Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКАЛЫ ИҖАТ

Узган гасырда ул миңа: «Остазым!» — дип эндәшә торган иде. Соңгы елларда бик ишеткәнем юк. Күреп-сизеп торам, үзе дә үсеп, остаз яшенә җитте, быел 65ен тутыра икән. Яше белән генә түгел, иҗаты белән дә җитлеккән прозаиклар сафына басты.
Камил Кәримовның «Ком сәгате», «Сакау күке», «Уен», «Игезәкләр йолдызлыгы» һәм 4 мең әбүнәчебезгә яңа гына барып ирешкән «Тургайлы болытлар» романын каршыма тезеп салдым да сызгыра белмәгән килеш, сызгырып куйдым — соңгы унбиш ел эчендә генә язылган әле болар. Соңгы егерме биш ел буе, тоташтан редакцияләрдә эшләгәнен дә исәпкә алсак, ирексездән сорау туа: «Кай арада язып өлгерә ул?» Гомеренә бер тапкыр гына булса да иҗат йортларына да бармаган килеш?!.
Социализмнан ерагайган саен, матур әдәбиятыбызның кайбер темалары, традицияләре, йолалары, хәтта кайбер шәхесләренең югалганын да сизәбез. Октябрь инкыйлабы, гражданнар сугышы, колхозлашу еллары, Бөек Ватан сугышы, Илне торгызу — ГЭСлар кору, Чирәм җирләр күтәрү, БАМ һәм КамАЗ кебек гигант төзелешләр... болар барысы да үткән гасыр әдәбиятында калды, дөресрәге шул вакыйгаларның шаһит-язучылары белән арабыздан китте. Шуңа күрәдерме, матур әдәбиятның «Матур» дигән укасы да коела башлаган кебек тоела иде инде миңа.
Яшерен-батырын түгел, үземнең иҗади активлыгым белән мавыгып, һәр яңа туган әсәрне күрмичә калуым да бик мөмкин. Бигрәк тә көн саен диярлек аралашып, күрешеп торган каләмдәшләремнең иҗатына игътибарым җитенкерәмәвен нык сизәм.
Г.Тукай исемендәге Олы бүләккә тәкъдим ителгән әсәрләр арасында Камил Кәримовның романнарын күргәч сагаеп калдым һәм аларны яңабаштан укып чыгарга мәҗбүр булдым.
Камилне мин беренче тапкыр 1975 елны, «Идел» Халыкара яшьләр лагеренда күргән идем. Бу «рабочий класс» ничек эләктеме безнең арага?..
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ДӘҮЛӘТ ПРЕМИЯСЕНӘ КАНДИДАТЛАР
123
Иҗат яшьләре өчен үткәрелгән семинарда аның «Тәнәфес» дигән хикәясен тикшергәннәр иде. И.Юзеев, А.Гыйләҗев, Ф.Шәфигуллин, Зөлфәт һәм мин, ул хикәя хакында җитди сөйләшү үткәргәнебезне хәтерлим. Күп тә үтми, ул хикәя «Казан утлары» журналында конкурста катнашып премия дә алды. Хикәянең нигезендә гап-гади вакыйга: зур авылда механизаторлар әзерләү өчен курслар ачыла. Төрле яшьтәге ат җигүчеләр, терлекчеләр һәм колхоз эшенә йөрүче агайлар бер төркемгә кереп, укырга җыела... Кыска гына хикәя гаилә низаглары, кеше күңелендәге ачышлар, хыяллар һәм җор телле диалоглар белән шыгрым тулган иде.
Тора-бара Камил Фаил Шәфигуллиннар белән ярышып «Ялкын» журналында премияләр ала башлады. Бер-бер артлы хикәяләр һәм повестьлар җыентыгы чыгара торды. Шәп хикәяче буларак, язучыларның һәр съездында, иҗади ел йомгакларында аның исеме мактап телгә алынганны да хәтерлим.
Ләкин илле яшьтән узгач, бер-бер артлы биш роман язар әле бу хикәяче егет, дип кем уйлаган?! Хәер, үземнән беләм, егерме алты яшендә көндезге бүлеккә укырга кергән егет өчен илле — иҗади гомернең яшьлеге генә лә ул!..
Ком сәгате... Камил Кәримовның сигез ел буе үзе кичкән тормыш тәҗрибәсе: михнәте-рәхәте, кавышу-аерылышулары, югалту-табышулары.
«Гомер юлының икенче яртысына җиткәч, кешенең фәлсәфәсе үзгәрә», дип гади генә яздан башланып киткән роман фаҗигале яз белән тәмамлана.
Бераз акча эшләп, гаилә кору һәм өй салу хыялы белән янган 18 яшьлек Фазыл су бораулаучылар арасына килеп эләгә. Аның карлы-буранлы, зәмһәрир-челләле, кыен, әмма романтикалы яшьлеге вагонда, кыр шартларында үтә. Һәм көннәрдән бер көнне эш урынындагы һәлакәт аны физик яктан сындырып ташлый. Фазылга өр-яңадан аякка басарга, яшәргә, базар шартларында чыныгып эшкә өйрәнергә туры килә. Бу урында «чыныгып» дип Н.А.Островскийга ияреп («Корыч ничек чыныкты») махсус яздым, чөнки Фазылның нәсел кушаматы Корыч икән.
«Ком сәгате»ндә ике пространстволы вакыт үлчәме: элек һәм хәзер. Бер җәмгыятьтән икенче җәмгыятькә күчкәндә, иң зур афәт, иң аяныч югалтулар гади эшче башына төште. Бу яктан караганда, язучының гражданлык позициясе аерымачык, ул — гадел хезмәт кешесе ягында. Онытылып барган эшчеләр язмышын, хезмәт темасын, мөмкин кадәр күпертеп, идеальләштереп, романтик рух өстәп, сурәтләү чараларын кызганмыйча бизәп, табигый күренешләргә төреп, афоризмнар белән көчәйтеп тасвирлый. Әлеге шигарьлек аның алга таба да иҗатында тел вә стиль булып сакланып кала. Ул яңа романнарында да фикер тыгызлыгын югалтмый, киресенчә, көчәйтә генә. Әлеге җөмләләр комнан юылган алтын бөртекләре кебек, ялтырап килеп чыга.
Музыкаль спектакль карагач, бер жыр синең колагыңда калып, шул яңа көйне шыңшып кайтып китсәң, син бу кичеңне заяга уздырмагансың булыр. Яңа әсәр укыгач, күңелеңдә оригиналь бер җөмлә, зиһенеңдә үзгә бер фикер пәйда булса, әсәр буш түгел, ул сине рухи баеткан дигән сүз.
Язучыбыз Камил Кәримовның яңа әсәре саен хәтердә, күңелдә әнә шул сөенеч тамгасы кала. Әнә шундый канатлы тәгъбирләр, тора-бара халыкныкы булып китәрдәй астарлы сүзләр, ике мәгънәгә ия гыйбарәләр Камил иҗатында тулып ята.
Алар Камилнең яңа чыккан «Игезәкләр йодызлыгы» (Казан утлары, 2010, № 9, 10) исемле роман-фарсында сәхифә саен кычкырып тора. Бу җөмләләр мөстәкыйль яши башлый, алар халыкныкы булып китә. Камил Кәримовның китапларындагы мәкальләшкән сүзләрне аерым китапка туплап, «Камил Кәрим мәкальләре» итеп чыгарырга кирәктер.
Көз — ул табигатьнең бик сәяси чоры.
Ярлылар баш күтәрсә, байлар алтын күмә башлый.
Иван Иванычның сейфыннан кояш чыкты.
Халыкка ялган җиткереп булмый: «Давай да давай! Тагын сөйлә дә тагын сөйлә!»
— дип торалар.
Саңгырау кеше бәхетле бу дөньяда, чүп-чарны ишетми, йөрәген бозмый. Чукракның гомере озын.
Урман җңмеше белән туенып яшәгән халык ерткыч була алмый.
Көзнең көзәннәре азыныр чак.
Югалган көмеш алтыннан кадерлерәк.
124
Малай кеше Ир булып үскәнче, җүнле сыер кырык бозау үстерә.
Язмыш мәхәббәт артыннан йөри.
Рәхәт булган җирдә хәтәр бар.
Власть — властьны саклау өчен куела. Гади халык язмышы турында кайгырту
— ул сайлаулар вакытында яңара торган уен гына.
Житәкчеләр сүзгә күчте — эшләре уң түгелдер.
Лжедемократларга дөреслекне көлгә очырыр өчен котельный морҗасы кирәк.
Язуын язгансың да, акылдан язган димәсеннәр.
Яратмаган кешең белән яшәү — ялгызлыкның бер төре.
Тиздән бик хәтәр йогышлы чир — акча вирусы таралачак ди. Күп итеп акча җыйган саран байлар котыру авыруыннан кырылып бетәчәк.
Зур хуҗа килсә, кечерәк хуҗалар Хуҗа Насретдинга әверелә.
Күп сүз ул арзан бүләкне зурлап тапшырганда гына әйбәт.
Камил Кәримовның әсәрләре әнә шулай буеннан-буена сурәтле тел, астарлы тел, кинаяле тел белән язылган, кактырып-суктырып әйтүләр әсәрне җиңел укылышлы итә.
Соңгы ун еллыкларда әдәбиятка килергә тырышучыларның теле корама, җөмлә әйләнешләре урысча; язучының урысча уйлап, татарча язарга маташуы гадәти бер күренешкә әверелде инде. Шул нисбәттә Камил Кәримовның теле — саф, сурәтле тел, халыкчан тел, күпләргә үрнәк тел. Авторның очлы күзе, очлы колагы күпне күрә, күпне ишетә. Ул — күзәтүчән кеше һәм өлгергән әдип, чөнки, Камил остател буларак та, психологик сурәтләүләр иясе буларак та иҗатын баетты. Аның күптән түгел генә китап булып чыккан «Уен» әсәре дә нәкъ Камилчә, остател, астарлы, кинаяле әсәр буларак иҗат ителгән. Җыр куәсенә ия Сөмбелә исемле артистканың катлаулы, четерекле язмышы, хәтәр егетләрнең аңа мөнәсәбәте романны укылышлы итә, укучы әсәрдәге каһарманнарны таный башлый, чөнки андагы образлар тормыштан алынган, артык бай кешеләрнең уртак психологиясе аларны охшаш итә, һәркем уңай яки тискәре образларда үз танышларын күрә башлый. Шуңа күрә дә «Уен» әсәре журнал нөсхәсендә чыккач ук шау-шу кузгатты.
Камил Кәримовның язу аланы киң, ул хикәяләр дә, сатирик повестьлар да, мәкаләләр дә яза, көн кадагына суга торган темаларны калкытырга җөрьәт итә. Башка язучылар сирәк кагыла торган темалар — Камилнең иҗат мәйданы. Әдәбият, сәнгать, журналистикада эшләүчеләр — аның төп каһарманнары. Камил бу мохитне бик яхшы белә, үзе дә артист, үзе дә сәхнә остасы, мәшһүрләр белән озын юллар йөргән кеше. «Уен» белән «Игезәкләр йолдызлыгы» нәкъ үзенең каләмдәшләре, сәхнәдәшләре турында.
Ләкин, шагыйрь әйтмешли, «сүз башым бит шүрәле»... «Ком сәгате» дилогиясе автор кайчандыр үзе бораулаган чишмәләр кеби кәүсәр роман булса, «Игезәкләр йолдызлыгы» — роман-фарс, ә инде «Тургайлы болытлар», роман-элегия буларак, әдәби мирасыбызга яңа сәхифә дип кереп калачак. Моны авторның новаторлыгы дисәк тә ялгышмабыз... Бу әсәр «Яңа татар әдәбияты» хрестоматиясендә һичшиксез үзенә урын табар дип ышанам. Исемнәре энциклопедиябезгә кергән язучыларыбызга аеруча игътибар итәр чак җитте. Бәлки, кайберәүләрнең әсәрләрен дәреслекләрдән алып, бүгенгеләрне күбрәк өстәргә кирәктер.
«Ком сәгате» роман-дилогиясе, «Уен» һәм «Игезәкләр йолдызлыгы» романнары Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә чын-чынлап лаек. Әгәр кем дә булса Камил Кәримовка тиешле ошбу бүләкне тартып алырга җөрьәт итә икән, йә әйтегез, иҗатыгыз белән кайсыгыз камилрәк?!.