Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯМЬНӘН АЕРЫЛМЫЙ БЕР ГАМЬ ДӘ

Каләм
Бездә әдәбият бар!..

Милләт хәлен тетрәнгән куллар белән язып бирү бу...

Нигә... гыйбрәт алмыйсыз?
Г. Тукай

Язмышыннан җәберсенеп зарланучы

кавемнәргә кат-кат хәйран калам мин.

Өзгәләнеп үзгәртергә азапланмыйк —

ирексезләп булмый тәкъдир каләмен.
Күкләр барсын уңлы-суллы теркәп тора,

фани затка тагын нәрсә кала соң?
Хәләл чикне кысан тояр милләт хәлен

гыйбрәт итеп яза гына аласың.
Өмет белән сиңа бага газиз өммәт,

фәрештәләр өзеп бирә кавырсын.
Тәгълим кылыйк тәкъдир хакын ихлас санлап —

кәлам-сүздә калеб тибеп, кан йөрсен!
Сыктанулар гакылыңны сыегайтыр,

кәгазь җебер, күздән акса әр яше.

Карганмагыз кырыс хөкем карарына,

язар өчен анда бар... юл арасы.
Китап сүзен фәтва диеп белмәс бәндә

мәхлук төсле җанын асрар аң-мисез.
Язылмады азмы язмыш ялгышлары —

узганнардан нигә сабак алмыйсыз?..
Галәмнәрнең келәймәле кәлимәсе

иманлыга якын да ул, ерак та.
...Кыелудан йолып калыр каләмемне

мәшхәргәчә чәнчеп куйдым йөрәккә.

Милләтпәрвәр
Әллә бөтен дөнья гаме минем өскә ишелә?!

Уйларымнан бушанырга теләү хисе еш килә.
Чынлап торган авыр башны тыкмак булам инешкә —

олы исәп төпкә китәр, вагы калкыр ин өскә...
Барсын өеп бирә күкләр колы күргән бер иргә;

җанга тансык борчуларны күмеп барам бәгырьгә.
Әйдә, дөнья, гамьнәренне күнелемә уя тор!
Мәрткә китсәм, хафаларым җилтерәтеп уятыр...
Сызлануны чикләр өчен сынап карыйм мен имне,

газиз ваем, тукран кебек, чукып тора миемне.
Шул уй килә бисмиллалы һәрбер изге башламда,

тынычланып, Хак Тәгалә хозурына бассам да...
Намазлыкта ихлас оеп, тәкбир-сүзне мул әйттем,

һәрчак, миннән ярдәм сорап, дәшә сыман милләтем.
Онытыла алмавымны кичерсәнче, Аллаһым —

халкын сөйгән хәлифәннен хәл-халәтен анларсын.


Төер
Күңелдәге ташып түгелгәндә,

төер килә тамак төбенә.

Рухны изгән авыр уйлар күчен

куар өчен җитми төн генә.
Нәсел каны аша сенгән ана
элгәрләрнен гомер ачысы...
Йөрәк итен шулай чукып туймый

озын гаҗизлекнен ач кошы.
Яшен ташы төсле утлы төер

үзәгенә җыйган барсын да.
Ауган дәүләт гаме, ярчык сыман,

әйләнгәләп куя башында.
Авыртуга кемнәр әврелдерә

газиз ана теле нигъмәтен?
Чарасыздан бәгырь сызланганда,

үз-үземне аяп, ни әйтим?!
Тәүге сөю хакы сыкрап ала

тамак төбендәге төердә.
Юшкын булып утыра барган гамьнәр

ачы гына түгел, тере дә.
Насыйп зәһәр тагын күпме өтәр —

алда һәммәсенә түзәсе.
Мәҗрух җанга шифа өстәп тора

сабый чакның керсез күз яше.
Күңелдәге ташып түгелгәндә, т

өер килә тамак төбенә...


Яшәү яклы нисбәт
Монаконың милли оркестры музыкантлары

илнең кораллы көчләре гаскәриләреннән күбрәк.
Күңелледер: илдә аһәңсазлар яугирләрдән күбрәк булганда.

Моң-мәкамле гомер мәгънәлерәк,

ямьнән аерылмый бер гамь дә.
Җиһан буйлап хөкем сөргән чакта

үтерүнең камил сәнгате,

яшәүяклы көчнең кадре арта,

үсә бәрәкәтле сан хакы.
Адәм җаны гелән тетрәп куя

актарылган янар тау ише.
Гыйбрәтледер: туплар гөрелтесен

күмеп китсә орган тавышы.
Шаулы җирнең төрле гүзәл көйдә

өнен тыңламаган мизгел юк.
Хушландыра күкләр кайтавазы,

аң-зиһенгә сала изгелек.
Уклар җитә — барып тияр өчен

күңелләрдә сайрар соң кошка.
Шатлык катыш матәм маршын уйнап,

ясин чыксаң икән сугышка.
Хозурлыктыр: илдә аһәңсазлар

яугирләрдән күбрәк булганда...


Батырша
Хисап тотам, әни, синең алда:

соңгы фидаидай кыланмыйм;

җәрәхәтле йөрәк ямауларын

имләгәндә шөкер кылам мин.
Сызланудан артык ыңгырашсам,

сиздер — миңа җитә ярты ым.
Яра санау оят, яшен үзе

теккән чакта күкнең ертыгын.
Вәгъдә бирәм, әни, Коръән тотып:

ирлек намусыма кер кунмас;
бәгырь итен уйган тишек аша

халкым мескен булып күренмәс!..


Зиратның арткы капкасы
Әллә нинди авыр дулкын тышау сала,

бу капкадан салмак атлап кер генә.
Адәм заты ахыр чиктә күпме серне

фанилыктан алып китә гүренә.
Монда яңгыр ил-көн яше булып ява,

юып тора каеннарның акшарын.
Күктән тынлык иңәр чакта мөмкин

түгел ишетмәскә каберләрнең аһ-зарын.
Орынганда канлы үлән яфрагына

сыным ката, зынҗырлана кулым да...
Яхшылары яман белән аралашкан —

төрле серләр иңри җирнең куйнында.
Беришеннән якты балкыш бөркеләдер,

кайсысыннан саркып ята үч-кинә.
Хакыйкатьнең хәтта үзе ыңгыраша, т

аш бастырып куйган кебек өстенә.
Миңа нидер хәбәр иткән килбәт белән

хозурымда ике песнәк чыркылдый.
Монда вакыт, туфрак сибеп, табу салган —

әрвахларның ләхетеннән сер чыкмый.
Яшрен хәлләр, берчак калкып, телгә килсә,

ап-ак чәч тә үрә торыр, баш китәр...
Күпме кабер, күккә карап, аһ-ваһ килә,

Хөкем көне барсын-барсын фаш итәр.

Мәктәп белән уйнау
Хисап тота дәүләт чынын әйтеп,

кайчак сөйли шактый күпертеп.
Мактанмаслык түгел: мәктәпләрне

сала кебек үзе күп итеп.
Нинди мәгънә яңа йортның эче

ерак торса төзек булудан.
Әллә ничә төрле уйлар килә

ислах турындагы бу уйдан.
Мондый тәгълим ак-пакь бала затын

бер зур итсә, ун кат хур итә: башта аны — «

баба Яга» белән, соңра... ЕГЭI белән куркыта.
Ана сөте аша иңгән хаклык

әлмисактан бирле уң ласа...

Төрмәләрне күпләп кормагаек,

илең мәктәп белән уйнаса.
I ЕГЭ — единый государственный экзамен.


Дулкынлану белән көрәшмим
Әгәр җанга насыйп сынау борчу салса,

дулкынлану белән һич тә көрәшмим, —

шашкын йөрәк яңа ыргым алыр мәлдә

эчтән янам, әмма тыштан көләч мин.
Башны имим, билне бөкмим, тез дә чүкмим —

сезнең алда кылыч кыймас сын тора.
Гомер буе хикмәт җыяр салкын акыл

кайнар канга сабырлыгын сеңдерә.
Хәлне сыкса мәгърур рухны туры тоту,

яраларга туфрак сипкәч көч кергән.
Яңа сынау борчыр чакта тыныч калам —

безнең токым инде күпне кичергән.

Тәҗрибә
На этом собаку съел...
Урыс халык әйтеме

Утырасың төсле тәхетеңдә,

өстә зиннәтләнгән таҗ яна.

Синең белән һәркем киңәш тота,

гамәлендә сиңа таяна.
Сынау үткән сабак аша гына

гаҗиз җанга тансык түл иңә...

Килештермим шуны: кылтаюың

чыга кайчак татлы телеңә.
Хафалыйдыр мондый һавалану —

хәтта сөйләмеңнән ку аны!
Нигә кирәк безгә кыеп алу

бер атуда ике куянны?
Ерак китә алыр микән бәндә

гел-гел... кисеп елан аягын?!
Һәрбер инсан күрер өчен туа

тәҗрибәнең бары ак ягын.
Масаюлар нигә? Дан-дәрәҗәң

тоеламы әллә аз булып?
Кыямәткә син дә барачаксың,

гамәл дәфтәренә язылып.
Эреләнеп киткән шәкертләрең

гафу сорасыннар эттән дә.

Мондый вәкарь йөктәй изеп

торыр сират күпереннән үткәндә...
Утырасың төсле тәхетеңдә,

үзең горур, үзең ягымлы.

Күрәсебез килми күрәчәктә

күләгәле кара ягыңны.

Бакыйлык
Зирәклек яшендә күңелгә

очраклы уелган тапларны

эчеңдә бөялгән яшь алмас.

Гомренең уртасын үткәндә т

әкрарлап сөйләнде аксакал:

«Яшәлгән кадәрле яшәлмәс...»
Һичнинди гөнаһ та кылмаган

бер көнлек күбәләк күзендә

рух өрер чаткыдай чык яна...

Болында хушланган затларга

искәртте пәйгамбәр чәчәге:

«Җаныңның гомерен чикләмә!..»

Ялгану
Әнкәй үлгән көннең истәлеге
Япь-яшь башым ташка орыр мәлдә

әллә ничә төрле уй кордым;
аннан кулны селтәп, озак кына...

кендегемә карап утырдым.
Күзне йомсам, бөтен аңны биләп,

әнкәй тулгак тоткан төн бага.
Ике бәгырь җебен пычак өзгәч,

ни соң бәйли мине дөньяга?
Утырасың төсле тәхетеңдә,

өстә зиннәтләнгән таҗ яна.

Синең белән һәркем киңәш тота,

гамәлендә сиңа таяна.
Сынау үткән сабак аша гына

гаҗиз җанга тансык түл иңә...

Килештермим шуны: кылтаюың

чыга кайчак татлы телеңә.
Хафалыйдыр мондый һавалану —

хәтта сөйләмеңнән ку аны!
Нигә кирәк безгә кыеп алу

бер атуда ике куянны?
Ерак китә алыр микән бәндә

гел-гел... кисеп елан аягын?!
Һәрбер инсан күрер өчен туа

тәҗрибәнең бары ак ягын.
Масаюлар нигә? Дан-дәрәҗәң

тоеламы әллә аз булып?
Кыямәткә син дә барачаксың,

гамәл дәфтәренә язылып.
Эреләнеп киткән шәкертләрең

гафу сорасыннар эттән дә.

Мондый вәкарь йөктәй изеп

торыр сират күпереннән үткәндә...
Утырасың төсле тәхетеңдә,

үзең горур, үзең ягымлы.

Күрәсебез килми күрәчәктә

күләгәле кара ягыңны.
Күкләр тыны сеңгән кендек бавы

вәйран булып ята кайларда?..
Тәкъдир сузган тәүге ярдәм кулы

бик салкын да иде, кайнар да.
Ялгышмыйча кая ялганырга —

ташып тора юкса көч тәндә.

Җуя төсле инсан кирәк җайны

җиһан карынына күчкәндә.
Файда бирмәс, еллар аша сорап,

кендек әбиемә дәшү дә.
Тамчы каным тамган ап-ак биләү

агып киткән инде ташуда.
Бергә-бермен гел-гел тибәрергә

әзер торган тормыш алдында.

Оча вакыт! Тоту кыен хәтта

чабып барган атның ялын да.
Тармакланган яшен тамырына

үрелә-үрелә япан кыр кичтем...

Кичерсәңче, әнкәй, көферләнеп,

ахры, акланырга керештем.
Мин болай да насыйп җаным белән

инде мәңгелеккә береккән.
Авыр чакта, Аллам, гаҗиз башка

уйлап алыр форсат бир икән —

йөз сорауга җавап бер икән.