Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖЫРГА-МОҢГА ТУЛЫ ЕЛЛАРЫМ

Җиңүгә бер адым
Нур Баянга
Җиңүгә калды тик бер адым...
Җилкетә йөрәкне кар суы.
Ашкынып үр арты үр яулый,

Батырлар тыялмый ярсуны.
Дөмегә илбасар фашистлар,

Тончыга-тончыга канына...
Җиңүгә калды тик бер адым...
Бер адым калды таң атуга.
Егерме өчесе апрельнең,
Җиңүгә калды тик бер адым.
Тор, шагыйрь! Егылма, түзем бул,

Чит җиргә башыңны ник салдың?!
Егерме өчесе апрельнең...
Батырның гомере — үлмәс җыр.
Нур Баян исеме хәтердә,

Җырларын яңарта һәрбер чор.
Батырлар, шагыйрьләр мәңгелек.
Гасырлар җуймаслык эзләр бар.
Йөрәкләр түренә үтәрлек
Кан белән язылган сүзләр бар.
Кан белән язылган сүзләр бар...


* * *
Мин яшьлеккә йөгерә-йөгерә кердем

Балачагым калган үзәннән.
Яңа шыткан гөлгә тама бүген

Яшьлек хатирәсе күзләрдән.
Мин җәйләргә салмак атлап кердем,

Тышауланган иде хыялым.
Шау бакчага якты нурын сибә

Җырга-моңга тулы елларым.
Сары көзгә керәм ашыкмыйча.
Якыная кебек офыгым.
Сабый чакның бер ядкаре булып

Күзгә бага ике оныгым.
Кышларым да озакламас инде...


* * *

Заман шундый, заман кырыс.

Ә син яшәргә тырыш.

Алларга манылмаган шул,

Аклы-каралы тормыш.

Тетрәүләргә чыдый-чыдый

Яши адәм баласы.

Җимерелсә дә, ишелсә дә

, Алга таба барасы.

Көн дә тетрәү, төн дә тетрәү,

Тетрәп тора дөньясы.

Җир түгел, ил тетрәгәндә,

Башны кая куясы?!

Тәгәри ил арбасы...

Килми төшеп каласы...


Кайту

Ак каен яфрагы саргаеп

Коелды бормалы юлларга.

Каендай саргайган чак булды

Ялгызым яшәгән елларда.

Өрәңге яфрагы төсендә

Җанымның төзәлмәс ярасы.

Ничекләр түздең соң, димәдең,

Аңладың бугай син сүзсез дә.

Бик озак кайттың син яныма,

Еракмы йөрәкләр арасы?!

Чаларган чәчләрем төсеннән

Чагылыр сукырның күзе дә.
* * *
Хатын-кыз итеп яраткан

Туганда мине Ходай!

Хак Тәгаләм, кичер мине!

Ир булып яшим бугай.
Табылмады тормыш йөген

Тартышыр якын кешем

. Хатын-кыз булып тусам да,

Башкарам ирләр эшен.
Сыенып минем җаныма

Яшәргә тели ир-ат.
Хатын-кыз булып яшәргә

Кайчан соң тияр чират?!
Инде кызым минем кебек

Ил йөген салып җанга,

Хатын-кыз булып туса да,

Ир булып атлый алга.
Хатын-кыз итеп яраткан

Туганда аны Ходай.
Хак Тәгаләм, кичерә күр!

Ир булып яши бугай.
Үзебез Ана булсак та,

Ата да булу кирәк.

Ир булып үтә гомерләр...

Шартлама, берүк, йөрәк!

* * *
Алу белән кушулардан тора гомер...
Алуы да, кушуы да — язмыш эше.
Алган чакта: «Тәкъдир», — диеп сабыр итсә,

Кушкан чакта: «Шөкер!» — әйтеп яши кеше.
Бүлгән чагын күргәнем бар ялгышларның,

Кыл икегә, тәкъдир язган язмышларны.

Бөлгән чакта хәтер барлый берәмтекләп,

Гомер буе эзләп тапкан табышларны.
Алу белән кушу гына түгел гомер...


Ак күбәләк
Ак күбәләк очып йөри янда.

Әнкәемнең изге җаныдыр.
Иңгә кунды. Меңнәр арасыннан

Төпчек кызын күреп таныйдыр.
Туңган җаным җылыныплар китте

Сизүгә үк канат кагышын.
Ишеткәндәй булдым Әнкәемнең:

«Бәбекәем!» — дигән тавышын.
Мәңгелеккә күчеп киткәчтен дә

Галәм күзе аша багадыр.
Ак күбәләк очып йөри янда,

Изге җанлы газиз Анамдыр.
* * *
Без кайчандыр бер очрашкан идек.
Бер танышкан идек якыннан.
Язмышыбыз уртак булалмады,

Тәкъдирләр бит күктә язылган.
Син бер якта, мин икенче якта

Иңләгәнбез тормыш киңлеген.
Кем аңлый соң яшьлек көннәрендә

Янда йөргән кемнең кемлеген?!
Уйлар таный җанга якыннарны,

Аермыйча холкын, милләтен.
Еллар үткәч, искә төшерә вакыт

Танышларның кадер-кыйммәтен.
Без кайчандыр бер очрашкан идек...