Логотип Казан Утлары
Публицистика

САФЛЫККА МАНЫЛГАН ӘСӘРЛӘР

Сизәсезме, җирдән сафлык китеп бара... Ьава тоныклана, чишмәләр болгана, җир агулана, күңелләр карала... Тәнгә дә, җанга да саф ризык табу көннән-көн, елдан-ел авырлаша...
Хәер, ялгышам, хәлләр бөтенләй үк өметсез түгел, бар ул яктылык, күләгәдә калырга хакы булмаган матурлык, сафлык бар әле! Иң мөһиме — аны эзләүчеләр булсын!
Минем сезне гаҗәеп талантлы, бары сафлыкка гына хезмәт итүче каләм иясе белән
151
таныштырасым килә. Бу сүзләр сәер яңгырый, әлбәттә. Аның исеме инде күптән бар укучыга таныш булып, телдән төшмәскә, ә китаплары исә кулдан-кулга йөрергә тиеш. Әйләнгән саен йөзе экранда балкымагач, шау-шулы бәйрәм-кичәләрдән читтәрәк йөргәч, аны танучылар сирәктер. Артык тыйнак кеше ул Фирүзә. Үзен күрсәтеп йөрергә әрсезлеге дә, вакыты да юк, муеннан эшкә чумган: көннәре генә түгел, төннәре дә кеше әсәрләрен укып-тикшереп үтә. Дәүләт эше язучы өчен бик кадерле, кирәкле булган вакытны гына түгел, кайчакта саулыкны да урлый, күңелдә бөреләнгән күпме әсәр чәчәк атмый кала... Кулымнан килсә, бу талантлы каләм иясенә, иҗат итү өчен бөтен мөмкинлекне тудырып, уч тутырып акча бирер идем дә:
— Син яз гына, үз әсәрләреңне яз! Син милләткә бик кирәкле, бик кадерле зат!
— дияр идем...
Әмма үзем дә шул ук хәлдә, казна эше аяк-кулны бәйли. Ходай биргән сәләтне, санаулы елларны, вак-төяккә сарыф итмичә, бары иҗатка гына багышлый алган бәхетле язучылар безнең заманда бик сирәктер шул...
Хәер, сүзем бит каләмдәшем Фирүзә Җамалетдинова турында иде. Матбугатта басылган беренче шигырь-хикәяләре белән танышкач та:
— Бу кадәр киң колач, күңел сизгерлеге, акыл-зирәклек кайдан килә? Тамырларың бик затлыдыр синең, — дип сокланган идем.
Чынлап та, укымышлы муллалар нәселеннән икән. Шөкер, үзләрен юк итәргә теләсәләр дә, орлыклары сибелеп калган. Саф, таза, уңдырышлы орлыклар. Алар нинди җиргә килеп төшсә дә, яшәргә көч таба, кояшка үрелә, уңыш бирә.
Фирүзәнең «Еллар кәрваны»н укып та, биниһая карт, иске бу дөньяда шулкадәр яңалык таба алуына гаҗәпләнгән идем. Һәр шигырь — үзе бер галәм, һәркайсында
— камиллек, нәфислек, фикер тирәнлеге, офыклар киңлеге, эчеп туймаслык сафлык, акыл-хис... Әлеге китабы өчен шагыйрә зур бәя алды, аңа Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк бирелде.
Фатих Хөсни исемендәге премиягә дә күптән лаек ул. Чөнки Фирүзә Җамалетдинова талантлы шагыйрә генә түгел, гади генә вакыйганы да притча дәрәҗәсенә күтәрә алган оста хикәяче дә. 2013 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән соңгы китабына аның илле дүрт хикәясе тупланган. Китап шулай дип атала да: «Хикәяләр». Кыска, җыйнак әсәрләр алар, әмма бәрәкәтле: уч кадәрле җирдән дә зур уңыш җыеп аласың. Әсәренең беренче юллары белән үк укучыны үз артыннан ияртергә сәләтле Фирүзә. «Ни булган, бу кыйсса ничек тәмамланыр?» дигән сорауларга җавап табарга теләп иярә аңа укучы. Һәм таба да! Чөнки язучы беркайчан да юлдашының өметен алдамый, ярты юлда ташлап калдырмый. Һәр хикәядә сер бар, аларның тарту көче дә шунда бугай. Укучы шул серне белми торып әсәрдән аерылмый, хәтта соңгы ноктасына җиткәч тә, аның тәэсиреннән айный алмый, тормышка автор күзлеге аша карап, үзе өчен ниндидер яңалык ача, сабак ала, уйлана, бәяли, акыл җыя...
Һәр язучы әдәбиятка үз сүзе, үз дөньясы белән килә, телиме ул моны, теләмиме, әмма әсәрләре аша аның шәхесе ачыла. Фирүзәнең зирәклегенә, күңел сизгерлегенә, үз геройларына булган хөрмәт-мәхәббәтенә сокланырлык. Кешеләрне, тормышны белмәгән- яратмаган иҗатчы әйбәт әйбер тудыра алмый. Миңа калса, һәр әсәрне биеклеккә күтәрүче , күңелләргә сеңдерүче көч — мәхәббәт ул. Кешене мәхәббәт яшәтә, ди Фирүзәнең бер герое. Үзе дә иҗаты белән шуны раслап килә. Укучы шул ихлас мәхәббәтне тоя, язучыга ышана, аның белән янәшә атлый, уй-фикерләрен җанына сеңдерә, аннары теләмичә генә саубуллаша. Бу әсәрләрдә гүя ки син дә яшисең. Җан рәхәтлеге белән укыла ул хикәяләр, турыдан-туры күңелгә юл яра. Кайсы шатлык, кайсы моңсулык белән кагыла. Әйе, чынлап та шулай, һәр әсәр үз эченә бөтереп алып кереп китә дә, сине җылы кочагыннан җибәрми тора. Күңелне әсир итү дигәнең шул буладыр, күрәмсең.
Фирүзә Җамалетдинова табигать күренешләрен зур осталык белән сурәтли. Әсәрләренә туган телнең бар моңын, бар тәмен сеңдереп яза: «Кояш көне буена кырмыскадай кайнашкан мәшәкатьле галәмгә текәлеп, һәммә тереклекне ихлас сөеп, көлеп тора. Әкрен искән җилдә мәңгелек белән өр-яңадан очрашкан җете нәни яфраклар лепердәшә. Кояш җылысын тоеп, җир куеныннан калкып чыккан ямь-яшел үлән кыяклары өстеннән назлы җил тәгәри. Көтүченең әле тамчы да очы китмәгән өр-яңа чыбыркысының саңгырау тавышы ишетелә...» Шул күренешләр аша язучы туган җиргә булган самими,
152
җылы хисләрен, олы мәхәббәтен генә түгел, тирән сагышын, ил язмышы өчен борчылуын да сиздереп куя кебек: «Урамда буран, тәрәзәләргә ябышып, эт өргән тавышлар чыгара. Морҗа тишегеннән кереп улый. Җиле дә булышчы, өйнең җылысын суыра...»
Кеше күңеленең төпсез коеларын айкый Фирүзә. Укучы игътибарын шаккатмалы сюжетлар белән түгел, барчабызга да таныш булган гадәти күренешләр белән җәлеп итә. Әдибә сизгер һәм күзәтүчән, әйтерсең, тормышны уч төбенә салып, үзенә кирәкле энҗе бөртекләрен сайлап ала. Хикәяләрне укыганда, заман сулышын тоясың, күңелләр аша чорыбызның җылы да, салкын да җилләре уза сыман.
Фирүзә үз халкының яшәешен, йөрәк тибешен аңлап-тоеп яза. Турыдан-туры кычкырмыйча, гыйбрәтле язмышлар, сискәнерлек күренешләр аша милләт яраларын күрсәтеп, җан әрнүен сиздереп куя, акыл сатмый, нәсыйхәт укымый, әмма киләчәк турында уйланырга мәҗбүр итә. «Васыять», «Тамырлар», «Язмыш җиле», «Җиңү», «Себердә», «Кеше күңеле — кара урман», «Хата», «Хыянәт» кебек хикәяләрдә халкыбызның сокланырлык сыйфатлары, күркәм гадәтләре белән бергә бүгенге фаҗигасе, үкенечле югалтулары да чагыла.
Геройларын ал төсләргә манмыйча, тормыштагыча табигый итеп күз алдына китереп бастыра Фирүзә. Портретлар тасвирлап мавыкмый ул, күз-каш сурәтләми, чөнки аның өчен кешенең төс-кыяфәте түгел, җаны-күңеле беренче урында. Фирүзә Җамалетдинова хикәяләрендә образлар вакыйга, күренешләр аша түгел, ә киресенчә, вакыйганың асылы геройның кичерешләре, уй-фикерләрләре, сүзләре аша ачыла. Моң-сагышлары, сөю-нәфрәтләре, әрнү-шатлыклары белән күңелгә кереп кала алар. Оныгы өчен шәһәрдә татар мәктәбе ачтырырга теләп, әмма шәһәр башлыгына эләгә алмыйча, ахыр чиге, очратып сүз кату өмете белән, аның артыннан теннис, хоккей, футбол уеннарына йөрүче фидакарь карт та, тупас, әдәпсез «Кыш Бабай»ны күреп, балачакның матур әкиятен бер мизгелдә югалткан сабыйлар да, авыл болыннарына, шул болыннарда чыбыркы шартлатып йөрүче көтүчегә гашыйк хыялый хатын да, яраткан улы белән аралашудан мәхрүм калган чарасыз ата да, каладагы бер тукталышка исеме бирелгән Комаровның кем икәнен ачыклап-төпченеп йөрүче тынгысыз агай да, шигырьләр яза-яза ил буйлап югалган улын эзләп йөрүче сагышлы ир дә, яңа туган оныгы муенында тәре күреп сискәнгән, нәселенең киләчәген югалткан татар хатыны да, хәтта ирек белән хуҗаларын бер үк дәрәҗәдә сөйгән тугры эт тә — барысы-барысы укучы күңелендә якты эз калдыручы образлар.
Ә бит кайсыбер геройларның хәтта исеме дә юк, «ир, хатын, карт, онык, малай, карчык» кына алар. Бу мөһим дә түгел кебек. Аларның әрнү-борчулары, нәни куанычлары, тыйнак бәхетләре аша заман пәрдәләре ачыла, барча төсләре белән балкып, тормыш үзе күзгә карый.
«Язмыш җиле» хикәясен генә алыйк. Ул шундый юллар белән башланып китә: «Бала табу йортының җилфер ишеге котны алып чыелдап ябылды». Шул сүзләре белән үк язучы укучыны ниндидер фаҗигагә әзерли. Әнә бит болыттай ак халатлы шәфкать туташы да уйга батып барган хатынга дәшә: «Әллә үле туган бала сезнекеме?» Димәк, нидер булган. Әмма хатын бала турында түгел, никтер әнисен уйлап бара икән. Бары җилгә генә дәшә: «Оныгымны югалттым... Юк, ул исән үзе...» Алайса, ник шулкадәр борчулы соң бу хатын? Сер хикәя ахырында гына ачыла.
— Ник елыйсың? — дип сорады киленем һәм гаҗәпләнеп күземә бакты.
— Нигә тәре тактың балага? — дидем мин.
153
Үзенә менә дигән егет үстереп биргән татар анасына урыс килене берни булмагандай тыныч кына җавап бирде.
— Аны мин тудырдым, әнкәй. Исемен Андрей куштырам.
Дөньяга яңа аваз салган нарасыйның үзенә дә, нәселенә дә ят булуын тоя хатын. Бу фаҗига түгелмени?! Чит кавем кешесе белән кушылырга ниятләгән егет-кызларыбыз укысын иде әлеге хикәяне, мондый ялгыш-югалтулардан саклансыннар иде.
Сафлык бөркеп торучы затлы, югары сыйфатлы хикәяләр генә тупланган бу китапка. Җирдәге һәр җан иясенә рәхим-шәфкатьле булып, күңелдә мәхәббәт утын сүндермичә, бары игелек кылып яшәргә өндәгән уйлы-гамьле бу әсәрләргә әдибәнең акыл һәм күңел сафлыгы сеңгән. Яшь буынны кешелекле, иманлы итеп тәрбияләр өчен менә дигән кулланма алар.