Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН

Абдулла Әхмәт
(Әхмәтов Абдулла Сафиулла улы) (1905-1976)
Язучы-прозаик һәм драматург. 1905 елның 25 мартында Курган өлкәсенең Притобольный районы Звериноголовск авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1922-1923 елларда — Чиләбе өлкәсенең Олы Солтан авылындагы ятим балалар йортында тәрбияче, 1925 елда совет-партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, Свердловск шәһәрендәге «Сабан һәм чүкеч» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.
1932 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Институтны тәмамлагач, «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары Казан химия-технология техникумында һәм музыка мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә, ике ел буе
алгы сызыкта гади солдат булып хезмәт итә. Яраланып, госпитальдән дәваланып чыккач, яңадан алгы сызыкка кайта. 1943 елның 15 мартыннан сугышның ахырына кадәр «Алга, дошман өстенә!» исемле башта — Калинин, соңыннан Беренче Балтыйк буе фронт газетасында хәрби корреспондент буларак, Польша, Германия туфракларын таптый. Фашистлар Германиясе тар-мар ителгәч, редакция белән Кытай — Маньчжурия жцрләренә барып чыга, анда «Суворовча кысрыклау» исемле Байкал арты фронт газетасында хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен А.Әхмәт Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
1946 елда армиядән кайткач, ул башта Татарстан китап нәшриятында яшьләр- балалар әдәбияты редакциясе мөдире, аннары 1952-1955 елларда «Пионер» журналының жаваплы мөхәррире булып эшли.
Абдулла Әхмәт 1976 елның 28 октябрендә Казанда вафат була.
Язучыларга
Каләмдәшләр!
Сезгә канлы фронтларда сугышып чыккан А. Әхмәттән сәлам. Ржев өчен барган бәрелештә катнашып, җиңел яралы булып чыктым һәм хәзер Калинин шәһәре янындагы госпитальдә ятам. Күп ятарга туры килмәс, яңадан кулга винтовка алырга туры килер. Фронт миндә бик нык тәэсир калдырды һәм бик күп кыйммәтле материаллар бирде. Алда, исән калсам, рәткә салыр идем, дип торам.
Сәламләп, А.Әхмәт.
17 август, 1942 ел
Кире кайту адресы: Калининская обл., п/о Черногубово, ящик 5.
Таҗи Гыйззәткә
Таҗи абзый!
Сезгә һәм каләмдәшләргә кайнар сәлам. Үзем җәрәхәт төзәлгәч, яңадан фронтка килдем. Госпитальдә ятканда, вакыт барында, «Безнең танк» (аны радиодан берничә тапкыр биргәннәр икән) һәм «Күзәтче Мостафа» исемле ике хикәя һәм «Көтү минутлары» исемле 2 пәрдәлек пьеса җибәргән идем. Хәзер темалар күп, тик вакыт юк. Алай да кыска хикәяләр язып җибәрергә дип җиң сызганып торам. Хатыгызны алдым, ул бик өметләндерде, онытмагыз инде.
Миңа партиягә керү өчен характеристика җибәрсәгез иде.
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
143
Көндәлек өчен блокнот, конверт җибәрә алмассызмы?
Хат кыр почтасы штемпеле буенча 26.11.1942 елда язылган. Кире кайту адресы: Полевая почта 341, часть 502. Ахметов А.С.
***
Таҗи абзый!
Сугышчан сәлам! Ниһаять, карт капитанны кайтарабыз, аннан соң, бәлки, бәндәңез-карт солдатка да кайту эләкмәсме? Зур әсәрләр өстендә утыруыгызны ишетеп, мәмнүн булдым. Үзем «Ил балалары» исемле 3 пәрдә, 5 күренештә балалар өчен пьеса язып бетердем. Шомартып бетергәч, җибәрермен. Академия балалар пьесасын куймас микән? Семьяма иткән ярдәмнәрегез өчен рәхмәт.
Кулыгызны кысып, А. Әхмәт.
27 сентябрь, 1943 ел
Хәмит Ярмигә
Ярми, дус!
Хатыңны алдым, ул бик шатлык китерде, югыйсә, мин инде Ярми оныттымы дип уйлый башлаган идем...
Сезнең исән-сау булып, гөрләтеп яшәп, эшләвегезне белгәч, чын йөрәктән шатландым. Ил нинди генә авырлыклар кичермәсен, безнең гыйльми эшләргә дошман зарар китерә, аны туктата алмас!
Агишка, Хәйригә, Халитка һәм башка мине сораган иптәшләргә сәламемне белдер. Мине кайгыртып йөрүең өчен рәхмәт. Маннурның, Хатыйпның адресын җибәрә алсаң, шәп булыр инде. Билгеле, гәзиттә эшләсәм, мин илгә зуррак, күбрәк файда китерер идем. Язучы өчен кирәк булган илһам да, материал да күбрәк булыр иде анда. Хәзер мине, сәламәтлекнең шәп булмавы (нестроевой) аркасында, икенче тапкыр фронтка барганда, фронттан ерак булмаган бер җирдә, бер санбатта эшкә алып калдылар...
Хәмит! Мин, ниһаять, үземнең партиялелегемне оформить итәргә булдым. Сугышта, һөҗүм алдыннан партиягә бер алынган булсам да, анда, һөҗүмнән соң мин җәрәхәтләнеп, частемнән аерылдым. Ярми, бу хатны алу белән тизрәк рекомендация (тиешле тапсаң) җибәрсәң иде. Газиздән дә сорадым. Институтның кайбер эшләре турында да язсаң иде. «Фольклор» чыкмадымы? Хатын белән балаларыңа сәлам.
Дустың Абдулла Әхмәт.
29 декабрь, 1942 ел
***
Ярми дус!
Синең хатыңны һәм рекомендацияңне күптән алган булсам да, хат язмый торуымнын сәбәбе — хатыңда Минзәләгә китәм диюең иде. Инде кайткансыңдыр дип уйлап, хат язырга булдым.
Без1 исән-саулар. Газета чыгарабыз. Мин корректор штатында, шуннан башка штат юк. Ә эш бар, җитәрлек. Тәрҗемә дә итәм, секретарьлык эшен дә алып барам, иҗат та итәм. Хуҗаның хәрби вакыт мәзәкләрен дә биргәлим. Казандагы радиодан биргәннәр икән, журналга керә дип язганнар. «Ил балалары» исемле балалар сәхнәсе өчен 3 пәрдә, 5 күренештә бер пьеса яздым, биредә укыдым, төзәтеп, эшләп бетердем. Тиздән җибәрермен.
Их Ярмуш, без Маннур белән еш кына сине искә алабыз, сагынабыз... Син скрипкәңне ияк астына кыстырып, смычокны аркылыга сузып җибәрүгә, мин ун бармакны берьюлы рояль клавишаларына басып «Баламишкин»ны уйнап җибәргән чаклар хәтергә килә, колак төбендә шул вакыттагы музыка яңгырый...
Ләкин ни өчендер, мин сине хәзер элеккеге шат, шаян, уенчак түгелдер дип күз алдыма китерәм дә, үзем дә әллә нишләп китәм... Ни өчендер сине мин хәзер, дус кеше, зур, эре, бик җитди кеше дип күз алдыма китерәм... Билгеле, минем сине элекке шат, уенчак җырчы да, музыкант та, дус та итеп күрәсем килә.
Юк, ни генә булмасын, без элеккеге дуслар булып калырбыз дип сөйләшеп алабыз хаҗи (капитан Шәйхелислам Маннур) белән.
Мин дә беркадәр үзгәрдем, дус. Мин хәзер азрак сөйлим, сирәгрәк көләм, сирәгрәк шаярам. Ә музыканы, җырны мин хәзер, шашып, үлеп яратам...
Ай, Сәйдәш концертыңда буласы иде!.. Ах, симфоник оркестрны тыңлыйсы иде!
Алишка, Хәйригә, Халитка, Ж.әләйгә һәм башка галимнәребезгә сугышчан сәлам. Өй эчеңә
ӘЛФИЯ ШАМОВА
144
дуслык сәламе!
Хат көтеп, сине сагынган, бик-бик сөйләшәсе килгән дустың.
А.Әхмәт.
10 октябрь, 1943 ел
***
Кадерле дустым Хәмит!
Синең редакциядә чыккан зур «Тукай» минем янга исән-сау гына килеп житте. Үзем бик зур хөрмәт белән, буш вакытларда укый башладым. Татар теле, малай, сагындырган. Әгәр мөмкинлекләр булса, шундый яңалыкларны жибәреп торсагыз, мин, фәкыйрегез, бик мәсәлләм булыр идем. Син, егет, хат язмый башладың әле. Вакыт булганда язгала. Үземнең тормышта үзгәрешләр юк, искечә яшәп киләм әле. Хәзер 4нче часть начальнигы булып эшлим. Бадамшин белән хәбәрләшеп торам. Якын арада үзенең наступлениегә китүе турында язган иде. Исән-сау гына башкарып чыгарга язсын инде. Ул Ленинград фронтында. Бала-чагаларыгызга миннән күптин-күп сәлам.
Җибәргән китабың өчен күп рәхмәтләр жибәрәм.
Сораган агай-энеләргә һәм дустларга күп сәлам.
Сәлам белән сагынып, Абдуллагыз.
27 февраль, 1944 ел
***
Хәмит яки Халит!
Менә Сезгә «Хужа Насретдин — фронтта» дигән кечкенә җыентык жибәрәм. Әгәр дә карт Хужаның бу йөрүләре тарихи әһәмияткә ия була торган булса, аларны бастырып чыгару чарасын күрерсез әле. Кереш сүзем ошамаса, яисә үзегез язуны тиешле тапсагыз (бу минем өчен яхшырак), үзегез язарсыз.
Инде бастырмау хәерлерәк булса, мин кайтканчы, институтта торсын иде... Ә без: «Исән булсак, бер кайтырбыз...»
Үзегездә ниләр бар?
25 еллыкка Институт нәрсәләр хәзерли? Язсагыз, без бик мәмнүн булыр идек һәм газетабызга да бирер идек.
Хуш иттек. Галимнәргә фронт сәламе.
Чуктин-чук сәлам белән, Әхмәт солдат — Хужа Насретдиннең урынбасары.
14 ноябрь, 1944 ел.
Литва — Леплявка
***
Хәмит дускай!
Хатыңны алдым, рәхмәт. Казан сагындыра, үзеңне күрәсем, туйганчы әңгәмә корасым килә, рәхәтләнеп нәкъ элеккечә якшәмбене үткәрәсе килә. Хатыңны укыганда, син бөтенләй күз алдында торасың, хәтта мин синең тавышыңны да ишеткән кебек.
Да, теге мәсьәләдә синнән ярдәм кирәк булачак. Бигрәк тә син, Ярмуш, институттан аны бетерүем турындагы язуны алып тизрәкжибәрсәң, шәп булыр иде. Ә техникумнан анда укытуым турында карчык алыр, аңа язырмын мин. Институтны мин 1936 елда бетердем. Бирсәләр ярый инде... Хәтереңдәдер, мин кичкене бетердем. Завуч Иван Иванович Назаров иде. Ул кайтмадымы? Ул безнең фронтта, МСТдә эшли иде.
Да, «Идегәй»2 турында без, тулы булмаса да, ишеткән идек. Хәерле булсын инде. Тик шуны гына әйтәсем килә: әсәрләр язганчы һәм аның турыда шау-шу кузгатканчы, ЧК белән хәл кылып куясы калган икән. Алай дисәң, син ул мәсьәләдә Москвага баргаладың да бугай инде. Ярый, бу турыда кайткач аңлашырбыз. Нәкый? күтәреп чыккан нәрсә бит, ә???
Ярми, шушы көннәрдә генә мин институтка, синең һәм Хәмитнең исеменә «Хужа Насретдин — фронтта» дигән мәзәкләр жыентыгын жибәргән идем. Анда аның хаты да бар иде. Алдыгызмы икән? Андагы кайбер уңышлыларын теге сүз мастеры Фәйзигә биргәндә дә шәп булыр иде. Эстрадага куплетлары да бар аның.
Әй, егетләр, үтә дә соң гомерләр! Розаң4 синең мед. институтта укый диген, ә!
Фимага5 һәм аңа, институт әһелләренә сәламемне тапшыр. Әйе, Ярми, хәзер сине чын мәгънәсе белән «Ярмуш карт» яисә «Габделхәмит хаҗи» дияргә була бит, ә?
Тормышыңда булган яңалыкларыңны хәбәр итеп торырсың әле. Кемне куярлар икән
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
145
институтка? Татын нинди үзгәрешләр булыр?
Безнекеләргә булган ярдәмегез өчен чын күңелемнән рәхмәт.
Хуш, дус, тиздән каушыйк! Әхмәт солдат.
20 ноябрь, 1944 ел
***
Ярми дус!
Синең хатларны алу белән, дәрт өстенә дәрт ялгана, көч арта. Синең кебек ахирәт дустым булуына куанып бетә алмыйм. Ә бит бу соңгы елларда бик күп кешеләр дә, дуслар да, башкалар да бик нык сыналдылар. Минемчә, безнең дуслык сугыш елларында көчәйде генә.
Минем семьяны кайгыртуың өчен аерым рәхмәт сиңа. Бигрәк тә фатир мәсьәләсе хәл кылынса, шәп булыр иде. Югыйсә ул өйдә шундый матур, акыллы балаларның харап булулары бар. Юеш, салкын бит анда! Әйе, бу өлкәдәге эшеңә дә зур уңышлар телим. Инде булмаса, үзем (исән-сау кайтырга туры килсә) кайткач, мин сөйләшә белермен алар белән...
Мәзәкләрне үзең ничек тиешле тапсаң, шулай чыгар. Бу хат белән тагын да берничәне җибәрәм. Булган берсен җибәрә торырмын. Билгеле, мин аларның кечкенә генә бер җыентык булып (рәсемләп) чыгуын артыграк күрер идем дә бит. Ярый инде.
Эшең матур баруына куандым. Фольклор сиңа инде ул 5 бармагың кебек таныш. Син ул мәсьәләдә судагы балык кебексең. Аның шулай булуы бик яхшы. Син бу өлкәдә үсәргә тиеш кеше. Ныклы, тирән хәзерләнеп татар фольклорының бер кызыклы, әһәмиятле темасы буенча диссертация язарсың әле. Минемчә, бу кирәк нәрсә һәм син аңа хәзерлән. Барып чыгачак ул.
Әйе, кайтып булса, синең белән бер фольклорлап алыр идек. Мин — рояльгә, син каз муенын сузар идең. Ә рояль өстендә теге нечкә билле, нәфис рюмкалар...
Маннурдан хат алмыйм мин. Әллә адресы башка, әллә башка сәбәп. Минем хатым җавапсыз калгач, башка язганым юк әле. Адресын җибәр әле миңа. Без хәзер алар ягына — Көнчыгыш Пруссиягә китеп барабыз. Юл озын. Яңа җиргә барып җиткәч, тагын язармын әле. Дошманның өенә керәбез, тагын да ераграк китәбез. Хәер-фатыйхада тор.
Пьесалар конкурсына бер пьеса җибәргән идем. Аның буласын, булмасын белмим. Гадәттәгечә булса, башланыр да ташланыр инде ул. Шул турыда да яз әле, зинһар.
Халитка, Агишка һәм башка яшь галимнәргә сәлам.
Хуш, дускай, хуш! Дустың Әхмәт солдат.
Бу хат датасыз булса да, аның 1945 елның апрелендә язылуы мәгълүм.
***
Ярми дус!
Сине бөек Җиңү белән, дөньяда мисал булмаган шатлык белән котлыйм.
Әйе, ниһаять, Гитлер дигән аҗдаһа үзенең коточкыч оясы белән асты-өскә килде, чәнчелде. Европага азатлык кояшы нурын сибә башлады.
Мондый тантаналы көннәрне бергә булып булмады.
Хуш, дус.
Әхмәт солдат.
15 май, 1945 ел
Хәсән Хәйригә
Хәйри иптәш!
Күп сәлам. Каләмдәшләрнең башкаларына да сәлам. Мин хәзер Маннур, Шамовлар белән эшлим. Моннан соң язарга да мөмкинлек булачак. Күптән түгел командировкадан йөреп кайттым, күп кенә материал алып кайттым. «Өч дус» исемле очеркны Казанга да җибәрәм.
Минем бер үтенеч сезгә: миңа Маннур артыннан иҗат һәм гомумән характеристика җибәрсәгез икән. Аттестация алу өчен кирәк. Аннан Союз членлыгына справкам да юк минем. Өченче мәсьәлә — фронтовик-язучыларга дип әзерләнгән әйберләрегез, әгәр миңа да тиешле булса, Маннур артыннан җибәрсәгез, шәп булыр иде. Менә бер үтенеч башлаганнан өч үтенечкә дә җитте. Таҗи абзыйга, Кашшафка, А.Гомәргә сәламемне җиткерсәң иде.
Гаиләгә иткән ярдәмнәрегез өчен рәхмәт.
Сәламләп, А.Әхмәт.
29 май, 1943 ел.
К. авылы, Смоленск өлкәсе
***
ӘЛФИЯ ШАМОВА
146
Хәсән иптәш Хәйри!
Хатың һәм матур теләкләрең өчен рәхмәт. Үтенечемне башкаруың өчен тагын бер рәхмәт. Эш, билгеле, күп. Тәрҗемә дә, корректорлык та, секретарьлек тә һ.б, һ.б. да бар. Үзебезнең газетада да катнашмый ярамый. Монда мин дошманга каршы көрәшкә «мәрхүм» Хуҗа Насретдинне дә терелтеп худка җибәрдем. Балалар тормышыннан «Ана һәм бала» исемле пьеса өстендә утырам, бетерү белән җибәрермен. Әсәрдә, немецларга каршы көрәштә, безнең балаларның героик эше чагыла. «Солдат балалары» дигән хикәяне язып бетердем. Монда тыл һәм фронт бердәмлеге чагыла. Зур пьеса язу өчен дә материал җыюны дәвам иттерәм.
Агай-эне исән-сау. Алардан да сәлам. Күптән түгел Шәрәф Мөдәррис кереп чыкты, командировкага китеп бара икән. Газетабызны Союзга җибәреп торам, аласызмы? Караштырасызмы?
Сездә ниләр бар? Сирәк булса да, Шамов белән икебезгә бер генә булса да, хат җибәргәләсәгез, шәп булыр иде. Союзның эшен белеп торасыбыз килә.
Ярый, хәзергә хуш иттек, барлык язучыларга һәм Сүнчәләй кызына сәлам белән,
Абдулла Әхмәт.
21 июль, 1943 ел. Н. авылы
Хәсән! Шушы мәзәкне «Совет әдәбияты»на бирсәңче. Мин аларга җибәргән идем, шуларга өстәмә булыр.
Гази Кашшафка
Кәшшаф иптәш! Сәлам. Без исән һәм газеталар аркылы Сезнең дә исәнлегегезне ишетеп шатбыз. Моннан элек «Бер авылга кергәч...» исемле бер язма һәм Хуҗа Насретдин мәзәкләре җибәргән идем, шаять, алгансыздыр.
Бу хат белән «Солдат балалары»н җибәрәм һәм журналда балаларга урын бирерсез дип ышанам.
Тиздән фронтка китүемә 2 ел тула, сезгә берәр әсәр җибәргән саен хат язам. Әйберләремнең күбесе басылып киләләр, ансына рәхмәт. Ләкин Хуҗа Насретдин мәзәкләренең язмышын белмим. Билгеле, мин алар турында нинди дә булса берәр сүз ишетәсем килә. Бу турыда һәм башка кайбер мәсьәләләр турында бик күп хатлар язсам да, бер-ике авыз гына булса да сүз-җавап алу бәхетенә ирешә алмадым.
Әнәс тә җавап төргән кәгазьгә: тиздән хат язам, дигән иде. Хәер, аның бу сүзенә ай ярым гына тулды бугай...
Фатихка, Әнәскә дусларча сәлам. Журналны җибәреп торуыгыз бик матур гадәт. Бу гадәтне ташламасагыз иде.
Дуслык сәламе белән, А.Әхмәт.
20 ноябрь, 1943 ел.
Г. авылы
***
Хөрмәтле Газый! Өйдән хат алган саен, Союзның матур эшләре турында ишеткән саен, Сиңа рәхмәт укыйм. Минем «14» баланы онытмавың өчен дә, татар әдәбиятында шактый гына борылыш тудыруың өчен дә рәхмәт, солдат рәхмәте!
Мин язгалыйм, җибәргәлим. Балалар сәхнәсе өчен пьеса җибәргән идем. Язмышын белмим әле. Конкурс турында газета хроникасыннан гына белдек. Шартларын тулы беләсе килә. Язачакмын. «Безнең танк»ның 2 ел буе чыкмавына эч поша, ачу килә. Татиздат планына нәрсә керү, нәрсә кермәвен дә белмим. [...] язып җибәргән идем.
Күптән түгел «партия члены» дип язылган билет алдым һәм йөрәгем янына салып куйдым.
Бик кайтасы килә дә, ни, ә рәте килми тора әле.
Хуш.
А. Әхмәт.
Хат датасыз. Кыр почтасының штемпеле: 17.05.44.
Мирсәй Әмиргә
Мирсәй!
Стандарт хатыгызны алдым. Шуңа җавап: 3 ел сугышта йөрү аркасында, билгеле, үзгәрешләр һәрьяктан да бар. Сез язучыларга яңа билетлар бирү уңае белән шундый үзгәрешләрне сорыйсыз. Аларның анкета өчен кирәкле булганнары күп түгел.
СЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ СУГЫШ УТЫ БЕЛӘН ҮРЕЛГӘН
147
Менә алар: мин инде шушы елның башыннан партия члены. Кандидатлыкка 43 елның башында Великие Луки өчен көрәштә алынган идем. Елдан артык инде фронт газетасында эшлим. Элек корректор идем, хәзер — корреспондент-организатор (Шамов белән бер үк должностьта), үзем офицер званиесендә түгел. Должностем — офицер должносте, хезмәт хакым, паёк — барысын алар белән тигез алам, званиене үзгәртү артыннан йөрергә вакыт та юк, һаман алгы кырыйда йөрелә, аннан соң, «хикмәт анда түгел», дип тә саныйм мин. Димәк, звание анда да кирәк булса — өлкән сержант.
Инде иҗат мәсьәләсе болай: очерклар язам, журналда күрәсез, билгеле. Җибәргән әйберләрем, «Ана һәм бала» исемле пьесадан башкасы, бар да басылдылар. Бу пьесаны фронттагы «агай-эне» барыр дигәннәр иде, билгеле, аның турында тулы җавап алганым юк. Язып яткан әйберләр бар.
Булды. Хуш, Мирсәй!
Әхмәт солдат.
5 октябрь, 1944 ел.
Литва.
Кайткан булса, Кашшафка, Разинга, Г.Бәширгә, К. Нәҗмигә, Таҗи абзыйга, А.Гомәргә, Хәйригә, Әминәгә һ.б., һ.б.ларга сәлам!
Әхмәт Ерикәйгә
Иптәш Ерикәй!
Каләмдәшләргә сәлам. Берничә тапкыр Союзда булсам да, Сезне туры китерә алмадым.
Җылы каршылавыгыз өчен зур рәхмәт. Казанда 10 көн торылды, ләкин 4 ел өчен бу бик аз вакыт булган икән. Бернәрсә эшләп тә, күрәсе кешеләрне күреп тә бетеп булмады.
Без Читага килеп җиттек һәм тирли-тирли комлы урамын таптарга тотындык. Хәзергә эш башлаганыбыз юк.
Йә бу безнең илнең байлыгы, киңлеге, матурлыгы! Себерне, бигрәк тә Байкал күлен күрмичә, бу матурлыкны тулы килеш һич күз алдына китереп булмаячак икән! Әйе, Байкал күле буе әкияттәге кебек сихри матурлыкка ия икән! Без аны да күрдек.
Безгә дә Союз билетлары алсагыз икән. Мин, сораулары буенча, анкета тутырып калдырган идем.
Бәйрәм күңелле узгандыр инде. Сезне нәрсә белән котларгадыр инде.
Хушыгыз, дусларча кулыңны кысып,
Әхмәт солдат.
Безнең адрес: Чита 2ая, ул. 9го января, 22 а. Ахметову.
Бу хат датасыз булса да, ул 1945 елның июлендә язылган.
Искәрмәләр
1 Язучылар Афзал Шамов һәм Абдулла Әхмәт.
2 «Идегәй» — татар халкының тарихи-эпик шигъри дастаны.
3 Нәкый Исәнбәт (1899-1992), язучы.
4 Роза — Хәмит Ярминең кызы.
5 Фима — Хәмит Ярминең тормыш иптәше.
Хатларны ҺӘМ искәрмәләрне Әлфия ШАМОВА әзерләде.