Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЗАЛАР ТЫН ТОРМАСЫН ДИСӘК..

.Туплар атканда, музалар тын торыр, дигән гыйбарә бар. Ә дөнья тарихы үзе асылда сугышлар тарихыннан гыйбарәт, диләр. Кешелек тарихыннан без орыш-сугышларныц бер атна дәвам иткәнен дә, йөз елга сузылганын да беләбез. Ләкин бер акыллысы әйткән, сугышнын беренче корбаны дөреслек була, дигән. Бездә ватандашлар һәм Ватан сугышлары турында гына да менләгән әдәби, музыкаль әсәрләр, гыйльми хезмәтләр язылган, нәфис һәм документаль фильмнар төшерелгән, картиналар иҗат ителгән. Әмма алар арасында тарихи хакыйкатькә, сугышнын чын асылын ачып бирүгә дәгъва кылганнары күпме генә икән? Сугышларны һәрдаим фетишлаштыру, аларнын рәсмиләштерелгән каһарманнарыннан бертуктаусыз пот ясау — ул империячел бәхетсезлек кәсәфәте генә түгелме? Әгәр озын-озак гасырлар дәвамында алып барылган сугышлар илнен тарихи хәтеренә гелән гадел сурәттә генә уелып калган икән, димәк, ул, ахыр чиктә, юк итү кораллары уйлап табуда гына зур җинүләргә ирешеп, безнен әби-әнкәйләрнен төшенә дә кермәгән кер юу машинасын да ана сугышта җинелгән халыклар ясап бирергә тиеш буламы?
Кызганыч ки, эшләр хәзергә шулайрак бара. Сугышларны гел гаделләштереп, иләтне берөзлексез патриот булырга өндәп, хәзер дә «ВКП(б) тарихынын кыскача курсы» буенча гына эш йөртүче ура-патриотлар илне беркайчан да алгарышка илтә, ана бәрәкәт иңдерә алмастыр.
Безнен дәвердә урысньщ үзем укып белгән ин намуслы язучысы, сугыш ветераны Виктор Астафьев сугышнын кырыс хакыйкате турында сүз әйткәч, Красноярск крае парламенты аны ниндидер ташламалардан мәхрүм итү турында карар чыгарган иде. Гомере буе солдат батырлыгы һәм сугыш фаҗигасе хакында язган бөек белорус әдибе, сугыш ветераны Василь Быков, үз иле җитәкчеләре кырын карый башлагач, Алманиядә сәяси сыену урыны тапты. Кыскасы, хәзергечә әйтсәк, икесе дә менә дигән «бишенче колонна» вәкиле була иде.
Минем ике бабам да сугышта һәлак булган. Берсе — Ленинград чолганышында, икенчесе — Көнбатыш Аурупа туфрагында. Әмма аларнын тол хатыннарына да, шул әбекәйләрем итәгендә өелеп калган берсеннән-берсе яшьрәк нарасыйларга да хөкүмәт беркайчан да якты чырай күрсәтмәгән, киресенчә, салым, заемнар белән изә-изә, аларнын сонгы телем икмәген дә тартып алган... Их, шуларны уятып, бер генә булса да китап укытасы иде үзләренә. Мәсәлән, «Ледокол»ны. Гәрчә ул бездә хупланмаса да. Ләкин сизеп торам: мин хаталанам, көфер сүз сөйлим бугай. Сугыш кырында шәһит киткән бабамнарнын да, гомер буе михнәт чигә-чигә гүр иясе булган әбекәйләремнен дә, гадел хезмәттән башканы белмичә бакыйлыкка күчкән сугыш ятимнәре әткәм-әнкәемнен дә рухларын берүк шат кылсын. Аларга инде фани дөреслек кирәкмидер. Алар фәкать илаһи сүз — догага мохтаҗ. Ә фани дөреслек безгә, исәннәргә кирәк...
Җиһанда күптән инде Өченче дөнья сугышы бара. Анын да үз Сталины, үз Гитлеры бар. Һәм алар, элеккечә үк, бер үк максатка хезмәт итә. XXI гасыр башында глобаль дошман да тәгаен ачыкланды кебек. Шунадыр, күрәсен, «хохмачлар» хәзер Мөхәммәд пәйгамбәр карикатурасын ясап кинәнә.
Сүз унаеннан әйтик, Сталин «Священная война» җырын 1941 елнын февралендә үк язарга күрсәтмә биргән, диләр.