ШИГЪРИЯТ ДӨНЬЯСЫ: 2014 ЕЛ
Гомуми планда караганда, ХХ-ХХ1 йөз чикләрендә татар поэзиясенең, үткән гасыр шигъри традицияләрне үстереп, дәвам итеп баруы белән янәшәдә, хис- кичереш бирелеше, образлы сурәтлелек, сәнгати алымнар җәһәтеннән яңа эзләнүләр, тәҗрибәләр юлына керүе күренә.
128
Традиция һәм яңачалыкның үзара бәйләнеп баруы, керешеп китүе — әдәби барышның гадәти үсеш үзенчәлеге.
Соңгы еллар шигъриятендә, бер яктан, кешелекнең үзенә, яшәеш кануннарына бәянең, фәлсәфи гомумиләштерүләрнең, яшәү мәгънәсенә, яшәү кыйммәтенә мөнәсәбәтле уйлануларның алга чыгуы, шуңа бәйле күңел һәм фәлсәфи лириканың активлашуы күзәтелә. Икенче яктан, яшерен эчтәлек алымы аша ачылган субъектив катлам җәмгыятькә, милләт тормышына хас проблемаларны, иҗтимагый барыш, аның шәхескә, кеше тормышына йогынтысын ачып бирүгә юнәлтелә, тәнкыйди бәя фәлсәфи фикер-карашлар белән кушыла яки фәлсәфә үзе бер катлам- башлангыч төсендә алга чыга. Өченчедән, поэзиянең тематик яктан баю-төрлеләнүе, проблематик яссылыкта әхлакый мәсьәләләрдән гомумкешелек кыйммәтләрен яктыртуга таба хәрәкәт итүе дә ачык күренә. Дүртенчедән, шигърияттәге сыйфат үзгәрешләре иҗат юнәлеше, агымнарының, стиль тенденцияләренең төрлелегенә тоташа: сүз сәнгатенең бу төрендә романтизм, реализм юнәлешләре төрле стиль тенденцияләре белән байый, алар белән янәшәдә модернистик, постмодернистик алымнар бергә берегеп үсә-үзгәрә.
Чор шигъриятендә формалашкан мондый сыйфат үзгәрешләре 2014 ел дәвамында «Казан утлары» журналында дөнья күргән лирик һәм лиро-эпик әсәрләрдә дә үстерелеп, камилләштереп барыла. Бербөтен шигъри бәйләм итеп караган вакытта аларның татар поэзиясендә калыплашкан төп стиль тенденцияләрен дәвам итеп, әдәби мәйданга чыгуы күзгә ташлана: иң беренче нәүбәттә милләт тормышына, аның бүгенге халәтенә, җәмгыятьтәге тәртипләргә, вазгыятькә бәя бирүгә йөз тоткан тәнкыйди башлангычның үстерелүе; җәмгыятьнең актуаль мәсьәләләрен әдәби текстка нигезләнеп чишәргә омтылган интеллектуаль тенденциянең дәвам иттерелүе; лирик герой халәтенең хыялый-идеалистик омтылышларын, хис-кичерешләрен сурәтләү объекты итеп алган романтик юнәлешнең үстерелүе.
Бу елда дөнья күргән шигъри әсәрләрнең күпчелеге реалистик алымнарга таянып иҗат ителгән; алар, нигездә, гражданлык лирикасы жанрын үстереп бара. Бу яктан А.Хәлим шигырьләре үзенчәлекле, чыгарылма кебек кабул ителә, аның «Мөрәҗәгать», «Эмпайр-Бильдинг, 106 кат» кебек шигырьләре хәзерге татар поэзиясендә сәяси лириканың, үтә аз санда гына булса да, яшәвен раслый.
Шушы юнәлештәге шигъри әсәрләрнең бер төркеме җәмгыятьтәге вазгыять, көнкүреш, иҗтимагый барышка бәя бирүгә йөз тотып язылган. Аларда, кагыйдә буларак, иҗтимагый детерминация саклана, лирик герой белән җәмгыятьтәге тәртипләрнең каршылыгы алгы планга чыга, иҗтимагый барышны тәнкыйтьләгән тәнкыйди башлангыч көчле бирелә, шигъри әсәрләр тукымасында милли, иҗтимагый проблемалар калкытып куела. Бу яктан Р.Харис, Г.Рәхим, Ф.Дәүләтбаев, М.Кәримов, Г.Морат, Л.Фәтхетдинованың тәкъдим ителгән шигырьләре үзенчәлекле.
Мәсәлән, Р.Харисның «Беренче хәбәр», «Елатмаска иде бәбиләрне», «Учым», « Курыкмыйча яшик» кебек шигъри үрнәкләре шагыйрь иҗатындагы дөнья сурәтендә үзгәрешләр барганлыгы хакында хәбәр итә. Әлеге үрнәкләрдә Р.Харис
129
фәлсәфилектән читләшә төшеп, реалистик алымнар ярдәмендә үз ватаныңнан читкә омтылу («Байбәтчә»), курку («Курыкмыйча яшик») проблемаларын калкытып куя. Бу бәйләмдәге шигырьләре аша ул үз җиреңдә яшәүнең кеше тормышындагы иң зур бәхет булуын ассызыклый.
Ф.Дәүләтбаевның «Тормышта да шахматтагы кебек», «Бутамагыз мине», «Караңгылыкта» кебек шигырьләрендә дә охшаш мотивлар алга чыга, иҗтимагый тормышка, җәмгыятьтәге яшәү тәртипләренә бәя калкытып куела. Мәсәлән, «Караңгылыкта» шигырендә караңгылык ил тормышын, җәмгыятьтәге вазгыятьне бәяләүгә юнәлтелә. Кеше кадере булмау, хөсетлек, байлыкка омтылыш, гаделсезлек караңгылыкны тудыручы һәм лирик герой күңелендә сагыш хисен уятучы сәбәпләр төсен ала. Г.Рәхимнең «Безнең чор кешесе», «Кемгә ышанырга» шигырьләрендә дә кешелексезлекнең безнең чор кешесе холкындагы төп сыйфат булуы идея төсендә формалаша: Аюдан курыкмый кеше, / Бүредән курыкмый кеше, / Таулардан курыкмый кеше — / Кешедән курка кеше.
Л.Фәтхетдинованың «Мәгънә», «Мин иҗатка кайтам», «Буын арты буын алмашына» кебек шигырьләрендә дә охшаш мотивларның алга чыгуын күрәбез. Әлеге шигырьләр бәйләмен туплаган «Сүз кыйммәте бүген — ихлас фикер» гыйбарәсе әсәрләр тукымасыннан чыгарылган идея кебек кабул ителә. Шагыйрә, алдагы шагыйрьләрдән аермалы буларак, бүгенге җәмгыятьтә кешенең генә түгел, сүзнең дә, иҗатның да, ихлас фикернең дә булмавын ассызыклый.
М.Кәримовның «Булабыз», «Искә алу» кебек шигырьләре әйләнә-тирә тормышка сатирик бәя булып укыла. «Булабыз» шигырендә иҗтимагый-сәяси вазгыять лирик герой күңелендә әрнү хисен тудыра, «без, без», «булабыз» гыйбарәләрен уйнату аша шагыйрь бүгенге яшәешнең гаделсезлеген, сәяси барышның кешене монафикъка әйләндерүе проблемаларын калкытып куя.
Бу юнәлештәге шигырьләрне бербөтенгә туплап караганда, аларның, җәмгыятьтәге проблемалар кебек үк бертөрле, охшаш мотивларга йөз тотуы ачыклана. Әлеге матур үрнәкләр янәшәсендә катлаулы шигъри сурәтлелек белән баетылган, яшерен эчтәлекне эзләп укырга мәҗбүр итәрдәй реалистик үрнәкләрне дә күрәсе килә.
Мәсәлән, бу юнәлештәге шигырьләр бәйләмендә Г.Моратның «Әкиятне башлыйк яңабаштан» шигыре үзенчәлекле укыла. Шигырь структурасында әкият бүгенге яшәешне бәяләү барышында кулланылган метафора вазифасын үти, халык язмышын, бүгенге һәм киләчәк турындагы шагыйрь уйлануларын җиткерүче булып төгәлләшә. Әкияттәге бармагын кыскан Шүрәлене ирекле итеп күрү теләге, әфсенгә тарыган Ак бүренең әфсенен кире кайтару омтылышы, Аркадашлары чокыр казыган Турай батырны коткару, Сак белән Сокны кавыштыру хыялы һ.б. аркылы әдип Яңа яшәеш моделен төзи; шартлы алым — әкиятне һәм чынбарлыкны кушу аша мифологик үткәнне һәм бүгенгене бер ноктага җыя, фәлсәфи күзаллау аша яшәешкә, җәмгыятьтәге тәртипләргә бәя- мөнәсәбәт белдерергә омтыла. Әкияткә хас аерым сыйфатларны автор кеше тормышына үрнәк итеп күтәрә: Әкиятне башлыйк яңабаштан, /Җен кайтарсын ана каргышын, / Пәри ярлыкасын үксезләрне, / Сак белән Сок кабат кавышсын. / Әкиятне башлыйк яңабаштан...
Р.Корбанның «Тукран» шигыре дә җәмгыятьтәге проблемаларны ачу барышында метафорик сурәтлелеккә мөрәҗәгать итеп язылган: Уйлыйм аннан: безнең дә, дим, / Җәмгыять бара череп. / Эчтән анны җиз башлы корт / Кимерә — ришвәтчелек. / Ничек безне тазартырга? / Башымда яңгрый оран. / Агачларны түгел, гүя, / Миемне чукый тукран.
Шуның белән янәшәдә аерым бер шигырьләрдә милли проблемалар калкытып куела, милли хәл-халәткә мөнәсәбәт метафора-символлар, эзоп теле ярдәмендә укучыга ирештерелә. «Казан утлары» журналының 2014 елгы саннарындагы реалистик шигырьләр арасында алар күпчелекне тәшкил итә. Мондый шигъри үрнәкләрдә, кагыйдә буларак, татар милләтенең киләчәге, татар теленең киләчәк язмышы, аның тормыштагы урыны, роле, милли битарафлык, ваемсызлык проблемалары әйдәп бара. Мәсәлән, Г.Рәхимнең «Каян килә», «Ватаның бармы», Ф.Дәүләтбаевның «Ат өстендә — татар урыны», Р.Сәлахиевның «Тел язмышын уйлап», Т.Шәмсуаровның «Бергә булыйк, бердәм булыйк», «Татар чәе», Х.Бәдигыйның «Безнең сүзләр», Н.Әхмәдиевның «Ыру башы — Ак бүре», З.Мансуровның «Явыз Иван киңәше» һ.б. шигырьләр шул хакта сөйли.
Мәсәлән, Н.Әхмәдиевның «Ыру башы — Ак бүре» шигырендә Г.Тукайның «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» гыйбарәсе эпиграф итеп алынып, шигырь шул сорауга җавап төсендә язылган. Ак бүре метафорасы шигырь структурасында милләткә бәя бирү
НУРФИЯ ЮСУПОВА
130
функциясен беркетә. Аның батырлыгы, ыру саклау сәләте татар менталитетын, ак бүре / капкындагы соры бүре оппозициясе татарның холкын һәм бүгенге хәл-халәтен бәяләүгә юнәлтелә. Татарда ак бүре сыйфатларының җиңеп чыгачагына ышаныч идея булып укыла.
Охшаш мотив М.Галиевның «Чыдам тау да, үзән дә без» шигырендә дә тәкъдим ителә. Татарның үткәне / бүгенгесе оппозициясенә корылып иҗат ителгән шигырьдә балбал, бөркет, дала, тау, үзән, каганат кебек метафорик-символик образ-детальләр татарның шанлы тарихын сурәтләү юлында файдаланыла. Бүгенге халәтне тасвирлау барышында кулланылган әрнеп үскән әрем образы авторның матур табышы буларак кабул ителә һәм татар халкы язмышының ачылыгын да, хокуксызлыгын да, лирик геройның әрнүен дә үзенә сыйдыра. Шигырьнең соңгы юллары автор позициясе булып укыла: Кайтавазлар иңри юашланып: / Бүгеннән без, бәлки, бөгелмәбез.
Шагыйрьнең «Дүрт төс — дөньяның дүрт ягы», «Тарихка караш» кебек шигъри үрнәкләре дә шушы дулкында кабул ителә.
Ф.Гыйззәтуллинаның «Ачыла хәтер», «Чиксезлек» шигырьләре дә авторның милләтнең бүгенге халәтенә, битарафлыгына сызлануы булып кабул ителә.
Р.Бәшәрнең «Мираж» шигыре эзоп теле бирелеше ягыннан үткенлеге белән аерылып тора. Метафорик сурәтлелек ярдәмендә милләт язмышына бәя бирү ягыннан да, шигъри үлчәме җәһәтеннән дә ул ХХ йөз башында иҗат ителеп, онытылган, бүген аз катлам укучыга гына таныш поэмалар кебек укыла. Бер караганда шигырьдә идеологик яки идеологик эчтәлеккә ишарә ясаган образлар юк кебек. Әмма яшерен эчтәлек алымы әсәрдән яңа мәгънәләрне табарга мөмкинлек бирә. Мираж / төш каршылыгы шигырь структурасында чынбарлык / хыял кебек төгәлләшә, миражга хас сусыз, эссе чүл, шомлы ил, шәүлә, әләмсез, адәмсез ил метафора, эпитетлары татар милләтенең бүгенге халәтен ачуга буйсындырыла. Татар укчысына Дәрдемәнд иҗатыннан яхшы таныш булган искән җил, тузгытылган комнар һәм ком таулары күмгән юллар кебек символик образлар шигырь структурасында кылган гамәлләрнең, үткән елларның мәгънәсезлеге, эзсез үтүе мотивын яңарта һәм лирик герой күңелендә әрнү тудыра. Оппозицион вариантта бирелгән төштәге азан моңы, бәхетле кешеләр, җәннәт тормышы кебек образ-детальләр исә лирик геройның милләт киләчәге хакындагы хыялы булып төгәлләшә. Шигырь тукымасыннан милләтне шушы хыял яшәтә дигән фикер саркып чыга. Шагыйрьнең «Авылда» шигырендә дә охшаш мотивлар урын ала, ләкин сәнгатьчә эшләнеше, образлылыкның байлыгы җәһәтеннән ул элгәресеннән калыша.
Н.Сафинаның журналның 2014 елгы саннарында басылган шигырьләре милли мотивларга байлыгы, яшерен эчтәлекнең тирәнлеге белән аерылып тора. Бу яктан «Өмет тирәге» шигыре үзенчәлекле. Әсәр структурасында ул аерым кеше гомереннән башлап милләт тарихына кадәр гомумиләштерелгән катлаулы метафора төсен ала. Кыш, көз, яз кебек табигать фасыллары да шундый ук гомумиләштерү юлын үтә: кеше гомерендәге аерым этаплардан башлап, милләт яшәешендәге аерым дәверләрне бәяләү максатында кулланыла, шигырь тукымасында кабатлана килгән өмет тирәге лирик герой күңеле кебек укыла. Тирәкнең төрле халәтләрен сурәтләү аша идея төгәлләшә: яфраклары коелган өмет тирәгенең дә бөреләнер, яфрак ярыр мизгеле киләчәк. Бу юллар яшерен эчтәлек аша автор позициясен төгәлләштерә: милләт тормышында да якты киләчәк булыр! Шагыйрәнең «Хәтере кайтканнарга» шигыре дә шушы дулкында интерпретацияләнә, шәрехләнә ала.
Р.Фәйзуллинның «Китә казлар...» шигыре башка идея белән өртелә.
Хронотопка бәйле төстә шартлы өч өлешкә бүленгән шигырь татар халкы язмышының төрле борылышларын ачарга мөмкинлек бирә. Милли поэзиядә авыр язмышны, аерылу сагышын гәүдәләндереп килгән традицион каз образын автор яңа мәгънә белән баета һәм сәяси, идеологик эчтәлектә укучыга тәкъдим итә. Шигырьнең беренче өлешендәге Донбасска киткән казлар шигырь тукымасында төрле кыйтгаларга таралган, сибелгән һәм үз нигез тамырларыннан аерылган татар язмышына ишарә булып кабул ителә. Лирик геройның әрнүе дә аларның бүгенге тормыш-көнитешенә бәйләп куела һәм шигырьне сәяси мотивларга баета. Әсәрнең икенче өлешендә гәүдәләнгән Иделгә китеп баручы казлар үз төбәгендә гомер үткәреп тә, аяныч яшәешкә дучар ителгән татар язмышын танырга мөмкинлек бирә. Шигырьнең өченче өлешендә кайтып баручы казлар автор позициясен җиткерү функциясен ала. Лирик геройның әрнүе татар авылларының бетүе, буыннар өзелү белән бәйләп куела. Соңгы өлештә бирелгән рәшә образы, традицион символик эчтәлек белән өртелеп, автор өметләренең булмавын ассызыклый: Беткән авыллар өстендә / Тик рәшә балкышлары. / Инеш буйларында калган / Тирәк ябалдашлары.
ШИГЪРИЯТ ДӨНЬЯСЫ: 2014 ЕЛ
131
Р.Мөхәммәтшинның «Ак бүре» либреттосы да милли проблематикага йөз тотып иҗат ителә. Бер яктан, ул, татар халык әкиятләренә нигезләнеп язылган либретто буларак, хәзерге татар поэзиясендә бу жанрның актуальлеген тагын бер кат раслый. Әсәрнең уйланмасында, сәнгати эшләнешендә М.Җәлилнең «Алтынчәч» либреттосы белән охшашлыкларны да күрми мөмкин түгел. Татар язмышы Хан һәм Ханбикә ыруының фаҗигасе аша ачылып, татар әкиятләренә хас, начарлык кылуның нәтиҗәсе үзеңә начарлык булып кайту, гафу ителү, сихер кайтару, югалту — табу мифологик мотивлары татар язмышын чагылдыру һәм бәяләү юлында отышлы файдаланыла. Милли проблематиканы мифологик материал аша тәкъдим итү уңышлы кабул ителә. Р.Мөхәммәтшин иҗатының гына түгел, гомумән хәзерге татар поэзиясенең үзәгенә куярлык бу әсәр аерым образларның символик югарылыкка күтәрелүе, үтә гомумиләштерелеп тасвирлануы белән үзенчәлекле. Хан һәм Дию каршылыгы әсәр структурасында милли мәсьәләләрне калкытса, Ханбикә, аның язмышы аркылы автор татар халкының яшәешен, хәл-халәтен чагылдыра. Әсәр тукымасында көчле рухлы, язмышның сындырып сынауларына да бирешмәгән, бетүгә хөкем ителгәннән соң да югалмаган Ханбикә татар халкының символик гәүдәләнеше, башбирмәс образы булып аңлашыла. Тәгин — аның лаеклы дәвамы да — шул мәгънәви яссылыкта кабул ителә, Кам ана азатлык символы булып төгәлләшә. Әсәр тукымасында Ак Бүре милләтне саклап калырга, азатлыкка алып барырга тиешле сыйфатларны гомумиләштереп туплый. Татар халкының азатлык, бәйсезлек өчен көрәшен гәүдәләндерү аша автор татар халкын Ханбикә, Кам ана кебек батыр, максатчан булырга чакыра.
Х.Камаловның «Кырлар көрсенүе», «Тылсымлы кыр», Ч.Мусинның «Нигезең тартадыр ул», Р.Корбанның «Урыс капка», Р.Шәриповның «Биш алма» әсәрләрендә, С. Рәхмәтулланың «Утырып уйланыр чак» шигырьләр бәйләмендә көнүзәк мәсьәләләрдән татар авылларының язмышы проблемасы калкытып куела. Мәсәлән, Р.Шәриповның «Биш алма» әсәрендә лирик геройның әрнү хисенә кайчандыр шаулап-гөрләп торган, тулы канлы тормыш белән яшәгән авылның югалуы фаҗигале төсмер бирә, аның бетүе нәтиҗәсендә илаһи матурлыкның югалуы сызлану тойгысы тудыра: Ни эшләдек? Нәрсә карадык без? / Нинди олы байлык югала... / Ничек кенә җимермәделәр бит, / Тыгып алып утка, суга да... /Җимерелгән нигез, әнкәм монда кала, / Күршеләрем кала, йөрәгем, / Каберем дә шунда калсын иде... / Бу васыять — соңгы теләгем.
Татар авылларының бетүе белән үткәннәрнең җуелуы, рухи җепләрнең өзелүе хиснең дәрәҗәсен көчәйтә, шигырь кешелек дәвамлылыкны, күчешне сакларга тиеш дигән фикер белән тәмамлана.
Күренгәнчә, милли тематикага йөз тоткан шигырьләр сәнгати алымнарга, яшерен эчтәлеккә байлыгы белән аерылып тора, образларга яңа мәгънәләр өстәп, поэтик яңарыш, жанр төрлелеге хакында да хәбәр итә, милли шигъриятнең үз традицияләренә тугрылыгын да ассызыклый. Шулай да, журналның еллык саннары белән тулаем танышып чыкканнан соң, аваздаш мотивларга язылган шигырьләр күбрәк түгелме икән, дигән сорау туа. Әлбәттә, милләтнең бүгенге халәте шартларында бу күренеш, бәлки, үзен аклыйдыр да, әмма журнал битләрендә милли эчтәлекле шигырьләрнең дә мотивлар, аларны җиткерү юллары җәһәтеннән төрле булуын күрәсе килә (мәсәлән, Р.Мөхәммәтшинның либреттосы бу яктан төрлелекне дәлилләп тора).
Традицион төстә аерым бер шигырьләрдә милли мотивлар билгеле шәхесләргә мөнәсәбәтле формалаша. Тукай турындагы поэзиядә ХХ йөз башында ук әйләнешкә кергән бу алым әле бүген дә актуальлеген югалтмый.
Мәсәлән, С.Әхмәтҗанованың «Арча поезды» шигырьләр бәйләмендә үзгә күренеш — тукталышлар аша милли шәхесләргә бәя бирү сыйфаты алга чыга. Билгеле, бәйләмдә «Арча капкасы» шигырьләр циклы белән аваздашлыклар да шактый. Әлеге бәйләмнең башында ук бирелгән «Арча поезды» шигыре гомуми планда кереш кебек кабул ителә, укучыны әзерләү юнәлешендә урын ала. Әлеге образ аша әдәбият тарихына күзәтү ясау — татар поэзиясендә үзенчәлекле күренеш. Арча төбәгендә туып-үскән яки буыннар чылбыры шушы төбәккә тоташкан Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, Г.Тукай, Г.Камал, Г.Бәширов, С.Хәким, Г.Ахунов, М.Мәһдиев кебек шәхесләргә тукталып, шагыйрә аларның милли барышта, әдәби аренадагы урынын барлый, аларга мөнәсәбәт аша милләткә бәя бирергә омтыла (шулай ук Тукай турындагы поэзиядән үк үстерелә килгән алым), Арча төбәгенең татар халкы язмышындагы урынын да төгәлләштереп куя.
Ф.Фәсхинең «Җанны пакьли торган яктылык» шигырьләр бәйләме татар поэзиясендә
НУРФИЯ ЮСУПОВА
132
форма яңарышы барганлыгын төгәлләштереп куя. Татар әдәбияты, мәдәниятенең төрле өлкәләрендә хезмәт куеп, дөньядан үткән шәхесләргә багышлап язылган шигырьләрне үзәк идея бербөтенгә туплый: алардан соң калган мирас, якты гамәлләр милли яшәешкә нур өстәп, яктыртып тору мөмкинлегенә ия! Ьәр багышлауга бирелгән барельеф-портретлар шигырьгә өстәмә эчтәлек биреп, форма эзләнүләре хакында хәбәр итә. Бу — багышлауларда сирәк кулланыла торган алымнардан.
Ф.Җамалетдинованың «Балта» шигырендә Җәлил шәхесенә мөнәсәбәт проблемасы алга чыга һәм шушы юлда автор балта метафорасына мөрәҗәгать итә. Алман балтасы / татар балтасы янәшәлеге Җәлилне физик үтерү / шагыйрьнең рухын «үтерү» янәшәлеген ачуга юнәлтелә. Әлеге фонда Җәлилгә булган мөнәсәбәт милләтнең үзен бәяләү чарасы буларак яңгырый.
Р.Ахунҗанованың «И Габдулла — Апуш» шигыре исә традицион алымнарга таянып иҗат ителә. Шул рәвешле, журналның 2014 елгы саннарында дөнья күргән багышлаулар, нигездә, таныш, билгеле мотивларга корылса да, яңа алымнарга да мөрәҗәгать итә, форма ягыннан төрле булуларын да билгеләп үтми мөмкин түгел.
Романтик юнәлешкә мөнәсәбәтле шигъри әсәрләр, нигездә, яшәеш кануннарын аерып чыгарып, яшәеш кыйммәтләрен аңлау-анализлауга йөз тота, фәлсәфи гомумиләштерүләр ясау омтылышы көчле. Кагыйдә буларак, романтик әсәрләрдә мәхәббәт темасы әйдәп бара, журналның быелгы саннарында басылган шигъри әсәрләр дә моннан чыгарылма түгел. Бу юнәлештәге шигырьләр жанр хасиятләре ягыннан күңел лирикасын үз итә.
Р.Низаминың «Күперләр», «Төнге яңгыр», Х.Камаловның «Парча», Г.Рәхимнең «Менә шундый хәл», «Боз сөңге», Р.Фәйзуллинның «Баскыч төбендә утырам...», Н.Сафинаның «Шундый халәт», Ф.Җамалетдинованың «Хыялда», «Кулъяулыгым йөртәм», Р.Корбанның «Сөю киткәч», «Нидер кала» кебек шигырьләрендә, Л.Вәлиеваның «Яшәү — мәйдан...» шигырьләр бәйләмендә, «Казан утлары» журналының 3 нче санында дөнья күргән Г.Тукай, Р.Мингалим, Р.Гаташ, М.Әгъләмов, А.Хәлим, Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, М.Мирза, Г.Морат, Л.Шәех шигырьләрендә мәхәббәт кеше җанын җылытырлык көч буларак бәяләнә.
Аерым шигырьләр образлы сурәтлелек ягыннан үзенчәлекле кабул ителә, традицион образларны өстәмә мәгънәләр белән баету яки яңа образ-детальләр кертеп җибәрү романтик шигърияттәге поэтик эзләнүләрне раслый. Мәсәлән, Р.Фәйзуллинның «Күчмә утраулар» шигыре бу яктан кызыклы. Күчмә утрау / утрак җир каршылыгына корылган әсәрдә Аккошта, Кабанда булган утраулар образы метафора төсен ала. Шушы фонда тормыш, яшәү елгасында очраган күчмә утраулар мәхәббәт тарихлары булып төгәлләшә. Гомер юлында кичерелгән мәхәббәт кеше күңелендә онытылмый, гомер буе саклана дигән фикер автор идеясе кебек яңгырый: Бар ул андый утраулар / Аккошта, Кабанда да... / Әйтмибез генә, бар алар / Бәрберебезнең җанда.
Э.Байназаровның «Без» шигырендә дә охшаш образлылык һәм мотив чагылыш таба. Гомумән, бу яшь шагыйрьнең иҗатында образлы сурәтнең көчле булуы күзгә ташлана, ул катлаулы, көтелмәгән янәшәлекләр ярата (мәсәлән, «Кечкенә мәгънәсезлек»), композицион алымнардан сирәк мөрәҗәгать ителә торган монтаж алымын отышлы куллана. Мәсәлән, «Мүкләнгән диварлар җылысын кызганды» шигырендә укучы тыгыз сурәтлелек белән очраша, мүкләнгән дивар, бәсләнгән ирен кебек эпитет-метафоралар мәхәббәтнең салкынлыгын җиткерү юлында файдаланыла: ...Мүкләнгән диварлар җылысын кызганды, / бәсләнгән иреннәр дәшмәде артыгын; / бер язга сыймады атасы таңнары, / бер таңы җитмәде әйтергә актыгын.
Н.Сафинаның «Көзге уй» шигыре дә шундый эзләнүләр ягыннан кызыклы. Традицион көз / сагыш янәшәлеге белән беррәттән кулланылган яфрак / йөрәк, яфрак / көймә янәшәлекләре шул хакта сөйли. Мәхәббәттән аерылу лирик герой күңелендә сагыш хисен уятып, бер-берсен баетып килгән образ-детальләр, сары эпитетын кабатлау, сары яфрак кебек йөрәк, сары көймә кебек йөрәк, сары канатлы кош канатлары метафора-чагыштырулары шушы сагышны көчәйтү функциясен ала. Алар аша автор үз фикерен җиткерә: мәхәббәттән аерылу, алдану кешене мәңгелек сагышка сала һәм бу халәт кеше җанында даими хискә әверелә.
И.Иксанованың «Акъдиңгез көндәлеге» шигыре шагыйрә иҗатын тагын бер кат экзистенциаль мотивлар белән баета. Биредә ак дулкыннар, күчкән комнар, югалган эзләр, диңгез кебек экзистенциаль эчтәлекле традицион романтик образ- детальләрнең мәгънә күчеше кичерүен күрәбез. Гомер агышында кеше яшәешенең мәгънәсезлеген, эзсез югалуын җиткерүче образлар шигырь тукымасында мәхәббәтнең сафлыгын, аны җуюга бәйле
ШИГЪРИЯТ ДӨНЬЯСЫ: 2014 ЕЛ
133
сызлануны ачуга юнәлтелә. Шагыйрә мәхәббәтне ике кеше арасындагы хис-халәт баскычыннан кеше яшәешенең Мәңгелек мәгънәсе, кыйбласы югарылыгына күтәрә.
Г.Рәхимнең «Боз сөңге» шигырендә ут / боз сөңге янәшәлегенең мәхәббәт / нәфрәт күчешен җиткерүгә юнәлтелүе матур шигъри табыш булып тора. К.Булатованың «Һәр Мәҗнүннең үз Ләйләсе була» шигырендә традицион мәхәббәт символларына әверелгән Ләйлә—Мәҗнүн образларына мөрәҗәгать белән очрашабыз. М.Галиевның «Төштән — төшкә» шигырендә дә мәхәббәт темасын ачу барышында Сөю Таҗы, Илаһи наз кебек шәркый, суфичыл эчтәлекле романтик образларның яңарышы уңышлы кабул ителә, тагын бер кат шагыйрьнең сүз остасы булуын дәлилли.
Аерым шигырьләр романтик материалда кешенең яшәеш кануннарын бәяләргә, яшәеш закончалыкларын аерып куярга омтыла. Мәсәлән, Ф.Мөслимованың «Мизгелләр елларга биргесез» шигырьләр бәйләмендә илаһи мәхәббәт кеше гомеренең төп кыйммәте, яшәү мәгънәсе, яшәештәге иң төп таяну ноктасы югарылыгында тәкъдим ителә: Атама-анама таяндым, /Дусларга, балама, ярыма... / Аккан су шикелле барысы — / Соң барып җитте шул аңыма. / Ниһаять, мәңгелек Сөюгә / Күзләрем ачылды: яраттым! / Аһ, озак сынадың Син мине, / Ташлама, ярлыка, йа Раббым!
Шундый ук мотив Г.Корбанованың «Тарихында нинди серләр бардыр...», «Май аеның садәлеге белән...», Р.Идиятуллинның «Таулар хакында ике шигырь», «Рәсүлуллаһ, алтын сүзгә төреп...» кебек шигырьләрендә дә урын ала.
И.Иксанованың узган елда басылган шигъри әсәрләре шагыйрә иҗатында фәлсәфилекнең көчәюе хакында хәбәр итә. «Арчада бер кичә», «Җәй белән хушлашу», «Минем җәем» кебек шигырьләре кеше гомеренең төрле мизгелләрен, халәтләрен ачуга юнәлтелә. Җәй / яшьлек янәшәлеге, әти-әниле балачакның, мәхәббәтле яшьлекнең үтүе мотивлары шигырьләрне бербөтенгә туплый һәм сагыш хисен уятучы сәбәпләр төсен ала, буыннар алмашы, югалту һәм табышлар автор тарафыннан яшәешнең мәңгелек кануннары буларак билгеләп куела: Күңеленә күчсен минем илем — / Мүкле күлем, урман, болыннар... / Күбәләкле җәйдә / Миннән соң да / Чакрып торсын аны бу юллар! / ...Хатирәләр тулы җәйдә йөрим / Кызым белән. / Хисләр ташыган... / Хисләремә төреп мин кызыма / Яшел җәйләремне тапшырам.
К.Булатованың «Гомер аты шундый тиз чапты...» шигырьләр бәйләменә тупланып бирелгән шигырьләрендә дә охшаш мотивлар белән очрашабыз.
Х.Мөдәррисованың «Хәтер тибә даш диварга» шигырьләр бәйләме шигъри материалда кеше фәлсәфәсен тәкъдим итә. Мәсәлән, «Вакыт һәм хәтер» шигырендә шушы юлда татар поэзиясе өчен традицион Вакыт образына мөрәҗәгать итеп, аны төрле мәгънә калыпларында уйнату алымы кулланыла. Аның аша автор Вакыт чикләрендә кеше гомеренең чикләнгәнлеген, мизгел булуын раслый. «Су белән күк», «Уй-каурыйны очлап алып...» шигырьләрендә исә циклик Вакыт образы әйләнешкә кертелеп, кеше гомеренең «мәхәббәтле» һәм «мәхәббәтсез» этапларын аерырга мөмкинлек бирә. Традицион төстә шигырьләр структурасында кеше гомеренең Вакыт кысаларында чикләнгәнлек мотивы яңартыла. Р.Корбанның «Өч җыр» шигырендә дә җыр образы, бишек җыры, тормыш җыры, үлем җырына әверелеп, кеше гомеренең төрле этапларын аерып куя.
Поэзиядә фәлсәфилеккә омтылыш тенденциясе фәлсәфи эчтәлекле жанр формаларының яңарышына да тәэсир ясый. Мәсәлән, Р.Идиятуллинның «Тормыш» һәм Д.Гарифуллинның дүртьюллыклар бәйләме хикмәт һәм робагый жанрларына стилизация буларак кабул ителә.
Бу чор шигъриятенә хас сыйфатларның берсе буларак интеллектуаль тенденциягә хас алымнарның да кулланыла килүен әйтә алабыз. Мәсәлән, Р.Харисның күпкатламлы, күпмәгънәле метафорик-символик сурәтлелеккә корылган, укучының үзенә чишәргә калдырылган шигъри табышмакларны хәтерләткән, әзерлекле укучыга юнәлтелгән «Кара түгәрәк» шигыре бу яктан үзгә, интеллектуаль алымнар белән баетылып, укучыга тәкъдим ителә. Сәнгати чаралардан көтелмәгән борылышлар, катлаулы чагыштырулар, сынландыру, янәшә кую, бер күренешнең мәгънәсен икенчесеннән табу, өченчесе ярдәмендә ачу — Р.Харисның лирик фикерләү үзенчәлеге — бу шигырьдә дә актуаль булып кала.
«Кара түгәрәк» шигырендә Малевичның «Кара квадрат»ындагы сурәтлелек шигъри метафора ролен башкарып, кара, яшел, сары һәм ал сызыклар яшәешне, кеше тормышындагы аерым мизгелләрне бәяләү югарылыгына күтәрелә. Кара / чиксезлек янәшәлеге аша автор мәңгелекне төгәлләштерә, мәңгелек / фани каршылыгының чиген акыл билгели: ...һәмяңадан каралыкка бата... /Аргы ягы аның — Чиксезлек!.. / Чиксезлекнең бу ягында тота / Акыл билгеләгән чик безне...
НУРФИЯ ЮСУПОВА
134
Шагыйрь фикеренчә, кеше яшәеш дәвамында мәңгелектән килеп, өзлексез төстә акыл белән танып-белеп булмый торган мәңгелеккә омтыла, шушы омтылыш кеше тормышында түгәрәкне хасил итә. Традицион поэтик эзләнүләр белән янәшәдә журнал битләрендә әзерлекле укучыга юнәлтелгән, катлаулы метафорага корылган мондый шигырьләрне ешрак күрәсе килә.
«Казан утлары» журналының 20104 елгы саннарында поэмаларның үтә аз санда булуы сагайта. Бу күренеш татар поэзиясендә поэма жанрының кризис кичерүе хакында хәбәр итмиме?! Әллә алар журнал битләренә тәкъдим ителмиме? Ә бит поэма жанры һәм, гомумән, күләмле жанрлар үсеше поэзия күтәрелешен дәлилләүче күренешләрнең берсе буларак билгеләнә. Еш әйтелгән фикерне тагын ассызыклап кабатлыйсы килә: татар поэмасы ХХ гасырның икенче яртысындагы күтәрелешен, поэзия мәйданына С.Хәким, И.Юзеев, Р.Әхмәтҗанов, М.Әгъләмов һ.б. кебек поэма осталары килүен көтә.
Әлбәттә, күләме ягыннан чикләнгән бер мәкалә кысаларында гына бер ел дәвамында басылган барлык шигъри әсәрләргә җентекле бәя бирү, һәрберсенең шагыйрь иҗатындагы һәм, гомумән, татар поэзиясендәге урынын билгеләп, тәгаенләп кую мөмкин түгел. Йомгаклап әйткәндә, «Казан утлары» журналының 2014 елгы саннарында басылган шигъри әсәрләр хәзерге шигърияттәге, әдәби барыштагы күп кенә тенденцияләрне чагылдыра. Традицион образлылык, моңа кадәр даими мөрәҗәгать ителгән мотивларның, алымнарның, сәнгати чараларның кулланылышы шигърияттә традиционлыкның көчле булуын ассызыклый. Бер үк вакытта әдәбиятта эзләнүләр барганлыгы да сизелеп тора. Традицион образларны яңа мәгънә калыплары белән баету, ХХ йөз башы татар поэзиясендә кулланылып, даими барыштан читтәрәк калган алымнарны, образларны яңартып җибәрү, форма эзләнүләре шул хакта сөйли. Журнал битләрендә төрле буын шагыйрь- шагыйрәләрнең иҗат җимешләре белән таныштырып бару да матур күренеш буларак бәяләнүгә лаек. Быел сан ягыннан күбрәк авторларның иҗаты урнаштырылу да күзгә ташлана. Хатын-кыз шагыйрәләр иҗатына да шактый урын бирелгәнлеген билгеләп үтәргә кирәк.
Шуның белән янәшәдә шигъри әсәрләр татар поэзиясендә аерым күренешләрне, «минусларны» аермачык күрергә, тоярга да мөмкинлек бирә. Бер яктан, яңа алым, яңа агымнарга йөз тотып язылган, үзгә әдәби концепциягә таянган әсәрләр аз, дөнья әдәбияты югарылыгында эзләнү җитми. Дөнья әдәбияты постмодернистик үсеш юлына кергән мәлдә безнең поэзиядә андый экспериментлар булса, уңышлы булыр иде. Мин һич кенә дә татар поэзиясенең традицион үсешенә каршы килмим, мең еллар буена калыплашкан сыйфатлардан йөз чөерүне максат итеп куймыйм, әмма әдәбиятта төрлелек булу соралып тора.
Икенчедән, татар поэзиясенә «поэтик ыргылыш», «шартлау» җитми кебек тоела. 1960 елларда Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Г.Рәхим, Р.Гаташ һ.б. шагыйрьләр поэтик борылыш, «шартлау» ясый, татар поэзиясен форма һәм эчтәлек ягыннан баету, яңарту омтылышы белән яна бит. Бүген поэзиягә килгән яшь буында ниндидер әдәби сүлпәнлек, иҗади кризис сизелә, аларның журнал битләрендә басылган әсәрләреннән чыгып караганда да, иҗади эзләнүләр, поэтик экспериментлар ясап карау хасиятенең җитеп бетмәве күренә. Яшь буын шагыйрьләрнең күбесе традиционлыкка йөз тота, ә яңалык, иң беренче чиратта, поэзиядә үз сүзен әйтеп, калыплашкан шагыйрьләрдән бигрәк, яшь буыннан көтелә. Ә бит андый эзләнүләр дә юк түгел! Әмма журнал битләрендә никтер алар чагылыш тапмый кала. «Казан утлары»нда бәлки яңа алымнар, агымнарга таянып язылган әсәрләрне бастыру мәйданын булдыру кирәктер, шушы юнәлештә берәр рубрика эшләнгәндә дә зыян итмәс иде кебек. Иң яхшы үрнәкләрне генә тәкъдим итеп барганда, бу һич кенә дә «Идел»не кабатлау булмас иде.
Өченчедән, «Шигъри хәтер» рубрикасында күбрәк шигъри үрнәкләр күрәсе килә. Мәсәлән, быелгы саннарда Н.Акмал, Д.Сирай шигырьләре уңышлы кабул ителә. Һәр санда бер авторның ике-өч шигыре генә басылып барса да, уңышлы булыр иде, алар бит татар поэзиясенең тутыкмас җәүһәрләре!