Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖАННЫ АЙКЫЙ САГЫШ БУРАНЫ

Язмыш
Бу дөньяга аваз салганчы ук,

Язмыш кара күлмәк кидергән.

Вәм әйткәндер: киләчәктә әле,

Аһ, мин моның башын идерәм.
Тәүге тапкыр тавыш бирү белән,

Кара җәймә җәйгән алдыма.

Изүемнән кысып тоткан да ул,

Алып килгән кыя янына.
Шул чагында кояш сүнәр иде,

Булсам мин бер адым атлаган.

Сабый күңеле бит ул керсез, диләр,

Гөнаһсызны Ходай саклаган.
Язмыш, башка мине сынама син,

(Күпме кыенлыклар күтәрдем).

Кайгылардан һич иелмәс башым,

Мин аларны гөлләр итәрмен.


Сабыйга
Кардан да ак биләү әзерләгән,

Сабый, әнкәң сине төрергә.

Гомер буйларыңа җитәр булып,

Шушы аклык күчсен күңелеңә.
Бүгеннән үк нурга тулсын җаның,

Явызлыкка урын калмасын.
Син бит, бары игелек кылып кына,

Яшәү өчен хокук алгансың.

Кол
Мәхәббәттән гел чыңгылдый
Күңел кылы.
Гомер буе кеше шушы

Көйнең колы.


Ялвару
Кызганмачы, Ходай, бәхетләрдән

Өлеш чыгарырга миңа да.
Тузан кадәр генә булса да ул,

Елмаюым җигәр дөньяга.


Нигә?
Язмыш, язмыш, алларыма минем

Элдең дә бер буй җитмәслек алма...

Ачы итеп көлә-көлә үзең:
— Мә, ал, — дидең, — син өлешсез калма.
Бигрәкләр дә ачы шаярасың,

Кеше өлешенә ымсытып.

Нигә соң, гөнаһлы бәхеттән

Мин дучар яшәргә ут йотып?!


Аңладым
Тәкъдиремә язган: гомеремдә

Бер яр сөеп карый алмадым.

Андыйларга, яшәү — тәмугъ икән,

Үлем — оҗмах, — Шуны аңладым.


Үкенеч
Ана белән бала. Ерак ара,

Җылы хатлар гына йөриләр.

Тик күңел янәшә, бер-берсенә

Әзер алар җанын бирергә.
Үзәк өзде беркөн шомлы хәбәр:

Тизрәк кайт, ашык, бәбкәем.

Кояш сүнә, балам, безнең өчен, —

Соң сәгатен яши әнкәең.
Соңгы мизгел. Ана күңеленнән

Балаларын сөеп ятадыр.
Көчкә сулыш алып, сорау бирә:

Газиз улым кая, кайтамы?
Әйтерсең лә бүген дөнья бетә,

Җанны айкый сагыш бураны.
Бөтен туган, бер баланы көтеп,

Тәрәз аша күзли урамны.
Гүр ишеген ачкан килеш ана

Иң якынын көтә ерактан.
Сөен, әнкәй, әнә, ашыга-ашыга

Җанкисәгең атлый сукмактан.
Килеп җиттем, әни, яннарыңа,

Тик берничә адым арасы.

...Күралмады ана бәгырькәен,

Кулсузымда калды баласы.
Әй, гомеркәй, канатлы кош кебек,

Бер мизгелдә үттең син очып.

Әнкәемне соңгы тапкыр хәтта

Үбәлмичә калдым мин, кочып.