тагын да артты.

— Сугышка кадәр кем булып эшләдең? — Агитпропаганда-культработник

булуын, аңа кадәр берникадәр канторда исәп-хисап эшләре белән шөгыльләнүен

белгәч, — Во, менә миңа шундый егетләр кирәк тә инде, значит чут эшләрен

беләсең: нинди почмак белән, нинди ераклыкка атарга кирәклеген тиз

генә исәпләп чыгара аласың, — дип, ефрейтордан төпченүен шул урында

туктатты.

Мирзәхмәтләрнең җыелма ротасыннан аннан башка тагын 5-6 сугышчыны

гына сайлап алды артиллерист-майор. Калганнарның кайсы — автобатка (шофёр

булганнары), кайсы — штаб тирәсенә (бу төп категориягә эләгүчеләр гомумән

бәхетле), кайберәүләр — сак хезмәтенә, күпчелек, әлбәттә, пехотага эләкте.

Аның яңа хезмәт урыны 176нчы мотоукчы дивизиягә караган 171нче

артиллерия полкында. Артполк — өч дивизионнан, һәр дивизион өчәр

батареядан тора. Батареяларда 76 миллиметрлы орудиеләр. Мирзәхмәтне төзәүче

итеп билгеләделәр. Батареяларда немецларның зур җәйге һөҗүмгә әзерләнүләре

турында сүзләр йөри. Ул шушы Белгород тирәләрендә булыр, мөгаен, диләр.

Гитлерчыларның Харьков янында Сталинград янындагы зур уңышсызлыклары

үчен кайтарулары турында сүзләр йөри. Паульюс группировкасы әсир ителгәннән

соң, Кызыл Армия дивизияләре фельдмаршал Эрик Манштейнның «Юг» дип

аталган армия группаларын эзәрлекләп, Харьков тирәсендә чолгап алалар. Һәм

җиңү — менә генә ул! Тиздән берничә йөз меңлек группировка Паульюс армиясе

язмышын кабатлаячак. Алай булып чыкмый: әллә совет генералларының

уңышлардан башлары әйләнә һәм алар уяулыкларын җуя, әллә Манштейнның

стратеглык сәләтен бәяләп бетермиләр (Харьков давы совет-герман гаскәрләре

арасында өченче зур бәрелеш буларак тарихка кереп калган — 1941 һәм 1942

елларда булып узган алдагы икесе шулай ук дошман файдасына тәмамлана

— кырык өченче елның 19 февралендә башланып, 14 мартта төгәлләнгән бу

зур сугышны хәзер Русиянең хәрби уку йортларында хәрби осталык эталоны

сыйфатында өйрәнәләр, имеш), камалыштагы дошман кинәт һөҗүм итеп

боҗраны өзә, һәм инде совет гаскәрләренең зур группировкасын үзе камап ала

һәм чагыштырмача кыска вакыт эчендә 200 меңнән артык солдат һәм офицерны

юк итә (шуның дистәдән артыгы — генерал). Менә сиңа Сталинградта биле

сынган дошман. Иртәрәк шатланганбыз икән ич. Хәзер әнә Орёл — Белгород

арасында кабаттан һөҗүмгә күчеп реванш алмакчы һәм яңабаштан Мәскәүгә

омтылмакчы. Булмый гына торсын, анысы барып чыкмас инде.

 

Курск дугасы. Белгород-Харьков юнәлешендәге һөҗүм

1943 елның 5 июль таңында гитлерчыларның соңыннан тарихка Курск дугасы

дип керәчәк өченче зур җәйге сугыш кампаниясе башлана. Бу вакытка инде Кызыл

Армия зур куәткә ия танк һәм һава армияләре белән тулыландырылган, генераллар

дошманның һөҗүм тактикасын яхшы ук белеп бетергәннәр һәм фронттагы вазгыять

үткәндәге ике ел белән берничек тә чагыштырырлык түгел. Немец җитешкәнче совет

артиллериясе телгә килеп, каршы як позицияләрен берничә сәгать дәвамында ифрат

көчле утка тота һәм аларның билгеле вакытка планлаштырган һөҗүмен кичектерә.

Шуның белән үк дошманның моңа кадәр уңышка китергән «кинәттәнлеге» барып

чыкмый, һәм бу инде уңышсызлыкның башы булып чыга. Фашистлар айга якын

һөҗүм итеп тә совет оборонасын өзеп, тылга төшү максатына ирешә алмыйлар. Кызыл

Армия дивизияләре тиешенчә җавап биреп, кайбер юнәлешләрдә чигенәләр генә.

Күпсанлы бәрелешләрнең берсендә Мирзәхмәт наводчик итеп беркетелгән

орудиенең командиры яралана һәм тупка командалык итүне сержант (хәзер

инде сержант) Муллахмәтов үз өстенә ала. Август башларына гитлерчыларның

киң фронт белән башланган һөҗүмнәре каршылык стенасын үтә алмыйча

хәлсезләнеп туктала. Ә 3 августтан Кызыл Армия частьлары контр һөҗүмгә

күчеп, дошманны үкчәсенә басып куа-куа, 23 августка инде аеруча ныгытылган

район саналган Харьков тирәләреннән дә артка алып ташлыйлар.

Ике ел кан коюлы сугышларда катнашып, күп мәртәбәләр үлем белән күзгә-

күз очрашып һәм очраклы гына исән калып, авыр яраланып та, бер мәртәбә

дә хөкүмәт бүләге алмаган (югыйсә ул моңа күптән лаек) туп командиры

сержант Муллахмәтов, ниһаять, Белгород — Харьков операциясе өчен «За

боевые заслуги» медале ала. Ике ай буена сузылган Курск эпопеясында 171нче

мотоукчы дивизия һәм аның составындагы 176нчы артиллерия полкы да зур

югалтулар кичерә — аларны, яңа көчләр белән тулыландырыр өчен, икенче

эшелонга күчерәләр. Бер ай дәвамында ял иттергәннән һәм хәрби өйрәнүләрдә

катнаштырганнан соң, дивизияне кабат алгы сызыкка кертәләр. Украинаны

дошманнан чистарту җиңел генә бармый. Дошман һаман көчле. Анда инде

1941-1942 еллардагы җиңеп килү рухы нык кимегән булса да, каршылык күрсәтү

сәләте әле сүнмәгән. Мирзәхмәт икенче тапкыр яралана. Бусында җәрәхәте

уртача. Дәваланырга тирән тылга озатуның хаҗәте юк — адаптация чорын

кыр госпиталендә үтү дә җитә. Кабат сафка басканда, орудие командирының

күкрәген беренче медале янәшәсендә «Батырлык өчен» медале дә бизи.

Тарихтан Украинаны фашистлардан азат итүнең 1943 елның гыйнварында

башланып, СССР чикләреннән куып чыгарганчы, 1944 елның октябрь ахырына

кадәр дәвам итүе билгеле. Ике елга якын вакыт эчендә 11 стратегик әһәмияткә

ия һәм 4 фронт масштабындагы операцияләр үткәрелгән. Шулардан — Донбасс

(13.08.43 ел — 22.09.43 ел), Корсун Шевченко (1943 елның 22 декабреннән 1944

елның 17 февраленә кадәр дәвам иткән операциядә гитлерчыларның 55 мең

солдат һәм офицеры юк ителә, 18 меңе әсир итеп алына), Львов — Сандомир

(13.07.44 ел — 29.08.44 ел) һәм Көнчыгыш Карпат (8.04.44ел — 28.10.44 ел)

дигән исем алганнары иң эреләрдән санала.

 

Шулай да була икән

Сугышта кайчагында кеше ышанмаслык хәлләр дә була, Шундыйларның

берсен әңгәмәбез барышында Мирзәхмәт ага да бәян итте. 1944 елның җәендә

аларның часте Бессарабия белән Румыния чиге буйлап агучы Днестр елгасы

ярында торганда (ә, бәлки, елганың исеме башкадыр — 93 яшьлек фронтовик

анысын төгәл хәтерләми), камалышта калган дошман солдат һәм офицерлары,

еш кына елга аркылы йөзеп чыгып, әсирлеккә төшә торган булалар. Алар

бу адымга чарасызлыктан — ачлыкка чыдар чамалары калмаганлыктан

баралар. Берешәр, икешәр-өчәрләп тә, кайчагында — взводлап, ә кайчагында

ротасы белән коралларын ташлап бирелә гитлерчылар. Берсендә, Мирзәхмәт

Муллахмәтовлар батареясы пешекчесе кыр кухнясында сугышчылар өчен ашын

һәм боткасын хәстәрләп мәш килгәндә, елга аша йөзеп чыгып ярга аяк баскан

бер төркем кораллы дошман солдатларын күреп ала. Куркуга төшә инде, чөнки

янында башка җан иясе юк, винтовкасын да әллә кая бер читкә сөяп куйган.

Хәер, утлы корал иңендә булса да бер ялгызы утызлап гитлерчыга каршы берни

кыра алмас иде. Немец солдатлары якынлашканнан-якынлаша, алар ярымшок

хәлендә баскан урында катып калган пешекче янына килеп җиткәннәр һәм

үзләренчә нидер әйтәләр. Немецча бер авыз сүз аңламаучы атып үтерүләрен

көткән совет солдаты, ниһаять, тегеләрнең аш казанына төртеп күрсәтеп һәм

куллары белән авызларына ымлап ашарга сорауларын аңлый. «Нишләргә соң

әле?» — дип икеләнә пешекче. — Бирсәң, үзебезнекеләргә калмый. Бирмәсәң,

барыбер тартып алып ашарлар, ачудан үтереп ташлаулары да бар. Ни булса,

шул», — дип, дошман солдатларының тамагын туйдырырга ниятли. Тик башта

бөтен взводка автоматларны бер өемгә ташлап, икенче читкә барып утырырга

кирәклеген ымнар ярдәмендә аңлата. «Тамак тәмугка кертә», — диләр бит. Туену

бәрабәренә җиңел генә ризалаша солдатлары белән фашист офицеры. Алар инде

1941-1942 еллардагы бөтен Аурупаны иңләп атлаучы вермахт сугышчылары

түгел шул, 1943 елгы сугышчылар да түгел. Алар — көннән-көн мораль яктан

кикрикләре шиңгән, җиңүгә өметләре сүнгән, ничарадан-бичара югары

чиндагыларның боерыкларын үтәргә мәҗбүр булган (күбесе, җае чыкса, гомерен

саклап калыр өчен әсир төшәргә торучы) тере карачкылар гына. Пешекче кыр

кухнясына артиллеристлар өчен ашауның әзерме икәнлеген белергә килгән бер

солдатка әсир иткән офицерларны биреп җибәрә.

— Туплау пунктына илтеп тапшыр инде, — дип үтенә ул аннан.

Үзе яңабаштан батареяның личный составы өчен төшке аш әзерләргә

керешә. Ач кешенең ачуы яман ди. Карыннары ачкан үзебезнекеләрдән:

«Сезгә дигәнне немецларга ашатырга туры килде», — дип ансат кына котыла

алмассың. Соңыннан дивизия командованиесе күрсәткән батырлыклары өчен

батарея пешекчесен һәм конвейер ролен башкарган сугышчыны «Батырлык

өчен» медале белән бүләкли. Мирзәхмәт ага бәян иткән икенче очрак менә

мондыйрак:

— Ялыктыргыч сугышлардан алҗып, «мин беркадәр черем итеп алам, орудиегә

һәм якын-тирәгә күз-колак булыгыз», — дип, туп лафетына сөялеп утырдым

һәм күземне йомдым. Йокыга оюымны сизмәдем дә. Күпме йоклаганмындыр,

аткан тавышка сискәнеп уянып киттем. Карасам, ерак та түгел бер немец

солдаты үлем алды агониясендә аяк-кулларын селтәп тыпырчынып ята. «Нәрсә

булды? Каян килгән немец бу, кем атты аңа?» — дип сорыйм. Беркем бернәрсә

эндәшми. Шулай да минем расчётка күптән түгел генә беркетелгән, сугышка

кадәр җинаяте өчен төрмәдә утырган, соңыннан зонадан дисбатка озатылган

һәм акланып гадәти частька күчерелгән элекке зэкка күз ташлап алалар.

«Синме?»— дип сорадым тегеннән каты итеп. «Әйе, мин», — ди. «Нишләп

аттың? Әсир төшүчеләрне атмаска дигән Верховный башкомандующий

әмерен беләсең бит? «Миңа елга аркылы йөзеп чыгып, безгә бирелгән унтер-

офицер бик кызганыч тоелды. Соңыннан сөйләүләренчә, бармаклары белән

дүрт баласы барлыгын күрсәтеп, исән калдыруларын тәгәри-тәгәри ялварып

сораган немецны теге бәндә, иптәшләре каршы килүенә карамастан, барыбер

аткан. Адым саен янәшәдәге иптәшләренең үлемен күреп бәгырь күптән таш

булып катарга тиеш кебек, тик барыбер җан кыюга күнегеп бетеп булмый:

һәр үлем йөрәкне сызландыра. Мин бу адәм әтрәген устав буенча кулга алып, трибунал хөкеменә озата ала идем, тик яңадан, түбән җан булса да, корбаннар саны артуын теләмәдем. Бары тик «мондый күренеш тагын кабатланса, үзеңә үпкәлә!» дип кисәттем генә. Елга аша йөзеп чыгып әсирлеккә бирелүчеләр аннан соң да аз булмады.

 

Алга — Көнбатышка

Бессарабия белән Румыния чигендәге немецларның зур группировкасын тар-

мар иткәннән соң, Гитлер Германиясенең союзнигы булган Румыниягә юл ачыла.

Башка хәрби берләшмәләр белән бергә сугыша-сугыша, 176нчы артиллерия полкы

да кырык дүртенче елның көзендә Бухарестка кадәр барып җитә. Берничә ай

дәвамында шактый җанлы көчләрен һәм хәрби техникасын югалткан частьларны

икенче эшелонга күчергәннән соң, тулыландырып, Висла елгасының Сандомар

плацдармына ташлыйлар. Висланың аргы ягында ныгып урнашкан совет

гаскәрләре фашистлар өчен каты чикләвек булып чыга — яңадан-яңа көчләрен

җәлеп итеп, күпме генә плацдармнан бәреп төшерергә тырышмасыннар, ниятләре

барып чыкмый. 1944 елның 5 декабрендә Кызыл Армия частьлары көчле һөҗүмгә

күчә. Фашист табаны астында интеккән Аурупа илләрен бер-бер артлы азат итеп

Германия территориясенә бәреп керәләр һәм кырык бишенче елның апрель

башларына Берлиннан 90 чакрым ераклыкка кадәр якынлашалар. Моннан рейх

башкаласын саклау ныгытмалары тезелеп киткән...

Бөек Ватан сугышының соңгы аккорды булып яңгыраячак, йөз меңнәрчә

сугышчыдан торган удар көчләр «көрән чума» оясына юнәлдерелә. (Соңыннан

союзникларның Америка гаскәре башкомандующие Эйзенхауэр, Советлар

Союзы маршалы Жуковтан, гаҗәпләнеп: «Ничек шулай тиз арада катлаулы мина

кырларын зарарсызландырып, ике атнада җиңүгә ирешә алдыгыз?» — дип сорагач,

тегесе: «Мин мина кырына пехотаны керттем», — дигән җавабы белән шаккатыра).

Шулай да 171нче дивизиягә Берлин операциясендә катнашырга туры килми,

Чехословакия башкаласы Прага халкының баш күтәрүе һәм аларга оккупантларга

каршы көрәштә ярдәм кирәклеге мәгълүм була. Совет командованиесе берничә

дивизияне Прага юнәлешенә җибәрә. Эреле-ваклы бәрелешләр белән көньякка

хәрәкәт иткәндә, өлкән сержант Мирзәхмәт Муллахмәтов җиңелчә яралана.

Шулай да аның кыр госпиталендә дәваланып ятасы килми, үз полкыннан

аерылып калу ихтималыннан шикләнеп, госпитальдән качып китә. Өч көннән

соң әйләнеп кайткан сугышчыны күреп санчастьтәге табиблар:

— Күпләр ничек тә исән калыр өчен төрле хәйләләргә баралар, ә син күрә торып

хәтәр эзлисең, — дип баш чайкыйлар. Мирзәхмәт кулын гына селти, ярасын кабат

бәйләтеп, батареясына ашыга. Бу вакытта инде рейх үзәгенең алынуы турында

хәбәрләр килеп ирешә. Шатлыкның чиге юк. Шулай да Прагада — ополчение,

аның тирәсендә Кызыл Армиянең регуляр частьлары корал ташламаган дошман

белән сугыш хәрәкәтләрен дәвам иттерә. Чех ополченецлары шәһәргә контрольне

тулысынча үз кулларына алганнар, диләр, ниһаять. Сигезенче майда Гитлер

Германиясе һичсүзсез капитуляцияләү турындагы килешүгә кул куя. 1945 елның

9 мае — Бөек Җиңү көне! Роталарда, батареяларда бөтен халык җырлый-бии, бер-

берсен кысып кочаклый, пилоткасын күккә чөя, кемнең кулында нинди утлы корал

— шуңардан күккә ата. Шулчак «фашистларның утыз меңлек группировкасы Прага

яныннан узучы шоссе буйлап Австриягә үтмәкче була. Сугышка әзерләнергә!»

дигән әмер ирештерәләр. 176нчы артполк та дошманның камап алынган төркемен

зарарсызландыру өчен шул тарафка тартыла. Тик Мирзәхмәтләрнең полкы турыдан-

туры бәрелешләрдә катнашырга өлгерми — камалыштагыларның бер өлеше юк

ителә, күпчелек корал ташлап әсирлеккә төшә. Әсирләр арасыннан кемдер

алар арасында сатлык генерал Власовның булуын «тишә». Бөтен бер армияне

сугышсыз-нисез немецларга илтеп тапшырган һәм соңыннан концлагерьлардан

«РОА» («русская освободительная армия») составында хезмәт итәргә ризалык

белдергән әсирләрне җыеп, фронтта Кызыл Армиягә каршы сугыштырган адәмне

эзләп табуы особистларга әлләни кыенлык тудырмый. Уникенче май көнне бер

җиңел машинаның багажнигында качып китәргә омтылганда тотып алалар үзен.

Соңыннан Ватанны сатуда гаепләп атып үтерәләр (бөтен власовчыларны бер

калыпка салырга ярамый торгандыр: Мирзәхмәт ага сөйләвенчә, алар еш кына

алгы сызыкта совет сугышчыларына каршы ут ачудан баш тарталар; кайчагында

үзебезнекеләр ягына чыгалар, тик анда аларны НКВДшниклар эләктереп, юк

итәләр яисә ерак Себердәге ГУЛАГ лагерьларына озаталар).

Гаскәри берләшмәләрдәге җиңү эйфориясе тиз генә тынмый. Моңа Чехословакия

Президентының совет сугышчыларына карата хәерхаһлы мөнәсәбәтләре дә сәбәп.

Ул Прагада һәм башка кала вә салалардагы барлык сыраханәләрдә азат итүче

Армия солдатларына түләүсез сый-хөрмәт оештырырга күрсәтмә төшергән.

Атакаларга барыр алдыннан бирелгән фронтовой «йөз грамм»нарга тәмам ияләнгән

урыс солдатына андый форсатны бир генә — мичкәңнең төбенә төшә. Баштагы

мәлләрдә офицерлар сүз әйтми, «кеше чыдамаслык шартларда каннарын күп

койдылар, сыйлана бирсеннәр», дип карыйлар. Тик һәрнәрсәнең чиге булган

кебек, бәйрәмнең дә ахыры була. Полк һәм дивизияләрне акрынлап киләчәктә

дислокацияләнәчәк урыннарына озату башлана. Мирзәхмәтләр полкы Көнбатыш

Украинаның Львов өлкәсенә күчерелә.

 

Исәнме, туган авыл! Һәм тагын хуш инде!

Өлкән сержант Мирзәхмәт Муллахмәтов туган авылына хәрби хезмәттән 1945

елның ноябрь ахырында әйләнеп кайта. Ир затлары сирәк күренә: сугышка

киткәннәрнең яртысы диярлек яу кырында башларын салган, кайберәүләр,

Армиядә аларны алыштырырдай некрутлар булмаганлыктан, хәрби хезмәтен

дәвам итә, әлегә алган яраларыннан савыгу өчен, госпитальләрдә дәвалану

курсын үтүчеләр дә бар. Бөтен җирдә ачлык, җимереклек. Колхозда эшләргә

Мирзәхмәт кебекләр бик кирәк. Шулай да егет Салавычында ныклап урнашып,

җиң сызганып эшкә керешергә дә өлгерми, кабат действительный Армиягә

чакыру ала. Ярый инде Хәләмгөл исемле чибәргә өйләнергә өлгерә. Исән барып,

сау кайтса, хатыны кечкенәсе белән каршы алыр әллә.

Элекке фронтовикларны гаскәри берләшмәләргә җыюның сәбәбе халыкара

хәлнең катлаулануына бәйле икән. Имештер, Бөекбритания премьер-министры

Уинстон Черчилль Фултонда Сәвитләр Берлеген шөбһәгә салган янаулы нотык

белән чыккан, аңа союзникларның атом сугышы башлау ихтималы белән янаган.

Югары власть эшелонындагылар, Икенче бөтендөнья сугышы башындагы

хаталарны кабатламас өчен, әзерлекне алдан күрүне кирәк тапканнар.

Англия корольлеге утраулары Мурманскидан әллә кайдагы ераклыкта түгел.

Әле күптәнме соң СССР белән Бөекбритания арасында төньяк боз диңгезе

кәрваннары даими йөреп торды, бергәләп дошманның су асты көймәләре

һөҗүменнән сакланды. Ул чагында союзниклар бер-берсенә ярдәмләшеп зур

золымнан — Аурупаны фашизм свастикасы каплаудан коткарып калдылар. Ә

хәзер нигә килешә алмыйлар? Ни җитми адәм балаларына?

Мирзәхмәтнең диңгез флотына бернинди катнашы булмаса да, су асты көймәсендә

хезмәт итәргә кыстыйлар әнә. Анысы нигә кирәктер: өлкән сержант чиныннан баш

тартып, гади матрос булып калырга өндиләр. Элекке десантчы, автоматчы, орудие

расчёты командиры кемнеңдер капризын канәгатьләндерәм дип нигә әле ирешкән

дәрәҗәсеннән баш тартырга тиеш ди — «юк!» дип кырт кисә ир-егет.

— Алайса крейсерга барасың! — диләр аңа. Әмергә буйсынмый хәле юк инде.

Хәрби рейдларга чыгып, 5 ай чамасы вакыт үтә. Бөек Октябрь революциясенең

29 еллыгы якынлашкан көннәр. Ул чорларда Армияне югары әзерлектә тоту өчен

политхезмәткәрләр интенсив агитпропаганда эше алып баралар. «Ленкомната» дип

йөртелүче «кызыл почмак»ларда язма лозунг-плакатлар, патриотик рухлы рәсемнәр

һәм башкасы эленеп тора. Мирзәхмәт Муллахмәтов үзенең сугышка кадәр авылда

әлеге төр һөнәр белән шөгыльләнүен әйткәннән соң, крейсер командирының сәяси

эшләр буенча урынбасары, аны барлык башка вазифаларыннан бушатып, «кызыл

почмак»ка рәссам итеп билгели. Мирзәхмәт әлеге бүлмәне шундый дәрәҗәдә бизи

ки, Төньяк флоттан килгән инспекция ошбу манзараны күреп тел шартлата һәм

арадагы югары чиннардан берәү өлкән сержантка кичекмәстән Мурманскидагы

Флот йортына рәссам булып күченергә тәкъдим ясый. Андый форсаттан баш

тартсаң, ахмаклык булыр. Айлар буе дулкын өстендә тирбәлеп, «диңгез чире»ннән

интеккәнче, иркен һәм тыныч шартларда күңелеңә якын шөгыль белән әвәрә

килүгә ни җитә — ризалаша ир заты. Флот йортындагы хәрби хезмәткә бәйле

мәшәкатьләр белән янә 5 айның үткәне сизелми дә кала. Ерак Татарстандагы

Салавыч авылы белән котып чигендә урнашкан кырыс климатлы Мурманск

арасында хатлар йөреп тора. Шундый хатларның берсендә хәләле Хәләмгөл: «Кыз

булса, Рәйхана аты кушарсың, дигән идең, син әйткәнчә, туган балабызны шулай

дип исемләдек», — дип яза. Мирзәхмәтнең башы күккә тия инде. Үзе җир читендә

булса да, күңеле туган ягына ашкына, тизрәк гаиләсен, нәни кызчыгын кайтып

күрәсе килә. Теләге фәрештәләрнең «амин» дигән вакытына туры килгәнме әллә,

ул арада халыкара киеренкелекнең берникадәр йомшаруы сәбәплеме, 1922-1923

елларда туып, сугышның башында ук фронтка алынган һәм ахырына кадәр алгы

сызыкта кан койганнарны (ул елгыларның Ватан сугышыннан һәр 100 кешедән

өчесенең генә исән кайтуы билгеле) демобилизацияләргә дигән әмер алына. Бу

вакытта табигатьтә кырык җиденче елның апреле тантана итә шул инде — Бөек

Җиңүнең икенче елы якынлаша.

 

Сүз соңында

Мирзәхмәт Муллахмәт улы Муллахмәтов үзенең үткән озын тормыш юлында

ачлы-туклы балачак михнәтләрен дә, өрлек кебек егет чагына туры килгән

каһәрләнгән сугышның әйтеп бетергесез газапларын да артыгы белән татыган.

Туган авылы Салавычтагы тәмам җимерек колхозны (язмабыз башында телгә

алынган Салавыч, Каенлык, Калмыково авыллары күптәннән үзләре генә түгел,

исемнәре дә картада юк инде) 1947 елдан 1958 елга кадәр җитәкләп, өстәгеләр

фәрманы белән 1958 елда Иске Юрашка кушканнан соң, хәерчеләр рәтендә

сөйрәлгән хуҗалыкны да алдынгылар рәтенә чыгарган һәм узган гасырның

сиксәненче еллар башында миллионер колхоз иткән кеше. Утыз алты ел рәислек

итү дәверендә аның күмәк хуҗалык көче белән өр-яңадан машина-трактор

паркын, терлекчелек комплексын, ашлык эшкәртү һәм саклау мәйданнарын вә

амбарларын төзетү өстенә, менә дигән ике катлы авыл Мәдәният йортын сафка

бастыруын, җитәкче постыннан китәренә бер ел алданрак заманча ике катлы

урта мәктәпне файдалануга тапшыруда саллы өлеш кертүен һәм тагын санап

тиз генә очына чыга алмаслык бик күп эш-гамәлләр кылуын да сагынып искә алалар.

1983 елда, даими яшәү урынын Алабугада сайлап, РСФСР күләмендәге

персональ пенсиягә чыккач та (1986 елгы үзгәртеп корулар вакытында андый

мәртәбә юкка чыгарылды), кул кушырып өйдә утырмый, ПЛ-79ның ул чагындагы

директорының гозере белән уку йортының төп корпусын төзетүдә проект белән

эшләр барышының тәңгәллеген ике ел дәвамында күзәтеп-барлап тора (тиешле

кысалардан тайпылышлар булса, аларны үзгәрттерә).

Тормыш иптәше Хәләмгөл апа белән алар якты дөньяга килгән ун

балаларының сигезен үстереп (икесе кечкенә яшьләрендә вафат, иң өлкәне

дә инде гүр иясе) аякка бастырдылар. Аларның күбесенә югары белем биреп,

һәркайсын башлы-күзле иттеләр. Хәзер инде оныкларның балалары бар.

Кызганыч ки, пар канаты Хәләмгөл апа 1998 елда якты дөньялардан кичте.

Аннан соң 11 ел дәвамында Мирзәхмәт ага ялгыз башы (балалар һәм оныклар

хәлен даими белешәләр анысы) көн күрде. Ир затының үзенә генә тормыш

итүләре (бигрәк тә картлык җиткәч) катлаулы шул. Балаларының да киңәшен

тотып, 2009 елда элекке фронтовик яңадан парлы була. Үзебезнең кавемнән

түгел дә инде — нишлисең, бу яшьтә әлләни сайланыр чама да юк.

Быелның 9 маенда элекке СССР халыкларының (объективлык өчен

союзникларның да дип әйтергә кирәк) фашизмны җиңүенә 70 ел тула. Соңгы

дистә ел эчендә фронтовикларга һәм тыл ветераннарына игътибар нык

артты: аларга дәүләт исәбеннән бушлай фатир һәм башка төрле льготалар

бирелә. Мондый уңайлыклар тудыру күптән кирәк иде, чөнки аларның зур

күпчелеге уңай шартлар тудыруны көтеп җиткерә алмыйча бакыйлыкка күчте.

Шартлар тудырылган очракта да, алар бәйрәм даталары һәм өлкәннәр көне

якынлашканда гына искә төшмичә, даими нигезгә куелса, бигрәк тә яхшы

булыр иде. Геометрик прогрессия тизлегендә елдан-ел саннары кимеп баручы

сугыш ветераннарының иң соңгысы да 10-15 елдан арабыздан китеп барыр.

Алар бу дөньялардан сугыштан соң туган һәм яшьрәк буыннарга үпкә-рәнҗеш

белән китәргә тиеш түгелләр, юк — түгелләр! Ә язма героебызның үзенә

килгәндә, ул байтак өстенлекләрдән файдаланса да, кайчагында алар турында

кайгыртырга тиешле хезмәтләрнең игътибарыннан читтә каладыр кебек.

Әйтик, Татарстан күләмендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына «70 ликов Победы»

дип исемләнгән фотоальбомга ни өчен Алабуганың ветераннар советы аның

исемен кертмәгән? Егерме сигезенче февральдә Казаннан махсус җибәрелгән

фотограф 3 урыс һәм 3 татар фамилияле ветеранны (анысы сүзем юк, бәлки,

квота буенча шулай тиештер) объективка алды, ә аны — юк! Югыйсә ул

Сталинградның «магма» катламы саналган Мамай курганында кайнавы белән

генә дә, һичшиксез, моңарга лаек. Мирзәхмәт аганың үзе әйтүенчә, Алабуга

төбәгеннән сугышка алынып, туры Сталинградка килгән 64 сугышчының

нибары өчесе генә (!) исән кайткан. Бу турыда уйланырга нигез бар, җәмәгать.

Яңа «табадан төшерелгән» документаль бәянымның «Алабуга нуры» газетасында

әле беренче өлеше генә дөнья күргән иде. Шул чагында миңа өлкән яшьтәге

бер ханым нәкъ менә: «Нигә исемлеккә кермәгән?» – дигән сорау бирде. Үзем

дә моңа нык гаҗәпләнсәм һәм ризасызлык белдерсәм дә — язучы кеше — ни

эшли алам соң? Апага ошбу сорау белән телефон аша шалтыратырга киңәш

итеп, кала ветераннар советының телефон номерын бирдем. Актив гражданлык

позициясендә торучы кешегә аннан нинди җавап биргәннәр дип уйлыйсыз?

Әүвәл ныклап утырган урыныгызга тотыныгыз (басып торсагыз — утырыгыз),

юкса, егылып китәрсез: «Чын сугышта катнашучылар күптән үлеп беттеләр

инде!» — дигән чәрелдек тавышлы хатын. Һәртөрле советларда, президиумнарда

«арба ватылса — утын, үгез үлсә — ит» дип утыручылардан башка җавап көтеп

булмыйдыр шул инде.

Тормышта бик тыйнак, сугышта булганнарын, гомумән, сөйләп йөрмәгән

Мирзәхмәт ага Муллахмәтов шулай да Бөек Җиңүнең 60 еллыгын бәйрәм

итәргә 2005 елның 9 маена Мәскәүнең Кызыл мәйданында үткәрелгән хәрби

парадка чакырылган. Татарстаннан Әтнә ягы фронтовигы белән бергә барганнар

алар тантанага. Ә Сталинградта (хәзерге Волгоград) сугыштан соңгы узган 70

ел эчендә нибары 3 мәртәбә булган, алары да үз инициативасы белән — узып

барышлый. Әйтүенчә, берсе — Ял йортына дәваланырга барганда, икенче

тапкырында — Әстерхандагы сеңлесен күрер өчен сәфәр чыккач, өченчесендә

— тагын ниндидер йомышны йомышлаганда. «Мамай курганындагы грандиоз

«Ватан-Ана» һәйкәл обелискы нәкъ без фашистларга каршы сугышкан

позицияләр янәшәсенә тергезелгән», — ди ул. Шуннан ерак түгел 37нче укчы

гвардия дивизиясе командиры, Советлар Союзы Герое генерал-майор Желедов

Виктор Григорьевичның җәсәде дә җирләнгән икән (Сталинград тәмугыннан

генерал үзенең нибары 100ләп сугышчысы белән генә исән чыккан һәм,

Мирзәхмәт ага сөйләвенчә, дивизияләре шуннан соң Мәскәү янына җибәрелеп,

анда башка төрле номерлы дивизия итеп үзгәртелгән һәм Калинин фронтында

сугышка кертелгән. Дивизия командиры бәрелешләрнең берсендә һәлак булган,

аның сугыш вакытындамы, әллә соңыннанмы — бирегә китереп күмелгәнен

карт фронтовик төгәл генә әйтә алмады (җөмләдән, Мамай курганында соңгы

сыену урыны тапкан полководецларның саны шактый күп диләр).

Дүрт ел дәвамында сугыш хәрәкәтләрендә катнашып һәм аннан соң тагын

бер ел чамасы Хәрби диңгез флотында хезмәт итеп тә, фронтовик Мирзәхмәт

Муллахмәтовның сугышчан бүләкләре өч медаль һәм бер III дәрәҗә сугышчан

Дан ордены белән чикләнә. Юк, болар аның начар яисә аз сугышуыннан

түгел, болар — аның кебек миллионлаган совет солдатларының күрсәткән

(аларны кем күреп, барлап бетергән) тиңсез батырлыкларын бәяләп бетерә

алмауларыннан. Гадирәк әйткәндә, андый мөмкинлек булмаудан. Аннары, хәрби

тарих материалларыннан мәгълүм ки, 1941-1942 елларда Кызыл Армия солдат

һәм офицерларын орден-медальләргә тәкъдим итү дә сирәк күренеш булган.

Фронтларда гаскәрләр күбесенчә чигенү белән мәшгуль булганда, зурдан кубып

нинди бүләкләү турында сүз алып барырга мөмкин ди!

Хикмәт орден-медальләрдә дә түгел. Мирзәхмәт аганың андый

«ялтыравык»ларга, гомумән, исе китми. Ул колхоз председателе булып эшләгән

елларында бүләкләрнең ниндиләрен генә алмаган да нинди дәрәҗәләргә

ирешмәгән. Ил агасы үзе әйтүенчә, кеше: «Менә — мин! — дип күкрәк

кагарга тиеш түгел, башкалар синең турыда яхшы фикердә булсын, башкалар

хөрмәтләсен». Фронтта, алгы сызыкта кан койганнар турында бик күп

китаплар яздылар, кинофильмнар төшерделәр. Ә менә вакытлы матбугатта

киң җәмәгатьчелеккә танытып, Мирзәхмәт Муллахмәт улы турында кемнең

дә булса күләмле язма бастырганын мин хәтерләмим. Бу үзе үк өлкән

фронтовикның артык тыйнаклык күрсәтеп һаман күләгәдә калуы түгелме? Ярый әле, соңарганчы, акланмаган «билгесезлектә» калуын дәвам иткән ил агасына төртеп күрсәтүчеләр табылды. Ярый әле җитештем.