Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪНӘ (дәвамы)

Фәрештәләр
Иманның икенче шарты ул
— фәрештәләргә ышану
Җирдә тереклек итәр өчен су, туфрак хайванат — балыклар, кошлар, үсемлекләр мул. Хәзер кеше ясыйсы гына калды. Ләкин Кешегә кадәр Аллаһның гозерләрен үтәр өчен иң башта фәрештәләрне барлыкка китерергә кирәк. Аллаһы Тәгалә беренче кайсы фәрештәне яралтты икән?
Газраилнеме, Микаилнеме, Җәбраилнеме, Исрафилнымы, әллә кятибин- фәрештәләренме яки Һарут белән Марутнымы, бәлки Нәкир белән Мөнкирнедер, әллә Газазилнеме?
Мантыйкый фикер йөртеп карыйк. Аллаһы Тәгалә фәрештәләрне нурдан яралткан, бары тик Газазилне генә уттан барлыкка китергән. Газазил — Иблиснең фәрештә чагындагы беренче исеме. Матур исем — Газазил! Ләкин шушы матур исемне йөртүченең эчендә хөсетлек, башкалардан көнләшү, үзен бүтәннәрдән өстен кую тойгылары тулып ята. Алга таба аның исеме дә үзгәрәчәк — Иблис! Шайтан!
Матдәне, Кояшны, Әсманны барлыкка китергәнче фәрештәләр дә, Иблис тә була алмый, чөнки әле ут юк, яктылык юк, нур юк, димәк ки, фәрештәләрне бары тик галәм, ут белән яктылык барлыкка китерелгәч кенә ясау зарури. Аннан соң фәрештәләрнең һәрберсенең вазифасы бар, алар күбесенчә кешелек җәмгыятенә кагылышлы йөкләмәләр. Бәс, Җир йөзендә кеше булмыйча, фәрештәләр вазифалы була алмый. Әйтик, Газраилнең вазифасы — Аллаһның әмере илә кешеләрнең җанын алу. Кешеләр булмыйча торып, җан алучыга ихтыяҗ юк. Җәбраилнең вазифасы — Аллаһның вәхийләрен пәйгамбәрләргә ирештерү. Кешелек җәмгыяте булмый торып, бу вазифаны үтәү ихтыяҗы да булмый. Исрафил фәрештә кешеләр үлеп, Ахырзаман килгәч, Сур быргысына өреп, мәетләрне уятырга вазифалы. Заман әле башлана гына, Ахырзаманга байтак вакытлар бар. Исрафилның да кирәге күренми. Сорау фәрештәләренең дә кирәге юк, алар вазифалы булсын өчен, кешеләрнең үрчеше, үлеше кирәк. Ризван фәрештә җәннәттәге тәртипләр өчен җаваплы. Әле җәннәт юк, Ризванның да кирәге юк. Мөнкир белән Нәкир мәетне гүргә иңдереп, җирләүчеләр кайтып китүгә үк сорау ала башлыйлар. Мәет булсын өчен кеше кирәк.
Микаил фәрештәнең вазифасы — табигать күренешләре белән идарә итү. Җир йөзе бар, таулар, вулканнар бар, океаннар бар, Күк йөзе бар, болытлар бар. Микаил фәрештәнең эше җитәрлек. Җир тетрәтүләр, янар тауларны аттыру дисеңме, яңгырлы давыл, өермәләр белән идарә итү дә бик кирәк. Адәм галәйһи вәссәлам яралтылганчы ук Микаилгә вазифа йөкләтелгән булырга тиеш. Аллаһ тарафыннан яралтылган беренче фәрештә Микаил, дип фаразларга була.
Адәмгә җан иңгән вакытта фәрештәләрнең барысы да Алла хозурында була инде. Димәк ки, фәрештәләр Адәм ясалыр алдыннан бар ителгәннәр, һич югында бер мизгел алдан яки миллион еллар әүвәл. Без моны төгәл әйтә алмыйбыз.
Фәрештәләрнең вазифалары күп төрле, фәрештәләр үзләре дә бик күп, ләкин аларның вазифалары Аллаһы Тәгалә белән кешеләр, пәйгамбәрләр арасында хәбәр йөртүчеләр. Кайчакларда фәрештәләр кеше кыяфәтенә кереп, Җир йөзенә иңеп, Аллаһның әмерләрен кешеләргә тапшыралар, кайвакыт алар адәм баласының төшенә кереп, вәхий (хәбәр, Аллаһның әмерләрен) иңдерәләр.
Мәсәлән, тау мәгарәсе эчендә гыйбадәт кылып утырганда нур балкышы булып Җәбраил фәрештә Мөхәммәднең күзенә күренә дә «Галәк» сүрәсен Мөхәммәдкә сузып әйтә:
Дәвамы. Башы 2014 елның 7нче санында.
— Укы! — ди.
— Мин укый-яза белмим бит! — ди Мөхәммәд.
— Коръәнне халыкка өйрәтер өчен укы! — дип кабатлый фәрештә.
174
Ни гаҗәп, өченче тапкыр әйткәч, Мөхәммәд Җәбраил фәрештә артыннан кабатлап укый башлый.
Менә ул Җәбраил фәрештә алып килгән Аллаһның изге сүзләре, әйтерсең лә бүген сөйләнә торган сүзләр.
Сине юктан бар иткән Раббыцныц исеме белән укый башла. Аллаһ инсанны бер галәктән (аталанган күкәйчектән, күзәнәктән, яралгыдан) хасил итте. Укы! Раббыц синец чиксез юмартлык иясе. Ул каләм белән язу язарга өйрәтүче. Кешегә элек мәгълүм булмаганнарны да өйрәтүче. Юк бит, кеше барыбер бозык юлда. Баеп алгач, мин (Аллаһка) мохтаҗ түгелмен, дип әйтер. И, адәм баласы! Җавап тотарга син Раббыц хозурына кайтачаксыц. Намаз укыганда берәүсенец икенчесен (намаздан) тыйганын күрдецме? Намаздагы кешене намаз укудан тыю дөрес эш булырмы? Хәтта ул (намазны боздыручы) үзе кешеләрне: Аллаһныц җәзасыннан куркыгыз, гөнаһлардан сакланыгыз, дип өндәргә алынган булса да. Күрдецме, ул Хакыйкатьне ялганга чыгарды да, йөз чөерде. Ул бәндә Аллаһныц барысын да күреп торганын белмимени? Бу эшеннән ваз кичмәсә, хактыр ки, аны мацгай чәченнән тотып, (җәһәннәмгә) өстерәп алып барырбыз. Ялганчы гөнаһкярныц мацгай чәченнән. Тели икән, ул үзенец якыннарын ярдәмгә чакырсын. Без дә зобаниларыбызны чакырырбыз. Сак бул! Аца буйсынма. Сәҗдә ит. Аллага якынлаш!
96 (Галәк) 1-19.
Җәбраил фәрештә 23 ел буена Мөхәммәдкә Аллаһның аятьләрен иңдерә һәм Мөхәммәд пәйгамбәр гомере буе халыкка Коръәнне аңлата.
Фәрештәләр барлыкка килде һәм, әйтергә кирәк, Аллаһы Тәгалә фәрештәләр каршысында Адәм галәйһи вәссәламны барлыкка китерә.

Дәвамы киләсе саннарда.