Логотип Казан Утлары
Роман

ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР (дәвамы)

РОМАН-ЭЛЕГИЯ
— Очрашуга киләсегез барын онытмадыгызмы?
Телефондагы кыз бала тавышы бер кат исәнлек-саулыкны сорашты.
Мөгаллимнәре кушканны төгәл үти торган аспиранттыр инде, аспирант булгач, бик яшьтер, яшь булгач, чибәрдер әле үзе, теләсә кем фән белән мавыкмас. Елмаеп сөйләшүе колакка ук сизелә хәтта.
— Онтасым юк үлгәндә дә... — Җырны ахырынача әйтеп бирүдән чак тыелып калдым. — Менә куен дәфтәремә көне-сәгате язылып куелган: «12 ел, 4 апрель, 14 сәгатьтә. 208 аудитория. Студентлар белән очрашу».
— Студентлар гына түгел, педагоглар да! Профессорлар Тәлгат Нәбиевич, Фоат Галимуллович, Флёра Сәгыйтовна, әле академик Рүзәл Юсупов та кереп утырам, диде. Берүк соңга калмагыз, яме!
Аспирант кызның яшьлек галәмәте инде бу, тәҗрибәлерәге туры килсә, олы шәхесләрнең фәнни дәрәҗәсен санап тормас, исемнәрен дә — Фәлән абый дип кенә әйтеп үтәр иде.
Алай... Җитди имтихан көтә икән мине иртәгә. «...Хөрмәтле галимнәр, кыйммәтле студентлар, исәнмесез?! Мин бүген аеруча дулкынланам. Буш сүз түгел бу — чынлап та дулкынланам. 1981 елның гыйнварыннан башлап кайда чыгыш ясаганымны теркәп барам.
Бүген минем 974нче очрашуым. Кызганыч ки, дүрт ел буе Язучылар оешмасының матур әдәбиятны пропагандалау бюросы аша оештырылган «Казан язы», «Әдәби җомга» һәм төрле «Әдәби-музыкаль кичәләр»дә катнашуларым, шулай ук Татар дәүләт филармониясенең лекторий бүлегеннән йөзләгән авылда берүземнең генә икешәр сәгатьлек кичәләр үткәреп йөрүләремнең исәбе-хисабы юк Бер уйласаң, мин инде тамашачы алдында бөтенләй дулкынланмаска тиеш... Дулкынлануымның, сәбәбе бик җитди... Моннан кырык биш ел элек мин дә Пединститут студенты булырга хыялланган идем. Әйтегез әле, сездә хәзер конкурс шартлары ничегрәк — бер урынга ничә абитуриент килә? Кызлар өчәү, малайлар бер ярым дисезме? Мин имтихан тапшырган елны татар теле бүлегенә бер урынга ундүрт кеше килгән иде! Шуның өстенә — мәктәпне медальгә бетерүчеләр ярты исемлек, ә алар үзләре яраткан бер фәннән «5»ле алсалар, шундук укырга кергән булып исәпләнәләр иде. Рус теленең язма эшеннән «3»ле алгач, конкурстан төшеп каласымны алдан ук белеп, бүтән имтиханнарда катнашып тормадым инде. Авылга кайтып киттем... Тугыз ел үткәч кенә,
Ахыры. Башы узган санда.
ниһаять, студент булу бәхетенә ирештем... Казан дәүләт культура институтының көндезге бүлеген тәмамлаганда миңа утыз яшь тулган иде. Хәер, биографиямне
8
сөйләргә дип килмәдем, төрле белешмәләрдә, күп санлы мәкаләләрдә, хәтта энциклопедия битләренә дә язылган инде бу хакта... Бүгенге дулкынлануымның сәбәбен генә әйтергә телим. Кайчандыр укырга керә алмыйча, боегып кайтып киткән пединститут аудиториясендә, бүген студентлар һәм педагоглар каршында чыгыш ясыйм!.. Дулкынлансам да гаеп итмәссез, мин хыялларым тормышка ашканчы тырыштым...
Беренче шигырьләремне, хикәяләремне тотып газета-журналларга, Язучылар оешмасының консультация бүлегенә килеп кергәч, мин андагы язучы абыйларга сокланып, игътибар итүләреннән горурланып, эш урыннарыннан көнләшеп кайта торган идем. Кайткач та, исемнәре белән илгә танылган, әсәрләре дәреслекләргә кергән шагыйрьләр белән кул биреп исәнләштем, сөйләшеп тордым, якыннан күрдем дип авылдашлар алдында мактана торган идем...
Шулайрак килеп чыкты инде: хезмәт кенәгәмдә иҗади язмышымның үзенә күрә бер сюжеты бар. Соңгы утыз биш ел эчендә мин үземнең беренче әсәрләрем басылган барлык редакцияләрдә эшләп карадым: Балтачның район газетасында; «Яшь ленинчы» редакциясендә; яшьләрнең «Идел» альманахында; Язучылар оешмасының пропаганда бүлегендә; «Чаян» журналында һәм «Казан утлары»нда. Инде күңелем булды...» — дип көзге каршында үз-үземә дәрес биреп, иртәгесе очрашу өчен репетиция ясап утырам. Кечкенә хикәяләремне кыскартып, канатлы җөмләләремне иләп, шәкертләр бирергә мөмкин булган сорауларга алдан ук җаваплар әзерлим. Очрашуга «Казан утлары»ннан дүрт кеше барабыз. Иҗади бәйге дигән сүз инде бу. Сер бирергә ярамый. Миңа алкышлар күп-күп... бик күп кирәк! Һәм иң мөһиме: тезгенне бушатмаска — Равил Фәйзуллинны бүлдермәскә, Рәдиф Гаташны үртәмәскә, Марат Закирны кимсетмәскә, зарланмаска, гаилә белән мактанмаска, нульдән түбән юмор ычкындырмаска...
Очрашу нәкъ мин уйлаганча үтте. Артык журналларны төяп килгән идек, имзалар куеп өләштек. Яшьләр арасында «Уен» дигән китабымны тотып йөрүчеләр күренгәләде, аларына да автограф бирдем. Киемнәребез калган бүлмәгә алданрак чыга торыйм дип кузгалган идем, юлыма бер кыз аркылы төшеп, кулындагы «Уен»ны миңа сузды.
— Кул куйыйммы, исемең ничек? — дигән булам.
— Кул куймагыз, автограф языгыз, әнием Рәшидә исеменә. Мин үзем сезнең романны журнал вариантында укыдым инде. Ә бу китапны әнием сорады.
Күрмәгән-белмәгән кешегә автограф язулары җиңел дисезме?!. «Рәшидә, Рәшидә...» дип кызның әнисен зурлап нидер уйлап чыгармак булам... фикерем оешмый гына бит.
— Исегезгә төштеме?! Югары Ослан районы... Сез Рәшит Әхмәтҗанов, Мәхмүт Хөсәен, Риф Гатауллин белән очрашуга килгәнсез... Районның Мәдәният бүлегеннән мәктәпне яңа гына бетергән бер кыз сезне каршы алып...
— Рәшидәме?!!
— Ниһаять...
— Син Рәшидә кызы булып чыгасыңмы?!.
— Әйе. Сирень минем исемем. Кызлар Сиринә дип йөртә.
Һушымны җыя алмый торган арада, Рәшидә кызы миңа шундый итеп сынаулы караш ташлап өлгерде ки, хәтта сискәнеп киттем. Кырын каравында, туп-туры төбәлгән күзләре, миннән, һичшиксез, җавап көтә иде. Беләм мин ул сорауны.
Мактанчык уйлар белән иләсләнеп, үземне-үзем гөнаһлы итәр хәлем юк — тимәдем мин ул кичне Рәшидәгә, тимәдем! Шабыр тиргә батып кочаклашып йокладык, яшермим анысын, әмма тимәдем. Әгәр тия калсам, хәзер минем алда унтугыз яшьлек туташ түгел, ә утыз яшьләрдәге ханым басып торган булыр иде...
Автограф язу тагын да катлауланды. Әгәр моннан утыз ел элек икәүләшеп кичкән төнне сагынып язсам, китап, һичшиксез, Рәшидәнең өенә кайтачак, моңарчы тыныч кына яшәп яткан гаиләдә гауга чыгарырдай хыянәт булып яңарачак.
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
9
— Ручкаңны бир әле, — дидем мин, бераз уйланырлык вакыт сорагандай.
— Үзегезнеке белән яза күрегез, зинһар! — диде Сирень, сүзендә нык торып.
«Әдәбият сөюче кыз үстерә алган өчен Рәшидә ханымга олуг хөрмәт белән автор...» дип тагын нәрсәдер өстәп куйдым.
Ни ул, ни мин кузгалып китә алмыйча торабыз икән. Инде аудитория бушый язган. Соңгы кешеләргә ияреп чыгуның җайлы ягы бар — тавышны тыймыйча кинәнеп сөйләшәбез.
— Яңа роман язып ятасыз дип ишеттек бүген.
— Соравына күрә генә җавап бирдем.
— Әгәр төгәлләсәгез, каян белим икән?
— Журналда чыкса гына инде.
— Күрмичә калуым да бар. Имтиханнар вакытына туры килсә. Ә сез миңа шалтыратып хәбәр бирерсез, телефон номерымны язып алыгыз, әйтеп торам...
Ул арада коридорда икәнбез инде. Кесәләремә тыгылып, куен дәфтәремне эзләргә тотындым. Җитмәсә хезмәттәшләрем көтеп тора, аларны күргәч, бөтенләй каушадым, дөрес аңламаслар, минәйтәм.
— Ә, — диде кыз кабаланып, — номерым бар сездә, бүген деканат исеменнән сөйләшүче кеше мин идем ич. Тәлгат Нәбиевичтан белештем дә шалтыраттым...
Очрашу озаккарак сузылды күрәсең, редакция шофёрының чырае төкселәнгән. Журналга эшкә килгәннән бирле, унике ел буе беләм инде мин аны, көтәргә яратмый. Бер уйласаң, аның да эш урыны «Казан утлары» бит инде. Ә ул, иртәме-төшме, безнең машинадан коелганны көч-хәл түзеп көтеп тора да кай тарафкадыр китеп олага. Баш мөхәррирнең: «Иртәгә иртән Аккош күленнән килеп алырсың», — дигән әмеренә дә кузгалып киткәч, яртылаш ачылган ян тәрәзә аша гына җавап кайтарып өлгерә: «Беләм!»
Әйе, ул барысын да үзе белә, тик без генә аның кем икәнен белеп бетермибез, машинасында бик сөйләшмибез.
Лифт көткән арада бераз җиңел суларлык вакыт булып алды.
— Абыйлар, безнең арада бүген бик бәхетле кеше бар! — диде Марат, миңа текәлеп.
— Әйе, дустыбыз автограф язганда дулкынланды хәтта! Мин ул кызны кайдадыр күргәнем бар кебек, яулыкка төрелгән газиз башкайларын кыңгыр салып сөйләшүе бик тә таныш. Исеме ничек әле бахырның? — диде Рәдиф абый, үзе әйткәнгә бигүк ышанмыйча гына.
— Белмим. Сорап өлгермәдем. Ул бит әнисе исеменә язарга кушты.
— Анасын белгәч, шул җиткән инде, — диде Равил абый, сишәмбе көнге Фәйзуллин укуларында гына кузгала торган тамак төбе тембры белән.
— Марсель Галиев намазга баскан дисәләр ышанырмын, әмма дә ләкин «Казан утлары» дигән мәктәпнең 147нче сыйныфында унике ел буе бергә утырган партадашымның чибәр кыз күргәч исемен сорамый калуына ышаныр хәлем юк! — Марат хәзер безгә ияреп сәхнәгә еш чыга, шуңа күрәдер, соңгы елларда теле тармаклана башлады.
— Әнисе Рәшидәне бик яхшы хәтерлим. Ә кызын беренче тапкыр күрәм.
— Син, стипендияләрдән алимент түләгән кеше буларак, юридик яктан җавапны бик дөрес тотасың, энекәш! — диде Равил абый, үги ана яфрагыдай салкын кулы белән аркамнан сөйгән булып.
— Минеке түгел ул! Әнисен күрмәгәнгә утыз еллап бар бит инде. Ә кызына әле унтугыз гына. Өченче курста укый, — дип ашыга-кабалана акланырга керештем.
— Табигатьтә төрледән-төрле катаклизмнар, феноменаль күренешләр очрап тора, хөләпәләр. Белмим, күрмәдем, минеке түгел дип кырт кисеп әйтмәгез. Әйе...
Лифт унынчы катка менеп җиткәнче көлештеләр.
Тик мине сагыш басты... Сагыну сагышы...
Күңел түрендә тәрәзәсез-нисез бер караңгы бүлмә хасил булган. Һич көтмәгәндә-
КАМИЛ КӘРИМОВ
10
уйламаганда унтугыз яшьлек кыз минем җилкә аша үрелеп кенә шул бүлмәдә капылт ут кабызды. Инде яп-якты куышта шау чәчәкле келәм җәелгән идәндә кырын ятып, Рәшидә минем китапны укый... Бүлмә дигәнем кинәт Идел ярына әверелде. Җир шары яралганнан бирле кояш баешын үзенә көтеп алган Ослан тавында кинәт Рәшидәле таң атты. Утыз ел буе эңгер-меңгердә оеп яткан хатирәләр көн яктысына чыкты.
Йа, Хода! Йөз дә кырык җиденче бүлмәнең стена чаклы тәрәзәсе Югары Ослан ягына карап тора ласа! Унынчы каттан баксаң, бөтен җиһан уч төбендә. Мин бит унике ел буена һәр эш көне саен шушы тәрәзәдән кояш баешын күзәткән кеше. Ник моңарчы күңел күзем Ослан тавына барып җитмәгән дә Рәшидәне эзләп тапмаган?!.
***
Өйдәгеләр мине шикләнебрәк каршылады.
— Әтиегезнең иммунитеты какшады, — диде Нуриәхмәт кызы. — Күрегез, студент кызлар яныннан тәмам авыруга сабышып кайтып керде. Элгәре болай ук бирешми торган иде...
— Су сипсәң, шайтан таягы да чәчәк ата, — дигән булам.
— Бал корты көне буе күпме чәчәккә куна, тик эшен онытмый дип әйтә идең элгәре.
Минем белән утыз ел яшәп, тәки шагыйранә әйткәләшергә өйрәнеп бетте. Элгәре син үзең дә студент идең шул, дип аклануга күчсәм гаилә учагына чүмечләп керосин сипкән ише булыр — янгын чыкмагае.
Чыраемдагы әзер елмаюны югалтмаска тырышып кына кухняда чәй кайнаганны карап утырам. Кунак көтә торган телевизорда тигезсез мәхәббәт турында сериал бара. Хатыны юл һәлакәтендә үлгән олигархның буй җиткән кызы бар. Эш эзләп килгән бер авыл кызы боларга гувернантка булып урнаша. Әлбәттә, сериалның ахырында кавышачак инде болар... Экранда төсләр камаша, вакыт алышына, артистлар үзгәрә... һәм олигарх самосвал йөртүчегә, гувернантка Рәшидәгә әверелә. Ә аның кызы экраннан үрелеп миннән автограф сорый. Әле дә ярый шулчак чәйнек борынындагы гармун теле кычкырып мине гаилә хәлемә кайтара...
Мин эшкә җәяү йөрергә яратам. Нибарысы ярты сәгатьлек юл. Шушы ярты сәгать эчендә кесә телефоныма өч хәбәр килде:
«Әни төне буе сезнең китапны укып чыкты».
«Әти берни сизенми әле».
«Көндез әнигә шалтыратып алыгыз».
Кәефем күтәрелде. Бер китабым өчен җаным тыныч — үз укучысын эзләп тапты! Өч мең данә тираж белән басылып чыккан иде, әле аңа укучыларны эзлисе дә эзлисе...
«Рәшидә!!!»
«Исемемне ару өзгәләнеп әйткән буласың. Кызым автограф сорап дәшмәсә, минем дөньяда барлыгымны белмәс идең дә әле, дамы?»
«Искә төшкән саен эзләп чыксам, азагы ни белән бетәр? Ирең бар, кызың. Рәшидә, синең кыз мине... икебезне... каян белә?»
«Кыз бала әнисенә сердәш бит ул. Әни, беренче мәхәббәтең турында сөйлә әле, дип мазаласа, гел сине телгә ала идем».
«Рәшидә, без бит бер генә төн күрешеп калдык».
«Аның каравы төне мач килде!»
«Хәтерлисеңме шуны? Утыз елга бер төн...»
«Үткән гомерне искә төшергәндә юмарт инде без — елларны дистәләп кенә саныйбыз, дамы?!»
«Кайтарасы иде шул төнне!»
«Күрешик соң. Мин каршы түгел».
«Гаиләңә ишетелсә?»
«Мужигым алдында үзем җавап тотармын... Ә син аны беләсең. Теге төндә самосвалы белән Осланны ду китереп безне эзләп йөргән шофёр!.. Ул синнән кыюрак
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
11
булып чыкты. Куып йөри торгач, тәки мине үзенеке итте».
«Ризалаштыңмы?!»
«Аларын күрешкәч сөйләшербез, дамы?»
«Рәшидә, сез Осланда үз өегез белән яши идегез».
«Яр буеннан эзләсәң — табарсың. Кесә телефоныңны сүндермә. Навигаторың булырмын».
***
— Иртәгә китәм мин!..
— Ә ник бүген үк түгел?!.
Алай артык кычкырып әйтмәгән идем шикелле. Идәндәге келәмне чистарткан җиреннән ничек ишетеп өлгергәндер?! Күңеле китек чакта аның күзләре дә ишетә.
Нуриәхмәт кызы кисәк кенә тузан суырткычны сүндерде — төймәсенә басып түгел, уттан өзде. Фатир эченә тәпәннән яңа бал акканы да ишетелерлек бөркү тынлык урнашты. Нинди сәер тынлык, гомердә булмаганны: ишегалдына кереп оялаган дистәләрчә машина кабынмыйча кемнедер көтеп тора; кырык дүртенче фатирдагы күршеләрнең диварын атна буе дөмбәсләгән шахтёр чүкеше туктап калды; илленчедәгеләрнең «Бимка»лары өрмичә түзә; илле икедәге кунак онык зал буйлап урындык этеп туйган; кырык биштәгеләр дә ызгышмый хәтта... Ун катлы йорт халкы, үзара сүз куешкандай тынып, Нуриәхмәт кызының җавабын көтә бугай.
— Бар инде, бар! Гомер буе китәм дип хыялландың! Яшьрәкләрне тапкансыңдыр. Әйтәм аны... Чаллыдан кайтканнан бирле җаныңны кая яшерергә белмичә йөрисең.
— Югары Осланга җибәрделәр, язылу эшләре белән. Бер атнага.
— Бер атнага?! Булмаганны! Ник алай озакка?
— Анда тираж бөтенләй кимегән.
— Тагын кемнәр бара?
— Үзем генә... Алдан ук җитәкчеләр белән сөйләшеп, очрашулар оештырып куйдым.
— Синең эшең түгел ич ул. Пропаганда бүлегең кая?
— Алар башка районга чыга.
— Һм... Балтач—Ослан... Сиңа кала инде... Алдан ук сөйләшеп куясың икән, очрашулар оештырырга.
Һәм Нуриәхмәт кызы янә тузан суыткычны җибәреп, минем моннан егерме ел элек «Чаян» да эшләгән чакта талонга алган Монголия келәменә ябырылды. Тырмалый — тетмәсен тетә!.. Шуны гына көткәндәй, ишегалдына чүп-чар төяп китә торган «КамАЗ» килеп керде, аннан өркеп, чебен тимәс чер итәрдәй чит ил машиналарының сигнализацияләре дәррәү күтәрелде. Аларга шахтадан күмер чыгару, бала елату, бәкедә кер чайкау, лифт ишеген акылга утырту ише көндәлек эшләр килеп кушылды.
Нуриәхмәт кызы ышанмады.
Безнең өйдә исемнәре телгә алынмаска тиешле районнар, калалар-салалар, илләр-җирләр бар. Магаданны телгә алсам, Нуриәхмәт кызының кан басымы күтәрелә; Ростов, Оренбург, Астрахань, Башкортстан дип сөйләп китсәм, шундук ике колагын томалап күрше бүлмәгә чыгып китә; Балтач, Чүпрәле, Баулы, Югары Ослан дисәм, мәктәп еллары белән тулган альбомыннан фотолар актарырга тотына; Актанышны, Әгерҗене искә төшерсәм, Нуриәхмәт кызы кухняга чыгып, без кавышканчы ук ашыгыбрак язган хатларымны кычкырып укырга керешә, ул аларны миннән яшереп саклый, психологик корал итеп куллана; әгәр Аксубай районын мактап куйсам, аны бизгәк тота башлый... Географик атамаларны көн саен санап һава торышын адресларга бүлгән синоптикларны җене сөйми аның. Хатын-кыз исемнәре тирәсендә хәл тагын да катлаулырак... Кызыбызны роддомнан алып кайткач, ике атна буе исем куша алмадык, гаиләдә гражданнар сугышы чыга язды. Ахыр чиктә, «Алсу» дип,
КАМИЛ КӘРИМОВ
12
чамадан тыш киң таралган исем бирергә туры килде.
Язылган романнарым, повесть-хикәяләремнең санын исәпкә алсак — алга таба персонажларны прототипларыннан яшереп бетерер өчен Гомәр Саттаровның исемнәр китабы бик кысан хәзер...
Ошбу әсәремдә, вакыйгаларның чынбарлыгына хилафлык китермичә, исемнәр вә атамаларны үзгәртмәскә тырышып, мәгәр урыннарын саташтырып кына сурәтләрмен. Беренчедән, Нуриәхмәт кызының кәефен кырмас өчен булса, икенчедән, мине бәхетле итәргә тырышкан, яңадан-яңа әсәрләр язарга рухландырган сөеклеләрем алдында хөрмәтемне сакларга телим.
Югары Ослан димәктән...
Казанга якын авылларга иҗади сәфәргә чыгуның әллә ни романтикасы юк, көнендә үк юлга җыенасың, бер, күп дигәндә ике урында ашык-пошык очрашу үткәрәсең дә кире кайту хәстәре белән кабаланасың. Кунып китегез дип үгетләүче җитәкчеләр еш очрый торган иде, чын күңелдән хәтта! Сиксәненче елларда ук инде умарта аланында, карурман уртасында, җәйләү атавында обком түрәләрен юындырып җибәрә торган сыйлы мунчалар колхоз саен иде, барыбызга да җитә. Тик, «Оргсинтез» заводының морҗасыннан җилфердәгән факел яктысында кунып калган язучыларның күбесе хатын алыштырды.
Ослан ягының матурлыгы — аның якынлыгында!
Тапталмаган, таушалмаган, урланмаган, нефть һәм газ торбалары күрергә мәхрүм булган садә манзара! Ослан ягы — таулы як. Андагы тауларның җаны бар, табигатенең кочагы бар!
Текә ярга дулкын чарлап аккан чал Идел, Ослан итәгенә килеп сыенгач, күзгә күренеп яшәреп ала. Казан каласының Осланлы офыгы бар...
«ОМ»иктан төшкәч, пристаньдагы халыкны күздән кичереп, язучылар төркемен каршы алырдай кеше күрмәдек, гадәттә, ул райкомның Өченче секретаре йә пропаганда бүлеге мөдире, һич югы берәр инструкторы табыла иде. Үзләренә киләсе кунакларның исемлеген алдан ук белгәнгә күрә, алар китапларыбызны актарып, фотоларыбызны ятлап, титулларыбызны әз-мәз чамалыйлар да. Юк, андыйлар күренми, әрсезләнеп райком бинасын үзебезгә эзләргә туры килер, дип торганда, әллә кайдан гына бер кыз пәйда булды.
— Сез Казаннан килгән писательләр бит, дамы? — Кыз, үзе болай бик яшь күренсә дә, үсеп буйга җиткән, тик тавышы гына үсмәгән, балалыкта калган шикелле, әмма һәр сүзе көйгә салынган кебек җырланып чыга.
Мин сабырлыгы төкәнгән язучылар белән таныштырырга ашыктым.
— Бу абыегыз — сугыш ветераны, отставкадагы майор-артиллерист, шагыйрь...
— Мәхмүт ага Хөсәен, дамы?
— Әйе, унике китап һәм ике йөздән артык җыр авторы Мәхмүт Хөсәен мин!
— диде түгәрәк шагыйрь һәм күрешкәндә кызның кулын үбеп тә өлгерде. Алга таба кызый танышуны үз кулына алды.
— Сез, шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанов буласыз, дамы?
— Әйе, чибәрем, нәкъ өстемә бастың!.. Китабым әлегә җидәү генә. Ир башына кыз җитәр, шигърият башына җыр җитәр дигәндәй, җырларым да чутсыз түгел. Затлы нәрсә күп булмый ул. — Рәшит абый да үпмәкче булып кызның кулын озак ычкындырмыйча торды, тик үпмәде, чөнки ул беренче түгел иде инде. Шушындый нәфислеккә авыз тидерде, кабахәт, иртән елкы ите белән кабыклы бәрәңге ашагандыр әле үзе.
Мәхмүт абый елмаеп тик торды, үпкәләмәде, чөнки ул колакка каты иде.
— Ә Риф абый Гатауллин безнең якташыбыз. Жырларын бик яратабыз. Беренче очрашу бүген аның туган авылы Яңа Болгарда уза. Әнисе бәлеш пешереп сезнең барыгызны да көтеп тора. Иртәгә Кызыл Байракка китәсез, өченчесе
— соңгысы — район үзәгендә саубуллашу кичәсе. Беренче секретарь да сезне шул көнне кабул итәчәк, чәйләп озатачак... Кайсыгыз бригадир сезнең?
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
13
— Мин! Танышмадык ич әле...
— Гафу итегез! — дип минем белән ялт кына күрешеп алды. Рәхәтләнеп кулын да тота алмадым. Каушадымы — исемен дә әйтеп өлгермәде. — Юл кәгазьләрегезне, договор, путёвкаларыгызны хәзер үк биреп куегыз. Кичке очрашуга килгәндә кул куйдырган, пичәтләре сугылган булыр. Дамы? Әйдәгез, биеккә меник, сезгә дигән «Кубань» автобусы пристаньга төшә алмый, ул тауны бик авыр менә. Тигез юлда хутлы йөри. Авыллар арасы ерак түгел. Кайсыгызга ярдәм итим? — дип ул Мәхмүт абый кулындагы йөкне алмакчы иде — өлгермәде, ике йозаклы, буаз кәҗә чаклы юан кара сумка минем кулга күчте:
— Мә, бригадир, оештыруың ташка үлчим, шулай булгач, үзең күтәр инде моны, — диде дә Мәхмүт абый, үзе, ике кулын яшь киленнәрчә селтәп, кыз артыннан ашыкты. Үзе шигырь сөйли:
И, кешелек, күр менә — Татар шагыйрьләре үр менә!
Бер кулымда үземнең дипломат, икенчесендә Мәхмүт абыйның кургаш сумкасы.
Иделебезнең текә яры, бистә тигезлегенә менеп җиткәнче, шактый мышнатты. Бригадир башым белән олы шагыйрьләрдән алгарак чыга алмасам, кызның ихтирамын казанырмын димә.
— Сезне кем дип белик? — дидем мин, сулышыма ут капканын сиздермәскә тырышып.
— Рәхимә түгелме? — дип катышты Мәхмүт агай.
— Рәхимәләрдән туя белмәдең инде. Сиңа ул хәтлек Рәхимәләрне каян төткәрмәк кирәк? — дип аркылы төште Рәшит Әхмәтҗанов.
— Рәшидә мин, — диде кыз, сорау бирүчеләргә борыла төшеп. Районның Культура бүлегеннән. Мәктәпне быел гына бетердем. Берәр ел эшли алсам, Культура институтына конкурссыз гына керергә направление бирәбез, диделәр.
— Культура институтына?! — Бик күптәннән сагынып йөргән сабакташымны очраткандай, сөенечемнән тавышым катырак чыкты ахрысы. — Мин ул институтны әле узган ел гына тәмамладым, режиссура бүлеген.
Рәшидә атлыйсы җирендә катып калды. Болай кинәт итеп үр менгәндә генә туктап буладыр... Ул урыныннан кузгалмыйча гына миңа таба ыргылгандай итте.
— Чынлап?! Дамы! Ә үзегез язучы булып эшлисез...
— Сәхнә — әдәбият бишеге инде ул, анда укысаң, үзең дә яза башларсың әле.
Рәшидәнең күз карашына күз тимәсен... Бу минутта минем аны гел сөйләштерәсем, игътибарын үземә генә җәлеп итәсем килде.
— «Да-мы», дип сөйләшәсең, әллә син мишәр кызымы?
— Әти-әнием Дрожжанойдан, Түбән Чәке авылыннан күчеп килгәннәр. Югары Осланда авыл өе сатып алганнар. Район үзәгендә үз өебез белән яшәп ятабыз.
— Күчеп килгәннәрме, әллә шикәр чөгендере игүдән качып киткәннәрме?
— дидем мин, Рәшидәнең елмаясын алдан ук белеп.
— Җитәкче кызыбызга бәйләнмә, иптәш, — дип Мәхмүт Хөсәен кызны култыклап алды. — Җитәкче булып үссен өчен, аны зур абзыйлар җитәкләп йөрергә тиеш!
— Әйе! Бригадир булдым дигәч тә, син безнең турыда кайгыртырга тиеш!
— дип Рәшит Әхмәтҗанов та кызның беләгенә үрелде. — Мин — Рәшит, син
— Рәшидә! Шәп яңгырый.
Идел кичкәннән бирле сүзсез барган Риф Гатауллин түзмәде:
— Абзыйлар! Әнә, райком тәрәзәсе күренеп тора, җибәрегез Рәшидәне, бигүк яхшы түгел бит.
Композиторның кинаясен күбрәк үз исемемә кабул иттем, юкса, Рәшидәне күргәч, Югары Ослан бистәсенә ник килгәнемне дә оныта яздым инде.
Ул безне «Кубань» автобусына утыртты да, кичке очрашуга чаклы саубуллашып,
КАМИЛ КӘРИМОВ
14
административ бинага таба ашыкты.
Кузгалып китүгә үк мин тизрәк кич җиткәнне көтә башладым.
Без «Кунак өе»ндә хәл алган арада, Югары Осланның җиләкле тауларын яшенле яңгыр коендырып китте. Болытларның кара-кучкылланып төрелгән өемендә яшен чаткылары аеруча хәтәр чатный. Шунысы сәер: хәвеф Иделнең икенче ягына чыкмый, гел шушы якта гына йөри, Казан ярында чалт аяз...
Күк күкрәве ераклаша башлагач, Рәшит абый куркуын җиңеп, тәрәз пәрдәсен кәгазь калынлык кына ачты да кәефен бозды.
— Мондый быкырдыкта безнең «Кубань» гараждан да чыга алмас. Көнебез әрәм булды, — диде дә пружиналы караватка гөрселдәп ауды.
***
Китап сөючеләр белән очрашу Риф Гатауллинның туган авылы — Яңа Болгардан башланып китте. Кич җиткәнче үк Рәшидә без урнашкан кунак өе янына «УАЗ»ик белән килеп туктады. Халык клубка бик соң җыелса да, ашыгырга кирәк, диделәр, көчле яңгырдан соң егерме чакрымлап ябышкак юл көтә икән, әле алданрак килеп, «Волга» колхозының председателе белән күрешеп, юл кәгазьләренә мөһер суктырасым бар.
Югары Осланнан кузгалганчы ук мәрәкә купты, безне озата йөрүче Рәшидә шофёр белән янәшә утырган иде, димәк, машинаның өч кешелек арткы кәнәфиенә дүрт мужик сыярга тиеш икәнбез.
Мәхмүт Хөсәен аклана ук башлады:
— Минем аяк контуженый, үзегез беләсез, снаряд өстемә төшеп, күмелеп калган кеше. Казып чыгаргач, аягымны кисәселәр иде... Кистермәдем. Унтугыз яшьлек егет ул чагында, пнимаешь...
— Беләбез инде, беләбез, кырыкмаса-кырык тапкыр ишеттек бу әкиятеңне, — дип кәефсез йөзен Казан ягына борды Рәшит Әхмәтҗанов.
— Белсәгез инде, алдыма кеше утырта алмыйм.
— Минем дә... блондин малаемның тездән төшкәненә бишбылтыр инде.
Мәхмүт абый урын бүлүне шул арада үз өстенә алды. — Алайса, Рәшит, әнә Кәримовның алдына утырырсың.
Мин Рәшит абыйның яшене сукканчы, тизрәк җавап бирергә ашыктым.
— Ирләр кочаклап баручылары без түгел...
— Риф Гатауллинны кешечә алып барырга кирәк, ни дисәң дә, аның туган авылына җыенабыз. Берәвебез артык. Казанга «ОМ»ик җөреп тора.
— Вәт, вәт, Мәхмүт абый, син кал. Берүзең ике кешелек урын алып торасың.
— Мин калсам, чыгышыгыз «фшыйк»... Синең шигыреңне авыл халкы вообще тыңламый. Кәримов юморы белән генә ерак бара алмассыз!..
— Агайлар, минем договорларга кул куйдырасым бар. Кайтып китсәм, шефлык күрсәтеп йөриячәксез.
— Ишетергә дә теләмим. Мин бераз акча эшләргә дип чыктым. Блондин малаема туфли аласы бар...
Сөйләшү шушы урында тупикка килеп терәлде.
Әлбәттә, Язучылар союзының пропаганда бүлегендә эшләп, мондый гына әйткәләшүләрне ишеткән бар анысы. Дәвамлы бәхәс түгел ул, ничек кабынып китсә — шулай тиз сүнә дә онытыла. Безнең арада, утызга җитеп, дошманына да тавыш күтәрмәгән егет бар бит әле.
Риф Гатауллин, үзенең баритон тавышын сабыр көйгә салып кына, Рәшидәгә нәрсәдер аңлатты да Мәхмүт Хөсәенне алгы рәткә утыртты... Инде «Кәҗә, бүре һәм кәбестә» әкиятендәгечә килеп чыкты: Рәшидәне кем алдына утыртырга?.. Шобага саласы юк. Бу урын алыш уенының азагы ни белән бетәсен төшенгәнсездер инде:
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
15
Рифне туган ягында бөтен кеше таный, аңа яхшы түгел; Рәшит абый рәхмәт әйткәндә дә үтеңне сыта торган карашы белән кызны өркетеп өлгерде.
Болытлар артыннан киттек. «УАЗ»ик өчен авыл җирендә юл өзеге дигән борчу бөтенләй юк ахрысы, буксовать итми, салуламый, бары тик тизлекне генә арттырып йә киметеп, йомшарган юлның көенә ятарга тырыша.
Рәшидә, алдыма кырын утырган килеш, бер кулы белән арткы утыргыч бөгәлҗәсенә, икенчесе белән шофёр ягына таянып, үзенчә гәүдәсен күтәребрәк бара иде, көчәнүе озакка җитмәде. Кулы арды булса кирәк, бераздан ул бөтен авырлыгы белән миңа калды.
Бөтенләй чит кеше белән трамвайда янәшә туры килсәң дә, өч-дүрт тукталыш арасында аңа ияләшә башлыйсың — танышу, эш урынын йә телефонын сорау да берни тормый. Самолётларда яныңдагы юлдаш күршең кунакка йөрешерлек гаилә дустыңа, тумачаңа әйләнә ала. Ә син утырган поезд, мәсәлән, соңгы станциягә барып җиткәнче, купедагы чибәркәй төн эчендә синең хатыныңны алыштырып торырга мөмкин. Әлбәттә, ятларны ягымлы сүз якынайта — монысы бәхәссез! Ләкин без шул тиклем тыгыз утырганбыз ки — Рәшидәгә ни генә пышылдасам да, ул юлдашларымның колак төбендә булачак. Сораштырып, өметләнгән җавапларны көтеп уфылдавым, яшьлегенә сокланудан; чыгарылыш кичәсендә киелгән күлмәгенең сихерләвеннән һәм миңа әлегәчә таныш булмаган ислемай исенә исерүдән туган ымлыкларым иҗади дусларым арасында хөсетле үртәү генә тудырачак. Юл сикәлтәләренә җайлашкан машинаның тигез тибрәтүе Рәшидәнең сылу гәүдәсен, һаман саен ныграк якынайтып, куеныма отыры җайлаштыра барды. Йа, Хода, сабырлык бир...
Минем сулышым ешайды бугай, моны Рәшит абый шундук сизеп алды:
— Кыен түгелме, бәгърем?
— Юк, — дияргә ашыкты Рәшидә.
— Синнән сорамыйм, сеңлем, урының бик җайлыдыр. Утыргычыңа әйтәм: бик кыен түгелме, Кәримов?!
— Кыен да, рәхәт тә! — Кызны үпкәләтмәс өчен, сүзне уенга борып маташтым. — Сауна ләүкәсендә утырган кебек.
— Шулайдыр шул. Бик тирләмә инде яме, болай да яңгырдан соң бөркү... — Һәм Рәшит абый, елмаю мускулларын сикертеп, үз юморына теләктәшлек эзләгәндәй, Риф Гатауллинга карап алды.
Ләкин туган авылына, бөтен нужасы белән ялгыз әнисе кулына калган нигезенә мәртәбәле кунаклар — әйтергә кирәк, күренекле шагыйрьләр ияртеп кайту Рифнең күңел тынычлыгын бераз чемердәтеп бара иде.
Яңа Болгар зур авыл түгел, аларның колхоз үзәге Матюшинода булып чыкты. Идарә йортына кереп киткән җиреннән Рәшидәне югалттык, ни үзе чыкмый, ни председатель янына безне чакыручы юк. Ялыгудан бигрәк, кысылып утыргач, аяклар оеган иде. Әкренләп җиргә коелдык.
Яңгыр болытларын озата баручы җилләр дулап алганмы — киң урамнар бераз сурыккан... Чирәмнән чирәмгә күчә-күчә мәктәп яшендәге ике малай кибеттән кайтып килә иде, кулларында бөкесе ачылган лимонад. Мәхмүт Хөсәен аларны күргәч никтер бик сөенде.
— Егетләр! — диде ул, сәхнә уртасына чыккандай горур басып. — Сезнең авылның Рәхимәсе бармы?
Һәм шагыйрь муенына тагылырга тиешле бантигын «төзәтеп» алды.
Малайларның «юк!» дияргә теләп иңбашы сикертүен өнәмәде шагыйрь.
— Рәхимәсез авыл булмый. Сез аны бүген кичкә концертка чакырыгыз. Мин аңа багышлап поэма иҗат иттем! Үзегез дә килегез, мин сезнең өчен махсус язылган «Чебиләр»не укырмын.
КАМИЛ КӘРИМОВ
16
Малайлар «чеби» яшеннән узган иде шул инде. Тере шагыйрь белән сөйләшкәч, кәефләре күтәрелде.
— Э-э-э... Ни бит, бер Рәхимәне беләбез. Әйдәгез безнең арттан.
Тәки ияреп китте Мәхмүт абый, аяк киеме пычраныр дип тә уйламый. Хәер, сәхнәгә чыгар өчен ул җәен-кышын үзе белән гел концерт түфлие йөртә.
Рәшидә идарә йортыннан җүнле хәбәр белән чыкмады. Күрше Кызыл Байрак авылына яшен төшкән, өч йорт пожарникларның күз алдында янып кара күмергә әйләнгән. Җитәкчелек шул тирәдә ди.
Хәвефле хәбәрдән соң бер минутка гына тынлык урнашып алды. Тынлыкны Риф бүлдерде.
— Үлем-китем юктыр ич?!.
— Юк-юк! — дип юатырга ашыкты Рәшидә. — «Скорый» чакырырлык та сәбәп юк, диделәр. Көндез авыл халкы уяу була бит ул.
— Очрашуны башка көнгә күчерерләр микән?
— Син нәрсә инде, Риф, траурлык сәбәп юк, диделәр ич сиңа. Без, шагыйрьләр, мәхәббәт җырчысы гына түгел, хәсрәтленең күңелен юатучы да! Бел шуны! Шагыйрьләр пулялар яңгыры, артиллерия уты астында сугышчыларга шигырь укып йөргән.
— Дөрес әйтәсез, Рәшит абый!
— Аңлавыңа рәхмәт, Рәшидә сеңлем...
— Сугыш дигәннән, фронтовик шагыйрегез кая?
— Рәхимәле өйгә китте...
Мәхмүт абыйның гәүдәсе саллы, баскан җирендә чокырчык кала, эзеннән барып таптык. Авыл уртасында агач өйләрне кысрыклап утырган таш пулат янында иде. Янында гына түгел, ә рәшәткә эчендәге бакчага ук барып кергән. Хуҗабикә, төшке ялга кайтканмы, урталай бөкләнеп суган түтәленнән чүп утый. Мәхмүт Хөсәен аңа кызыгып карый, «Рәхимә» поэмасын укый. Җайсыз позада калуы сәбәпле, хуҗабикә гәүдәсен яшерергә тырыша, тик дустыбыз ярамаган ягыннан килеп һаман саен аңа якыная төшә. Оятсызлыкта гаепләргә ашыкмыйм, сугышчан «Кызыл Байрак» һәм «Кызыл Йолдыз» орденнары кавалеры, батарея командиры Мәхмүт Хөсәен 1944 елның декабреннән бирле колакка каты, шуңа күрә башкаларны да ишетеп бетермидер дип уйлыйм. Аның поэмасын үз авызыннан күп тыңладык. Ә монда, суган түтәлен сәхнә итеп, тыңлаучы белән сөйләүченең бергә-бер калуы үзе үк мавыктыргыч тамаша иде.
Рәшидә, кичәге мәктәп баласы, пропагандист эшендә күп дисәң бер айлап стажы бардыр, авыл җитәкчеләренең кайда, нинди өйдә һәм кем белән яшәвен белеп бетерми икән. Аның каравы, шофёр егет ул яктан бик тәҗрибәле булып чыкты.
— Колхоз председателе хатыны Рәхимә апа бу, — диде ул, кырт кисеп. Әллә кисәтергә теләде, әллә ашыгырга кушуы иде, аңламассың.
— Кит инде, кит, ялгыз яшим дигәч тә, һәр итәккә бәйләнеп, безнең авторитетны төшереп йөрмәсә...
Рәшит абыйның бу сүзе миңа хөкем карары булып ишетелде, җилкапкадан кердем дә, «учительская» бүлмәсенә чакыртылган бала ише, җиңеннән җилтерәтеп алып чыктым. Ул машина янына килеп баскач та поэмасын укып бетермәгән иде әле. Рәшит Әхмәтҗановның теләсә кайсыбызны көлүеннән шып туктата ала торган фантомас карашын күргәч кенә үпкәләп телсез калды.
Мәхмүт абый «Рәхимә» поэмасын тулаем яттан белә. Авылларга килеп төшкәч, Рәхимәләрне эзләттерә, тапсалар, аны алгы рәткә утыртып, гел күзенә карап кына сөйли. Беренче тапкыр тыңлаган кеше өчен үзенә күрә бер спектакль кебек килеп чыга. Алексеевски бистәсендә өч Рәхимә килгән иде. Мәхмүт абый каушамады, мәктәп яшендәгеләрен сәхнәгә чыгарып утыртты да багалмадай Рәхимәне прототип итеп залда калдырды.
Яңа Болгар авылында «Рәхимә» поэмасы укылмады. Председатель хатыны
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
17
Рәхимә килмәгәнгә түгел, сәбәбе башкача иде. Авылына күрә клуб бик кечкенә булып чыкты. Соңрак килгәннәргә урын калмас дип, тамашага сусаган халык бик иртә җыелган, сиксән кешелек зал бик тиз тулган. Без килеп төшкәндә инде ишек төбендәге чират үзе бер җыенлык иде. Риф Гатауллинның урынсыз калган якташлары мәсьәләне бик тиз хәл итте: тавыш көчәйткечләрне чыгарырга, әдәби-музыкаль кичәне урамда, ягъни клуб ишеге төбендә генә үткәрергә!
Җылы яңгырдан соң черкиләр котырган. Бер кулың микрофон тотса, икенчесе сәрви куагы белән кыйнап тора. Шигырь китабын җилпеп сөйләүче Рәшит Әхмәтҗановка сәрви куаклы пионеркалар булышты. Иң аянычы — Мәхмүт Хөсәен үзенең чыгышын кыскартырга булды, «Рәхимә» поэмасы бүген программадан төшеп калды. Черкиләр җиңде, бер сәгатьтә очрашу төгәлләнде дә.
Председатель чәй мәҗлесен Риф Гатауллиннар өендә әзерләткән иде. Ләкин ашау-эчүнең көе китте, тост әйтәбез дип нинди генә матур фикер башласак та, азагы кишер кыргандай итеп шатыр-шотыр кашыну белән бетте.
Ослан аша китүче соңгы «ОМ»икка җитешерлек вакыт бар иде әле. Без, алдан сүз куешкандай, уртак фикергә килеп, шофёрны ашыктырдык: Казанга кайтып юынып-төзәнеп, иң мөһиме: черки дарулары төяп киләбез янәсе...
Рәшидә тагын язмышына буйсынып алдыма утырды. Мин аның муен тирәсендәге ислемаен иснәп бетергән идем инде. Бу юлысы, мыегымны кытыклап барган купшы чәченнән тәүге тапкыр чирәмгә аяк баскан каз бәпкәсе исе килә кебек иде. Мин моны иске өебезнең сәке астында ояда утырган ала казыбызга ел саен җиде-сигез бәпкә үстерергә булышкан малай буларак әйтә алам...
Пристаньга бик тиз илтеп куйдылар. Шофёр егет гафу үтенде дә китеп барды, Казан кунакларын бүген үк зурдан кубып озатып кую аның көнлек бурычына кермәгән иде, билгеле... Идел өстендә, җылы, тигез, әмма көчле җил ярга дулкын ишә. Җил шундый тыгыз иде ки, Риф Гатауллин, дирижёрлык хәрәкәтләре ясап, ул җилне хәтта тотып-тотып ала иде. Мөгаен, ул шушы минутларда Фәннур Сафинның «Ялгыз көймә» шигырен күңеленнән генә көйгә салып азаплангандыр...
— Ник син әниең янында гына калмадың? — дидем мин, композиторның рухи халәтен ачарга теләп.
— Осланга авылыбыздан килеп җиткәнче, Казанга барып кайтуы җиңелрәк. Әнием үпкәләми, бик еш күрешәбез.
Ул арада, дулкыннардан шап-шап сөелеп, сүрән утлы «ОМ»ик күренде.
— Берүк иртәгә соңара күрмәгез инде, — диде Рәшидә, — мин хушлашмый торам, сезнең әле тагын ике көнлек эшегез калды.
— Борчылма, Рәшидә, — дидем мин, бөтенебез өчен җавап биреп, — райком белән килешенгән чараны үтәми калганыбыз юк.
— Гафу итегез, — диде ул, мине ут яктысынарак борып, — күлмәк якагызда минем чәч. — Инде ярым пышылдауга күчеп өстәп куйды: — Өйдәгеләрегез күрсә, әллә ни уйлар.
Һәм Рәшидә, җиләк җыя торган бармаклары белән сак кына үрелеп, үзе генә күргән чәчне җилгә очырды.
— Ә мин бүген Ослан тавында калыр идем.
Рәшидә җавап бирмәде.
— Минем авылда сөйгән кызым бар иде. Өйләре тау башында иде... Мин килгәч йөгереп төшә торган иде...
Йа, Хода! Ни-нәрсәгә дип сөйлим инде боларны?
— Таулар күп инде ул. Бөтенесенә дә менә алмассыз.
Рәшидә әлеге сүзләрне җитди итеп, ышанып әйтте. Кеше күңелен күрер өчен генә үз эшендә ясалма елмаюга, дежур мөлаемлыкка, монафикълыкка өйрәнеп өлгермәгән садә бала иде әле ул.
КАМИЛ КӘРИМОВ
18
— Әйт, Рәшидә, калыйммы?
— Үзегезгә карагыз...
«Әйе» дә түгел, «юк» та түгел — менә шундый билгесез җавап.
Түгәрәкләнеп килгән тәүлекнең соңгы рейсы шул. Гадәттәгечә, причалда ашыгу-кабалану сизелә. Билет сатучы ханым, бүтән пассажирлар юклыктан файдаланып, әллә кайчан ук кассаны бикләп китеп барды. «ОМ»икның килеп терәлгәнен дә көтмичә, аркан ыргытып ярга бәйләү хәстәренә керештеләр. Әле безнең төркем кереп урнашмаган да килеш басманы күтәрергә дип ябыштылар. Соңгы кеше мин идем: калам-калмыйм, калам-калмыйм, дип икеле-микеле атлаганда, гәүдәм чайкалып куйды. Юк, егылмадым, шул уңайдан Рәшидәгә таба борылып карадым. Япа-ялгызы басып калган. Яр читендә аны текә таулы дөм караңгылык көтеп тора.
— Үзең генә ничек кайтасың хәзер?! — дип әйтүем булды, ярдан аерылган басмадан сикерүем булды. Шуны гына көткәнме, «ОМ»ик, балластан котылган һава шары кебек җиңеләеп, тизрәк кузгалу ягын карады. Арканны көчкә ычкындырып өлгерделәр.
Дусларны Рәшидә белән икәүләп, кул болгап озаттык. Алар палуба җепсәсенә тезелешеп, нидер әйтә, тик мотор гөрелтесе, отыры көчәя барып, тавышларын күмә. Үртәүдән авыз чалшайтып, ирен сикертүләреннән генә чамалыйм — сүгенү сүзләре гел ике иҗекле...
Осланның олы урамы гына якты, калган тыкрыкларда лампалы баганалар берән-сәрән генә. Икебез янәшә атлагач, кайсыбызның кемне, кая озата баруын аңларлык түгел — Рәшидәнең өенә кайтуымы бу, әллә ул мине кунак йортына илтәме? Яктылыкның чигенә җитеп, кире борылгач кына аңладым, без урам әйләнәбез икән...
— Осланда гел шулай тынычмы?
Биш мең кешесе дә чыгып качкан диярсең?
— Халык телевизор каршында, Мәскәү Олимпиадасын карый.
— Безнең шагыйрьләр дә шуңа күрә ашыкты инде Казанга. Башка вакытны командировкадан куып та кайтарып булмый үзләрен.
— Кунак йортыбызда кулда йөртә торган «Юность» телевизоры бар иде.
— Куен дәфтәре хәтлек кенә аклы-каралы экранга карап утырасылары килмәс шул, хәзер бит төсле телевизорлар күбәйде.
— Берәр айга алданрак килгән булсагыз... Монда кичләрен бик күңелле... Бөтен сандугачларның оясы Ослан ярында, карты-корысы, баласы-чагасы Идел ярына төнге кошларны тыңларга җыела.
— Ә бүген тып-тын...
Ник әйттем, әллә кайдан гына каршыбызда машина гөрелтесе уянып, Рәшидә белән икебез өчен генә хөкем сөргән серле тынлыкка әрсезләнеп бәреп керде. Әнә, ул якыная, аның саен тавышы белән уты көчәеп, туп-туры безнең өскә килә.
— «МАЗ-пятьсот!» — дидем мин бик белдекле кыяфәт белән, гәрчә машинаның үзен әлегә якыннан күрмәсәм дә.
— Әйе шул, — диде Рәшидә, раславында мине дә уздырып, әйтерсең лә гаражда диспетчер булып эшли!
— Мин хет «ГАЗ-МАЗ»ларны буровойда эшләгәннән бирле беләм. Ә син машиналарны ничек аерасың?
— Казаннан автоколонна килде. Юл салырга таш ташыйлар.
— Егетеңме?
— Читкәрәк чыгыгыз! — диде ул, кинәт беләгемнән тартып. — Дуамал малай ул, йә бәрдереп китәр. Иптәшләре күптән машиналарын сүндереп ял итә, ә ул маҗара эзләп йөри.
— Егетеңме?! — дидем мин кабат. Баягы соравымны ишетмәмешкә сабышты кебек тоелган иде. — Эзли торган маҗарасы синме?
— Юк! Исемен дә белмим хәтта! Белергә дә теләмим. Юл төзүчеләр килгәннән бирле тынгы юк. Мин ул кызны беркемгә дә бирмим, барыбер үземнеке итәм, дип
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
19
әйтә ди. Дискотекага да «МАЗ»ы белән йөри, өй түренә дә шул машинасы белән килеп баса.
— Соң, ГАИга хәбәр итәргә кирәк.
— Аларның эш сәгатьләре чикләнмәгән, исерек килеш йөрмәсәләр, тия алмыйлар.
— Алайса акылга утыртырга кирәк. Казаннан группировщикларны җыеп килим дә...
— Шул гына җитмәгән иде... Бөтен районга даным китсенме. Рәхмәт, яклар өчен әти-әнием дә бар минем. Килеп кулы белән орынганы юк, конфликт ясарлык сәбәп күрмим.
— Димәк, егетең инде, ялындырып йөрүең үзеңә дә ошыйдыр. Андыйларны күргәнем бар. Әнә, Сәвия дигәне, җәһәннәмгә алып китсәң, кияүгә чыгам дигән иде. Магаданга барып җиттем. Эшкә урнаштым. Килмәде. Медицина институтының өченче курс студенты Олегны укуын ташлатып, Уфага чыгып качкан. Кире кайттым.
— Күптәнме инде бу хәл?
— Җиде ел элек.
— Шуннан бирле ялгыз йөрисезме? Сөйгән кызыгыз да юкмы?
— Бар. ЗАГСка гариза яздык.
— Ә үзегез минем белән сандугач сайратып йөрисез.
— Ну мин бит сезнең кунак кына.
Ул арада теге «МАЗ» безне куып җитте. Бу юлысы инде төтенле җилен җилкәгә бәреп тормоз бирде. Ачудан кулкам1 кабарса да сиздермәдек, исебез китмичә генә атлавыбызны белдек. Аннан соң ярыш башланды... Ул алга чыкты, көтеп алды... Без алга чыктык... Узып китте... Туктады. Кабинасыннан төшмәде... Без узып киттек. Юл алыш уены чамасын югалтты. Хәер, моны уен дип әйтү бигүк дөреслеккә туры килмәс, уен шаярудан узды. Хәвеф белән янап, мине җиңелергә мәҗбүр итмәкче. Арабызга кереп аерырга, шул рәвешле сайрап торган төнгә дә, Рәшидәгә дә хуҗа булып калырга тели... Ә көч сынаш дәвам итә... Мәскәү Олимпиадасы бер читтә торсын! Уеннарның мондый төре тарихта юк та әле — машина белән кеше ярыша! Стартка чыкканыбызга инде ярты сәгатьләп бар, финишка өметләнәсе юк. Йә ягулыгы белән двигателе сүнгәнче узышабыз, йә Рәшидәне биреп котылам... Һәм хурлыгымнан Казанга кайтып китәм дә кояш баешын үзенә сыйдырган Ослан тавына тәрәзәмнең пәрдәсен корып куям. Үз гомеремдә минем әле тик бер генә тапкыр таңны каршылаганым бар... автор һәм башкаручы Назлыгөл белән. Икебез җыр язарга тиеш идек — яңа көннең тууы турында. Ул миннән шигырь көтә, ә мин һаман сузам, яңа көнне шигырь итеп күз алдыма китерә алмыйм. Назлыгөлнең иреннән аерылып торган чагы иде. Өч ел буе «Иделкәем» ансамбле белән бергә гастрольдә йөрдек... Шулай, Минзәлә районының Бикбау авылында концерт иде. Концерттан соң тиз генә фатирга кайтасы килмәде... Ык буена төштек. Кама елгасы Чаллы белән Минзәлә тирәсендә диңгезгә әверелеп ала. Бикбау авылы нәкъ менә шушы «диңгез» белән Ык кушылган җиргә урнашкан. Елга тамагындагы тымызык камышлар арасына аккошлар ияләшкән. Төннәр серле, сихри, аһәңле икән монда. Назлыгөл минем канатлы атның йөгәнен өянкегә бәйләп куйды, таңны көтәбез, иртәгә үк җырыңны язган бул, диде... Кама төбеннән кояш чыга башлады. Офык яктысында үзәнлектә Актанышның Адай авылы пәйда булды... Үмәни күлләре белән. Сагышка күмә, газаплый, үксетә, үкендерә икән мине Таң нуры... Җырның исеме «Фани дөнья» булды. Назлыгөл аны сәхнәдә җырламады, оранжировкалар ясап, студиядә яздырды да миңа бүләк итте... Һәм яңадан ире янына кайтып китте. Мин таң атканны күтәрә алмыйм. Мин таңнарга ышанмыйм, ниләр алып киләсен белмим. Яңа 1 көннең билгесезлек белән тулы вәгъдәләре мине сөендерми. Ә кояш баешы миңа көн саен кирәк. Ул — чынбарлык, ул — дөрес, ул — ышанычлы! Ул
1 Кулка (диал.) — үпкә.
КАМИЛ КӘРИМОВ
20
— үтелгән юл!
Ослан тавында таң атканны көтәргә ярамый. Әнә, әрсез машинаның фаралары ерагайган арада төн түрендә офык сызыгы яктырып ала.
Ярты сәгать чамасы сүзсез калганбыз икән. Рәшидә мине кинәт култыклап алды, аның тән калтыравы хәтта үземне дә дерелдәтә кебек. Нәсел кушаматыбызның «Корыч» лыгы исемә төште.
— Тәрәзәсен таш бәреп ватам хәзер, — дим...
Утыз яшьлек мужик, шушы — дискотекалар сикертәне алдында, фара яктысыннан котыла алмаган кыр куяны шикелле, юл беткәнче чабарга тиешме мин хәзер?..
Бу кадәресен әйтеп тормадым, тавыш таралу тизлеге белән уйлап кына өлгердем. Шулай да юл читенә үрелгәләп таш эзләгәндәй иттем. Рәшидә монысына ышана калды.
— Сез хулиган мәллә? Ул да бит кунак егет.
— Кунак булса — минем кебек тыйнак булсын. Ну, мотальщиклар урамда арматура күтәреп чыга башлагач, шофёрлар кул астында көпчәк салдыра торган монтажка йөртә башлады, ди... Допустим... Мин дә малай-шалай түгел... Буровойда йөз егерме килолы штангаларны2 берүзем сөйрәп ыргакка эләктерә идем... Буа районында Чувашстан язучыларын каршылаганда, партком секретаре
— сиксән алты килолы Елена Ивановнаны кулымда күтәреп, мангал тирәли әйләндем. Ышанмасаң, Александр Калган, Григорий Луч, Эндип Васси — сезгә дә килерләр әле, сорарсың. Алар да шаккатып кул чапканнар иде ул чакта.
Рәшидәнең тән калтыравы бермә-бер кимеде. Беләгемә чытырдатып ябышкан кулы кайнарлана төште. Ә мин — киң җилкәле, «Корыч» бәдәнле, чыныккан сөякле мужик — иягемне күккә чөеп, күргән маҗараларымны отыры ишәйтә тордым...
— Культура институтының рабфагына кергәч, мин Кындырлы урманындагы аланда су станциясе операторы булып эшләп алдым. Төнлә эшлим, көндез укыйм дигәндәй. Шулай, Октябрь бәйрәме алдыннан кичке сигезләрдә постка киттем. Тимер юл тукталышына җитәрәк, урман эченнән алты малай килеп чыкмасынмы: берсе городки таягы күтәргән, берсендә чылбыр кисәге, берәвендә сыгылмалы күсәк, калганнарының уң кулы кесәдә... Алла сакласын... Шундук уратып алдылар, кем кайсы җиремә сугасын алдан ук чамалап, гәүдәмне бүлештеләр бугай. Ашыкмыйча гына, тәмен белеп, җиренә җиткереп дөмбәсләргә телиләр болар. Сыгылмалы күсәк тотканы тәмәке кабызды. Чандыр гәүдәлесе, түгәрәк эченә кереп, яныма ук килеп басты да үрелә-үрелә йөземә карый: «Сиңа ничә яшь, каян кайтып киләсең, сумкаңда нәрсәң бар?» — дигән була. Үзе әкренләп башын ия, сәламләве түгел, беләбез бу алымны — ташбашы белән ияк астыма сыламакчы... Алдан сизенеп, читкә тайпылып калдым, шулай да кашагасы белән аскы иренемне «сыйпап» өлгерде. Башланды җәза, мәрхәмәткә өмет юк. «И Хода, ярдәмеңнән ташлама!» — дип пышылдарлык кына мизгел бар иде, шул җитте. Тәмәкесеннән күршесенә ут күчергәндә, сыгылмалы күсәге култык астыннан шуып төште. Мин ялт кына үрелеп алган хутка, әүвәл «Ташбашка» әҗәтемне кайтардым, аннан городки таягы күтәргәненә сыладым, чылбырлысы качмакчы иде, сыгылмалы күсәкләре белән бер генә селтәндем. Кире борылып: «Я же тебя не трогал, я же тебя не трогал!» — дип, әллә биш тапкыр әйтте шунда, аңа бүтән тимәдем. Калганнары чәчелде. Базык гәүдәлесе урман ешлыгына ышыкланып качмакчы иде, аны куа киткән булып үзем дә караңгылыкка кереп чумдым... Сыгылмалы күсәк дигәнем эксковаторларда кулланыла торган чыдамлы шланга өзеге икән, әле ярый тимерле ягы минем кулда калган, мотальщикларны йомшак ягы белән генә тәрбияләгәнмен, юкса үзем исән калам дип кеше үтерүең бар. Ходай саклады инде, фәрештәләр теге шланганы минем кулга тоттырмаса, бу минутта Рәшидә исемле кыз янында тагын кемнәр йөрер иде икән?!
2 Штанга — бораулау торбасы.
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
21
— Алты мотальщиктан исән-сау котылганны бер шофёрдан гына качып калалмыйсыңмы?
— Үзем генәме? Юк! Аксубайлылар әйтмешли, низашто!
— Икәүләшеп югалыйк. Тагын килеп җитәчәк ул...
Һәм Рәшидә, карышмасымны белеп, мине утсыз тыкрыкка ашыктырды.
Аулакта калгач, олы юлда безне эзләп арлы-бирле чапкан машинаны читтән карап торуы баштарак кызык кебек иде, тиз туйдырды.
— Мин сине хәзер өеңә озатып куям да... Аннан кунак йортына китәрмен, эзләп таба алсам... Таба алмасам, көн ачылганны көтәрмен. Яктыда адашмам.
— Аңлавымча, ситуациябез бик мактанырлык түгел: сез төне буе адашып йөриячәксез, ә мине капка төбендә, гадәттәгечә, «МАЗ» белән көтеп торалар... «Нишлибез?» — дигән сорауга җавап бер генә: сезне кунак йортына озатып куям да, аннан соң...
— Аннан соң мин сине өеңә озатып куям. И, йөрибез шулай, Ослан буйлап, Казаннан шагыйрь абыеңнар килеп төшкәнче.
Шайтан таягына да яңгыр кирәк, дигәндәй, печән чабып өймәсәк тә, тәүлеккә якын сузылган сәяхәт алҗытты, җиңел сөякле абзагыз әкренләп йокы әсиренә әверелеп бара иде инде. Рәшидә үзе дә көн саен тау ягында таң аттырып йөрүчеләрдән түгелдер. Атлар гына аягүрә йоклый, ә колыннар хәтфә үләнле түшәк эзли. Рәшидәне тай белән чагыштырырга җөрьәт итмим, бүген көне буе диярлек сыный карап йөрдем — холкы, самимилеге, гадилеге һәм балалыгы белән колын әле ул, колын!
Шушы авылда яшәгәч, Рәшидә өчен бу тыкрыклар таныштыр инде, караңгы дип тормый, адымнары ышанычлы. Аяк астына карап кына, бик сакланып атлавымны сизепме, кулымнан тотты да, нәни энекәшен балалар бакчасына илткән дәү апа кебек җитәкләп, мине кунак йортына алып китте. Иҗат төркеменең «бригадиры» буларак, шөкер, ачкыч минем кесәдә.
Осланның кунак өе озынча зур бураның баш-башына ике парадный ишеге уелган, Казан калае белән ябылган гөмбәз түбәле, бер катлы йорт иде. Партия чорына хас стиль буларак, һәр административ бинаның арткы ишеге бар. Урам ягына караган парадный ишекләрендә гөрҗи чаклы йозаклар эленеп торса да, эчтә «шайтан туе» гөрләп торырга мөмкин. «Кергәләп йөр...» дип әйтте ди йозак бер ачкычка... Ләкин, кесәдәге ачкыч караңгыда ниһаять арткы ишекнең йозагын эзләп тапты, дигәндә генә урам ягында тагын фара яктысы уйнаклый башлады. Кунак йорты каршында тизлеген сизелерлек киметсә дә туктамады үзе... билгесез тарафка безне эзләп китте.
Рәшидә:
— Тизрәк керегез, ишекне эчтән бикләп куегыз! — дигәндә үзе өй эчендә иде инде. — Ут яндыра күрмәгез тагы! — дип тә кисәтеп өлгерде.
Әйе шул, аңышмыйчарак торып, кинәт ут кабызып өлгерсәм, тирәбездә бөтерелгән хәвефне ачык йөз белән каршылау кебегрәк булыр иде. Һәм шуның өстенә, җиде күрешүгә торырлык, алыштыргысыз газиз, хисләр өермәсеннән генә торган серле төн яктылыкка бәрелеп челпәрәмә киләсе иде.
Мәчеләрне төнлә шәп күрә, диләр, күзләре караңгыга тиз ияләшә торгандыр. Мин дә, электр чәйнегенә су салдым, суыткычны ачып, райком кушуы буенча тутырылган күчтәнәчләрне өстәлгә чыгарып тездем.
— Коньяк эчәбезме? Әллә виномы?
— Юк, юк, юк! Чәй генә.
— Ярар, ярар, ярар! — дидем мин дә, өч тапкыр кабатлап. Әйтеп кенә каравым. Таң алдыннан салган килеш өеңә кайтып керсәң, әти-әниеңнең коты очар.
— Алар минем кайчан чыгып киткәнне, кайчан кайтканымны санап утырмыйлар. Җитмәсә мин әле бүген Казан шагыйрьләрен көйләп йөрим... Просто үземнең әле моңарчы бер тамчы да эчкәнем юк.
— Чыгарылыш кичәсендәге бер бокал шампан шәрабын исәпләмәгәндә... Шушы күлмәгең изүенә күбекләрен чәчрәтеп...
КАМИЛ КӘРИМОВ
22
— Әйе шул... Ә каян белдегез?.. Икенче көнне башым авыртты.
— Шампан шәрабы — күбекле сыра бит инде ул... Мин дә кайчандыр аттестат алган идем. Нәкъ синең кебек — беренче тапкыр шампан салып бирделәр. Икенче көнне минем дә баш авыртты. Шуннан соң ун ел буе авызыма бүтән бер грамм да хәмер капмадым дияргә була.
— Ун ел буе?..
— Чынлап инде. Ну, алай да ике тапкыр тәүбәмнән яздырдылар: беренчесендә Ростов өлкәсендә, бораулау осталары мәктәбендә укыганда, курсант егетләр белән бәхәскә кереп; икенчесендә Нуриәхмәт кызының авылына кунакка кайткач: берәр чире бардыр моның, шуңа эчмидер, итит-митит, дип бөтен Әгерҗе «чыш-пыш» килгәние.
— Тәмәке дә тартмыйсыз инде?
— Өйрәтүче кеше булмады.
— Нәкъ минем әти кебек икәнсез.
— Алай ук дип әйтеп-әйтмә инде, Рәшидә. Безнең яшь аермасы ун класс арасы гына.
— Сез дөрес аңламадыгыз, мин бөтен әйбәт кешеләрне дә әтием белән чагыштырам. Берүк үпкәли күрмәгез...
— Үпкәләргә вакыт юк... Әнә, тагын таш ташучы егетең килә. Безнең кай тирәдә югалганны сизенә ул. Син бар, юрган астына кереп кач.
— Ә сез чыгып китмәгез, берүземне калдырмагыз.
— Юк инде, сине аңа бирмим! Һәрхәлдә — бүген... Ят та йокла, таң аткач уятырмын.
Рәшидә, миңа берсүзсез буйсынып, тәрәзәле стена буендагы киң караватка барып чумды.
Күңелемнең юраганы — юл өстендә...
Ул, фара нурларын тәрәзәгә төбәп, кунак йорты каршына килеп туктады. Кабинадан төште, ишеген япмады. Машинасы эшләп калды, ә үзе, яктырткан якны сукмак итеп, туп-туры парадный ишегенә юнәлде.
— Рәшидә! Башыңнан бөркәнеп ят! — дип чак әйтеп өлгердем.
Бикле йозакка ышанмыйча арткы яктагы ишекне каерса йә тәрәзәне ватып керә калса дип, өй эчендә берәр таяныч булырдай саклану әмәлен эзлим. Әһә! Әнә, бильярд өстәлендә, ике кий ята! Ялгышмасам, ул таякларның эченә тимер кендек кагыла бугай, фил сөягеннән эшләнгән унбиш шары да «эшкә» ярап куяр. Кыскасы, телефоннан шалтыратсак, милиция килеп җиткәнче самооборона тотарлык корал бар монда. Вәләкин... Ах, шул ләкин дигән киртә... Егет кесәсендә ниләр йөртәдер — анысы нәмәгълүм, тик кулында корал-мазары юк, ярдәм чакырам дип ашыгырга ярамый. Әдәби кичәләр оештырып йөрисе урында, милиция беркетмәләре күтәреп кайтсаң... Һәм Язучылар союзының ачык партия җыелышында персональ эшеңне тикшерсәләр
— беренче китабымны чыгару хыялларын ун елга архивка ыргытасыларын көт тә тор аннары...
Ул, ялган йозак дип уйладымы, күгәнендә шалтыратып бәргәләп алды. Ачылмагач, тәрәзәдән-тәрәзәгә күчеп, өй эченнән безне эзләде. Әллә йортның нигезе артык биек иде, әллә Рәшидә яткан карават бик тәбәнәк булып чыкты, егет эзләгәнен тапмады. Мин кийга таянган килеш кием элгече янында һөҗүмгә әзерләнеп басып торам.
Ул кабаланып кесәсенә тыгылды, тәмәке кабызды һәм ашыгып-ашыгып тартты. Төпчеген сүндермәгән килеш аяк астына ыргытты, очкыннары чәчрәде хәтта. Ниһаять, фара яктысында югалды, өй эчендә шәүләләре генә биешеп алды...
Машина гөрелтесе сизгер тынлыкка китеп олаккач, мин караваты кырыена утырып, Рәшидәнең йөзен ачтым, тирләп пешкән иде ул.
— Тының беткәндер... курыктыңмы?
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
23
— Минем өчен сез куркырга тиеш.
— Кыз балага кул күтәрергә ирек бирмәс идем анысы. Ярый инде, конфликтның азагы тыныч хәл ителде. Бүгенге көннең соңгы сынавы булгандыр, мөгаен.
— Көннең яңасы башланды инде. Төнге берләр тирәсе. Таң атсын да кайтып китәрмен... Ой! — дип кинәт сикереп торды Рәшидә, — күлмәгем бөгәрләнеп бетә! Әти-әни алдында ничек акланырмын? Борылып торыгыз!
— Күзгә төртсәң дә күренмәслек дөм...
— Мин сезне күрәм бит. Борылыгыз. Йә күз тидерерсез.
— Караңгыда күз тими, Рәшидә...
Бераз читкәрәк китеп баскан булдым, тик борылмадым. Бәлкем әле, бүгенге маҗараларны күз алдыннан кичереп, кайчан да булса берәр хикәя язармын. Күр әле, нинди илаһи, садә һәм соклангыч минутлар: минем күз алдымда унсигез яшьлек кыз бала күлмәген сала! Утыз яшемә җитеп, гомеремдә беренче тапкыр: язмыш мине сафлык янәшәсендә иркәли; кабатланмас очрашуны суза; сүрелгән хыялларымны йокысыннан уята; тыелгысыз ләззәтне йөгәнләп газаплый; 1968 елның 31 декабрь төненә ишарә ясап тагын бер кат сыный. Бүген минем яшьлегемнең беренче төне. «Яратам» дигән сүз тел очымда гына тора, шуны бик якын килеп колагына пышылдыйсым килә... Беренче тапкыр...
Әнә, урындык аркасына элеп җәелгән ак күлмәктән бер яктылык бөркелеп, юрган эченә кереп качты.
Мин ат түгел, аягүрә йоклый алмыйм. Минем дә иртәгә, ягъни бүген, шушы киемнән халык алдында чыгыш ясыйсым бар.
Караваты кырына килеп тезләндем. Кунак йортының идәне линолеум икән, ялангач теземә салкыны йокты, тәнемдәге бөтен кайнарлыгым йөрәк тирәсенә тупланды.
— Бу Сезнең урын идеме? Башка караватка күчеп ятыйммы?
— Юк, юк, Рәшидә... — Тавышым үзеннән-үзе пышылдауга күчте...
— Мендәреңә яңагым гына тиеп торсын... Бераз гына...
— Сез олы кеше, нәрсә эшләгәнегезне беләсездер инде.
Ул каршы дәшмәгәч, мин батырая төштем. Пружиналары сыгылып торган караватны бишек итеп тирбәтә башладым.
— Гомерем буе шушылай тирбәтер идем.
— Балалыктан чыктым шул инде... Күптән. Алай гына, юмалап, йокыга китәрмен микән?..
— Кулыма алып: «Әлли-бәлли... бәү», — дип көйләр идем.
— Сиксән алты килолы Елена сыман итепме?
— Менәтерәк, вәт! Мин синең аланга бүген көне буе борчак чәчтем, җыеп аласыларым бар икән әле...
— Һәр сөйләгән сүзегез хәтеремдә...
— Шулай укмы?! Каян килгән хәтер дәфтәре... Хәзер мин сине... — дидем дә, Ослан күгендә йолдыз атылган арада юрган астына кереп югалдым. Югалмадым, чалкан яткан Рәшидәнең күкрәгенә башымны салдым. Ә ул, кинәт кенә сынын катырып, җәя кебек киерелде. Мин юрган астыннан ук сыман очып чыгарга дучар идем. И, Ходам, кодрәтеңнән ташлама, син миңа бүген бик күп мәрхәмәтле булдың, тагын бер генә тапкыр ярдәм ит... тагын бер генә, моннан ары сине хатын-кыз мәсьәләсендә борчымас идем...
Сүз галиҗәнапләре!.. Ялварулы, ягымлы, иркәләрдәй, горурлыкны әсир итәрдәй җылы сүз кирәк иде бу минутта.
— Рәшидә, курыкма, тезләрем туңды, җылынам гына, күңелемдә сиңа карата һичбер усаллык юк... Кызыгу, ымсыну, нәфесем бар, тик синең ризалыктан башка нәфесемә ирек бирмәм, үз-үземне тыярмын!..
Бу төн минем өчен өн түгел, төштә күргәннәрдән берәүгә дә зыян юк. Уянганчы
КАМИЛ КӘРИМОВ
24
тизрәк иркәләнеп, сөеп калыйм...
...Кылы тартылган җәя әкренләп кире язылды.. Угы атылмады — садакка салынды...
— Сез зур кеше инде... Нәрсә эшләгәнегезне беләсездер!..
— Беләм, Рәшидә, беләм, шуңа күрә дә түзәм!..
Джунгли бишегендәге ике маугли кебек ятабыз...
Сөйләшүне бу киеренкелектән алып җиңелрәк халәткә күчәсе килә. Тибрәнеп карарга иде исәп, ләкин бер талпынудан ук караватның төбе идәнгә тиде.
— Менә, Рәшидә, инде икебез бергә сиксән алты кило булдык.
Ул, сулышын вак-вак кисәкләргә бүлеп, көлемсерәгәндәй итте. Ә миңа шул җитә калды — нәфесемә тагын ут капты. Дәртемне уенга борып, кыз аркылы уңга-сулга авам, яңагымны шудырып, тәненең тыелган урыннарыннан йөрәк тибешен тыңлыйм, колачлап буй-сынын үлчим, тау булып күтәреләм дә өстенә ишелеп төшәм, тыны беткәнен сизеп сулыш бирәм. Инде тау итәм һәм ул минем гәүдәмне каплый. Мин аның аркасын кашыйм. Тау алыш китте... Ике арада бәхетле нарасыйлар киеп туа торган йөзлектәй йокы блузкасы гына.
— Рәшидә, бәлки риза булырсың, җимешем?..
— Юк. Көлмәгез миннән...
— Нинди көлү?!. «Юк!» дигән сүзне җенем сөйми, мескенәйтә, сындыра ул митне.
— Гел җиңәргә генә өйрәндегезме?
— Жиңү түгел бу, җимешем, җиңелеп сөю! Хәер, кыз-баланы — тыйнаклык, егетләрне куркаклык саклый...
— Нуриәхмәт кызы белән ЗАГСка гариза биргәнсез, ә үзегез мине үгетлисез.
— Өченче гаризабыз бу... Язылышыр вакыт җиткәч кенә бара да кире алып кайта. Инде ЗАГСта эшләүчеләр дә таный башлады үземне, тагын килдегезмени, диләр.
— Ник ялындыра соң?
— Мәскәүдә егете бар. Кечкенәдән йөрешкәннәр. Каникулга кайткалаган. Гел хат алышалар. Араларына кердем бугай... Сиздермичә генә көндәлегеннән укыдым. Рәшидә, утызга җиттем инде, әле һаман да тормышымны көйли алганым юк. Әгәр дә ризалашсаң, бүген үк язмышымны яңадан яза башлар идем.
— Рәхәттә яшисез, шагыйрьләр... Әдәби кичәләр оештырып, авыл саен матур кызларның башын әйләндереп, гел романтик дөньяда...
— Мин шагыйрь түгел, мин — прозаик!
— Гафу итегез, Кәрим абый, минем белән романыгыз барып чыкмады инде.
— Үзең нишләрсең икән, җимешем? Районыгызга кунак килгән саен, партия сиңа озатып йөрергә кушар. Гел шушы кунак йортында каршы алу-озату мәҗлесләре үткәрерсез. Килгән берсе башыңны әйләндерер.
— Мин барыбер укырга китәм.
— Киләсе елга... Бераз эш күрсәт, дип сине ник районда калдырганнарын беләсеңме?.. Белмисең. Ә мин беләм.
— Ник?
— Чибәр син! Чибәр кызларның тансык чагы... Казаннан кунакка килүче оешмалар күбәйде... Бүгенге маҗараларны кая куясың: әле кичен генә сине машина куып йөрде. Әрсез шофёрдан качып, минем куеныма килеп каптың. Бер төн эчендә бит ул! Ә бер ел эчендә ниләр булмас дисең? Хәер, син ятимә түгел, яклаучыларың яныңда...
Ярый ла шушы тиклем үгетләүләремне ишетми калган. Рәшидә орышудан елап алҗыган сабый бала кебек сулкылдап йокыга киткән иде. Сөйгән егет урынына дәгъвалаган абзагыз ясле тәрбиячесе хәлендә калды.
Тәрәзәләрдән таң нуры булып шәфкать керде. Өйләр урамы-урамы белән яктыга
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
25
чыга башлады. Аяк астында сукмак ачылганда, без аулак ызан буйлап Рәшидәләрнең өй түренә килеп җиткән идек инде. Күз бәйләш уенындагыча, баскан урынында бөтереп, күлмәген күздән кичердем: бөгәрләнмәгән, тап тимәгән, нәкъ клубка чыккандагыча бөтен. Уяулы-йокылы хәленнән файдаланып, үбеп саубуллашсам да ярый иде, мәгәр кызыгын тапмадым. Ирексез гәүдәсен кочаклап, чигә чәчен генә «пәп!» иттем...
Кирәк бит, әй, төн белән көн урын алышкан шушы мәлдә, чытаеп оеган тынлыкны тетрәндереп, тагын теге «МАЗ» кабынды!.. Ул кызның кайтканын сагалап черем иткән күрәсең. Уяулыгын югалтмаган юньсез! Безне ышыклар өчен, нәкъ шушы минутта гына өй түренә үсеп чыккандай, колачлы тупыл кәүсәсен абайлап алдым. Сыендык шуңа, башка чарабыз юк.
Ул, двигателен үкертмичә генә эшләтеп, тормозларына һава җыйды, каеш щёткаларын уйнатып тәрәздәге чыкны сөртте, һәм кичәге яңгырдан яшәргән йомшак чирәмлектә тирән эз калдырып китеп барды... Тәки җиңдек!
Кызыл Байрак белән Татар Макылы авылларында безне фатирларга урнаштырдылар. Чыгыш ясаганнан соң, Осланның кунак өенә кайтып йөрешле булмады. Рәшидә шулай оештыргандыр ахрысы дип уйладым...
Аның: «Юк!» — дигән сүзен кабат ишетмәс өчен, мин Ослан юлын сәфәр картасыннан бөтенләйгә сызып ташлаган идем.
***
Һәм менә, күпме еллар узгач, мин тагын Ослан ярына килеп төштем. Рәшидәнең каршы алырга килмәслеген беләм, телефоннан шулай киңәштек. Тау башында мине сары төстәге «Калина» көтеп тора иде. Рульдә — Рәшидәнең бердәнбер кызы Сирень иде. Ул, үзе белән янәшә утырырга кушып, алгы ишекне ачты. Әнисе белән күрешергә килүемне әтисенә хыянәт итү дип кабул итми бугай, белә торып, елмаеп исәнләште.
— Кисәк кенә җил кузгалды, дулкыннар тәгәрәшә. Идел өстендә күңелегез болганмадымы? Диңгез авыруы юкмы сездә?
— Юк, минем бернинди дә авыруым юк, — дидем, аныңча елмаерга тырышып. — Соңгы елларда сагыну өянәге генә борчый башлады.
— Исән кеше сагына белергә тиеш, дип әйтергә ярата безнең профессор Тәлгат Нәбиевич.
— Димәк, мин бик исән икән әле...
— Менә монда карагыз әле, — диде ул, алгы тәрәзә өстендәге көзгегә ымлап.
— Замри! Гафу итегез, зинһар, ни, берүк селкенмәгез! — Һәм Сирень көзгедән үзенең сурәтен дә эзләп тапты. — Гаилә альбомы өчен нинди шәп фото! Мин сезгә охшаган бит, әйеме?
— Апак, ни сөйлисең?.. Әгәр миңа охшасаң, сиңа ким дигәндә утыз яшь тулган булыр иде. Әниең белән без тик бер генә тапкыр күрештек. Ишетәсеңме, бер ге-нә... Минем гомергә синең яшьлек тә сыйган...
— Бер генә төн!
— Ә син аны каян беләсең, Сирень-Сиринә?
— Без әни белән бик якын подругалар. Бер-беребездән тел яшермибез. Сез әнигә орынмагансыз да хәтта! Шуның өчен дә әни ул төнне миңа кыйсса итеп бик еш сөйли. Филология факультетына керүем дә сезнең тирәгә якынаю өчен иде. Әни гомер буе сезне сагынып яшәде. Ник аны эзләп килмәдегез? Казаннан ерак ара түгел бит, Кәрим абый?
— Әниең «юк!» дип өздереп әйтте.
— Гафу итегез, «ярар!» дип әйтердәй кызлар «Досуг»та гына була... Сез киткәннән ун ел үткәч кенә кияүгә чыккан әле ул. Мин аның соңарып пешкән җиләге.
Мин инде ник килгәнемә үкенә башладым. Сиреньнең күрештерү теләге студент дуслары белән уйланылган авантюра гынадыр кебек тоела. Ләкин, Иделне бер кичкәч,
КАМИЛ КӘРИМОВ
26
бу тамашада ахырынача катнашырга туры килә.
— Кызык, чакырылмаган кунак шикелле утырам. Кая алып барасыларын белмим.
— Кая булсын, өйгә!
— Өйгә?!. Юк инде, сеңлем, әтиең каршына басып җавап тотарга җыенмыйм.
— Һәй, Кәрим абый, сез бигрәк беркатлы кеше икәнсез, шуткыны да күтәрмәгәч... Ә үзегез сатирик булып йөрисез...
— Әнә шул — мин юморист, дип йөрүчеләр шаяртуны аңламый да инде.
— Ярар, өйне барып җиткәч күрерсез. Киттек...
Үзгәргән, һай үзгәргән Югары Ослан, бер урамлы саладан таш челтәрле калага әверелгән. Йортлары биек, еш, әмма Казандагыча тыгыз лабиринт түгел. Кояшы тәрәзә саен гадел бүленгән. Саф һавасы туктаусыз җилләнеп тора.
Билгесез тарафка инде шактый озак барылды. Бистә урамнарында артык куып булмыйдыр шул. Рәшидә белән күрешү минутлары ныграк якынайган саен, ашкынулы күңел дә вакыт агышын акрынайтып, тизлекне киметкәндәй итә.
— Сирень, бу машинаның кызылы юк идеме соң? Әллә Рәсәй президентына теләктәшлек йөзеннән сары «Калина»ны махсус сайладыңмы? Сары төс
— баланның өлгермәгән чагы бит.
— Егетемнең әтисе бүләк итте. Килен булып өлгергәч, кызыл «Мерседес» алып бирермен, диде.
— Бу очракта сөйгән егетемнең, дип өстәргә кирәктер.
— Сөю... Мәхәббәт!.. Бер төнлек ләззәт өчен гомерлек газап китерә торган сүзләр бу! Мин әни язмышын кабатларга теләмим! Бер-береңне ошатсаң — шул җитә. Яратуны уйнарга да була. Гафу итәрсез, сезнең тәҗрибә каршында мин өйрәнчек кенә әле. Артык телемә салынып барам түгелме?..
— Сиринә, мин сине яшәргә өйрәтергә җыенмыйм. Язмышның эталоны юк.
— Кәрим абый, ник үз хутыгыз белән килмәдегез. Машинагыз юк мәллә?
— Бар. Бик борыңгы «Жигули» инде ул. Казанның елга портында калдырдым. Әниең алдында күренергә оялдым.
— Китапларыгыз чыгып тора, романнарыгыз басыла, гастрольләрдән өзелгәнегез юк. Сезнең кебек солидный язучыга иске «Жигули» да йөрүне позор дип саныйм мин.
— Мин дә шулай саныйм. «Болгар-Авто»га утильгә тапшырам. Салонда чем-кара «Форд-фокус» күреп кайттым. Тәвәккәллим. Иске-москыдан, үткән-сүткәннәрдән, элеккеге хаталардан котылырга исәп, яшәргә комачаулый башладылар.
— Узган гомерне утильләштерү кебек яңгырый.
— Апак, син бик образлы сөйләшәсең түгелме?
— Үсәбез, Кәрим абый. Укытучыларыбыз талантлы.
Шулвакыт без озынча бурадан күтәрелгән, ике парадныйлы, биек тәрәзәләре урам ягына карап торган таныш... бик таныш йорт янына килеп туктадык. Машинаның ачык сары яктысыннан түрбакчадагы тырнак гөлләре ачыла төшкәндәй булды.
— Сиринә! Бу бит элеккеге кунак өе.
— Әле һаман да кунак өе... Торучысы гына юк. Идел аша күпер салынгач, килгән кунак тиз китә хәзер.
— Күреп әтиегезгә җиткерсәләр. Әниеңә сүзе булыр.
— Юкка борчылмагыз! Алар күптән аерылышкан инде. Минем хакка гына бергә яшиләр... Барыгыз, әнине көттермәгез. Мин «шухер»да торам.
— Әллә нинди жаргоннар беләсең син, апак.
— Жаргон түгел, яңа диалект. Барыгыз, барыгыз!.. Сиксән алты килолы Рәшидәң янына ашык!
— Сиринә, син китмичә тор, яме... Мин әниеңне просто күреп кенә чыгам.
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
27
— Вәт, комедия! — дип көлгәндәй итте Сиринә һәм, магнитолага диск батырып, җыр эзләргә кереште. Ниһаять, эзләгәнен тапты.
Бу юлысы мин парадный ишегеннән кердем. Сары «Калина» ирләр тавышы белән:
Сиңа барам, сиңа барам, Барган саен ерагая бара арам...
дип җырлап калды.
***
Өйлә вакыты.
«Казан утлары» журналы редакциясенең 147нче бүлмәсе.
Дүрт стенабызның берсе — тәрәзә, ел саен, «Коммунистик өмә» вакытында гына юыла, шуңа күрә дә аның тоташ пыяласы көйләнмәгән телевизор экраны кебек, урамдагы сурәтләрне томан аша күрсәтә.
Август челләсе.
Тәрәзәне ачсаң, кояшлы якта сагалап торган җил, коридор ишеген каерып, ярау һаваны суырып ала да шайтан өермәсенә әверелеп, бүлмәдәге кулъязмаларны туздыра башлый. Кояш «батарея»сеннән котылам дип пәрдәне корсаң, хәреф танымаслык караңгы төшә.
Бухгалтерыбыз: бераз акча бар, сезгә кондиционер кирәкме, әллә суыткыч алыйкмы, дигәч, без телевизор сорадык. Проза бүлеге өчен Табигать кочагындагы һава торышына караганда, сәяси климатны алдан белеп тору мөһимрәк.
Мансур Вәлиев, тәрәзә янына килеп басты да, унынчы каттан Әгерҗенең Барҗылы авылын күрергә теләгәндәй, күзлек пыяласын сөртеп киде.
— Механизаторларга аш китерәләр хәзер...
— Мансур абый, ашханәдән әле генә тәмләп ашап мендек бит.
— Кырдагы ашка җитми инде, Марат.
— Абзыйлар, яшьлегем өчен сездән гафу үтенәм, кырга чыгып «похлёбка» чөмерергә туры килмәде. Өйдә пешкәне дә ярап тора безнең ишегә. Кайтып ике тәлинкәне каплап куям да... Обедтан соң эшкә килеп тормасам, ни диярсез икән?
— Үзеңә кара.
— Синең эшеңне без эшләмибез, Марат, — Мансурны мин дә хупладым.
— Яшьлегеңдә яшәп кал.
— Әйе, 147нче бүлмә тиз картайта ул, абыең (монысы мин инде, ягъни мәсәлән) килгәндә Галиябануның әтисе яшендә генә иде, ә хәзер, әнә пенсиягә әзерләнә...
— Интонациягез бер дә ошамый әле миңа, абзыйлар.
— Отпуска вакыты җитте.
— Суң, Мансур абый, син бит инде болай да җәен-кышын «Аккош күле» дачасында яшисең. Ялга китсәң дә, шул урманыңнан чыкмыйсың. Аннары, эшкә килсәң дә, дачаңа кайтсаң да, баш мөхәррирең нигез күршең. Эшең белән ялыңның аермасын күрмим.
— Урманда планёркалар юк: «Тираж, тираж! Син күпме яздырдың?!» — дип җикеренмиләр.
— Ярый, абзыйлар, мин киттем! Ашханәдәге мосафирлар керә башлаганчы чыгып сызыйм.
Безнең бүлмәдә тынлык — бик тансык күренеш. Иртәнге якта, баш мөхәррир кабинетын мәхкәмәгә әверелдереп, көйсез авторлар йөренә. Кулъязмам кем кулында, ник озак ята, ун ел инде басылганым юк, дигән шелтәләргә күбесенчә проза бүлеге җавап тота. Көн уртасында инде йокысын туйдырып, тамагын ялгап, һава суларга дип чыккан олпатлар һәм гонорар эзләп килгән активлар, юл уңае хәл белешеп чыгар. Кич җитәр-җитмәс үзебезнең ишләрне көтә башлыйбыз. «Кызыл почмак» без.
КАМИЛ КӘРИМОВ
28
Әлегә Мансур Вәлиев белән икәү генә. Бергә-бер калсак — ул тәнкыйтьче, мин — язучы!
— Бу романың озаккарак сузылды...
— Әкрен языла. Моннан көне буе күз алҗып кайта. Үзең беләсең, мин төнлә генә яза алам, таң атканчы утырсам, иртән торып эшкә барулары газап.
— Элек, редакциядә эшләгән язучыга атнасына бер иҗат көне бирелә иде. Ул көннәрдән отгул җыеп, иҗат йортларына китәргә дә рөхсәт итәләр иде.
— Партия без язганнарны укый иде. Ә медианерлар эксперименттан бушамый.
Монысы мәгънәсез сөйләшү, дигәндәй, тәнкыйтьче кул селтәде.
— Исемен таптыңмы әле? — диде ул, тагын яңа роман тирәсенәрәк килеп.
— Исем сюжет корырга ярдәм итә ул.
— «Язылмаган поэма», — дип карадым.
— Артык купайтылган исем.
— «Вакыт машинасы» ничек?
— Тапталган.
— «Хисап көне» барамы?
— Дини догма синең амплуа түгел.
— «Мин иртәгә яшим» дип әйтеп әйтсәм?
— Чыктым аркылы күпер кебегрәк. Кушаматың «Корыч» булгач: «Корыч ничек чыныкты...» дияр идең, кабатлану килешмәс.
— «Тургайлы болытлар»ны куясым килмәгән иде.
— Киресенчә, таушалмаган исем. Әгәр поэтикасын саклый алсаң — хуплыйм.
— Минем биографиянең поэтикасына караганда романтикасы күбрәк булды бугай.
— Алар икесе дә тугандаш сүзләр... Романтика дигәннән... Сәвияне күрәм дип Уфага ашкынган идең. Сөйгән кызыңны кырык елдан соң очратып гайрәтең чиккәндер. Күрешүең дә бөтенләй кирәк булмагандыр әле. Ул вакыйганың финалын язма син... Миңа гына сөйләсәң дә ярый. Чынында ничегрәк бетте соң?
— Уфаның «Юбилейный» залына килеп төштек. Концерт башланырга бер сәгать кала афиша янында басып тора.
— Сәвияме?.. Таныдыңмы соң?
— Үзе инде. Йөзеннән таныдым. Гәүдәсе генә үзенеке түгел.
— Кырык елдан соң нәрсә көттең?..
— Көтмәдем. Сорау гына бирдем: «Магаданга ник килмәдең? — дидем. Агач балбал кебек басып тора. Биш минутлап үткәндер, ниһаять: «Нихәл?» — дип әйтә алды.
— Танымагандыр ул сине...
— Минеме?!. Таныды! Гаебен танымады. Авылга кайтып егылыр идем, ди. Юлга акча сорап килгән иде ахрысы.
— Артистлар автобусы белән алып кайтыгызые.
— Анымы?! Өстендәге бумази күлмәге Сәвия белән бергә бөгәрләнеп беткән, баш астына салып йоклатканнар диярсең. Чәче дә искергән — парикка охшаган... Афиша янында калдырып, кул селтәп китеп бардым. Мединститутның өченче курс студенты белән Чаллыга чыгып качканын ишеткәнем бар иде. Нишләп йөри ул Уфада! Бәхетен кора алмагандыр инде. Минем тирәдә бәхетсезләр күбәя башлады.
— Бәхетлеләре безгә күренми генә аның... Бу вакыйганың азагын язып тормасаң да була.
Бүлмәбезгә тагын челлә тынлыгы урнашты. Мин языласы вакыйгаларны алдан чәчми тордым. Мансур үзеннән өстәп сөйлисе киңәшләрен яшереп калдырды.
Аксакал яшендәге журналыбызның шушы 147нче бүлмәсендә миңа кадәр бер взвод язучы эшләп киткән инде. Эше барның ашы барын да беләбез. Бу бүлмәнең, элеккедән килгән йола буларак, ашханәдән менгәч — өч кенә минут черем итеп алу
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
29
йоласы бар икән. Кем эшләгән — шул йоклаган... Шулай, бервакыт, 147 нче бүлмәдә Әхәт Гаффарның яңа романын юганнар... Төшке аш вакыты булган. Рәшит Әхмәтҗанов белән Шамил Маннапов, өстәлгә кулларын куеп, башны кырын салганнар... Уянып китсәләр... сәгать кичке жңде тулып узган ди. Унике катлы йортның кешеләре кайтып бетеп, вахтёр бөтен утларны, шул исәптән лифтны да сүндереп куйган ди...
Бу вакыйганы безгә Мансур сөйләде, сөйләгәндә буыла-буыла көлде... Сизеп торабыз, үзе дә шунда булган... Бергә эшләгән еллары туры килә...
Әнә хәзер дә башын кул өстенә салып, сәке чаклы өстәлендә урын ипли. Пенсияне тикмәгә генә бирмиләр, мин дә оеп барам... Маратны гына йоклата алмыйбыз... Ярар ашыктырмыйк аны, олыгайсын бераз. 147нче бүлмә тиз картайта ул...
Өч минут та үтмәгәндер, ишек шакыдылар.
Йә Гәрәй, йә Гомәр, йә Саттардыр... алар вакыты... Юк, Вакыйф Нуруллин булып чыкты. Кергәне юкка бишбылтыр, ишек шакуын шуңа танымадык. Аягүрә каршыладык үзен. Мин аны моннан 40 ел ук элек, туган авылымның М. Вахитов исемендәге колхоз премиясенә лаек булганы өчен хөрмәт итәм.
Хәл-әхвәл сорашулар күп вакыт алмады. Мансур эш темасына күчте.
— Вакыйф абый, яңа әсәр алып килдегез мәллә? « Һәлакәт» егездән3 соң утыз ел үтте. Сез укыла торган повестьлар яза беләсез. Яңасын көтәргә хакыбыз бар.
— Егетләр, миңа хәзер артык өмет тотмагыз. Бөтен өмет сездә инде. Сагынып кына кердем. Ни дисәң дә,шушы бүлмәгә уналты ел гомеремне биргәнмен. Әнә, энекәш минем урында утыра, өстәлем дә шул ук. Романнарыңны укып сөенәм, энекәш.
«Минем урында утыра», дигәнче, сүзгә катышмый гына түзгән идем, әйтәм инде...
— Вакыйф абый, укып чыккач шалтыратмыйсыз бит.
— Вакытыгызны алып, вак-төяк белән борчып торасым килми инде.
— Ә элек миңа хатлар да яза идегез. Хәтерлисез микән? «...Әйдә, кулыңнан килмәстәй эш белән шөгыльләнгәнче, коеларыңны яхшырак казырга тырыш...» 1971 елның мае...
— Егетләр, бер-беребезгә ачу сакламыйк. Заманы болай да катлаулы. Ертып ташла син ул хатны.
— Вакыйф абый, мин кәгазьне хөрмәт итәм.
— Ә бәлки, шул хатны язмаган булсам, син әле язучы була алмас идең!
— диде ул, сүзне кирегә борып.
— Анысы өчен рәхмәт! — дидем мин дә, аркасыннан сөеп.
Маннур Саттарның әкрен генә кереп килүе Вакыйф Нуруллинны ашыгырга мәҗбүр итте.
Отставкадагы майор Саттаровның 90 яше тулган көннәр бу. Озын гомерле ветераннар барын беләбез. Бишьеллык сугышны кичеп, яраланып- дәваланып кайткан фронтовик агайның үз-үзен җиңел йөртүенә дә ияләндек. Ләкин, 90 яшенә җиткән бабакайның, көн саен килеп, җәмәгать ашханәсендәге ризыкны ашый алуы безнең өчен гайре табигый хәл булып күренә иде.
Хәзер ул безгә кичә ахшам вакытында чыгарган яңа такмакларын укый башлый. Әнә, орден-медаль планкалары астында күкрәк кесәсенә тыгылды... Хәзер куен дәфтәрен ала да... юк, бу юлысы, социализм байрагы кебек комач кызыл һәм әле уртага бөкләнеп тә өлгермәгән яңа таныклык күрсәтте. Ниһаять, Язучылар берлегенә кабул иткәннәр үзен... почётлы әгъза итеп. Сабыйларча сөенә, җанашым. «Почётлы язучы», «Почётлы академик» ларның кем икәнен беләбез инде... Кәефен төшереп, сөенеченнән мәхрүм итәргә теләмибез.
— Маннур агай, бүген такмакларың юкмыни?
Маннур агай сугыштан кайтканнан бирле турая алмаган имән бармагының
3 «һәлакәт» — повесть исеме.
КАМИЛ КӘРИМОВ
30
траекториясен миңа төбәп:
— Исемә төшерүегез өчен рәхмәт! — диде дә чәчәкле тукымадан тегелгән сеткасының тотка төенен чишеп, дермантин папка чыгарды, анысын ачып, шигырьләр төпләмен җыйнап торган целлован пакетны шудырып укырга әзерләнде.
— Яльчик күле буенда ял итеп кайттым, шунда яздым. Җәмгысе 32 штук. Һәммәсе дә бер кыз турында.
Рөхсәтебезне сорап тормыйча гына укый да башлады.
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
2. «К. У.» №3 31
Әгәр, Җир шарында цивилизация яңа гына яралып, Маннур агай кешелекнең иң беренче чичәне булып танылса, мәхәббәт турындагы бу шигырьләр гавам телендә дастанга әверелер иде... Ләкин, соңгы меңьеллыкта шагыйрьләр күп туды шул.
— Газетада басылып чыккач, үзебез укырбыз, болай кызыгы бетә, — дип туктатырга мәҗбүр булдым. — Кемгә багышлап яздың соң? — дим.
Һәм Маннур агай орденсыз күкрәк кесәсеннән Ләйлә Дәүләтованың төсле фотосын чыгарды.
— Яраланган лейтенант Саттаровның гомерен саклап калган украин кызы Изольданың рәсемен югалттыңмы әллә?
— Сезнең соравыгыз бик дорфа һәм урынсыз... — диде ул, икенче кесәсеннән Изольдага кулын сузып.
Әйе шул, Изольда югала алмый. Ул аның фотосын, тышына мәңгелек календарь бастырып, ике мең тираж белән таратты.
— Маннур агай, 1978 елның 11 июне атнаның кайсы көне булган?
Ул Изольдалы кадендарьга карамыйча гына, күңеленнән ниндидер саннар пышылдады да, һавадан алып, миңа кирәкле көнне әйтеп бирде:
— Чәршәмбе! Һич шикләнмәгез.
Агайның күңеле булды. Шигырьләрен пөхтәләп янә чүпрәк капчыгына салды.
— Извините за огорчение, я вынужден вас покинуть!
Күңеленә якын кешеләр белән ул гел шулай саубуллаша...
Маннур Саттаров чыгып киткәч, 147нче бүлмәдә нафталин исе булып сагыш таралды... Бурлин чегәне вәгъдә иткән 96 яшьлек чагымны күз алдыма китергән идем — җаным өшәнеп, бөтен гәүдәмә каз тәне чыкты. Әгәр мәхәббәтеңне искә төшерә алырлык хәтерең булса, иң озын гомер дә таман гына икән... 90 яшьлек бабай да мәхәббәт турында шигырь язгач, «Тургайлы болытлар»ым нәрсә турында булырга тиеш соң?.. Мәңгелек календарьның июнь чәршәмбесе — ул минем Нуриәхмәт кызы белән танышкан көнем...
Утыз ел бергә яшәп, аның турында бер хикәям дә юк хәтта! Мәхәббәт турында зурдан кубып язар өчен, автор сөйгәне белән кавышмаска, югалту газабы кичерергә, гомер буе кемнедер сагынып яшәргә тиешме? Туксан алты яшемәчә Нуриәхмәт кызы белән яшәп кала алсам, мин аның турында бернәрсә язмасам да риза!..
***
Иртәгә туган көнем...
Бүген мин әле бер яшькә яшьрәк...
Кешенең хәтер дәрьясы виртуаль архив сыман. Бала чактагы яңа дәфтәргә таныш йөзләр, рәнҗү-сөенечләр, җете хисләр отыры языла бара. Яши-яши вакыйгалар шултиклем күп җыела ки: архив шүрлегенә сыймый башлый; күңел төпкеленә чүмәлә булып өелә; кирәкле-кирәксез мәгълүматлар белән күмелә; тузанга бата, онытыла... Көннәрдән бер көнне, көтмәгәндә генә, күптәнге дустыңны очратасың да аның белән бәйле хәлләрне исеңә төшерергә тырышасың... Черем итеп яткан истәлекләреңне кемдер кереп тузгытырга тиеш. Әгәр кеше, гомеренең соңгы көннәрендә япа-ялгыз калса, хәтер сандыгында нинди хәзинә барын беләлмичә тәки китеп барыр иде.
Яратмаган кешең белән яшәү — ялгызлыкның бер төре...
Хатирәләр белән шыплап тулган архивымны тәртипкә саласым бар.
Минем өчен бик тә кадерле булган ядкарьләр башка бүтәннәрнең альбомында саклана...
***
Өй тулы кеше, ә мин ялгыз бугай.
Аркылысы-буйга икешәр колачлы аш бүлмәсендә түгәрәк табын корып гаиләбез чәй эчә. Өстәл кыл уртада, утырган җиреңнән үрелеп кенә, плитәдәге табадан
КАМИЛ КӘРИМОВ
32
сарымсаклы сыр ягылган баклажан телемнәре өстәргә була. Эремчек пилмәне дә кул сузымында гына, салкын куастан шулпаланган яшелчә ашы, зәйтүн маена чыланган яшь помидор салаты да күз алдыннан ерак китмәгән. Урта диңгез ярыннан талир тәңкәләр бәрабәренә кайтартылган оҗмах җимешләре, минем туган көнемә пешеп өлгергән эре сортлы җиләгебез янында мескен булыбрак утыра. Сизенгәнсездер инде, мине әкрен-әкрен генә үлән ашаучылар тагарагына ияләштереп маташалар. Итне дә, йөзем көмешкәсен дә качып кына авыз итәргә туры килә.
Түгәрәк өстәлнең дә түре бар, тирән эчле урындыкта балбал кеби утырам. Улым белән киявем, кызым белән киленем түтәл ризыгыннан мөкиббән китеп, җимеш суы белән кәефләнеп, минем аркылы сөйләшәләр. Әниләре — Нуриәхмәт кызының урындыгы буш — ул әле туктый алмый: илтә, куя, юа, алыштыра, турый — йөзендәге елмаюын югалтмаска тырыша, компьютердагы музыканы көчәйтә.
Шау-гөр, кәеф-сафа, бәхет-сәгадәт, идиллия...
Түгәрәк өстәл тирәсендә дөньябыз түгәрәк...
Ник соң әле күңелемнең күләгәле бер почмагында гаиләмә сиздермәскә тиешле җирсү, юксыну, үкенүгә хас өзгәләнү посып ята?!. Мин шушы түгәрәк уртасында тагын кемне күрергә телим? Әллә мин сагынуларсыз яши алмыйммы? Кемне сагынсам да барыберме ? Шушы сагынулар миңа тапкан-табынганымның кадерен белеп кенә яшәргә комачаулады, ялгызлыкта бикләп тотты. Ялгызлыкның бик тә сәер халәте иде бу... Инде Зәмзәмия ягында калган Яңа ел төнен, Люба, Сәвия, Рәшидә белән күрешүләрне кәгазьгә төшергәч, хатирәләр сандыгым бушап калды. Мин аларның исемен виртуаль архивтан сызып аттым. Зиһенем ачыла төште. Һәм агач утырту, бала үстерү, өй салу ыгы-зыгысында йокымсырап яткан көнчелек шәүләсендә яңа бер коткы уянды: Нуриәхмәт кызы да үзенең Мәскәүдәге егетен сагына торгандыр лабаса?!. Икешәр атна тоташтан ерак араларда гастрольдә йөргән чакларым булды, бер-берсен эзләрдәй хәлгә җиткән яшьлек дусларын күрештерер өчен бөтен шартын китереп торганмын түгелме?..
Үз-үзеннән сорау алу — көнчел кешенең котылгысыз өянәге...
Бу дөньяда кайсыгызның бәхетле кеше күргәне бар? Әйе, бәхетсезлеккә дучар булмаган һәркем үзен башкалар белән чагыштырганда бәхетлерәк дип исәпли ала. Зәмзәмия, Сәвия, Рәшидәләр белән күрешү — очраклы хәл генәме? Әллә итәгеннән баласы төшкән, сөте кипкән хатын-кызның алга таба яшьлеген сагынып яшәве табигать салган физиологик җәзамы? Язмышларында кискен борылышка дучар булганнар икән — моңа мин гаеплеме? Язмыш мәхәббәт артыннан йөриме? Әгәр дә мин, эзләгәнемне таптым дип яшәп калсам, ул кызларның берәрсен бәхетле итә алыр идем микән? Бәлки чынлап та, бүгенге тапкан-табынганымнан ваз кичеп, романтикалы иртәгесе хакына яңадан башлап карарга кирәктер, әйтик, Зөһрә белән?!.
Нигә әле ул мине эзләми?..
Түгәрәк табын артында утырган килеш, бу кадәр сорауга ничек җавап табып бетермәк кирәк?!. Уйларымны улым бүлдерде.
— Әти... Әти! Безнең янга кайт әле... Туган көнеңә җыелган идек бугай...
— Әтиең безне ишетми, кесә телефонына шалтырат син аның. — Нуриәхмәт кызының мине иркенләп битәрләргә исәбе. — Хыялланган җирләренә китеп барса, һай рәхәт яшәр иде ул... Ну, андый бәхет тәтемәс аңа!
— Сезне уйлап утырам ла мин, — дигән булам, ә үзем, учымда кызган телефонны кая куярга белмичә, өтәләнәм. Сүзне кирегә борам. — Әйе, балакайлар, почта тавыннан чана шуган ише генә выжылдап үтеп китте гомер: әниегез Нуриәхмәт кызы белән үткән гомер утыз серияле кино кебек кенә булды: утыз тапкыр помидор утырттык; утыз тапкыр суган чәчтек; «Башкорт сылуы» дигән утыз яшьлек алмагачның алмасыннан как койдык; Дөбъяз артындагы тармаклы сызадан утыз чиләк җир җиләге җыйдык; утыз ел рәттән Әгерҗе Сабан туена кайтып килдек; язучы һөнәренә өйрәнер өчен утыз ел буе редакциядә кеше кулъязмасы төзәттем... Менә шундый, гап-гади арифметика! Саннарны бергә кушып санасаң — түгәрәк бәхетнең
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
2.* 33
сагышлы суммасы килә дә чыга. Туган көннәргә дә ияләшеп беттем инде. Теләкләрегезне яттан беләм, кайсыгызның нәрсә бүләк итәсен дә әйтеп бирә алам, әниегез алдан ук сөенчесен алып тора. Рәхмәт анысы, зарлана димәгез инде, бу арада боегу басты, гел алга барасы урында, никтер гел артка борылып карыйсым килә... Әйдә, улым, әйт тостыңны!
— Тост түгел. Тост ул — шаяртып котлау гына. Мин чынын әйтәм. Син оптимист кеше, моңаеп утыру килешми сиңа... Сизәсеңме, әти, ерак юлга чыкканда, мин гел сине ияртергә тырышам. Чит илләргә хатын белән икәү генә бара алабызмы? Рәхәтләнеп! Әгерҗегә кунакка җыенсагыз да, гел иярергә тырышабыз, җәйге ялларыбыз гел сезнең янда үтә... Хәтта яшенле яңгыр килсә дә, сиңа елышабыз. Үзебезнең аерым фатирыбыз була торып та күп көннәрне сездә кунып калабыз... Ни өчен дип уйлыйсың?
— Мин булган җирдә гел әниегез бар — шуңадыр. Соңгы елларда тәмам шеф-поварга әверелде. Коридорга таба исе таралса, күрше-күлән рецепт сорап керә башлады инде. Күбәләкләр — гөлгә, күгәрченнәр җимгә куна...
— Юк, әти! Алай гына түгел ул... Оренбург якларында Чирәм җир сөргән көннәреңне исеңә төшер әле... Бурлин4 чегәне сиңа 96 яшькә җитәрсең дидеме?
— Әйе, яздым ул турыда, Чегән карчыгы әйткәннәрнең бик күбесе рас килде.
— Димәк, гел синең янда булсак, без, теләсә нинди хәвефтән дә котылып, гел исән-имин яшәячәкбез! Син безнең бәхетнең гаранты! Монысы — тост...
— Күтәренке йөкләмәгезне кабул итәм. Күңелнең нечкәргән чагы — купшы сүзләргә дә сөенә... Әйдәгез, тост өчен, үзем ясаган йөзем төнәтмәсен бер күтәреп...
— Юк, әти, куеп тор, рюмка сиңа килешми дә. Сүзем бетмәде әле... Туган көнеңә бүләк тапшырасыбыз бар. Менә мин үземне әни карынында чакта ук хәтерлим... Сезне ишетә идем. Җиде айлык чагым булды микән, ятам шулай рәхәттән йокымсырап: урын җылыда, тамак тук, якты дөньяга чыгарга ашыгасы юк — авырлыгым җитенкерәми. Әни белән синең сөйләшүеңнән уянып киттем. Гадәттәгечә үзеңнең бала чагыңны сагынып утырасың.
Улым, шушы урында бүленеп, кесә телефонын чыгарды, төймәләренә баскалап тамагын кырды да Мәскәү каналының «Могҗизалар кыры» тапшыруындагы Якубович тавышы белән: «Приз в студию», — дигән әмер бирде. Кыңгырау тавышына килен сикереп торды да чакырылган кунакларны каршы алырга дип ишеккә таба йөгерде... Нәм бала караваты чаклы кәгазь тартманы җиңелчә күтәреп, ике кыз килеп керде. Талымсыз әтиләренә ике «курчак» чакыртуны өнәп бетермәстән, Нуриәхмәт кызынын йөзендә кинәт кенә нуры сүнеп алган иде дә, ләкин пардан киенгән кызларнын кызыл футболкасында «Ваш дом» дигән кибет язуын күргәч, янадан балкыды.
Кибетчеләрне озаткач, улым уенны янадан дәвам итте.
— Әти, тартмада нинди бүләк дип уйлыйсын?
— Зурлыгына караганда урын-җир кирәгедер, — дидем мин, кибет исеменнән чамаларга тырышып. Ләкин малай алга таба санаган нәрсәләрне дә «юк»ка чыгарды.
— Бер төргәк күлмәк... унике галстук... туксан алты яшемә чаклы җитәрлек юка оек... нүжәли шыплап тутырылган кулъяулык инде?!.
— Юк, юк, юк!.. Исенә төшер, башлангыч мәктәптә...
— Беренче укытучым Сафура ападан җавап хаты! Мин инде анын адресын эзләп табып, өч ел элек хат язган идем, кире кайтмады. Концерт белән киткән артист дусларым аркылы күпме сәлам җибәрдем, җавабы юк...
— Әти, бераз якын киләсен, ну бик тирәнгә чумасын... 1961 ел... IV класста сезгә «Табигать белеме» дигән фән керә башлады... Кояш, ай, йолдызлар турында дәрес бара. Сафура апан өстәмә сораулар бармы, дигәч син: «Бу прибор ничә сум тора?» — дип сорадынмы?
4 Бурлин — Казакъстанның Оренбург өлкәсе белән чиктәш районы.
КАМИЛ КӘРИМОВ
34
— Әйе... Яна акча белән күпмедер, әйтә алмыйм, — диде... Телескоп иде ич ул... Күк йөзе язучынын хыял дингезе инде ул.
— Мина да Рушан исемен йолдызлардан алып кушкансын... Шуларны исәпкә алып... әнә тартманы ач!
Чәчәкле-чуклы кәгазь белән тышланган бүләкне сакланып кына ачам... Бәллүр кандилны төргән кебек иркәләп салганнар. Сүткән саен күнелем тула бара... Телескоп!.. Сафура апам кулындагысыннан ун, йөз тапкыр артыграк көчле электрон телескоп... Ну улым, мин — мыеклы сабыйга өмет итмәгән уенчык бүләк итеп сөендерден!.. Юынгычка барып битне сафландырып алырга туры килер... күздән яшь бәреп чыкканны сизә күрмәсеннәр...
Өйдәгеләр мәш килеп, телескопны көйләп өчаягына бастырган арада, кече бүлмәдәге кәнәфидә бераз уйларымны барлап алдым.
Укытучы — һөнәр генә түгел, укытучы — язмыш ул!..
Сафура апа Шәледә безне генә укытып чыгара алды... Аннан билгесез тарафка китеп югалды. Ул китте, бәет калды. Хәзерге акылым белән шәрехләп тә мин анын язмышын анлата алмыйм. Безне уку елынын ахырына җиткәнче үк ташлап китәргә тиеш булган бит ул. Каян килгән ана шултиклем рухи көч?!
1960 елнын көзе кышка авышкан иде инде. Октябрь бәйрәме үтүгә җиргә кар ятты. Урамнарга юл төште. Сугым вакыты җитте. Сафура апа белән Хәким абый да Тау иле авылыннан бер тай сатып ала. Ләкин аранга ябып, бер ай чамасы симертелгән сугымлыклары киртәне җимереп чыгып кача. Иртән солы бирер чак җиткәндә генә сизеп алалар. Хәким бертуган абыйсы белән кинәшкәч, болар күп уйлап тормый, тайны эзләргә чыгып китә. Аларга Хәкимнен җингәсе дә иярә. Сафура апа өйдә генә көтеп кала. Әгәр ул да ияргән булса... зур хәвеф тә буласы түгел икән.
Салкында көне буе эзләргә туры килсә дип, җингәчәй, кабымлык тутырган сумка төбенә ике шешә «җылыткыч» та төреп сала. Питрәч урманын айкап, ат эзеннән Тау Иленә таба бара торгач, болар олы юлга килеп чыга. Нәкъ шул вакытта Күн авылынын Якуп исемле бер бәндәсе җигүле чанада кайтып килә икән. Туктаталар моны. Исәнләшеп-нитеп хәл белешеп тору юк, безнен тайны кая куйдын гына, диләр. Ә Якуп агай, хәлнен ни дәрәҗәдә җитди икәнлеген абайламый кала, сорауны уенга борып өлгерә: «Шәле чегәннәренә саттым...» — ди. Авылнын ин күп таралган кушаматын ишеткәч, агайларнын ачуы чыга,
җитмәсә инде сумка төбендәге ике шешә дә бушатылган була. Чанага сикереп менәләр дә болар, әйдәме дөмбәсләргә... Җиңгәчәй дә тик тормый, кулындагы сумкасы белән Якупның башын төя. Ә сумка эчендә, ипи кыерчыгы янында каймаклы банка да була... Өркегән айгыр, Күн авылына кайтып җитеп, капка төбенә килеп туктаганда, Якуп инде җан тәслим кылган була.
Мин бу вәхшилекне каян беләмме? «Атылган Хәким бәете»ннән. Без, IV «А» классы балалары, ул бәетне кулдан кулга күчереп алып ятладык:
...Бисмиллаһи, вә биллаһи,
Җитә Корбан гаете.
Без әйтәбез, сез тыңлагыз
Атылган Хәким бәетен!..
Башкаларга сабак булсын өчендер, судны авыл клубында үткәрделәр. Хәким абыйны атарга хөкем иттеләр. Бәет чыгарырлык фаҗига. Сафура апабыз да күрше Күн авылыннан, теге Якуп аңа нәсел агачының бер тармагы буенча туган тиешле кеше булган. Педучилищены бетергәч, апаны беренче укытучыбыз итеп безнең мәктәпкә җибәргәннәр. Хәким абый белән кавышып, өч ел яшәгәннәр
— балалары булмаган... Бөтен гаепне үз өстенә алып, ул абыйсының күп балалы гаиләсен саклап калган.
Әгәр, алтмышынчы елларда ук үлем җәзасына мораторий игълан ителгән булса,
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
35
Хәким абыйның кайтканын бөтен классыбыз белән көтәргә дә әзер идек без...
Сафура апа шушы хәсрәтен күтәреп уку елы беткәнче түзде. Кырысланмады, гел үзенчә ягымлы булып кала бирде. Телескопның бәясен сорагач, миңа
— салам түбәле черек өйдә өч баласы белән яшәп яткан тол хатынның төпчек малаена — хурлап түгел, үртәп түгел, хәтта шаяртып та җавап бирмәде бит ул. Җәйге каникулга чыккач, ул билгесез тарафка китеп югалды. Соңгы уку көнендә Сафура апам миңа, ни өчендер, уч тутырып көмеш акча бирде. Мин ятимгә аталган юл садакасы идеме бу, әллә телескоп алырлык акча җыярга кушуы булдымы? Үзен күреп сөйләшмичә төгәл генә җавабым юк.
Кырык елдан артык вакыт узгач, ниһаять, Сафура апамның кайда яшәгәнен белдем. 2005 елда мине Питрәчнең «Алга» газетасы юбилеена чакырдылар. Бәйрәмгә район типографиясе белән редакция ветераннарын да чакырганнар иде. Тәнәфестә минем янга алтмыш яшьләрдәге бер ханым килеп басты. Тагын очраклы хәл диярсез инде... Беренче укытучымның бертуган сеңлесе Мәгъмүрә икән ул! Гомере буе шушы редакциядә эшләп тә, моңарчы үзенең кем икәнлеген сиздермәгән, Сафура апасының беренче укучысы икәнлегемне белә торып. Шигырем гранкаларын, хикәям юлларын кургашыннан койган, сәхнәләрдә алкышлаган, китапларымны укып барган кадерле кеше, Сафура апамның кайдалыгын сер итеп саклаган. Әлеге дә баягы, минем язмышымда тәкъдиренә язылган котылгысыз «кырык ел» узарга тиеш булгандыр күрәсең.
Сафура апа, бездән киткәч, тагын кырык ел укытучы булып эшләгән. Өч малай үстергән. Бүген аңа, беренче укытучым, дип эндәшүчеләр меңләгән кешедер инде. Ләкин мин — иң беренчесе! Кыйгачлап бөкләнгән яшел яулыгын иңенә салган; калын чәч толымын өрфиягә төргән; ирен читендәге миң тамчысын сөртер өчен генә юкә яфрагы чаклы яшел кулъяулыгы җиң очында; коңгырт күзле, пакь йөзле; алкасының җем-җем кашы минем күздә уйный. Ябык изүле Сафура апам гел күз алдымда. Ул миңа бик якын иде, чөнки ерактан начар күрүем аркасында мин гел беренче партада — нәкъ аның каршысында утыра идем...
***
Телескопны аягына бастырганнар. Шәһәрнең тутыккан күк йөзендә йолдызлар күренми әле. Ай чыкканны көтәргә туры килер. Галәмгә төбәлгән хыялларны балконда калдырып, тагын өстәл артына тезелештек. Ашап-эчеп тә ардык бугай инде. Тамак туйгач, тәрәзә артындагы вазгыять онытылып тора. Гәүдә авырая, дөньякүләм проблемаларга карата ваемсызлык көчәя, гамьсезлек били. Өч бүлмәдә өч телевизор кабызып, өчкә бүленеп, күңелле ял иттерердәй сюжетлар эзләдек. Сайлый алмыйча тагын өстәл артын яуладык.
— Экрандагы сурәтләргә багынганчы, үз гаиләң белән күзгә-күз карашып утыруга ни жңгә инде, — диде Нуриәхмәт кызы. Кискән-тураган нигъмәтләрнең барысын да ашатып бетерергә жыена иде бугай. — Әрәм калмасын, иртәгәгә тәме югала инде боларның...
— Яңа ел төне түгел, таң атканчы ашарга димәгән! — Монысы, гәүдә сылулыгы белән горурланып, ботаник ризыкларга мөкиббән киленебез кисәтүе. — Туачак оныгыгыз турында бөтенләй оныттыгыз, — диде ул, глобус өслегенә охшаган көмәнен сыйпап. — Берегез — китапханәче, берегез — китап язучы, шушы көнгә чаклы исем таба алмыйсыз.
— Әти, әти дим, ну, әти!..
Улым «әти» дип дәшкәндә, миңа шундый рәхәт, юри ишетмәмешкә сабышам, кабат-кабат әйтүен телим. Үзем гомер бакый яшәп, бер генә тапкыр булса да «әти» дип әйтә алмадым. Февраль бураннары белән әтине күмеп кайтканда, миңа алты ай, әнигә утыз алты яшь булган. Шәригать кануннары буенча зиратка керергә дә ярамаган аңа. Әни, нужа камытын киеп, безнең белән бергә үскән. Үги әтигә дә «әти!»
КАМИЛ КӘРИМОВ
36
диеп дәшәргә риза идем югыйсә...
— Әти, әти дим, әллә колакка катыландың инде? Тап инде бер матур исем.
Нуриәхмәт кызы минем өчен жавап бирергә ашыкты:
— «УЗИ», кыз бала туачак дип күрсәткәч, эзләве яртылаш жиңеләя инде. Әтиегезнең кем исемнәрен сайларга теләвен беләм: Зәмзәмия, Сәвия, Рәшидә, Рита, Назлыгөл, Зөһрә...
— Ник туктап калдың? Дәвам ит, — дидем мин, әлеге исемнәрне ишетүдән яшерен ләззәт кичереп.
— Әллә тагын яңалары да өстәлдеме?
— Хәзер, өстим: Равил, Рамил, Рафил!.. — дидем дә шып тукталдым.
— Йә, беттемени?! Син минем альбомдагы малай-шалайларны гына саный аласың шул, көнче күбәләк. Безнең гаилә коткысы шушы исемнәр арасында инде.
— Үзең башлагач кына жавап биргән идем... Юктан проблема чыгармыйк, берәүнең дә исемсез калганы юк әле. Әнә, Ай телескоп каршына килеп баскан анда. Сез чәй эчегез. Ә мин Күк жисемнәре белән сөйләшеп алам.
Нуриәхмәт кызы, табын артын гомуми жыелыш белән бутап, шартлы беркетмәне иске карар белән төгәлләргә булды:
— Син, лунатик, әйт әле миңа, машинаңны кайчан утильгә тапшырырга уйлыйсың?
— Әти! Әни дөрес әйтә, оныгыңны шушы ямаулы «шестёркаң» белән алып кайтырбызмыни?
— Беләм. Ишеттем. Тырышырмын. Яңасына заказ бирелгән. Өлгерермен.
Өзек-өзек жөмләләремә жавап итеп, Нуриәхмәт кызы балконга таба кул гына селтәде...
Ай телескопсыз да бик һәйбәт күренә иде. Ләкин ни генә дисәң дә, сөйгән кызымнан килгән хатны тизрәк ачарга ашкынган шикелле, Айдагы «Зөһрә кыз»ны якыннанрак күрәсем килү теләге күңелне рәхәт кытыклап, ымсындырып тора.
Шәһәр кешесе исемне китаптан эзләргә ярата: тирән мәгънәлесе кирәк, кабатланмасын, русчага тәрҗемә ителгәндә, бик бозылмасын, минем исемне кушканнар дип күрше-күлән, туган-тумача, дус-дошман үсенә күрмәсен... Исем кушуда катнашучы кешеләр саны никадәр күп булса, уртак фикергә килүе шулхәтле үк кыен да. Һәркем үзенең күңелендә качып калган исемне яңартырга маташачак. Менә ичмасам, авылда: кемне хөрмәт итәсең; кем мактаулы; кем батыр; кайсы артистны йә язучыны яратасың — шул исем синең өеңдә яши.
Безнең авылда 47 Исламгали бар, 36 — Сәрия, 12 — Ринат, Илсурлар — урамы белән, берән-сәрән генә дип әйтик, чит илдән ияреп кайткан яңгырау исемле кызлары да байтак. Ә менә Гәрәй, Ибрай, Сәхәбетдин, Низам кебек исем кушуларны авыл советында метрика тутыручылар оныткан инде. Хәер, һәр авыл үзе бер дәүләт бит ул, башкаларга охшамас өчен, кануннарын саклый, йолаларын яңартып тора.
Мин артезиан чишмәләр бораулаган «Бер» районда Зөһрә исемле кызлар бик күп иде. Зөһрә йолдызга, ягъни Венера планетасына зонд төшергән еллар булгандыр ахрысы... Күрше-тирә районнар Кечкенә Париж дип атасалар да, «Бер»нең үзәге бары тик авыл өйләреннән генә тора иде. Күрәсең, шагыйранә кушаматы мәдәният йорты тирәсеннән таралгандыр.
Өч кешелек бригадабызны утын ягып җылыта торган райпо кунакханәсенә урнаштырдылар. Кыскасы, «Париж»да яшәп, авылларга йөреп эшлибез. Ә кич җитте исә — «Шерше ля фам»...
Күңел ачып йөрергә исәбем юк, яңача тормыш кору турында хыялланам. Минем өчен генә үскән кыз бала «Париж»да качып калмасын... Зәмзәмиядән киттем, Сәвия-алтыным белән араны өздем. Инде өлешемә тияр көмешемне эзлим.
Беренче кичне үк Зөһрә исемле кызга гашыйк булып кайттым. Дөрес, мин әле аның исемен дә, мәктәптә татар балаларына рус теле укытканын да соңрак белдем.
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
37
***
Тулган Ай, безнең балкон турысына килеп җиткәч, туйганчы күреп кал мине, дигәндәй, әйләнешен акрынайтты бугай, күз алдымда эленеп калгандай тоелды. Телескопны юнәлтүе бик җиңел икән... Йа, Хода! Шушы яшемә җитеп, Айның чын йөзен якыннан күрмичә ничек түздем икән соң мин?!. Караңгы җиһанда адашып йөргәннәрнең сукмагына зәгъфран нур салырдай түгәрәк лампа гына түгел ул сиңа... Гади күз белән караганда, Айга тонык пәрдә корылган кебек. Ә телескоп — ул пәрдәне ачкан: Ай глобусында кабарынкы кратерлар, чүмәлә сыман калкулыклар, хәтта күчәр дип саналырга тиешле баш-башында кар аклыгы да аерым-ачык күренә. Сыный карасаң — Күк капусында Ай Җирнең туграсы кебек тора.
Кечкенәдән, әби-бабайларыбыз сөйләгән әкиятләрне чынга алып үскән малай буларак, Айга карау белән, анда сулы чиләк-көянтәсен иңенә салып Зөһрә кыз йөридер кебек тоела иде. Телескоп белән дә сүнгән янартаулар арасыннан шул уңган кызны эзләдем бугай.
Бар ул Зөһрә кыз, тик Айда түгел, Кечкенә Парижда. Ятимлек күрмәгән, әтисе Автономияле республикабызның «Бер» районында дәрәҗәле түрдә эшләгән ныклы гаиләдә үскән. Зөһрә ике сеңелкәшенә туган апа тиешле олы кыз, зур булышчы. Әтиләре еш кына Казанга партия киңәшмәләренә китә, әниләре көне буе райсобес эшендә. Зөһрә сеңелкәшләрен карый, ашарга пешерә,
КАМИЛ КӘРИМОВ
мунча яга, көянтә-көянтә су китерә. Соңрак, иске нигездән читкәрәк күчеп, яңа өй салып чыгалар. Зөһрә хәзер суны чиләкләп ташымый — кирәккән саен кранны гына ача, мунча миченә дә газ кергән...
Айда бернинди дә кызлар күренмәгәч, түгәрәк экранда хәрәкәтсез сурәт карап утыру тиз ялыктырды. Үткер күзле торбаны яктырак янган йолдызларга күчереп карадым, алай да тиктормас җанымны җәлеп итәрлек юаныч тапмадым. Өч йөз тапкырга якынайтып кына чиксезлекне тотып буламыни?!. Галәмгә очмаска дучар ителгән милләтнең бер ятиме өчен уенчык кына ич бу телескоп, уенчык машина кебек, уенчык гармун кебек...
Чиксезлектән тайпылып шәһәр түбәсенә күчтем, ләкин йортларның асты өскә килде, җирдәге хыялларны күрер өчен түгел икән бу коры сихер, өйләр түгәрәк түгел шул әле Казанда... « Париж» ны күрер өчен дә балконы төньякка караган фатирга күчәргә кирәк, юкса мин бүген Зөһрә кызны телескоптан баштүбән килеш күрергә дә риза идем...
Нуриәхмәт кызы үзе табын артында телгә алмаса, Зөһрә исеме бәлки тиз генә искә төшмәс иде әле. Болай да инде, юраганны юш китереп, насыйп булмаган ярларымны очрата торам, һәм очраткан берсен бүтән күрешмәслек итеп югалта торам. Үкенмим дә үзе, үксемим дә, үртәлмим дә... Сызып кына барам. Күңелем тәмам бушлык белән тулды.
Зөһрәне кузгатасы түгел иде. Нуриәхмәт кызы белән яшәргә комачауламыйча гына онытылып бара иде инде ул... Имеш...
Хәтеремә хилафлык китереп, үз-үземне алдап маташам түгелме? Язучылар оешмасында гомуми җыелыш йә әдәби ел йомгаклары, юбилей кичәләре үткәрелсә, мин «Париж» дан килгән шагыйрь абый янына утырырга тырышам. Ул гомере буе тик бер урында — районның башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләде, Кечкенә Парижның «писцовая книга»сын яттан белә. Килгән саен, ашык-пошык кына хәл-әхвәлен сорашкан булам да сүзне Зөһрәләрнең өй түренә борып куям.
«Миңа сәлам әйтүчеләр юкмы?»
«Ник булмасын, бик күпләрдән сәлам сиңа. Кайсысыннан ныграк көтәсең соң?»
«Ну, шул инде, райком секретаре кызы».
«Харис Нигъмәтовичның кызлары-йолдызлары өчәү бит: Чулпан, Айсылу, Зөһрә... Бөтенесе дә чибәр!»
«Зөһрә икәнен бөтен «Париж»ыгыз белә бит инде...»
«Белүен беләбез дә... Сине өметләндерерлек һич кенә дә хәбәрем юк бит, әй... Кияүгә чыкты ул».
«Биюче Рамилгәме? Концертларда гел парлашып бииләр иде».
«Юк, Рамил армиядә, яшьрәк әле ул. Зөһрә диңгез флотында хезмәт итеп кайткан кешегә чыкты. Батыр егет... Үз күзләрем белән күрдем... Бер көчеккә ябырылган бозау чаклы бурзайны, җан тамырыннан эләктереп алып, читән аркылы ыргытты... Берүк юлына аркылы төшә күрмә!»
«Балачактан бирле җен-фәлән белән куркыттылар инде безне...»
«Ярар, үпкәләмә. Шаярттым гына. Син дә бик батыр егет. Безнең районда практика үткәнеңне онытасыбыз юк. Бөтенләйгә төпләнеп калсаң, райком секретаре бердәнбер кызын бирергә риза иде үзеңә... Ә Зөһрәне оныт инде...»
Онытырсың Зөһрә йолдызны! Ул минем күңел күгемдә көн саен: таң атканда — бер, кояш батканда — ике — балкып ала хәзер...
Зөһрәне күргәч кенә мин үземнең яшьлегем барлыгын тойдым. Киноларда күреп, китаплардан укып, бәхетле парлардан ишетеп, үзем өчен тудырган 40
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
39
хыялый мәхәббәтнең, ниһаять, чынбарлыгын таптым. Шушы мәхәббәтне күрер өчен, мин ничә еллар буе олы юлда адашып йөргәнмен.
Кече Парижда мин ярты ел чамасы эшләдем. Райпо кунакханәсенә кайтып тиз генә кием алыштырам да мәдәният йортына, ягъни безнең авылдагыча әйткәндә, клубка йөгерәм. Иртәрәк килергә тырышам, чөнки «Париж» яшьләре уенга җыелганчы, буш залда «Гөлбакча» ансамбленең репетицияләре бара. Шыпырт кына керәм дә уты сүнгән тамаша залында югалам. Ә сәхнәдә җырлы- биюле ансамбль. Ничә кеше катнашканын ярты ел буе саный алмадым — мин гел Зөһрәне генә күрдем.
Клубтан кайтам да хат язам. Ул хатны мәктәпкә килеп кыңгырау шалтыратучы дежурный апага калдырам... Кайсыбер көннәрне кулымдагы хатны башка укытучылар тартып ала: «Зухра Харисовна учительскаяда, тапшырырбыз!..» — дип елмаешып, каядыр мәктәп төпкеленә китеп югалалар. Ярты ел буе шулай газапландым. Йөз сиксән көн рәттән җавап көттем, ник бер килсен икән... Клубта көн саен күзгә-күз, кара-каршы очрашабыз, сөмсерен коеп үтеп китә, ә хатларымны кире бирми үзе... Клубтан аны көн саен сәхнәдәш пары Рамил озата кайта. Миннән котылыр өчен генә уйланылган хәйләдер инде, Зөһрәне өенә илтеп куйгач, егет яңадан клубка йөгерә...
«Гөлбакча» ансамбле атнага өч тапкыр җыела. Бер генә репетицияләрен дә калдырганым юк. Караңгы залдан сәхнәдәге Зөһрәгә текәләм. Ул мине күрми, ә мин аны, экраны бөтен сәхнәгә җәелгән киң форматлы кино караган кебек, икешәр-өчәр сәгать буе карап утырам. Ул киеме белән дә башкалардан аерылып тора. «Гөлбакча» үзенең беренче юбилеена әзерләнә. Казанның «Халык иҗаты» йортыннан кайтартылган костюмнарга инде ун яшь икәнлеге биюче кызлар өстендә нык сизелә. Калай шкафта бикләнеп сакланган Арча читекләренең дә чигүле чәчәкләрен җыерчык баскан, балтырлары бушаган. Ә Зөһрәнең хан кызыдай сылу гәүдәсенә килешле киеме бөтенләй үзгә. Аның күлмәкләрен атнасына өч тапкыр яңартып өлгерәләр бугай, читекләре аяк үлчәменә мач килгән, бизәкләре әле яңа гына чәчәк аткан. Талпынып-талпынып биегәндә, калын толымы сүтелеп муенын сыйпый... Һәм чем-кара чәч арасыннан алка энҗесе җемелдәп ала. Кемнәрнеңдер беренче укытучысы бит инде бу кыз, дигән җирсүле уй мине тагын да ныграк сокланырга мәҗбүр итә, якынайта һәм кызыктыра иде.
Ярты ел буе сер бирмәдем, караңгы тыкрыкларда сагалап торып ялынмадым, хатларыма ник җавап бирмисең, дип сорау алмадым. «Яратам сине, Зөһрә» дигән шигыремне «Париж» газетасында бастырмадым...
Куркаклык түгел бу...
Кызларның «юк» дигән сүзеннән минем күңелем сына.
Аларның «юк!» дигәнен ишеткәнче үк, алдан сизенеп, горур рәвештә кире борылырга, яратуымны кимсетмичә генә вакытында чигенеп өлгерергә тиеш. Кызлар үзләре мине сайласын. Күрешер өчен мин бер адым атласам, сөйгән кызым миңа таба ике адым якынаерга тиеш! Һәрхәлдә, мин гел: «Әйе, ярар, риза, яратам!» — дип кычкырып әйтә белгән хатын-кызлар тирәсендә чуалганмын. Җиңел кәсеп белән бәхетле булырга омтылу — шушыдыр инде.
Җете буяуның тиз уңганын күп күрдем.
Күңелендәген хикәяләмичә генә яраттырган гашыйклар ышанычлырак икән. Тик мин моны аңлаганда, Бурлин чегәне юраган еллар шактыйга кимегән иде шул. Иртәрәк бәхетле булыр өчен минем белемем җитмәгән. Институтка керү кирәк булган.
Студент чагында кичләрен Мех берләшмәсендә эшләп йөргәнемне әйткәнем бар. Айга ике тапкыр Яңа Бистәнең төнге урамнарына Яшьләр дружинасы итеп тәртип сакларга чыгаралар иде. Берсендә, «Тукай» кинотеатры янына җыйдылар да бишәрләп бүлделәр. Арабызда бер кыз бала бар: юка кызыл пәлтәдән, кызыл бияләйле, кулдан эрләнгән кызыл калфак кигән, аягындагы күн итеге дә кызыл хәтта! Тез өстендә күзгә чалынган колготкие белән муенына сарылган купшы шарфы гына
КАМИЛ КӘРИМОВ
40
актан. Алга таба җыелсак та, төркемне сакларга тырыштык. «Нихәл, кызыл чәчәк?» — дип күрешә торгач, исемен әйтергә туры килде үзенә — Ләйлә икән. Баулы районының Сәгъди мулла кызы булып чыкты. Бүрек тегү цехында эшли икән... Яшь каеннарның алтын тәңкәдәй яфракларын таптап, ләйсән карлар өстенә сукмаклар салып, сафура бураннарын гөрләвектән агызып, кунакка да йөрешә башлагач, күңелгә шом керде: менәтерәк — Сафура апабыз безне ташлап киткән елны бу бала әле дөньяга туган гына! Ялгыш, ачылып китеп, язмышымны сөйләп бирсәмме
— балакаемның коты алыначак бит! Ничекләр итеп бу сафлыкның бәхетен үзләштермәк кирәк? Болай да инде, нидер сизенә бугай, авыр суладым исә, шундый итеп карап куя — күз карасы аша ут йөгертеп, намусымны өтеп ала. Кыскасы... Мин башка эш таптым.
Соңгы елын укучы студентлар, диплом яклау өчен, кимендә дүрт айга Казаннан китеп тора. Кайткач та инде, диплом алып, мәдәният учаклары кабызу өчен бөтен Рәсәй тарафына таралышасы кешеләр. Киткән берсе, үзенең акча эшләү урынын яшьрәкләргә «бүләк итә». Миңа да Идел буе районының каравылчылар оешмасыннан бер урын эләкте. Иллә дә маҗаралы эш булып чыкты. Өч студент, кичке алтыга бүлеккә киләбез. Кайда пост ачык калса
— милиция машинасына утыртып, шунда илтеп куялар. Айга ике тапкыр аеруча эш тыгызлана, аванс йә получка алган көннәрдә ярты Казан капкасы ачык кала. Ул чакта без төн чыкканчы, берьюлы җиде-сигез урынның хәлен белеп йөрибез. Ачык капка дигәч тә, ислемай, сабын, мебель, макарон, шәраб завод- фабрикалары, транспорт хуҗалыклары, төзелеш чималлары өелгән причаллар бит инде алар. Шулай итеп, мин, көндез укуның беткәнен түземсезлек белән көтеп утырам да дежур каравылчылар янына ашыгам. Әүвәл, күрешергә җае килми, вакытым юк, кебек сылтау табып, «Кызыл чәчәк»нең эшенә шалтыраткаладым, аннан соң бөтенләй «югалдым». Хәйләмне аңламаслык Ләйләме?!. Эзләмәде...
90нчы еллар акчаның тинтәклеге, тауарның кытлыгы белән теңкәгә тиде. СССР «Ура!» кычкыртып таралды, коммунистлар Ленин васыятьләреннән ваз кичте... Шушындый болгавыр заманда шәхси эшмәкәрлек хәрәкәте күтәрелде. Турбинная урамында «Илфар» ширкәте ачылган иде, тире эшкәртеп, затлы кием тегәләр. Ул елларда Татарстан язучыларының әдәби фонд идарәсендә Рафис Корбан эшли иде. Рафис «Илфар» директоры белән дуслашып өлгергән, аның ярдәме белән бик күп язучылар елкылдап торган чәшке бүрек һәм затлы кайры тун киеп алды. «Чаян» журналына җаваплы секретарь булып килгәч, башым зурая төштеме — әллә кечерәк калыпка салганнармы, таман булыр дип сораткан 58 үлчәмем башыма сыймады. Бүрекне алыштырырга дип «Илфар»га үзем киттем.
Борычлабрак әйтермен дип, «Бүрегемне чи тиредән теккәнсез ахрысы, мин кигәнче ике размерга утырган...» дигән җөмләне юл буе авыз эчемнән шомартып килгән идем. Складка керсәм... Сәгъди мулла кызы Ләйлә — әлегәчә адәм башы күрмәгән бүрекләрне, торт сыман итеп, бизәкле кәгазь тартмаларга салып, сүс бау белән аркылы-торкылы бәйләп утыра! Көн саен аралашып торабыз диярсең, мине күреп исе китмәде, елмаеп исәнләшүенә тиклем иске дусларча гына... Миңа икеләтә кыен булып китте. Беренчедән — каршымдагы ханым, унбиш ел үтсә дә, һаман шул җиңел сөякле «балакаем» кебек, күзләрендәге сагышлы карашы гына олыгайган. Икенчедән, миңа хәзер: «Теге чакта кая югалдың син?» — дигән сорауга, һичшиксез, җавап тотарга туры киләчәк.
— Өйләнү килешкән сезгә, хатыныгыз камыр ашы күп пешерә бугай.
— Аның каравы син гел үзгәрмәгән.
— Нәселебез белән шундый без.
— Менә сиңа «Кызыл чәчәк»!
— Түгел шул. Безнең униформабыз көрән төстә.
— Алъяпкычың, мех читегең, кофтаң... кайры жилетың... Көрән төс бик килешә икән сиңа.
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
41
— Җиңсез кыска туныма исегез китмәсен. Калдык-постык мех кисәкләрен корамалап, үзебез өчен эштә киеп йөрергә дип әтмәллибез. Җылы ул. Сез киләсене белсәм дә салып куймадым әле.
— Ничек инде. Каян белдең?
— Язучылар союзыннан заказ алгач та, исемеңне күрдем. Тукта, минәйтәм, кызык итим үзен, фамилияң язылган коробкага 56нчы размерлы бүрек салып җибәрдем. «Чаян»га язып чыгарсын әле бер, дидем.
— «Чаян»га язып кемне куркыта аласың ди хәзер.
— Алыштырырга киләсегезне белдем. Гадәттә, затлы киемне покупатель үзе киеп карап ала.
Ләйлә, тәбәнәк коймалы чоланга кереп, минем бүрекне алып чыгып бирде.
— Менә, сезгә атап тегелгәне шушысы. Киеп карагыз.
Сабый бала бүреге тоттырып җибәрсәләр дә рәхмәт әйтергә риза идем. Көзге каршында бүрекле портрет булып басып торуым да «Кызыл чәчәк» янында вакыт үлчәмен озайтыр өчен генә.
— Ләйлә, ник син миңа Сез дип дәшәсең?
— «Син» — Кызыл чәчәк янында югалды. Культура институтында укыган кеше миннән яхшыракны тапкандыр, дидем. Анда бит кызларның чибәрләрен генә сайлап алалар ди.
— Ни сөйлисең, Ләйлә! Мин бит ул чагында хатын аерган кеше идем. Әйтергә оялдым. Әти-әниең дә дөрес аңламас иде.
— Ну и җүләр... сез!
— «Яшь ленинчы» да эшләгән елны Туфан абый Миңнуллин да миңа: «Ну и дурак!» — дигән иде... Үз итеп, сүз уңае...
— Мин дурак димәдем... Сезнең авыл кызлары ярты меховой иде. Икебезне бергә күреп, кемлегеңне шул көнне үк килеп әйткәннәр иде инде. Яшьлектә кем ялгышмас? Мин-мин, дип йөргән күпме егет сволочь бу дөньяда. Мин сезне бик ошаткан идем. Арабыз өзелгәч, шулкадәр кыен булды. Башка берәүгә дә кияүгә чыга алмам кебек иде...
— Бәхетлеме соң син, Ләйлә?
— Гафу итегез, мин әле генә сезнең бу соравыгызга җавап бирдем инде...
Син, дип саубуллашасы урында, хушыгыз, дип чыгып киттем. Ләйлә белән бүтән күрешергә насыйп булмады. Инде «Илфар» ширкәте ябылды. Теге бүреккә күптән көя төште. Кайры тунга «Чуртым» да юк. Кием шкафының өске шүрлегендә бөгәрләнгән истәлек булып, яңадан модага кергәнен көтеп ята, кисәң — кечкенә, кешегә бирсәң — кадерле. Унбиш ел гомерем заяга үткәндер кебек тоелды.
Ләйләне искә төшереп алу бүгенгемне ныграк аңлар өчен кирәк иде миңа. Зөһрәнең горур төстә мине эзләмәве ачуны китерә. Горурлыкны сылтау итеп дәшми торырга була, ләкин кирәгең юк, дип кул селтәп булмый.
Мин аны үзем эзлим, горурлыгына зыян китермәм.
***
Туган көнем уңаеннан ТНВ каналы кунакка чакырды, «Кара-каршы»да сөйләшеп утырырбыз, диләр. Темалары бик четерекле икән үзе: мәхәббәт һәм хыянәт! Икегә бүлеп утыртырлар инде: бер якта — мәхәббәт җырчылары, ә икенче якта хыянәтчеләр булыр. Мине кайсы якка каратып утыртасыларын чамалыйм.
Тапшыру эфирга турыдан-туры чыга. Шуңа күрә дә башланасы вакытка бер сәгать алданрак чакырдылар: урыннарга күнегәсе, һәркайсыбызның тавышына микрофоннарны көйлисе. Бәхәс белән мавыгып, темадан читкә китмәс өчен махсус әзерләнгән «дежур» сораулар белән танышабыз. Ялганлар хәлем юк, мин инде экранга күренер алдыннан әллә ни дулкынлану кичермим, сөйләшү дә алай фәнни әңгәмә түгел, менә күрерсез, минем тарафтан барысы да «мажор» булыр... дип кенә торганда, студиягә «Париж» шагыйре килеп керде. Соңарып түгел, район кешесе
КАМИЛ КӘРИМОВ
42
вакыт запасы калсын өчен иртәрәк йөри, ул, мөгаен, баш мөхәррир бүлмәсендә чәй эчеп, мәхәббәт шигырьләрен сөйләп утыргандыр. Шагыйрь абыйны күрү белән кылт итеп исемә төште — аның телевизордан чыгыш ясаячагын ким дигәндә Кечкенә Парижның ярты халкы беләдер, ул яртының яртысы интеллигенция булыр, ә интеллигенция арасында... Кыскасы, укытучы Зөһрә, бүген тикшерергә дип өенә алып кайткан диктантлар өемен читкә этеп, безнең тапшыруны караячак.
Студиядә бөтен лампалар да кабынса, раштуа суыгы да июль челләсенә әверелә. Ә урамда — минем июль! Шагыйрь абый белән саф һава эзләп чыгып баскан коридор буенча да бөркү җил бәргәләнә. Тел ачкычын майлар өчен, мин шагыйрьнең «Казан утлары»нда чыккан шигырь шәлкемен күпертеп алдым. Мактауга бик исе китми аның, үз каланчасын бик һәйбәт белә.
Ике арада күрешкән саен үзгәрми торган сораулар кабатланды...
«Миңа сәлам әйтүчеләр юкмы?»
«Ник булмасын, бик күпләрдән сәлам сиңа. Кайсысыннан ныграк көтәсең соң?»
«Ярарыгыз инде... Зөһрә йолдыз нихәл анда?»
«Сүнеп бара... Бәхете булмады балакайның. Чибәрлеге башына җитте».
«Ничек инде, башына җитте?»
«Ничек икәнен үзеннән сораша аласың. Чибәр кызларга өметләнеп йөргән егетләренең каргышы төшә бугай ул. Шалтырат».
«Телефонын белмим ич».
«Әтисенең исемен, фамилиясен беләсең, районның белешмәләр хезмәте әйтә дә бирә. Бер түбә астында, әти-әнисе янында өч баласы белән яшәп ята... Ире өшеп үлде бугай. Балалары күреп әйткәндә, Зөһрә чана белән тартып алып кайта иде. Соңгысында күрүче булмаган».
Минем кинәт кенә сорауларым күбәйгән иде. Ләкин студиядә: «Керик әле урманнарга» дигән җыр яңгырады да режиссёр ярдәмчесе безне студиягә ашыктырды.
Тапшыруга дип расланган җавапларым, алдан ук уйланып, үземчәрәк кинаяләнергә тиешле фикерләрем каядыр упкынга очты. Турыдан-туры эфирга чыккан чакта катгый рәвештә тыелган экспромт шаккатыру һәвәсе аның саен ныграк нәфесемне азындырды, күңелгә шайтан керде... Хәзер мин, өйгә — Нуриәхмәт кызы янына кайтасым барын да онытып, Зөһрәгә тиң бәхетсез булып күренергә дә риза идем бугай.
Үзе катнашып караган кеше белә булыр: турыдан-туры элемтәгә чыкканда, баштагы мәлне тамашачылардан сораулар килмичәрәк тора, соңга таба чамасыз күпкә китә, аларга җавап биреп тә өлгерер хәл юк һәм эфир вакыты да бетеп куя. Тапшыруның ахырында режиссёр киселеп калган сорауларны безгә санап үтә, респондентларның телефоннарын да бирә хәтта. Шалтыратучыларның күбесе җае чыккан саен хәбәрләшергә һәрдаим атлыгып торган таныш әби-бабайлар. Ләкин еш кына көтелмәгән серле исемнәр дә очрый.
Алып баручы кызлар Һади Такташның: «Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта...» дигән юллары белән башлагач, телевизор караучылар баштагы ун минутны өнсез үткәрде, башка каналга күчтеләр ахрысы. Аннан, кунак шагыйрьләребез үзләренең әти-әниләре арасындагы классик мәхәббәт белән горурланып алды. Тагын ун минут узды. Әкренләп дастаннарга күчтеләр... Поэмалардан өзекләр китерү башланды. «Кара-каршы» сөйләшүнең нибары унбиш минуты калгач, реклама вакытында режиссёр алып баручыларның колагына рубриканың ни икәнен пышылдап өлгерде бугай. Ниһаять, күчмә микрофонны миңа бирделәр: «Ничек уйлыйсыз, мәхәббәт — гомумән, нәрсә ул?» — имеш.
Минем күңелдәге теге шайтан чыгырыннан чыккан иде инде, гел киресен сөйләргә тотындым.
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
43
«Мәхәббәт дигән нәрсәне шагыйрьләр уйлап тапкан. Чынлыкта андый нәрсә юк. Бер-береңне ошату бар, ияләшү бар. Мәхәббәтләшү — ул никах алдыннан башкарылырга тиешле уен гына, шуңа күрә дә аның гарантиясе тугыз ай гына, кайберәүләрнеке җиде ай да була».
«Алайса көнләшү каян килә?»
«Яши торгач, бер-береңнең малына әвереләсең. Кем инде үзенең малын башкаларга бирергә теләсен. Шуңа күрә дә аерылышканда гражданнар сугышы чыга. Син ташлап качкан хатын белән икенче берәү рәхәтләнеп яшәп кала».
«Сөйгәнеңне югалту мал югалту гынамы? Сезнең югалтып караганыгыз бармы?»
«Минем гомер гел югалтулардан гына тора».
«Анысы язмыш бит аның».
«Язмыш мәхәббәт артыннан йөри, сеңлем».
«Димәк, мәхәббәт бар! Шуңа күрә хыянәт бар».
«Юк, кызлар, мәхәббәт булмаган җирдә хыянәт бар...»
«Ә сезнең хатыныгызга хыянәт иткәнегез бармы?!. Безгә шалтыратучылар бик күп. Ләкин соравыбызга җавап ишетмичә торып телефонны алмыйбыз».
Теге шайтан шундук күңелдән чыгып качты, кызыкка сусаган тынлык белән бергә-бер калдым. Җавап бирмәсәм... кеше көлдерәм дип, адәм көлкесенә калу шушы була инде ул...
«Хатыныма хыянәт иткәнем юк, дисәм, дусларым көләр инде дә... хыянәт иткәнием дисәм — өйгә кайтып керәсем бар... Әйдәгез, җавап шушы урталыкта калып торсын...»
Алып баручы кыз колак аппаратын төзәткәләде. «Алло, тыңлыйбыз сезне. Сез турыдан-туры эфирда. Соравыгызны кыскарак тотарга тырышыгыз. Алло, ал-ло, тыңлыйбыз сезне... Алло... Кызганычка каршы телефон өзелде... Юк, гафу итегез, эфир вакытыбыз беткән. Рекламадан соң хушлашабыз...»
Тапшыру беткәч, «ТНВ»ның иҗат төркеме безне бераз әрләсен әле дигәндәй, тиз генә таралышмадык, һаман нидер көтеп йөрибез. Экранда әйтелмичә, үкенечкә калган фикерләребезне кемгәдер сөйлисе килә. Тимер баскычларны биек үкчәсе белән саный-саный режиссёр ханым төште.
— Әйбәт булды. Үзебезчә инде, — диде дә ул миңа трамвай билеты чаклы гына кәгазь кисәге тоттырды. Телефон номеры иде анда... Ну кем исеме икәне аңлашыла инде!..
Хатларыма бер дә җавабын алмагач, мин телефон номерында аның кулын танымадым. Исемен күргәч кенә: «Зөһрә үзе!» — дип куйдым. Шушы кәгазь кисәге белән көл арасында пыскып яткан кузларны җилпеп учак тергезәсем килде; җавапсыз калган хатларымның эчтәлеген искә төшерергә тырыштым; Кечкенә Парижга кайтыр өчен автобуска билет бирделәрмени?!. Кыскасы, мин үземне мәхәббәткә лицензия алган хыялый кебегрәк хис иттем. Һәм студиядән тирләп-пешеп чыккан мәхәббәт теоретикларын кызганудан мәрхәмәтсез елмаеп куйдым.
***
Өебезнең почта тартмалары беренче катта. Безнең 48нче фатирныкы ни өчендер нәкъ лифт ишеге каршына туры килгән. Көнгә ике кат актармасаң, реклама гәҗитләре ташып чыга, айга бер сөендерә торган журналлар яртылаш сыймый калып, шук кулларга да ияреп китә. Лифт көткән арада почта тартмасын капшап карау гадәтебезгә сеңгән. Тышкы яктан буш кебек күренсә дә, никтер ачып карыйсы иттем. Автосалоннан хат килгән. Лифтны өнәмичә генә баскычларны санап менеп киттем. Урталыкта туктап, «Автосервис» дип бизәлгән конвертны ачтым. Иске машинам төсендәге чия-кызылын сораган идем, тиз генә булмаячак, дигәннәр. Ак, кара, сары төстәгеләре салонга чыкты, бәяләр артуы көтелә, ашыгыгыз, дигәннәр. «Бәяләр артуы көтелә» дигән сүз безнең ишеләр өчен «Каравыл!» кычкыру белән бер инде ул... Яңа
КАМИЛ КӘРИМОВ
44
машинаның кара төсе дә ярап торыр, ашыгырга кирәк иртәгә... Иртәгә мин иске машинамны утильгә тапшырып, яңа «Форд-фокус»ка утырып, Зөһрәне эзләп китәм...
***
Мин — социализм калдыгы. Егерме елга алдан төзелгән КПСС программасы буенча Илне күтәрүдә катнашкан буын вәкиле. «Утилизация программасы» дигән рекламалар шаукымын күреп, әллә яңадан коммунизм төзүгә күчәбез микән дип сөенгән идем...
Автосалоннар уйлап чыгарган сәүдә уены икәне дә билгеле, алдап-йолдап юмалауларын да беләбез үзе, барыбер алданасы килә, күбрәк алданган саен ныграк ышанасы килә...
Тимер юл тармагына терәп калай койма корганнар. Капка янына килеп туктауга, номерларны салдырып кулыңа тоттыралар да үзләре синең машинаңа утырып кереп югалалар. Ул арада, вакыт әрәм итмичә, дүрт бүлмәле такта чатырның ишек төбенә чиратка басасың, фамилияңне атап чакырып алалар да, домино уйнаган ише, «шалт та шолт» мөһер сугалар. Синең белән сөйләшкән кеше юк, нәрсә эшлиселәре конвейерга салынган. Һәм, соңгы кат шапылдатканнан соң, кулыңа «справка» бирәләр дә: «Менә моны автосалон кассасына тапшырасы. Сау булыгыз! Следующий!» — диләр. Үземнең беркатлылыгыма аптырап, тегеләрнең шомалыгына сокланып чыгып киттем.
Торгынлык чорында 25 меңгә сатып алынган «шестёрканы», унбиш ел буе йөреп туздырганнан соң, тотрыксыз сәясәт чорында 50 меңгә бәялибез, дигәннәренә ничек ышанмак кирәк? Ата-аналарны җыелышка чакыра торган кош теле хәтлек кәгазьне справка дип атап, кече лейтенант йолдызы чаклы гына пичәт сукканнар да — шуны кассага 50 мең сумлык акча дип тапшыр, имеш!.. Ваучерга да, облигация, заем, сертификатка, хәтта лотерея билетына да охшамаган гап-гади кәгазь кисәге бит ул!
Мин «Чаян» журналында эшлим, дип бер-ике сорау бирергә тел кычытып тора торуын, ну ярамый , кесәдә гаиләнең ике еллык бюджеты. Алла сакласын, иске машинамны да ташлап калдырдым, яңасыннан да колак кагуым бар...
Җәйнең бер көне кышның ике көненә тора, дигәндәй, автосалонга килеп җиткәндә, төшке аш турында сүз чыгаручы күренмәде әле.
Кара төстәге «Форд» бик тиз ошады миңа: Сәвия белән җыйган шомырт кебек елкылдый; фаралары Рәшидәнең күз явы кебек — ирләрнең күз карашын бик тиз тотып ала; Зөһрәнең толымы кебек күпереп тора... Әле дә ярый, чия- кызыл төслесе юк икән, йөрер идең аннары иннек савытында... Менә бу машина белән Зөһрәләрнең капка төбенә кайтып туктасаң да ярый, кемне санламаганын, нинди егетне югалтканын белсен!.. Абау, гап-гади «Форд» янында да нинди мактанчык уйлар били. Ә «БМВ», «Мерседес», «Каделак» кебекләренә утырсаң — җиргә төшә алмассың... Әйе, тирән эчле күн креслога чумып, машинаның минеке булганын көтеп утырам. Сату-алу кәгазьләрен компьютерда җыйган арада менеджер кыз ярты сәгать буе туктаусыз елмаеп торды. Аңа карап мин дә авызымны җыя алмадым. Шунысы гына сәер тоелды: ниндидер акция дигән булып, алар миңа дүрт кышкы көпчәк бүләк иттеләр...
Абзагыз — 70нче елларда ук «МАЗ»лар, «ГАЗ»лар йөрткән кеше, шулай да шәһәр эченнән үткәндә, яңа машинам өчен курку, тыелгысыз сагаю бар иде, рульгә ике куллап ябыштым. Олы юлга чыккач кына, заманча эшләнгән чит ил машинасының яңалыгын, куанычын, иркәләп назлавын тоя башладым...
Кечкенә Парижның ярты юлын узгач, ике район арасындагы межада туктадым. Машинам тирәли ике әйләнеш ясадым, көпчәкләренә типкәләдем, кулъяулыгым белән ян көзгеләрен сөрттем... Район җитәкчеләре чәкчәк күтәреп, гармун уйнап, җыр-бию белән язучылар төркемен каршылый торган капка бу. Бүген монда тынлык.
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
45
Июль кырларына хуҗа булып калган тургайлы болытлар узса да, әле һаман сайрап тора. Әгәр җәяүләп китсәм, алар мине Зөһрәгә чаклы озата барырлар иде...
Әйтерсең лә ике район уртасындагы ачык капкада түгел, ә язмышымның кыл уртасында басып торам... Зөһрәнең тавышын тургайлы болытлар аһәңенә кушып тыңлар өчен табигать һәм җәмгыятьнең иң гүзәл урыны! Хәзер, хәзер, шалтыратам да әйтәм: «Киләм. Өегезнең кайда икәнен белмим...» Хәзер, хәзер... Киләм дә бөтенләйгә синең янда калам!
Кесәләремне капшыйм, барсетканы (кечкенә сумка) актарам, яңа машинамның киез идәнен кармалыйм — телефоным юк! Автосалонда төшеп калганмы? Юк! Мин анда чакта берәү дә шалтыратмады... «Төшеп калган» дигән имеш уйларымны томалап кына торган, исемә төште — мин телефонны гел «Жигули»ның вак-төякләр шүрлегенә салып куя идем. Шунда онытылып калган. Бер көндә күпме вакыйга, күпме яңалык! Тәэсирләрдән башың әйләнерлек... Тургайлы болытлар, сүз куешкандай, берьюлы сүнде. Бөтен биографиямне саннарга бүлеп тутырган арадашчымны, үткәнем һәм киләчәгемне үз кулларым белән утильгә илтеп тапшырганмын...
Эш сәгате беткәнче кайтып өлгерим, дип, эленке-салынкы йөргән машиналарны узып, тизлек чикләүләргә кул селтәп, ярамаган борылышларга кереп, Казанга ыргылдым. Ыргылмадым, очтым! Иң мөһиме — кеше таптатма, кызыл утка кермә! Калганнары — штраф кына...
Калай коймага килеп терәлгәндә, эңгер-меңгер төшкән иде инде. Шәһәр өстен тоташ болыт каплаганга, кояш баеганны күрмәдем.
Тимер койма бикләнмәгән әле. Яшел камзул, киндер бияләй кигән ике егет килеп чыкты. Минем телефон мәрәкәсен ишеткәч, рәхәтләнеп көлделәр. Түздем. Әйдә, күрсәтәбез телефоныңны, диделәр дә пресслау өстәленә алып килделәр. Янәсе, әнә бүгенгенең җиде машинасы, үзеңнекен таны шуннан... Брежнев заманындагы төсле телевизор чаклы гына җиде шакмак арасыннан үземнең «вакыт машинасын» күреп алдым: пешкән чия төсендәге кыерчыклары; тузган бусагасын түбә калае белән тышлаганда чыгып калган шөреп башлары; турайтканда чатнаган бампер җыерчыгы — барысы-барысы миннән калган эзләр...
Мал югалту газабы озакка сузылмады. Урам ягына чыгып, калай коймадан ерагайган саен, Җирнең тарту көче отыры кими баргандай тоелды. Әйтерсең лә шушы тимер шакмакка әверелгән иске машинаны телефоны-ние белән моңарчы гел күтәреп йөргәнмен һәм бүген аны вакыт дигән кырыс хөкемдар үзе минем иңемнән төртеп төшергән...
Мин кайтканда, һәрвакыт, ишегалдына карый торган өч тәрәзәбез дә өй түрен яктыртып балкый торган иде. Ә бүген никтер тәрәзәләрнең кояшы сүнгән. Дөм караңгы бүлмәгә килеп кердем. Ут кабызырга ашыкмадым, әүвәл тынлыкны тыңладым. Аннан соң гына, ул-бу юклыкка ышангач кына, бушлыкның сәбәбен ут кабызып эзләдем. Болар минем хыянәтемне каршы алмас өчен, бәхетле бул, дип фатирны бушатып куйганнармы? Нуриәхмәт кызы, улым, әйтсәм әйтим, бишек чаклы көмәне белән килен — өчесе тиң кая барып сыенсыннар?.. Шкафны ачкач, эчемә җылы керде, бар да урынында. Хатын- кыз, кием-салымын төяп бетерә алмаса да, бизәнү әйберләрен калдырмас... Алары да урынында. Менә кайчан кирәк ул кесә телефоны!
Базар тормышының яхшы яклары да бар — сәүдәгәрләр төн уртасына чаклы эшли. Өйдәге утны сүндереп тә тормыйча кибеткә йөгердем. Яңа телефон алып кайтканда, плитәдә онытылып калган чәйнекнең сыбызгысы сызгырмый иде әле.
Яңа «sim»кага иң беренче булып Нуриәхмәт кызының номерын яздым. Чит кеше шалтырата дип сагаеп калган иде. Мин икәнен аңлап алгач, бик тиз кыюланды. Ну, шуннан башланды инде...
Элемтә өзелгәч, кичкә кадәр үземнән хәбәр көткәннәр. Аннан соң: башта үлгәннәр арасыннан эзләгәннәр, хезмәттәш дуслардан сорашканнар, ГАИга килгән хәвефле
КАМИЛ КӘРИМОВ
46
хәбәрләрне белешеп утырганнар...
Һәр хатынның ирен сүгәргә тиешле лимиты бар, туган көнем аркасында минекенең лимиты сарыф ителмәгән килеш тора иде. Ялгышып яңа телефонымның «громкая связь» дигән төймәсенә басканмын. Нуриәхмәт кызының ачуны китерми торган тембрлы һәвәскәр тавышы фатирны яулап алды: «Ярый әле машинаң эчендә үзең онытылып калмагансың! Кесәң тутырып акча күтәреп йөрдең, без нәрсә уйларга тиеш идек икән? Исән хәбәреңне җиткерер өчен переходта хәер сорашып утырган кеше дә телефонын биреп торыр иде. Нинди этлек кылып йөргәнеңне белмибез дисеңме? Яшьлектәге тургайларыңны эзләп йөрсәң, өеңдәге кенәриеңне очырырсың әле. Мәхәббәт шизофрения кебек чир бит ул — язын-көзен яңара торган... Безнең кадерне белмәсәң, хет олпат яшеңне хөрмәт ит, оныгың туарга тора! Базарда бер дә карт ит сорамыйлар, тана йә үгез бозау юкмыни, диләр. Фирдәвес апа Гарипованың соңгы нәсыйхәтен исеңнән чыгарма: калган гомереңне шушы хатының белән яшәп бетер, диде ул сиңа, онытма! И, давай, вакыт әрәм итеп йөрмә — язуыңны бел!..»
Укытучы гаиләсендә үскән Нуриәхмәт кызының һәр сүзе шигар булып бүлмәдән бүлмәгә күчә дә кайтавазы янә җаныма килеп бәрелә; фатирыбыз яшәү гаме белән тула; йокы бүлмәсенә иман нуры күчә; өметем яшәрә... Шушы хакыйкатьне аңлар өчен, үзең ялгышмыйча башкалар тәҗрибәсен өйрәнеп кенә бәхеткә ирешеп буламы? Яшьлек җүләрлеге белән, әйе, диярбез... юк шул, юк, диярбез акыл кергәч. Минем язмышка тагын никадәр кешенең язмышы сыйган! Минем бәхеттә — күпме кешенең бәхетсезлеге һәм күпме югалту?!. Яшьлек хатасын төзәтәм, дип тагын күпме хата ясадым.
***
1981 елның көзе. Язучылар оешмасында проза секциясенең чираттагы утырышы. Яшь язучы Разил Вәлиевнең «Яшисе килә» дигән повесте турында сөйләшү көн тәртибенә куелган иде. Түрдә, әдәби консультант Илдар Юзеев янында, секция җитәкчесе Атилла Расих, председатель урынбасары Фәрваз Миңнуллин, җаваплы секретарь Мөсәгыйт Хәбибуллин утыра. «Казан утлары» ның тәнкыйть бүлеге мөдире Мансур Вәлиев, проза секциясенең секретаре Марсель Галиев һәм мин — союзның пропаганда бүлеге уполномоченные, ян өстәл артында утырабыз. Кыскасы, штатный хезмәткәрләр җыелдык, ирекле язучылар никтер килеп җитми әле. Ниһаять, Ләбибә Ихсанова күренде, Кояш Тимбикованы култыклап, бик акрын адымнар белән Фатих Хөсни килеп керде. Мөхәммәт Мәһдиевтән соң шактый гына тынлык урнашты. Повестьның авторы председатель Гариф Ахунов белән Чаллы бүлекчәсенә җаваплы кеше булып расланырга киткән иде, кайтып җитәргә тиешләр. Көтәбез... Секция җитәкчесе, ветеринария фәннәре докторы Атилла Расих, әдәбиятта еш күзгә чалына торган бер хатаны төзәтеп алды. Биянең кулкасы дөп-дөп суга иде, дигән сүз дөрес түгел икән. Айгырның гына «кулкасы суга» икән, ул да әле кулка түгел икән... Көлү озакка бармады, тагын тынлык урнашты... Шунда Кояш Тимбикова «кулка» темасына исе китмичә йокымсырап утырган 73 яшьлек Фатих Хөснинең касыгына төртте.
— Нихәл соң, Фатих абый?
— Нәрсә дисең?
— Кызлар мәсьәләсендә нихәл соң, дим?!
— Ә-ә-ә... аны әйтәсең икән, — Фатих Хөсни утырыштагыларга күз йөгертеп чыкты да, безгә — яшьләр ягына борылган килеш калды. — Егетләр, хатын-кызның бөтенләй кирәге юк икән аның, вакыт әрәм итмәгез, языгыз! — диде.
Мәхәббәт һәм язмыш темасының «Йөзек кашы» булган классик язучы авызыннан шушындый киңәш чыккач, ирләргә кушылып ханымнар да көлгән иде...
Утыз ел үткәч, Фатих абыйның әйткәне искә төште дә, ялгыз фатирыма ямь өстәп, рәхәтләнеп кычкырып көлдем... Мин үзем дә Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты бит әле...
***
«Бюрократ» кибетеннән күп итеп ак кәгазь күтәреп кайттым.
Яшәлгәнен язып барам...
Язасыларын яши торам...
Килен кыз бала тапты. Ясминә дип исем куштык: буе өч карыш, авырлыгы сигез кадак...
Иртәгә бәллүр биләүне яңа машинабыз белән өйгә алып кайтабыз.
Мин иртәгә яңадан яши башлыйм...
(Беренче китап тәмам)