Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЛАРА БУЛАТОВАНЫҢ «КӨЗГЕ ЧОР» ИҖАТЫНДА ФӘЛСӘФИ СЫЙФАТЛАР

Татар халкының фәлсәфи мирасы күп гасырлык тарихка ия. Аның башлангычы Х-XII гасырларга — Болгар дәүләтенең «чәчәк аткан» чорларына барып тоташа. Татарның дөньякүләм танылган фәлсәфәчеләре булмаса да, һәр чорда төрки һәм мөселман дөньясында билгеле шәхесләре бар. Алар, әлбәттә, шагыйрьләр. Рәсәйдәге төрки халыкларга татар фәлсәфәсе, нигездә, шигърият аша таралган. Бу бүген дә шулай.
«Шигырьләрендә ниндидер сер бар аның. Гап-гади, барыбыз да күреп-белеп йөргән гадәти вакыйгаларны җырга сала ул, әмма шул гадилек, гадәтилек артында һәрчак тирән мәгънә, хис, әрнү ярылып ята. «Шушы яктан, шушы туфрактан без... Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап, өянкеләр елап озата», «шатлыгымда хәсрәт орлыгы бар, хәсрәтемдә — бәхет орлыгы» — безнең җаннардан да сыкраган моң бит», — ди аның турында Роза Мулланурова. Клара Булатова чәчмә әсәрләр дә иҗат итә. Аның иҗаты заманга яраклы, кешелекле, әхлакый тәрбия бирүне күз уңында тота, күңелгә хуш килә, йөрәккә үтеп керә, укучыны уйланырга мәҗбүр итә торган тирән фәлсәфәгә ия.
Фәлсәфи шигырьләрдәге хакыйкать
XX йөз — тормышның бөтен өлкәләрендә дә кризислар гасыры буларак билгеле. Икътисади үзгәреп торулар яшәешебезнең аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Җәмгыять кичергән әлеге икътисади кризислар, ачыктан-ачык, кешелексезлек билгеләре булып торалар. К.Булатова шигырьләрендә Кеше яшәешнең үзәгендә тора, ягъни фәлсәфи җирлеге булган әлеге шигырьләр антропоцентрик сыйфатларга ия. Аларда шагыйрәнең дөньяны тануы, тормыш-чынбарлыкның җан әрнеткеч ачы хакыйкать белән күзгә-күз очрашуы, маңгайга-маңгай килеп чәкәләшүе, рухи һәм иҗади табышлары чагыла. Чегән карчыгының юрауларын/Күп тыңладым, ярда тын утырып. / Һәм ышанмый анда кала алмадым, /Ялган икәнлеген белә торып. / Ул сөйләде: «Биек очасың, — дип, — / Куып җитә алмас берәүләр дә, / Тик саграк бул: жирдә кара көчләр / Көндәш була биек менгәннәргә». / Ул алдады, биек менәсең, дип. / Биеклеккә, юк, мин үрләмәдем. / Жирдә кала бирдем. Жирдә йөрим, / Тиңе булып көндәш дигәннәрнең. («Жирдә кала бирдем»)
Кеше гомере, аның бу тормышта мәгънәсе, бәясе бармы? Синең яшәвең шул гомереңә
119
торырлыкмы? Шагыйрәне шул фәлсәфи сорау уйландыра. Күңелемдә сорау, тик мин аны / Еллар буе дәшми эчтә йөртәм: / Аңлап, белеп, яклап бу дөньяны / Кем дә булса бездә яши микән? («Күңелемдә сорау, тик мин аны...»)
Шагыйрә юкка гына шундый сорау бирми, чөнки бу — хакыйкать. Ул күп йөри, чынлыкны, дөреслекне күп күрә. Ә хакыйкать ул — кеше аңының тышкы дөнья белән туры килүе. Ул — процесс, барыш, хәрәкәт, ул һәрдаим үсә, камилләшә тора.
Клара Булатова моны бик яхшы аңлый, шуңа да ул әлеге сорауны вакыты белән ачык калдыра. Башкаларны да уйланырга дәшә, аз гына булса да башларны эшләтергә чакыру ташлый, гафләт йокысыннан уятырга тырыша. Түрдәгеләр түрге тирмәләрдә, / Кесә калын, бүксә тезгә җиткән. / Кемдер йортсыз-нисез иңрәгәндә, / Түрдәгеләр рәхәт яши микән? / ... Мин бик озак йөрим шушы жирдә, / Балигълыгым чоры эшләп үткән. / Безнең буын хәлен төшенердәй / Кем дә булса берәү яши микән? («Күңелемдә сорау, тик мин аны...»)
Соңгы вакытларда «мәдәни кризис» төшенчәсе рухи дөньябызга көннән- көн ныграк үтеп керә башлады. Һәр буын үз чорының рухи кыйммәтләрен үзе билгели торган булса да, ХХ гасыр ахыры кешелек өчен мәңгелек саналган күп кенә кыйммәтләрнең бәясен үзгәртте, кешеләрнең ышанычын какшатты, өметен сүндерде.
Вакыт-вакыт чарасызлыктан өметсезлеккә бирелеп алса да, К.Булатова эзләнүдән туктамый, җирдәге хакыйкатьне төшенүен ассызыклый. Мин тулаем беләм бу тормышны, / Мин тулаем таныйм һәрьягын. / Бүген көндә агы-карасы да, / Ала- коласы да бар аның. / Һәм берсе дә чалу ул төсләрнең / Мине читләп үтми дөньяда. / ...Бу тормышны мин тулаем беләм, / Һәм тулаем бәхил мин аңа. («Мин тулаем беләм бу тормышны...»)
К.Булатова кешенең чарасызлыгын, ялгызлыгын гына сурәтләп калмый, бәлки яшәештәге хакыйкатькә туры карап, тормышта үз юлыңны табарга өйрәтә. Шигърият сәясәттән шактый ерак торса да, күп кенә «көзге» шигырьләре фәлсәфи-сәяси эчтәлек ала. Халык әйтә: «Сулар / Баштан болгана», — дип. / «Баштан чери балык» дигән сүзе дә бар. / «Бу — шул!» — дип әйтми дә, / Төртеп күрсәтми дә, / Башы булган кеше инде үзе аңлар. / ...Булды, тукта кулым!/ Шуннан да артыгын / (Инде нокта куйдың) / Дәвам итмә инде. / Әнә күршең керде: «Тыкрыкка, — диде, — / Кара бөркәү белән бер машина килде...» (Нәрсә бу?)
Соңгы вакытта иҗат иткән шигырьләрендә шагыйрә шактый кырыслана. Шигъри тәсбихының «Мәрьям ана»сын кан катыш әрнү тәшкил итә. Хәтта үзем үлчәү югалттым ла, / Явыз, дисәгез дә баш тартмыйм. / Аш атканга әле таш атмыйм да, / Таш атканга инде аш атмыйм. («Әшәкелек көн дә баштан ашты...»)
Автор 2003 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән шигырьләр җыентыгына да «Әрнү» дип исем биргән. Ә бит К.Булатованың моңа кадәр чыккан җыентыклары «Язлар алда», «Һәрвакыт янымда», «Җәйләр җитсә», «Һәр язның үз җыры», «Гел кояшка карап», «Печән өсте», «Хәтер тәрәзәләре», «Миләш кагы», «Якты сагыш», «Шушы яктан, шушы туфрактан без», «Үзеннән-үзе туа җыр» кебек оптемистик рухтагы исемнәр белән дөнья күргән иде. Г. Афзал да: «Безнең Әлмәт якларында Клара Булатова шигырь укымаган бер авыл да, бер клуб та юктыр. Ул эшче яшьләр гомуми торагына берүзе барып әдәби кичә ясап кайта, больницага барып авырулар, сестралар, врачларга шигырьләрен укый. Бер сәгать тә укый, ике сәгать тә укый кәгазьсез-нисез», — дип язды. Чыннан да, ул шигырьләрдән яшьлек, сафлык, өмет, яшәү дәрте ташып тора. Арыш кыры яшел-сары, / Серкәләре очкан чагы. / Ашыкма әле, үтә әле, / Чуак чагым — июнь ае. («Июнь ае»)
Җәй айлары инде үтеп бара... / Саргылт ялкын булып, кыр тулып, / Көнбагышлар җилдә чайкалалар, / Күңелдәге якты җыр булып. («Җәй айлары инде үтеп бара...»)
Тәнкыйтьче Р.Лотфуллин да 1970 елда: «Клара Булатова, иң беренче чиратта, дөньяның, галәмнең матурлыгын һәм иркенлеген, «тауларның биеклеген», «юлларның яктылыгын» күреп шатланучы, туган илебезне, «бәхет тулы» туган җиребезне, бөтен рәхәте-газаплары, шатлык-кайгылары белән тормышны яратучы, җир, кеше, ил язмышы, кешенең томыштагы урыны, яшәү мәгънәсе турында уйланучы һәм борчылучы лирик шагыйрә итеп танытты», — дип яза. Бүген дә ул әлеге сыйфатларын саклаган хәлдә иҗат итә, тик дөньяга башка яктан, башка күзлек аша карый.
Монда, әлбәттә, ун ел дәвамында Әлмәт шәһәренең «Луч» телекомпаниясендә «Җомга» тапшыруларын алып баруның да тәэсире булмый калмагандыр. Чөнки, тапшыру әзерләгәндә, авызы ачык, төбе тишек колхоз фермаларында гомерләрен уздырган Галимуллалар белән
120
Саимәләрдән алып, алгы бүлмәләрендә без үкчәле, нечкә билле сәркатипләр утырган түрдәге түрәләргә кадәр бер тоткарлыксыз кереп йөргән журналист та бит әле ул. Кермәскә, түрдәге ике түрәнең берсе
аның укучысы. Ул инде керсә — күрә, күргәч сөйләтә яисә сөйләттерә. Әйе, әйе, сөйләттерә. Һәр фикерен шигъри калыпка салып сөйләшүче журналист-шагыйрәгә бу артык авырлык тудырмый. Әллә нинди бикле телләрне дә ачтыра ул. Һәм алар яныннан «пешкән, өлгергән» әзер шигырь белән кайта. Тик вакыт табып дәфтәргә генә теркәргә кирәк була. Акка күчерәсе нәрсәләр күп, / Языла бит әле дәфтәргә. / Языла бит! Ходай шагыйрь итеп / Яраткан шул нәрсә әйтсәң дә. («Акка күчерәсе нәрсәләр күп...»)
К.Булатова терки дә, укучысына да җиткерә. «Кеше җаны ни кичерә, нинди борчу йөри башларында», илдә ниләр бар — шагыйрә каләменнән калмый бар да теркәлә бара, чөнки поэзиянең асыл хасияте шагыйрьнең уй-хисләрен ачу белән бәйле. Әгәр килсә бер зур түрә / Минем туган илемә. / Түбәтәй тотып торалар, / Тәрәт иткән җирендә, — дигән әлеге юллар да шундый очрашуларның нәтиҗәсе.
Уйдырма бер уен гөнаһымны, / И, чайкыйсыз инде телегездә. / Бер сүз әйтмәс идем, гөнаһ базы / Булмасагыз әгәр үзегез дә. / Актарынмас өчен сезнекендә / Сабырлыклар бирсен миңа Аллам, / Югыйсә бит телем таныш сезгә — / Үтсытырдай җавап кайтара алам! («Ә шулай да сезгә үпкәләмим...»)
Мондый шәхси лирик ситуацияләр заман кешесенең тарихи-иҗтимагый йөзен билгеләүдә әһәмиятле вазифа башкаралар. Күрәбез, шагыйрә үзенә кирәкле ситуацияләрне оста тотып ала белә. Бүген әле (иллә «рәхәт»!) / Бәйрәм итә бар халык. / Шул бәйрәмнәр нәтиҗәсе — / Бара дөнья таркалып. («Ике мең дә өченченең...»)
Шул ук вакытта шактый ачы һәм сәнгатьле итеп көләргә дә өйрәнгән. Тик, бу көлү артында никтер күз яшьләре күренә төсле. Юк хәзер безләрдәй / Акылсыз кешеләр. / Акчасыз йөрмиләр — / Һәм дөрес эшлиләр. / Без генә ул менә / Мәгънәсез эт җиккән / Сәхнәдә йөрибез / Дермантин итектән. («Атнага бер генә...»)
Шагыйрә билгеле бер тормыш шартларында гомер кичерә, шул тирәдәге хәл- вакыйгаларны, ситуация, конфликт, кичерешләрне күреп яши, үзенчәлекле характер ияләре белән аралаша, алар белән бәйләнеш-мөнәсәбәттә тора. Шунлыктан бу тирәлек аның күңеленә җуелмас тирән эз салып калдыра. «...Цивилизация» дигән сүзне / Син нәрсә дип туглап йөртәсең? / Элек булган бүген тузган, дисең, — / Яңарышны өмет итәсең? / Син, яңарсын, әйдә, өр-яңадан / Туганны да читкә этмәсен. / Тик ул сиңа хезмәт итсен иде / Синең өстән хөкем итмәсен!.. («Иске- москы арасыннан...»)
Илебезне «Кара алтын»ы белән шаулатып торган төбәкнең экологик торышына да битараф кала алмый ул, чөнки фән-техниканың алга китүе дә вакыты белән үзенең кире якларын күрсәтә. Әйләнә-тирә мохитнең табигыйлеге югалу, табигатьнең таушалуы кешеләрнең сәламәт яшәвенә, психологиясенә тәэсир итә, бүгенгесенә генә түгел, киләчәгенә дә куркыныч тудыра. Чыгарабыз диеп җирнең маен, /Җир күкрәге күпме тишелде! / ... Зәңгәр газдан күкшелләнде каен, / Чахоткага тарган шикелле. / Керләнмичә кала алмаячагың / Бу якларда ачык бит инде. / Сафлык саклыйк дисең, сеңлем, каен, / Берәр кая качып кит инде!.. («Чыгарабыз диеп җирнең маен...»)
Ләкин вакыты белән башкачарак та җырларга туры килә шагыйрәгә. Тик «башкачарагында» да К.Булатова үзе булып кала. Үткен фикерләрен биктә торган теле артыннан да укучыларына ирештерү юлын таба. «Кайда барсам — шунда ак бусага!» /Бу ышаныч хәзер кимеде... / Чичәнбикәлегем хак булса да, / Биктә тотам бүген телемне. («Хак иде лә чичәнбикәлегем...») Яки: Бездә дә ул тешләр бар, / Теш булмаса, телләр бар. / (Әмма телең теш артыннан / Чыкса, әллә ниләр бар...) («Көндәлектән «үтә дә генә акыллы» сафсата»)
Беренче карашка Яшьлек, Мәхәббәт җырчысы — лирик шагыйрә буларак бәяләнсә дә, Клара Булатова иҗатында тема төрлелеге, күтәрелгән мәсьәләләр шактый зурдан һәм аларның һәрберсе тулы канлы итеп, үзенчә ачылган.
Әдәбиятта зур урын алып торган Ватан, Туган ил, Туган җир, Туган як темасын ул үзенчә, берәүне дә кабатламыйча, яңа яктан ача. Туган ил, милләт өчен борчылуы шигырьләрендә хәсрәт-ләгънәткә, ашкынулы экспрессив хисләргә төреп бирелә. Чарасызлыгы, сызлануы, яшәешнең камил булмавы һәм шул камиллекне аңлы рәвештә җимерүне күреп тору, рухи
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ДӘҮЛӘТ ПРЕМИЯСЕНӘ КАНДИДАТЛАР
121
дөнья белән материаль дөнья арасындагы аерманы бөтен күзәнәге белән сизү — кеше аңының мәңгелек хакыйкатьне эзләвенә бер дәлил. «Хөррият!» дип...», «Иске-москы арасыннан...», «Район тулы укучылар», «Ике мең дә өченченең...», «2003 нең өченче көнендә...» шигырьләрендә илебез язмышы, кыйбласыз яшәвебез тулы чагылыш таба. «Ирекле ил», «хөр дәүләт» дип, / Каш ясыйк дип күз чыгардык. / «Яла!» димә, «язма!» димә, / «Яла» түгел, бу — чынбарлык! («Каш ясыйм дип...»)
Шагыйрә үзенең шигырьләрендә тормыш күренешләрен сурәтләү, мәсьәлә кую белән генә чикләнми. Ул шулар аша үзенең бәясен дә бирә. Һай, ирекле булды, бәйсез булды / Мөстәкыйльлек алган татар халкы! / («Өлкән агай» ипләп кенә буды — / Тумас борын чукындырып атты.) («Һай, ирекле булды, бәйсез булды...»)
Мондый шигырьләргә озак вакытлар «дөнья чырае» күрсәтелмәсә дә, узган гасырның 90 елларыннан моңарчы йокымсыраган аңыбыз күзәнәкләренә сәясәт ташкыны бәреп керде. Шигърияттә иҗтимагый фикер тирәнлеге күзәтелә башлады. З.Мансуров язганча «Коллонтай күк «кысан күлмәк»тән чәчрәп чыгарга омтылу моңарчы тыйнак булып күренгән К.Булатовада да тоемлана. ...Соңгырак әсәрләрендә «торгынлыкның үчен кайтару» сизелә.
В.Е.Хализев әйткәнчә, шагыйрә «Ярлары булмаган трагедия» концепциясен тудыра, чарасызлыкны, мәгънәсезлекне ачып бирә. Шул рәвешле, К.Булатова бүгенге тормышыбызда барган фаҗига-афәтләрнең шәүләсен шушы якты дөньяга чыгаруны, фаш итүне максат итеп куя кебек.
«Тыелган темалар» яки сызлану фәлсәфәсе
Шигырьләрендә Татарстан, бәхет җырым син, дисә дә, шагыйрәнең тынычлыгын алган эш-гамәлләр шактый икән әле бу фани дөньяда. Туган телебезнең торышына, милләтебезнең яшәешенә дә, Кырым татарларының аяныч язмышына да битараф түгел К.Булатова. Дөнья тар. Нигә миңа дөнья тар? / Юкса бит мин бик кечкенә бер татар, / Әллә татар булгангамы дөнья тар... / Бу дөньяның тар кысасын / Бәреп ватасы иде. / Өстебездәге албастысын / Алып атасы иде.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Т.Галиуллин 1991 елда «Шагыйрьләр элек «тыелган тема»ларга алынмыйлар, һаман да нәрсәдер көтәләр», — дип язса да, 1960 еллар башында ук инде, әлеге шигырьне укыгач, Ш.Маннур: «Мондый нәрсәләрне теләсә кайда кычкырып йөрмиләр», — дип кисәтеп куя. Ә сиксәненче елларда әлеге «тыелган тема»га язылган «куркыныч шигырь»не авторның үз тавышы белән «Голос Америки» дөньяга ишеттерә.
Инде 1972 елда чыккан «Җәйләр җитсә» дигән китабын «яңадан чистартып» эшләгәндә, аксакал әдипләребез Х.Туфан һәм Ш.Галиевлар киңәше белән кертми калдырылган бер шигырендә дә «әйтергә ярамый» торган шактый гына саллы, кыю фикерләр әйтелгән. «Беренче төш хуҗаларга», диләр, /Халыктагы юрау-ырымның / Кем өстендә сыныйм дөреслеген? / Хуҗалары кем соң Кырымның? / ..Гомер кичкән туфрагыннан күчкән / Кырымлылар ничек түзәдер? / Төшләренә диңгез керәдер дә / Үзәкләрен кабат өзәдер.
Ул елларда мондый юлларны язарга түгел, күпләр бу хакта уйларга да куркалар иде. Шул халыкның аклануын көтеп, / Тыныч ята диңгез, кымшанмый. / Тоташ халык хаин булуына / Диңгез булып диңгез ышанмый.
Әйе, әлеге шигырь үз вакытында дөнья күргән булса, кемнең кем буласын һәм кайларда буласын әйтүе кыен. Мондый шигырьләре җыентыкка керми калса да, тәҗрибәле каләм ияләре К.Булатованың акыл куәсен, егәрен, чичәнлеген күреп- тоеп яшиләр. Татарстанның халык язучысы Нәкый ага Исәнбәт К.Булатованың каләм көчен бәяләп, 1968 елда ук: «Аның шигырьләре — чынлап та шигырь. Аңарда бай хиссиятләр теле, тоткарсыз тойгы, табигый агым бар. Укыйсың- укыйсың да ихтыярсыз: «Кулы тибеш йөри, каһәрнең!» — дип куясың», — дип яза.
Милләтебезнең рухи сагында торучы шагыйрә телебез язмышына бервакытта да битараф булмады. К.Булатованың «көзге» шигырьләре аны милләт, тел язмышын аналарга хас сыйфат белән кайгырта белүче олпат шагыйрә буларак күрсәтте. Бүген дә битараф түгел. «Өфө һөйләй!» / Уфа көн-төн сөйли, / Башкортча да сөйли, татарча да. / ...Өфө һөйләй. Әйе, Уфа сөйли, / Үз телендә сөйли, рухы көчле. / Ә мөстәкыйль Татарстан безнең / Үз теленнән үзе кача
122
төсле. («Өфө һөйләй»)
Бу — шагыйрәнең телебез торышына, телебез язмышына биргән бүгенге бәясе. Әлеге шигырьләрдә карасы кипкәнче үк тарихка кереп калырлык гыйбрәтләр чагыла.
К.Булатованың дөньяви фәлсәфәгә корылган «көзге» шигырьләрендә «яшәешнең шартлы моделе экзистенциональ яссылыкта сурәтләнә», дияргә тулы җирлек бар.
Экзистенциализм фәлсәфәсен профессор Д.Заһидуллина «сызлану фәлсәфәсе» дигән термин белән бирә. Әлеге фәлсәфә яшәешнең камил булмавыннан, кешенең үзен чиксезлек, галәм каршында артык кечкенә, Аллаһының бөеклеге янында бик түбән сизүеннән килеп чыкса да, К.Булатова шигырьләрендә сызлану фәләсәфәсе шәхеснең билгесез яки билгеле көчләр алдында кечкенәлеген сурәтләми, ә дөньяда рухи кыйммәтләр югала баруны проблема итеп күтәрә. Бер нәрсәдән курка күңел / Бу имансыз заманда: / Явызлыкка кирәк түгел / Тәһарәт тә, намаз да. («Бер нәрсәдән курка күңел...»)
Халкыбызның иманыннан мәхрүм калып, аккоштан күселеккә юлыгуына җаны бәргәләнә, сыкранып тыпырчына. Тик шагыйрәнең сызлануы аның гына бәласе, кайгысы, фаҗигасе булып аңлашылмый, ә милләт фаҗигасе, бөтен кешелек дөньясыныкы буларак калкып чыга. Калыкса да күтәрелә алмый/ Югалалар башлык дигәннәр. / Дөньяларның кемгә мохтаҗ чагы? / Кайларда соң яңа Пәйгамбәр? («Әвәләде дөнья кемне таштан...»)
Шигырьләрдә лирик геройның кичерешләре шулкадәр көчле, хәтта тулысынча сурәтләп бетерелә алмый. Бу билгесезлек аша ачыклау таләп ителгән, ләкин аның аурасын сизү, шуны кичерү әһәмиятле булган тирән мәгънә белдерелә. Ел гынамы? Гасыр үтте! / Безнең гасыр, / Ә бу гасыр ни күрсәтер? / Ни кыйратыр? / «Исә җилләр, бетә эзләр, күчә комнар»... / Кай дәвердә безнең җаннар кире кайтыр? («Яңа елны көткәндә»)
К.Булатованың әлеге шигырьләре укучыларны үзенең көчле дулкыны, эчке хәрәкәте, киеренкелеге, тормышның җитди мәсьәләләрен күтәрүләре белән җәлеп итә.
Шагыйрә һәм соңгы елларда прозаик буларак та танылып килүче Клара Булатованың «көзге чор» иҗатында урын алган фәлсәфи сыйфатлар һәм чынбарлык аның иҗат юнәлешен, кыйбласын, кемгә атап язуын билгели, чөнки фәлсәфә — табигать, кешелек җәмгыяте һәм фикерләү үсешенең иң гомуми законнары турындагы фән.