Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

Ак ефәк
Зтзны укыгач, кыз бетте генә инде... Анда өч кенә сүз язылган иде: «Сине яратмыйм. Алмаз».
Шушы өч сүз 20 яшьлек кызның йөрәген әллә бозга, әллә ташка әйләндерде. — Әй, Аллам! Яшәүнең нинди мәгънәсе бар?! — дип кычкырды ул бөтен Казан елгасы буен яңгыратып. Янәшәдән кешеләр уза торалар. Кызга кызганулы караш ташлыйлар да, башларын иеп күздән югалалар. Боз йөрәкнең салкынлыгы һәр кешенең йөрәгенә күчә һәм адымнарның кызулануына сәбәпче булып тоела.
Алисәнең иптәш кызлары беркайчан да булмады. Озын, кара керфекләр эчендәге серле, зур, зәңгәр күзләр, кыйгач кашлар, озын толымнарга зифа гәүдә дә өстәлгәч, ул матурлык алиһәсен хәтерләтә иде. Янәшәдән шушы кыз атлаганда, бөтен егетләрнең дә күзе нәкъ менә Алисәгә төшә иде шул! Кызлар аннан гел көнләштеләр. Ә егетләр аңа ялгыз чакта якын килергә курыктылар. Бөтен кызлардан аерып күрсәтә торган тыйнаклыгы сәбәпче булгандыр, мөгаен. Алисәне әнисе ялгыз гына үстергән. Әти исемен ишетергә лаек булмаган ир-егетнең «Алмаз» исемен йөрткәнен, паспортына теркәлмәгән
булса, белмәс тә иде. Чөнки әнисе аңа бу турыда беркайчан да сөйләмәде. Гомумән, әнисе бик аз сүзле иде аның. 16 яше тулган көнне ананың кызына әйткән сүзләре: «Ак ефәк булып кал! Ак ефәкне сатып алганчы капшап карамыйлар. Бик чиста итеп юылган кулның да табы ак ефәктә барыбер кала. Таплы ефәкне моны инде берәү тотып караган, ошатмаган дип, сатып алмыйча китеп баралар. Сиңа насыйп ярың тормышта очрамый калмас! Бәхетле бул, кызым!» диюе, бәлки, Алиянең тыйнаклыгының сәбәпчесе дә булгандыр. Алмаз исемле бер егетне очратканчы, тормыш бер җайга гына ага торды. Ә бер көнне бөтен тормыш законнары буталды, әнисенең «ак ефәк» турындагы фәлсәфи киңәше дә истән чыкты. Шул көнне Алисә беренче мәртәбә гашыйк булган иде. Бүген укылган бер sms хәбәр «орбитасыннан ычкынган Җирне үз күчәренә кире кайтарды».
— Алмаз! Алмаз! — дип кабатлады Алисә. Кабатланган ике «Алмаз» исеме аңа тормыш законнарын ачарга ярдәм итте бугай.
Ике бүлмәле квартирларының кыңгырау төймәсенә имән бармагы белән сак кына кагылуга, ишектән борчуларын эченә яшерергә тырышкан әнисе килеп тә чыкты.
182
Алисәсе киткәннән бирле ишек төбендә генә басып, көтеп торган дип уйларга да мөмкин иде.
Кыз әнисенең кочагына ташланды. Ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән: «Ак ефәгең тапланды, әнием. Кичерә алсаң, кичер мине!» — дип кенә әйтә алды. Ана белән бала кочаклашып елаштылар. Ихтыярсыз аккан күз яшьләре аларның җаннарына тынычлык иңдерде. Ана, кызыннан алда үзен кулга алып: «Кем?» — дигән сорауны бирде. Алисәсенең: «Алмаз!» — дигән җавабы аны сискәндереп җибәрде булса кирәк. Ул болай диде:
— Язмыштан качып булмый, күрәсең. Әниемнең бик яшь көе саргаеп гүргә керүенә мин үземне сәбәпче итеп, битәрләп яшәдем. Чөнки мин дә «ак ефәк» булып саклана алмаган идем. Кызым! Без бит әле синең белән икәү! Авыр тормыш сынауларын ике кешегә бергә-бергә үтү җиңелрәк ул. Аллаһы Тәгалә мине беркайчан да үзенең ярдәменнән ташламады. Икебезгә дә аннан сабырлык сорыйк. Алмаз кадәр алмазны да уалый, вата ала торган бердәнбер кодрәт иясе — Аллаһы Тәгалә! Синең әтиең бүгенге көндә синең кебек Алисәсе барлыгын белсә, үзен, бәлки, иң бәхетле әти итеп тояр иде. Син бәхетле булсын өчен мин синең әтиең Алмазга иң авыр чакларымда да бәхет теләдем. Синең Алмазың гына әтиеңнең ташлап калдырган тагын бер баласы була күрмәсен инде! Җан җанга тик торганда гына тартылмый. Абый- сеңелләрнең очрашып, бер-берсе белән якынлык кылуыннан да Аллаһы Тәгалә үзе генә саклый ала. Ананың — балага, баланың анага мәхәббәтен дә Аллаһы Тәгалә саклый. Ана мәхәббәтеннән мәхрүм калган балаларга да Җир йөзендә яшәргә Аллаһы ярдәм итсен! Тормыш дәвам итә, кызым! Алмазыңа икәүләп бәхет теләп, әйдә, тәмләп чәй эчеп алыйк!
Ана белән кыз, бер-берсенең кочакларыннан аерылмаган көенчә генә, аш бүлмәсенә юнәлделәр.
Атасыз бала
Ул аны йөрәгеннән мәңгегә алып атарга, ә баласын саклап калырга ант итте.
Язның ярсулы бер көне иде ул...
Язмышны алдан фаразлап булмый, ә тормыш итәргә берәү дә әзер булып тумый! Күз яшьләре белән мендәр чылатып ятып кына баланы үстереп булмаячак! Кызының хәлен әнисе аңлар. Ана белән бала җаны бер-берсенә өзелми торган тылсымлы җепләр белән бәйләнгәнен әнисенең аңа әйткәне дә бар. «Ана булу бәхетеннән дә олырак бәхет юк!» — дип әйтә килде бит ул кызына. Ә бәхет күктән төшми! Ак белән кара төсләр аралашканда, матур һәм ямьсез күренешләр чиратлашканда, югалтудан соң гына табу бәхетен аңларга була торгандыр.
Атасыз бала табасы килү ниятен үзен бик нык яратучы, күрсәткән бөтен фокусларына да күз йомып, түзеп торучы һәм акча белән тәэмин итүче, ара- тирә күз карашы белән өтә алу сәләтенә ия әтисенә ничек белдерергә?!Бу көнгә кадәр ул әле Аллаһы Тәгаләне әтисеннән дә югарырак биеклеккә менгереп карарга кирәклекне аңламый иде шул! 28 яше тулса да, әтисен алыштырырлык кияү булырдай ир заты офыкта күренми әле. Гөлчәчәк исемен дә аңа әтисе куштырган. Күз явын алырлык чибәрлеге дә әтисеннән күчкән. Холкына чәнечкеле кайбер сыйфатлар өстәлү исемгә яраклашып Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелмәдеме икән, дип үзен дә уйланырга мәҗбүр итә.
Әтисе аның кияүгә чыгып, ир бала табып куандыруын көтә. Ул бит тана түгел! Тананы үгез белән очраштырганда , бозау туарга да мөмкин. Ә кешеләр өчен язылган һәм язылмаган аерым кануннар төзелгән. Тормыш итү өчен «ярый» һәм «ярамый» төшенчәләрен бөтен күзәнәкләренә сеңдергәнче ныклап өйрәнергә, әбисе әйткәнчә, «бер пот тоз ашарга кирәк!» Ялгыш атланган һәр адым кешеләр язмышының икенче юнәлешкә борылуы өчен сәбәп булып тора. «Татар акылы төштән соң» дигән гыйбарәнең үзен аңлау өчен дә акыл кирәк! Төш күрелгән, аны дөрес юрап, акыл гына керәсе калган дип аңларгамы, әллә вакыт узып, эшлисе хатаны эшләгәч, төштән соң,
икенче төрле итеп әйткәндә, өйләдән соң гына керәчәк акылны көтәргәме?!
Узган тугыз ай Гөлчәчәк өчен тугыз елны алыштырган кебек тоелды. Бу вакыт эчендә нинди генә уйлар уйланмады! Ананың һәр кичерешен тоеп яту туачак баланың холык-фигылен дә билгели торгандыр. Йөрәк астында йөрткән баласын тау-тау алтыннарга да алыштыра алмаячагын йокысыз төннәре арткан саен ныграк төшенде ул. Дөрестән дә, авырлы булу хәбәрен әтисенә белдергән көне хәтердән уелмаслык көн булып исендә калды аның. Тулгак тоту һәм бала табу бу сынау белән чагыштырганда күп мәртәбә җиңелрәк булып тоелды аңа. Ул бу авырлыкларга тешләрен кысып булса да чыдады. Шушы сынауларны узгач кына бәхет елмайды аңа. Беренче мәртәбә улына күкрәк сөтен имезгән көнне Гөлчәчәк үзенең җан җимешен инде берәү белән дә бүлешә алмаячагын аңлады. Ә уртак җимешне яраткан кешең белән бүлешеп ашаганда авызда тәме озаграк сакланачагын аңларлык халәттә түгел иде әле ул.
Флёра МӘРДАНОВА.
Тукай районы Күзкәй авылы


Яшьлек хатирәләре
Мин аны йөрәгемнән мәңгегә алып атарга, ә баламны саклап калырга ант иттем.
Язның ярсулы бер көне иде ул... Аны яңадан очратты.
Айсылу тукталышта озак кына троллейбус көтте, аяклары да туңып бетте, кулларына әбисе бәйләгән ап-ак йон бияләйне кисә дә, зәмһәрир суык барыбер үтеп керде. Менә ерактан троллейбус күренде, Айсылуның йөзендә нур балкыды. Троллейбуста кеше күп иде, алма төшәрлек урын да юк. Әллә ничек күзе арттагы урында утыручы бер кешегә төште. Бу кешедә ниндидер таныш чалымнар сизеп алды. Юк, юк, ул булырга мөмкин түгел, ул бит башка шәһәрдә яши дигән фикер яшен тизлегедәй башыннан йөгереп үтте.
Еллар агым сулар кебек үтә торды. Айсылуның да нәни йөрәгендәге ярасы төзәлә барды, үзендә көч табып, яшәвен дәвам итте ул. Хәзер бит алар икәү, ике йөрәк бергә тибә башлады. Әллә ничек сикәлтәле булды Айсылуның язмышы. Бер-берсенә гашыйк ике пар аккошка күз тидерделәр, ахрысы. Айнур күзгә күренеп үзгәрде, кул күтәрә, кычкыра башлады. Хәтта Айсылуның карынында типкән нәни сабый да кызыксындырмый башлады аны. Өйләнешергә куелган туй көне үзеннән-үзе кичектерелде. Аралар суынганнан-суына барды һәм менә көннәрдән бер көнне Айсылу әйберләрен җыеп башка шәһәргә күченеп китте, сабыен саклап калырга уйлады. Ул анда мәктәпкә эшкә урнашты. Җир йөзендә яхшы кешеләр очрый шул ул, Айсылуга да булышучылар табылды. Акрынлап тормыш алга барды. Айсылуның яшәү мәгънәсе — нәни кызчыгы туды. Ерактан Айсылуга күз атып, булышып йөргән Тимерхан үзенең ярдәм кулын сузды, мәхәббәтен аңлатты. Айсылу да мәхәббәтне кабул итте, аның кызы әтисез үсәргә тиеш түгел иде. Троллейбуста күзгә-күз очрашкан теге кеше турында юл буе уйланып барды Айсылу. Ул кеше белән көн саен шул бер үк троллейбуста бер үк вакытта эшкә бара торган булдылар.
Ләкин бүген троллейбуста Айсылу үзенең юлдашын очратмады, әллә берәр нәрсә булдымы икән дип йөрәге чәнчеп куйды.
Көннәр үтә торды, Айсылуның гомер йомгагы сүтелде дә сүтелде. Ул үзенең тормышыннан бик тә канәгать иде. Тимерхан да Айсылуны өзелеп яратты, аның баласын үзенеке кебек кабул итте. Хатын Тимерханга ияләшкәнен сизми дә калды. Тормышы үзеннән-үзе бер пазл кисәкләре кебек җыелды да куйды. Берәр кисәге югалса, ул пазлларны җыеп булмас иде сыман тоелды.
Менә бүген дә ул троллейбусны бик озак көтте. Утыргач та күзе һаман да теге кешене эзләде. Айсылуга нишләптер ул бик таныш кеше кебек тоелды. Бүген ул иң арттагы урында утыра иде. Айсылу озакка сузылган бу очрашуларны өзәргә булды...
Чөнки үзенчә бик бәхетле иде! Бүген ул Тимерханга яхшы хәбәр әйтергә җыена иде.
Алёна ФӘХРЕТДИНОВА,
Казандагы 37нче гимназиянең татар теле ҺӘМ әдәбияты укытучысы


Җыр
«Там, там, там, тамуыңны яратам», — яңгыр астында шулай дип җырлап барганда, ул... уянып китте. Кайдадыр чалкан ята икән бит, ә аның өстенә ниндидер кыз иелгән. Теге җылы тамчылар шуның күзеннән тама икән ул.
— Син кем? — дип сорады ир, ярым пышылдап. — Мин кайда?
— Мин — шәфкать туташы, исемем — Дилә. Сез хастаханәдә. Бер айдан артык яттыгыз биредә. Менә, ниһаять, күзегезне ачтыгыз, сез үлемне җиңдегез!
Ир янә күзен йомды, тик тынычлана алмады. Димәк, бер ай хастаханә койкасында ятып, тиешле җиренә барып җитә алмаган. Быел җәйгә чыккач, күптән вафат булган хатынының анасы аны Сөендек авылына чакыртып хәбәр җибәргән иде. Ни өчен икәнен әйтмәгән. Егерме ел элек бирегә эшкә килде ул. Авылның иң чибәр кызы Зилә белән тормыш корып җибәрделәр. Яратты ул аны, үлеп яратты, тик мәхәббәтләре генә гомерсез булып чыкты. Хатынын бала табу йортына илткәндә, алар авариягә очрады. Үзе бер атнадан соң гына аңына килде. «Хатының үлде, баласын табарга өлгермәде», — диде әби кеше. Их, аның урынына үзе үлгән булса соң... Әйтерсең лә җанын суырып алдылар. Ул сөеклесенең каберенә барып саубуллашты да, бу авылны ташлап, Себергә үк китеп барды. Аның монда беркеме дә калмады. Шулай да ник чакыртты икән әбисе? Әнә авылга да якынлашып килә. Кинәт тау итәгендә Зиләгә охшаган бер кызның җырлап килүе күренде: «Там, там, там, тамуыңны...» «Зилә, Зилә-ә-әм», — дип кычкырды ул. Аның тавышы борылыштан килеп чыккан йөк машинасы гөрелтесе астында өзелеп калды...
Димәк, аңсыз килеш бер ай яткан. Зиләгә охшаган кыз шәфкать туташы булып чыкты. Сөеклесенә охшаса да охшар икән. Ник соң ул аның җырын җырлый? Зиләсенең җырын ишеткәч, аңына килде түгелме соң ул? Әллә минем кызым исәнме икән? Бу сүзләрен кычкырып әйтте шикелле. Палатага кереп килүче Дилә: «Әйе, әтием, мин исән, — диде. — Үләр алдыннан әбием сөйләде. Әнием мине тапкач та вафат булган. Истәлеккә җыры гына калган, әбием өйрәтте аны. Мин шул җырны җырлап үстем. Әбием барын да синнән яшергән, мине алып китәрсең дип курыккан. Сине дә шуны әйтергә дип чакырткан булган». «Кызым, кызым, син әниеңә шундый да охшагансың! Мин синең исән булуыңны сизеп яшәдем бит. Төшләремдә гел әниеңнең җырын ишетә идем. Бүген дә шуны ишетеп, үлем тырнагыннан ычкындым. Син миңа яшәү бүләк иттең, балам. Мин яңадан тудым кебек, югалган бәхетемне эзләп таптым», — диде әтисе һәм кызын, аталарча иркәләп, кочагына кысты.
 

Җиңү куанычы
Рәмзия каршына кинәт сәер мода белән киенгән, озынрак колаклы егет килеп басты. «Фикс-Микс планетасыннан сине күрергә килдем!»
— диде ул. Кызның аптырап калуын күреп, Озын колак сүзен дәвам итте: «Сез, кешеләр, һәр уйлаган, һәр әйткән сүзегезнең материальләшеп чынга ашуын белмисез. Уй-сүзләрегезнең яманы яхшысыннан күбрәк. Без аларны сортларга аерабыз. Начарларын шунда ук тормышка ашырырга юл куймыйбыз, кешеләргә уйланырга, хаталарын төзәтергә вакыт бирәбез. Мин үзем матур уй-теләкләр өчен җаваплы. Җирдә яхшылыкка өстенлек бирелергә тиеш. Мин шуның өчен тырышам. Сиңа ярдәм итәргә телим, чөнки синең күңелең изгелектә».
Институтта күптәннән «Мисс-гүзәллек» бәйгесенә әзерлек башланды. Рәмзиянең
дә катнашырга теләвен белгәч, кызлар кычкырып көлделәр. «Безнекедәй озын аякларың, буең булса иде, ичмасам», — диде Алсу. «Дөньяны матурлык кына коткарачак», — дип өстәде Луиза. Әйе, буе кыскарак шул. Булса соң, кешенең бар матурлыгы озын булудамыни? «Бәбкәм, күңелеңдәге игелек күзләреңдә чагылганга күрә матур син», — дия иде әбисе. Ул ялгышмас. Җиңү яулап, кулына акча гына керсен, Рәмзия нишләргә белер иде әле. «Мин — җиңәргә, ул бәхетле булырга тиеш, аның моңа хакы зур»,
— дип уйлады кыз.
Ул, уйларыннан арынып, Озын колакка карады. «Теләгеңә ирешерсең, сайлаган юлың дөрес, — диде кунак, аның уйларын укыган сыман. — Мин сиңа ярдәм итәчәкмен». Рәмзиянең гаҗәпләнүдән тыны кысылды. «Телепат икәнлегеңне күрәм, тик жюри мине аңлармы соң?» — диде ул. Озын колак: «Күңелең матурлыгын, йөрәгең сафлыгын аңлаучылар табылыр», — диюгә Рәмзия үзендә ышаныч артуын сизде. Шул минутта кыз уянып китте. Төш кенә икән. Ул аны яхшыга юрады: бүгенге көн аңа җиңү сөенече алып килер.
Залда алма төшәрлек тә урын юк. Кызлар үз һөнәрләрен күрсәтә башладылар. Рәмзия берсеннән дә калышмый. Алсуга багышланган алкышлар көчлерәк яңгыраса да, кыз күңелен төшерми. Бәйгенең соңгы туры. «Синең хәзерге хыялың нинди?» соравына җавап бирәсе. «Мин дөньякүләм сәяхәткә китәм»,
— диде Алсу. Башка кызлар да аннан калышмады. «Мин армиядә имгәнгән күршемә ярдәм итәргә телим. Аңа яхшы операция кирәк», — диде Рәмзия һәм сәхнә алдында инвалид коляскасында утыручы егет янына килде. Зал күпмедер вакытка тын калды, аннан торып басты һәм шаулатып кул чаба башлады. Җиңеп чыккан кызның күзендә шатлык яшьләре күренде. «Афәрин, эчкерсез матурлык һәм чын гүзәллек алдында баш иябез», — дип гөрләде зал.
Гүзәлия ТАРХАНОВА


Яратам шул!
«Камил Сәлимович! Мин сине яратам!» — кара тактага шулай диеп язылган иде! Яшь укытучы кулына акбур алды да «Мин дә сине», дип, өч нокта куйды... Сыйныфта тынлык урнашты, бу вакытта тынлыкны бозарга бер кеше дә җөрьәт итмәде. Серле нурлар Айсылуның самими йөзендә чагылды. Сүзләр әллә ничек артык тоелды. Айсылу да көтелмәгән хәлдән уңайсызланып китте, үзенә урын тапмады һәм дәрестән чыгып йөгерде.
Әллә ничек бу вакыйганы Айсылу күп еллар үткәч, тәрәзәгә карап, ябалак- ябалак кар яуган вакытта исенә төшерде. Еллар үтсә дә, беренче мәхәббәте йөрәгендә урын алган иде. Күз алдына, энәгә тагылган җеп шикелле, Айсылуның тормышы килеп басты. Әйе, Айсылу аны мәктәпкә килгән көннән башлап күзәтеп йөрде. Аның һәр адымы, әйткән һәр сүзе, үз-үзен тотышы сокландырды. Гомумән, гашыйк булды ул үзенең Укытучысына!!! Айсылудагы үзгәрешләрне әнисе дә сизде, әмма кызына ничек ярдәм итәргә, нинди киңәш бирергә белмичә аптырап калды. Кыз Камил Сәлимовичның дәресләрен бер дә калдырмады, ул аларны зур түземсезлек белән көтте, сәгате тәүлеккә тиң иде. Һәрбер дәресне йотлыгып тыңлады, фикерләрен әйтеп, үзенә игътибар итүен теләде. Такта янына чыкканда, Айсылу ялгыш кына кагылып китү юлларын эзләде. Яратуы шундый көчле иде шул аның...Тик укытучы гына һаман күрмәмешкә салышты, нигәдер бу очракта үзен гаепле санады. Аның да йөрәгендә мәхәббәт уты кабынган иде инде, йөрәге сулык-сулык тибә башлады. Үзенең мәхәббәтеннән Камил курыкты, ул бит укучы сабый, ул бит укучы сабый, дип үзалдына кабатлый бирде. Авылда бу хәлне ишетсәләр, һич дөрес кабул итмәсләр, дип уйлады. Әмма кеше йөрәге бик тә үзенчәлекле. Аңа берничек каршы килеп, «болай ярамый!» дип әйтеп булмый шул. Камил үзенең яраткан җырын исенә төшерде:
Нигә диеп мин карадым Син йөзгәндә ак җилдә?! Укучым идең
лә минем, Нигә кердең күңелгә.
Мәхәббәткә бит яшь аермасы мөһим түгел. Әйтергә теләгән сүзләренә, белдертәсе килгән пакь мәхәббәтенә вакыт та, уңайлы очрак та туры килде. Айсылу инде үзе беренче булып тәүге адымын ясаган иде. Егеткә бу очракта йә кабул итәргә һәм үзенең дә сөюен әйтергә, йә араларны өзәргә кирәк иде. Ул мәхәббәтне шатлана-шатлана кабул итте.
Менә бит нинди саф, көчле мәхәббәт һаман Айсылуның йөрәген җылытып тора. Ишектә кыңгырау шалтырап, Айсылуны татлы уйларыннан уятып җибәрде. Ишектә ул иде, аның яраткан Укытучысы — Камил Сәлимович. Хәзер ул — Айсылуның сөекле ире, балаларының яраткан әтисе!..
Әдилә НУРХӘМӘТОВА,
Казандагы 37нче гимназия укучысы


«Җилкәнче»: Фикс-Микс планетасыннан килгән егет адәм балаларының акылы-хәтеренә тәэсир итә башладымы икән әллә? Әдиләкәй хикәяне... 2011 елның 9нчы санында бирелгән башламны дәвам итеп язган бит! Шәп язган. Бу башламны да көчендә калдырыйк мәллә?
Башламнарны быелгы 1нче яки былтыргы 12нче саннан карый аласыз.