НАСРЕТДИН ХУҖА БУЛГАН ИЛДӘ
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» спектакле куелу уңаеннан Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың спектакльне сәхнәгә куючы, театрның баш режиссёры Фәрит Бикчәнтәев белән әңгәмәсе.
«Хуҗа Насретдин» — драматург Нәкый ага Исәнбәт тарафыннан 1940 елда языла һәм шул ук елда Камал театрында куела да. Икенче тапкыр ул пьеса 1952 елда яңадан куела. Насретдин ролендә — Хәлил Әбҗәлил белән Касыйм Шамил. Бу тамаша 1956 елда Мәскәүдә уздырылган декадада катнаша һәм гаять зур уңыш казана. 1966 елда ул тагын куела, режиссёры — Хөсәен Уразиков, Хуҗа ролендә Фуат Халитов, Рәфкать Бикчәнтәев, Абдулла Шамуковлар була. 1989 елда исә бу пьесаны Марсель Сәлимҗанов куйды, Хуҗа ролен Равил Шәрәфи башкарган иде. Тинчурин театрында да «Хуҗа Насретдин» куелды:, режиссёры — Рәшит Заһидуллин, Хуҗа ролен Алмаз Фәтхуллин уйнады.
Камал театрында иң күп уйналган пьесаларның «биш бармакка» кергәннәре арасында «Хуҗа Насретдин» иң алдагыларның берсе: Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е, Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ы, Хөсәеневнең «Әни килде»се, Туфанның «Әлдермештән Әлмәндәр»е, «Диләфрүзгә дүрт кияү»е, Батулланың «Кичер мине, әнкәй»е... Еллар буе репертуардан төшми уйналган әсәрләр.
Нәм менә соңгы куелышында (чирек гасыр узганнан соң) үлемсез Феникс кошы кебек, «Хуҗа Насретдин» тагын сәхнәдә җанланды.
Әлбәттә, алдагы куелышлары һәрвакыт тамашачы каршында уңыш казана килде. Башкаручылар җанландырган һәр Хуҗа аерым, үзенчәлекле иде. Без, өлкән буын, Хәлил Әбҗәлиловның «Хуҗа»сын оныта алмыйбыз. Тамашачы бит ул консерватор. Хәлил аганың уйнавы безнең буын тамашачысы өчен канун иде. Башка «Хуҗа»ларны безнең буын кабул итә алмый. Әйтик, Шәүкәт ага Биктимеровның Әлмәндәрне уйнавы әле һаман да эталон, канун булып тора һәм Шәүкәт аганың Әлмәндәрен караган кеше, әгәр «Әлдермештән Әлмәндәр» яңадан куела калса, бүтән актёр башкаруында Әлмәндәрне кабул итә алмаячак. Ләкин борынгы сәхнә осталары уйнаганны күрмәгәннәргә Хуҗаны Фәтхуллин уйнавы да эталон кебектер бәлки. Мәсәлән, башка Насретдиннарны күрмәгән тамашачы Равил Шәрәфине эталон буларак кабул итте. Ничшиксез, бүген Хуҗа роленә алынган актёр сәхнә классикларын оныттырырдай итеп уйнаса, бу — актёрның зур уңышы булыр иде.
Хәер, әйттем исә кайттым, һәр заманның үз Насретдины, һәр заманның үз Әлмәндәре булырга тиеш. Бу — табигый. Ләкин Хуҗаны уйнарга алынган актёр классик артистларны да өйрәнергә, аларның уңай якларын алырга, спектакльдән спектакльгә килгән кабатлауларын кире кагарга тиеш була. Юкса, яңа образ классикларны кабатлауга гына кайтып калыр иде. Бу гамәл режиссёрларга да кагыла. Ләкин классикларны кабатламыйм дип, мөгез чыгарулар да булгалады татар сәхнәсендә. Бер тарафтан икенчесенә ташлану да чын рәссам, чын актёр, чын режиссёрга хас гамәл булырга тиеш түгел.
«Галиябану» пьесасын уйнамаган театр, уйнамаган актёр, куймаган режиссёр юктыр. Театрның акча эшләре ташка килеп төртелгәч, янчык тутырыр өчен тиз- тиз «Галиябану»ны куя торганнар иде. Камал театрының Мәскәүдә булган олы гастролендә спектакльләргә халык йөрмәгәч, башка спектакльләрдәге җиһазларны яраклаштырып, тиз генә, гастроль репертуарында булмаган килеш, «Галиябану»ны уйный башладылар. Коткарды «Галиябану» театрны. Ә менә 70 еллар башында ТДАТта куелган «Галиябану» спектакле бармады, аңа халык йөрмәде, чөнки ул спектакль искечә режиссура, искечә актёр уены, искечә сәхнә жиһазлары белән куелган иде. Пьеса искергән, дигән нәтиҗәгә килделәр. Шул ук елны Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драма театры Казандагы гастролендә «Галиябану» спектаклен
РАБИТ БАТУЛЛА
90
уйнап, гадәттән тыш уңыш казанды. Пьеса искермәгән. Искергән иске алымнарны бер кырыйга куеп, «Галиябану»ны яңача яңгырата алды Уфа театры.
«Хуҗа Насретдинының яңа куелышын карап кайткач, мин Нәкый аганың кызы Йолдыз Исәнбәткә чылтыраттым. Кызганыч ки, Йолдыз ханым авыру сәбәпле театрга килә алмаган, ул бер ай инде авырып ята икән. Шулай да без кыскача гына сөйләшеп ала алдык.
— Мин кырыгынчы елдан бирле «Хуҗа Насретдин»ны һәр куелышында карый идем, — дип сүз башлады Йолдыз ханым, — күп мәртәбәләр карый идем. Артистларның сүзләрен яттан белә идем. Балаларга әкият сөйли ата-анасы, күп мәртәбәләр шул ук әкиятне сөйлиләр. Бала әкиятне яттан белә, ата-анасы берәр җирдә ялгышса, сүзләрен алмаштырса, бала, юк, алай түгел, дип атасын төзәтә. Ул әкиятнең эчтәлеген белә бит, кат-кат сөйләтә, ул кабатлаудан ләззәт ала һәм әкиятнең үзгәрүен теләми. Мин дә һәр спектакльне яттан белә идем һәм мин текстның үзгәрүен теләми идем. «Хуҗа» бит ул гел бертөрле куела иде. Әмма Хәлил абый бер төрле уйный, Фуат абый икенче төрле уйный Хуҗаны.
— Әйе, Хәлил аганың, Хуҗасы җиңел сөякле, көләч иде. Фуат абыйның Хуҗасы бераз авыррак, саллырак иде.
— Шуңа күрә мин Фәритнең «Хуҗа»сын карарга да шүрлим. Минем элеккеге Хуҗаларымнан аерыласым килми. Кабул итә алырмынмы мин яңа куелышны, юкмы, әйтүе кыен. Шулай да сәламәтләнеп чыккач та театрга барам, Алла боерса!
Юбилей мөнәсәбәтләре илә халык өметләре акландымы соң?
Чыннан да, «Хуҗа Насретдин»ның беренче тапкыр куелышына 75 ел тулды бит. Яңа тамаша шушы бәйрәмгә аталгандыр кебек. Классика димичә, ни диярсең, валлаһи.
Без дә «Хуҗа Насретдин»ның яңа куелышындагы спектакльне зарыгып көттек.
Пич шик юк ки, бу тамаша яшәргә хаклы!
Режиссёр да, рәссам да, композитор да, кием-салым тегүчеләр дә, актёрлар да, бу тамашаны дөньяга китерүдә күп көч түккәннәре, зур теләк белән гамәл кылганнары ачык күренә. Спектакль киң колачлы. Бер генә кеше дә беренче пәрдәсеннән соң залны ташлап китмәде. Соңыннан тамашачы артистларны, режиссёрны, рәссамны, композиторны аягүрә торып алкышлый башлады. Бу алкышлар белән тамашачы үз сүзен, үз теләген ачык әйтте.
— Мин, Фәрит туган, сезнең шәхесегездә фидакарь театр коллективын премьера белән чын күңелдән котлыйм!
— Рәхмәт!
— Ләкин үзара сөйләшүләр, фикер алышулардагы тәэсирләр төрле һәм бу табигый. Кайберләре, спектакль алга таба бармаячак, дип күрәзәлек кыла. Бәгъзеләре спектакль турында фикерен оештырып әйтә алмый. Күп тамашачыга спектакль ошаган, рәхәтләнеп карадык, диләр. Миңа калса, фикер төрлелегенә карамастан, бу тамашаның залы буш булмаячак. Без кем өчен иҗат итәбез соң? Халык өчен! Халык йөри икән, димәк, халык бу тамашадан нидер алып китә, ләззәтме, канәгатьләнүме, уен-көлкеме, әллә сәяси сорауларга җавап аламы?
Әйе, бу тамаша — гадәти тамаша түгел. Кайбер сәнгать белгечләре дә каушабрак калды шикелле, шул хисаптан мин дә. Спектакльдә серләр бар. Фәрит әфәнде, шул серләрне, астарлы сүзләрне, кинаяләрне бәлки без бергәләп ачыкларбыз? Исәнбәтнең пьесасын җентекле өйрәнмәгән кешегә, андагы үзгәрешләр, өстәмәләр мәгълүм түгел, ләкин урта тамашачы аны толыкманы белән шулай, бер кул белән язылган, дип кабул итә.
Хәзер, диктофонны көйләп куябыз да... Ул сезне кыен хәлгә куймыймы, Фәрит туган?
— Юк! Мине диктофон кыен хәлгә куймый, мине «Хуҗа Насретдин» кыен хәлгә куйды.
НАСРЕТДИН ХУҖА БУЛГАН ИЛДӘ
91
— Ни өчен?
— Премьерадан бирле йоклый алганым юк. Тамашачы аңлармы минем бу эшемне, аңламасмы, дип баш ватам. Хәтта «әлеге спектакльне бу килеш уйнарга ярамый, аны туктатырга кирәк» кебек шомлы сүзләр дә булды.
— Фәрит туган, ни өчен игъланнарда «Хуҗа Насретдин» пьесасыныц икенче авторы пәйда булды? Программада Нәкый Исәнбәт белән рәттән Саадалла Ванус исеме дә бар. — Хәлил аганың уенын мин күрмәдем. Ул вакытта
мин әле дөньяда да булмаган. Ләкин мин Марсель абый Сәлимҗановның спектаклен карадым, хәтта аның репетицияләрендә дә утырырга туры килде. «Хуҗа Насретдин»ны кую аңа бик авыр булды. Менә аның әйткән сүзләре: юк, Фәрит, диде ул беркөнне, мин Хәлил ага уйнаган спектакльдән котыла алмыйм. Әмма Марсель абый репетицияләрне өзми, ләкин эшеннән үзе канәгать түгел иде. Спектакль уңышлы гына чыкты. Әмма ул озын иде, Марсель абый Нәкый аганың сүзләрен кыскартырга базмады. Остаз күбрәк спектакльнең темпына дикъкать итте. Сәхнәдә хәрәкәт күп, анда чабалар, монда йөгерәләр, оркестр уйнап тора. Сәхнәдә шау-шу. Тик Нәкый абый әсәренә салган төп фикер тамашачыларга барып җитмәде шикелле. «Хуҗа Насретдин» әсәренә тотынгач, әлбәттә, авторның төп юнәлешен эзлисең, чөнки классик авторларда фикерләр күп, Исәнбәтнең бу әсәрендә дә эчкә яшерелгән мәгънә күп, аны тартып чыгарырга гына кирәк иде. Әсәр «фил» сүзе белән башланып китә һәм ул сүз күп кабатлана, әлбәттә, автор тарафыннан салынган саллы фикер бар, әлбәттә, ул яшерелгән, нык яшерелгән ул мәгънә. Нәкый абыйның бу әсәрендәге сюжетны эләктереп алып булмый. Андагы бөтен сюжетларны да уйный башласаң, төп фикерне югалтуың бар. Шуңа күрә мин, кайбер сюжетны бер кырда калдырып, фил темасын көчәйтергә булдым. Пәм Саадалла Ванус, мин аның әсәрләре белән күптән таныш, аның бик кыска гына драматик әсәре бар иде, әнә шул Саадалла әсәреннән кечкенә өлешләр керттем. Менә шул гына.
— Әүвәлге куелышларында «Хуҗа Насретдин» оркестр белән музыкаль комедиягә тартым ысулда куела килә, бу куелышында ул притча шәкелендәге драмага тартым. Аеруча финалда. Килешәсецме?
— Килешәм! Пәм безнең максатыбыз да шул иде.
— Фикер алышуларда: бу спектакльдә Фәрит Бикчәнтәев куелышында ярашмаганлык, ягъни эклектика бар, диләр. Чыннан да, сәхнә җиһазлары аерым, сүз аерым, киемнәр аерым, музыка, тавыш өлеше аерым яши кебек тәэсир калдыра. Әйтик, Баш вәзирнец киеме Урта Азия персонажларына хас түгел шикелле, хансарайга чакыртылган хатын-кыз хоры бүген дә еш җырланыла торган «Илкәем»не башкара. Җырныц эчтәлеге спектакльнец сюжетына берни дә өстәми кебек. Диван вәзирләре, Баш вәзир бүгенге тантаналарда гына бәйрәмдарга тапшырыла торган букча тотып йөри. Әсәрне шушы заманга якынайту максаты белән эшләндеме бу? Әллә бер карауда ук ацлашылмый торган сер бармы монда?
— Беренчедән, Җиһангир бит ул яулап алучы, читтән килгән баскынчы. Аксак Тимер күз алдында тотыла бит әсәрдә. Сюжет буенча Җиһангир хәзрәтләре әйтә: мин монда хан булып утырырга килмәдем, минем Пиндстанны, башка җирләрне яулыйсым бар, ди. Яуга чыгар алдыннан минем күңел ачасым килә, ди. Бөек яулап алучы Җиһангир хәзрәтләре бер урында утыра алмый, аңа яңа җирләр кирәк, ул Һәр яулап алган илдә үзенең баскакларын калдыра да янә яу сәфәренә чыга. Вәзир хатын-кыз җырчыларны махсус чакырып, аларны җырлатып,
Уцнан-сулга: Хуҗа Насретдин - Ф.Җинанша, Ахун — И.Мөхәммәтгалиев.
РАБИТ БАТУЛЛА
92
Җиһангирга киная ясарга тели: менә син үз илеңдә түгел, чит-ят илдә утырасың, бу син басып алган халык, алар «Илкәем» дип өзелеп җырлый-җырлый, синең илең дә юк бит, дип әйтергә тели. Моны кемдер аңлагандыр, кемдер аңламагандыр... Ә Вәзирнең киеменә килгәндә, эш болайрак тора: Җиһангирның (Аксак Тимернең) янында Ауропа илләреннән килгән илчеләр, шымчылар еллар буе яшәп ята. Тарихта материал җитәрлек. Мәсәлән, Аксак Тимер янында Испаниянең илчесе Руи Гонсалес Клавихо белән католик монахы Алонсо Паэс байтак еллар Җиһангирның киңәшчесе булып утыра. Аларның өс киеме, әлбәттә, Ауропача булган.
— Сүз иярә сүз чыккач әйтим әле. Илдус Габдрахманов уйный торган, чыраен кара бөркәвеч белән капланган шәхес кем ул? Кешеләрне таптап үтергән сугыш филен, иген кырларын харап иткән сугыш филен алдырыр өчен халыкны өндәүче (котыртучы) ул кем? Каратун монахмы? Әллә буза куптаручы бер бәндәме? Вакыт- вакыт ул кара каплавычын салгалап куя да, тамашачы аныц башындагы бизәкле татар кәләпүшен күреп ала. Режиссёрныц бу табышын «Азатлык! Азатлык!» дип кычкырып йөреп тә, соңыннан каршылыкка очрагач, авызларына су кабып, киресен кычкыручы «татар милләтчеләре вәкиле» дип тә шәрехләргә булыр иде. «Ни өчен ул христиан монахларына охшатып карага чорналган?» — дип сорыйлар.
— Рәссам Сергей Скоморохов әйтә: Урта Азиядә карага бөркәнеп йөрүчеләр күп булган, хәтта вәзирләр дә кып-кызыл, кап-кара каплавыч бөркәнеп йөргән... Мөселман шигыйлар да кара кием киеп йөри, бәлки ул сәяхәтче шигыйдыр? Әлбәттә, ул кара киемле кеше котыртучы, аның максаты ни? Ул ил язмышы турында уйлап котырту, баш күтәрү юлын сайлаганмы? Әллә ул буш куык кынамы? Әйе, сез безнең кинаяне дөрес аңлагансыз. Гомумән, алдарлар, шарлатаннар, авантюристлар артыннан ияргән халык бәхетсезлеккә дучар була.
— Пәрдә ачылгач та (баштан ук), тавыш көчәйткечләр аша кемдер без аңламаган телдә (бәлки ул «тарабар» теледер), ниндидер боерыклар бирә, нидер сөйли. Моның бер хикмәте бармы?
— Бар! Ул Нәкый абыйда да шулай. Халык бер-берсен аңламый бит. Нәкый абый тарафыннан бер ишарә бар: халык бер-берсен ишетми дә, аңламый да. Баштан ук мин тамашачының игътибарын, колагын торгызыр өчен эшләдем бу эшне. Тамашачының дикъкате читкә китмәсен. Баштан ук баш ватсын, уйлансын тамашачы.
— Музыка һәм тамашага ярдәм итәргә алынган тавышлар да вакыт-вакыт сүзләрне каплап китә, алар тамашаны кабул итәргә комачаулый. Артистларның болай да тавыш мөмкинлекләре куәтле түгел. Гомумән, музыка бу тамашага ятышмый кебек.
— Форсаттан файдаланып әйтәсем килә, беренче күрсәтелешне карап кына бәя бирү дөрес түгел, минемчә. Каядыр бишенче-унынчы күрсәтелештә генә спектакль оеша ала. Марсель абый да шулай әйтә иде...
— Без гаиләм белән ике тапкыр карадык.
— Алайса, сизгәнсездер, мин спектакльдән спектакльгә үзгәрешләр кертәм, кыскартам, эш сөреше әле тәмамланмаган. Өченче көн спектакль унбиш минутка тизрәк барды. Үзгәрә спектакль, яхшы якка үзгәрә. Музыка өлешенең дә кайбер урыннарын үзгәртергә туры килде.
— Халык кабул итә. Ләкин тамашачы, нәрсә әйтте ул, ни диде ул, дип аңламаган сүзләрне күршесеннән сорап утырган чаклары еш була.
— Гомумән, бездә актёрларның сөйләм проблемасы бар. Кичә мин Мари театрын карадым, алар бар актёрларга да микрофон кигезгәннәр. Чөнки тавышлары ишетелмәячәк. Безнең зал — акустика ягыннан бик катлаулы зал. Кайсы урында тавыш яхшы ишетелә, кайсысының колагына тавыш барып җитми. Күп кенә Мәскәү театрлары да микрофон кулланырга мәҗбүр. Бүгенге яшь артистларның сөйләм-тел, тавыш мәсьәләсе кискен тора. Сәхнә теле укыту, театраль педагогика гомумән аксый.
Тавышы көчле булмаган яшь артистларны алырга мәҗбүрбез, ләкин аларның теле дә ташка үлчим, тавышлары да ташка үлчим, шуңа күрә без театрыбызда тавыш, җыр, ачык сөйләм дәресләре уздыра башладык.
— Тере ишәкнең, зал аша үтеп китүе тамашачыларга ачык күренми, залга ут бирелми, ишәк белән Хуҗаны күп кеше караңгыда күрми дә кала. Шуннан соң ул ишәк сәхнә аша чыгып та китә. Ишәкне көлке өчен генә чыгарумы бу, ишәк тамашага ни өсти?
НАСРЕТДИН ХУҖА БУЛГАН ИЛДӘ
93
— Курчак филгә капма-каршы тере, җанлы ишәк кертергә уйладык. Шул гына. Әмма халык та, котыртучы да Насретдиннан йөз чөергәч, Хуҗа бердәнбер тугры җан иясе — ишәген юлдаш итә.
— Күктән төшкән филне (бәлки ул чит галәмнән килгән корабтыр) ничек аңларга? Күктән төшкән фил ул халык сыртына төшкән салымнармы, ул изү — халыкны сыту символымы? Шулай да булсын ди. Ләкин тамашачыны символга әзерләү күренмәде шикелле. Кешеләр җирдә (сәхнәдә) йөри, фил күктән төшә...
— Бу очраклы гына шулай килеп чыкты шикелле. Рәссамның да, минем дә ул турыда уйлаганыбыз булмады... Фил ни өчен күктән төшә? Без бит һәрвакыт куркуны өстән көтәбез. Ә фил ул халык өчен куркыныч, фил таптап сыта, иген басуларын харап итә, йортларны җимерә... Күпкырлы символ бу. Әлбәттә, салымнарга да, эксплуататорларга да монда ишарә бар. Беренче көнне җитәкчеләребез карады бит спектакльне. Мин шүрләп калдым. Беренче пәрдәдән соң мин алар күзенә күренмәскә тырыштым. Шәрәфле кунакларыбыз да аптырап калган иде. Алар, бәлки моны туктатырга кирәктер, бәлки кыскартыргадыр, дип фикер алышканнар. Икенче пәрдәдән соң фикерләре уңай якка үзгәрде. Монда төп персонаж Хуҗа түгел, төп персонаж халык бит. Сабыр итүче халык, түзем халык төп персонаж.
— Хуҗаның салпы якка терәтелгән йортының диварында Болгарда сакланып калган манара тырпаеп тора, менә авам, дип торган өй диварындагы Болгар манарасы кемгәдер имәнеч булып күренәдер, кемгәдер ул астарлы киная, рәссам белән режиссёр, без куйган спектакльне ошатмасагыз, менә сезгә манарам! дип әйтәдер кебек.
(Моны ишеткәч, Фәрит әфәнде көлә башлады).
— Башыма да килмәде! — диде Фәрит, көлүеннән туктагач. — Дөньяның асты өскә килгән бит. Манаралар — өстә, күк — аста.
— Менә шушы мохиттә актёрлар авызыннан ишетелә торган сүзләр бар, ул сүзләренең күбесе Нәкый Исәнбәтнеке, калганы Саадалла Ванусныкы. Миңа калса, алагаем олы декорацияләр актёрларны бәләкәйләтеп күрсәтә. Монда да киная бармы? Кешеләр алар язмышлары астында чебеннәр, мескеннәр, дип әйтергә телиме режиссёр?
— Андый фикер юк иде, Хуҗа бит дөньяны икенче төрле итеп, асты өскә килгән итеп күрә. Җиһазлар да ас-өс килеп бетә. Бу спектакльдә безнең идән күк гөмбәзе төсендә, ә йортлар күккә күтәртелгән. Бу Хуҗа Насретдиннең карашында шулай. Дөньяның асты өскә килгән. Халыкны мескен итеп, түбәнсетеп күрсәтергә тырышмадык, әмма халыкны кызгану бар.
— «Актёрлар авызыннан ишетелгән сүзләр», дидем дә уйга калдым, шактый урыннарда актёрлар иҗекләрне, сүзләрне йота. Сүз тәмен белүче актёрлар сирәгәя бара. Ирләргә хас драматик баритон (басны әйтмим дә инде) тавышлы актёрлар юк, барысы да дип әйтерлек драматик тенор белән сөйләшәләр. Көр тавышлы актёрларның кимүе сезне борчыймы? Бәлки бу бөтен театрларның да уртак проблемасыдыр?
— Бик борчый, әлбәттә, ләкин бу бөтен театрларга да кагыла торган проблема! Әйттем бит, тел осталарын чакырып, без тел, ачык сөйләм дәресләре уздырабыз.
— Дәресханәдә бик кечкенә-уенчык парталар, вак урындыклар, Хуҗа шул тар дәресханәдә балаларны укыта. Мин монда бүгенге мәгариф системасына ишарә күрдем, татар мәктәпләре азая-тарая бара.
(Фәрит Бикчәнтәев көлемсерәп куйды).
РАБИТ БАТУЛЛА
94
— Кызык, башыма да килгәне булмады, кем ничек аңлый инде, мин та-машачының һәр шәрехен контрольдә тота алмыйм. Катлаулы әйберне һәркем үзенчә юрый. — Инде актерларның уены турында... Мәсәлән, бу уенда Зөлфирә Зарипо- ваның авыз тутырып ачык сөйләве, бирелеп уйна- вы күпләргә үрнәк булып тора... Мин Фәнис Җиһанша янына тагын бер-ике Насретдинне куяр идем. Юк, Фәнис Җиһанша - ның уенын ошату-ошатмау турында сүз юк. Фәниснең тамак җепселләре кайвакыт карлыккалый. Аңа тавышын сакларга кирәк. Аны ял иттерү зарур... Әйтик, шул ук Искәндәр Хуҗа ролендә Миләүшә Шәйхетдинова (Гөлбану) белән бик туры килгән булыр иде. Искәндәр Баш вәзирнең «тиресенә кереп уйнады». Искәндәр Хуҗаны да югары кимәлдә уйнаган булыр иде.
— Нәркемнең үз фикере. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссёр бөтен фикерләр белән дә килешеп бетә алмый бит инде.
— Әмма тамашачы шушы олы — авыр җиһазлар арасында кыймылдый торган кешеләрнең язмышын күзәтә, аларның сүзен йотлыгып тыңлый, ул авторларның, режиссерның максатын, әйтергә теләгән фикерен тотарга тырыша. Ьәм тамашачы шушы сүзләргә, шушы хәрәкәтләргә кул чабу яки дәррәү көлү белән җавап кайтара. Бигрәк тә хан янына кергән халык вәкилләренең үзен тотышы, кыю сүз әйтергә җыенып та, ханнан куркып, ләм-мим дәшми калулары, котыртучы Юлдашның чарасыз калуы, халык дәшмәгәч, теләгәненең киресен сөйләве вакытында зал тып-тын кала. Бу — тамашаның кульминацион ноктасы. Зал тынын кысып, нәтиҗә көтә. Димәк, тамашачы сәхнәдәге каһарманнар өчен җан ата! Ләкин сәхнәдәге халык-сарык ханга дөресен әйтәсе урында авызына су каба, котыртучы җитәкчеләре халык өстенә яңа налоглар өстәлүен, изелү шартларын хуплый. Хан урынындагы Хуҗа чарасыз кала, бу очракта ул фаҗигале шәхес булып күренә. Чыннан да, бу фаҗига бит. Халык үзе үз өстенә афәт китерә. Шулчак шаян-шамакай Хуҗа Насретдин чарасызлыктан тугры ишәгенең муенын кочаклап, сүзсез калса яки җыласа иде... Халык аны сатты. Халык бәхете өчен көрәшеп-көрәшеп тә, үз халкың үзенә дә, Хуҗасына да хыянәт итте. Чарасыз Хуҗа Юлаучыга өмет белән карый. Нигә мине саттың, дигән кебек ике кулын аңа суза, ләкин Юлаучы йөзен яшерә, Хуҗага арка белән борыла. Бичара Хуҗа өметләрен халык тарафына бора, ләкин бәндәләр аңа арка белән борылып, артларын туңкайтып, башка якка карап ята. Сәхнә уртасында Хуҗаның бердәнбер тугры җан иясе — аның ишәге калды. Бичара Хуҗа табылган ишәген тезгененнән тотып, өметсез рәвештә халыктан аерыла. Тәэсирле күренеш. Спектакльне драмага әверелдерә торган күренеш бу. Шушы күренеш өчен генә дә бу спектакльне куярга кирәк иде!
— Элеккеге куелышларда финалда «Яшә, Хуҗа Насретдин» дип халык җырлый иде. Хуҗа Насретдин халыкны бәлаләрдән коткара иде. Бүгенге көндә халыкны бәлаләрдән хәтта Хуҗа да коткара алмый. Халык бары тик үзен-үзе генә коткара ала. Бары тик халык үзе генә! Ә халык котылышка омтыламы соң? Тамаша шул турыда!
— Тагын бер мәртәбә сезне яңа спектаклегез белән тәбрик итәм! Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Фәрит әфәнде!