Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУКАЙ-ТУКАЙ, ДИБЕЗ...

2016 елда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулачак.
Вакыт бик аз калды. Олуг юбилей борын төбендә генә. Яңа опера да, балет та язарга вакыт тар. Язучылар шушы олуг юбилей мөнәсәбәте илә роман-кыйссалар язамы, композиторлар Тукай сүзләренә яңа җырлар, кантаталар, ораторияләр, инструменталь әсәрләр иҗат итәме, шагыйрьләр Тукайга багышланган шигъри әсәрләр язамы, рәссамнар Тукай рухындагы эре полотнолы рәсемнәр ясыймы, кино-телевидение Тукайга аталган нәфис һәм документаль фильмнар төшерәме? Тукайның 125 еллык бәйрәменә «Тукай энциклопедиясе»н чыгарырга дип акча да бүленгән иде юкса, ләкин, ни сәбәпледер, чыкмый калды. Бу юлы — 130 еллык олуг бәйрәмгә — чыгармы икән ул?
Тукай турында түбәндәге әсәрләр басылды:
1. Классик әдибебез Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы (1956) һәм шагыйрьнең сабый чагы турындагы «Кечкенә Апуш» романы. Ул Татарстан китап нәшриятында (ТКН) 1957 һәм 1993 елларда чыкты. «Тукай» А.Садовский тәрҗемәсендә дүрт тапкыр русча да басылды, соңгысы 1977 елда чыкты («Советская Россия» нәшрияты).
2. Батулланың «Апуш — Тукай» кыйссасы «Казан утлары»нда чыкты (2011, №4-6).
3. Рөстәм Вәлиевнең «Заботы света» исемле романы Мәскәүдә 1977 елда басылган. Татарчага тәрҗемә ителмәгән. Олуг юбилей мөнәсәбәте илә ул романны русча да, татарча да аерым-аерым бастырырга иде.
4. Ибраһим Нуруллинның «Тукай» дигән фәнни-әдәби әсәре 1979 елда басылды (ТКН).
Тукаебыз вафатыннан соң 102 ел узган-киткән, Тукай турында нибарысы җиде пьеса язылган.
1. Әхмәт Фәйзи. «Тукай», тарихи драма (ТКН, 1943). Ул 1961 елда Камал театрында куелды.
2. Риза Ишморатның «Моңлы сазым» драмасы шул исемдәге китабына кергән (ТКН, 1983). Куелмаган.
3. Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» драмасы Камал театрында 1986 елда куелды.
4. Батулланың «Сират күпере» Тинчурин театрында 1986 елда куелды.
5. Ибраһим Нуруллинның «Тукай Петербургта» драмасы. Куелмаган.
6. Илдар Юзеевның «Очты дөнья читлегеннән» шигъри трагедиясе (1980). Куелмаган.
7. Әхәт Гаффарның Тукай турындагы «Соңгы сәгать» пьесасы (1986). Куелмаган.
Татар театрлары уннан артык. Алар шушы берәр пьесаны гына куйганда да Тукаебыз рухы рәнҗеп ятмас иде. Шулай итеп, Тукай атналыгы шаулап узар иде. Бу ярышта җиңгәннәрне бүләкләү турында да уйлыйсы бар.
Фәкыйрегез шушы тәкъдим белән Мәдәният министрлыгының әүвәлге җитәкчеләренә (Тукайның 120, 125 еллык бәйрәмнәре алдыннан) хатлар язып керткән иде, кызганыч ки, тәкъдимнәремне игътибарга алучы булмады.