Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҺӘМ ҮЗЕБЕЗ — ТАРИХ КӨЗГЕСЕ...

И Казан!
Иңнәреңә унмы (?) гасыр баскан,

Төпкә төшәргә соң кем базган?

Чиркәү чыңы аша азан тавышы

Сискәндереп куя, и Казан!
Гыйбадәттә түгел, урамда да

Безнең һаман башлар иелгән.

Затлы яулыкларны, түбәтәйне

Ничә салып, ничә киелгән.
Авырлыгы һаман башка төшә,

Челләләрдә кайный миләр дә.

Тик эссегә, суыкка да күндек,

Күндек лә без әллә ниләргә.
Сөембикә манарасы кебек
Басып торуыбыз кыйшаеп,

Үзебезне сискәндерә, Казан,

Ә шулай да монда ни гаеп?
Ә шулай да һаман яшибез бит,

Ничә торган, ничә егылган...

Чал тарихың карап тора сыман

Нәр кызыңнан, һәрбер угылдан.
...Манараны төз итәсе килә,

Китәр идек сыман зураеп.

Нәм барасы килә киләчәккә,

Сөембикә кебек тураеп.
Эндәшәсе килә, шәһәрләрдән

Казан, диеп, иң-иң изгесе!
Тик нишлисе... Манарабыз авыш...

Нәм үзебез — тарих көзгесе...

Үз җырым бар
Чикерткә дә үз телендә җырлый,

Югыйсә, ул яши безнең өйдә.
Тыңлагыз, дип җырлый.

Йә, ни әйтик,

Мич артыннан ишетелгән көйгә?
Чикерткә дә үз телендә җырлый,

Ни әйтсәк тә, безне ишетми ул.
Безнең өйдә гел үзенчә яши,

Җырыбызны хәтта иш итми ул.
Кушылмый ул бер дә минем көйгә,

Ә мин тыңлыйм, тыңлыйм чикерткәне!

Бик беләсем килә кайчагында

Өебезгә аны кем керткәнне.
...Минем дә бит асыл сүз-моңым бар,

Зурлап яшим бөек туган телем.
Зат инде ул! Төшенерсең бер көн,

Минем дә бит үз җырым бар, илем!..


Мин бер көндә ничә гомер яшим...
Мин бер көндә ничә гомер яшим,

Беләм үзем генә.
Үзем генә белгән бу гомердә

Җитсен түзем генә.
Бар җиһанга якты кирәк миннән,

Кешеләргә — сүзем.
Күрсен өчен алар бәхет дигән

Ераклыкның күзен...
Изгелекләр, намус, ышаныч һәм

Ярдәм кирәк, кирәк!
Җитми көчем, җилгә каршы торып,

Һаман тибә йөрәк...
Мин бер көндә ничә гомер яшим,

Чыдап барысына.
Җанкаемны кисә җилләр...
Сабыр Канатларым сына.
Челпәрәмә килгән мизгелләрнең

Ватыкларын җыям.
Нидер тапмак булган бу мәлемдә

Әллә ниләр җуям...
Җуелганын, табылганын, аннан
Бер җаныма түгеп,

Мин бер көндә ничә гомер яшим!
...Үзем өчен түгел...

Җир өсләрендә йөримен
Җир өсләрендә йөримен,

Йөримен кебек бушка...

Һавалар кошка кадерле,

Күкләр газиздер кошка!
Җир өсләрендә йөримен,

Нибары кеше булып.

Һәм кеше булуым белән

Филдән дә көчле булып.
Җир өсләрендә йөримен,

Чебендәй күрә байлар.
Икмәклек хак түли-түли

Көлә түрә агайлар...
Аларга елмаеп үтәм

Мин дә тыелып кына.

...Җир өсләрендә имәннәр

Ава кыелып кына...
Кала сүзләр, кала эзләр,

Кешеләрнең төсләре...

Җир өсләрендә йөримен,

Кадерле җир өсләре!


Йөзек һәм шәл
Мамык шәлләр сата шәмдәй ханым,

Ак мамыкка ап-ак гөлме сипкән?!

Һәрбер караш энә күзе юкса,
— Йөзек аша, — диләр, — чыгар микән?
Чын бәһасе шәлнең шунда, имеш,

Матурлыктан, белмим, кемнәр бизәр?

...Шәлдәй җылы сүзләр эзләп йөрим,

Күңел аша үтеп чыгар сүзләр.
Бизәк итеп шәлләренә салган

Җаны түзмәс, тулып түгелер ул.
— Йөзек аша чыгар микән? — диләр,

Беләм, йөзек — халык күңеле ул!
Яман сүзне халык әйтмәс аны,

Кеше әйтер әйтсә, анысы хак.

Яшәешкә гөлләр сибеп биргәч,

Бардыр заманадан аласы хак.
Гөлләр сибәм мин дә сүзләр итеп,

Үз чорымнан сөеп җыйдым менә.

Шәлләр сата шәмдәй зифа ханым...

Мин үземне уйлап куйдым менә...
***
Кышлар озын, көннәр кыска була иде,

Таулар биек була иде балачакта.
Бар табигать сыендырган иде безне,

Көндез кояш, кичен ае торды сакта.
Кичләр тула, көннәребез тула иде,

Шат авазлар, ихлас көлешүләр барда.

Бу дөньяны тау шуу дип белдек микән,

Егылсак та төшәр идек килеп карга.
...АҺ, чанам юк, килдем юкса балачактан,

Кар тауларым язлар булып эреп аккан.

Сукмагым да чыккан инде бозлавыкка,

Егылсам да әрнүләрем сызлавыктай.
Шат авазлар җуелганнар ал таңымнан,

Бу тормышны уен диеп алданылган.

Таулары да бер калкулык кебек кенә,
Үтәм барыбер күз нурымны сибеп менә.
Туктап калам... Бала чагым бит каршымда,

Гүя торам биек-биек тау башында!


Болдырларым
Туган нигез... Такта болдырларың

Алып менә Айның үренә.
Шуннан миңа Җир шары да хәтта

Туп шикелле генә күренә.
Туган йортның сары болдырлары...

Мин җилпенеп кенә төшкәнмен.

Йөгерә-оча ерак киткәнмен мин,

Ялкыннарга юлыгып пешкәнмен.
Өшегәнмен кышкы салкыннарда,

Адашканмын буран эчендә.
Сары болдырларның Һәр тактасын

Сагынганмын елак кичемдә.
Әткәй, әнкәй! Артка борылып карыйм,

Гомер кадәр озын юл үткәч.
Шул болдырга басып, тулган Айга

Карап торгансыздыр мин киткәч.
Ә мин хәйран юллар үткәнмен шул,

Мин җир буйлап ерак киткәнмен.
Чит яклардан бәхет эзләгәнмен,

Һаман могҗизалар көткәнмен.
Шул юллардан йөгерә-йөгерә кайтам,

Көч бир, Ходам, егылып калмаслык.

Гомер кадәр ара киткәнмен мин,

Кайтып кына җитә алмаслык.
Борчуларым Җир шарыдай олы,

Болдырларга бассам — үтәчәк.

Туган нигез, сары баскычларым

Мине тагын кеше итәчәк.
Айга кадәр күтәрәчәк мине,

Айның да иң биек үренә.
Борчу түгел, аннан Җир шары да

Нокта кебек кенә күренә...