ЗАМАН ПРОЗАСЫНДА — ЧОР СУЛЫШЫ
Яңа гасырга аяк басканга да унбиш ел булган. Әдәбият тарихы өчен бу бик азмы, әллә XXI гасырның инде үз сүз сәнгате формалашырга вакытмы? 2014 елда «Казанутлары» журналында басылып чыккан эпик әсәрләргә багышланган «түгәрәк өстәл»дә әдәбият галимнәре һәм тәнкыйтьчеләр шул хакта фикер алышты, түбәндәге сорауларга җавап эзләде:
— Бүгенге көн татар прозасының торышы, үсеш тенденцияләре, эволюциясе нинди? Кайсы темалар өстенлек итә?
— XXI гасыр прозасы — капма-каршы ике яр арасында: заман укучысының әзерлек дәрәҗәсен исәпкә алып язу, аның ихтыяҗларын канәгатьләндерү нәм классик чорлардан килгән әдәби закончалыкларны, традициональлекне саклау. Бүгенге прозадауңышка ирешү өчен, иҗат кешесенә кайсы юлны сайларга кирәк? Алтын урталыкны ничек табарга?
— Татар прозасын тугандаш халыкларга нәм дөнья аренасында таныту — тәрҗемә эше милли ихтыяҗларны канәгатьләндерәме? Иҗат конкурслары бүгенге прозаны үстерүдә нинди вазифа башкара? Алар әдәби кыйммәткә ия зәвыклы әсәрләр тууга этәргеч бирәме, әллә шөнрәт артыннан куу гынамы?
—Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр тел вазгыятенә дә шактый кискен «бәрелде». Бу XXI гасыр прозасы телендә чагылыш таптымы? Хәзерге язучы сүз тәмен ни дәрәҗәдә тоя?
Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, филология фәннәре докторы:
«Казан утлары» журналын чын мәгънәсендә татар әдәбиятының хәл-халәте күрсәткече дип атарга мөмкин. Күләмле әсәрләрне тиз арада, «табадан төшүгә» укучыга ирештерә торган башка әдәби журналыбыз юк. Димәк, иҗади тәҗрибәләр ясау мәйданчыгы да, милли әдәбиятыбызда барган тенденцияләрнең көзгесе дә ул. 2014 елны журналда проза әсәрләренең саны да, сыйфаты да үсү күзгә ташлана. Моның сәбәбе нәрсәдә: берникадәр торгынлыктан соң прозада гомуми күтәрелеш башландымы, әллә инде бу факт редакциянең сәясәте үзгәрү белән бәйлеме — әлеге сорауга җавап бирү авыр. Әмма шунысы хак: «Казан утлары»ның 2014 елгы һәр санында диярлек милли әдәбият өчен ачыш, табыш булырлык әсәрләр тәкъдим ителде.
Сүзне гомуми тенденцияләрдән башлыйсы килә. Әлбәттә, татар әдәбиятындагы тема ягыннан чикләнгәнлек, «хәзерге» тормышны сурәтләүгә дәгъва иткән авторларның нигездә үткәнне искә төшереп хикәяләве, сюжетта авыл тормышының яки авылда үскәннәрнең шәһәргә китүе үзәккә куелу — гомумбилгеле сыйфатлар. «Җепшеклек» елларында һәм ике гасыр чигендә шәһәр, зыялылар тормышын сурәтләп матур-матур романтик әсәрләр биргән, интеллектуаль проза үрнәкләре, шартлы-фәлсәфи текстлар тудырган әдәбиятыбыз бу юнәлешләрдә бик авырлык белән хәрәкәт итә. «Үткән»- — бүгенге әдәбиятыбызның төп сурәтләү объекты булып кала. Матур тел белән, кеше психологиясен һәм тормышны, милли үзенчәлекләрне белеп язылган әсәрләрдә (әйтик, Ә.Моталлаповның «Гамь» романы кебек) дә шушы традиционлыкны билгеләп үтмәү мөмкин түгел.
Шулай да аерым бер яңалыклар: темалар яки алымнарда яңарыш, форма өлкәсендә тәҗрибәләр ясау омтылышы үзен сиздерә. Ләкин текстларның күп өлеше татар әдәбиятында күзәтелә торган төп кимчелектән, вакыйгаларны күрсәтеп-сурәтләп түгел, сөйләп бирүдән азат түгел. Прозада публицистик хикәяләү матур әдәбият әсәрләренең
155
эстетик кыйммәтен төшерә торган сыйфат буларак саклана. Минем фикеремчә, XXI гасыр өчен актуаль темаларга кагылу форма яңалыкларына да юл ачар иде. Яңа форма — эчтәлекне, яңа эчтәлек форманы үзгәртүе сүз сәнгатендә табигый.
2014 елны журналда басылып килгән проза әсәрләрен күзәтү менә шундыйрак гомуми нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә.
Ниндирәк яңалыклар бар соң? Шиксез, хикәя прозадагы үзгәрешләргә сизгер, яңарыш һәм үсеш кичерүче жанр булып кала. Заман хикәясендә татар әдәбияты өчен традицион алымнарның — психологизм, фәлсәфи гомумиләштерүләргә алып килү, эмоциональлек, символлар теле белән эшләүнең — яңа мөмкинлекләре барлана. Болар матур нәтиҗәләргә китерә. Журналның беренче санында тәкъдим ителгән Айгөл Әхмәтгалиева хикәяләре шундый, ел әдәбиятының уңышы саналырга лаек әсәрләр. «Кайтаваз» исемле беренче хикәя ана белән бала арасындагы яратуны, бу мөнәсәбәтнең үлем куркынычы да, картлык та, табигать стихиясе дә җиңә алмый торган олы көч булуын раслап язылган. Вакыйга гади генә — аяклары авырткан ананы тозлы күлгә алып барырга юлга чыккан кызы белән кияве тау елгасы буенда ялга туктыйлар. Шушы елга кыз күңелендә балачак хатирәләрен уята. Тирән психологизм белән сугарылган хикәядә автор татар прозасында, бигрәк тә аның кече жанрында еш очрамый торган алым куллана: ана психологиясен — аның үз уйларында, кыз фикер-кичерешләрен шулай ук үз исеменнән тергезә. Мондый күптавышлылык, күпэмоциялелек хикәянең тәэсир көчен арттыра. Хикәянең исеменә салынган «кайтаваз» атамасын да уйната язучы. Кайтаваз — хәтер, кайтаваз — өлкән буын өчен кадерле кыйммәтләрнең яшь буында кабатлануы да, хикәяне төгәлләп куйган абзацта кайтаваз яхшылыкның, мәрхәмәтлелекнең, яратуның кешегә әйләнеп кайтуы дип тә аңлашыла. Ана белән кыз мөнәсәбәтләренә метафора булып килгән сарык һәм аның бәрәне вакыйгасы, хикәянең үзәк вакыйгасына әверелеп, җыйнак кына текстта ассоциацияләр дә, укучының үз күңелендә яшәгән фикерләрне дә уятырга сәләтле булып чыга.
Икенче хикәя — «Коткаручы»да да шул ук алымнар үзәккә куела. Болар Айгөл Әхмәтгалиеваның традицион татар хикәясен үстерүдә үз сукмагын табуы, бу сукмакның XX йөз башы әдәбиятыннан ук үзгәрә килгән матур юлга килеп кушылуы турында сөйли.
Шундый ук ел ачышы булырлык хикәяләрне 12 нче санда Рөстәм Галиуллин тәкъдим итә. «Җиһан» дип аталган беренче текст кешегә килгән кайгыны фаҗига дәрәҗәсенә җиткереп, укучыны да шушы фаҗигане кичерергә мәҗбүр итә. Әле генә кыз баланы югалткан әти кеше Солтан белән бабасы Җәлил хәсрәтен автор, аларның һәрберсенә карата психологизм алымын кулланып, кабер казу вакыйгасында тергезә. Сүзне Җәмилә белән Саниягә күчереп, автор алар уен, алар кичерешен җиткерә. Шуның белән янәшә, Җәлилнең искә төшерүләрендә, ике ирнең һәм ике хатынның «Нишләп?» дигән сорауларында тормыш фәлсәфәсе калка. Җиһан, тормыш — байлык артыннан куумы, әллә бәхет башкадамы дигән сорауга җавапны хикәя үзе бирә. Балада, тормышның дәвам итүендә бәхет дигән фикерне аңларга юл күрсәтелә. Ялгышлардан тәүбәгә килү, иманга басу юлы хакында соңгы биш- ун елда шактый күп әсәрләр язылса да, әлеге фикернең ярдәмче рольдә, чишелеш булып килүе хикәяне үгет-нәсыйхәт яссылыгына төшүдән саклап кала алган.
Журналның 2014 елда махсус конкурс игълан итүе повесть жанрына уңай тәэсир ясавын да күрсәтеп үтми булмас. З.Хәкимнең бүгенге дөньяның саркастик моделен тудырган, постмодернизм үрнәге булган повесте тәкъдим ителү — елның казанышы дияр идем. Конкурска килгән повестьлар арасында башка кызыклы әсәрләр дә булды. Дөрес, бәйге йомгакланмаганга, повестьлар хакында фикер әйтү иртәрәк: болар хакында әле конкурска йомгак ясалгач сүз булыр.
Роман жанры XXI гасыр дөнья әдәбиятында иң зур үзгәрешләр кичергән жанрлардан булды. Чөнки яңа, постмодернистик роман заман сурәтен тергезү һәм бәяләү өчен моңа кадәр сүз сәнгатендә билгеле булмаган мөмкинлекләр ача. Шул ук вакытта, милли әдәбиятыбызда бу жанрның традицион кимәлне үз итүен дә әйтмичә булмыйдыр. Тарихи романнар, сугыш яки совет чоры вакыйгаларын тергезеп язылган романнар янында «заман» романнары берничә елга берәү генә иҗат ителә.
Шуңа да Зиннур Хөсниярның «Гарасат» романын мин аеруча кызыксынып укыдым. 2014 елны басылып чыккан 5 роман арасында ул — «яңа татар романы» дип исемләнерлек
156
бердәнбер әсәр. Дөрес, романның 2013 елда конкурста җиңгәнлеге искәртелә — димәк, иртәрәк язып төгәлләнгән булган. Ләкин киң катлам укучыларга ул журнал вариантында барып иреште, 2014 ел романы буларак бәяләнә ала. Шунысын да әйтергә кирәк: романда ул язылып төгәлләнгәннән соң, үзебезнең җирлектә кайнаган хәлләр белән аваздашлык көчле. Болар, беренче эпиграф белән янәшәлектә, әдәбиятның, язучының булачак хәлләрне алдан күрә алуына, аларга прогноз бирүенә һәм бирергә тиешлегенә, шуларны шәрехләү һәм бәяләү вазифасының мөһимлегенә ишарә ясый.
XXI гасыр татар әдәбиятында «яңа» роман-повестьлар булмады түгел: Зөлфәт Хәким, Марат Кәбиров, Туфан Миңнуллин һ.б. язучыларның күп кенә әсәрләре шундыйлардан иде. Татар әдәбиятында бу «яңалык» ике төркемдә күзәтелә: постмодернистик текстлар һәм постмодернизм алымнары-формалары белән баетылган әсәрләр. З.Хөснияр романы икенче төргә карый. Чөнки әсәрдә постмодернизмның ике таләбе үтәлмәгән: автор фикере өстенлекле; өч катламны бер үк геройлар, урын-вакыт тоташтыра.
Шул ук вакытта романдагы күпкатламлылык үзе үк яңалыкларга ишарә ясый. Шартлы рәвештә бу катламнарны «дин фәлсәфәсе катламы», «җәмгыяви катлам», «сәяси катлам» дип атап булыр иде. Сюжеттан зуррак мондый мөстәкыйль катламнар текстны күпмәгънәле, ассоциатив, интеллектуаль романга әйләндерә.
Постмодернизмның олы формалардагы бер канатына хас булганча, текст серле сорауга җавап эзләүдән — детективларга хас төенләнешләрдән — башланып китә. Алар берничә. Беренче бүлекнең («Коръән серләре») исеме белән чагыша торган, Байбулатның чалгысы астыннан чәчрәгән ут, Байтимерне коткарган Зат турындагы уйланулар романның ахырына кадәр лейтмотив төсендә сузылып бара, дин фәлсәфәсен үз тирәсенә туплый. Икенче бүлекчә дә ике сорауны калкытып куя: Әллүки күленең суы нигә юкка чыккан һәм Борис Айсинны кем үтереп ташлаган? Һәм нәкъ менә яңа интеллектуаль романнардагыча, икенче бүлекчәнең беренче табышмагы символик, фәлсәфи гомумиләштерүләргә юл ача: Әллүки күленең саф суы — халыкның күзаллаулары, гадәтләре, яшәү рәвеше, әхлак-фәлсәфәсе кебек укыла башлый. Текстның җилеме, укучының игътибарын тотып тору вазифасын башкаручы сорау — Айсинның дошманын эзләү исә үлемнең очраклы, саксызлык аркасында килеп чыкканлыгын ачыклап төгәлләнә. Бу да яңа романнар өчен табигый күренеш.
Шунысын да искәртергә кирәк: тексттагы интертекстуальлек кызыклы гомумиләштерүләргә алып килә. Әйтик, Айсинның үлемен текстта «хәбәр итү» Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы белән тоташырлык итеп уйланылган. «Кем? Кемнәр? Нигә?!!» дигән сораулар бу бәйләнешнең очраклы булмавы, язучының аңа махсус игътибар юнәлтүе турында сөйли. Әлеге зур булмаган деталь, әсәр соңында Айсин үлеменең, Фәхри үлеме кебек, сәяси сәбәпләргә бәйле түгеллеге ачыклангач, заманның тамырдан үзгәргәнлеген күрсәтүче билгегә әверелә.
Романның төп максаты — бүгенге тормышка бәя бирү, бүгенге җәмгыятьтәге хәлләрне аңлату, постсовет чорының моделен төзү. Дини катламдагы күп кенә символлар һәм образлар да, ахыр чиктә, чынбарлыкны аңлатуга хезмәт итә. Язучы заманны тәмуг капкасы ачылган вакытка тиңли. Ул илне Гарасатка китерергә мөмкин. Гарасат мәйданы шулай ук күп кенә ассоциацияләр уята. Украинадагы мәйдан да, гарәп илләрендәге инкыйлаблар да күзаллана. Текстта моны булдырмауның бердәнбер юлы «акыллы патша» икәнлеге дә әйтелә.
Язучы һәр заманның үз коткысы, үз Иблисе булуга ишарә ясый. Бу Фәрит белән Байтимер сөйләшүендә ассызыклана. Хәзерге заманның Иблисе, котыртучысы исә — акча, матди байлык. Ахыр чиктә, сәяси кебек тоелган хәлләр: секталар оешу, урманда качып ятучы «террористлар», күлләрнең күккә очуы — бар да байлык өчен, шуны бүлешү планының бер өлеше булып чыга. «Яралыш фәлсәфәсе» бүлекчәсендә милләт-халыклар арасындагы ызгыш-талашның да сәбәбе шуңа бәйләп куела.
Текст күп кенә тарихи, дини, хәтта эзотерик мәгълүматлар белән баетылган. Батырша фетнәсе һәм баш күтәрүләр тарихы, чукындыру вакыйгалары, диннәрнең бүгенге яңарышы бер җепкә тезелә. «Алма» белән бәйле сызыклар, «су» фәлсәфәсе, «алтын
ЗАМАН ПРОЗАСЫНДА — ЧОР СУЛЫШЫ
157
эзләү», «сәхабә»ләр хикәяте һ.б. бербөтен тарихның аерылгысыз өлешләренә әверелә. Шул ук вакытта аерым детальләр артык булып та тоела башлый. Әйтик, фетнә сүзенең символик мәгънәләрен Фетнә Фәймә белән тоташтыру шундыйлардан. Аерым бер бүлекләрдә («Яшь алмагач ботагы кебек нечкә ай...», «Фетнә», «Адәм балалары хикәяте», «Яралыш фәлсәфәсе») күпсүзлелек, артыкка киткән шәрехләүләр текстны кабул итүне авырайта (мин моны З.Хөснияр әсәрләрендәге төп кимчелек дип атар идем). Яки Галин һәм Тәнзилә-Рәнзилә тарихы, әдәбиятта билгеле тарих булса да, заманны бәяләүгә хезмәт итсә, Камай һәм Байтимернең марҗа кызлары белән мөнәсәбәтләре тарихы төп вакыйгаларда мөһим роль уйнамый, аларның вазифасы аңлашылып бетми.
Гомумән алганда, авыр укылса да, «Гарасат» романын татар әдәбиятының интеллектуаль, «яңа» проза тудыру юлындагы уңышы дип карарга мөмкин. Бу әсәр чор әдәбияты фонында үз урынын алыр дип уйлыйм.
Мавыктыргыч, укылышны тәэмин итүче сюжетка корылган әсәрләрдән Кәрим Караның 9 нчы санда дөнья күргән «Инга Мейтаның җинаять эше»н аерып күрсәтергә була. Рус әдәбиятында шундыйрак әсәрләр шактый тәкъдим ителсә дә, вакыты-вакыты белән әсәр телефильмнарны хәтерләтә башласа да, бездә мондый әсәрләрнең бөтенләй диярлек язылмавы аңа башка күзлектән, милли әдәбиятыбызның эзләнү офыкларын киңәйтү ягыннан карарга мөмкинлек бирә.
Казах әдәбиятыннан постмодернистик үрнәкләр тәкъдим итүне мин хуплар идем. Бер яктан, алар тугандаш халыклар әдәбияты хакында мәгълүмат җиткерә, шулай ук яшь язучылар өчен әдәбиятта барган процессларны күзәтү мөмкинлеге бирә.
Журналда биографик нигезле, публицистик текстлар буларак язылып та, матур әдәбият кебек укыла-кабул ителә торган әсәрләрне дә телгә аласы килә. Камил Кәримовның «Юморның соңгы төне», Рәйсә Юсупованың «Бүре елаган төндә» кебек язмалары гаять матур тәэсир калдырды.
Яшьләрнең журналга яңа сулыш алып килүен дә күрсәтү урынлы булыр. Әйтик, Гүзәл Сәгыйтованың мәдәният тарихына кагылышлы язмалары шундыйлардан. Тарихи һәм биографик фактлар мәдәният әһелләренең холкын-характерын ачарлык һәм аларның милләтебез-халкыбыз алдындагы олы хезмәтләрен күрсәтерлек итеп уйланылган матур тел белән язылган.
«Тарих» бүлегендәге мәкаләләрнең яңалыгы , актуальлеге, материалны җыйнап бирү осталыгы журнал укучыларның игътибарыннан читтә калмагандыр дип уйлыйм. Гадәттә, татар журналлары «икенчел», фәнни әдәбиятта инде бер тапкыр дөнья күргән материал белән эш итә. Бу очракта материалларның яңалыгы күзгә ташлана. Шулар янәшәсендә «100 нче бит» сәхифәсе милләт гамен, милләт ваемын алга куюы белән хуплау таба.
Проза һәм публицистика белән чагыштырганда, әдәби тәнкыйтьнең алардан калышуын да билгеләп үтми булмас . Бу юлда да системалы эшне оештыру сорала торгандыр. Журнал битләрендә татар әдәбиятында бара торган процесслар хакында язучылар үзләре дә турыдан-туры катнаша торган сөйләшүләр уздыру яхшы булыр иде. Бигрәк тә журналда басылып чыккан әсәрләргә анализ бирү, әсәр хакында зур булмаган сөйләшүләр оештыру мастер-класслар вазифасын күпмедер үз җилкәсенә алыр иде кебек.
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ, әдәбият тәнкыйтьчесе:
2014 елда укылган зур күләмле проза әсәрләреннән Әмирҗан Моталлаповның «Гамь» романы, Нәбирә Гыйматдинованың «Нурулла» һәм Рафаил Газизнең «Тәрәзәләр», Рөстәм Зариповның «Милициянең йөз кызыллыгы» бәяннары бигрәк тә истә калган.
Ә ни өчен?
Тормыш дөреслеген, чынбарлыкны әсәрләрдә тәэсирле итеп тасвирлау, күрсәтеп бирә алу нәтиҗәседер бу, мөгаен. Үзәктәге геройларның хикмәтле һәм гыйбрәтле хәл- әхвәлләре, бай язмышы күрсәтелгәнгә шулайдыр ул. Чыннан да, соңгы елларда безнең прозаиклар арасында уйлап чыгарып, чик-чамасыз фантазиягә бирелеп яисә экраннарда ешайган кинофильмнарга ошатырга тырышып язучылар ешаеп китте бит.
158
Яисә инде әйләнә-тирәбездәге әллә ни әһәмияткә ия булмаган вак-төякне әсәрләргә тутыру... Ә бүгенге китап укучының вакыты бик аз — андый чүп-чарга нишләп кадалып утырсын ди ул!
Әйе, үз янәшәсендә «телевизор», «интернет» дигән көчле көндәшләр барлыгын искә алмыйча булдыра алмый инде бүгенге әдәбият. Проза әсәрләреннән табигыйлеккә зыян итмәгән психологик тирәнлек тә, арзанлы шау-шуга якынаймаган вакыйгаларның мавыктыргыч агышы да, укылган китаплардан яисә күрелгән кинолардан түгел, ә нәкъ менә тормышның үзеннән килгән мәгънәви яңалык та күбрәк кирәк бүген.
Ә хикәяләр?
Узган елның май санында Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?» хикәясен яңадан бастырып журнал редакциясе бик тә дөрес эшләде. Хикәя остасы буларак әдәбият тарихына кереп калган классик әдипнең бу әсәре хәзерге иҗатчылар өчен бик күп яктан үрнәк булып тора.
Ә бу жанрда әлеге останың юлын лаеклы дәвам итүчеләр бармы соң? «Казан утлары»ның 2014 елгы гыйнвар санында Айгөл Әхмәтгалиеваның өч хикәясе басылган. Пич тә курыкмыйча әйтергә мөмкин: югары сәнгать дәрәҗәсендә иҗат ителгән әсәрләр болар! «Коткаручы» белән «Тау итәгендә» дигәне бигрәк тә көчле тәэсир итә.
Беренчесендә төп герой Ибраһимның (пәйгамбәр исеме) юлда авариягә эләккән һәм инде үлгән дип ярдәмсез калдырылырга тиешле кешене игътибарлы булуы аркасында (Ибраһим тегенең авызына көзге куеп, аның сулышы барлыгын белә) коткара алуы да ышандыра. Әле алай гынамы соң?! Үзе саклап калган кешене (ул бер бай коммерсант булып чыга) авылга ярдәм итәргә дә күндерә Ибраһим. Авыл исән калсын өчен, анда мәктәп һәм мәдрәсә төзергә булалар болар.
Менә бу инде коткаручы, ичмасам!
Безнең яшь авторыбыз шушы хикәясе белән бүгенге байларга һәм җитәкчеләргә үрнәк тә күрсәтә кебек. Менә ничек чагыла ул әдәбиятның көче һәм мөмкинлеге!
Ә «Тау итәгендә» дигән хикәядә бүгенге яшәеш өчен үтә дә мөһим булган ситуация нинди психологик нечкәлек, тирәнлек һәм сәнгатьчә тәэсир көче белән күрсәтелгән!
Менә хикәянең башы. «Бу матурлыкны бер селтәнүдә юк итәргә ирнең кулы күтәрелмәде...» Әйе, бу ир чалгы алып печән чабарга чыккан иде. Әмма бүген авылда җыелыш булачак — яңа башлык сайлап куярга кирәк. Аны үгетлиләр... Шуңа күрә ирнең күңеле тыныч түгел...
Ирнең мондый халәтен автор бик тә оста тасвирлый — печән чапканда ул хәтта үз алдындагы кырмыска түмгәкләрен дә абайламый, теге мескеннәрнең ояларын тузгыта...Ә инде телефоннан хатыны шылтыратып: «Сине район башлыгы эзләтә бит», — дигәч, ул тагын да ашыга төшә һәм, әле бая гына үзе сокланып карап торган чәчәкләрне таптап, авылга таба ашыга!
Менә кеше ничек үзгәрә! Бу зур үзгәрешне язучы оста һәм тәэсирле итеп күрсәтә. Шәп бу! Булдыра Айгөл!
Яшь хикәячеләр арасында да өметле каләм ияләре күренә. Светлана Гыйләҗеваның «Пава торышы» хикәясе, мисал өчен, психологик нечкәлеге һәм, гомумән, матур лирик күренеш булуы белән истә кала.
Ә хәзерге проза турында безгә ешрак һәм һәр сөйләшкәндә аерым бер мәсьәләне үзәккә алып фикерләшеп торырга кирәк.
Редакция үзе дә проза әсәрләренә таләпчәнлекне нык арттырырга тиеш.
Гүзәл НАСЫЙБУЛЛОВА, филология фәннәре кандидаты:
Бүгенге көн татар прозасында геройның хис-кичерешләрен, эчке халәтен алгы планда ачкан әсәрләр өстенлек итә. Нәкъ менә психологик әсәрләр заман укучысын үзенә тарта да. XXI гасырның, аерым чор буларак, үз прозасы формалашты дип әйтергә иртәрәктер әле. Хәзерге татар прозасының нигезен классик чорлардан килгән закончалыклар, традицияләрне дәвам итү тәшкил итә. Татар әдәбияты шул ягы белән көчле дә. Әлбәттә, глобальләшү, аз санлы милләтләргә йотылу, юкка чыгу янаган, рухи кыйммәтләр матди байлыкка алмашынган, сүз сәнгате, китап белән кызыксынучылар көннән-көн кими барган бүгенге вазгыятьтә әдәбиятыбыз сыйфат ягыннан да, сан ягыннан да югалтулар кичерә.
ЗАМАН ПРОЗАСЫНДА — ЧОР СУЛЫШЫ
6. «К. У.» № 3 159
«Казан утлары» 2014 елда укучыларны яңа биш роман белән таныштырды. Болар — Әмирҗан Моталлаповның «Гамь», Зиннур Хөсниярның «Гарасат», Хәким Галидәннең «Патша солдаты Әхмәтнәсир», Ахирнең «Таш калада баш кала» һәм Анатолий Егинның рус теленнән тәрҗемә ителгән «Үзбәк хан» әсәрләре. Очраклылыкмы яки бу төр жанрга кытлык булу сәбәплеме, ә бәлки әлеге проблеманың бүгенге көндә кискенлеге белән дә аңлатыладыр — идея- тематик яктан бик якын әсәрләр сайланган. Сүз авыл, аның язмышын чагылдырган Ә.Моталлапов, З.Хөснияр, Ахир романнары турында бара. Ләкин шунысы куанычлы: әлеге әсәрләр стиле, эшләнеше буенча шактый аерылалар һәм һәр автор проблемага, бер-берсен кабатламыйча, үзенчәлекле якын килә.
Ахирнең «Таш калада баш кала» романы үзәгендә гади авыл кешесенең язмыш тарафыннан төрле сынауларга дучар булуы сурәтләнә. Автор Нариманның сикәлтәле язмышы мисалында безнең илдә барган сәясәтне: колхозлашуны, ахыр чиктә аның таралуын, авылларның юкка чыгуын, җинаятьчелекнең инде авылларга да үтеп керүен тасвирлый. Нариман — җаны-тәне белән авылга береккән кеше. Яшьли сөйгән ярына ияреп шәһәргә китү аның өчен фаҗигагә әверелә. Әсәрдә геройның җирсү хисе төрле образ-сурәтләр аша ачыла. Язучы Нариман язмышын сурәтләү белән генә чикләнми, ә аның улы Инсафның да төрле сынаулар, сикәлтәләр аша үтүен бәян итә. Бу җәһәттән әсәр замандашларыбыз тарафыннан яратып кабул ителә, бүгенге көндә телевизор экраннарында еш күрсәтелә торган «семейная сага» кебек сериалларны хәтерләтә. Язучы романга уңышлы исем сайлаган: «Таш калада баш кала» шигъри юл сыман тәэсирле яңгырый, ниндидер фаҗигаи төсмер белән үзенә җәлеп итә. Нариман язмышында автор укучысына бу гыйбарәнең коры сүз генә түгеллеген раслый, ләкин әсәрнең икенче өлеше әлеге исемнән, автор идеясеннән бераз читләшә сыман. Биредә композицион бөтенлекнең йомшаграк булуы сизелә. Инсафның тормышы белән бәйле вакыйгалар аерым әсәр кебек кабул ителә.
Бүгенге көн укучысын аеруча язмыш тарафыннан төрле сынауларга дучар булган гади кешенең тормышын, аның сынмый-сыгылмый алга баруын үзәктә сурәтләнгән әсәрләр җәлеп итә, шул ук вакытта әсәрдә детектив интрига, мистика, мәхәббәт белән бәйле үкенечле вакыйгалар да булсын. Бу җәһәттән Зиннур Хөсниярның шулай ук авыл язмышына бәйле романы — «Гарасат» замандашларыбызның ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Язучы заманыбызның гадәти күренешкә әверелгән, җир мәсьәләсендәге аңлашылмаучанлыкларны, җинаятьчел юллар белән бизнес коралына әйләнүен генә сурәтләп калмый, ә проблеманы фәлсәфи яктан да ачарга омтыла. Шулай ук биредә милләт, дин белән бәйле мәсьәләләр дә кискен куела. Беренче планда ике фермерның җир өчен үзара көрәше сурәтләнсә, язучы Коръән, Библия, хәтта әлеге диннәргә каршы булган секта тәгълиматлары аша шул конфликтны фәлсәфи нигездә ачарга тырыша. Романда автор тарафыннан кулланылган символ-билгеләр, бик үзенчәлекле роль башкарып, әсәрнең эчтәлеген тирәнәйтә.
Үзенчәлекле композиция, авторның фикерен Коръән сүрәләре, Библиядән өзекләр аша җиткерүе, Борис Айсинның үлемендәге билгесезлек, Сәхәби образына мифик мәгънә салу романны мавыктыргыч итә. Әсәр төрле образлы сурәтләүләр, кискен борылышлар, мифологик, аллегорик образлар белән дә укучының күңеленә кереп кала. Ләкин тизлеккә корылган заманда озын тасвирламалар укучының күңелен әсәрдән читкә этәрә. Шулай ук романда аның әдәби кыйммәтенә тәэсир ясардай кайбер төгәлсезлекләр дә очрый. Беренче карашка, бу вак мәсьәләдер, әмма, мәсәлән, Марфаның әтисе башта умартачы Геннадий дип бирелүе, соңрак авторның аны берничә урында умартачы Василий дип атавы әсәр белән танышканда аңлашылмаучанлык тудыра. Шулай ук Борис Айсинның да фамилиясе ике төрле яңгырый, әсәрнең шактый өлешендә ул Илсинга әйләнә. Байтимер Баймурзинның Сингапурга бердәнбер сәяхәтен төрле урында төрлечә шәрехләү бик үк аңлашылып бетми. Фермер әсәр башында ук әтисенең, бәлки сиңа чит илгә китәргә кирәктер, диюенә «подпискасы»ның әле тагын ике елы барлыгын, илдән китәргә
160
ярамаганлыгын әйтә. Ләкин соңрак автор аның хакимият җитәкчеләре белән Сингапурга баруы турында яза (№7, 34 бит). Шулай ук әлеге сәяхәт алга таба тагын бер тапкыр искә алына. Бу юлы автор Байтимернең анда космонавтлар отрядында вакытта ук «ничектер юл төшеп, әлеге илдә туристик сәяхәттә» булуы турында хәбәр итә (№8, 101 бит). Дөрес, болар вак детальләрдер, ләкин шулай да язучы укучыга сурәтләү ярдәмендә үз сүзен җиткерергә алына икән, ул үзе тасвирлаган дөньяны төгәл күзалларга һәм шул рәвешле үк укучысына җиткерергә дә тиеш. Әдәбият мәйданы язучыдан, иң беренче чиратта, төгәллек таләп итә.
Авыл проблемасын күтәргән тагын бер язучыбыз — Әмирҗан Моталлапов «Гамь» романында саланың яңадан тернәкләнүен дә тасвирлый. Сугыш еллары авылы, тыл тормышын чагылдырган бу роман узган гасырда иҗат ителгән әлеге вакыйгаларга багышланган әсәрләр белән шактый аваздаш. Ә. Моталлапов сурәтләүне сугыш вакытындагы авыл тормышыннан ук башлый. Әсәрдә бу авыр еллар яшьлек, мәхәббәт белән бергә үрелеп бара. Төрле сынаулар үтеп, еллар аша сакланып калган беренче саф хисләр матур төсләр белән бирелә.
2014 елда «Казан утлары» безне шактый кызыклы һәм татар әдәбияты өчен яңа тема чагылдырган Хәким Галидәннең «Патша солдаты Әхмәтнәсир» романы белән дә таныштырды. Әсәр Пётр I идарә иткән чор вакыйгаларын, бу вакыт аралыгында татар халкының яшәешен чагылдыра. Беренче чиратта, роман укучы өчен әнә шул яктан кызыклы һәм кыйммәтле. Әмма әсәрдә билгеле бер чор, тарихи вакыйгалар, тарихи шәхесләр сурәтләнсә дә, аны тарихи роман дип түгел, ә бәлки тарихи- маҗаралы роман (историко-приключенческий роман) дип атау дөресрәктер. Әсәрнең үзәгендә патша солдаты Әхмәтнәсирнең язмышы, аның белән бәйле маҗаралар сурәтләнә. Бу егет, тарихи шәхес булудан бигрәк, татар халкының типик, җыелма образы буларак кабул ителә. Авторның тарихны тирәнтен өйрәнгәнлеге сизелә. Хәким Галидән Әхмәтнәсирнең маҗаралы язмышы аша безне шул чорда халыкның яшәеше, көнкүреше белән таныштырып кына калмый, моңа кадәр тарихта бәхәсле булган моментларга, «ак тапларга» кызыклы гына үз версиясен дә белдерә. Бигрәк тә генерал-фельдмаршал Б.П.Шереметьев белән бәйле вакыйгаларда бу ачык чагыла. Шулай ук татар халкының рус дәүләтендәге яшәешен, патшага каршы сәясәттә аларның ролен тасвирлауга да зур урын бирелә.
Әсәрнең теле турында сүз алып барганда, роман күбрәк сөйләп бирүгә нигезләнгән. Дөрес, тарихка багышланган әсәр буларак, язучы күбрәк мәгълүмат җиткерергә, үзенең белеме белән уртаклашырга омтыла, ләкин образлылык, сүз белән сурәт тудыру әсәрнең эчтәлеген тагын да баетыр иде.
Бүгенге көндә татар әдәбиятын башка халыкларга җиткерү шулай ук иң авыр мәсьәләләребезнең берсе булып кала бирә. Һичшиксез, тәрҗемә әсәрләргә ихтыяҗ зур. Китап сөючеләргә генә түгел, әдәбият тарихын өйрәнүчеләр өчен дә мөһим бу. Тарихтан хәтерләсәк, гомер-гомергә төрле халыкларның сүз сәнгатьләре багланышта, бер-берсе белән уңышлы тәҗрибәләр алмашып яшәгән. Дөрес, рус теленә, соңгы елларда төрек теленә тәрҗемәләр башкарылуы сөендерә, ләкин Европа телләренә тәрҗемә бөтенләй юк дәрәҗәсендә. Классик әдәбиятыбызны инглиз теленә тәрҗемә итә алсак, ул мирас чит ил вәкилләре арасында үз укучысын тапмый калмас иде. «Казан утлары» журналы башка халыкларның әдәби мирасын, тәҗрибәсен укучыга җиткерүдә зур вазифа башкарып килде. Узган елда да төрки язучыларның әсәрләре белән танышу — әнә шундый матур мисаллардан. Телеэкраннарда (аеруча да «Орда» фильмы күрсәтелү), хәтта мәктәп дәреслекләрендә безнең әби-бабайларыбызны кеше ашаучы кыргый ерткычлар буларак тасвирлаган заманда рус язучысы Анатолий Егинның татар халкы тарихының шанлы сәхифәләрен яктыртуга багышланган «Үзбәк хан» романы белән танышу бүгенге көн укучысын битараф калдырмаска тиештер. Әлеге әсәр яшь прозаик Рөстәм Галиуллинның камил тәрҗемәгә сәләтен дә ачты. А.Егин сүз-сурәт ярдәмендә Алтын Урданың шанлы елларын тасвир итә. Язучы Үзбәк ханны белемле, оста сугышчы, акыллы, гадел идарәче буларак, Ислам динен таратуга, шәһәрләр төзү, илнең чәчәк атуына зур өлеш кертүен генә сурәтләп
ЗАМАН ПРОЗАСЫНДА — ЧОР СУЛЫШЫ
161
6*
калмыйча, төп игътибарын бу тарихи шәхесне, беренче чиратта, кеше буларак ачуга, аның эчке дөньясын, уй-кичерешләрен күрсәтүгә юнәлтә.
Әлбәттә, аерым бер әсәргә «шаһ әсәр» дип бүген бәя бирү бик үк дөрес булмас. Әсәрнең кыйммәтен әле вакыт та билгели бит. Узган ел журналда басылган романнар турында сүз алып барсак, аларның һәркайсы үзенчә үзенчәлекле һәм бүгенге татар прозасы өчен әһәмиятле.
Ләйсән БӘДЕРТДИНОВА, филология фәннәре кандидаты:
Соңгы еллар татар әдәбиятында повесть жанрында язылган әсәрләрне «бәян» дип атау киң таралыш алды. Бәян, жанр атамасы буларак, татар әдәбият белеме сүзлекләрендә теркәлмәгән, тәрҗемә иткәндә, ул «аңлату, телдән яки язма рәвештә ачыклап, төшендереп бирү» дигән сүз. Ягъни әлеге әсәрләрне жанры ягыннан тикшергәндә, әдәбият галимнәренә повестька куела торган таләпләрне истә тотарга кирәк яисә бәян жанрын әдәбият белемендә төшенчә буларак аңлатып бирергә. Моның өчен турыдан-туры язучылар иҗат иткән бәяннарга мөрәҗәгать итеп, бер гомуми күзәтү ясау сорала. Биредә әдәбият нәзариясенә артык кермәстән, 2014 елда «Казан утлары» битләрендә басылып чыккан берничә бәянга тукталып китик.
Узган елда журналда, кыска бәяннар конкурсына тәкъдим ителгән әсәрләрне санамаганда (чөнки әле нәтиҗәләр ясалмаган), берничә бәян басылып чыкты. Шулардан Айгөл Әхмәтгалиеваның «Таллыкүлдә былбыл бар», Клара Булатованың «Яшел яфрак — яшәү төсе», Рафаил Газизнең «Тәрәзәләр» кебек әсәрләрен карап үтик.
Рафаил Газизнең беренче санда басылып чыккан «Тәрәзәләр» бәяны мәктәп тормышын, аның мохитен киң планда яктыртуга корылган. Барлык вакыйгалар Зөлфәт исемле образга бәйле тупланган, аерым күренешләр рәвешендә бирелә. Әсәр сюжетының мондый формада оештырылуы вакыйгалар барышына бераз тәртипсезлек, кискенлек кертә. Әмма, икенче яктан карасаң, мәктәп еллары, яшьлек, беренче гашыйк булу һ.б. — болар барысы да кеше күңелендә аерым бер хис-күренешләргә бәйле теркәлеп бара, мизгел рәвешендә хәтердә туплана һәм яңара. Димәк, әсәрнең бәйләүче элементларын махсус рәвештә тудыру соралмый да. Автор да, бәлки, шулай фикер йөртәдер. Гомумән, мәктәп еллары, беренче эш тәҗрибәсе, янәшәңдә сине кеше иткән шәхесләргә карата булган мөнәсәбәт — һәрбер инсанга якын хисләр. Әнә шулай, аерым бер мизгелләрне, хатирәләрне сөйләп бирү, бәяндагыча аңлату аша, Р. Газиз үз әсәрен тудыра алган. Бәянга тулырак бәяләмә бирү өчен, аның дәвамын укып чыгу да сорала.
Клара Булатованың унынчы санда басылып чыккан «Яшел яфрак — яшәү төсе» бәяны Анук исемле керәшен кызының гомер юлын яктырта. Әсәр эчтәлегендә берничә момент калкып чыга: керәшен һәм татар халкы арасындагы мөнәсәбәт, тарихи вакыйгаларга бәйле кеше язмышы. Нәкъ менә шулар Анук белән Миңлегалигә кавышу юлында киртә ролен үти сыман. Әмма калкытып куелган мәсьәләләрнең барысы да чишелеш таба дип әйтеп булмый, язучы андый максат куймый да кебек. Аның өчен Анукның кызганыч язмышын сурәтләү беренче урында тора. Шул ук вакытта сугыштан соң Миңлегали хакындагы мәгълүматның азлыгы бераз гаҗәпләндерә, бөтен гаеп бары тик анарда гына дигән нәтиҗәгә киләсең. Автор мәхәббәт тарихына ике яклап нокта куя: бердән, ике милләт, ике дин вәкилләре кавыша алмый; икенчедән, андый яшьләрне язмыш үзе аера.
Әсәр башында шактый киң планда алынган керәшеннәр яшәеше, җырлар һәм йолалар, ахыр чиктә, Анна Афанасьевнаның тормыш юлын тасвирлап бирүгә, бербер артлы вакыйгаларны санап чыгуга корыла. Нәм бу, һичшиксез, әсәрнең сәнгати көчен, кыйммәтен киметә.
Гомумән алганда, керәшеннәр турында безнең татар әдәбиятында әсәрләр юк түгел. Бу бәян да шулар рәтенә кертеп карала ала. Аның жанрын исә «хикәя» дип билгеләп тә булыр иде.
Айгөл Әхмәтталиеваның «Таллыкүлдә былбыл бар» әсәре алдагы бәяннардан шактый аерыла. Гомумән, бу авторның иҗаты соңгы берничә елда күзгә күренеп үсеш кичерә.
162
Әлеге фактны аерым китапларының басылып чыгуы һәм укучылар арасында популярлыгы гына түгел, язучының халыкара конкурсларда җиңүе дә раслап тора.
А.Әхмәтгалиеваның язу манерасы үзгә. Әйтергә кирәк, күпмедер дәрәҗәдә без аның әсәрләрендә ХХ гасырның икенче яртысында иҗат иткән авторлар тарафыннан күтәрелгән, калкытып куелган мотивларны, темаларны да очратабыз. Мисал өчен, табигатьне саклау, авылның бетүе, кеше холкының кырыслануы, эчүчелек, эшсезлек, ятимлек кебек мәсьәләләр авыл яшәешен прозада чагылдыручы язучыларыбыз иҗатында кат-кат күтәрелде. Шул ук вакытта, аның әсәрләре үзенчәлекле бәясен алырга да хаклы.
«Таллыкүлдә былбыл бар» бәяны, беренче чиратта, сюжет корылышы ягыннан кызыклы оештырылган. Биредә берничә катлам аерылып чыга һәм шулар аша әсәрнең жанр табигате дә билгеләнә. Бердән, бәянның төп вакыйгалары Шамил белән Наилә тирәсендә җыйналып килә. Яшьтән бер-берсен яратып вәгъдәләшкән бу пар гомер юлларын бергә үтми. Язмыш алар өчен башка сынаулар әзерләгән булып чыга. Ләкин бу сынаулар, нигәдер, бары тик Наиләгә генә кагылып үтә. Хыялый кыз күңеле исә авырлыкларны җиңеп чыгарга әзер түгел.
Шамил исә тормыш сукмагын дөрес сайлап, муллыкта яши бирә. Әлеге герой гадәттән тыш дөрес булып күренә. Аның гаиләсе, яраткан хатыны, кызы, шөгыле бар. Ул кызгана, хаталарны таный белә һәм аларны төзәтә дә, яшьлек мәхәббәтенә ярдәм кулын сузарга әзер. Бу урында өлкән язучыбыз Габдулла Галиевнең «Язмышларны сайлап алмыйлар» повестеннан Исхак белән Рәхилә искә төшә. А.Әхмәтгалиеваның Шамиленнән аермалы буларак, Исхак Рәхиләне дөрес юлга күндерә ала (биредә иманлы юлга басу да үз ролен уйныйдыр). Әмма А.Әхмәтгалиеваның бәянында мәсьәләнең шулай аянычлы хәл кылынуы хәзерге заманның ачы хакыйкатен танырга мәҗбүр итә: хатын-кыз, чыннан да, яманлыкка тиз бирешә. Шул ук вакытта хатын-кыз бала күңелендә туган җиренә, тамырларына карата иң көчле тарту хисен сеңдерә ала (Шамил белән әбисен искә төшерик). Димәк, хатын-кызның гаиләне, нигезне тотуда уйнаган ролен безгә әле аңларга кирәк. Анага карата таләпләр дә катгый: нәкъ менә шушы хатын-кыз балаларында изге хисләрне уятырга, яшәүнең асылына төшендерергә, үзенә, нәсел-нәсәбенә, туган нигезе, туфрагына хөрмәт, кадерли белүне баласының күңелендә тудыра белергә тиеш.
Әсәрдә автор-хикәяләүче каен образлары аша төп мәгънәне, язучы әйтергә теләгән фикерне җиткерә. Туган нигез, тамырлар, җан тарту кебек төшенчәләр — татар әдәбияты өчен таныш күренешләр. Әлеге мотивлар А.Әхмәтгалиеваның «Капка» хикәясендә дә ачык чагыла. Язучының әсәрләре белән танышкач, Ф.Хөсни, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев, Р.Төхфәтуллин, Ә.Еники әсәрләрен тагын бер мәртәбә хәтердән уздырасың. Әлбәттә, бу күренеш безнең татар әдәбиятына хас үзенчәлекле яклар турында сөйли. Нәм шул ук вакытта әдәбиятыбызның традицияләрен дәвам иттерүче каләм әһелләре барлыгына сөенәсең. Сөенергә бәянның ахыры да этәрә, чөнки укучы күңелендә өмет, яктылык хисе уяна. Шуңа да А.Әхмәтгалиева бәянының исемен рифмалаштырасы килә: «Таллыкүлдә былбыл бар — изге җанда иман бар, саф күңелдә өмет бар».
Гөлнара МАНСУРОВА, филология фәннәре кандидаты:
Бүгенге язучылар кырыс чынбарлык елгасын кичә. Борылып, үтелгән юлны күздән кичерә: әсәрләрендә ялган, икейөзлелекне фаш итә; акча потына табынып, челпәрәмә килгән хыяллар белән саубуллаша; тормыш арбасыннан төшеп калган, җебегән геройларга ясин чыга.
2014 елда «Казан утлары» журналында басылган чәчмә әсәрләрнең вакыйгалары гадәттә ретроспектив характерда тасвирлана. Ф Абдуллинның «Чүл бүресе», Г.Әдһәмнең «Зәңгәр кашлы көмеш алка», А.Әхмәтгалиеваның «Коткаручы», «Таллыкүлдә былбыл бар», Х.Галидәннең «Патша солдаты Әхмәтнәсир», Р.Галиуллинның «Җиһан», Ә.Зариповның «Хатирәләрем — хәзинәләрем», З.Хөсниярның «Гарасат», Р.Хуҗиның
ЗАМАН ПРОЗАСЫНДА — ЧОР СУЛЫШЫ
163
«Бер кәнди цемент», С.Якупованын «Әти моны» кебек әсәрләрендә төрле заманнарнын үрелешен күрергә мөмкин. Вакыйгалар, каймалау алымына нигезләнеп, бүген-үткән-бүген эзлеклелегендә бирелә. Хәзерге эпик әсәрләрдә кулланылган төп композицион принциплар — көчәйтү һәм каршы кую. Язучылар үткән һәм бүгенге көн вакыйгаларын янәшә куеп бәяли. Иманнарын саткан, битараф соры бәндәләр өере янында күнел җылысына сусаган геройларны күрсәтә. Ьәр деталь психологик эчтәлек белән баетыла, җентекләп сурәтләнә. 2014 елнын чәчмә әсәрләрендә хикәяләүче образынын бирелеше кызыклы. Ул автор образы белән дә берләшә ала: «Айдар Гаязовичнын метрога килүенен безнең хикәябезгә бер катнашы да булмаганлыктан, бу турыда сөйләп торуымны кирәк дип тә санамыйм» (Г.Әдһәм, «Зәнгәр кашлы көмеш алка»); «Беркатлы, дидек диюен, әмма бер тапкыр да күрмәгән әтисе турында уйлаганда, ул җитдиләнеп китә» (Р. Низами, «Тальян гармун кыйссасы»). Яисә текст эчендә, геройнын фикер агышында «эри»: «Тик мулла абзый ялгышты: беркем дә «әүлия» янына килеп мангаен ормады. Адәм баласына фани дөньялыкта гел дөрес кенә яшәргә кирәк микән? Ялгышмыйча, читкә тайпылмыйча туры юлдан гына атласан — табанына гөнаһ тузаны сыланмыйдыр һәм мин Аллаһ каршысына ак килеш, пакь килеш килеп басырмын дип өметләнәсеңдер. А, юк, туган, бер нәни генә хатаң мең изгелеккә тиңләшергә мөмкин» (Н.Гыйматдинова, «Нурулла»).
2014 елда журналда басылган эпик әсәрләрнен күбесенә уртак алым хас: авторлар бер үк вакыйгага карата төрле геройларнын фикерен ишеттерәләр. Бигрәк тә кыска күләмле әсәрләрдә әлеге «күптавышлылык» яна янгыраш ала (Р.Галиуллиннын «Җиһан», Г.Гыймадованын «Пәрәвез җебе яки кыз әби кыйссасы» хикәяләре, Р.Габделхакованын «Сонгы сорау» бәяне).
Язучылар табигатьне җентекләп сурәтли (А.Әхмәтгалиева, «Таллыкүлдә былбыл бар», Р.Батулла, «Ике җүләр», Р.Газиз, «Тәрәзәләр», Н.Гыйматдинова, «Нурулла»). Хәтта табигать — галәм — Алла образы барлыкка килә (З.Хөснияр, «Гарасат»). Әсәрләрдә табигать һәм риваятьле, җырлы, монлы авыл образлары мифологик катламны тәшкил итәләр. Авторлар яшәү бишеге булган, изге җир — табигатькә каршы тамырларыннан аерылган хәзерге авылны куялар һәм әлеге фаҗигане тетрәндергеч итеп күрсәтәләр (Р.Батулла, «Ике җүләр», Р. Галиуллин, «Җиһан», Н.Гыйматдинова, «Нурулла»). Элек-электән билгеле шәһәр-авыл каршылыгы исә XXI гасыр әсәрләрендә шәһәрнен «үсүе» һәм якындагы авылларны «йотуы» булып тергезелә.
Бүгенге татар прозасына хас үзенчәлекләрнен тагын берсе — тирән психологик анализ. Язучылар, пычак-каләм белән коралланып, геройларынын җаннарын кисәкләргә теләләр. Гадәттә, чагыштырмача унай герой янәшәсендә җәмгыять, система, «винтиклар» күләгәсе ачыграк күренә (Р.Батулла, «Ике җүләр», Р.Газиз, «Тәрәзәләр», Х.Галидән, «Патша солдаты Әхмәтнәсир», Н.Гыйматдинова, «Нурулла», А.Егин, «Үзбәк хан», З.Хәким, «Сәер никрут», З.Хөснияр, «Гарасат»). Авторлар әсәрләрендә психологик анализ, үзанализ, ан агышы, җан хәрәкәте кебек алымнарны оста кулланалар. Детальләрне төрле төсләргә буйыйлар: «Яшел чирәм, аллы-гөлле чәчәкләр, ак мендәр болытлар йөзгән күк һәм алтын нурлар чәчүче түгәрәк кояш» (Р.Габделхакова, «Сонгы сорау»), «Бераз күзәтеп торгач, кар үзе дә ак түгел, кара- кучкыл булып күренә башлый» (Р.Галиуллин, «Җиһан»), «Чәчкәнен таҗ яфраклары арасында җемелдәп торган зәңгәр кашлы көмеш алка бит ул!» (Г.Әдһәм, «Зәнгәр кашлы көмеш алка»). Кыска репликалы озын диалоглар геройларнын күнелен ачып бирә (Ахир, «Таш калада баш кала...», Н.Гыйматдинова, «Нурулла», Р.Рахман, «Көт син мине», З.Хәким, «Сәер никрут»). Мондый «операция»дән сон геройларнын куык кебек буш күнелләре шартлый яки җан пычраклыгы ярларга сыймыйча ташып чыга. Укучы, язучынын киләчәккә булган өметләре генә бу пычракны җылы янгыр гөрләвекләре белән юып чыгара ала.
2014 елда журналда чыккан эпик әсәрләр бүгенге ялган фәлсәфәләрнең битлеген ача. Битарафлык (Н.Гыйматдинова, «Нурулла», Р.Хуҗи, «Бер кәнди цемент»), тамырларыңнан аерылу, тормышта урын таба алмау (А.Әхмәтгалиева, «Таллыкүлдә былбыл бар»,
164
Р.Батулла, «Ике жүләр»), көчсезлек (Ф.Абдуллин, «Чүл бүресе», Г.Әдһәм, «Зәңгәр кашлы көмеш алка»), ждн җылысына сусау (Р.Габделхакова, «Соңгы сорау»), хаклыкны ялган белән алыштыру (З.Хәким, «Сәер никрут», З.Хөснияр, «Гарасат») кебек мәңгелек темалар бүгенге татар прозасында мәйдан тота. Текстларда еш кабатлана торган ачкыч сүзләр дә моны раслый: сәер, салкын, суык, шом, миһербансыз, караңгы, кара, соң, таш белән беррәттән ак, дога, каен, кояш, жылы, агач, жир, ут, Алла кебек сүзләр дә килә. Ак һәм караның бәрелеше буыннар, аерым кешеләр арасындагы каршылыкка китерә. Язучыларның идеяләре аваздаш: тамырыңа, асылыңа хыянәт итмичә, үз җиреңдә яшәргә кирәк. Гамәленә карап кеше үз җәзасын ала, бәхете өчен үз бәясен түли.
Тема ярлылыгы исә бәян жанрында аеруча нык сизелә. Геройлар бер үк тормыш сукмакларын таптый, бертөрле каршылыкларга очрый. Язучыларга тормыш тәкъдим иткән бай материалны тирәнрәк һәм колачлырак өйрәнү җитеп бетми.
Хәзерге заман укучысы — бик акыллы, әзерлекле укучы. Ул укытучы да, галим дә, тәнкыйтьче дә, табиб та, икътисадчы да, тәрбияче дә, эшмәкәр дә. Күп сораулар бирә, уйланырга ярата. Тормыштагы бураннарга каршы торырлык көчне әдәбияттан эзли. Әсәрне укыганда, автор белән бергә бу укучы яңа әсәр иҗат итә: үз тормыш тәҗрибәсе аша вакыйгаларны, геройларны бәяли. Аңа көчле, камил әсәрләр кирәк. Мондый әсәрләрне нык үзәкле, фикерле, сүз тәмен белгән язучылар гына бирә ала.
Бүгенге көндә игътибарга лаек тәрҗемә әсәрләр татар әдәбиятында бик аз. XX гасыр башында Россиядә «Аң» журналы дөнья әдәбиятының классик әсәрләрен татар телендә (рус тәрҗемәләреннән күпкә алдарак) бастыра. Нишләп? Чөнки безнең язучыларыбыз кимендә биш тел белә: төрек, француз, фарсы, гарәп телләрен су кебек эчә. Андый мирас белән без горурлана алабыз. Бүген исә таләпләр тагын да югарырак. Япон, кытай, испан, алман, швед, итальян һ.б. телләрдә иҗат иткән әдипләрнең әсәрләрен татар телендә уку ихтыяҗы бар. Мондый ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен, әлеге юнәлешне җитәкли алган белемле кадрлар, фәнни нигезгә утыртылган аппарат һәм проектлар кирәк. Болар барысы да Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында бар. Очар өчен ныгыган канатлар һәм колач кына җитми.
Иҗат бәйгеләре, билгеле, уңай күренеш, әдәбият үсешен җанландырып җибәрә. Язучылар бер-берсенең мөмкинлекләрен барлый, үзенә күрә иҗат остаханәсе барлыкка килә. Әлеге бәйгеләр язучылар өчен телгә алырлык матди ярдәм дә әле.
Мондый бәйгеләрнең абруйлы казые бар — укучы. Ул, мәсәлән, «Казан утлары»ның «Кыска бәяннар» бәйгесендә катнашкан әсәрләрне укый, журнал редакциясенә хатлар юллап, шалтыратып, фикерен әйтә ала. Әдәби барышның тулы хокуклы вәкиле булып санала.
Гомумән, «Казан утлары» үткәргән гадел, ачыктан-ачык бәйгеләр, укучы һәм язучы арасын якынайтып, татар әдәбиятын зәвыклы әсәрләр белән баета.
Җәмгыятьтә барган үзгәрешләр бүгенге язучының иҗатына нык тәэсир итә. Ике телле даирәдә яшәү әсәрләрдә рус алынмаларының ешрак кулланылуына, калька җөмләләрнең артуына китерә: «Заказлардан арынган юк... Бик шәп түлиләр безгә, чөнки әти бик оста плотник», «Көннән-көн Булатның, уколлар тәэсирендә, апатиясе арта барды» (З.Хәким, «Сәер никрут»).
Заман тизлегенә ияреп, язучылар кыска репликаларны мул куллана; сурәтлелек кими, вакыйгалар агымы гына бирелгән, коры әсәрләр күбәя бара. Шуның белән бергә хәзерге татар прозасында һәр геройның тавышы аермачык мөстәкыйль яңгырый. Һәр персонажның үз интонациясе, «үз» сүзләре бар, шуңа бәйле әсәрләргә күптавышлылык хас: «Җегетләр яшендә әле без, улым. Моның сере ни дисеңме? Хе-хе, мин дөнжаны чеметеп кенә күтәрдем. Әнәгенәк, минем кордаш Мидхәт утыз ел элгәресе үлде. Чөнки дә дөнжаны колачламактай кыланды»; «Син Сәйдәгә ышандыңмы, иптәш... димпрсидәтел? Матри, көпә-көндез алдыйлар, имансызлар!
Кемне диген? Иптәш... димпрсидәтелне.» (Н.Гыйматдинова, «Нурулла»); «О боже! Сез мине кая алып килдегез? Аның пролеженьнәрен юньле-башлы караучы да булмаган, чи иткә әйләнеп беткән.» (А.Әхмәтгалиева, «Таллыкүлдә былбыл бар»).
Авторлар, идея, проблемаларны тулырак ачу өчен, антоним, синоним, экспрессив лексикага еш мөрәҗәгать итәләр. Автобиографик (Ә.Зарипов, «Хатирәләрем — хәзинәләрем»), тарихи (Х.Галидән, «Патша солдаты Әхмәтнәсир», А.Егин, «Үзбәк хан»)
ЗАМАН ПРОЗАСЫНДА — ЧОР СУЛЫШЫ
165
әсәрләрдә тарихи, һөнәри лексика урынлы кулланыла.
Язучылар персонажларына эчтәлекле исемнәр бирәләр: Нурулла (гар.: Аллаһ нуры, яктысы), Туйбикә («Мин аны абзыйның туенда тапкан идем, атасы да исемен шуңа Туйбикә дип куштырды»), Саҗидә (гар.: баш июче, кемнедер олылаучы хатын- кыз), Шәмсулла (гар.: Аллаһ кояшы), Вәкил (гар.: вәкаләтле, һәр изге эшне һәм гамәлне тапшырган лаеклы зат) (Н.Гыйматдинова, «Нурулла»). Ьәр исем әсәрдә символ, ачкыч сүз вазифасын башкара.
Бүгенге көн язучылары әсәр тукымасына сүрә, дога яки халык авыз иҗаты текстларын күпләп кертәләр. Әлеге алым белән авторлар үз идеяләрен укучыга үтемлерәк җиткерәләр, персонажларның хис-кичерешләрен ачып салалар.
Хәзерге эпик әсәрләрне укыганда, сурәтләү чаралары тезеп бирелгән оазислар да очрап куя: «Өрфия яулыктай болытлар да, төпсез тоелган күк йөзе дә, көйдерердәй булып кыздырган кояш та, кырмыскалар сыман ыгы-зыгы килгән кешеләр тормышыннан бихәбәр кыяфәттә, һәрберсе үз вазифасында иде» (А.Әхмәтгалиева, «Тау итәгендә»), «Текәлеп карасаң, кар аклыгына, кара төртке булып, каен алкалары сибелешкән. Каен алкалары түгел, канатлары каерылып, күктән егылып төшкән яралы кошлар...» (Р.Галиуллин, «Җиһан»).
2014 елда «Казан утлары» журналында укучы күңеленә юл таба алырлык уңышлы башламнары булган әсәрләр басылды: «Бу матурлыкны бер селтәнүдә юк итәргә ирнең кулы күтәрелмәде» (А.Әхмәтгалиева, «Тау итәгендә»), «Әллә нинди шомлы төн булды бу» (Р.Рахман, «Көт син мине»), «...Нибарысы төш кенә иде ул...» (Н.Гыйматдинова, «Нурулла»), «Зыкы суык» (Р.Галиуллин, «Җиһан»), «Сугыш тәмамланганда, Рәсим унҗиде яшьлек егет иде» (Ә.Моталлапов, «Гамь»), «Төн пәрдәсен ертып, көнчыгышта якты тасма күренде дә офыкны шәфәкъ алсулыгы төреп алды» (А.Егин, «Үзбәк хан»). Әсәрне кабул итү өчен авыр булган озын җөмләле яки артык гади башламнар да бу елда күренде: «Кызыл чәчәкле шәмәхә яулыгын артка чөеп бәйләгән, иллә дә калын пыялалы күзлеген киеп алган, сары төстәге, инде саннары танылмый да башлаган үлчәм тасмасын муенына аскан әнисе күлмәк кисәргә җыена» (С.Якупова, «Туй алдыннан»), «Сугыштан соңгы еллар...» (Р.Низами, «Тальян гармун кыйссасы»), «Сугыш арты еллары бу» (Р.Низами, «Коръән ашы»).
Бүгенге көн язучылары сөйләм оештыруның төрле стилистик формаларын кулланалар. Әсәрләрдә күпләп туры сөйләм, чит сөйләм, хәтта уртак сөйләм үрнәкләре бар (Н.Гыйматдинова, «Нурулла»). Авторлар тиңдәш кисәкләрне санау юлы белән әсәр идеясен ассызыклыйлар (Ф.Абдуллин, «Чүл бүресе», А.Әхмәтгалиева, «Таллыкүлдә былбыл бар»). Кыска интонацион җөмләләр ярдәмендә әкияти хикәяләү ритмикасы барлыкка килә (Р.Батулла, «Ике җүләр»). Аерым авазларның янәшә килүе образ тудыруда катнаша: «Якында гына, ыңгырашып, кар шыгырдады» (Р. Галиуллин, «Җиһан»).
Шул ук вакытта язучыларның хәтта җөмләләрдә бер үк грамматик формаларны кабатлавы (бер үк бәйлекләр, заман формалары) әсәрнең яңгырашын һичшиксез боза. Язучылар сурәтләү чараларына, тел байлыгына, аның мөмкинлекләренә игътибарлырак булсын иде.
Укучы буларак әсәрне бәяләгәндә, мин ышанычлы бер ысул кулланам. Әсәрне икенче тапкыр уку теләге туа икән, димәк, бу әсәр минем күңел кылларын ничектер тибрәткән. 2014 елда «Казан утлары»нда басылган әсәрләр арасында андый әсәр бар... Ә.Еникинең «Кем җырлады?» хикәясе...
Рамил ХАННАНОВ әзерләде.