Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Шигырь иле
Сүзеңне сал вакыт арасына, —

иркен итеп алсын ул тынын...

Аккан су да сиңа: «бер!» дигәндә, и

ке тапкыр какмый дулкынын!
Каләмең дә канатланган сыман,

шигыреңдә һәр сүз суласа!..

Сүзләр елый, алар тончыгалар,

вакыт аралыгы булмаса...
Тезелеп калсын иҗат түтәлләрең,

Чәчәкләнсен Шигырь илендә!

Затлы орлык сыман сикереп төшәр

тере сүзләр булсын телеңдә!
Ак кәгазьгә төшеп, йөгереп китсен,

Зур иҗатка илтсен эзләре.
Бер җөмләдә килеп очрашсыннар

«Сөям!» белән «сине» сүзләре...
Вава калдыр, сулыш калдыр сүзгә, —

тылсым уты янсын шигырьдә!
Мәхәббәтең сал да шул юлларга,

һич чыкмаслык итеп сихерлә!..
Вакыт-вакыт рухың килеп чыкса,

галәмнәрдән килгән авазга,

ал син аны, шагыйрь, йөрәк тавышың

язылып калсын ап-ак кәгазьгә!..

Илгә кайту
...Кайту уңаена, сагынудан

Йөзне куеп яңгыр җиленә,

Егылырмын әрекмәннәр төбенә,

кырмыскалар, бөҗәк иленә...
Һәм... тормам да шуннан. Җирне кочып,

Ябынып өскә үлән юрганын,

тыңлап ятармын мин
безнең якта

«тропик яңгыр» шаулап койганын!..
Танавыңны ера әрем исе:
«Күзеңне ач, абый, тормышка!..»

Берни булмагандай, кулым буйлап,

йөк күтәреп кайта
Кырмыска!..
Тоныкланган күкрәү авазларын

ишетермен әле беравык...
һәм...
Сикерермен чиксез галәмгә мин,

десант кебек, йолдыз нурларына
уралып....
Төнге күктә
Сүнгән үз йолдызым

Күренеп торыр бераз,
моңланып...


Яңа елда
(китүләр турында)
Искә алдым барча дус-ишләрне,

киткән шагыйрьләрне — берочтан...

Һәркайсына бер җыр адарынсам,

чыгармынмы изге бурычтан?..
Аларны мин инде күз алдымнан

берәм-берәм тезеп үткәрәм.
Алар ядкаренә, дога итеп,

Моңлы шигырем, сине күтәрәм!..
Алар инде үтте... Дөнья иркен, —

киләселәр әле килерләр.
Тик... киткәннәр кайтмый.

Алар белән китте минем асыл шигырьләр!
Китеп барды гүзәл тойгыларым, —

аларны мин шактый озаткан...
Тик аларсыз ялгыз бер атауда

торып калдым кебек азактан...
Мөлдерәмә күңелем бушатырга,

елатырлык хискә сусадым...
Шигъри чакмам китте кайсыгызда, —

дөрләп янмый шигъри учагым?
Иске ел да китә үз юлына, —

ярамый да бит ул китмичә:

кемнәр китсә, кемнең киләсе бар,

игелек иктеңме син, буш сүзләрме, —

беркем әйтмәс, үзең китмичә...
Бусагадан аяк сөртеп кердек, —

иске елны, имеш, калдырып...

Яңасында кемне ниләр көтә,

ни көтәбез күзләр талдырып?

Баш очында өмет йолдызларын яндырып...

Төклетура
Әйдә, дускай, оч син,

Төклетура, җәй аркылы,
август болыннары буйлап оч,

солы кырларының зендәгәнен,

әремнәрнең шавын тыңлап оч!
Сиңа ияреп, үткәннәргә кайтам,

күкрәк куеп тыгыз җилләргә.

Синең белән бергә уйнап оча

безнең аваз — туган җирләрдә!
Безнең кырларны да читләп

үтми табигатьнең изге догасы...
Хәл белергә кергән

Күбәләкнең тәрәзәмдә яна укасы!..
Төклетурам, бөҗәкләрнең басы, —

Сыйдыргансың — йөрәк алкышлый, —

туар заманнарның авазларын узганнарга,
ерак ызаннарга җырлый-җырлый
очып барышлый!
Болыныма җиткәч, ял итеп ал, —

ак чәчәккә кунып тибрән бер!
Таң гөленә миннән сәлам җиткер,

тымык болыннарны җилләндер.
Минем өчен дә бер син оч шунда,

үләннәрем тагын билдәндер...
Озак көттек җәйне, ә кем белә, —

бу җәй безгә атап килгәндер?..
Яшьлек кырларыма кайт син, анда

Кояш алтын такыя кигәндер!