Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Зариф Бәшири

Истәлекләрдән
...Жин беренче тапкыр Галимҗан Ибраһимов фатирына бардым. Өстәле өстендә бармак төртерлек тә ачык-буш җир күренми, ике башына китаплар, кулъязмалар өелгән. Урталыкта эреле-ваклы төрле кәгазьләр чәчелеп ята. Нинди кәгазь туры килсә, шуңа язылган кулъязмаларны күргәч, минем исемә бер хәл килеп төште: Оренбургта чагымда «Шура» журналында бастыру өчен Риза Казыйга бер нәрсә биргән идем. Ул, кулына алгач та, көлеп куйды:
— Үзең, Америка язучылары шикелле, нинди кәгазь туры килсә, шуңа язгансың икән, — диде.
Мин Риза Казыйның әлеге сүзләрен искә төшереп:
— Чынлап та, әллә син дә шуларга иярәсеңме? — дидем.
— Мин Америка язучыларының нинди кәгазь туры килсә, шуңа язулары турында бернәрсә дә белмим, — диде Галимҗан Ибраһимов. — Әмма мин шуны әйтергә телим: төрле язучыда төрле гадәт бар. Мәсәлән, Көнчыгыш сарай шагыйрьләреннән берсендә шундый гадәт булган диләр: ул, бераз язган саен, иягендәге сакал бөртеген йолкып ала икән. Хан моның белән кызыксына да аңа боерык бирә. «Менә шул турыда бер шигырь яз, ләкин сакалыңа кагылма!» — ди. Шагыйрь утыра да утыра, ләкин барып чыкмый, башы эшләми. Бармакларын сакалга таба суза башлады исә, хан боерыгы җибәрми. Иң азагында шагыйрь хан катына килә: «Юк, ханым-солтаным, башымны киссәң дә булмый, мин сакал бөртеген йолкымыйча бер юл да яза алмыйм», — ди.

Туфан МИҢНУЛЛИН
Булган хәл

Жтеш районының бер авылында бер мулла абзый болай дип зарланган:
— Ульяновскида ясин чыккан өчен 100 сум түлиләр икән. Без монда 10 тәңкәгә эшереләбез, анасын саткыры!
 

Кеше шундый ул
— Бүләк ул, Туфан Абдулович, шундый нәрсә — аны бүлешкәндә, ничаклы тырышсаң да, низаг чыга. Әллә нинди, бер дә кирәкмәгән бүләк булса да. Мәсәлән, тимерче Садыйк абзый тимердән ясап ун кешегә медаль бирсен, унберенчегә бирми калдырсын, барыбер тавыш чыгачак.
 

Им-том
— Безнең авылда бер әбигә: «Әби, «Им-Том» дигән гәҗиткә языласыңмы?» — дигәч: «Язылам, бәбкәм, им-том булгач, безгә яраклы гәҗиттер», — дигән. Сүз «Интим» газетасы турында барганын авыл почтальоны да, әби дә аңламаган. Газета килә башлагач кына, мәсьәлә ачыкланган.

Ачыш булмады
Мәскәүдә, Югары әдәби курсларда укыганда, рус язучысы Алексеев бер яшь язучының табышы турында шаккатып сөйләде:
— Надо же, — диде ул, — у него человеческий голос имеет окраску. Он пишет: «Синим голосом закричал». Это же здорово, замечательно!
Зөлфәт белән безнең исебез дә китмәде.
— У нас даже старушки так говорят, — дидек. — Только у нас говорят еще лучше — «иссиня-зелёным» голосом. «Күкле-яшелле тавыш белән кычкырды» дип бот буе малайлар да әйтә, — дидек.
Алексеевның кәефе китте, чөнки бөек ачышы әрәм булды.
 

Лаеклы бүләк
— Кайбер эшлексез кешенең эш турында сөйләгәнен тыңлап торгач, теленә Ленин ордены кадап куясы килә.

Разил ВӘЛИЕВ
«Рәхмәт инде...»

•композитор Заһид Хәбибуллинны мәктәп укучылары белән очрашуга чакырып, Композиторлар берлегенә хат килеп төшә. Очрашуга барыр алдыннан берлекнең партия оешмасы җитәкчесе Заһид агайга үгет-нәсихәт бирә.
— Заһид ага, үзең бик шәп композитор булсаң да, синең гел кирегә сөреп, тормышны каралтып, яманлап сөйли торган гадәтең бар. Күрәсең бит, тормышыбыз көннән-көн яхшыра бара, моның өчен хөкүмәтебезгә, партиягә рәхмәтле булырга кирәк, — ди ул.
Мәктәпнең шыгрым тулы залында укучылар мәшһүр композиторны, аягүрә басып, алкышлап каршы алалар.
— Мин бик тә борынгы кеше бит, балалар. 1910 елда туганмын, — дип сөйләп китә ул. — Минем баштан бик күп фаҗигале хәлләр узды. Унҗиденче елгы революциядән соң дөньялар буталып бетте бит. Бар булган мөлкәтебез юкка чыкты, кешеләр меңәрләп кырылды. Тугыз яшемнән мин шыр ятим калдым — рәхмәт инде Совет властена!
— Аннары илдә гражданнар сугышы башланды. Халык капма-каршы фронтка бүленеп, сугышырга, кан коярга тотынды. Кешеләр ачлыктан кырылды — рәхмәт инде Совет властена!
— Аннары Сталин дәвере, колхозлашу еллары башланды. Хәлле, булдыклы кешеләрнең бар байлыгын талап, йорт-җирләрен яндырып, җыен ярлы-ябагай авылларда мәхшәр куптарды. Шул әтрәк-әләм, ялкау-хөрәсән, тинтәк-наданнар түрә булып алдылар — рәхмәт инде Совет властена.
— Күп тә узмады, Бөек Ватан сугышы башланды. Мәскәү язучылары Казанга, Чистайга яшәргә килделәр ул вакытта. Ә татарның бөтен зыялы затларын: язучыларын, композиторларын, рәссамнарын, галимнәрен фронтка озаттылар. Аларның күбесе сугыш кырларында мәңгегә ятып калды — рәхмәт инде Совет властена.
— Ә сугыштан соң — тагын ачлык, ялангачлык. Алабутасын да, кычытканын да, черек бәрәңгесен дә ашарга туры килде. Безнең буын менә шундый гыйбрәтле язмыш кичерде — рәхмәт инде Совет властена! — дип Заһид ага сүзен тәмамлый.

Мәхмүт ХӨСӘЕН
Сонет аккордлары

***
Юк, көрәшеп булмый гимнсыз,
Яши алмый дөнья Ленинсыз!
***
Кан короле булсын чын дуслык,
Таң пароле булсын тынычлык!
***
Ибраһимов, Тукай — россиян,

Акыллары белән — океан!
***
Карьерага хирыс түрәләр

Үргә менеп тирес түгәләр.
***
Тигәнәктәй әрсез сырышып,
Әй имәсең илне, сорыкорт!
***
Феодаллар күптән бетсә дә,

Рухы яши кайбер бетчәдә.
***
Әй кешелек, бүген күр менә:
Татар театры үр менә!

ҮЗЕ
Сүз куәте

„Азучыларның идарә утырышында Марсель Галиевне Тукай премиясенә кандидатлар исемлегенә кертәләр. Аның дус дип йөргән каләмдәшләре яклап сүз әйтергә озаклап җыенган арада драматург Данил Салихов, дәррәү урыныннан кубып, сүз ала. Бәрхет-баритон тавыш белән, актанышларча кайнар хисләнеп, сөйләп китә бу... Ул — Марсель Галинең шигырьләренә язылган җырларның мәңгелеге, ул — аның тел-сурәтләвендәге могҗизаи образлар дисеңме!
— Укымаган килеш шулай сөйли, укыса ничек сөйләмәс иде! — дип пышылдый Ркаил Зәйдулла күршесенә.
Теле телгә йокмый Данил Салиховның, артист буларак, Станиславский алымы буенча, һәммә кешегә бармагын төбәп, аерым мөрәҗәгать иткән кебек сөйли, чукынчык. Аның сүз куәсенә бирелеп, Марсель Галиев тә үзенең бөеклегенә отыры ышанганнан ышана бара, хәтта дулкынланудан күзенә яшь килә. Аның ышануы бер хәл (кайсы язучы эчтән генә үзен бөек дип санамый инде), бүтәннәрнең дә бит аның иҗатына сокланудан күз төпләре дымланып чыкты әнә.
Ниһаять, идарә әгъзаларын сәхнәви карашы белән тагын бер кистереп алганнан соң, Данил Салихов нотыгын тәмамлый. Бер мәлгә хәлиткеч тынлык урнаша.
Шул мәлдә Равил Фәйзуллин маңгай аланына шытып чыккан суык тир бөртекләрен кулъяулыгына җыеп ала да, тамак кыргандай шикелле ютәлләгән сыман алагаем көрсенеп:
— Җәмәгать, моңа бит Тукай премиясе генә аз... Тәкъдим итү уңайсыз хәтта, — ди. — Әллә соң турыдан-туры Нобель премиясенә юллыйкмы үзен?!
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.