ЮКСЫНУ
Соңгы дәвернең илле-алтмыш елы эчендә татар дөньясының иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-мәдәни хәрәкәтендә азмы-күпме катнашкан һәркем өчен Мансур Хәсәнов исеме яхшы таныш. Ярты гасырдан артык республикада мәйдан тоткан күренекле шәхесләрнең берсе ул. Шуңа күрә дә хәзер инде өлкән буын саналган язучы-галимнәрнең, рәссамнарның, композиторларның яки театр әһелләренең бу зат турында үз фикерләре, үз хатирәләре күптер. Шул исәптән минем дә бар кайбер хатирәләр. Күрекле һәм күренекле бу кешене беркадәр белә идем шикелле. Заманында аның чыгыш-нотыкларын күп ишеттек, күп тыңладык, гыйльми хезмәтләрен укыдык, өйрәндек. Үзе белән дә очрашып, әңгәмәләшкән чаклар да булмады түгел. Шуларның берничәсен, хәтер коесыннан чыгарып, укучыларга бәян итеп китмәкчемен. Баштук шунсын да әйтергә кирәк: бүгенгедән чыгып караганда, ул күпләр өчен шактый «ябык» (закрытый) кеше иде. Шул заман җитәкче даирәләрнең этикасы, рәсми статусы, үсмер чакта ук «лаеш шулпасын» күп татып формалашкан холкы, һәм, ниһаять, таләпчәнлек һәм җаваплылык хисе, теләсә-теләмәсә дә, үзен билгеле бер калыпта тотарга мәҗбүр иткәндер. Хәер, монысы инде безнең хөкем эше түгел.
Мансур аганы беренче күрү 1960 елның көзендә булды. Ул Казан университетының тарих-филология факультетында декан урынбасары булып эшли иде. Мин — әле яңа гына урта мәктәпне тәмамлап, студент булуга ирешкән унҗиде яшьлек үсмер егет. «Ленин укыган университетта укыйм бит мин!» — дип очынып йөргән көннәр. Безнең бүлеккә укырга кергәннәрнең күбесе бездән өлкәнрәк яшьтә: берәүләре армиядә булган, берәүләре кайлардадыр эшләп килгән, кыскасы, өлгергән, күпмедер дәрәҗәдә акыл утырткан, җитлеккән егет-кызлар. Ә без — мәктәпне генә тәмамлаган үсмерләр — «школьниклар» (безне шулай дип йөртәләр иде) авырлыклар белән, зур конкурслар үтеп, укырга кердек керүен, әмма... әлеге өлкәнрәкләр кебек тулы хокуклы студент исемен йөртергә безгә иртәрәк булып чыкты! Хикмәт шунда: без рәсми төстә көндезге бүлеккә укырга кергән исәпләнсәк тә, иң әүвәл бер ел хезмәт практикасы узарга, ягъни производствода эшләргә тиеш, һәм шул ук вакытта... өлкәнрәк яшьтәге курсташларыбыз белән бергә, тулы программа буенча имтиханнар да тапшырырга тиеш икән! Яшьләр укуны гына түгел, хезмәтнең нәрсә икәнен дә белеп, тоеп үссеннәр өчен Хрущёв шундый тәртип керткән, имеш... Теоретик яктан бу гамәл дөрес булса да, чынлыкта безнең хәл мөшкел һәм мантыйкка сыя торган түгел иде. Үзебез — студент, ә лекцияләргә йөрү юк, студентлык билеты бар, стипендия юк... Өстәвенә, яшәү җиребез дә юк, тулай торакта урын бирелми... Без, шәһәр тәртипләрен җүнләп белмәгән япь-яшь авыл малайлары, көне-төне дигәндәй, эш эзлибез, тегендә барабыз, монда сугылабыз, ә эшкә алмыйлар. Документларны карыйлар да: «Сез бит көндезге бүлектә укучы студентлар, бер үк вакытта укып та, эшләп тә булмый бит ул! Өстәвенә берегезнең дә үзләштергән һөнәре юк...» — диләр. Шулай көннәр буе төрле ишекләргә кагылып йөрибез-йөрибез дә, аптырагач,
РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИН
144
«Казан утлары» журналының 70 еллык юбилее тантанасында президиумнан күренеш. Сулдан уңга: Зилә Вәлиева, Мансур Хәсәнов, Равил Фәйзуллин, Ринат Мөхәммәдиев, Мостафа Өнәр, Ренат Харис, Әхмәт Галиев. 1992 ел. Казан.
деканатка, Мансур Хәсәнович янына киләбез. Башка таяныр җиребез юк. Ул безнең сөйләгәннәрне тыңлый, күзлеген төзәткәләп, беркавым сүзсез тора да, телефон алып, шылтырата башлый, кемнәргәдер нәрсәдер аңлата, сорый, аннан безгә борылып: «Бу юлы фәлән оешмага кагылып карагыз әле!» — ди. Әйткән җиргә барабыз, әмма нәтиҗә юк, шул ук бер сүз: «Сез бит студентлар, сез бит фәлән...» Деканатка көн саен диярлек кереп, Мансур аганы (ул вакытта аның үзенә дә 30 яшь кенә булган әле) туйдырып та бетергәнбездер инде. Бер кергәндә, ул безгә болай диде: «Егетләр, хәлегез җиңелдән түгел. Шулай да күңелегезне төшермәгез, һәр авырлыктан үзенең бер чыгу юлы була... Шуны онытмагыз: бүгенге көндә сезнең өчен иң мөһиме — уку. Сез шуның өчен Казанга килгәнсез дә. Берәр җиңелрәк эш табып, тиешле белешмә алып килү җаен карагыз. Әзрәк хәйләкәр дә була белегез. Сездән эш нәтиҗәләрегез турында деканатта сораучы булмас (ул бу сүзләрне серле генә елмая төшеп әйтте), аңладыгызмы?» Аңлаган кешегә аңлашырлык иде бу сүзләр. Берара төрлебез төрле җирләргә таралып, кара эшче булып төзелешләрдә эшләп йөрдек. Соңрак һәр кеше эш мәсьәләсен үзенчә хәл итте. Кайда булсак та, эштән бигрәк, башта-уйда уку гаме иде, төп вакытыбызны уку программасына бирергә тырыштык, нәтиҗәдә тиешле имтиханнарны тапшырып чыга алдык, икенче курска тулы хокуклы, стипендия (22 сум) алышлы студент булдык. Без дигәнең кемнәр иде алар, диярсез. Берсе — Әнвәр Шәрипов, хәзерге көндә әдәбиятчы-галим, филология фәннәре докторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы; икенчесе — Рәфикъ Юныс — күренекле публицист, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре; өченчесе — үзем — Равил Фәйзуллин; дүртенчебез — Чистай районының Каргалы авылы егете Шәүкәт Сафиуллин, ни кызганыч, шул елларда фаҗигале рәвештә вафат булды... Шулай итеп, Мансур ага Хәсәнов белән беренче очрашулардан соң да ярты гасыр гомер үткән. Әгәр үз вакытында Мансур ага безгә төпле киңәшләрен бирмәгән булса, язмышларыбыз ни юлдан китәр иде, әйтү кыен. Алдан күрүчән тәрбияче-остаз булган шул Мансур агабыз.
Тагын бер истәлек-хатирә. Монысы үткән гасырның җитмешенче еллар ахырына карый. Мансур Хәсәнов озак еллар (1971-1991) Татарстан Министрлар Советы (хәзерге Министрлар Кабинеты) председателенең урынбасары булып эшләде. Бер үк вакытта, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Республика (соңрак — Дәүләт) премияләре комитеты рәисе дә иде. 1978 елны Язучылар коллективы мине дә бу премиягә тәкъдим итте. Итүен иттеләр, ә мәсьәлә ничек хәл ителер, җиңеп булырмы? Чөнки көндәш-кандидатлар ишле һәм көчлеләр. Язучылар гына да дүртәү. Әле
145
ЮКСЫНУ
кемнәр диген! Миннән тыш Туфан Миңнуллин, Саҗидә Сөләйманова, Эдуард Касыймов... Сәнгатьнең бүтән өлкәләреннән тагын унлап кеше. Ходай рәхмәте белән диикме, ул елны язучылар арасыннан лауреат исеме миңа насыйп булды. Ул вакытта миңа 34 яшь иде. Бу дәрәҗәле исемне 30 яшькә кадәр язган шигырьләрем тупланган «Шигырьләр һәм поэмалар» китабым өчен бирделәр. Әлбәттә, комитет утырышында кандидатлар турында җитди бәхәсләр булган. Соңрак ишеттем: мине Нәҗип Җиһанов, Нияз Даутов, Гариф Ахунов, Айрат Арсланов, Харис Якупов һәм башкалар яклап чыкканнар. Әгәр Комитет рәисе Мансур Хәсәновның фикере бүтәнчәрәк булса, мин лауреат була алыр идем микән? (Соңрак бу комитет әгъзасы булып үзем дә байтак еллар тордым һәм андагы хәл-атмосфераны, рәис кешенең ролен яхшы беләм!) Мансур Хәсәновичның шул елның 26 апрелендә кулны кысып әйткән сүзләре һаман колак төбемдә: «Котлыйм! Сиңа бу премия яхшы шигырьләрең өчен, һәм дә... әдәбиятның киләчәген уйлап бирелде. Сынатма!» — диде. Бу олпат кеше әтием кебек якын тоелды миңа ул минутта.
Сүз Тукай премиясе турында чыккач, күңелдә йөргән бер фикерне дә әйтеп үтим. Соңгы елларда бу югары исемгә бик үк лаек булмаган, үзешчәннәр дәрәҗәсендәге кайбер сәнгатькярләр дә лауреат булып куйдылар. Турысын әйтик, Мансур Хәсәнов комитет рәисе булган чорда андый хәлләр күзәтелмәде. Идеологик басым астында кайбер әсәрләргә, темасына карап, өстенлекләр бирелгән очракларны табарга да мөмкиндер, әмма югары профессиональлек һәрчак төп критерий булды ул елларда. Тукай премиясе тирәсендә татар җәмәгатьчелегенең эмоциональ накалы һәрчак бик югары. Объектив булып, алтын урталыкны тотып, гадел эш алып бару җиңел булмагандыр Мансур Хәсәновка. Гомумән, Тукай мирасын саклауда, иҗатын ил һәм дөньякүләм танытуда М.Хәсәновның хезмәте зур. Кырлайдагы Тукай музеен өр-яңадан төзү эше белән турыдан-туры ул идарә итте. Бу хакта замандашлары күп мәртәбәләр язып та чыктылар. 1986 елны, Тукайның тууына 100 ел тулуга багышланган зур тантаналарның бер үзәк өлеше Кырлайдагы нәкъ ул төзеткән мемориаль музей комплексында үтте дә. Зур горурлык белән искә алам, СССРның төрле почмакларыннан, шулай ук чит илләрдән килгән күпсанлы кунаклар һәм үз ватандашларыбыз катнашкан зур митингны ачу һәм алып бару миңа йөкләнгән иде. Бу мактаулы һәм җаваплы вазифаны миңа тапшыру да Мансур Хәсәновичның фатихасы белән булгандыр дип уйлыйм. Чөнки бөтен бу эшләрнең башында ул тора иде, ул җаваплы иде.
Ярый, бигайбә, Мансур ага Хәсәновның миңа һәм иҗатыма мөнәсәбәте турында күпкәрәк китте шикелле. Хәер, бу нәрсә табигый да, чөнки һәр кеше теге яки бу шәхесне үз язмышы, үз күңеле аша күрә, шуннан чыгып аны үзенчә бәяли. Хәзер, шәхсилектән читкәрәк китеп, бүтән-башкалар берлегендә, гомумкүзлектән аңа карашыбызны белдереп карыйк. Үз заманының җәмгыять яшәешендә кем иде соң ул Мансур Хәсәнов? Зур галим һәм дәүләт эшлеклесе. Беркемдә дә бәхәс уятмаслык кыска һәм дөрес бәяләмә. Әйе, галим. Әмма аның дәрәҗәсендәге галимнәр бар бездә. Әйе, дәүләт эшлеклесе. Әмма аның кимәлендәге эшлеклеләр дә юк түгел... Ә менә шул ике югары биеклекне, дөресрәге ике зур сыйфатны үзендә табигый рәвештә берләштергән шәхесләрне табу кыен. Алар юк дәрәҗәсендә. Мансур Хәсәновның уникальлеге әнә шунда, минемчә. Әйтеп үтелгәнчә, ул 20 еллап Татарстан Республикасы Министрлар Советы председателенең урынбасары (соңрак — беренче урынбасары) булып эшләде. Республиканы Фикрәт Табиев җитәкләгән чорлар бу. Әгәр ул вакытта М.Хәсәнов урынында башка чиновник эшләгән булса? Әлбәттә, эшләр терәлеп тормас, барыр иде үз җаена. Ә ни рәвешле, нинди нәтиҗә белән барыр иде? Ф.Табиев ул вакытта яшь, гайрәтле, киң колачлы җитәкче-лидер, әмма туган тел, гореф-гадәт, тарихи белем ягыннан милли тәрбиясе сай җитәкче. Дуамаллыгы да юк түгел. Әгәр янәшәсендә замандашы һәм вуздашы Мансур Хәсәнов булмаса, рухи-мәдәни дөньябызда «утыннар күбрәк ватылган» булыр иде дип уйлыйм. Мансур ага — чын мәгънәсендә үз халкының асыл улы. Авыл мәктәбен тәмамлап, университетта татар әдәбияты һәм теле бүлегендә укыган, халкыбызның тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен яхшы белгән милли җанлы зыялы кеше иде. Бөек әдип Галимҗан Ибраһимов иҗаты буенча беренче белгеч. Әдәбият фәненең үсеш юлларын билгели алучы теоретикларның берсе. Сүземне дәлилләр өчен, аның хезмәтләренең берсеннән цитата китереп үтәм: «Иң зур проблемаларның берсе: әдәбият белеменең, гомумән, татар әдәбияты белеменең
146
хосусан үз методологиясен булдыру зарур. Аның төп принцибы — фәлсәфи категорияләрне турыдан-туры, механик рәвештә әдәбиятка күчерүдә түгел, ә әдәбиятның, сәнгатьнең, кеше рухы эшчәнлегенең мөстәкыйль өлкәсе икәнлеген тануга нигезләнгән, корылган булырга тиеш. Әдәбият сәясәткә, идеологик күренешләргә өстәмә, иллюстрация рәвешендә түгел, дөньяны һәм кешене образлы танып белү объекты буларак өйрәнелергә тиеш».
Кызганыч, хәзерге көндә республиканың идарә структураларында белеме, интеллекты һәм оештыру сәләте ягыннан Мансур Хәсәнов дәрәҗәсендәге шәхес әлегә күренми.
Һәр зур шәхеснең кылган яхшы гамәлләре күп була. Шулай булырга тиеш тә. Әмма шул гамәлләр арасында иң төбе, иң мөһиме — тарих сәхифәләрендә калырдайлары була. Мансур Хәсәнов мисалында ул — Татарстан Фәннәр академиясе. Үз академиябезнең барлыкка килүе турыдан-туры Мансур Хәсәнов исеме белән бәйле. Ул — әлеге башлангычның төп инициаторы. Республика фән үзәгенә, ягъни Татарстан Фәннәр академиясенә нигез салучы һәм аның беренче президенты. Беләбез, СССР вакытында автономия статусындагы республикаларга үзләренең Фәннәр академиясен булдыру (дөрес, кайберләренең тиешле базалары да булмагандыр) мөмкинлеге бирелмәде. Яңа шартларда да төрле кыенлыклар бихисап иде. Сәяси яктан да, озак еллар дәвамында формалашкан стереотип барьерлар ягыннан да... Ниһаять, максатка ирешелде: 1992 елда рәсми рәвештә Татарстан Фәннәр академиясе ачылды. Татарстандагы фәнни оешмалар эшендә яңа этап башланды: ФА канаты астына күп кенә институтлар берләште, яңалары барлыкка килде. Шуларның берсе — Татар энциклопедиясе институты. Бу институтның оештыручысы һәм җитәкчесе дә әлеге дә баягы Мансур Хәсәнов булды. 20гә якын ел эчендә һәрберсе 70-80 табаклар чамасындагы калын-калын томлыклар чыкты. Фән һәм мәдәниятебез тарихында бу бөек ыргылыш булды. (Үз энциклопедиясе булмаган халыкны зыялы милләт дип әйтү кыен. Энциклопедиясезлекнең, икенчерәк әйткәндә, бай тарихың була торып та, мәгълүматсызлыкка дучарлыкның никадәр авыр һәм кимсенүле хәл икәнен иҗат процесында нык татыган буын вәкиле буларак әйтәм моны. Белгән, тойган, кичергән, әмма бөтен нечкәлекләре белән хәтердә калмаган теге яки бу факт турында тәфсилләбрәк белү өчен тупланма- энциклопедияне генә ачып карыйсы урында, күпме вакыт һәм җегәр сарыф итеп, тау-тау китаплар, белешмә-сүзлекләр актарырга туры килә иде! Хәзер исә, рәхим ит, бөтен теләгәнеңне үк табып булмаса да, бик күп нәрсәне энциклопедия томнарын карап аныкларга була). Бу эш М.Хәсәнов вафатыннан соң да уңышлы дәвам иттерелә, хәзерге вакытта планлаштырылган барлык томнар да (рус һәм татар телләрендә алар алтышар) басылып бетү стадиясендә. Татарстан Фәннәр академиясе, Татар энциклопедиясе дигәч, иң әүвәл Мансур Хәсәнов исеме хәтергә килә.
Элегрәк тарихта шәхеснең ролен киметебрәк күрсәтергә тырышу тенденциясе бар иде. Һәрхәлдә без үскән, социализм хөкем сөргән чорда шулай булды. Әлбәттә, шәхестән культ ясарга (анысын да күрдек!) ярамый, әмма шәхеснең ролен, тарихтагы урынын бәяләп җиткермәү дә дөрес булмас. Мансур Хәсәнов зур шәхес иде. Зур хезмәтләре белән милли тарихыбызда якты эз калдырды. Сагындырасың, Мансур абый! Күреп белгәннәр юксына Сине!