Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЛӘМ ҖИЛЕ

Роберт Әхмәтҗановның тууына 80 ел
Шигырь язучылар, шөкер, күп. Шагыйрьләр санаулы гына. Шуларның берсе — Роберт Әхмәтҗанов. Кызганыч, аның иҗаты үзе исән чагында ук беркадәр үгисетелгән. Сәбәбе — яраклаша белмәгән холкы гына түгелдер, түрә булып тормаган һәм беркайчан да узгынчы дәрәҗәләргә кызыкмаган яисә үзеннән мескенрәк хәлдәге бәндәләргә тәлинкә тотмаганга күрәдер. «Төркем - төркем булып йөрүчеләр бер-берсен күтәрделәр, ә мин аз аралашучан идем. Мондый сыйфатым белән бер яктан оттым, икенче яктан оттырдым. Ләкин мин үзем булып калуым белән бәхетлемен», — ди иде шагыйрь.
«Казан утлары» журналы редакциясеннән шушы мәкаләне язарга тәкъдим иткәч, мин, Роберт Әхмәтҗанов иҗатын яхшы ук беләм дип йөрүче берәү, аның китапларын, иҗаты турында язылганнарны кабат күздән кичереп, «Америка ача» алмавымны тәмам аңлагач кына, кулыма каләм алдым. Уртак якларны эзләргә тырыштым. Әтисез калган балачак (кемдер шуның өчен безне битәрләмәкче), иҗатка иртә тартылу, холыкта — алда әйтелгән «көтүгә ияреп» йөрмәү яки, урыс әйтмешли, «ак карга»лык, өстәвенә икебез бер яшьтә (30да) Язучылар союзына кабул ителгәнбез икән. «Атказанган» исемен ул миннән 5-6 ел соңрак алган... Боларны санаган булып, мин һич тә үземне аның янәшәсенә куярга уйламыйм. Роберт абыйның «бераз» соңга калып алган (минем дә бу эшкә өлеш кертүемне искә алып сөенәм) Тукай бүләге бар! «Барысының да Тукай буласы килә, тик берәү дә 27 яшьтә үләргә риза түгел», — диләр бит...
Тик шуны гына искә төшерим: дәүләтебезнең Г.Тукай исемендәге мәртәбәле бүләгенә дә — «Тургай тәрәзәсе» (Татар. кит. нәшр., 1995) һәм «Кичке кошлар» («Мәгариф» нәшр., 1999) китаплары өчен — 2001 елда гына, чордашларыннан, энекәшләреннән бик күпкә соңга калып иреште ул . Турысын әйтик: хәтта шәкертләре , терсәкләре белән этә-төртә, аннан алдарак лауреат булырга тырышып карадылар...
Нәм ни күрәбез ? Чын талантны мөтәшагыйрьләрдән аера белгән, әдәби тәнкыйтьтә ат уйнаткан затлардан Нил Юзиев, Дания Заһидуллина, Равил Рахмани, Рифә Рахман яисә Сибгат Хәким, Айдар Хәлим, Рәмис Аймәт кебек өлкән һәм яшь каләмдәшләре генә, Рәис Даутов, Миргазиян Юныстай башка жанрларда иҗат итеп тә, күңелендә «шигырь уты сау» булган әдипләр генә аның чын бәһасен беләләр, аңлыйлар. «Роберт ялгыз йөри, әмма үз бәясен белеп йөри», — дип әйтә иде Сибгат ага. Ә менә 6 томлы «Татар әдәбияты тарихы»нда да ХХ гасыр ахыры шигъриятенә багышланган 40 биттән артык текстта (6 нчы том, 2001) бу гаҗәеп иҗат әһеленең исеме «һ.б.»лар арасында (кайбер исемнәр, мәсәлән, миңа таныш та түгел) дүртме, бишме тапкыр атап кына узыла. Шаять, ул зур хезмәтнең 8 том булып әзерләнә торган яңа басмасында мондый тар күңеллелек тамыр җәя алмас дигән өметтәбез. Бу иҗат турында әтрафлы, үзенә лаеклы тирән гыйльми хезмәтләр дә язылыр, килер әле ул көн, килер!
Яңгырларда кичке кошлар кайта, кичке кошлар -
бу тормышка сабый чактан җыелган сорауларым...
Шагыйрьнең генә түгел, чорның йөрәк тибеше язылган «кардиограмма» түгелмени бу?!
Дулкын өстенә дулкын булып килүче «кичке кошлар»да — чор сулышы, чор тавышы, кул сузымыдай озын сызык белән ул күзгә төшеп торган эңгерне сөртеп ала сыман. Шагыйрь гади күренешнең катлаулы табигатен тоя, катмарлы чынбарлыкның гади хакыйкатен ача. (Бу юллар уңаеннан мин моннан 32 ел элек фикеремне белдереп язганмын икән. Сүз уңаенда әйтеп китим: студент чактан ук таныш булсак та, ул кадәр аралашып яшәгән кешем түгел иде Роберт абый. Шулай да, Татарстан китап нәшриятында баш редактор вазифасын үтәгән чагымда аның «Җәяүле күбәләк», ә инде «Мәгариф» нәшриятын җитәкләгәндә — алда телгә алынган, йөрәк кадәрле генә шигырь китабын һәм «Каләм җиле» дип исемләнгән, әдәби
1иЫ1еү1аг
билейлар
136
портретлар, тәнкыйди- публицистик язмалар, истәлек-хатирәләр тупланган бердәнбер җыентыгын чыгару мөмкинлегем булды. Шулчак егерме ел элек язылган һәм «Казан утлары»нда дөнья күргән кайсыдыр мәкаләмнең «Хәтер җиле» дигән исеме искә төшкән иде...) «Каләм җиле» китабы аның, өлкән һәм яшь каләмдәшләренең уңышларына куану белән бергә, «китапларны хәзер талантлар түгел, байлар бастыра, шигырь базарын ак чырайлы үргән бәрәңге кебек китаплар басып китте» дип ачынуын да сыйдырган иде.
Инде, юбилей мөнәсәбәте белән, Роберт Габделвәли (китапларда — Вәли) улы Әхмәтҗановның тормыш һәм иҗат юлын да кыскача искә төшереп үтик. Татар әдәбиятына байтак күренекле әдипләр биргән Балык Бистәсе төбәгенең Күгәрчен авылында (гаҗәеп, ул аның бер тәрҗемәи хәлендә дә телгә алынмый) 1935 елның 1 апрелендә дөньяга аваз салган (райком секретаре малае!), ә гомер елгасының башы, балачак башкаласы — әнисенең (ул аның Гомәр Бәшировның «Намус» романындагы Нәфисә прототибы булуына ышана, шуңа анык дәлилләре бар кебек иде) туган авылы Иске Арыш. Сабыйлык, яшүсмерлек еллары узган әлеге авыл «...Арышым, Син минем Парижым!» дип күп еллар үткәч тә искә алырлык хәтер җөйләре калдырган... Беренче шигырен алты яшендә үк Алим таулары, Мирәт басулары, Тәрбели буйлары «әйтеп торып» яздыруын сөйли иде. Педагогия институтының 2 нче курсында укыганда, «Беренче яз» исемле тәүге мәҗмугасын кулына алган. Бу инде урыс шигъри дөньясында Евгений Евтушенко, Андрей Вознесенскийлар мәйданны шаулата башлаган чор. Шуннан соң җәмгысе егермеләп китабы дөнья күргән. Ярты гасырлык иҗат гомере өчен күп тә түгел шикелле. Тик аларның һәркайсы таза чикләвек төшедәй нык, ару һәм кабатланмас тәмгә ия. (Әлбәттә, аңа, алда әйтелгән сәбәп һәм сылтаулар аркасында, күптомлыклар бастыру форсаты чыкмый. Ышанам, якын киләчәктә буыннар алышынып, затлы шигъриятне «кибәк»тән аера белүчеләр килер һәм бу гаделлек тә торгызылыр.)
Роберт Әхмәтҗановның иҗат йөзе турында сөйләгәндә, аның поэмалары турында («Таш аргамак» һ.б.), шулай ук балладалар остасы («Гармун турында баллада», «Таш елады» һ.б.), халык күңеленә кергән мәгънәле, моңлы җырлар авторы («Якты елга», «Солдатлар», «Саумы, Кояш!», «Синең эзләр», «Кояшларың белән кил син миңа»...) икәнлеген әйтми калмыйлар. «Таш аргамак» белән яшьләр газетасы оештырган әдәби ярышта беренче урынны алгач, агайлар ул әсәрне татар шигърияте кануннарына туры килмәүдә гаепләп, өлкә комитетына ук барып җиткәннәр. Газетада игълан ителсә дә, премиясе бирелми калган. «Шушы вакыйгадан соң мин остазларымның йөзендә кояш тотылганын күрдем», — дигән иде шагыйрь «Шәһри Казан» (2001) газетасында Рәмис Аймәт оештырган әңгәмәдә.
Заманында без чыгарган «Балачак әдипләре» китабында («Мәгариф» нәшрияты, 2000) әлеге басма өчен махсус язып, сабый чакларын искә төшереп, «Кайда соң сез, балачак торналары? Кайтыгыз...» дип өзгәләнгән иде ул. Гомумән, Роберт Әхмәтҗанов иҗатында «шуышып йөрүчеләр»не таба алмассыз. Анда барысы да канатлы — кошлар, күбәләкләр (хәтта «җәяүле» булганнары да) һәм болытлар гына түгел... Үземә фикердәш итеп, Миргазиян ага Юнысны чакырам, аңардан узып сүз әйтмәс өчен, «Альбатрос язмышы» дигән мәкаләсеннән (1999) шактый зур өзек китерергә рөхсәт сорыйм; «Роберт Әхмәтҗанның кошлар дөньясына мөрәҗәгать итүе, минемчә, очраклы хәл түгел, — дип язган иде ул. — Чын-чыннан күзәтүчәнлекнең иң югары ноктасына ирешкән шагыйрь генә аңлый булса кирәк кошларның безгә, бигрәк тә татарларга, үрнәк, акыл бирерлек җан ияләре икәнлеген... Кошларның көзен җылы якка, язын кире туган якларына кайтып йөрүләре татарның гасырлар буе бәхет эзләп йөрүен хәтерләтмимени?.. «Кичке кошлар»ның һәм, гомумән, шагыйрь иҗатының кошлар дөньясы белән даими элемтәдә хәрәкәт итүе татарда иреккә омтылу хисләренең уяна башлавы белән бәйле». (Бу инде сиңа, абзый, 40 биттә дүрт юл урын таба алмавыңның да серен ачып бирә! Якташы, каләмдәше Равил ага Фәйзуллин әйткәнчә, бездә шигырь — «башлар себер китәрлек», бары тик фәһемләп укый белергә генә кирәк.) Шагыйрьнең образ-метафоралар яңалыгы, форма-калып үзенчәлеге, иҗатындагы публицистик егәр... — болар хакында яздылар һәм язарлар әле. Әлегә Дания ханым Заһидуллинаның Татарстан Фәннәр академиясенең «Фәнни Татарстан» журналында басылган «Роберт Әхмәтҗанов иҗаты: абстракт образлылык» дигән өр-яңа хезмәтен укырга тәкъдим итәм.
Кыскасы, Роберт Әхмәтҗанов иҗатының тамырлары тирән, офыклары киң, күкләре биек «...иде» дип әйтәсем килми, чөнки ул шигырьләр, поэмалар, балладалар һәм җырлар әле дә булса яңа буын укучыларын әсәрләндерә, күңелләрне биләп яшәвен дәвам итә. Мондый бәхет теләсә кемгә тәтеми!