ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?
Мин ялгызым түгел хәзер
Мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, ә баламны саклап калырга ант иттем.
Язның ярсулы бер көне иде ул... Мин, гадәттәгечә, салмак кына атлап, эштән кайтып киләм. Ашыгасы җирем юк, өйдә көтүчем дә юк. Тик шулай да бүген озак йөрмәскә исәп: аякларым мин торган йортка юнәлделәр. һәм юкка түгел икән. Ишек төбендә Ахирәт апам басып тора иде.
— Әминә, мин синең янга олы йомыш белән килдем бит әле, — диде ул, мин ишекне ачканны да көтмичә.Тупсадан ук сөйли башлаган ханымны өйгә үтеп кергәч туктатам димә инде.
— Әминә, балакаем, әйдәле, утырыйк әле, сөйләшик...
Ул мине җитәкләп диярлек диванга китереп утыртты да тиз генә дога кылды һәм сүзен дәвам итте:
— Менә инде ничәнче ел шәһәрдә яшисең, эшләп йөрисең, ә гаилә корырдай кешеңне һич очрата алганың юк әле! Яшең дә бара, бала табарга да вакытың узып китеп бара инде хәтта. Мин сине шуңа күрә бер егет белән таныштырырга булдым әле. Егете бик ипле, бик укымышлы, дөнья көтәрдәй, аңа чыккан хатын-кызга бернәрсә хакында да уйларга урын калмаячак.
— Мин ...
— Тукта, каршы төшәргә ашыкма. Башта күр, сөйләшегез... — Ул минем кулны ычкындырмыйча җайлап кына сыпырып утыра бирде.
Башка вакытны, димләүченең кем булуына карамастан, кырт кисеп «юк» дип әйтсәм дә, бу юлы әллә назлы тавышы сихерләде, әллә кулларны берөзлексез сыпырып тору ялгызлыктан тәмам туңып беткән йөрәгемне эреттеме, «юк» димәдем, танышырга ризалыгымны бирдем.
Иртәгәсе көнне ишек төбендә кичәге таныш ханым белән булачак кияү мине көтеп торалар иде инде.
Аннары соң бар да төш кебек кенә булды. Танышу, чәчәкле-кәнфитле кичләр, һәм, ниһаять, никах... Ах, бу никах дигәннәре шулай тиз булмаса, мин, бәлки, миңа җибәрелгән сихерле йогынтыдан айныган да булыр идем, тик буласы булган, үкенүдән эшләр узган иде инде...
Аны үлеп яраттым дип әйтә алмыйм, әмма төз, горур гәүдәле ир-егет мине үзенә буйсынырга мәҗбүр итте. Көннәрдән бер көнне ул, хатын-кыз ир йортында торырга тиеш дип, мине үз өенә алып кайтып китте. Таныш булмаган өйнең тупсасын атлап керү белән, үземне төрбәгә (мавзолей) килеп кергән кебек хис иттем. Күзне иркәләрлек берни юк иде бүлмәләрдә, хәтта тәрәзә төбендә үсеп утырган гөлләр дә каберлек өстенә салынган җансыз чәчәкләрне хәтерләтә иде.
— Менә, хатын, шушы өйдә син хуҗабикә буласың! — диде ул. — Әйдә, нигә катып торасың, эшкә кереш, сиңа эш күп монда, — дип, үзе алып килгән әйберләрне ташый башлады.
Өй миңа ошамады. «Мал иясенә охшый» диләрме әле, минем ирем дә
180
игътибарлы, ягымлыдан шушы төрбә төсле өйгә әверелде: шундый ук салкынлык исә башлады аңардан. Пешергән ризыктан — кимчелек, эшләгән эштән гаеп эзләп тинтерәтер булды. Өстәвенә аз-маз гына салгалый да башлады, имеш, ул стресс кичергән, шуны шул рәвешле юкка чыгара. Ә син, хатын-кыз булып тугансың икән, димәк, синең бәхетең шуннан, түз барысына да!
Рәнҗегәннәрне күрсәтмәскә тырышып яшәдем, йөрәк астында, ни дисәң дә, аның сабыен йөртәм ич. Балага ата кеше кирәк кирәген, тик аның анасын шулай һәрвакыт кимсетеп яшәүче ата кеше нәрсәгә өйрәтеп үстерә алыр икән аны? Эшләр шуңа барып җитте ки, хәтта телефоннан сөйләшкәндә дә мин ансыз гына сөйләшә алмадым. Кесә телефонын йә яшереп куя, йә тулы тавышына ачып куя да текәлеп сиңа карап утыра башлый, янәсе, берәр артык сүз әйтеп кара... Тәнемнең генә түгел, җанымның, күңелемнең сакчысына да әверелде ул.
Ялгызлыгымнан качып, шундый ук ялгызлык тозагына килеп эләктем бит мин... Элекке иркен тормышымны сагына башладым. Әйе, анда да мин ялгыз идем, тик бу ялгызлыкны үтә тыныч күңел белән кичерә идем. Ә монда үземне тагын да ялгызрак тоя башладым. Ә мин тормышта эзләгәне — ул күңел берлеге белән бер тын алып яшәрлек затны табу иде. Йөрәк астымдагы баламның беренче кат тибеп куюы әнә шундый затның минем тормышыма килүен исбатлаган шикелле булды. Мин ялгызым түгел! Минем балам булачак! Димәк, мине үз җаена ватарга, кимсетергә тырышучыдан мөмкин кадәр ераккарак китәргә кирәк, балам хакына, аның язмышын минеке кебек ваттырмас өчен, китәргә! һәм мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, ә баламны саклап калырга ант иттем!
Әлфия АРСЛАНОВА,
татар теле ҺӘМ әдәбияты укытучысы.
Башкортстан, Кушнаренко районы, Карача-Елга авылы
Ләйсән яңгыры
«Там, там, там, тамуыңны яратам», — яңгыр астында шулай дип җырлап барганда, ул... уянып китте. Кайдадыр чалкан ята икән бит, ә аның өстенә ниндидер кыз иелгән. Теге җылы тамчылар шуның күзеннән тама икән ул!
Илгиз, керфекләрен көч-хәл белән күтәреп, тирә-якка күз салды, шактый вакыт үзенең кайда ятканын абайлый алмый торды. Соңыннан гына, әче спирт исен тоеп, ап-ак түшәм һәм стеналарны күреп алганнан соң,тирәсендәге ятакларда берничә кешенең шәүләсен күргәч, хастаханәдә ятканын аңлады. Ә салкын бит очларына йөрәк түреннән, бәгыреннән сытылып чыккан кайнар яшьләрен тамызучы — ул аның сөйгәне Ләйсән иде.
Ильяс ни булганын исенә төшерергә тырышып карады. Ләкин бар хәтерләгене: әллә нинди усал җанварлар тавышы чыгарып бәрелешкән ике тимер ат та, тән буразналары аша аккан сыек кан инеше һәм шул инешнең башы булган җәрәхәтләрнең сулкылдап сызлавы иде.
Ә бу мөлаем кыз? Ә бу коңгырт күзле, килешеп торган нәзек кашлы кыз белән ничек танышып, очраша башладылар соң әле алар?
Ләйсән яңгырның шыбырдап койган мәле иде. Кызык. Ничек туры килгән бит, ә! Аларның очрашып йөри башлаганнарына атна-ун көн генә булгандыр әле. Ләйлә белән Мәҗнүндәй бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булган ике яшь йөрәк Кабан күле буендагы төсле фонтаннарның «җырлаганын» тыңлап йөриләр иде. Фонтандагы су тамчылары «Әдрән диңгез» көе белән гаҗәеп төсләр чыгарып агыла. Шул вакытта кинәт беренче, күптән көттереп килгән яңгыр, ләйсән яңгыры башланмасынмы?! Барысы да тизрәк яңгырдан качу ягын карый. Озак та үтмәде, мәйданда мәхәббәттән тилергән ошбу пардан башка беркем дә калмады. Чалбар
181
балакларын сыксаң, бер чиләк су чыгар инде, ә алар һаман уйныйлар, шаяралар. Казан уртасында мондый мөмкинлек тагын кайчан булыр?
— Ләйсән ләйсәнне ярата! — дип, шатлык тулы тавышы белән кулларын күккә күтәреп аваз салды Ләйсән.
— Илгиз Ләйсәнне ярата! — дип җавап бирергә кирәк тапты Илгиз.
— Там, там, там, тамыуыңны ярата-а-ам! — дип шатлык яшьләре аша яңадан җавап бирергә ашыкты Ләйсән.
Алинә ЮНЫСОВА.
Мамадыш
Кычкырып укылган хат
«Күк-кү, күк-кү, күк-кү...» — ә күке санады да санады. Айгөлнең аны нәрсәгә юрап санатканын белә иде микән ул?
Әле ярый җәйге матур көннәрдә күкеләр күкелди, алар бит Айгөлнең зур өмете. Айгөл күкенең мөмкин кадәр әзрәк күкелдәвен тели, чөнки ул әнисе кайтасы көнне күкегә ышанып саный. Әнә бит, күке дә ишеткән, ахрысы, 3-4 көн элек сигез яки тугыз тапкыр күкелдәсә, хәзер биш-алты тапкыр гына күкелди. Димәк, әнисе, һичшиксез, тиздән кайтачак, күке алдамас! Бу кошка чын күңеленнән ышанды шул Айгөл. Иртән бәбкәләрне су буена алып барганда, Айгөл белән әнисе гел күке тавышы ишетәләр иде. Соңгы арада әнисе күке тавышын ишетүгә туктап кала да, нидер саный да, авыр сулап куя. Нәрсә санады икән аның әнисе? Айгөл бу турыда белми иде. Ләкин күке әнисе санаганда кыскарак, әзрәк күкелдәгән сыман тоелды аңа. Әллә әнисе күкенең әз күкелдәвенә үпкәләп кәефсезләнде микән?.. «И, күке, нигә тавышыңны кызганасың, әнинең күңеле булыр иде, күкелдә әле озак итеп», — дия торган иде кыз шулчакта. Ләкин әнисе генә: «Алай димә, кызым, күке ялгышмас, үзем дә шулай сизәм...» — дип, кызын кочагына алып һәм карынындагы бәбиен сыйпап үксеп елый да таралыша башлаган бәбкәләрне җыя — су буена юлларын дәвам итәләр иде алар. Никтер Айгөл әнисенең олылар сөйләшә торган җитди сүзләр сөйләвен өнәп бетерә алмый, әнә әле дә әллә нинди сәер сүзләр әйтеп куйды, аңа әнисе назлы, йомшак итеп әйткән сүзләр күбрәк ошый.
Хәзер урамнан үткән чагында күрше-тирә апалар никтер Айгөлдән гел хәлен сорыйлар, бәби еламыймы дип тә белешкәлиләр. Кайберләре берничә сум акча яки кәнфит бирәләр дә, Айгөлнең башыннан сыйпап: «Тәүфигың белән исән-сау үсә күр, балакай, без дә кулдан килгәнчә булышырбыз», — дияләр. «Ни булган соң бу апаларга, элек бер дә болай эшләмиләр иде бит?» — дип аптырашта да калгалады Айгөл. Мөгаен, аның энесе туу шатлыгын шулай бүлешәләрдер, ул бит хәзер дәү апа булды! Шушы уйлардан соң сөенеп, очынып китә дә өй түрендә бишектә яткан энесе Аязның бит очыннан үбеп ала.
АК ҖИЛКӘН
182
Ничек рәхәт бит алар өендә хәзер! Әтисе белән әбисе Аязны бик яраталар, бер генә минутка да яныннан китмиләр. Әле тиздән әниләре дә кайтып җитсә, тормышлары түм-түгәрәк булыр! Айгөлнең исәпләвенчә, әнисе тагын өч-дүрт көннән кайтып җитәргә тиеш. Их, ничек сагынды бит ул әнисен! «Бәбиләр өләшә торган җир»гә Аязны алырга дип киткән иде әнисе, Аяз кайтты, тик әнисе генә күренми әле. Аяз да кайтканнан бирле көйсез, гел елыйсы килеп тора, ул да әнине сагынадыр инде дип уйлады Айгөл. Ә әби нигә Аязны кочаклап елый икән? Әтинең дә кәефе юк. Алар да, мөгаен, әнине сагынганнардыр... Ә әнисе Аяз белән бергә кайта алмаган, чөнки бәби алган җирдә Аязның киемнәре, уенчыклары тузгып ята икән, әнисе шуны җыештырырга калган, әбисе шулай дип аңлатты. «Энемнең ул уенчыкларын әни монда алып кайтса, рәхәтләнеп уйнар идек. Әни шактый озак торды, мөгаен, Аязның уенчыклары ике сумкалык булгандыр! Хәер, юк, ике сумка гына түгел, бер атна буе җыелган уенчык тагын да күбрәк, дәү бер тау кадәр булгандыр инде...» — дип уйлады Айгөл.
Көннәр шулай үтә торды. Айгөл беркөнне йокы бүлмәсендә ниндидер тавыш ишетте. Әкрен генә ишекне ачып караса, аның әтисе әнисенең Айгөл төнлә кочаклап йоклый торган киемнәрен кулына кысып тоткан да үксеп-үксеп елап утыра. Бу хәлдән соң Айгөл түзмәде, әнисенә хат язарга булды. Дөрес, ул әле беренче класста гына, шулай да яза белә инде. Хаталары булса, әбисе белән әтисе төзәтер әле, төзәтмәсә, аның әнисе акыллы бит, болай да аңлар ул аны. Хаталарын төзәтеп укыганда, менә мондый иде хат:
«Сәлам, әнием! Әни, Аязның киемнәрен, уенчыкларын җыеп бетердеңме әле? Инде күке кычкырмый да башлады, димәк, сиңа кайтырга вакыт, ә син һаман күренмисең. Әни, җыелган әйберләреңне ал да кайт син, калганы андагы бәбиләргә калсын. Сумкаларыңа сыймаса, безгә әйт, әти күрше Салих абыйның дәү машинасы белән апкайтыр. Анда бәби бирүче апаларга әйт инде, мине көтәләр, диген, тизрәк кайт, әни, без сагындык. Аязның, әтинең, әбинең сине бигрәк тә күрәселәре килә, аларны елатма, кайт, яме, әни! Көтәм. Кызың Айгөл».
Әлеге хатны кыз әтисе кулына тапшырды, чөнки аның әтисе бу дөньяда Айгөл өчен барысын да эшли, бу хатны да, һичшиксез, әнисенә тапшырыр.
- Әниең безне күзәтеп тора ул, кызым, еламаска куша. Бу хатны аңа кычкырып укырбыз, ул ишетер, — диде әтисе калтыраулы тавыш белән...
Гөлшат ЗӘЙНИ