ТУКАЙ ТӨРЕК ТЕЛЕНДӘ ЯЗГАНМЫ?..
«Кояш» журналында «Клячкин шифаханәсе, 14 март, 1913 сәнә, Габдулла Тукаев» имзасы белән басылган «Уянгач беренче эшем» мәкаләсендә болай диелә: «Ярты төш мисалендә үтеп киткән 7 сәнәлек бер мөтдәт эчендә минем тарафтан шактый гына манзумат язылып ташланган. Ул манзумат, вак-вак диваннарга тәдвин ителеп, төрек-татар галәменең һәр ягына таралган. ...Шулай булган. Заман кичкән. Сулар аккан. ...Сабыр кирәк. ...Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле...»
Заманнар үтү белән, һәр язучының сүзен генә түгел, аның турында язылган кәлимәләрне дә тикшереп чыгу зарур. Бу юнәлештә Г.Тукайның башлангыч чор иҗаты турындагы мәгълүматларга аеруча игътибар итәргә кирәклек күренә.
Г.Тукайның Җаек чорында (1895-1907) язылган шигырьләренең теле турында, һәр әсәрне аерып алып та, авторның тулаем иҗаты яктылыгына куеп та, Ф.Әмирхан (1907, 1908), Г.Рәхим (1913), Җ.Вәлиди (1913, 1923), Г.Сәгъди (1923, 1926) мәкаләләреннән башлап, күп галимнәрнең, һәрберсенең үз максаты, үз чоры карашыннан чыгып, төрлечә фикер әйтүе мәгълүм (Ганиева, 2002: 85-109).
Әлеге юнәлештә бер үк фикерләрнең кабатлануы да, яңаларының әйтелүе дә күренә. Фикерләр кабатлана дигәндә, Ф.Әмирханның «Габдулла Тукаев шигырьләре, 3 дәфтәр» җыентыгы басылып чыгу уңае белән язылган мәкаләсендә күтәрелгән мәсьәләләрне истә тотабыз. Бу мәкаләдә автор Г.Тукайның саф сөйләмә телендә язылган шигырьләрен югары күтәреп мактый: «Һәр милләтнең шөгарасы — шул милләтнең теленең сакчысы вә төзәтүчесе, шул халыкның кайгы вә шатлыкларын үзләренә вә башкаларга дөрест сурәттә аңлатучы вә халыкның коры сүзләрдә вә нәсерләрдә изһар ителә алмаган халәте рухияләрен изһар итүчеседер. Шуңа күрә дә шигырь вә шөгарә халык әдәбиятында иң мөхтәрәм урынга куеладыр...»; «...Мәҗмугада «Шүрәле», «Пар ат», «Теләнче», «Кемне сөяргә», «Дөньяда торыйммы? дип киңәшләшкән дустыма», «Туган җиремә» дигән шикелле шигырьләр һәр җәһәтеннән тәкъдир ителергә шаяндыр (лаекдыр, хаклыдыр)».
«Иске төрек телендә» язылган дип уйланыла торган шигырьләрне автор өчен гөнаһ эш дип белдерә: «Бу мәҗмугада Габдулла әфәнденең халис татарча — һәр татар рәхәтләнеп укырлык язылган бик гүзәл шигырьләре вә халис татар мәгыйшәтеннән алынган тасвирлары янында, иске төрек теле белән язылып, гарәпчә, фарсыча, азәрбайҗанча, тагы әллә нәрсәчә телләреннән корылган шигырьләре дә күптер... Габдулла әфәнде кеби табигате шигъриятле кешеләрнең иске вә яңа төрек әдәбияты тәхте тәэсиренә төшеп тә, татар шагыйре урынына — үзләрендән мөтәкәллиф төрекләшкән шагыйрьләр ясаб чыгарулары татар теле вә әдәбияты ноктаи нәзарындан гөнаһдыр. ...Гарәп сүзләреннән татарча төзелеп ясалган бәетләрнең татар шигырь мәҗмугасында торулары — бөтенләй урынсыздыр». Бу төрдәге шигырьләрнең дә «гүзәл чыгуы» искәртелеп үтелә: «Болардан башка төрек әдәбияты тәхте тәэсирендә язылган шигырьләрендә дә Габдулла әфәнде мөстәкыйль вә гүзәл тасвирлар дәреҗ итәдер», — дип, «Хур кызына» һ.б. берничә шигырьдән өзекләр китерелә, кайбер тәрҗемәләренең дә «телләрен истисна белән», ягъни телен искә алмаганда, бәхак (чыннан да) гүзәл чыкканнар, — дип бәяли (Даменла, Әл-ислах, 1907, №9; Әмирхан, 1986: 11-14). Ф.Әмирханның икенче мәкаләсендә дә әлеге язмада чагылыш тапкан фикерләр дәвам иттерелә: «Моннан соң Габдулла әфәндедән халис татар телендә язылган озын-озын поэмалар көтәмез. Татар теленең (дикъкать итеңез — төрек түгел!) аз булса да алга атлавы өчен, мотлак куәи шигърияле затларымызның тәсанныгсыз (табигый) татар булып калулары лаземдер» (Даменла, Әл-ислах, 1908, 2 февраль; Әмирхан, 1986: 22-23). Шулай итеп, Г.Тукайның шигырьләре татар халкының саф сөйләмә телендә һәм иске төрек телендә
109
язылган дип белдерелә. «Иске төрек теле» дигән төшенчә, гарәп, фарсы, азәрбайҗан телләре белән бергә бәйләп әйтелгәнгә, әлеге тәгъбирне гомумтөрки дигән мәгънәдә аңларга да була кебек. Г.Тукай үзе дә җыентыкларының «...Ул мәнзумат вак-вак диваннарга тәдвин ителеп, төрек-татар галәменең һәр ягына таралган...» — дип язганда, «төрек» сүзенең тулаем гаилә исеме булган «төрки» мәгънәсендә кулланылуы аңлашыла.
Берничә ел үткәч, Җ.Вәлиди М.Кашгариның «Диване лөгатет-төрек» хезмәтенә нигезләнеп (Безнең юл, 1927, №3) һәм «Йолдыз» белән «Вакыт» газеталарының телен тикшерү уңаеннан (Шунда ук: 1928, №1), «төрки-төрек-татар» төшенчәләренең үзләренә хас мәгънәләре булуына игътибар итә һәм болай дип белдерә: «...Төрекчә бар, төрки бар, болар — бер-берсенә башка нәрсәләр. «Төрекчә» дигәне — «госманлыча» дигән сүз. «Төркия» дигәне, гомумән, «төрек теленчә» дигән сүз. Димәк ки, татарча язылган китап төрекчә булмый, бәлки төрки була. «Төрки» ул — гарәпчә һәм фарсычага каршы куелып йөртелә торган классик бер тәгъбир...» (Шунда ук).
Әмма Г.Тукай иҗатына карата язылган мәкаләләреннән аңлашылганча, Җ.Вәлидинең әле «төрки-төрек» төшенчәләрен аерымламыйча куллануы күренә. Мәсәлән, «Габдулла Тукаев» (1913) дигән мәкаләсендә, асылда, Ф.Әмирханның «...халыкның кайгы вә шатлыкларын үзләренә вә башкаларга дөрест сурәттә аңлатучы вә халыкның коры сүзләрдә вә нәсерләрдә изһар ителә алмаган халәте рухияләрен изһар итүчеседер...» дигән фикерен кабатлап, шагыйрьнең сүзе гади генә сүз булмыйча, «...андагы хис вә мәгънә татар халкының мәңгелек җан азыгы булачакдыр...» дип инануын белдерә. Ләкин алга таба «шагыйрь сүзенең җан азыгы» булу фикере куәтләнми, «Тукайның шагыйрьлеге» хезмәтендә инде Җаек чорында язылган әсәрләренең телен «саф госманлыча яки бераз госманлыча» дип бәяли (Мәгариф, 1923), ягъни «иске төрек теле» дигән төшенчә аерым госманлы дәүләтендәге халыкның теле дигән мәгънәсендә тәгаенләнеп кулланыла.
Г.Ибраһимов та 1922 елда шушы ук фикерне кабатлый: «...Тукай кебек шагыйрьләр (башлангыч «Мөхәммәдия» дәвере) байтак вакытлар ярым «Тәрҗеман», ярым госманлы тәэсирендә бардылар. Ләкин тормышның төбендән табигый рәвештә күтәрелеп килгән халык хәрәкәте әдәбиятны, матбугатны үзенә корал иттерергә тели иде. Боның өчен җанлы халык теле лазем иде», — ди.
Аңлашылганча, шагыйрьнең гарәп вә фарсы алынмалары кулланылып языла торган әсәрләренең кыйммәте, аның теле кимәлендә, татар халкының сөйләмә теле яктылыгына куеп тискәре бәяләнә һәм озак еллар буена кабатланачак, «Г.Тукайның беренче шигырьләре госманлы-төрек телендә язылган» дигән фикер ныгытыла. Дөрес, Ф.Әмирхан мәкаләсендә, «телен исәпкә алмаганда, бу төрдәге шигырьләрнең дә «гүзәл чыгуы» фикере алга таба да дәвам иттерелә. Мәсәлән, әдәбиятчы галим И.Нуруллин әлеге шигырьләрнең сәнгати ягына игътибар итә: «...Тукайның бу чорда ара-тирә татарча язуын хупласак та, әлеге төркемгә кергән шигырьләрен сәнгатьлелек ягыннан бик үк мактый алмыйбыз. Шагыйрь үзе дә аларга ... «агитка» итеп караган», — дип, авторның иске татар телендә язылган мәхәббәт шигырьләрен һәм «Пушкинә» дигән одасын «...чын мәгънәсендә лирик шигырьләр булып, сәнгать ягыннан югары торалар. Әмма аларны аңлар өчен ...татарчага тәрҗемә итәргә кирәк», — дип белдерә (Нуруллин, 1977: 82-83; 1979: 312-313).
Шуның белән бергә, татар әдәби теле тарихын өйрәнеп, беренче мәкаләләрен яза башлаган Л.Җәләй «Тукай телендә фигыльләр» дигән күләмле мәкаләсендә: «...Тукай телен өйрәнү — татар әдәби теле тарихының мәгълүм бер баскычын өйрәнү дигән сүз ул», — дип, шигъри әсәрләрнең телен яңача тикшерергә кирәк булуны күтәрә (Ж.әләй, 1938).
Әмма бу фикер игътибар үзәгенә күтәрелә алмый. Татар әдәби теленең тарихы булган дип фикер йөртүче галимнәр кулга алына, юкка чыгарыла.
Г.Тукайның башлангыч чор иҗатын госманлы — төрек теле һәм әдәбиятына бәйләп карау дәвам итә. Ш.Рамазановның «Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле» дигән
мәкаләсендә: «...Тукай иҗатына кадәр татар поэзиясе һәм татарча художестволы сүз культурасы турында шартлы рәвештә генә сөйләргә мөмкин», Тукайга кадәр булган татар әдәбияты «...поэтик идея, поэтик фикер ягыннан ярлы, сәнгатьчә эшләнеш ягыннан, күбесенчә, примитив, ...һәм тел ягы бөтенләй корама иде»,
— дип, үрнәк рәвешендә Г.Утыз Имәни, Ш.Зәки, Г.Чокрый әсәрләреннән мисаллар китерә. Г.Кандалыйның «саф татар телендә язган берничә шигыре генә өстенлек итеп килгән гомуми хәлне, әлбәттә, үзгәртә алмавын», «К.Насыйри «яңа татар әдәби теле төзү юлында искиткеч
ИЛИДА БӘШИРОВА
110
зур эшчәнлек күрсәтүен» искәртә. «Лексик һәм грамматик нормалар карарлашмады, чуарлыклар артканнан-арта барды. Бер яктан, әле «төрки тел» дип аталган борынгы феодализм чорының корама «китап теле» дәвам итсә, икенче яктан, пантюркистлар Волга буе татарларына да әдәби тел итеп төрек телен көчләп тагарга маташтылар», — дип, үз чорының сәясәтенә туры китерелгән, әдәби тел өлкәсендәге теория аңлатыла (Рамазанов, 1946, 1954: 58-61). Г.Тукай шигырьләренең теле дә әлеге нигезгә куеп тәгаенләнә: «Бу чорда Тукай ике телдә
— татар һәм төрек телләрендә язды. 1905 елда басылган 7 шигыренең 4се татарча, 3се төрекчә, 1906 елда 39 шигырьдән 18е татарча, 14е төрекчә, 7се катнаш, 1907 елда 34 шигырьдән 29ы татарча, 3се төрекчә, 2се катнаш телдә язылганлар. ...Тукайның ул чакта әле татар әдәби теле мәсьәләсендә аерым концепциясе дә, нык позициясе дә булмаганлыкны күрсәтә...» (Шунда ук: 58-63).
Әлеге фикергә Г.Тукай иҗатына татар әдәби теле тарихының мәгълүм бер баскычын өйрәнү күзлегеннән җавап бирү көтелә. Бу юнәлештә, «төрек», «төрки», «татар», «катнаш» төшенчә-терминнарының мәгънәсен тәфсилләп, һәр шигырьдә кулланылган сүз һәм сүзформаларны, һичшиксез, «инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарга» кирәклек аңлашыла. Тикшерү барышында, асылда, өч сорауга җавап көтелә: 1) иске татар телендә язылган әдәбият тулаем рәвештә халыкка аңлаешсыз корама булганмы? 2) Г.Тукай төрек телендә шигырьләр язганмы? 3) Г.Тукайның татар әдәби теле мәсьәләсенә карата үз фикере булганмы?
Хәзерге татар филологиясендәге өйрәнүләргә нигезләнеп, әлеге сорауларга (мәкалә кысасында кыскача) түбәндәгечә җавап бирә алабыз. 1. Билгеле булганча, Г.Тукай иҗат итә башлаган ХХ йөз башына кадәр, һәр әсәрнең авторы үзе ассызыклап искәртә барганча, Болгар-Казан төркиендә язылып килә торган язма әдәбиятның 700 елга якын тарихы исәпләнә. Тукайлар чорына хәзерлек менә шушы тарихи нигездә бара. Г.Тукайга «Урта Азия һәм төрек шагыйрьләренә ияреп иҗат итүеннән» бигрәк, татар шагыйрьләренә ияреп язу өчен дә җирлек нык була.
700 елның соңгы ике йөз елына гына, ягъни XVIII гасыр башыннан XIX йөз ахырына кадәрге дәвердә языла килгән поэзия әсәрләрендә авторларның үз вакытындагы әдәби телдән ничек файдалануына кыскача игътибар итик.
XVIII гасыр башында Габди (1679-1710 елдан соң) «...Мескен Габди барчадин кәм, Шәһре — Казан, теле — төрки», — дип, һәр эшне Аллаһы исеме белән башларга кирәклеккә, намаз кылырга, рузә тотарга, дөнья эшен тәрек кылырга дигән нәсыйхәтен халыкның үз сөйләмә теле белән язып аңлата: «...Барыр йиреңез бер йирдәдер, / Йарлы, бай, хатын, иреңез; / Биргәнегә шөкер кылып, / Бәр ни булса, бергә йигеңез...» (Әхмәтҗанов, XVIII гасыр..., 2006: 13-30). «...Хәмде Аллаһ
— кавыштырсын / Әкълим Казан шивәсен, / ...Казан йулы илеңез, һай, / Сәйран икән йиреңез...» — дип иҗатын башлаган Габдессәлам (1700-1776) һ.б. авторлар: «...Шәһре Болгар алдыңыйлар, / ...Гүзәл, мәкъбүл Болгар йулы, / ...үзем үлсәм, китап калыр йадкәр...» — дип инанып шигъри юллар тезәләр (Шунда ук: 121-124). Әсәрләрендә «мөселман ирәнләргә, бигрәк тә биле нечкә, үзе зифа гөлзар, агъзы шикәр, деле бал нигярым, сәвекле ярларга, карендәш, туганнарга» мөрәҗәгать итәләр. Бу «Иляһи бәет»ләр (мөнәҗәт, касыйдә, вассыйәтнамә, нәзым, мәдхия һ.б.) Болгар-Казан төрки шивәсендә языла дип белдерелә, билгеле бер дәрәҗәдә гомумтөркилек сакланып һәм гарәп-фарсы алынмалары файдаланылса да, асылда, Болгар, Казан, Оренбург, Каргалы, Сарачин, Тубыл төбәгендәге кешеләр сөйләшә торган һәм аларның авыз иҗаты әсәрләренә якын булып язылганлыгы күренә (Шунда ук).
Әмма XVIII гасыр ахыры — XIX йөзнең беренче яртысында шул ук Болгар-Казан төркие — иске татар теленең Г.Утыз-Имәни, Ә.Каргалый, Һ.Салихов, Ш.Зәки кебек шагыйрьләр иҗатында алтмыш-җитмеш процент гарәп һәм фарсы алынмалары белән туендырылган нигездә баруы мәгълүм. Бу авторларның барысы да диярлек Көнчыгышның бай мәдәниятен, әдәбиятын, гарәп вә фарсы теленең һәм традицион төркинең нечкәлекләрен үзләштергән шәхесләр. Алар үз чоры өчен актуаль булган катлаулы публицистик трактатлар иҗат итә. Әсәрләрнең күбесе урта гасырларда яшәгән дин һәм хокук буенча күренекле белгечләрнең дөньякүләм танылган хезмәтләренә нигезләнә. Аңлашылганча, бу әсәрләр укымышлы, белемле, гарәп вә фарсыны яхшы белүче укучыларны күздә тотып, гарәп-фарсы алынмаларын
ТУКАЙ ТӨРЕК ТЕЛЕНДӘ ЯЗГАНМЫ?..
111
һәм традицион гомумтөрки сүз, сүзформаларны мул кулланып языла. Димәк, адресат һәм тема үзгәреше язма телне үзенә җайлаштыра. Хәзерге телебездән аермалы буларак, иске татар телендә менә шундый мөмкинлек була.
Шуның белән бергә, XIX гасыр урталарына таба, XVIII йөзнең беренче яртысындагы «Иляһи бәетләр»дәге кебек, халыкның сөйләмә телендә, аның авыз иҗатында кулланыла торган сүзләрне файдаланып иҗат итү эше җанлана. XIX гасыр урталарында Баһави, үзенең кайгысын түгеп, моңлы адәмнәрнең күңеле ачылсын дигән изге теләк белән, фарсы телендәге чәчмә «Бүз йегет»не тезмә хәлгә китереп тәрҗемә иткәндә, шул моңлы адәмнәрнең үз сөйләмә телендә язарга кирәк булуын аңлап эшли. (Бу юнәлештә ул Болгар-Казан шивәсен үзе яшәгән төбәктәге казакъ телендәге сүзләр белән дә баетып җибәрә (Гайнетдинов, 1977: 127-128).
Инде килеп, XIX гасыр ахырларына таба, Баһавиның «Бүз йегет», Г.Кандалыйның нәзымләрен файдаланып, Ә.Уразаев-Кормаши (1855-1883) үзенең «Кыйссаи Бүз йегет» (1874) һәм «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» әсәрләрен иҗат итә. Автор аларның ничек итеп язылуы хакында «Кыйссаи Таһир илә Зөһрә» әсәренең ахырында аңлата: «...Бу хикәяте гаҗибияне госманлы тәварихларындан күреб, җиңелрәк телемез — нугай вә казакъ лөгатенчә чыгарыб, «Бүз йегет» нам нөсхәмез кеби, мин әүвәлиһи ила ахирихи, тасхих вә мокабәлә кыйлыб, иҗаз тарикынча, бу ике телгә тасниф кылдым». Автор кыйссаларының телен үзе яшәгән төбәктәге атамасы белән «нугай вә казакъ лөгатенчә» дип белдерә, госманлы тарихларын башыннан ахырына кадәр шушы телдә чагыштырып һәм төзәтеп чыгардым, ди. Кыйссаларында казакъ теленә хас булган сүз һәм сүзформаларны яратып куллана (Тукай әлеге әсәрләр кыргыз телендә язылган, ди), димәк, иске татар теленең аерым урынчылыкта файдаланыла торган тел берәмлекләре белән баетыла баруы тагын да киңәйтелә.
Алга таба әлеге юнәлеш М.Акмулла, Я.Емельянов һ.б. шагыйрьләрнең әсәрләрендә үзенчәлекле рәвештә дәвам иттерелә: татар халкының гомумсөйләмә формалары белән бергә, туган ыру-кабиләсе (Акмулла, үзе белдергәнчә — мишәр, Емельянов — керәшен) яисә яши торган урынчылыгына хас булган башкорт, казакъ һ.б. төрки тел берәмлекләре дә табигый бер җиңеллек белән файдаланыла, тасвир чарасы итеп күтәрелә, сәнгатьле сөйләмдә тел берәмлекләренең кулланылышы аерым авторның шәхси үзенчәлеге белән баетыла, нәтиҗәдә, иске татар теленең колачы — мөмкинлеге арта, укучыларның даирәсе киңәйтелә.
Шулай итеп, гомумтөркидән килә торган традицион нигез сакланган хәлдә, билгеле бер төбәктә, ягъни Болгар-Казан төркие дип тәгаенләнгән иске татар телендә, XVIIIXIX гасырларда иҗат ителә килгән әдәбиятның, берсен-берсе алмаштырып кабатлаган ике нигездә баруы күренә. Шагыйрьләр, укучыны күздә тотып, темалары нинди булуга карап, иске татар теленең, беренчедән, халыкчан сөйләмә һәм авыз иҗаты әсәрләренә хас сурәтләү чараларын кулланып, икенчедән, гарәп-фарсы алынмаларын мул файдаланып яза алганнар. Xәзерге татар әдәби теленнән аермалы буларак, иске татар телендә иҗат итәргә менә шундый мөмкинлек туган.
Әлеге мөмкинлектән шагыйрьләр генә түгел, мәгърифәтче әдипләребезнең тагын да камилрәк рәвештә файдалануы күренә. Р.Фәхретдиннең биобиблиографик «Асар» хезмәте классик иске татар теленең гарәп-фарсы алынмалары белән баетылган төрендә, әти-әниләргә һәм балаларга дини-дидактик тәрбия бирү юнәлешендәге күпсанлы әсәрләре, автор үзе искәрткәнчә, «саф ана телемездә» языла, тулаем төрки дөнья укып аңласын дигән максат белән иҗат ителгән хезмәтләрендә, бигрәк тә «Шура» журналының һәр санында басыла килгән мәкаләләрендә гомумтөркинең угыз-төрек формалары эзлекле файдаланыла. Ф.Кәриминең «Салих бабайның өйләнүе», «Җиһангир мәхдүмнең авыл мәктәбендә укуы» кебек хикәяләре халкыбызның жднлы сөйләмә телендә, «Аурупага сәяхәт», «Кырымга сәяхәт» әсәрләре иске татар теленең үз вакытында «җәдиди госманлы» дип атала торган вариантында иҗат ителә. Алга таба иске татар теленең төрле тармаклы- вариантлы булып кулланыла алу үзенчәлеге, XIX гасыр ахыры — ХХ йөз башында беренче әсәрләрен яза башлаган Г.Исхакый, Г.Тукай, Дәрдемәнд, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Ш.Камал, Г.Камал һ.б. классикларыбызның иҗатында, һәрберсенең үзенчә ысул-өслүбенә туры китерелеп, төрле дәрәҗәдә файдаланылуы мәгълүм. Димәк, гомумтөрки нигездә үскән иске татар теле халыкка аңлашылмый торган тоташ корама булган дип әйтергә һичнинди дә җирлек күренми.
«Ник йоклыйсың, мужик? / Яз жңтде һәм үсте / Чирәмнәр йортында, / Тор, уян, күтәрел! / Үз-үзеңә кара: / Кем идең, кем булдың? / Нәрсә бар милкеңдә? / Ындырда юк орлык, / Иген юк урырлык,/Атың бар бик начар, / Өч тәңкә торырлык...» (Мужик йокысы) яки «Кайда китде
ИЛИДА БӘШИРОВА
112
цензуралык, / Коллык, тарлык, ким-хурлык?/Артка карасак борлып, / Йырак анлар калдыя...» (Хөррият хакында) кебек юллардан күренгәнчә, беренче шигырьләрен Г.Тукай, XVIII гасырлардагы «Иляһи бәетләр»дән, Баһави, Г.Кандалый, Ә.Уразаев-Кормаши, М.Акмулла әсәрләреннән килә торган традицияне дәвам итеп, «мужик»ка мөрәҗәгать рәвешендә, аның сөйләм теленә якын булган юнәлештә яза башлый. Г.Тукайның 1905 елга кадәр иҗат ителгән шигырьләренең теле дә халыкның сөйләмә лексикасына бәрабәр (Курбатов, 1988:54-59). «Яз галәмәтләре», «Кечкенә генә бер көйле хикәя», «Сорыкортларга», «Кемне сөяргә кирәк», «Татар кызларына», «Көз» һ.б. шигырьләре дә шул юнәлештә языла.
Г.Тукайның «Шәкерт, яхуд бер тәсадеф», «И каләм», «Ифтирак соңында», «Фикер» газетасына гына махсус түгел», «Гыйшык бу йа», «Пушкинә», «Газета мөрәттипләренә», «Дәрдемәнд дәгелмәйүм», «Хөрриятә», «Тәрбиятел-әтфальгә» һ.б. шигырьләренең күбесендә гыйлемгә-белемгә омтылу фикеренең бөеклеге тасвир ителә. Гыйлемгә-белемгә омтылу иске татар телендә «Кыйссаи Йосыф»тан башлап гасырлар буена тасвир ителә килеп, XVIII гасыр ахыры — XIX йөзнең беренче яртысында Г.Утыз-Имәни, Ә.Каргалый, Һ.Салихов, Ш.Зәки иҗатында бигрәк тә югары күтәрелә. Әлеге авторлар, традицион гомумтөрки нигезне саклаган хәлдә, гарәп-фарсы алынмаларын мул кулланып иҗат итәләр. Яшь Тукай да, Аллаһы Тәгалә сүзләре белән куәтләнеп, гыйлем-мәгърифәтлелекнең, затлы-зыялылыкның, халыкка хезмәт итүнең зарурлыгы тасвир ителә торган шигырьләрне нәкъ шул әсәрләрнең теле кебек булырга тиеш дип аңлый һәм шулай яза. Димәк, Г.Тукай башлангыч иҗатында гомумтөрки нигездәге Болгар-Казан иске татар теленең, беренчедән, халыкчан сөйләмә һәм авыз иҗаты әсәрләренә якын булган, икенчедән, гарәп-фарсы алынмалары һәм традицион язма формалары мул кулланыла торган мөмкинлеген дәвам итә.
Г.Тукайны беренче тәнкыйть итүчеләр тарафыннан әлеге мәсьәләгә үзенчәлекле мөнәсәбәт белдерелә, халыкчан телдә язылган шигырьләре санап күрсәтелә дә гарәп-фарсы алынмалары белән язылган шигырьләре төрек телендә язылган дип искәртелә. Татар әдәби теленең тарихы булуына игътибар ителми, игътибар итәргә тырышкан шәхесләр юк ителә.
XVIII-XIX гасырдагы ике йөз еллык язма әдәби телебезне эзлекле бер системада күзаллаганда, Г.Тукайның башлангыч чор иҗатына, үз вакытында Л.Җәләй ассызыклаганча: «Тукай телен өйрәнү — татар әдәби теле тарихының мәгълүм бер баскычын өйрәнү дигән сүз ул», — дип карарга тиеш булабыз (Җәләй, 1938). Шунысы куандыра: үз вакытында игътибар ителмәгән әлеге фикер безнең көннәрдә актуаль яңгыраш ала. Г.Тукай иҗатын тикшерү эше, идеология сәясәтенә бәйле булган революция, буржуазия, атеизм, яңа пролетариат әдәбияты кебек төшенчәләрдән арындырылып, «...Тукай әсәрләренең тел-стиле, нигездә, борынгы төрки истәлекләреннән, «Кыйссаи Йосыф»тан, XIV йөз ядкярләре, Мөхәммәдьяр поэмалары аша кулланылып, эшкәртелеп килүче тел-стильнең яңа тарихи шартларда дәвам ителеше ул...» — дип (Миңнегулов, 1997), объектив нигезгә утыртыла, һәм башка авторларның (Абилов, Хисамов, Исмәгыйлов һ.б.) мәкаләләрендә дә шушы юнәлеш дәвам иттерелә.
Шуның белән бергә, «...бу елларда шагыйрьнең төрек әдәбияты тәэсирендә булуын да танырга кирәк» (Мөхәммәтшин, 2014: 49), башлангыч чор иҗатында «кайбер шигырьләре сиксән-туксан процентка төрек телендә язылган...» (Галимуллин, 2014: 142), дигән фикерләр безнең көннәрдә дә кабатланып тора. 2. Ш.Рамазанов, телче галим буларак, иске татар теленең табигатен: «Бу тел үзенең лексик һәм грамматик төзелеше белән борынгы кыпчак-болгар, уйгур- чыгтай, гарәп-фарсы, госманлы-төрек һәм бераз татар телләренең катнашмасыннан гыйбарәт», — дип, дөрес аңлата. Әлеге телдә язылган «Йосыф китабы» һ.б. әсәрләрнең телен Г.Тукай «Алла белә, җен телендә» дип искәртә. Ул моны «...чын халык телен, чын халык рухын» саклый торган халык җырларының тел үзенчәлеге белән чагыштырып әйтә. Болай дип дәвам итә: «...Бу китапларны кем дәрес китабы итеп тоткан? Татарлар. Киләбез «Таһир-Зөһрәгә» ...Бу кем телендә? Кыргыз телендә. Бу кем китабы? Татар китабы. Бу — татарның бик искедән бирле укылып килгән әдәби китабы. Минем гоманымча, кечкенә чагында шушы китапны укып, йыламыйча үскән ирләребез вә хатыннарыбыз сирәкдер».
ХХ гасыр уртасына таба әлеге әсәрләр «искедән килгән, елап укыла торган әдәби китап» дигән фикергә, сәясәт таләбенә буйсындырыла, ягъни теле белән бергә тулаем инкарь ителә: «...Бер яктан, әле «төрки тел» дип аталган борынгы феодализм чорының корама «китап теле» дәвам итсә, икенче яктан, пантюркистлар Волга буе татарларына да әдәби тел итеп төрек телен көчләп тагарга маташтылар».
ТУКАЙ ТӨРЕК ТЕЛЕНДӘ ЯЗГАНМЫ?..
113
Төрки халыкларны берсен икенчесеннән аеру өчен уйлап чыгарылган нигезсез пантюркизм сәясәте хөкем сөргән һәм аңа карата каты көрәш барган вакытта, Ш.Рамазанов үзенең мәкаләсендә, Г.Тукай башлангыч чорында төрек телендә язса да, аннан котыла барды, «...аның иҗаты XIX йөзнең соңгы чирегендә Насыйри тарафыннан башлап җибәрелгән хәрәкәтнең җиңү маршы булып яңгырады, җиңү тантанасы булып гәүдәләнде», дигән фикерне укучыга җиткерергә тырыша (Рамазанов, 1954: 60-61). Алга таба башка авторлар да әлеге фикерне еш кабатлый: «...Әдәби тел мәсьәләсендә ул иҗатының башыннан ук пантюркистик политикага — капма- каршы позициягә басты. ...Пантюркистларның төрекчелеген кире каккан шикелле, пуристларның саф төркичелеккә кире кайтырга маташуларына да Тукай бик айнык карый алды. Шул теләк белән 1909-1910 елларда «Шура» журналы үткәргән «тел ярышы»н «тиле ярыш» дип атады... Бу урында да ул К.Насыйриның демократик принципларын югары күтәрде» (Халит, 1962:112, 140). Бу урында пантюркистларның «төрекчелек» һәм «саф төркичелек» дигән төшенчәләренә игътибар итик. Төрекчелек аерым бер халыкның теле дигән мәгънәдә аңлашыла, ә пуристларның саф төркичелеккә кайтуы нәрсәне аңлата? К.Насыйри исеме белән бәйле демократик принциплар дигән контекстта «саф төркичелек» татар теле дип аңлашыла кебек, ләкин «феодализм чорының корама «китап теле» булган «төрки тел» мәгънәсен дә алып килә.
Төрки белән төрек атамаларының, берсе икенчесенә мөнәсәбәтле рәвештә, төрле мәгънәләрдә кулланылуы М.Кашгариның мәшһүр «Диване лөгатет-төрек» хезмәтеннән башлап дәвам иттерелә, әлеге мәсьәләгә багышлап, Җ.Вәлиди рус һәм татар телләрендә махсус мәкалә яза (Вәлиди, 1927, 2007:236-243). XX гасыр башында, татар телендә газета басылырга мөмкинлек ачылгач, газетага дигән мәкаләне нинди телдә язарга кирәк соравына җавап эзләү барышында, төрле фикер-бәхәс кузгала. Язма тел дигән төшенчәне белдерү өчен, «түрки» — «төрек» — «татар» атамалары берсе икенчесен алмаштырып та, бергә дә файдаланыла: «Казан халкының үзара сөйләшенә торган телләре», «безнең Казан татарларымызның теле», «төрки лисанының Казан мөселманлар лөгате», «үз татар телемез», «ачык ана телемез», «урам теле», «Казан төркисе», «үз төрки телемез», «борынгы иске татар теле», «иске татар теле», «гавам теле», «лисане әдәби», «татар-төрек шивәсе», «Тәрҗеман шивәсе», «Казан халкы сөйләшә торган тел», «саф татар теле», «урта лисан», «китаби әдәбият лисаны» һ.б. (Баязитов, 1905, Фәхретдин, 1910). Бу атамаларның күбесендә кулланыла торган «төрки-төрек», «татар-төрек» дигән төшенчә-атама төрки гаиләдәге халыкның лисаны- теле дип тә, иске татар теле (үз төрки телемез) дип тә аңлашыла.
Әлеге төшенчә Г.Тукай әсәрләрендә «үз ана телебез» (Фикер, 1906, 24.09; 1956, 3: 93), «әдәбият ахшамындагы халыкның ана теле» (Шунда ук: 22.11; 1956, 3: 108), «Тәрҗеман теле», «безнең телебез» (Шунда ук: 26.11; 1956, 3: 116), «төрек лисани» (Яшен, 1909, 31.01; 1956, 4: 28), «ана телебез» (Шунда ук: 1910, 13.11; 1956, 4: 73), «Туган тел» (Шунда ук: 1910; 1955, 2:104), «безнең татар әдәби теле» (Ялт-йолт, 1911, 18.01; 1956, 4: 85), «әдәбиятыбызның аслы, җәүһәре булган безнең Казан теле» (Шунда ук: 1911, 18.01; 1956, 4: 116), «төрек-татар галәме» (Кояш, 1913, 14.03; 1956, 4: 185) буларак чагылыш таба. Г.Тукай «Уянгач беренче эшем» дигән мәкаләсендә: «Әй, җир йөзендәге төрек баласы, галимме син, хакимме син, падишаһмы син, теләнчеме син, инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син кем булсаң да, мин сиңа такмак китабымны мәгаль-ифтихар (мактана-мактана) һәдия итә алам», — дип һәм «...Ул мәнзумат (шигырь, поэма, дастан) вак-вак диваннарга тәдвин ителеп (җыентык булып төзелеп), төрек-татар галәменең һәр ягына таралган...» — дип язганда, төрек сүзенең тулаем гаилә исеме булган төрки мәгънәсендә кулланылуы аңлашыла.
ХХ гасыр урталарында менә шушы «төрки» төшенчәсенең тарихы, гомумтөрки телнең булуын белдерә торган фикер оныттырыла, дөресрәге, юкка чыгарыла. Язма төрки тел, халыкның җанлы сөйләмә теленә каршы куелып, буталчык, корама, халыкка аңлашылмый дип инкарь ителә, яңа әдәби тел булдырырга кирәк дигән фикер үсеш ала: «...Яңа татар әдәбияты тудыру һәм яңа татар әдәби теле төзү юлында беренче адымнар ясалды», — диелә (Рамазанов, 1954: 60). Әлеге вазгыятьтә төрек теле пантюркизм дигән ясалма куркыныч мәгънә төсмере белән тарала, төрекләр үзләренең телен барлык халыкка әдәби тел дип танытырга телиләр, дип белдерелә. Гомуми эзлеклелектә караганда, «төрки» һәм «төрек» атамаларының татар филологиясендә төрле чорда төрле мәгънәләрдә кулланылуы күренә (Вәлиди, 1928, 2007: 159-163; Бәширова, 2012).
ИЛИДА БӘШИРОВА
114
Безнең көннәрдә «төрек теле» атамасы еш кабатлана һәм без аны аерым бер дәүләттә яши торган аерым халыкның теле дип аңлыйбыз, кулланабыз. Шулай да Г.Тукай төрек телендә шигырь язганмы, юкмы?
Әлеге сорауга объектив җавап алу өчен, төрек телендә язылган дип белдерелә торган шигырьләрдә кулланган сүзләрне «инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгу» зарурлыгы күренә. Әмма башта сорауның теоретик нигезен күзалларга, ягъни темага бәйле рәвештә, татар һәм төрек телләре мөнәсәбәтен билгеләүнең зарурлыгы күренә. Бу телләр төрки гаиләгә берләшә торган ике төркемнең вәкилләре булып тора: татар теле — болгар-кыпчак, төрек теле угыз төркеменә карый, димәк, сөйләмә телләре ягыннан берсе икенчесеннән билгеле бер дәрәҗәдә аерыла.
XIX гасырның урталарына кадәр аларның икесенең дә язма әдәби телләре белән җанлы сөйләмә телләре арасында зур аерма күзәтелә. XIX гасырның урталарыннан һәр ике тел дә, милли әдәби тел буларак, ягъни халыкның сөйләмә теле җирлегендә формалашан яңа язма әдәби тел булып яшәеш ала. Әмма угыз-уйгур үзәгендә бара торган язма-тел традициясенең көче саклана, милли телләр белән бәйләнеше төрле телләрдә төрлечә дәвам ителә. Татар әдәбиятында угыз-уйгур нигезендә бара торган язма тел традициясенең көчле сакланышы XX гасыр башына кадәр дәвам итә. Г.Тукайның башлангыч чор иҗаты моның ачык мисалы булып тора. Димәк, Г.Тукайның 19051907 елларда Җаек чорында язылган шигырьләрендәге, ягъни классик иске татар теленә хас булган угызчылыкка караган сүз һәм сүзформаларын хәзерге төрек теленең берәмлекләре дип аңлату — тарихилыкны аңламау, аны юкка чыгару ул.
Милли телләр белән бәйләнештәге аермалыкны иҗтимагый тормышта бара торган үзгәрешләр барлыкка китерә. Төрекләр үз дәүләтендә яши, татарлар — дәүләтчелеген югалткан халык. 1928 елга кадәр һәр ике тел дә гарәп графикасын файдалана, аннан соң латин язуына күчә. Бу вакытта язма әдәбиятны уку һәм аңлауда һичнинди киртә куелмый. Г.Тукайны да, башка әдипләрнең иҗатын да, төрки дөнья, шул исәптән госманлы төрекләре дә, үз сөйләмә телләренә якынайтып тәрҗемәсез укый һәм аңлый ала. Г.Тукайның рус телендәге тәрҗемәләренең кардәш телләргә караганда күбрәк булуы шушы сәбәп белән аңлатыла.
1939 елдан татар язма теле кирилл-рус хәрефенә күчерелә, латинда калган төрекләр белән язма телдә аралашу туктала. Xәзерге вакытта Г.Тукайның иҗаты кирилл — рус хәрефләренә күчерелеп укыла, иске татар теленең гарәп графикасындагы язуы белән бәйле үзенчәлекләрдән ераклашу барлыкка килә.
Шуңа карамастан, гасырлар буена дәвам итеп килә торган язма төрки әдәби теленең бер буыны булган Г.Тукай иҗатында, дөресрәге, аның Җаек чорында язылган шигырьләренең һәркайсында, язма әдәби традициянең ничек дәвам иттерелүенә игътибарлы булу шарт.
«Голумең бакчасында...» шигыренә тукталыйк. Бу шигырьдә барлыгы 145 сүз кулланыла. Шуларның, кабатланып файдаланылуын исәпләгәндә, 43 е — хәзерге көндә дә актив кулланыла торган татар сүзе, «Төрекчә-татарча сүзлек» тә урын алган «дулашылым», «парлак» һәм «чук» дигән өч сүз — төрек теленеке. Димәк, сүзләрне лексема (сүзлектә теркәлгәнчә) халәтендә караганда, шигырь төрек телендә язылган дип әйтә алмыйбыз (Хәмидуллин, 2014: 50-54). «Чук» сүзенең иске татар телендә язылган текстларда еш кабатлануы мәгълүм: ...чук зыяфәтләр, ...чук пөшәйманлар (Г.Утыз Имәни); ...чук тәкәллеф, ...чук заман, ...чуклара фетнә пырагыб, ...чук догалар, ...чук тәмәннә әйләйүб (Г.Каргалый); ...чук гөнаһ итдем (Ш.Зәки) һ.б. Шуның белән бергә, бу шигырьдә төрки гаиләнең угыз төркеменә караган төрек теленә (Кононов, 1977: 394) хас орфографик һәм морфологик күрсәткечләр («ит» («ид») тамыры — 5 мәртәбә «идәлем» һәм «итмәлиез», «уйнат» сүзе — «уйнаталым», «бул» тамырының «ул» формасында — 2 мәртәбә «улалем», «бар» сүзенең — «вар», «вармы», «төрле» сүзенең — «дөрлү», «төшенү» сүзенең — «дөшенүбән», «болгар» сүзенең иялек килешендә «болгарың» формасында килүе) файдаланыла. Бу юнәлештә ул төрек теленә якынлаша кебек.
Әмма әлеге формаларның барысы да һәм тагын «йокы» сүзенең — «уйку», «күрсәтү» сүзенең — «күстәрү», «без» алмашлыгының «безем» һәм «безез» дип белдерелүе, таш язмаларыннан ук килә торган угыз-уйгур-кыпчак кабилә телләренең катнашмасы — гомумтөрки традицион күренешләр (Тенишев, 1977: 35-40) иске татар телендә теләсә кайсы жанр-стильдә язылган текстларда, төрле дәрәҗәдәге эзлеклелектә кулланылышта була. Ләкин бу, гәрчә аларда «угызчылык» өстенлек итсә дә, Ш.Рамазанов мисал итеп китергән
ТУКАЙ ТӨРЕК ТЕЛЕНДӘ ЯЗГАНМЫ?..
115
Г.Утыз-Имәни, Ш.Зәки, Г.Чокрый кебек әдипләр төрек телендә иҗат иткән дигән сүз түгел. Бер үк авторның бер үк әсәрендә угыз формаларының еш кына кыпчак төркеменә караган чаралар белән чиратлаштырылуы — табигый күренеш.
Менә бу шигырьдә дә теләк модальлеге — 2 мәртәбә «улалем» (угызчылык), 2 мәртәбә — «улсын», «улсынлар» (кыпчак-татар телендә боерык фигыль формасында кирәклек-теләк мәгънәсе һәм тагын шундый ук «китсен», «итсен»), 1 мәртәбә «улдыгына» дип алмаштырыла. Шулай итеп, татар телендә, төрек телендә кулланыла һәм гомумтөркидән килә торган сүз һәм сүзформаларны бергә караганда, барысы 57 сүз була. Болардан башка тагын бу шигырьдә борынгы яһүди дине белән бәйле дип санала торган «Адәм» сүзе (2 мәртәбә), Европа-рус теле аркылы кергән «япун», «немсә», «француз», «журнал», «гәзитә» сүзләре файдаланыла, димәк, 64 сүз була. 145 тән 64 не алгач калган 81 сүзнең гарәп һәм фарсы алынмасы икәнлеге күренә. Әлеге алынмаларның 20 гә якыны («сәгадәт», «бәхет», «җен», «хәйран», «милләт», «дәфтәр», «каләм» һ.б.) хәзерге вакытта да һәм язма, һәм сөйләмә телебездә актив кулланылуы мәгълүм, димәк, 60 лап сүз генә аңлашылмый була. Бу сүзләрнең күбесе «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге»ндә тәрҗемә ителә.
Г.Тукайның «И Каләм!» шигырендә 149 сүз кулланылган. Шуларның 62 се төрки гаиләдәге башка телләрдә дә, шул исәптән төрек һәм татар әдәби язма телләрендә дә кулланылуы мәгълүм булганга, төрки-татар сүзе дип, ә «һәп» («һер») сүзен төрек теленеке дип аерып әйтергә мөмкин. 87сенең гарәп-фарсы алынмасы икәнлеге күренә. Г.Тукай иҗат итә башлаган вакытта классик иске татар телендә билгеле бер тотрыклы нигез булса да, сүзләрнең төрлечә язылышы да күзәтелә. Шуңа күрә Г.Тукай шигырьләрендәге төрки-татар сүзләрен хәзерге әйтелешкә туры китереп һәм иске татар телендәге традицион язылыш дип бүлеп карарга мөмкин, әмма һәм сузык, һәм тартык авазларның бирелешендә транслитерация дәрәҗәсендәге төгәллек саклана алмый.
«И Каләм!» шигырендә түбәндәге сүзләр, хәзерге татар телендәгечә язылышта бирелә дип әйтергә мөмкин: «китсен», «безне», «без дә», «тугры», «йул», «без», «ит», «калдырма», «итеп», «нә», «бези», «бу», «йаз», «ит», «йаз», «караны», «йаз», «кара», «дип», «ит», «акны», «ак», «бакма», «бак», «явыз», «асма», «колак», «дүрт», «күз», «кичмәсен», «караңгылыкта», «без», «бер-бер итәрләр», «ни», «безгә», «бер», «безгә», «бер» (кабатлануларны санап, барысы — 40 сүз).
Иске татар телендәгечә, ягъни угыз төркеме телләренә хас булган үзенчәлекләр дә файдаланылган язылышта: «сән», «әйлә», «улалым» (булыйк), «кыйл», «сән», «бән», «ичүн», «дөшердең», «әйлә», «сән», «ушандак», «кәс» (кеше), «сәндән», «кәлер», «бәкләнер», «кәлде», «бөйлә» (бу илә), «әйлә», «кыйл», «улынсын» (булсын) (кабатлануларны санап, барысы — 20 сүз).
Бу сүзләрнең кайберләренең, мәсәлән, «ben» — «бән» (Төрекчә-татарча сүзлек, 1998: 74), «бьюьт» — «төшер» (Шунда ук: 158), «ol» — «бул» (Шунда ук: 318), хәзерге төрек теленең әдәби нормасы булып саклануы гына аларны фәкать аерым төрек теленең сүзе дип санарга нигез була алмый, чөнки болар, төрки гаиләнең язма телендәге уртак байлык санала. Мәхмүт Кашгариның «Диване лөгатет-төрек» хезмәтендә, әлеге сүзләрнең күбесе, аерым кабилә телләренә бүленмичә теркәлеп бирелгәнгә, гомумтөрки дип исәпләнә.
«Rep» — «һәп» сүзен төрек теленеке дип әйтә алабыз (Шунда ук: 209), ул татар теленең сүзлекләрендә теркәлмәгән. Шулай итеп, 149 сүзнең 62 се төрки-татар сүзе икәнлеге күренә. Димәк, 87 се гарәп-фарсы алынмасы була, шуларның «каләм», «милләт», «китап», «гомер», «хәл», «заман», «бәхет», «җаһил» кебек 41енең татар телендә актив кулланылуы мәгълүм, 46 сын тәрҗемә итәргә кирәк була. Бу шигырьдә рус теле алынмасы — «Аурупа» сүзе дә файдаланыла.
«Ифтирак соңында» шигырендә исә 122 сүз кулланыла: 52 се — төрки-татар, шуларның 3 сен төрек теленеке дип әйтә алабыз, 70 сүз гарәп-фарсы алынмасы була. Хәзерге татар телендәгечә язылышта дип әйтергә мөмкиннәре: «соң», «ит», «итдем», «сөйләмәк», «йаздым», «күздән», «каным», «китдең», «бер», «акланыр», «көн», «итәр», «йаздым», «йаздым», «улып», «көлдердең», «йандым», «бетде», «йыкдым», «итәм» (кабатланулар белән — 20 сүз).
Иске татар телендәгечә, ягъни угыз төркеме телләренә хас үзенчәлекләр дә файдаланылган язылышта: «чук», «илә», «бән» (10 мәртәбә кабатлана), «у» (ул), «кәндемә», «улды», «улды» (булды), «иштә» (менә), «акан» (аккан), «аглатыб» (йылатыб), «бези», «бәңа», «улыб» (булыб), «сән», «бези», «улдым» (булдым), «улды» (булды), «шимди», «йакан» (йаккан),
ИЛИДА БӘШИРОВА
116
«идәрсәм», «улыр» (булыр), «вирдем» (кабатланулар белән — 31 сүз). Димәк, бу шигырьдә автор 51 төрки-татар сүз файдалана. Шуларның «чук», «иштә» һәм «шимди» сүзләрен бик икеләнеп кенә төрек теленеке дип әйтә алабыз, чөнки «чук» сүзе иске татар телендә актив кулланылышта була, халык авыз иҗатында «күптин-күп, чуктин-чук сәламнәр җибәрелә»; «rnte»
— «менә бу» (Шунда ук: 231) «Татарча-русча сүзлек»тә «устн.книж.» искәрмәсе белән теркәлгән; «ютШ» — «хәзер» (Шунда ук: 411) шулай ук иске татар телендә файдаланыла. 122 дән 51 сүзне алгач, калган 71 сүз гарәп-фарсы алынмасы була, шуларның 34 сүзе хәзерге татар телендә дә актив кулланыла, димәк, 37 алынманы тәрҗемә итәргә кирәк була.
«Гыйшык бу я!» шигырендә барлыгы 109 сүз кулланыла: 59 ы — төрки-татар, шуларның «парла» һәм «биңзәр» сүзләрен төрек теленеке дияргә мөмкин, 50 сүзнең гарәп-фарсы алынмасы икәнлеге күренә. Хәзерге татар телендәгечә язылышта дип әйтергә мөмкиннәре: «бу», «бер», «ит», «бу», «каршыма», «көл», «итеп», «аяк», «ач», «йөзеңнән», «бер», «кансыз», «бер», «ит», «бу», «юк», «бер», «күз», «кашың», «Ходай» (кабатланулар белән — 20 сүз).
Иске татар телендәгечә, ягъни угыз төркеме телләренә хас булган үзенчәлекләр дә файдаланылган язылышта: «кәл», «йанайым», «кәл», «йанайым», «вир», «улмайым», «кызың» (кызның), «бән», «кәл», «кыйл», «бән дә», «сәнең», «әл», «баглы», «кортылмагым», «илә», «бән», «илә», «бәнем», «кыйл», «канланайым», «вир», «сәнең», «бундан», «ауланайым», «ауланайым», «салайур», «бәни», «салланайым», «салланайым», «сәнең», «айланайым», «айланайым», «шөйлә» (шу илә) (барысы
— 35 сүз). Төрек теленең «parla» — «ялтырау, балку, нурлану» (Шунда ук: 336) сүзе «парласын», «парланайым», «парланайым» сүзформа рәвешендә өч мәртәбә кабатлана, һәм «биңзәр» — «benzer» — «охшаш» (Шунда ук: 75) сүзе кулланылган. Шулай итеп, төрки-татар-төрек сүзләре (кабатланулары белән) — 59. 50 сүз гарәп-фарсы алынмасы була, шуларның 18 е хәзерге телдә дә кулланыла, 22 сен тәрҗемә итү сорала.
«Мөритләр каберстаныннан бер аваз» шигырендә — 103 сүз кулланыла. Шуларның 67 се — төрки-татар, икесе — төрек теле сүзе, 36 сы гарәп-фарсы алынмасы. Хәзерге татар телендәгечә язылышта дип әйтергә мөмкиннәре: «бер», «икәндер» (9 мәртәбә кабатлана), «белмәдем» (9 мәртәбә кабатлана), «ул», «шунлар», «имеш» (5 мәртәбә кабатлана), «юк», «итмәк», «өчен», «чын», «күңелдән», «каршы», «арыслан», «каршы», «коллык», «кул», «бу», «фәләннәр», «бер», «нигезе», «бу», «бу» (кабатланулар белән — 42).
Иске татар телендәгечә, ягъни угыз төркеме телләренә хас булган үзенчәлекләр дә файдаланылган язылышта: «идән» (9 мәртәбә кабатлана), «анлара», «тартаннар», «анларый», «таушан», «шунлара», «идәннәр», «вирән», «анларый», «санан», «безләри», «буның», «бунлар», «йейән» (ашаган) (кабатланулар белән — 22). Төрек теленең 2 сүзе: «зяһэю» — «эшләү, тырышу» (Шунда ук: 111) — «чалыйшан» сүзформасында ике мәртәбә файдаланыла, «^ok» — «күп» (Шунда ук: 131) кулланыла. Шулай итеп, төрки-татар-төрек сүзләре 67 була.
36 гарәп-фарсы алынмасының 23 е хәзерге татар телендә файдаланыла, 13 алынманы аңлату сорала.
«Пушкинә» шигырендә исә барлыгы 115 сүз кулланыла. Шуларның 41 е — төрки- татар, 2 се — төрек, 3 се — рус теле, 69 ы гарәп-фарсы алынмасы.
Шулай итеп, Г.Тукайның башка шигырьләрен дә тикшереп чыгарга мөмкин. Аларда сүзләр кулланылышы, классик иске татар телендә язылган башка күп кенә әдәби әсәрләрдәге кебек үк, гасырлар буена дәвам итеп килә торган угыз-уйгур- кыпчак нигезендәге язма тел традициясендә булуы аңлашыла. Гомумтөрки язма телнең нигезен тәшкил иткән традицион угыз-уйгур сүз һәм сүзформаларын фәкать хәзерге төрек теленеке дип исәпләү тарихны белмәү яисә белеп тә махсус рәвештә бозып аңлату булып яңгырый. Иске татар телендә язылган әсәрләрне тикшергән вакытта, татар теле белән төрек теленең сүз һәм сүзформаларын берсеннән икенчесен аермыйча, киресенчә, аларны төрки-татар-төрек теле дип берләштереп, бик күп файдаланыла торган гарәп вә фарсы алынмаларына гына каршы куя алабыз. Әлеге алынмаларның күбесенең укучыга аңлаешсыз булуы аркасында Г.Тукайның башлангыч чорда язылган шигырьләрен юлга-юл тәрҗемәдә бирергә мәҗбүрбез.
Ш.Рамазанов хаклы рәвештә болай дип яза: «Г.Тукайның теле, гомумән, шулай ук аның шигырь теле дә, лексик яктан бик катлаулы. Анда төрле телләрнең сүзләре һәм фразеологиясе, төрле стилистик катлаулар бар. Тукай татар теленнән башка тагын гарәп, фарсы, төрек һәм рус телләре белән яхшы таныш. Кирәк булганда, бу телләр белән үзе
ТУКАЙ ТӨРЕК ТЕЛЕНДӘ ЯЗГАНМЫ?..
117
теләгәнчә файдаланган да. Тукай лексикасында төп материал — татар теленең сүзләре». Соңгы җөмләгә җыентыкны төзүчеләр түбәндәге аңлатманы бирә: «1905-1907 елларда, әле әдәби тел мәсьәләсендә нык позициядә тормаган чагында, төрек телендә язылган әсәрләрендә, төп лексик материал — гарәп, фарсы сүзләре. Мәсәлән, «Голумең бакчасында...» дип башланган шигырендә гарәп, фарсы сүзләре 56,3%, «Хәзерге хәлемезә даир» шигырендә — 56,3%, «Пушкинә» шигырендә — 55%, «Нур» газетасы турындагы шигырендә — 64,4%. Мондый шигырьләрендә кулланылган гарәп, фарсы сүзләренең күбесе, ... «китап теле»нең күпертелмә купшы һәм «югары стиль» дип аталган стиленә хас сүзләр булып, гарәп һәм фарсы телләре белән яхшы таныш булмаган кешеләр өчен бөтенләй аңлаешсыз» (Рамазанов, 1954). Димәк, Г.Тукайның башлангыч чор иҗатының халыкка аңлашылу-аңлашылмау мәсьәләсе турында фикер әйткәндә, аның татар-төрки-төреклегеннән бигрәк, иске татар телендә язылган барлык әдәбиятны өйрәнгәндәге кебек, төрки тел һәм гарәби тел яссылыгына игътибар итәргә тиеш булабыз. Бу хакта Ф.Әмирханның мәкаләсендә дә: «...гарәп сүзләреннән татарча төзелеп ясалган бәетләрнең татар шигырь мәҗмугасында торулары — бөтенләй урынсыздыр», — дип белдерелүе мәгълүм.
Нәтиҗә ясап, болай дияргә мөмкин: Г.Тукайның даһилыгы аның 700 еллар буена дәвам итеп килә торган иске татар теленең табигатен аңлауда һәм аның
тулаем мөмкинлеген файдалана белүдә чагыла. Иске татар теленең табигате дигәндә, авторларның, кайсы укучыны күздә тотып, нәрсә турында язуларына карап, гомумтөрки җирлек дәвам ителә торган Болгар-Казан шивәсе — иске татар теленең, берсе икенчесен алмаштырып, беренчедән, халыкчан сөйләмә, авыз иҗаты тәэсире нигезендә һәм, икенчедән, гарәп-фарсы алынмалары һәм традицион язма формалар мул файдаланыла торган нигездә иҗат итәргә мөмкинлеге булуын истә тотабыз.
Г.Тукай, яза башлаганда, менә шушы мөмкинлекнең һәр икесен дә файдалана. Алга таба Г.Тукай халкыбызның сөйләмә теле байлыгын сәнгатьчә тасвирлау теле югарылыгына күтәрергә кирәк булуын аңлый: «...әдәбиятымызның асылы, җәүһәре булган безнең Казан теле...» икәнлегенә инануын белдерә (Ялт-йолт, 1911, №29), традицион язма телне үзенчә яңартып һәм үстереп камилләштерә. Чыннан да, Г.Тукайның даһилыгы, аның Иляһи шигърияте, күп тапкырлар ассызыкланганча, нәкъ менә халкыбызның үз-милли сүзләре белән тасвир итү юнәлешендә ачыла, әлеге нигездә ул, поэзия жанрының, һәм тулаем төрки дөньяда, һәм башка халыкларның телләрендә яңгыраш ала торган гүзәл-нәфис үрнәкләрен иҗат итә дип кабатлый алабыз. ... Галимнәр белдергәнчә, җанлы-сөйләмә тел белән язма төркинең классик иске татар теленең ике формасы булып саналуы XIII-XIV гасырлардан ук билгеле булса да (Фасеев, 1982: 29), аларның үзара бәйләнеш-мөнәсәбәте һәм гамәли кулланылышы төрле чорда төрле дәрәҗәдә икәнлеге күренә.
Искәрмәләр
Әмирхан Ф. (Даменла). Габдулла Тукаев шигырьләре // Әл-ислах, 1907, 3 декабрь.
Әмирхан Ф. (Даменла). Габдулла Тукаев шигырьләре // Әл-ислах, 1908, 2 февраль.
Әмирхан Ф. Әсәрләр. 4 томд. IV том: әдәбият-сәнгать тәнкыйте, биографик материаллар, хатлар.
— Казан: Татар.кит.нәшр, 1986. — 390 б.
Әхмәтҗанов М. XVIII гасыр татар әдәбияты. Поэзия: төзүче, искәрмәләр һәм аңлатмаларны әзерләүче Марсель Әхмәтҗанов. — Казан: «Дом печати» нәшр., 2006. — 363 б.
Баязитов Г. Тел бәхәсе // Нур. — СПб., 1905-1914.
Бәширова И.Б. Татар әдәби теле тарихы. Гомумтеоретик мәсьәләләр: татар әдәби теленең билге- шартлары һәм аларның өйрәнелеше. — Казан, 2012.
Вәлиди Җ. Тукайның шагыйрьлеге // Мәгариф. — 1923. — №3-4.
Вәлиди Җ. Сайланма хезмәтләр. — Казан: Мәгариф, 2007. — 271 б.
Гайнетдинов М.В. XIX йөз татар әдәбияты тарихына яңа материаллар. Баһави // Татар теле һәм әдәбияты. — Казан, 1977. — Б.127-128.
Галимуллин Ф.Г. XX гасырда татар-төрек әдәби бәйләнешләре мәсьәләсенә карата // Төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгате Шәрык һәм Гареб мәдәнияте контекстында. — Казан, 2014. — Б.141-146.
Ганиева Р. Шагыйрьнең рухи дөньясы. — Казан, 2002. — 110 б.
Җәләй Л. Тукай телендә фигыльләр // Совет әдәбияты, 1938. — №3, 4, 5.
Кононов А.Н. Турецкий язык // Языки мира. Тюркские языки. — Бишкек, 1977. — С.394411.
Курбатов X.P. Лексика и система первых произведений Тукая // Татарская лексика в семантико-грамматическом аспекте. — Казань, 1988. — С.54-59.
Миңнегулов X.IO. Тукай һәм Урта гасыр татар әдәбияты // Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте. Шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган халыкара конференция материаллары. — Казан, 1997.
118
— 323 б. — Б.54-63.
Мөхәммәтшин З.Г. Г.Ибраһимов һәм Җ.Вәлиди күрергә теләгән Тукай // Фәнни Татарстан, 2014. — №1. — Б.53.
Нуруллин И. Тукай. Жизнь замечательных людей. — М.: «Молодая гвардия», 1977. — 240 с.
Рамазанов Ш.А. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле // Татар теле буенча очерклар. — Казан: Таткнигоиздат, 1954. — Б. 58-93.
Тенишев Э.Р. Тюркоязычных письменных памятников языки // Языки мира. Тюркские языки.
— Бишкек, 1977. — С.35-46.
Фасеев Ф.С. Старотатарская деловая письменность XVIII века. — Казань, 1982. — 171 с.
Фәхреддин Р. «Шура»ның тел ярышы. — Оренбург: «Вактъ», 1910. — 195 б.
Xалит Г. Тукай үткән юл (Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында очерк). Казан: Татар.кит.нәшр., 1962.
Xәмидуллин Р.Р. Г.Тукайның «Голүмең бакчасында...» шигырендә сүз кулланылышы // XXI гасыр фәне. Филология һәм сәнгать белеме мәсьәләләре. — Казан, 2014. — Б.50-54.