БАЯЗИТ
ДРАМА
Ике пәрдәдә, бер картинада
Катнашалар:
Баязит — олпат язучы.
Ислам — Баязитның өлкән улы. Алтын беләзекле чынаяк.
Хисам — Баязитның төпчек улы. Көмеш беләзекле чынаяк.
Хәтирә — Баязитның хатыны. Көяле шәл.
Кәримә — социаль-көнкүреш хезмәтеннән.
Ф ә р у к — ак бабай.
Табиб
Л и л и я — Баязитның «Агыйдел» хикәясендәге төп образы.
Мифтахетдин — Баязитның «Бүре» романындагы төп герое.
Пәри
Миңнулла — Баязитның «Кукуруз» драмасындагы басу каравылчысы.
Яшь язучы
Түрә
Вакыйга бүгенге көннәрдә Баязит яши торган биек түшәмле фатирның эш бүлмәсендә бара.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Беренче картина
Баязит фатирының эш бүлмәсе. Ул иске генә герман машинкасында язып утыра.
Баязит. Кәримә, сеңлем, син би- Кәримә . Кая булыйм...
редәме? Кәримә... Баязит. Бирегә кер әле!
Эчке бүлмәдән Кәримәнең тавышы Кәримә керә.
ишетелә.
Данил САЛИХОВ (1958) — драматург; «Узып барышлый», «Гыйләж; тәрәзәләре», «Таш сандык» Һ.б. китаплар авторы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе. Казанда яши.
Данил
Салихов
БАЯЗИТ
27
Кәримә. Пычагыма китимме? Миннән гайре кемең бар?
Баязит. Сеңлем, нигәдер туңып киттем. Җилкәмә шәл генә япмассыңмы?
Кәримә . Хәзер. Ходаем, машин-касына кәгазь куярга да оныта. Нәрсә язган буладыр инде.
Баязит. Онытмадым. Кәгазьнең миңа хәзер кирәге юк. Әнә, моңарчы яз-ганнарым да китап киштәсендә җаныма тынгы бирмиләр. Үткәннәрдән качасым килә минем, сеңлем, үткәннәрдән. Шушының төймәләренә бармакларым тисә, дөньямны онытып торам.
Кәримә . Күзем чыкмаган. (Сте-надагы китап киштәсенә күрсәтеп.) Әнә, бер киштә язып тутыргансың. Боларның барысын да үзең генә яздыңмы, Баязит Әсһәдуллович?
Баязит. Белмим. Үземне дә шул сорау борчый.
Кәримә. Борчылма. Үлгәннәрдер инде.
Баязит. Кем?
Кәримә . Шул инде. Үзең дә сиксәннең теге ягына чыктың бит.
Китап киштәсенең китапсыз уры-ныннан чәче-башы тузган, җимерек йөзле Пәринең башы күренә.
Пәри. Үтерми торыгыз! Мин әле анда барырга ашыкмыйм.
Баязит . Син икәнсең әле. Үтерерсең аны. (Китап киштәсенә күрсәтеп.) Әнә, киштә ярыгыннан карап тора.
Кәримә (гаҗәпсенеп). Кем?
Баязит. Әле ул мине каберемә кадәр озата барачак.
Кәримә. Кем?
Баязит. Әнә ич, Пәрием. (Пәригә.) Төш, әйдә. Нәрсә киштә ярыгыннан гына карап торасың?
П ә р и. Төшмим. Син мине, мин сине күрәсебез килми.
Баязит. Шулай, сеңлем. Чын язучы бер генә әсәрен дә үзе генә яза алмый. Пәрие белән яза. Язуын яздым. Кайберләрен Пәриемә карышып 28
яздым. Менә шулар миңа хәзер тынгы бирми.
Кәримә. Шулайдыр шул. Җене булмаган кешегә бу кадәр китапны ничек язмак кирәк.
Баязит (үз-үзенә). Пәри башка, жен башка.
Кәримә . Ярый әле, Баязит Әсһәдуллович, бәхетегезгә, безнең кебекләр бар. Синең бу китапларыңны укымаган булсам, мин дә яныңнан километр ярымнан урап уза идем. (Үз- үзенә мыңгырдап.) Утырган була.
Баязит. Башкалар урап уздылар дисең инде?
Кәримә. Урап кына узу түгел, китап укымыйча да югарыга үрмәләделәр. Үрмәләделәр генә түгел, аякларын бөкләп менеп утырдылар. Нигә? Әнә, бар да берәрсеннән сора. «Минем китапларымны укыдыңмы?» — дип сора. Меңнән өчесе жавап бирә алса, рәхмәт әйтерсең. Үз гомерләренә берәр китап укып чыгалар да, кергән-чык- канга шуннан берәр жөмләне кабатлап, синнән, миннән акыллырак булып утыралар. Шулвакыт син тирәнгәрәк керсәң, сәгатьләренә карый башлыйлар. Киңәшмәгә ашыгалар. Ә менә мин укыдым. Укыганга күрә намусым синең яннан жибәрми. Баязит Әсһәдуллович, бу иске шәлеңне күптән чүплеккә чыгарып ыргытырга вакыт.
Баязит. Кирәкми. Өйрәндегез бар искене чүплеккә чыгарып ыргытырга.
Кәримә. Без түгел. Без искене саклаганга, бәлки шушы хәлдә кал-ганбыздыр да. Баязит Әсһәдуллович, ачулансаң ачулан, мин бу шәлеңне чүплеккә чыгарып ыргытам.
Баязит. Кирәкми. Мин бөтенләйгә бу җирдән киткәч, ләхеттәге жәсәдемә капларсыз. Без анда, берегезгә дә ко-мачауламыйча, тыныч кына ятарбыз. Ә хәзер ул көяле шәлне минем нафталинлы җилкәмә сал.
Баязитның җилкәсенә шәл сала.
Баязит. Рәхмәт. (Иңсәсендәге шәлен ике кулы белән тотып.)
ДАНИЛ САЛИХОВ
Менә бу шәл дә минем үткәнемнең, яшьлегемнең гүзәл мизгеле. Хәтирә апаң истәлеге. Ә син шуны чүплеккә ыргытмакчы буласың. Узганыңны саклау — хәтереңне яңарту ул. Узганнарны онытып киләчәккә барып булмый.
Кәримә. Тузган бит, Баязит Әсһәдуллович, тузган.
Баязит. Шәл тузган, күңелдәге хатирәләр тузмаган. Картая барган саен, көннән-көн көчәяләр генә.
Кәримә. Бир алайса, кадерле әйберең булгач, бераз тишек-тошыкларын ямаштырып бирим.
Баязит. Үткәннәрне ямап булмый. Алар күңелемдәге хатирәм калдырган төзәтеп булмаслык яралар. Мин соңгы адымнарымны, соңгы минутларымны шушы шәл белән атлыйм. Кагылган, сугылган чакларымда ул минем таянычым, кыйналганда яклаучым, өшегән, туңган чакларымда җылытучым, ялгыз калган чакларымда юатучым, минем белән тормыш сукмагыннан авыр йөк тартып баручы юлдашым. Ә син чыгарып ташлыйк дисең. Ул яшәргә хаклы! Ул бары тик минем белән генә китә ала. Ул бары тик минем җаным тәнемнән аерылып, хыялларым, уй-фикерләрем мине ташлап киткәннән соң гына бу җиһаннан китә ала. Күкрәгемдә йөрәгем типкәндә ул әле яши.
Кәримә (үз-үзенә). Яшь үзенекен итә картның. Моннан ярты гасыр элек үлгән хатынының көяле шәле белән саташа.
Баязит. Баязит саташа дисең инде. Баязит саташмый, Баязит хыяллана. Әдипне хыяллары ташлап киткәннән соң гына әдип саташа.
Кәримә. Шулай, бик тә шулай, Баязит Әсһәдуллович. Арабыздан киткәннәр рухы безне яшәтә. Мин теге бүлмәгә чыгыйм әле. Ялгызыңны гына калдырсам, ачуланмыйсыңмы?
Баязит. Ә мин ялгыз түгел. (Шәлен күкрәгенә кысып.) Мин Хәтирәм белән.
Кәримә (гаҗәпсенеп). Алай икән...
Чыгып китә. Серле музыка. Ут сүнә. Ут янганда шәл урынында яшь кенә Хәтирә, Баязитын кресло артыннан кочаклаган да...
Хәтирә. Баязит, Баязитым минем. Мине синнән аермакчы булалармы?
Б аяз ит . Малакасослар диген. Мине Хәтирәмнән аерып, нинди шатлык кичермәкче буладыр.
Хәтирә. Бәлки сиңа гыйшык тотадыр?
Баязит. Сиксәннең теге ягына чыктым, күңелдәге Хәтирәне сызып ташлап булмый.
Хәтирә . Үзең миннән аеры - ла алмыйсың, ә үзең минем янга күчмисең.
Баязит. Китәр идем. Төшләремдә чакырасың да, җитәкләшеп кенә киттек дигәндә, йокымнан уятып көлә-көлә китеп югаласың. Калдырып киткән шәлең дә, тузып, дөньялыктан китеп бара. Хыялым белән шуңа җан өрәм дә, аның белән сөйләшеп, туйганчы күңелемне юатам.
Хәтирә. Без киткәч, җиһан матур-лангандыр, ташлап китәсең килмидер.
Баязит. Утыз бишең тулыр - тулмас ике малай калдырып ташлап киттең дә, җиһанга кайтасың килеп, төшләремә керәсең.
Хәтирә. Бөтен дөнья чәчәктәдер. Икмәк иседер. Минем өянкем тирә- якка ишетелерлек итеп шаулыйдыр.
Баязит. Юк, шауламый. Җил искән саен шыгырдый. Өянкең картайды инде. Җил-давыллар ботакларын сындырды. Корып бара өянкең.
Хәтирә . Тамыры нык булсын.
Баязит. Дөньясы без уйлаганча бармый. Көтмәгәндә җил-давыл чыга да дөньясының астын өскә китерә. Без буган ярны, давыллап килеп, гарасат суы юа. Ярыбыз җимерелеп, өянкеңнең тамырлары актарыла.
Хәтирә. Борчылма. Ул тамырлардан яшь үсентеләр шытып чыгар.
Баязит. Алар безнең ярны сакламас... Аларның үз ярлары.
БАЯЗИТ
29
Хәтирә . Бәлки синең гаебең юктыр. Син шыткан җир бәлки уңдырышсыз булгандыр.
Баязит. Уңдырышсыз җир булгач, нигә шытарга иде?
Хәтирә. Бәлки аңа син гаепле түгелдер. Ул җиргә орлыгын салган Әсһәдулла карт, синең атаң гаепледер.
Баязит. Нигә үсәргә иде? Ябалдашыма ике бишек асарлык та хәлемнән килмәгәч, нигә дөнья бутарга иде? Ике сабыемны сакларлык та көчемнән килмәгәч, нигә аларга җан өрергә?! Минем әткәй, Әсһәдулла карт, мине уңдырышлы җиргә тудырды. Тугач та анам иренемә күкрәк сөте тидерде, атам түшәменә бишек асты. Үсә төшкәч, алдыма икмәк куйды. Ә мин аны кулак диеп сөргенгә сөрдем.
Хәтирә . Син үзең турында гына түгел, башкаларның да өстәлләрендә икмәкләре булуын теләдең. Һәр йортның түшәмендә тирбәлгән бишек күрәсең килде.
Баязит. Ялгышым кайда?
Пәри (китап киштәсеннән башын чыгарып). Тирбәлгән бишектә елак бала, тирбәлмәгән бишектә батыр ята.
Баязит. Син илеңә елак балалар тудырдың диясең киләме?
Пәри. Синең илең юк!
Баязит. Димәк, җиремә?
Пәри. Иле юкның — җире юк!
Баязит. Бар, бар минем җирем! Минем ата-бабам калдырган үз җирем бар.
Пәри. Кайда?! Бәрәңге бакчасын-дамы? Юк, юк синең җирең! Ул да синеке түгел! Ясак түләтәләр.
Баязит . Кит, кит, мәлгунь, күземнән югал.
Пәри. Бик теләп китәр идем дә булдыра алмыйм. Мин — синең душаңдагы Пәриең.
Баязит. Ялварып сорыйм. Бер генә минутка булса да ялгызымны гына Хәтирәм белән калдыр.
Пәри. Үз-үзеңнән качып булмый. Ходайдан сорап кара. Бәлки ул ярдәм 30 итәр. Безне Хәтирәң белән Ходай илчесе Газраил генә бергә итә алса.
Баязит (Пәрие булып). Алса! Харап икән. Син нәрсә, әллә анда да миңа ияреп бармакчы буласыңмы? Юк инде, Пәрием, гафу ит. Син бу юлы оттырдың. Анда барганда, Газраил бабаң безне бер-беребездән аерыр.
Пәри. Каян беләсең? Безнең анда барып караган юк бит әле.
Баязит. Шулай дисеңме?.. Ул дөнья бардыр дисеңме?
Пәри. Каян белим. Ул дөньяның барлыгын белсәк, син дә китап язып азапланмаган булыр идең.
Баязит. Миңа да үз Пәрием белән тарткалашып, ызгышып утырасы булмас иде. Нинди хөррият! Адәм баласы тыныч күңел белән Пәрисез генә яшәр иде дә яшәр иде. Кызык. Пәрисез адәм баласы.
Пәри. Аяныч. Адәм баласы теге дөньяның барлыгын-юклыгын белми, китап яза. Шул китаплары аша башкалар күңеленә үтеп кереп, алар күңелендә дә Пәри тәрбияләмәкче була. Зиһене җитми, Пәрие белән сугышып, үз-үзен кимерә, ашый.
Баязит . Ялгышасың, Пәри - ем. Зиһене булып та Пәрие куркак була.
Пәри. Димәк, син — зиһенле, мин — куркак! Юк инде, хуҗам. Зиһен белән Пәри бергә йөри.
Баязит. Пәрием булгач, зиһенем булгач, ә ни өчен мин куркып калдым? Син Пәриемә каршы бардым.
Пәри. Мин синең белән көрәшмәдем түгел, көрәштем. Ике улыңны, Ислам белән Хисамыңны югалттырдым. Хәтирәңне. Атаң белән анаңа каршы бардырттым.
Б аяз ит . Шуның белән нәрсә кырдым? Нишләдем мин?
Пәри. Көрәштең.
Баязит. Яшәдемме мин? Мин аларны җиңә алдыммы? Бәлки аларның Пәри түгел, җеннәре бардыр? Бәлки минем Пәрием аларның җеннәреннән шүрләп калгандыр.
Пәри. Алай димә, Баязит, алай
ДАНИЛ САЛИХОВ
димә. Кемнең җенен кемнең Пәрие җиңгәнен киләчәк күрсәтер.
Баязит. Хәтирәм җәсәденең кай тарафларда җирләнгәнен дә белә ал-мадым. Каберенә барып бер уч туфрак кына да салалмадым.
Пәри. Синнән соң килгәннәр салыр.
Баязит. Кемнәр сине җир куенына салды? Бармы андый бәндә? Минем өчен ерак сәфәр китеп, Себер сазлыгында батып калдыңмы ? Әллә берәр явызның кулыннан үттеңме?..
Пәри. Бәлки ул исәндер?
Баязит . Соңгы көннәремне яшим.
Пәри. Көннәрдән бер көнне ике улыңны ияртеп кайтып керер.
Баязит. Мин мәңгелеккә китеп югалгачмы?
Пәри. Кабереңә чәчәкләр салырлар.
Баязит. Салырлармы? Син шуңа ышанасыңмы, Пәрием?
Пәри. Нәрсә өчен яздың? Каберең өстендә билчән үсәрлек булгач, кем өчен яшәдең, кем өчен иҗат иттең?
Хәтирә. Безнең өчен.
Баязит. Көннәрдән бер көнне өнемдә кайтып керерсең дә, мин сиңа нәрсә дип җавап бирермен? Менә сиңа шәлең. (Кулларына ике чынаякны алып.) Менә улларыңнан ядкәр булып калган чынаякларны сакладым диярменме? Юлларыма ник очрадың?
Хәтирә . Мәңге яшәр өчен.
Баязит. Җүләрем. Әнә, күрәсең, Пәрием миңа тынгы бирми. Башка- ныкы булсаң, бәлки әле яшәр идең дә яшәр идең.
Хәтирә . Пәриеңә рәхмәт әйт. Ул мине мәңгелек итте.
Пәри. Көтәрсең аннан рәхмәт. Соңгы вакытларда ул миннән котыл- макчы була. Мин Пәрие булмасам, үзенең Фәрук карты кебек әллә кайчан бауга менә иде инде ул. (Күңеле тулып.) Рәхмәт, Хәтирә, рәхмәт!
Хәтирә. Баязит, син миңа янә җан өрдең. Син мине маяк итеп киләчәккә калдырдың. Җиргә яңа хатирәләр тудырдың.
Баязит. Мин бу җирдән киткәч, сиңа, минем Хәтирәмә якты караш калырмы? Менә нәрсә борчый мине.
Хәтирә. Җүләрем син минем. Әгәр мин синең кайтканыңны көтеп, колач җәеп каршы алып, синең белән озак, озын гомер итеп, бергә картайган булсам, сине эзләп, синең арттан ерак Себергә сәфәр чыгып, шунда ятып калмаган булсам, яңа Хәтирәләр тумас иде.
Баязит . Минем хыялларым, язганнарым тормышка аштымы соң, аштымы? Минем авазымны ишетүчеләр булдымы? Әллә ямьсез, мәгънәсез кайтаваз булып үземә генә әйләнеп кайттымы?.. Менә нәрсә борчый мине.
Хәтирә. Аңа җавапны киштәдәге китапларыңнан эзлә, Баязит.
Баязит. Кулдан-кулга йөреп тузып, таушалып, өтәчке хәлендә калганнармы дисеңме? Ә син китмә. Хыялымда гына булса да матур хатирә булып кал.
Хәтирә. Булмый, Баязит, булмый. Миңа китәргә вакыт.
Баязит. Аңлыйм... Адәм баласы мәңгегә килмәгән кебек, хыяллар да мәңгелек түгел. Алар да, вакыты җиткәч, адәм баласын ташлап китәләр дисеңме?..
Пәри. Китәләр, хуҗам, китәләр.
Баязит. Адәм баласы гомеренең соңгы сәгатьләрендә, соңгы минутларында күңелендә уелып калган хатирәләре белән яши дисеңме?.. Хатирәсен югалткан адәм баласын нәрсә көтә?
Пәри. Җүләрләр йорты.
Баязит. Ә минем сине югалтасым килми, Хәтирә. Соңгы минутларыма кадәр хыялымда гына булса да озата бар мине, Хәтирәм!
Хәтирә. Ашыкма, Баязит, китәргә ашыкма. Хыялларыңны тормышка ашырыр өчен, хыялыңда тудырганнар җир өстеннән озак атласын өчен, синең җиһанда калуың кирәк, Баязит.
ДАНИЛ САЛИХОВ
31
Баязит. Бергә йөргән сукмакларга әрем үсте, чишмәсе корыды. Чишмә буенда соңгы тапкыр без сузган моң гына кайтаваз булып һаман да колагымда чыңлый.
Хәтирә. Ул моңны киләчәк буын, яшьләр күңелендә чыңлатасың килсә, сиңа җырларга да җырларга.
Баязит. Миңа сиксән!
Хәтирә. Син — гасыр илчесе, син — әдип, синең сазың гасырлардан-га- сырларга ишетелеп торырга тиеш, Ба-язит. Җырла, җырла, Баязит. Йөрәгең тибүдән туктаганчы- син җырларга тиеш, Баязит.
Баязит (җыр суза).
Гомерләр узды, чишмәләр кипте, Инеш буеннан сайрар кош китте. Яшьлектә уелып күңелдә калган Утлап йөрүче атлар да бетте. Халкым күңленнән моңнар да китте.
Хәтирә (җырга кушыла).
Нигә моң бетте, кая ул китте?
Авыл йортында, әби йортында, Чыра башында сыңар ут калды.
Менә бетәм, дип, менә сүнәм, дип, Ул гына җырлый, ул гына елый.
Ут сүнә.
Баязит (үзәк өзгеч ялвару - лы тавыш белән). Китмә! Хәтирәм, китмә!..
Көчле музыка. Ут янганда ишек катында Кәримә белән ак халатлы Табиб басып торалар. Баязит шәлне сабый бала кебек куенына кыскан да, үз-үзенә сөйләнә.
Баязит. Китмә, китмә син, Хәтирәм... Бер ялгызымны калдырып китмә. Хыялында гына булса да Хәтирәсен терелткән Баязит, Хәтирәсез нишләр соң?
Кәримә. Үз-үзеңне юкка бетерәсең, Баязит Әсһәдуллович. Мин биредә бит, мин.
Пәри. Ул китсә, башкаларын чакырабыз. Әнә алар, синекеләр, бер киштә.
Баязит. Кирәкми, кирәкми, чакыра күрмә! Зинһар, чакыра күрмә. Миңа ял кирәк. Бер генә минут, бер генә сәгать булса да адәм баласына, миңа ял кирәк. (Салмак кына өзеп- өзеп, сулкылдый- сулкылдый, җыр башлый).
Чыра башында сыңар ут калды.
Менә бетәм, дип, менә сүнәм, дип, Ул гына җырлый, ул гына елый.
Кәримә (Табибка). Менә шушы кешене акыллы дип буламы?
Табиб (Кәримәгә). Бу күренешләр еш кабатланамы?
Баязит (җырлавыннан туктап). Еш! (Җырын иҗекләп, көйсез).
Чыра башында сыңар ут калды.
Менә бетәм, дип, менә сүнәм, дип, Ул гына җырлый, ул гына елый.
Табиб (Кәримәгә). Сырхауханәдә ятканы бармы?
Баязит (җырлавыннан туктап). Бар.
Табиб. Кайсы больницада?
Баязит. Сез уйлаган сырхауханәгә иртәрәк әле миңа.
Табиб . Ә мин кайсы сырхауханә турында сүз алып барам?
Баязит. Күпләр өчен без җүләрләр булып күренәбездер.
Табиб . Баязит Әсһәдуллович, сезгә ял кирәк.
Баязит. Аңлыйм. Сезнең тынычлыкны бозмаска әдипкә ял кирәк. Әйе, әйе, аңлыйм, адәм баласына ял итәр өчен уйламаска, баш ватмаска кирәк. Минем кебекләрнең күз йомулары кирәк. Тынычлык кирәк сезгә, тынычлык. Арыдым. Бик теләп китәр идем. Сезне ты-нычлыкта калдырырга теләгем зур. Тик нишлим?! (Китап киштәсенә күрсәтеп.) Әнә тегеләр тынгы бирми миңа.
Табиб. Кемнәр?
Китап киштәсеннән Пәри башын чыгарып.
Пәри. Мин, Пәрие!
Баязит. Әнә, тегеләр!
Кәримә (Табибка). Күрәсең, саташа. Ул гел шулай. Үзенең китаплары белән
БАЯЗИТ
2. «К. У.» №4 32
саташа.
Баязит. Саташмыйм, сөйләшәм. Озакламый Мифтахетдинем сикереп төшәр дә, каршыма утырып, йодрыгы белән өстәлгә сугар. Минем белән кызып-кызып бәхәскә керер. Миңнуллам, орденын ялтыратып, кукуруз басуыннан кайтыр. Әнә китап киштәсенең ярыгыннан Пәрием карап тора. Сезнең чыгып киткәнегезне генә көтеп йөри ул.
Пәри. Йөрмим. Нишләп йөрим. Синең душаңда утырам.
Баязит. Душамда гына түгел, җелегемдә утырасың.
Кәримә. Сезгә ял кирәк, Баязит Әсһәдуллович. Бераз гына ты-нычланырга.
Табиб . Әз генә күзегезне йомар - га.
Баязит. Юк, булмый. Алар миңа күземне йомарга ирек бирмиләр. Мин аларны гомерем буе сезнең арагыздан, халык арасыннан эзләдем. Сезнең белән бәхәсләшер өчен эзләдем.
Табиб . Юк, юк, без сине җүләргә санамыйбыз. Сиңа бары тик ял гына кирәк.
Баязит. Соңардың син, Табиб, соңардың... Хәзер соң, соң инде. Элегрәк, элегрәк кайда идең син?! Мин дөньяга үземнең гарип-горабаларымны, алданган, имгәнгән аксак- туксакларымны, рәнҗетелгәннәремне тудырганда, син кайда идең? Миңа дәва юк. Миңа дәва — бәхәс. Миңа сездән бернәрсә дә кирәкми. Бары тик бер-беребезне аңлау гына кирәк. Син — тән ярасын, ә мин җан ярасын дәвалыйм. Тән ярасына дәва бар, җан ярасына дәва бар микән?
Табиб. Бар. Вакыт.
Баязит . Вакыт дисең инде. Сиксән елдан артык сәгать чылбыры тартам. Сиксән елдан артык сәгать тукмагы күтәрә - күтәрә, дөньяны үзгәртмәкче булам. Сиксән елдан артык сәгать күкесе атылып чыга да бер үк саннарны кабатлый. Чүплектә абзый нәрсәдер эзли. Әнә, минем дустым, Пәрием китап киштәсенең ярыгыннан карый. Аңа бәхәс кирәк, аңа синең китап укуың кирәк. Аңа чүплектәге абзыйның язмышы тынгы бирми.
Кәримә. Саташа, мескен. (Табибка.) Алып китегез, алып китегез сез аны. Алай-болай тилереп, тәрәзәдән сикерсә, сезгә дә, миңа да рәхмәт укымаслар. Җүләр булса да, язучы дигән зур исеме бар.
Баязит. Тән ярасын дәвалар өчен, җан ярасын дәваларга кирәк.
Кәримә. Зинһар, зинһар, дим, алып китеп дәвалагыз.
Табиб. Булдыралмыйм. Кәримә. Әллә йогышлы? Табиб. Юк!
Баязит. Рәхмәт, рәхмәт, яшь иптәш. Күзгә карап, чын хакыйкатьне ачканың өчен рәхмәт.
Пәри (Баязитка). Юк! Ул хаклы түгел!
Баязит. Шулайдыр. Шулайдыр, Табиб. Үзем дә шуңа шикләнәм. Чирем йогышлы булса, газапларым, азапларым, баш өянәкләрем киштәләрдә тузанга чумып ятып калмаслар иде. Көнем — көн, төнем — төн, чирем чир булмагандыр...
Табиб . Ярый, Баязит Әсһә- дуллович, хушыгыз.
Пәри. Хушлашырга ашыкмыйсыңмы, Табиб? Баязитны җирләргә иртәрәк түгелме?
Кәримә (Табибка). Ә миңа нишләргә?
Табиб. Сезгә көтәргә!
Кәримә. Нәрсәне?
Пәри. Баязитның җир өстеннән чирлеләрне озатканын.
Табиб чыгып китә.
Кәримә (үз-үзенә). Әллә мин,
ДАНИЛ САЛИХОВ
әллә болар дивана?! (Баязитка.) Кирәк әйберең юкмы?
Баязит. Кирәк. Үземне генә кал-дыруыгыз кирәк. Пәрием килде.
Кәримә. Ярый. Рәхәтлән шул Пәриең белән. (Чыгып китә.)
Баязит (китап киштәсенә карап). Нәрсә, киштә ярыгыннан гына карап торасың? Төш, әйдә.
Пәри. Җиңел генә төшәрсең, бар. Калын-калын романнарың, повесть, хикәяләрең арасына кысылып гомерем узды. Мине тыңлаган булсаң, менә хәзер чирем йогышлымы, йогышсызмы дип аптырап утырмас идең?
Таушалып ертылып беткән киемнән Пәри чыга.
Баязит. Бер дә кысылып ятканга охшамагансың әле. Кайтып кергәнең юк. Көн димисең, төн димисең, җаныма тынгы бирмисең. Бүгенгедән — узганнарга, узганнардан бүгенгегә өстерисең. Эт талаган кыяфәткә кергәнсең.
Пәри. Нигә? Әллә ошамыймы? Син шул сорауга җавап эзлисең түгелме соң? Яшең җиткәч сиксәнгә, Пәриең арта ул.
Баязит . Миңа Пәриемнең өтәчке хәлендә калуы кирәкми, миңа китапларымның синең хәлдә калулары кирәк. Бар әле, бар, күңелемне болгатып торма. Юлыңда бул.
Пәри. Юк инде, хуҗам. Бергә башладык, бергә бетерәбез.
Баязит. Нәрсә? Мине каберемә кадәр озатып бармакчы буласыңмы әллә?
Пәри. Кабатланырга яратмыйм. Әйттем бит инде. Нишлим? Сиңа хыянәт итә алмыйм. Бергә икән, бергә, азагына кадәр бергә.
Баязит. Син имгәктән котылу юк икән.
Пәри. Үзең гаепле. Атаң, морза Әсһәдулла абзый сүзләренә колак салган булсаң, менә хәзер тыныч кына гомер кичергән булыр идең. Бәлки ике 34
улың, хатының да янәшәңдә булырлар иде.
Баязит. Кызганам мин сине, Пәриемне.
Пәри. Нигә?
Баязит . Сүзеңнең ата-анасы юк. Ул чагында мин сине, Пәриемне тыңлап, атама каршы төшеп, аны иленнән, туган нигезеннән кудырдым. Ә хәзер син килеп миңа киресен сөйлисең!
Пәри. Ул чагында төштең, ә соңыннан?..
Баязит. Нәрсә? Ялгышларымны искә төшерергә дип килдеңмени? Алай бик акыллы булгач, әйт, ялгышым кайда?
Пәри. Бәрәңге кыздырган кайнар таба астында яткан романнарыңда.
Баязит. Явыз син! Мәрхәмәтсез син!
Пәри. Ул вакытта алар сүзен тыңлап, алар кубызына биемәгән булсаң, менә хәзер син үз Пәриеңә бу мыскыллы сүзләрне әйтмәгән булыр идең. Әнә теге романнарың да кайнар таба астында корымга батып, калҗаеп ятмаслар иде. Тегендә киштәдә тузанга батып ятканнары да сиңа рәнҗемәсләр иде.
Баязит. Аларны әйтәсең... Кем белә, бәлки алар үз сәгатьләрен көтеп яталардыр.
Пәри. Дыр, дыр... Дөньясы бит бытыр!
Баязит. Мин дә бу дөньяга яшәр өчен килдем. Сине тыңлап, нинди рәхәт күрдем? Синең белән саташып гомерем узды.
Пәри. Ялгыштың син, хуҗам. Ай, ялгыштың.
Баязит. Нигә?
Пәри. Гомерең буе мине тыңлаган булсаң, мин бит сине үлемсез итә идем. Үз Пәриеңә каршы килгәнең өчен, гомер буе рәхәт күрмәдең.
Баязит. Пәриеңә буйсынмаган өчен, итәгеңә утыртып балалар сөялмәдең, хәләлеңне куеныңда назлый алмадың, дисеңме?!
Пәри. Әнә, «Кукуруз» повес-
БАЯЗИТ
2.* 34
теңдагы Миңнуллаң кукуруз басуыннан чыгалмый адашып йөри.
Баязит. Авырткан җиремә тоз сипмә. Аңа син гаепле. Аларны тудырганда, син Пәрием кая идең? Нигә каршы төшмәдең? Менә хәзер киштә ярыгыннан карап ятмас идең. Мин дә күптән күзләремне йомган булыр идем.
Пәри. Алай димә, хуҗам, алай димә...
Баязит. Менә хәзер ят шулар белән якага-яка килеп, сугышып, тарткалашып.
Пәри. Болай да синең тудырган һәр имгәгеңә кендек әбисе булдым инде.
Баязит. Киштәдә тузан җыеп ятарлык булгач, кендекләрен төптәнрәк кисәргә кирәк иде. Югал күземнән, югал, диләр сиңа!
Пәри. Баш өсте, хуҗам.
Пәри киштәгә менеп кунаклый.
Баязит (ике кулын югарыга күтәреп). Ярабби бер Ходам, гомеремдә беренче тапкыр сиңа ялварам. Әгәр булсаң, зинһар, коткар мине, коткар мине бу Пәридән.
Пәри (киштә өстеннән). Син — бывшый коммунист! Ул сине ишетми.
Сәхнә артыннан Миңнулланың җыры ишетелә.
Миңнулла.
Көне буе карга кудым
Кукуруз басуыннан.
Хөршидә, әй, Мөршидә,
Ярап булмый бу кызларның,
Бу кызларның берсенә.
Күкрәгенә Алтын Йолдыз ордены таккан, кулына мылтык тоткан Миңнулла керә дә, Баязитның өскә күтәрелгән кулларын күреп, гаҗәпсенеп.
Ярап булмый бу кызларның,
Бу кыз... лар...
Җыры өзелә.
Миңнулла. Баязит Әсһәдуллович, нишлисең син?
Пәри (Миңнуллага). Мәхәббәтсез! Сөймим мин сине. Бакча карачкысы.
Миңнулла. Сөйкемсез сөягегез булдым инде. Минем аркада Никитадан Дәүләт премиясе алганнарын онытканнар. (Мылтыгы белән Баязитка төртеп ала.) Нишлисең син?
Баязит. Бүлдермә. Ходайдан синең кукуруз басуыңа яңгыр яудыруын сорыйм. Күрмисеңмени, корылык. Жир өстен тиле бәрән үләне басты.
Пәри (Миңнуллага). Билчән!
Миңнулла. Син, Баязит Әс- һәдуллович, сүзеңне чамалап сөйлә. Хәзер ике дә уйламый атам! (Мылтыгын тери.) Сөргендә йөргәннәреңне онытма. Иптәш Хрущёвның кукурузлары Ходай ярдәменнән башка да үсә. Авызыңнан җил алсын. Әнә, яңа гына басуның аргы башыннан күк айгыры белән колхозның партоешма секретаре иптәш Байсаров узып китте.
П ә р и. Бу ата. Менә шушындый- лар ата да инде. Бу ата. Имгәк бит бу. Син тудырган имгәк.
Баязит (укуыннан туктап). Узса! Анда минем ни эшем бар.
Миңнулла. Ходайдан ялварып утырганыңны күрсә, райкомга чакыртып, кабер тактаңны, тактасын тактасына аерып, җиргә салып, сөргенгә сөрелгән атаңны исеңә төшереп, җиденче бабаңны таптыра ул сиңа.
Баязит. Төкерәм мин синең Байсаровыңа!
Миңнулла. Нишләп әле ул минем Байсаровым булсын. Ул синең Байсаровың!
П ә р и. Ха... ха... ха... Син тудырган Байсаров!
Миңнулла . Коммунистлар партиясенең тугры улы, «Якты юл» колхозының партоешма секретаре Байсаров!
Пәри. Якты юллар, партоешмалар артта калды инде, Миңнулла. Син генә ул кукуруз басуыннан карга куып гомереңне заяга уздырасың.
Миңнулла. Уздырмый нишлим? (Еламсырап.) Үзең бит, үзең, миннән басу каравылчысы ясадың.
Пәри. Өстәвенә — герой соц. труда!
Миңнулла. Молодец/ (Орденын җиңе белән сөртеп.) Китеп кара, орденлы башың белән.
БАЯЗИТ
35
П ә р и. Сезнең хәзер потыгыз бер тиен.
Баязит . Аңламадылар, аңламадылар мине. Мин аны гыйбрәт өчен таккан идем. Ә алар аңламадылар. Үзләре ярыша-ярыша күкрәкләренә шуларны тага башладылар.
Пәри. Әйттем бит мин сиңа, үзләре тагачаклар дип.
Баязит. Кем уйлаган шулай бер катлы булырлар дип.
Миңнулла. Алай димә әле син, Баязит туган, алай димә... Таккансың икән, күпсенмә. Минем үземә бик ошый ул.
Пәри. Хәтта килешеп тә тора.
Миңнулла (орденын кадерләп сөртеп). Менә минем уң як күршенеке дә, сул як күршенеке дә юк. Көнләшүләреннән шартлыйлар.
Пәри. Ә синеке бар. Колхозның басу каравылчысы Миңнулла Хакимгәрәевнеке бар да...
Миңнулла. Райком секретаре Сәлимгәрәевнеке генә бар. Рәхмәт сиңа, иптәш Баязит Әсһәдуллович, рәхмәт. Миннән кеше ясадың. Стой!
Миңнулла көтмәгәндә күккә атып җибәрә. Куркудан Баязит идәнгә ава.
Баязит. Нишлисең?
Миңнулла. Нишлим, нишлим, карга атам.
Баязит . Үз башыма. Тәмам йөрәксез калдыра бу мине.
Миңнулла. Колакка карга тавышы ишетелде. Борчылма. Патроны да, каргасы да жәлке түгел, кукуруз жәлке бит, кукуруз!. Фу... Дары исе чыкты.
Баязит. Дивана! Дары исе генә түгел, куркудан әллә нинди исләр чыгарырсың монда.
Пәри. Синең герой!
Баязит (Пәриенә). Кысылма! (Үз алдына мыгырданып.) Бу Миңнулладан курыккан кебек берсеннән-бер болай курыкмыйм.
Пәри. Миңнулла, хәзер Рәсәйдә каргалар да, чыпчыклар да калмады, птичий грипп дип, дума депутатлары атып бетерде.
Миңнулла. Бетерерсең карганы. Миннән гайре кем ата аларны? Баязит Әсһәдуллович, ну теге язучыны әйтәм әле. Кем соң әле ул, аты коргыры?
Пәри. Кайсы язучы?
Миңнулла. Теге инде, теге... «Көне буе карга кудым кукуруз басуыннан»ны язган язучы...
Баязит. Белмим, белмим.
Миңнулла. Беләсең инде. Кем соң әле ул, аты коргыры? Аңа Дәүләт премиясе бирдегезме әле, юкмы? Ну язып та куйган бит малай. Кирәк бит, ә, кирәк бит.
Көне буе карга кудым Кукуруз басуыннан.
Ә көе, көе нинди!..
(Җырлый.)
Көне буе карга кудым Кукуруз басуыннан.
Хөршидә, әй, Мөршидә, Ярап булмый бу кызларның, Бу кызларның берсенә.
Прәме көенә сүзләре килешеп, мәтәлчек атып тора инде. Прәме, мәтәлчек атып тора. Син — язучы, синең сүзең үтә, җырчысы герой соц.труда булганда, авторлары гына исемсез йөрмәсеннәр инде, Баязит Әсһәдуллович. Әйт үзләренә, бирсеннәр. Башка милләтләргә үрнәк булыйк.
Пәри. Булдыралмыйбыз туган, булдыралмыйбыз. Үзебезнекен дә кая куярга белмибез.
Баязит (Пәригә). Шуңа күрә күзләремне йомалмый азапланам. (Миңнуллага.) Бөтен хатам да шунда. Кемнәрнеңдер буш сүзләренә ышанып, сине тудырганым өчен дә әнә теге киштә өстендә утырган җанымны кимерә.
Миңнулла. Харап икән. Мине тудырып, сиңа нинди зыян? Синекен кимим, синекен ашамыйм, синең өлешеңә кермим.
Баязит. Тынычлап җан бирергә бирмисең. Җанымны, бәгъремне игәүләп, үткән юлымны барлап торасың.
Миңнулла. Күпсенмә, күпсенмә син, Баязит Әсһәдуллович. Син язмасаң,
ДАНИЛ САЛИХОВ
36
бүтәннәр язган булыр иде. Заставили бы. Сезнең халык — өйрәнгән халык. Сезгә Колыма — курорт, ачлык — ураза. Вәт!
Баязит. Кит син, кит! Алла хакы өчен кит!
Миңнулла. Син Алланы еш исеңә төшерә башлагансың әле. Яңадан бу илдә революция ясарга туры килмәгәе.
Баязит . Хәтер бишегемнән югал.
Миңнулла . Синең хәтер бишегеңдә этем калганмыни миңа? Мин — герой труда! Мин халык күңелендә сакланам.
Баязит. Үтерә бу мине. Мин дә бит адәм баласы. Минем дә бит ялгышырга хакым бар.
Миңнулла. Китәм. Нигә китмәскә? Болай да озакладым. Үз теләгем белән килмәдем. Үзе чакыра, үзе куа.
Б аяз ит . Мин сине чакырып китермәдем. Сине Пәрием чакырып китерде.
Миңнулла. Анда минем эшем юк. Пәриеңме, җенеңме, үзеңме, денеңме. Мин бер нәрсәне беләм: Орденны миңа син бирдең. Китәм. Син биргән орденны ялтыратып, кукуруз басуына карга атырга китәм. Сагынгач чакыр. Син — минсез, мин синсез то- ралмыйбыз. Әлегә сау булып тор.
Жырлый-җырлый чыгып китә.
Көне буе карга кудым
Кукуруз басуыннан.
Хөршидә, әй, Мөршидә,
Ярап булмый бу кызларның, Бу кызларның берсенә.
Пәри (шаркылдап көлеп). Сүзләре көенә мәтәлчек атып тора диме?!
Баязит. Бик кызык инде. Хуҗаң үләлми тилмерә, ә син минем язмаларым өстендә ясин чыгасың.
Пәри. Нәрсә, елыйммыни? Син үлсәң, мин дә үләм. Ә миңа үләргә ярамый. Пәрилеләр җир өстеннән китсә, җирдәгеләргә яшәү, ай, авыр булачак, ай, авыр булачак. Ахырзаман җитәчәк. Фәрук картны гына исеңә төшер.
Баязит. Фәрук картка нәрсә булган?
Сәхнәдә ап-ак сакаллы ак бабай — Фәрук карт пәйда була.
Фәрук карт. Нәрсә булган, нәрсә булган. Нәрсә булганын белмисең инде. Авылның ак бабаен, мине, Фәрук картны, авылыннан шәһәргә җибәреп, авылымны таркатып, Пәриемне үтерттең!
Баязит. Сине мин түгел, Пәрием үтертте.
Пәри. Гыйбрәт өчен. Башкаларга сабак булсын өчен.
Фәрук карт. Авыл халкын ата-ана нигезеннән аерып, чит-ят җирләрдә туфрак итү кирәкмәс иде, Баязит. Сагынудан, саргаюдан ташлап киткән авылымның кара мунчасына кайтартып, бауга менгезмәскә иде.
Баязит. Мин Пәриемә каршы килә алмадым. Тукта әле. Нигә әле син миннән сорау аласың? Кем соң син?
Фәрук карт. Беләсең ич инде. Үзең тудырган «Фәрук сандугачы» хикәяңдәге авылның ак бабае — Фәрук бит мин.
Баязит . Нигә мин баш ва- там? Нигә мин үз-үземне битәрлим? Моңарчы бер генә кешенең дә килеп, нигә син Фәрук картны үз мунчасында бауга астың дип сораганы булмады.
Фэрук карт. Пәриең чакырып китерде. Син тараткан нигездә ятып калган ата-бабаларымның рухы, чит- ят җирләрдә таралып-чәчелеп беткән балаларым, оныкларымның күз яше чакырып китерде.
Баязит. Нигә, мин сине, Фэрук картны, корбан итеп, хаклы түгел идеммени? Нигә, мин халкымның телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калмакчы түгел идеммени?
Пәри. Авылдан ерак түгел генә шәһәр төзетепме?
Баязит. Шәһәрне мин төземәдем. Аңлыйсыңмы, мин төземәдем. Шәһәрне башкалар төзеде.
Фэрук карт. Ә син кул кушырып карап тордың. Пэриеңә каршы килеп. Пәриең күпме әйтте сиңа каршы төшик, шәһәр төзетеп, табигатьне боздырып, телне, авылларны бетертәбез, дип.
Пәри. Әйе. Нигә мине, Пәриеңне эшкә җикмәдең? Мин Пәриең сиңа әйтеп тордым. Шәһәр телеңне, милләтеңне йотачак, дип.
БАЯЗИТ
37
Баязит. Мин аларга, сандугач тирәгеннән аерылып, чит-ят җирләрдә сайрый алмый, тирәгенә кайтып җан бирә, димәкче идем.
Фәрук карт. Аңлаталдыңмы соң?
Баязит. Кызганычка каршы, аңламадылар шул, аңламадылар...
Пәри. Кендек каннары тамган туган җирләреннән аерып, уенчыкка кызыккан сабый балалар кебек, шәһәрнең якты, такыр урамнарына, буш хыялларга алдап җибәрдең дә...
Фәрук карт. Сагынып-саргаеп, чит-ят җирләрдә туфрак булдык.
Пәри. Авыллар бетте...
Фәрук карт. Тел кипте...
Пәри. Милләт үлде. Абзый читтән карап көлеп торды.
Фәрук карт. Таралган авылымның җимерек мунчасында Пәрием генә дә яшәп калалмады. Телемне, гореф-гадәтләремне сука белән тигезләделәр.
Баязит. Ялгышым кайда? Бәлки миңа үз Пәриемнең дә муенына шул кара мунчада элмәк саласы булгандыр.
Пәри. Еллар узгач, син ул турыда уйламадың түгел, уйладың. Кара мун-чаны эзләп тә бардың.
Баязит. Мин ул мунчада Пәрием белән күп тарткалаштым, җиңә алмадым. Юк, юк, мин сине, Фәрук картны, үз нигезеңә кайтарып, сагынудан бауга менгереп ялгышмадым. Ул минем ялгышым түгел, ул минем табышым иде.
Фәрук карт. Мин яшәргә хаклы идем. Мин үз нәселемнең дәвамын күрергә телим. Миннән соң килгән халкымның үз илендә, үз җирендә, үз сандугачымның үзебезнең телдә сайравын телим. (Әкрен генә, салмак кына җыр суза).
Тал-тирәктә, инешемдә Сандугачым җыр суза. Моңы таныш, сазы таныш, Йөрәгем тибешендә.
Тал-тирәктә, инешемдә Суларың кибеп бара.
Милләтеңә ясин чыгып, Козгыннар аваз сала.
Тал-тирәктә, инешемдә, Башкалар оя кора.
Синең жырың тыңлар өчен, Милләтең үлеп бара.
Баязит. Шулай шул. Нигезен ташлап киткәннәрнең үз сандугачлары булалмый. Нигезен ташлап киткәннәр — килмешәкләр! Килмешәк үз гореф-гадәтләре, үз дине, үз кыйбласы белән яши алмый. Иртәме-соңмы күпчелеккә буйсына. Башта утрау булып яши, бистә була, урам кора, бала тудыра, күршесенә кыз бирә, малай өйләндерә — туй итә, намазлыгын җәеп, кыйбласына бага. Ят тел белән итәгеннән оныгы килеп тарткач, укыган догасыннан бүленеп, аңа борыла. Телен оныткан оныгына алар теле белән җавап бирә. Милләт бетә. На-мазлыкта бабаң милләтенә ясин чыга.
Күпме генә тырышса да, ул үз артыннан оныкларын ияртә алмый. Сагынып, саргаеп, үз-үзенә хөкем чыгара. Кабер ташы ава, койма җимерелә, ул урында билчән үсә.
Сагынасызмы, дип сорыйсыз, Сагынмаган кая ул,
— дип язды минем бер каләмдәш дустым. Син бит минем күңелемдә яшәүче, җанымны, вөҗданымны кимерүче милләтемнең ак бабае.
Фәрук карт. Миңа авыр, ай авыр. Авылымны киредән торгыз.
Баязит. Булмый, дустым, булмый. Таркату җиңел, торгызу авыр.
Фәрук карт. Авылдашларымны сагынам.
Баязит. Аларның күбесе, якты дөньяны калдырып, гүр ияләре булдылар.
Фәрук карт . Балаларым, оныкларым исән. Син — әдип. Оныкларымның, балаларымның Пәриләрен уят.
Баязит. Көчем җитәрме?
Пәри. Мине, Пәриеңне эшкә җик.
Баязит. Өлгерерменме, Пәрием?
П ә р и. Өлгергәнчә яз.
Баязит. Аяусыз син, язмыш.
Фәрук карт. Ә син яз, яз! Пәриеңне уятырлык итеп яз. Пәрилеләр генә дөньяны үзгәртә ала.
Баязит. Кил әле, Фәрук бабай, ак бабай, кил әле, яныма утыр. (Фәрук картка уң кулын сала.) Бу дөньяда Пәриле адәм баласына яшәүләре ай- һай авыр. Менә өстәлдә ике чынаяк. Алтын
ДАНИЛ САЛИХОВ
38
билбаулысы — минем өлкән улым Ислам. Сәрхуш булып урамда үлде. Ә монысы, көмеш билбаулысы
— кече улым Хисам. 23 яшендә үз подъездында атып үтерелде. Аларның үлеменә минем Пәрием гаепле. Минем җилкәмдә көяле шәл. Хәбәрсез югалган Хәтирәм шәле.
Пәри. Юк, юк, хатирәләрнең хәбәрсез югалырга хакы юк. Хатирәләрнең эзсез калырга хакы юк.
Баязит. Ул хатирәләр кайтаваз булып киләчәк буынга кайтырмы? Минем күңелемдә уелып калган җанымны, бәгъремне аңлаучылар табылырмы? Киләчәк минем романнарымдагы, хикәяләремдәге ялгышларымны аңлармы? Мин шуларга җавап эзлим. Әйт әле, ак бабай, Баязит бәхетлеме? Элек байны талап, хәерче хәерче калса, хәзер хәерчене хәерче талап, бай булмадымы?
Фәрук карт. Ә син яз, яз син, Баязит.
Баязит. Нәрсә хакында?
Пәри. Озакламый байны бай талар, дип яз.
Баязит. Куркам, куркам, ак бабай. Тагын күпме башлар харап китәр.
Пәри. Алайса, башкалар кебек, миннән котыл.
Баязит. Мин — сине, син мине сагынырбыз бит, Пәрием.
Пәри. Мин — Пәри. Мин сагына да, саргая да, ярата да белмим.
Баязит. Алдашма. Телисеңме, мин хәзер сине үзем белән алып китәм?
Пәри. Көчең җитми. Сиңа китәргә мин Пәриең ирек бирмәячәкмен.
Баязит. Үз-үзеңә зур бәя бирмисеңме?
П ә р и. Хәйләкәр син, хуҗам. Минем җавабымны көтәсең?
Баязит. Әйе, көтәм.
Пәри. Күчәм!
Баязит. Кая?
Пәри. Синең арттан килүчеләргә күчәм.
Баязит. Килерләрме?
Пәри. Алдыңда яңа китап.
Баязит (кулына өстәлдән яңа китапны ала да, китапка карап). Димәк, мин ялгышмаганмын. Киләләр!
Пәри. Киләләр!
Ишек катына Кәримә кереп баса. Пәри белән Фәрук карт юкка чыгалар.
Б аяз ит (китапны куенына кы- сып). Димәк, киләләр. (Китапны болгап.) Киләләр, киләләр! (Кулындагы китабын күккә чөеп.) Киләләр! Ишетәсезме, киләләр! Сезгә әйтәм, алар киләләр! (Кәримәне күреп, аның янына килә.) Сеңлем, Кәримә, ишетәсеңме, алар киләләр. Киләләр, киләләр! (Китап киштәсенә төртеп.) Димәк, алар минем... (Китап киштәсе алдына барып тезләнә.) Әсәрләремдәге образларның авазларын ишеткәннәр. Ишеткәннәр! Киләләр! Киләләр!
Кәримә (сәерсенеп). Киләләр, киләләр. Ишекне ачыйммы?
Баязит. Көләсең? Көлегез, көл!
Ә мин көлмим. Менә, менә ул бездән соң килә торган Пәриле китап! Менә ул бездән соң килә торган Пәриле егет! Мин үз Пәриемә ышанам. Минем Пәрием алдамый. (Тезләнеп, китапны кадерләп кенә идәнгә куя да, сак кына пышылдап.) Рәхмәт сиңа, рәхмәт, Пәриле егет, рәхмәт! (Күңеле тулып арткы планга китә.) Бирешмә, бирешмә, егет! Безнең кебек заман җиленә буйсынып, үз Пәриеңә хыянәт итмә, егет! Хәерле юл, хәерле юл сиңа, Пәриле егет!
Салмак кына моңлы көй агыла. Ут сүнә.
Пәрдә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Шул ук картина.
Пәрдә ачылганда Баязит, хыялына батып, өстәлдәге чынаякларга чәй агыза.
Чәй чынаякларга акмыйча, өстәлгә ага.
БАЯЗИТ
39
Баязит. Нишләвем бу?
Пәри . Дөньялыктан киткән улларың Ислам белән Хисамга чәй агызасың.
Баязит. Кәримә! Кәримә, кызым, кер әле!
Пәри. Ни булды инде?
Баязит. Өстәлгә чәй агыздым.
Пәри . Тагын мин Пәриеңне гаепләрсең әле.
Баязит. Син, син гаепле! Хыялымда син Пәрием белән тарткалашып, кулыма кайнар чәй агыздым.
Икенче бүлмәдән Кәримәнең «хәзер, хәзер» дигән тавышы ишетелә. Бүлмәгә Кәримә керә.
Кәримә. Баязит Әсһәдуллович, нәрсә кирәк?
Баязит (кулын селки-селки). Теге мәлгунь өстәлгә чәй агызды.
Кәримә. Кем?
Баязит . Кем булсын инде,
Пәри!
Кәримә (аптырап, сәерсенеп). Алай икән... Күзеңә күренәдер инде, әйеме, Баязит Әсһәдуллович.
Баязит. Нәрсә?
Кәримә. Пәри.
Баязит. Сеңлем, ничек Пәри күзгә күренсен? Башымда йөри, башымда йөри, сеңлем. Пәри күзгә күренә димени?! Әллә саташасыңмы?
Кәримә. Өстәлгә кем чәй агызды соң?
Баязит. Җанымны яулап алган Пәрием.
Кәримә. Кая, күрсәт әле? Кулыңны пешермәдеңме?
Б аяз ит . Ташласана. Узар әле. Миңа чәй керт әле. Нигәдер туңып киттем.
Кәримә . Әнә ич, ике чынаягыңа да чәй агызгансың, эч шуларны.
Баязит. Ярамый. Пәрием кушмый. Берсе — Исламымныкы, икенчесе — Хисамымныкы.
Кәримә. Алайса, Пәриеңә әйт. Сиңа да ясасын.
Баязит. Үзеңә үзең яса, дисең инде. Әй, кызым, кызым, Кәримә сеңлем, минем Пәрием — минем җаным ул.
Кәримә. Пәри — җаның, ә мин җенеңме?
Баязит. Кызым, сине үпкәләтергә теләвем түгел. Синең кулың тәмле. Син ясаган чәйне эчсәм, үземне ялгыз итеп тоймыйм. Картайган көнемдә ялгызлыктан куркам. Өстәлдәге чы-наякларга чәй агызам да ике улымны да яныма чакырам. Хыялымда шулар белән сөйләшеп, чәй эчәм. Читтән карап торган кешегә тиле булып тоеламдыр инде. Әле менә шуларга чәй ясыйм дип, хыялыма чумып, кулыма ялгыш кайнар чәй агызганмын.
Кәримә . Алар бит инде үлгәннәр.
Баязит. Үлсәләр соң?! Алар бит минем күңелемдә исәннәр.
Кәримә. Бүтән чакта үзем агызып куярмын.
Б аяз ит . Кирәкми. Кирәкми, кызым. Бар үкенечем шул: исән чакларында мин аларга үзем ясап бер генә тапкыр да чәй эчертә алмадым. (Кулына алтын беләзекле чынаякны алып.) Менә монысы — өлкән улым Исламныкы. Алтын билбау белән. (Икенче кулына көмеш билбаулы чынаякны алып.) Ә монысы — төпчегем Хисамымныкы. Алар дөньяга килгәч, алтын-көмеш кебек булсыннар дип теләк теләп, беренче китабым акча-сына алып кайткан идем.
Баязит (чынаякларына карый да).
Дөнья сукмагыннан атлаганда,
Уң кулымда иде алтын чынаяк,
Сул кулымда — көмеш чынаяк, Чынаяклар төшеп челпәрәмә килсә, Яшәү авыр, яшәү авыр икән, балалар.
Салмак кына җыр суза.
Идел бит ул - бик мул елга, Ул бит диңгезгә китә.
Аккан сулар, искән җилләр Йөрәгемне җилкетә.
Куплетның азагында тузган кием- салым кигән бомж кыяфәтендә Ислам керә дә, ишек яңагына сөялеп, җырның азатын тыңлап тора. Баязит аны сизми.
Ислам.
Аккан сулар кире кайтмый, Яшь гомерләр дә шулай...
ДАНИЛ САЛИХОВ
40
Баязит. Кем син?
Ислам. Ислам. Синең алтын беләзекле чынаягың!
Баязит. Ә, алтын чынаягым? Энең Хисам, минем көмеш чынаягым кая? Килмәдемени? Мин сине бу кыяфәттә көтмәдем.
Ислам. Нинди кыяфәттә?
Баязит. Бомж кыяфәтендә. Бар, киенеп кил. Мин бит сине...
Ислам. Булмый. Мин кешеләр күңелендә шушылай сакланам.
Баязит. Нигә алай?
Ислам. Дөньялыктагы этләрең талады. Нигә чакырдың?
Баязит. Мин сине чакырмадым.
Ислам. Тынгы бирмисең. Тынычлап ятарга бирмисең.
Баязит. Мин сине чакырмадым. Мин синең тынычлыгыңны бозарга теләмәдем.
Ислам. Чынаягыма чәй агыздың.
Пәри киштәдән башын чыгара.
Пәри. Мин агыздым.
Баязит (Пәригә). Чакыргач, чык, әйдә. Нигә киштә ярыгыннан гына карап торасың? Актар ата йөрәген. Рәхәтлән!
Ислам. Тагын нәрсә кирәк сиңа миннән?
Баязит. Җаныма урын табал- мыйм.
Ислам. Мине үз яныңа чакырып табармын дип уйлыйсыңмы?
Баязит. Тәрәзәдән дөньяга карыйм да уйларыма чумам. Пәриемә дәшәм.
ДАНИЛ САЛИХОВ
Ислам. Бармы соң әле ул синең Пәриең? Саклый алдыңмы син аны?
Баязит. Шул сорауга җавап та- балмаганга, синнән ярдәм сорыйм.
Ислам. Сатып алмадылармы синең ул Пәриеңне?
Баязит. Үземне дә шул сорау борчый.
Ислам. Очсыз хак сорамадыңмы? Күрәм, без киткәч, дөньясы бик үзгәрмәгән. Һаман да шул кабак, һаман да шул ук кешеләр. Кием үзгәргән, нәфес, намус үзгәргәнме?
Баязит. Бәлки күңел байлыгы белән китүчеләр күбәйгәндер.
Ислам. Күңел байлыгы белән килүчеләр кирәк.
Баязит. Нигә иртә киттең?
Пәри. Урынсыз сорау. Аңа китәргә мин, синең Пәриең ярдәм иттем.
Баязит (Исламга.) Нигә минем арттан атламадың?
Ислам. Синекеләр Пәриемне күсәк белән кыйнап үтерделәр. Мин бит халык дошманы Баязит баласы. Мин бит враг народаның баласы. Миңа яшәр өчен сынык икмәк табулары да ай-һай авыр иде. Миңа нәселебезне дәвам итәргә авыр иде. Миңа итәгемә утыртып балалар сөяргә, оныкларымны сөяргә ярамый иде, ярамый иде. Мин үземнең яшәешемнең чагылышын балаларымда, оныкларымда күрәсем килмәде. Җир өстендәге үз язмышымны бүтәннәр кабатлавын теләмәдем. Мин бу дөньяга сартир булып тудым.
Баязит. Нигә? Мин гаеплеме?
Ислам. Син һәм синең Пәриең!
Баязит. Минем гаебем юк! Минем Пәрием гаепле түгел ! Синең Пәриең минем Пәриемнән көчсез булганга, минем гаебем юк.
Ислам. Үз җаныңа тынычлык эзлисең. Барып чыкмас. Әгәр мин ул вакытта, син колхоз төзеп йөргән чагында, синең Пәриеңә каршы барсам, миңа ул вакытта яшәү юк иде. Әгәр мин ул вакытта синең Пәриеңә колак салып, хәер-догада булсам, бүген миңа яшәү юк иде. Син минем өчен дә, энем 42
Хисам өчен дә, анабыз Хәтирә өчен дә яшәдең.
Баязит. Димәк, мин — карак? Димәк, мин сезнең гомерегезне урладым?
Ислам. Урламадың. Үзең бирдең, үзең алдың. Син безнең балачак хатирәбезне урладың!
Баязит. Димәк, мин сезне хатирәсез калдырдым?
Ислам. Әйе. Син безнең матур, яшь, кояштай балкып торган хатирәбезне урлап, безнең өскә кара болыт капладың. Без шул салкын кара болыт астыннан чыгалмыйча, туңып, шәбәреп, кагылып, сугылып, хатирәсез китеп бардык.
П ә р и. Бирешмә, бирешмә, хуҗам. Син — әдип! Сиңа бирешергә ярамый.
Баязит. Бәлки ул хаклыдыр?
Пәри. Юк, юк, ул хаклы түгел! Әдипнең зурлыгы — бәхәстә. Әдипнең зурлыгы — фикерләр бәрелешендә.
Ислам. Билгеле, һәр кеше үз баласын матур итеп күрергә тели. Син мине хыялыңда матур итеп киендереп китерәсең килгәндер.
П ә р и. Ә ул кеше түгел, ул — язучы! Мин Пәрие аңа аркылы төштем. Мин, мин сине бомж кыяфәтендә китерәсем килде.
Ислам. Нәрсә өчен?
Пәри. Бәхәс өчен.
Ислам. Шуннан кемгә файда?
Пәри. Укучыга.
Ислам. Ә миңа?
Пәри. Син — берәү. Ул меңнәр өчен туган. Ул — язучы. Ул дөньяны башкача күрә. Ул синең кебек кара болыт астында калганнарны яктылыкка, кояш астына чыгарыр өчен туган.
Ислам. Бәлки минем дә кояш астында яшисем килгәндер.
Пәри. Бар җиһан кояш астында яшәсә, әдипнең кирәге калмас иде.
Ислам . Ике улын, хатынын корбан итеп, Баязит нәрсә кырды? Пыскып янган чи усак утыны хәлендә калдымы?
Пәри. Бәлки Баязитның дөрләп януы кирәкмидер? Аның пыскып озак януы хәерлерәктер.
Баязит. Дөрләп янганнар күптән янып бетеп онытылдылар. Бәлки мин гомерем буе укучы күзенә төтен генә җибәргәнмендер?
Ислам . Хак! Пыскып янган утынның җылысы булмый, төтене генә була.
Пәри. Ә безгә төтене кирәк, төтене. Кемнәрнеңдер күзенә кереп, безнең
ДАНИЛ САЛИХОВ
42
барлыкны белгертеп торырга төтене кирәк.
Ислам. Ә миңа җылы кирәк. Аңлыйсызмы, җылы кирәк.
Баязит. Ә син ашыкма, улым, ашыкма. Пыскыган учак кызып ята да, бер дөрләп янып китә ул.
Бүлмәдә Хисам пәйда була.
Хисам. Ә син шуның кызганын көтеп ятасыңмы? Син кабызган учакка су сиптеләр. Колхоз бетте, социализм бетте. Син сөргенгә куганнар киредән кайтты, әткәй.
Баязит. Юк, юк, алар кайтмады, алар кайтмады. Син ялгышасың, алар кайтмады.
Хисам. Хәерче байдан аерылды.
Баязит. Минем ярлының өстәлендә икмәк күрәсем килде. Ул көн килде.
Ислам. Өстәлдә — икмәк, күңелдә — бушлык.
Баязит. Иман дисең инде...
Хисам. Иман? Нәрсә соң ул иман?!
Ислам . Иман ул, энекәш, менә синең үз подъездыңда атып үтерелүең.
Хисам. Ә син нәрсә кырдың? Нәрсә кырдың, алтын беләзекле Баязитның өлкән улы Ислам? Пивнушка төбендә хәер сорашып, каткан туның белән теге дөньяга киттеңме?
Ислам. Мин атамның хатасын аңладым.
Хисам. Ул атасының хатасын аңлаган!
Ислам. Мин тудырган атама хыянәт итмәдем.
Хисам. Ул атасына хыянәт итмәгән. Менә мин хыянәт иттем. Ә менә мин ул төзегән стройда үстем. Күрдем! Кыйналдым! Үлчәдем! Аның хатасын аңлап, шушы юлга бастым.
Ислам. Мин кеше өлешенә кермәдем.
Хисам. Ә мин кердем.
Ислам. Мин кеше алдамадым.
Хисам. Ә мин алдадым. Атам алданган кебек, минем дә алданасым килмәде.
Баязит. Дөрләп яндың да юкка чыктың.
Хисам. Минем пыскып янасым килмәде. Минем Пәрием шуны теләде. Әнә алтының пыскып, кисәү булып, дөньялыктан китеп барды.
Ислам. Мин үз үлемем белән киттем.
Хисам. Ә мине аттылар.
Ислам. Котырган эт хәлендә аттылар.
Хисам. Мылтыкка дарыны атам Баязит салды. Мылтыкка кургашны атам Баязит салды. (Баязитка.) Син, син җитмеш ел буена халыкны хәерчелектә яшәттең. Син атаң Әсһәдуллага каршы барсаң, ә мин сиңа каршы бардым. Дөньяны мин үзгәртмәдем. Син корган колхозны мин туздырмадым. Син сөргенгә сөргәннәр, кайтып, синең колхозыңны туздырмадылар. Үзегез, үзегез туздырдыгыз.
Баязит. Кем инде ул — сез?
Хисам. Сез — коммунизм төзүчеләр! Туннарын кире ягы белән әйләндереп киючеләр!
Баязит. Ә мин беркайчан да тунымны әйләндереп кимәдем.
Хисам. Кимәсәң, кидерделәр. Җитмеш ел буена туныңның тискәре ягын киеп йөргәнгә, үз җаныңа тынгы табалмыйсың. Пәриең безгә тынгы бирми. Хатаңны бездән эзлисең.
Баязит. Җитте, булды! Күземнән югал! Күземнән югалыгыз!
Хисам. Алдады, алдады сине Пәриең, әткәй.
БАЯЗИТ
43
Пәри. Юк! Юк, мин аны алдамадым. Мин аны алдамадым! Ул мине күңеленең түренә яшерде.
Ислам. Әткәй, син инде безне үз яныңа бик чакырырга тырышма. Без синең җаныңа рәхәтлек бирә алмабыз.
Баязит. Нишлим? Пәрием чакыра.
Хисам. Пәриеңә әйт. (Китап киштәсенә төртеп күрсәтеп.) Әнә бит алар синең күпме. Чакырсын шунда-гыларны.
П ә р и. Хуҗам, басу каравылчысы Миңнуллаңны чакырыйммы? Хәзер үк мылтыгын асып, орденын ялтыратып килеп җитә.
Баязит. Чакыр. Әгәр шул мылтыгы белән үземне атып үтерерлек булса, чакыр. Ә хәзер үземне генә калдырыгыз.
Ислам. Киңәш шул сиңа, әткәй. Күрәсең, ике улың да бер-берсенә капма-каршы, өстәлеңдәге ике чынаякны да бер-берсенә бәр дә челпәрәмә китер.
Пәри. Чынаяклар ватып кына узганны үзгәртеп булмый шул.
Хисам. Алайса, иңсәңә шәлеңне сал.
Баязит. Явыз сез! Узган юлың, Хәтирәң исеңә төшсен дисезме? Юга-лыгыз! Күземнән югалыгыз! Минем күзләремне йомасым килә. Миңа ял кирәк ! Миңа бер генә секундка булса да күзләремне йомарга кирәк!
Кабалана - кабалана машинка төймәләренә баса. Ислам белән Хисам, Пәри юкка чыгалар. Бүлмәгә Кәримә керә.
Кәримә (ашыгып килеп Баязитны тотып). Баязит Әсһәдуллович, Баязит Әсһәдуллович, нишләвегез бу, нишләвегез? Тынычланыгыз, ты-нычланыгыз.
Баязит. Җибәрегез, мине җибәрегез! Миңа онытылырга кирәк. Миңа онытылырга кирәк.
Кәримә. Әйдә әле, әйдә, Баязит Әсһәдуллович, ятып торыйк.
Баязит . Кирәкми, кирәкми, сеңлем. Шушы машинка төймәләре генә миңа тынычлык бирә. Шуның төймәләренә бассам, яңа әсәр баскан кебек, узгандагы уй-хыялларымнан качам.
Кәримә. Әйдә, әйдә әле, ятып торыйк, Баязит Әсһәдуллович. (Баязитны ятагына яткыра.) Хәзер мин сиңа кайнар чәй кертәм. Калтырыйсың, калтырыйсың, Баязит Әсһәдуллович. Әллә туңдыңмы? Хәзер өстеңә яраткан шәлеңне салам.
Баязит (сикереп тора). Кирәкми! Шәл кирәкми! (Елап.) Зинһар өчен шәл кирәкми. Кызганыгыз мине. Миңа шәл кирәкми.
Кәримә. Ярар. Одеял каплармын. Тынычланыгыз. Ник болай борчыласыз сез, Баязит Әсһәдуллович, ник борчыласыз?
Баязит. Пәрием тынгы бирми. Секунд саен, минут саен узганымны исемә төшереп тора.
Кәримә . Узганыңда күңелле мизгелләр булмадымыни соң синең? Әйт Пәриеңә, шуларны исеңә төшерсен.
Пәри (киезләнгән чәчен тарап, киштәдән аякларын асылындырып утырган халәттә). Нигә булмасын, булды. Ул бит аларны чакырырга кушмый.
Кәримә . Мин хәзер кайнар чәй кертәм. Ә син тынычлан.
Чыгып китә.
Баязит . Әй Баязит, Баязит, гомерең буе машинка шыкылдатуларың бушка булдымыни соң синең?
Пәри . Ник алай дисең?.. Ә Лилияң?! «Агыйдел» повестеңдагы Лилияң!
Серле музыка яңгырый. Сәхнәдә утлар гаммасы уйный. Аңа дулкыннар шавы кушыла. Ап-ак күлмәктән, сап-сары озын толымлы, көләч йөзле Лилия, шырык-шырык көлеп, сәхнәгә чыга да, дулкыннар шавына кушылып, йөзеп бии башлый. Баязит торып утыра. Лилия бию азагында Баязитны кулыннан эләктереп ала, бөтерә һәм алгы планга алып килә. Яр буенда утырган халәт ясап, сәхнә алдында аякларын асылындырып утырта. Үзе аны яратып, артыннан кочаклап тезләнә.
Лилия . Баязит, син мине сагындыңмы?
Баязит. Минем сагыну сиңа кирәкме?
Лилия. Син бит миңа җан өрүче.
Баязит. Мин — җан өрүче. Сине
ДАНИЛ САЛИХОВ
44
яшәтүчеләр сине сагынсын иде.
Лилия. Алары кем тагын?
Баязит. Укучы.
Лилия. Алар мине, синең сөйгәнең булганмын, имеш, су коенганда Агыйделгә батып үлгәнмен дә, син минем турыда хикәя язгансың, дип сөйлиләр. Бу дөресме? Мин синең сөйгәнеңме, Баязит?
Баязит. Син ничек уйлыйсың соң, Лилия?
Лилия. Белмим. Шул сорауга җавап эзлим.
Баязит. Мин бик күп яздым. Гарибен дә, горабасын да, аксагын да, туксагын да, чибәрен дә, ямьсезен дә. Шулар арасында иң гүзәле, иң чибәре, Агыйдел гүзәле — син!
Лилия. Димәк, син миңа гашыйк.
Баязит. Язучы үзе тудырган образга гашыйк булмаса, ул аны тудыра алмый, Лилия.
Лилия. Ә нигә миңа Лилия дип исем куштың?
Баязит. Син бит Агыйдел кызы. Ата-бабаларыбызның ишкәк ишкән, җәтмә салган Агыйдел елгасының төнбоегы, гүзәле.
Лилия . Син дә җәтмә сал - дыңмы?
Баязит. Салдым.
Лилия . Җәтмәңә мин эләк - темме?
Баязит. Белмим. Анысын укучы гына әйтә ала. Сабый чактан хыялый булдым. Хыялымда үзем сайлыйсы ярның синдәй булуын теләдем.
Лилия. Таптыңмы соң, Баязит?
Баязит. Таптым да югалттым. Җәтмәм ныклы булмады. Тишелде, суга акты.
Лилия. Баязит, нигә син мине матур итеп яраткач, су кызы итеп яраттың?
Баязит. Син — матурлык алиһәсе. Җирдә яшәү аяусыз. Өзәрләр дип курыктым. Минем Лилиямне өзгән кебек, сине дә өзәрләр дип курыктым. Көндез ачылсын да төнлә йомылсын, төнен килеп берәр явызы өзмәсен дип курыктым.
Лилия. Ә ни өчен мин биюче?
Баязит. Матур биегәнгә биюче.
Лилия. Суда биеп буламы?
Баязит. Сабый чагымда Агый- делгә балык тотарга төшәм дә сәгатьләр буе төнбоекларга карап утырам. Су өстеннән йөзгечләр узганда, дулкыннар күтәрелә дә сезгә, төнбоекларга бәрелә. Камышлар көй суза, ә сез шул дулкыннар өстендә салмак кына халкым рухында бии идегез.
Лилия. Баязит, минем биюем кемгә кирәк?
Баязит. Сәфәр чыккан, ишкәк ишкән юлчыга. Ә син минем сабый чагымны хәтерлисеңме, Агыйдел кызы Лилия?
Лилия. Хәтерлим, ник хәтерләмим. Талдан үргән савытыңны күтәреп килә идең дә, кармагыңны салырга да онытып, чебиле аякларыңны ярдан суга асылындырып, сәгатьләр буе баржа бушаткан, баржа тарткан ач-ялангач бурлакларны карап, балыксыз кайтып китә идең.
Баязит. Мин ул чакларда дөньяның матурлыгын бары тик сездә генә күрә идем.
Лилия. Ул чакларда син бик матур итеп сагышлы җыр суза идең.
Б аяз ит Җырлый).
Бардым күлгә, салдым кармак,
Безгә балык эләкми шул.
Йөгереп китәрдәй булам да, Кайтып җитәрдәй булам.
Көзге ачы җилләрдә лә, Яшәү авыр илләрдә.
Көзге ачы җилләрдә лә, Яшәү авыр илләрдә.
Лилия. Һаман да җырлыйсыңмы бу җырыңны, Баязит?
Баязит. Кызганычка каршы, җырларга туры килә шул.
Лилия. Баязит, таң атып килә. Миңа китәргә вакыт.
Баязит. Китмә, китмә әле, су гүзәле. Тагын аз гына янымда бул.
Лилия. Миңа ачылырга вакыт. Юлчыларга биеп калырга кирәк. Үзең кил, үзең!
Баязит. Китеп барышым.
Лилия. Ераккамы, Баязит?
Баязит. Мәңгелеккә, төнбоек.
Лилия. Без дә синең белән китәрбезме, Баязит?
Баязит. Төнбоеклар калыр. Ә менә минем Лилиям... Белмим, әйтә алмыйм. Анысын киләчәк әйтер.
Лилия. Сине дә биеп озатырмынмы мин, Баязит?
БАЯЗИТ
45
Б аяз ит . Белмим. Син биеп озатсаң, димәк, мин яшәгәнмен. Димәк, мин җир өстеннән атлаганмын.
Лилия. Сау бул, Баязит.
Баязит. Сау бул, туган җиремнең бердәнбер гүзәле, Лилиям! Сау бул, Агыйдел гүзәле! Сау бул...
Бүлмәгә Кәримә керә.
Кәримә. Кем белән хушлашасың, Баязит Әсһәдуллович?
Баязит. Үзем белән үзем.
Кәримә . Үзең белән үзең хушлашып буламыни ул?
П ә р и. Була.
Баязит. Кызым, әнә киштәнең өченче бүлегеннән бишенче китапны алып бир әле.
Кәримә. Ул китап белән ниш- ләмәкче буласың инде тагын?
П ә р и. Алып бир диләр бит сиңа.
Кәримә. Шул китапларыңны актарасың да җенләнәсең, актарасың да җенләнәсең.
Пәри. Юк, ул җенле түгел, ул җенле түгел...
Баязит. Мин — Пәриле! Мин җенле түгел, мин — Пәриле.
Кәримә . Ачуым килмәгәе, кадалып кит шул Пәриең белән. Синеңчә булсын.
П ә р и (үкереп елап). Рәхмәт сиңа, рәхмәт, хуҗам!
Пәри барып Баязитны кочаклап елый. Аңа Баязит та кушыла.
Баязит (елый-елый). Мине Пәрием беркайчан да ташламады. Рәхмәт сиңа, Пәрием, рәхмәт!
Кәримә (тамашачыга). Вәт дивана карт, дивана карт... Идән уртасына утырып, мин дивана түгел, мин Пәриле дип елап утыра. Моны дивана дими, кем дисең инде?
Баязит. Их, сеңлем, сеңлем, әдип булу өчен Пәриең булу кирәк.
Пәри. Пәрисезләр — алар коллар.
Баязит. Әйт әле, сеңлем. Минем Пәрием булдымы?
Кәримә. Баязит Әсһәдуллович, синең Пәриең генә түгел, шайтаның да, җенең дә, убырлы карчыгың белән Кощей бессмертныең да булды. Бу ун ел эчендә үземә дә Пәри оялады бугай инде.
Баязит. Әгәр минем Пәрием булмаса, мин сезнең өчен, халкым өчен ике улымны, хәләлемне югалтыр идемме?
Пәри (Кәримәгә). Кимсетмәвегезне сорыйм. Синең Пәри исән. Пәриең исән булганга, син үз-үзеңә тынычлык табалмыйсың.
Баязит. Башкалар да минем газапны кичерәме?
П ә р и . Юк! Күпләр күңелендә — шайтан! Мин — синең Пәриең шу- ларның шайтаны белән сугышам.
Баязит. Кызым, Кәримә, әнә китап киштәсенең өченче бүлегеннән бишенче китапны алып бир, дидем бит!
Кәримә. Ярар. Укы да җенлән, укы да җенлән.
Китап киштәсенә китә.
Пәри. Әллә бу бала хаклымы? Әллә син хаталанасыңмы? Ун ел үз яныңда яшәтеп, язучының Пәриле булуын да төшендерәлмәгәч, син, Баязит Әсһәдуллович, кем буласың?
Кәримә (киштәдән китап алып укый). «БҮРЕ»! Роман. Ярый әле монысы Пәри түгел.
Баязит (сикереп тора. Тотып ашардай булып Кәримә өстенә килә). Син нәрсә, сеңлем? Мине тереләй кабергә кертәсең! Мин нәрсә, гомерем буе бу киштәгә чүп-чар язып тутырган дип уйлыйсыңмы әллә?
Кәримә (куркып, китапны Баязитка ыргыта). Бу тәмам ычкынды бугай, уктала ук башлады. Исән чагында чыгып качарга кирәк. (Ишеккә омтыла, абынып егыла.) Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла... (Сикереп тора да чыгып кача.)
Баязит. Әллә бу бала, әллә мин саташам.
Кулына китабын ала. Серле музыка. Сәхнәнең уң як алгы планында прожектор яктысында Мифтахетдин пәйда була.
Мифтахетдин. Тәккә рәнҗеттең баланы, Баязит. Тәккә...
ДАНИЛ САЛИХОВ
46
Баязит. Ә, син икәнсең әле, Бүре Мифтахетдин!
Мифтахетдин. Ул хаклы. Юк синең Пәриең.
Пәри. Бар!
Баязит. Бар минем Пәрием, бар!
Мифтахетдин. Юк, юк синең Пәриең!
Баязит. Ә мин бар димен!
Мифтахетдин. Сатылды синең Пәриең.
Пәри. Кемгә? Кайчан?
Мифтахетдин. Шәхес культы елларында Колымада үтереп кайттың син аны.
Баязит (озак паузадан соң). Мин курыктым. Мин генә түгел, күпләр куркытылды.
Мифтахетдин. Шуңа минем китап киштәсендә тузанга батып укылмыйча ятуыма җавап табалмыйсың да.
Баязит. Димәк, миңа ясин чыгарга килдең? Миңа нишләргә иде?
Мифтахетдин. Минем хакта язмаска иде.
Баязит. Минем гадел тормыш төзисем килде.
Мифтахетдин . Төзедеңме соң?
Баязит. Атам мулла Әсһәдулла бәхиллеген алмыйча ялгыштым.
Мифтахетдин. Бер ат, ике сыер... Бер камыт та бер сарык! Барысын бергә җыйсаң, бер кулак. Ә нәтиҗә?
Пәри. Кулак дисең инде...
Мифтахетдин. Ә син кулакны аермакчы булдың. Кулакны аерып, бармакларны тигезләмәкче булдың.
Баязит. Син мичтән чыккан кабарып торган икмәкне каз маена манып ашаганда, синең күршең Галәвинең балалары алабута катыш арыш икмәгенә дә туймый иде.
Мифтахетдин. Минем анда ни эшем бар? Минем Галәви хатыны белән йоклаганым булмады. Балаларын туйдыралмагач, таптырмасын иде. Нәрсә, мине сөргенгә сөреп, минем балаларымның да алабута катыш арыш икмәге ашаганнарын теләдеңмени?! Бармакларны тигезли алдыңмы соң, Баязит?
Баязит. Һәр бармакның үз урыны.
Мифтахетдин. Чәнти бармак борын казыр өчен, Баязит. Алар чәнти бармак булып туганнар, чәнти бармак булып киттеләр дә.
Баязит. Ныклап тотар өчен барысы да кирәк.
Мифтахетдин. Ныклап тотты -
ДАНИЛ САЛИХОВ
гызмы соң, Баязит? Дәшмисең? Баш бармак белән урта бармакны кисеп, ерак китеп булмый, Баязит. Борын казыйсы гына кала.
Баязит хәлсезләнеп идәнгә тезләнә. Азаплана-азаплана күлмәгенең өске төймәсен ычкындыра.
Баязит. Кәримә! Кәримә сеңлем, су... Су бир әле!
Бүлмәгә кабаланып Кәримә керә.
Кәримә. Нәрсә, нәрсә булды, Баязит Әсһәдуллович?
Баязит. Су... Бер йотым су.
Кәримә . Хәзер. Хәзер, Баязит Әсһәдуллович. (Ашыгып чыгып китә.)
Мифтахетдин. Бер йотым су...
Баязит. Сабыр, сабыр. Китәргә ашыкма, Мифтахетдин. Ашыкма. Бары тик бер йотым су...
Мифтахетдин. Бер йотым су... Бары тик бер йотым су!
Сулы чынаяк тотып Кәримә керә дә Баязитка суза. Баязит, кабалана- кабалана, суны эчә.
Кәримә. Эч, Баязит Әсһәдуллович, эч! Шифасы тисен.
Мифтахетдин. Бер йотым су... Тәмлеме, Баязит?
Баязит (суны эчә дә, кабалана- кабалана). Мин ялгышларымны уны белән түләдем. Мин үз ялгышларым өчен Ходай алдында да, сезнең алдыгызда да җавап тоттым. Сез йөргән җирләрдә мин дә йөрдем. Сез утырган зинданнарда мин дә утырдым. Мин ялгышларымны ике балам, хатыным Хәтирә гомере белән түләдем.
Мифтахетдин. Бер йотым су... Ә мин чит-ят җирләрдә туган яктан агылган болытларны көтеп ала идем дә җиргә төшкән яңгыр тамчыларын, башымдагы бүрегемне салып, шуңа җыя идем. Бүрегемне сыгып иреннәремә тидерә идем. Күпләр, 48 туган җирләренең бер йотым суын эчәргә тилмереп, чит-ят җирләрдә туфрак булдылар. Соңгы минутларымда туган җиремнең бер тамчы суын кипкән иреннәремә тидерсеннәр иде дип, соңгы сулышымны алдым. Син бәхетледер инде, Баязит. Синең иренеңә су тидерүчеләрең күптер.
Баязит. Кызганычка каршы, мин ялгыз.
Мифтахетдин. Алдашма, Баязит. Чират торалар диген. Миңнуллаң үзе генә ни тора.
Җырлый - җырлый Миңнулла керә.
Миңнулла.
Көне буе карга кудым Кукуруз басуыннан.
Әй, Миңнулла, һай, Миңнулла, Ярап булмый, ярап булмый, Бу дөньяның көенә.
Миңнуллага нәрсә булган? Эш кешесен эшеннән аерып йөртмәсәгез ярамыйдыр.
Мифтахетдин. Мин чакырмадым. Хуҗаң Баязит чакырды.
Миңнулла. Яратмаган сөяге булдым инде. Орден такты да хәзер күпсенә.
Мифтахетдин. Хуҗаңны соңгы юлга озатырга да вакыт җитеп килә. Соңгы юлга озатканда, баш очында сез утырырсыз инде.
Миңнулла. Әйе. Минем аннан башка эшем беткән иде. Әнә, елдан- ел каргалар арта. Күкне каргалар болыты каплый. Барысының да бушка ашыйсылары килә. Холостой мылтык шартлатып кына алардан котылып булмый. Дармоедлар күбәйде.
Баязит. Син нәрсә, Мифтахетдин, үлчәүнең бер ягына бастым, икенче ягына бастырырлык геройларың бармы, дисең инде.
Мифтахетдин . Юк. Соңгы сулышыңны алганда, бер йотым су тидерүчең бармы, дим.
Миңнулла. Бәлки мин тидерер дип чакыргансыздыр? Гафу итегез. Мин — герой соц. труда! Мине вак- төяк мәшәкатьләр белән борчымавыгызны сорыйм. Әнә, өстәлеңдә ике чынаяк.
БАЯЗИТ
48
Салырлар! Мин киттем. Карга куарга. (Җырлый-җырлый чыгып китмәкче була.)
Көне буе карга кудым
Кукуруз басуыннан.
Хөршидә, әй, Мөршидә,
Ярап булмый бу кызларның, Бу кызларның берсенә.
Сәхнәдә Ислам белән Хисам пәйда булалар.
Ислам. Ашыкма, ашыкма, Миңнулла!
Хисам. Әйе. Кая ашыгасың, Миң-нулла?
Ислам. Ни өчен без?
Хисам. Әйе, ни өчен без?
Ислам. Ул сезнең өчен яшәде.
Хисам. Безгә нәрсә... Безгә төннәр буе машинка шыкылдавы.
Ислам. Төннәр буе күсәк белән башка суккан кебек машинка шы - кылдавы.
Хисам. Сабый чак йокыларыбызны бүлгән машинка шыкылдавы.
Ислам. Баракның алты квадрат метрлы тынчу бүлмәсендәге төшләргә кереп саташтыра торган машинка шыкылдавы.
Хисам. Юк, юк, ул безгә кирәкми.
Ислам. Бутамагыз безне.
Мифтахетдин. Күрәм. Эшләрең җайдан түгел синең, Баязит.
Баязит. Китегез! Күз алдымнан югалыгыз! Кәримә, Кәримә кызым, ку, ку бу адәм актыкларын, ку!
Мифтахетдин. Нәрсә, Баязит, куркак Пәриеңне тагы да куркыттыммыни? Янәдән ясин чыгарга кешең калдымы соң, Баязит?
Баязит. Калды. Диванам калды!
Мифтахетдин. Теге, син кызыллардан аттырган Сәләхетдин хәзрәтнең улы мәхдүм Галәветдин тилене әйтәсеңме?
Киштәдән берничә китап ишелеп төшә, шул урында Галәветдиннең башы күренә.
Галәветдин. Мин тиле түгел. Мин тиле түгел, мин — дивана!
Мифтахетдин, Миңнулла, Ислам, Хисам — барысы бергә шаркылдап көләләр.
Барысы бергә: Ха... ха... ха... Ул бит тиле түгел, ул — дивана!
Баязит. Әйе, Галәветдинем дивана. Диванам — минем табышым. Дивананың Пәриен үтереп булмый. Ә сез акыллы. Акыллы башта Пәри яшәтүе ай-һай авыр. Мин диванамны сөргеннән кайткач тудырдым. Миңа телем, динем турында сөйләргә ярамый иде. Мин, мулла баласы Баязит, диванамны Себердән кайтып төшкән көнне үк эшкә җиктем. Халкыма җиткерәсе уй-фикерләремне диванам аша җиткердем. Минем Пәриемне, диванам аша эшкә җиктем.
Барысы бергә. Ә без?
Иҗат иткән образлары Баязитның өстенә килә башлый. Баязит курыккан хәлдә почмакка поса. Шәл белән йөзен каплый.
Баязит. Коткарыгыз, коткарыгыз мине!
Сәхнәдә көлгән авазларга утлар гаммасы уйнавы кушыла. Бераздан сәхнә караңгылана. Баязит утырган җирне прожектор яктырта. Шәл урынына Хәтирә пәйда була. Баязитның уң ягында Пәрие, сул ягында куркынган хәлдә Галәветдине утыра.
Баязит. Хәтирәм, Хәтирәм, алар миңа ясин чыгарга килгәннәр.
Мифтахетдин. Ясин чыгарга иманың бармы соң синең, Баязит?
ДАНИЛ САЛИХОВ
49
Галәветдин. Бар, бар аның иманы! Кагылмагыз аңа.
Пәри. Мин, мин — Пәрие аның — иманы.
Баязит иҗат иткән образлар төрле җирләрдән, шкаф араларыннан, идән ярыкларыннан чыгалар да сәхнәне тутыралар. Алар арасында гариб-го- рабасы да, аксак-туксагы да, доктор, академигы да, һәм башкалары да.
Галәветдин. Мин, мин үзем ясин чыгачакмын хуҗама! (Елап.) Мин, мин, синең диванаң, сиңа ясин чыгачак.
Баязит (куенына кысып). Рәхмәт, рәхмәт сиңа, минем диванам!
Мифтахетдин, Хисам, Ис - л а м. Ә без, без?
Баязит. Кичерегез мине. Сез миңа Пәриемне яшәтер өчен кирәк идегез. Сез миңа диванамны сөйләштерер өчен кирәк идегез. Хушыгыз! Миңа китәргә вакыт.
Галәветдин (Баязит янына килә дә, мәче кебек елышып). Ишетәсезме, ишетәсезме сез мине? Сез мине, мине, Баязитның диванасын яшәтер өчен кирәк идегез.
Ап-ак киемнән Баязит арткы планга атлый. Аңа үзе иҗат иткән образлар иярә. Сәхнә караңгылана, сәхнә уртасында прожектор яктысында ялгызы гына ап-ак киемнән дивана ясин чыга.
Галәветдин. Агыйдибииллил- ла...
Пә р и. Хуш, Баязит!
Кинәт көчле сихри көй. Ялык- йолык утлар балкышы. Сәхнәдәгеләр юкка чыга. Томан арасыннан ап-ак күлмәктән Лилия йөзеп барган халәттә сәхнә алдына килә дә кулындагы ап-ак яулыгын болгый.
Лилия. Хуш, Баязит!!!
Пароходлар гудогы ишетелә. Сәхнә караңгылана. Бераздан сәхнәдә ут яна. Китап киштәсендә бер генә китап калган. Киштәнең өстенә аягын асылындырып Пәри менеп утырган да балалайка чиртеп җырлый.
Пәри.
Әй замана, замана,
Пәри шуңа таң кала.
Берәү китә, берәү килә, Үзгәрми шул замана. Пәри шуңа таң кала.
Бүлмәгә Яшь язучы белән шәһәрнең зур гына Түрәсе керәләр.
Түрә. Менә, яшь иптәш, рәхәтләнеп иҗат итегез. Сезгә бөтен мөмкинлекләре булган аерым фатир. Классик яшәгән бүлмә. Язучыга тагын ни кирәк? Яз да яз! Рәхәтләнеп иҗат ит. (Чыгып китә.)
Яшь язучы китап киштәсенә бара да киштәдәге бердәнбер китапны кулына ала, укый.
Яшь язучы. Дивана!
Көй яңгырый.
Пәрдә.