ТЫН СУЛАРГА КАРАП
СОНЕТ-ТАКЫЯ
Таҗ-сонет
Тын суларга карап көрсендем,
Кипкән камыш кисәк сискәнде.
Җил кабызды тузгак сүсәнне.
Кабынды да янә ул сүнде...
Төн кочакка алды, мин сеңдем,
Йолдызлармы ерак, ул шәмме?..
Карт өянке моны искәрде.
Кайнардан да кайнар җирсенү...
Мин тынлыкка сыенам тагын да,
Җаным эзли, юк син янымда.
Яктылыкка үрелә күзләрем.
Ак каурыйлар елга ярында,
Ни сер килә офык шавында? —
Ишеталмый калдым сүзләрен...
I
Тын суларга карап көрсендем.
Каршы ярга йөзә ак мамык.
Бер күренеп, тагын югалып,
Китсенме ул, кире килсенме?..
Суда сурәт йөзә — бу синме!
Киләм дигән иде — юк та юк...
Ә килсә ул? Булырмы танып?
Сулар елый үксеп, мин сиздем...
Май гөлләрен алып кулыма,
Чыгар идем тагын юлыңа,
Еллар аша кире йөгереп.
Кушылырсың сыман җырыма.
Сыенды да суның ярына, Ап-ак мамык алды тибрәнеп...
II
Кипкән камыш кисәк сискәнде.
Кояш нуры сызыла тын суда.
Бар гомерем — көмеш тамчыда,
Битем буйлап йөгереп үткән дә...
Җилнең битен камыш үпкәндә,
Хисләремне ала камчылап.
Нигә алар шундый ярсулар?..
Көзнең җаны ялкын икән лә...
Күтәрелә ялкын биеккә,
Кайнар да ул, салкын кебек тә —
Галәм өчен мизгел, шул бары...
Күңелләрем әле гел биктә,
Ачылмасмы көзне күреп тә? —
Уйландыра менә шулары...
III
Җил кабызды тузгак сүсәнне.
Адарынып гомер кичкәнне,
Ике офык — чиккән чикләрне,
Сизмичә дә калдым үткәнне.
Мин теләмим инде бүтәнне,
Хыял, омтылышлар — кичәге,
Яктырырга! Шулмы исәбем? —
Шаулап үткән һәрбер уй ямьле.
Нечкәдән дә нечкә бу көннәр,
Төн сулышы аңа бөркелгән,
Төш күрәсе килә уяуда.
Киләчәкне күпләр күрсеннәр,
Бүгенгедән, әйдә, көлсеннәр.
Буялыр ул кайсы буяуга?..
IV
Кабынды да янә ул сүнде...
Көлдә тәгәрәттек бәрәңге,
Кызарынып янды өрәңге,
Балачакта моны кем күрде?..
Изү ачык иде — җил өрде.
Шукланды да язмыш, бөтерде,
Дулкыннарны куып китерде.
Әрем тәме — җанга ул өлге.
Гомер буйлап үткән чагында,
Тәрәзәгә чирткән чаганга,
Күз төшереп ал син, онытма.
Җыелсалар бергә табынга,
Юксынсалар сине тагын да,
Син бар әле, бар син бу йортта...
V
Төн кочакка алды, мин сеңдем.
Ялгыз таган җилдә чайкала.
Тын сулар да ага — яр кала.
Калалмадык ярда, дисеңме?..
Пышылдыймын синең исемне,
Йолдыз сүнсә, күктә ай кала.
Йөрәк түрендә үк сакланган
Син — сурәте якты хисемнең.
Хәтерлиме безне ул таган?..
Чытырманнан чыкты яшь болан.
Нигә ялгыз — әллә адашкан?..
Ерак ярда тагын мин калам,
Җаным әрни, тирән ул ярам.
Көз моңлана алтын сагыштан.
VI
Йолдызлармы ерак, ул — шәмме?
Офык эри җилләр чатында.
Еллар кичеп, менә кайттым да...
Бер тавыш юк өйнең эчендә.
Иртәсе дә шулай, киче дә.
Киләчәкне алда көткәндә,
Кайтып кердем тагын үткәнгә,
Сыенып торам салкын миченә.
Койма буйлап үскән кычыткан,
Каршыларга бары ул чыккан.
Тәгәрәдем ишегалдына.
Алмагачны әнә җил еккан,
Чишмә эзен күптән югалткан, К
ошлары да сәлам алмыйлар...
VII
Карт өянке моны искәрде. —
Без дәверне кудык, йөгердек,
И сөендек! — Дидек, өлгердек!
Язмыш күперләрен сүткәнбез.
Җилләр каршы, һәрчак тискәре.
Күпме юллар үттем — бер белмим,
Дөрләп яналмадым, сер бирмим —
Ниләр җыйдым, барлыйм биштәрне.
Кош тоткандай йөри дус-ишләр,
Шәһәрләрдә җырлы, дип кичләр:
«Озак торды атым, чапмады...»
Бер карасаң — тулы бу биштәр,
Бер карасаң — тишек һәр төштән —
Мунча төтенен дә тапмадым...
VIII
Кайнардан да кайнар җирсенү.
Болыннарда йөрим төшемдә,
Һәр чәчкәсе аның исемдә.
Кочак җәя миңа Җир-сылу!
Туган якта изге җилкенү.
Кошлары да читтә көйсезләр,
Йортлылар да анда өйсезләр.
Кирәк булган, ахры, бер күрү.
Эзли кеше бәхет дагасын.
Җуя барып әнкәм догасын,
Сурлы көнгә кайтып барыш ла!..
Балачагым — күзем карасы,
Ахыргача бергә барасы,
Серкә очырыр юлда арышлар.
IX
Мин тынлыкка сыенам тагын да.
Һәрбер мизгел бүлеп куелган.
Каршылыклар кичтем юлымда.
Җанга минем саксыз кагылма!
Күрү тиеш кара, агын да.
Язмыш эзе тирән уелган,
Чыктык күптән арзан уеннан,
Гөлләр үсә шигырь багымда.
Хак диделәр, нахак булды ул.
Салкын булып җанга тулды ул,
Яшәү дигәннәре катмарлы.
Сөю булып бәхет кунды ул,
Игелектә безнең унды юл.
Чапсын, чапсын, тыймыйк атларны!
X
Җаным эзли, юк син янымда.
Мәктәп елларымның кояшы,
Таң чыклары түгел — күз яше! —
Тик саф хистән сөю кабына.
Истә йөртәм барысын, барын да!
Алсу алмам, яшьлек сердәшем,
Кайтарырга иде бер дәшеп,
Сагышларын хәтта сагынам.
Ул чакларның тансык моңнары,
Йөрәгемдә берчак тынмады.
Учак яктык — күккә үрләде.
Көтәм, дидең... Никтер соңладым
. Югалткачтын гына аңладым,
Йолдызлардан эзлим эзләрең...
XI
Яктылыкка үрелә күзләрем.
Ялгыз торна кайткан күленә,
Сөенгән дә сыман күренә,
Дулкын какса, ялгыз түзәрме?..
Тавышлары җанны өзәрлек...
Офыкларның ерак түренә
Дулкын-дулкын сагыш түгелә,
Сагыш — диңгез, кораб йөзәрлек.
Мәхәббәткә юллар бик озын,
Югалтулар мизгел, ут-сызым.
Яшеннәре яши йөрәктә.
Ташулары тына һәр язның.
Көзгә кереп барам мин ялгыз,
Сары яфрак оча тирәктән...
XII
Ак каурыйлар елга ярында.
Урман өсләрендә җил шаулый.
Кем югалткан — бары ул аңлый,
Китмәс көзләр миңа сарыла.
Төшә кояш, бишкә ярыла.
Үләннәрдә инде сут калмый.
Тын суларны сүрән ут ялмый,
Ут шәүләсе күктә чагыла.
Мин, күрәсең, тынлык баласы,
Бер җиргә дә килми барасым,
Тын суларда җаным коена.
Их, шушында мәңге каласы!
Урман өсләп җилләр шауласын,
Көзге урман җилгә сыена...
XIII
Ни сер бар ул офык шавында?
Кубарылган болыт һавада.
Яңгырлары үксеп явалар,
Күшеккән, күр, Торна тавы да.
Актарыла алтын агымда,
Тирә-якны болыт камаган.
Көтәр әмәл, чара калмаган,
Дөнья көзнең алтын авында.
Барысына да кирәк түләргә,
Безнең эзне яфрак күмәр лә...
Китмим диеп, кемне алдыйсың?
Сөенергә кирәк, көләргә,
Санасыннар, әйдә, җүләргә,
Тормыш гади — бик соң аңлыйсың...
XIV
Ишеталмый калдым сүзләрен.
Көтәләрдер — шуңа юрадым.
Яшьлек урамнарын урадым,
Тик күрмәдем таныш йөзләрне.
Мин күрмәдем таныш күзләрне,
Тупыллардан кат-кат сорадым,
Ә аларда — яфрак бураны,
Маналмадым мин дә бүзләрне...
Тын суларда йөзә ак мамык.
Ярда булмас, булмас шул калып.
Кызылланып яна чаганнар.
Мин дөньяга карыйм сокланып,
Әйләнешне танып, таң калып —
Җилдә тирбәлешә таганнар...