Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәгъсүм Гәрәевкә 80 яшь

Котлыйбыз!
Мәгъсүм Гәрәевкә 80 яшь
1935 елның 7 февралендә Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында туа. 1956 елда ул Шәле урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының физика- математика факультетына укырга керә. Икенче курсны тәмамлаганда, аны Татарстан радиосына даими эшкә чакыралар. Шул вакыттан ул киң даирә җәмәгатьчелеккә үзен җурналистика аша таныта башлый. Төрле елларда «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан хәбәрләре», «Шәһри Казан» газеталарында, «Чаян» журналында хезмәт куя. Аның заманның иҗтимагый-социаль мәсьәләләренә, күренекле шәхесләренә багышланган очеркларын, мәкаләләрен Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан дистәләрчә китап-җыентыкларның һәркайсында диярлек күрергә мөмкин.
2004-2005 елларда язучы-публицистның сайланма мәкаләләре, хикәяләре, иҗат портретлары, юмор-сатира әсәрләре һәм автобиографик язмалары-истәлекләре тупланган «Мин, Чуен Гәрәй малае...» һәм «Җаның кыйбатмы, малыңмы?..» дигән китаплары дөнья күрә.
2005 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.