ҖУЕЛМАСЛЫК ЭЗЛӘР САКЛАНЫР
Ике бөртек умырзая...
Җирдә сугыш бара, әмма язга
Ни катнашы җирдә бар аның?
Ике бөртек умырзая чыккан,
Кар астыннан сузып сабагын.
Әле сугыш.
Кырык бишнең язы,
Кояш төшкән КП артына.
Урта яшьләрдәге бер генерал
Умырзая өзә сак кына.
Умырзая урман гөлләренең
Иң тәүгесе әле, иң яше.
Умырзая өзгән генералның
Таңда үлгән тормыш иптәше.
Казанда да госпиталь бар иде,
Мөмкин иде тылда калырга.
Тик Мәрьяме үзе теләп килде
Фронттагы ире янына.
Дүртенче ел сугыш походларын
Үткән иде алар иңгә-иң.
Ник табигать шундый хәсрәт бирде
Умырзая шыткан көннәрең?!
Кайгы — кургаш.
Күпне күргән бу баш,
Эчкә йота ир-ат күз яшен.
Солдат кабере куенына салды
Генералның тормыш иптәшен.
Ә дөньяда тормыш дәвам итә,
Шушы язда килер җиңү бар.
Яуда үлгән солдат каберенә
Умырзая куя генерал.
Ә мин беләм
Бу дөньяда
яшәү яме өчен
Күпме көч куюын кешенең
Үз иңнәрем белән татыдым мин,
Үз йөрәгем белән кичердем.
...Кояш көлеп торган җәйге көндә
Көтмәгәндә аяз ил күген
Кара болыт килеп каплаганны
Күрдеңме син?
Ә мин, мин күрдем.
Туфрагыңа дошман аяк баскач,
Туган йорттан сөрелеп йөрүнең
Газапларын шул чак җаның аша
Кичердеңме?
Ә мин кичердем.
Бомба шартлап, чигенү юлларында
Гөнаһсызлар юлы өзелүен,
Балалар һәм картлар егылуын
Күрдеңме син?
Ә мин, мин күрдем.
Яралылар исән калсын өчен,
Яшь кызларның каннар бирүен,
Үзләренең һушсыз егылуын
Күрдеңме син?
Ә мин, мин күрдем.
Хәлдән таеп арган эшчеләрнең
Станокка бөгелеп төшүен,
Цехларыннан, ләкин китмәүләрен
Күрдеңме син?
Ә мин, мин күрдем.
Авыр иде, ләкин үттек аны,
Җиңеп үттек бердәм ил белән.
Җиңү безгә җиңел килмәгәнне
Беләсеңме?
Ә мин, мин беләм.
Әйе, беләм.
Чөнки аның өчен
Туган халкым ниләр бирүен
Үз иңнәрем белән татыдым мин,
Үз йөрәгем белән кичердем.
Тормыш матур.
Аның матур торуын
Тели халык бөтен җир белән.
Тыныч көннең нинди кыйммәт булуын
Беләсеңме?
Ә мин, мин беләм!
Хәтер
Яз җиттеме, һаман
балачакның
Шул бер көне калка хәтердә:
Сандыгыннан эзләп алып,
әни Алсу тасма такты чәчемә.
Ул үзе дә ал күлмәген киде,
Алсуланды йөзе берочтан.
Бу — Май иде,
Бу — 45 иде,
Әти кайткан иде фронттан.
Гомер үткән,
дистә еллар үткән,
Язлар киткән язлар артыннан.
Ә тарихта безнең буын гомере
Шул алсулык белән балкыган.
Сез дә яшьләр идегез
Сез дә яшьләр идегез,
Янып эшләр идегез.
Ил чакырды. Эшне куеп,
Өскә шинель кидегез.
Кайтканнар да берәм-берәм
Китә, юкса иртәрәк.
Шул сугышта алганнармы —
Киселүгә бер сәбәп.
Урылмаган иген калды
Басуларны тутырып.
Кузгалдыгыз, югалдыгыз
Вагоннарга утырып.
Сафларыгыз сирәгәйде,
Бу бәйрәмгә менә сез
Инде төркем-төркем түгел,
Бөртек-бөртек киләсез.
Өйләр көтте еллар буе
Кайтыр көннәрегезне;
Карталардан барны карап
Кайда йөргәнегезне.
Ә шулай да бу буынның
Һәр бөртеге — бер дөнья.
Армиябез тарихының
Җанлы бите сез монда.
Бәйрәм инде, Җиңү килде,
Ил өметен аклады.
Кемнең кулы, кемнең аяк,
Кемнең башы кайтмады.
Бүген безгә — оныкларга,
Сездән мирас иң элек —
Сез саклаган Ил иреге,
Без яклаган иминлек.
Каеннар яшь иде...
Каеннар яшь иде, алар да яшь иде,
Авылдан хушлашып киткәндә.
Кайтмаслар икәнне белделәр микәнни?
Каеннар сыкранды үткәндә.
Озата бардылар, кул болгап калдылар:
«Онытма!»
«Исән кайт!»
«Җиңеп кайт!»
Җилләрдә җилфердәп тибрәнде каеннар,
Кызларның теләген кабатлап.
Каеннар яшь иде, алар да яшь иде...
Каеннар картайган, саргайган...
Ап-ак бәс түгел дә, сыкылар күренә,
Чигәләр сизелеп агарган.
Яз арты яз үтә, Яз арты яз үтә,
Җәй җитә, җәй җитә аннары,
Бу күңел ни көтә?
Бу күңел ни көтә?!
Кайтмаска киткән бит ярлары.
Каеннар саргайган, чигәләр агарган.
Күңелләр, әйтерсең, япь-яшьләр.
Һаман да сөяләр, һаман да көтәләр
Ярлары кайтмаган кәләшләр.
Юк, кайтмасын ул чор!
Менә тагын июль ае керде,
Җәйге ямьгә урман төренде.
Күз ачтылар кырда ромашкалар,
Җир җиләге пешеп өлгерде.
Әни бүген җиләк җыеп кайтты,
Шул кадәрле каян табылган!
Бар да эре, тәмле булып пешкән...
Ерак калган бала чагымнан
Бер хатирә күз алдыма килде:
Июль көннәренең бересе,
«Иннек тау»га менеп җыеп төштек
Таштай каты җиләк бөресен.
Әни шуны, компот итеп түгел,
Аш урынына салып кайнатты.
Шикәр салып түгел, ачы сулы
Җиләк белән йөрәк ялгаттык.
Әти күптән китте яу кырына,
Дошман килгәч иле өстенә.
Авыру ана янында дүрт бала,
Беребездән-беребез кечкенә.
Без күрмәдек бомба ярылуын,
Ишетмәдек туплар тавышын.
Тик кичердек әтисен сугышка
Озатып калган бала сагышын.
Татып үстек сугыш газапларын,
Төзәлсә дә инде яралар...
Җуелмаслык эзләр салынып калган —
Һай, килмәсен алар яңадан.
Әни ятты озак больницада,
Озын җәйләр буе авырды.
Апабызга, унбер яшьлек кызга,
Күчеп калды тормыш авыры.
Больницалы район үзәгенә
Тору өчен күчеп килдек без.
Әни яткан бүлмә тәрәзенә
Көн дә барып йөри идек без.
Тәрәзәдән әни, яшереп кенә,
Суза иде үзенең өлешен.
Шул икмәкне, санап һәр валчыгын,
Ашый идек дүртәү бүлешеп.
Бервакытны апам әйткән иде:
(Әле дә талый йөрәк итемне.)
Булырмы, дип, берәр, түшкә терәп,
Каерып кисәр көннәр ипине!..
Берни дә юк иде: он да, тоз да...
Сугыш алган иде барын да.
Алабута күмәче дә тозсыз
Пешә иде бик күп чагында.
«Юк» дигәнне мин аңламый идем,
Беркөн сорап елый башладым.
Кара алабута күмәчемне
Күз яшемә манчып ашадым.
Килмәсен лә ачтан шешенүләр
Бүгеннән соң үсәр буынга,
Песи борчаклары ашап йөрү
Җимерелгән читән буенда.
...Үткәннәрнең күбе онытылса да,
Төзәлсә дә илем ярадан,
Җуелмаслык эзләр сакланалар...
Юк, килмәсен ул чор яңадан!