Логотип Казан Утлары
Шигърият

«УЯН, МИЛЛӘТ!» ДИЕП КӨЙЛИ ТАТАР

Тукай ятимнәре
Тукай һәйкәле янында сукбайлар йоклап ята.

Ә ул, әйтерсең, аларны шигырь укып юата.
Шигырь укый хәзер Тукай Мәскәүнең иң түрендә,

«Тотса мәскәүләр якаң», — дип, як-якка төкеренә...
«Тотса мәскәүләр якаң», — дип ачындың татар улы.

Якага түгел, телләргә үрелде Мәскәү кулы.
Үрмәләде үпкәләргә якадан урыс кышы,

Ничә гасыр ютәллибез кайтаралмый бурычны.
Авызлар тулы кара кан, кыйган юк төкерергә,

Арабызда үрчи бара телсезләр, бөкреләр...
Ничә буын үсте инде кисек тел — иман белән.

Кителде күңел кыллары, изелдек «Иван» белән...
«Ваня» исемен күтәрде күпме татар малае,

Кысалар кысылган саен, акыл барды тараеп...

Татарлыктан бу тарлыкка төштек әле без нигә?

Телләребез «тырмаланды», дәшмәс булды әниләр...
Дәшкәннәре саулык өчен сагаеп сакауланды,

«Тырмалы» Мәскәү сөя шул шамакай, сакауларны...

Дәшмәүчеләр эчтән көеп, саргая барды һаман,

Кипкән яфрак тәкъдирләре көзләрен була яман...
Син дә корыдың яфрактай, язларда корыдың шул,

Урыс кышыннан үпкәңне үптереп туңдырдың шул...

Мәскәү уртасында бүген шигырь укый синең сын,

Сәрхуш сукбайлар төш күрә, тоеп шигырь җылысын.
Син үзең дә сукбай булып йөргәнсең өйдән өйгә,

Инде Мәскәү ятимнәре аяк очыңа килә...

Җан авазы
Милләтемнең авазлары кайтты,

Тавышлары кайтты Ватанга.

«Гафил булма!» — дип җыр суза алар,

Дәгъва белдерәләр заманга.
«Уян, милләт!» — диеп көйли татар

Алман зинданнары эчендә.
«Фашист» дигән исем алган халык

Җыр җырлаткан безнең өчен дә.
Радиолар гөрләп эшләп торган,

Мәҗмугалар анам телендә:
Халкым үзен милләт итеп тойган,

Васыять язган дошман җирендә.
Үз Ватаным зиндан булган чорда

Зинданнарда хөрлек көн күргән.

Фашизмның асыл йөзен ачып,

Җыр агыла йөрәк түреннән.
Җыр яңгырый: «Гафил булма!» —

диеп Һәм киная ташлап заманга.

Милләтемнең җан авазы кайтты,

Чорлар кичеп безнең Ватанга!

Кайтмадылар
Гаяз Исхакыйны күздә тотып

Төрекләрнең атасы бар. Безнең

Кайталмады шул ул халкыма.

Ата сатучылар аз булмады

Ватан таккан мәсләк хакына.
Мәсләкләре өчен аталарны

Диварларга терәп аттылар,

Гулагларга ябып череттеләр,

«Дошман» исемнәре тактылар...
«Ата» берәү иде һәм ул ата

Кызганмады һичбер баласын,

Милләт аталары себер китте,

Җәсәд итте сөрген даласын.
Үксез милләт балалары ул чор

Күп кимерде кыен күсәген.

Ятимләнгән саен милләтемнең

Түбәнәя торды түшәме...

Баш хакына милләт аталары

Котылдылар качып чит җиргә.

Өмет белән гомер сөрде алар,

«Бер кайтырбыз» диеп «хөр илгә».
«Хөр Ватанга кайтам!» — диеп алар

Җан аттылар, акыл куйдылар.

Максатларның хакы кыйммәт булды,

Туганнарын, нәселен җуйдылар.
Кайтмадылар... Кендек каны тамган

Туфрак җәсәдләрен күммәде.
Милләт кенә түгел, ятим калды

Милләт атасының теләге.
...Ата сүзе кайтты чорлар аша,

Бер әманәт булып Ватанга:

Милләт рухы өчен аталарны

Кайтарырга вакыт татарга!
***

Истанбулның үзәгендә йөрим,

Төркиянең гүзәл каласында.

Һәр тарафтан агыла гына азан,

Мәчет күрәм, кайда карасам да.
Ә Казанда карлар яуган, диләр,

Монда яңгыр күзгә бәрә генә...

«Ватаныңа кайттың, хуш килдең!» — дип,

Төрек халкы үтә үзәгемә.