Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Туфан МИҢНУЛЛИН
Робагыйлар

Картлык ни ул? Тиктомалдан колак тону,
Җәйнең кызу челләсендә аяк туңу,

Боларына түзеп була, иң яманы —

Һәр чибәргә результатсыз гашыйк булу.
***
Язлар җитәр, бөреләр дә шешенерләр,

Яз каршылап, гүзәлләр дә чишенерләр.
Тагын ни дим? Нәрсә әйтим?.. Бәлки әле

Көздән чәчкән кишерләрем тишелерләр.
***
Әйдә әле, сүзне башлыйк шуннан, мадам,

Яратылган бит син минем кабыргадан.
Шул кабырга миңа бүген җитеп бетми,

Үз урыныңа, бәгырькәем, кер яңадан!


Фаил ШӘФИГУЛЛИН
Тмин

Йоэзиягә Тмин (Туфан Миңнуллин) килгәч, шигърият дөньясында паника, ыгы-зыгы башланды. Тәнкыйтьчеләр идән астына киттеләр. Әле кичә генә «мин шагыйрь!» дип күкрәк кагып йөргәннәрнең кулыннан каләмнәре төште, борыннары салынды. Әдәбият галимнәре дә куркуга калды. Чөнки Тмин поэзиясе галәм шикелле иксез-чиксез, аның кайда башы, кайда ахыры икәнлеген һич тә белерлек түгел иде. Бернинди кануннарга да буйсынмый иде бу поэзия, һәм шул ук вакытта үзе кыңгыраулы саратский гармун кебек гармоник, күкәй сарысыдай түгәрәк һәм камил иде. Җиде кат җиз иләк аша иләнгән ондай вак һәм йомшак, сигезләп үрелгән чыбыркыдай нәфис һәм куркыныч, салават күпередәй аллы-гөлле һәм ерак, роза гөледәй хуш исле һәм чәнечкеле иде бу поэзия.
Тмин шигърият мәйданына юкә сыбызгыдан җиз быргы тавышлары чыгарып, җәен авызына томырылган шыртлакадай атылып килеп керде.
Хәзерге көндә Тмин — шагыйрь — мөгезләрен алга таба төбәп, аяклары белән җир тырнап торган гайрәтле үгезне хәтерләтә.
1978


Фәнис ЯРУЛЛИН
Көндәлектән

29 май, 2005 ел.
Шаян сәхифә

Фоат Галимуллин рәислеккә сайланып, бераз вакыт үткәч, аны ике урынбасары — Шаһинур Мостафин һәм Галимҗан Гыйльманов белән өйгә чакырып, бик каты сүккән идем. Күбрәк Фоатка эләкте: «Нишләп сез, халык каршына чыгып баскач, түрәләр артында мескен балалардай басып торасыз. Билегез бөкрәйгән, сүзләрегез залдагы халыкка ишетелми, җитмәсә, ике-өч минут саен борын сөртәсез. Болай итеп бит сез Язучылар союзының дәрәҗәсен төшерәсез», — дидем. Алар минем сүзләргә үпкәләмәделәр. Фоат Галимуллин Президент янында да гәүдәсен туры тотып, сүзләрен кеше ишетерлек итеп сөйли башлады. Ә Галимҗан Гыйльманов: «Фәнис абый, усал булсагыз да яратам мин сезне», — диде. Шаһинур Мостафинга ни әйтсәң дә: «Рәхмәт, рәхмәт», — дип үткәреп җибәрә, эшен эшләми...


Роберт МИҢНУЛЛИН
«Вот и сдули...»

Кремльдәге Президент сарае. Татарстанда Свердловск өлкәсе көннәре бара. Актив белән очрашуга Минтимер Шәймиев белән губернатор Эдуард Россель килеп керә. Ашыга-ашыга президиум өстәле яныннан узганда, «Минтимер Шәрипович Шәймиев» дигән язу идәнгә очып төшеп китә. Моны күреп калган Президент шунда ук шаяртып ала:
— Вот и Шаймиева сдули!
Залдагы халык кына ни өчендер әлеге шаяртуны ишетмәмешкә салыша. Үз вазифасын яхшы белгән хезмәткәр идәндәге кәгазьне яшен тизлеге белән урыныннан алып куя. Очрашу башлана.
 

Иван Грозный кебек
Члы Язучылар оешмасы төзелүгә 25 ел тулу уңаеннан язучылар җыелган. Оешма җитәкчесе Вахит Имам кунак язучыларны мәктәптән мәктәпкә йөртә, тын алырга да ирек бирми. Хәлдән тайган Туфан Миңнуллин:
— Карагыз әле, бу Вахит Имам гел Иван Грозный кебек кылана башлады! — дип зарлана икән.
— Иван Грозный түгел инде, Имам Грозный! — дип төзәтеп куя аны Роберт Миңнуллин.
 

Бүгенге эстрада
Татарстан телевидениесенең «Чулпан» программасыннан җырчы Салават Фәтхетдинов сөйли:
— Бүгенге татар эстрадасы бик түбән дәрәҗәдә...
Роберт Миңнуллин, тапшыру тәмамлангач, Салаватка шылтырата:
— Мин бик аңлап бетермәдем, «эстрада бик түбән дәрәҗәдә» дип, үзеңне дә кертеп әйттеңме, әллә инде башкаларны бөтенләй күздә тотмадыңмы?
 

Камил КӘРИМОВ
Авылча

Азучылар оешмасында авыл темасына багышланган сөйләшү бара. Жыелышның олы кунагы, Премьер-министр урынбасары Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлар һәм проблемалар турында иркенләп чыгыш ясый.
— Вертолёттан карап йөрдем: бик күп авылларда әле юл юк, урамнарда быкырдык, фермаларны тирес күмгән...
Шулчак Камил Кәримов, сабырсызланып, министрны бүлдерә:
— Марат Готович, җәяү йөрсәң, авылда тагын да хуже әле ул...

Марсель ГАЛИЕВ
Өч татар башы

(бер агай сөйләгәннән)
Марат Әхмәтовның Казан артында, Балтач райкомының Беренче секретаре булып эшләгән чагы. Язгы чәчүләр бара. Районның төньяк тарафындагы бер колхоз рәисе чәчүгә чыгарга карышыпмы карыша икән. Сирәк була торган мондый «саботажлык»ның сәбәбен урында тикшереп, ачыкларга дип, Марат Әхмәтов икенче секретарьны һәм районның баш агрономын шул хуҗалыкка җибәрә.
Барып төшәләр болар. «Чәчүне башларга иртәрәк, җир өлгермәгән!» дип колхоз рәисе аяк терәп черәшә. Бергәләп кырга чыгалар. Дымсу туфракны учка алып, иснәп тә, уып та, кабып та карыйлар: «өлгергән-өлгермәгән» арасында бәхәс куба. Пич кенә дә уртак фикергә килә алмыйлар. Шул мәлдә, җигүле атын ялкау гына атлатып, кыр юлыннан чуваш агае килеп чыга.
— Син, агай, күпне күргән кеше, әйтеп бир әле безгә, — дип аны туктаталар. Чуваш агае, чалбарын төшереп, шәрә артын яктыртып, җиргә утыра, бераз шулай сәҗдәгә китеп алганнан соң:
— Өлгергән! Чәчәргә пула! — дип торып баса.
Икенче секретарь бу хәлне райкомга кайтып сөйләгәннән соң, Марат Әхмәтов:
— Да-аа, өч татар башы бер чуваш күтенә тормаган икән... — дип куя.


Шәүкәт ГАЛИЕВ
Ямаулы янчыктан

• Улым — ирәя, үзем — бабая, хатын әбия барабыз.
• Башына чүкеч төшкәч, кадакның күзеннән утлар күренде.
• Азалияләр аз иде, Азганияләр күбәйде.
• Күләгәмне күзәтеп барам — чит күләгә кизәнмиме?!
• Лыгыр-Лыбыр белән Лар-Лорлар янында Ләм-Мимне сагындым.
• Наркомнарны белә идек, инде наркоманнар...
• Ризык сыман, сүз дә ялгыш юлга киткәли.
• Халкым, халкым, диеп кем генә, ничек кенә шауламый. Түзә халык. Паман да бер... халык башы!
• Сукырлар гел елмаеп йөри — эчпошыргыч нәрсәләрне күрмәгәнгәме әллә?


Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.