Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЮГАЛЫР КҮК БУ МИЗГЕЛ

Бәхет-сагыш — бер көянтә
Олаулап татар сагышы...
Бәгыре — челтәр-челтәр...
Халкыма бәгырен ямарга
Бәлки шул сагыш җитәр?
Бәхет акылны тарата,
Канатын кага-кага...
Сагыштан адәм югалмый,
Бәхеткә чыдап кара...
Бәхет-сагыш — бер көянтә, —
Тотрыксыз... уйнап тора...
Язмасын ла интегергә,

Бер кашык сагыш сорап...
***
Ьәр җанлының үз әмәле,
Үзенә хас үсү мәле...
Бамбук үсә өскә, өскә,
Умырткасын тота көчкә,
Сөямләп үлчи тәүлек.
Үсә имән тәмен белеп,
Тамырларын барлый элек,
Ботакларын җәя санлап,
Еллар үтә, үсә җайлап,
Яфракларга күмелеп.
...Кипкән яфрак, саргайган сын,

Күккә этә яссы башын —

Биеклекне бамбук даулый.
...Гасырларда имән шаулый.

***
Кеше, сине чагыштырам кое белән,

Сокландыра тирән кое суы белән,

Чыкса-чыгар чылбыр чыңы буш коедан,

Мәгънә булмас хәтта өстән су коюдан.

Кешене дә кеше күрәм шуның белән —

Аң-белеме шат йөзенә чыгу белән,

Уй-фикере саф һәм чиста булу белән,

Айкалмаса, кысыла-кысыла тешләренә,

Буш коеда буш чиләктәй теле генә...


***
Мин — диңгез дулкыны, түз, елга!
Түзегез сугылган ярлар да.
Үзем дә кыйналам ярларда,

үзем дә сыкранам елгада.
Ни кылыйм — сыймыйм ла елгага...
Ни кылыйм — сыймыйм ла елгага...

Төшкәнмен җил куган болыттан.

Мин — дәрья айкарга яралган,

диңгезгә, дәрьяга юл тотам.
Гаеп юк сездә дә, миндә дә...
Гаеп юк сездә дә, миндә дә,

ишкәкле көймәләр, бигайбә! —

тактагыз тактага тузганда,

кораблар йөртәсе иңнәрдә.
Түз, елга, әзенә, күп түздең...
Түз, елга, әз генә, күп түздең,

ишетәм туфан-су тавышын. .

..ярларың тын алыр беравык,

җайланыр бервакыт агышың...
Мин — диңгез дулкыны, түз, елга.

***
Өзелгәнем,
җирдә эзләгәнем —

язлар сыйдырырлык бөреләр,

кояш сыенырлык күңелләр.
...Җирдә сөрү, көзге сөрү бара,

җем-җем уҗым — язга ялгама,

уҗым кырын күреп, урап кайтсам,

өзелеп килгән өмет ялгана...
Һәр тамчыда
чагылмыйдыр
умырзая елмаюлы яз-бикә...
Һәр тамчыда
күзләмә кояшны...
Шыбыр-шыбыр коя тамчы-яңгыр —

Тып-тып иткәннәре — кояшлы...
Язлар бит ул күктән-күккә ята,

офыкларны этеп як-якка.
Тамчы сыйдырмый дип
килми каламыни язлар,

сыенырлык бөре бар чакта.
***
Арыш мыегын кытыклап

тибрәнә көмеш рәшә, рәшә белән,

тияр-тимәс, арыш нидер серләшә.
Кояш нуры чак-чак сыйпый, чү!

болыт, каплый күрмә, әнә,

җил дә исми хәтта,— югалды Зирекледә.
Бу бит тылсым, могҗиза, дип,
Тын тора йөрәк — сизгер, ...

тургай җыры кагылса да югалыр күк бу мизгел.

***

...Жир йөзенә карап Тәңре уйга талды.

Кара савытына ап-ак кара салды.

Ак тамчылар, чәчрәп, төнге күккә тамды.

Кара савытына зәңгәр кара салды.

Зәңгәр күлләр булып зәңгәр хыял калды.

Кара савытына кара кара салды.

Кара савытына

...Жир йөзенә карап яшел кара салды.

Кара кипте, уңды,

Тәңре уйга калды. 


Татар йорты
Татар йортын тымат нигез тота,

Катлы-катлы сарай салырлык.
...Бер катына тулып йоклый татар,

Идәненә җәеп... сабырлык.
Туры басса, түшәм башка бәрә, —

«Бөек» шигырь, «бөек» көйләрдән.

Ә нигә, ди, безгә биек түшәм —

Шуышырга күпләр өйрәнгән.
Биек түшәм кирәк түгел безгә,

«Бөек» түшәм каплый күкләрне,

Өч-дүрт катлы йортлар буладыр дип

Аңына да керми күпләрнең...
Татар түшәменең матчалары —

«Мин-мин» шагыйрь, «мин-мин» түрәсе,

Шул түшәмнән ары күк күрмәгәч,

Такырая бара түбәсе...
И татарым...
*** Бәхетме? — Бәхетме? —

аяк тавышларын узып, әнинең дә,

үземнең дә әни безне каршыларга чыккан...

«улым» диеп дәшкән чаклар әле Бәхетме? —

Бәхетме? — әни белән без бишебез,

озын гомер, саулык биреп, оныклар да шунда,

туган йортта... сине, әни, Тәңре саклар әле...

Бәхетме? — Бәхетме? —

әниемнең елмаюын күрәм әнинең с

амавырның җиз йөзендә...

...әрләве, сүгүе, бәрүе, тетүе, дәшмәве...

Бәхетме? — ...бары тик яшәве, яшәве...

дәшә алам минут саен бүген «әни» диеп җир йөзендә...

бик озак, бик озак яшәве...

Олы сәфәр
Тәңрегә юл ачылганда
вакыт килеп,
Елмаюга әверелсә
соңгы тының,
Димәк, Тәңре сине юкка яралтмаган,

Бөек мәгънә тулы икән
елмаюың...
...Җиһан куермасы Җиргә иңгән мизгел —

Тәүге сулыш тулы орлык
бу моң-хәят.
Мәхәббәтне хакыйкатькә үрә-үрә —
Җир-сүрәдә язылачак
яңа аять.
Кара җирдән алып зәңгәр күккә кадәр,

Тетелгән җан
мамык булып күпергәнче —
Нәфес аша сузып,
Рух таракта тарап,
Нечкә Акыл кылларына тидергәнче —
Җиһан-тәнгә үрелгәнче нәфис кыллар —

Күпме сугу,
күпме кагу,
күпме гамәл?
Тигезләмә чишә-чишә уза гомер,

Син бәхетле — җан тетүгә тапсаң әмәл.
Үзәгеңә тынгы биреп тетелсә җан,

Өч дөньяңны тоташтырса бер көй, бер моң —

Соңгы сулыш тәүге сулыш булыр, Аллам:

Ике дөнья арасында — арадашчың...
Адәм булып
фани Җирдә Син бәхетле:

Елмаясың — чөнки кала салган эзләр,

Җан җепләрен җайлар өчен кулай диеп,

Әзме адәм шул эзләрдә җанын эрләр.
Бакый күккә кушылгач та — Син бәхетле,

Саф нурларга юллар ачык синең аша,

Тәңре нуры — Җан кылларың —

Җир уллары, Бу мәңгелек
булмас иде
синнән башка...
...Бакый юлга сәфәр чыккач, и адәми,

Елмаюдан балкып чыкса
соңгы тының, —

Канатлары булып тәүге сулышыңның

Мәңгелеккә алып керер елмаюың...