Кайтаваз
Реплика
«Казанутлары» журналының быелгы 1 нче санында шагыйрь ЭдуардМостафинның тууына 70 ел тулу уңаеннан Газинур Моратның «Көз калдырып китә кошлар» исемле язмасын зур кызыксыну белән укып чыктым. Анда шагыйрьнең 1997 елны гаип булуы хәбәр ителә. Язманың бигрәк тә шушы юллары гаҗәпсендерде:
«Дөресен әйткәндә, Эдуард Мостафинны без тәмам онытып бара идек инде. Ярый әле Марсель Галиев йокымсыраган хәтерләребезне сискәндереп уятып җибәрде. Аның «Безнең мирас» журналында (2014 ел, 5 нче сан) дөнья күргән «Бишенче фасыл» дигән мәкаләсе шагыйрьнең исемен кабат кайтаруга бәрабәр булды, дисәң дә ярыйдыр...»
Эдуард Мостафинны онытмау, оныттырмау мәсьәләсе алай ук аяныч түгел. Эдуардның якын дусты журналист Мөдәмил Әхмәтов (узган ел мәрхүм булды, авыр туфрагы җиңел булсын), китап чыгаралмаган, хәлбуки Зөлфәт үзе (Дөлфәт Маликов) олылаган талантлы шагыйрь иде. Аның беренче һәм соңгы китабын чыгару юнәлешендә бүген якташы, шагыйрь
Мөҗәһит Әхмәтҗанов шөгыльләнә дип ишеттем, шәт татар укучысына затлы, зәвыклы шигырьләре килеп ирешер. Мөдәмилнең Эдуард Мостафин иҗатын олылавы тәэсирендә 2006 елны, аның бер шигыренә минем тарафтан көй язылып, «Юлчы» дигән җыр туды. Аны Салават « Татарстан - Яңа Гасыр» телевидениесе аша һәм концертларында бик күп меңнәргә ирештерде, җырның сүзләре якташы Эдуард Мостафинныкы икәнен, шундый фаҗигале язмышлы татар шагыйре булуын, кирәк санап хәбәр итте...
Эдуардны искә алып, мин фәкыйрегезнең «Татарстан яшьләре» газетасында, 2006 елның 3 октябрь санында, «Изге җан, сизгер җан булсаң» дигән, «Звезда Поволжья» газетасының 9 нчы санында (2009 ел, 12-18 март) «Озябшие цветы» исемле мәкаләләре басылды. «Татарстаняшьләре» газетасының 2010 ел, 25 декабрь санында басылган «Ник белмиләр бөек шагыйрь Мөдәмилне?» дигән мәкаләдә дә Эдуардны сагынып искә алу бар.
Янә килеп, язучы Тәлгат Нәҗмиев «Татарстан яшьләре» газетасының 2006 ел, 28 октябрь санында «Ерак буыннардан килгән серлелек» мәкаләсендә һәм «Казан утлары» журналының 2009 ел, 6 нчы санында «Сабаның суында бар» мәкаләсендә Эдуардны искә ала. Баксаң, ул берара Сабадаредакциядә эшләп алган икән...
Укучылар дөрес аңлый күрсен, мин бәгъзеләрнең бик тә соңарып шушы җәһәттә казгануларын янгыннан соң насос дип бәяләргә җыенмыйм. Шагыйрьне искә алганнары өчен аларга да рәхмәт, әлбәттә...
Ихтирамымны белдереп, Рөстәм ЗАРИПОВ.
Күптән языласы калган
Хөрмәтле баш мөхәррир!
Хөрмәтле мөхәррият!
Сәлам Башкортстаннан! Мин «Казан утлары»н 2013 елның икенче яртысыннан алдырам. Шундый шәп басма икәнен белсәм, күптән алдырган булыр идем. һәр санны башыннан ахырына кадәр йотылып укыйм. Үземә бик күп яңалык алам, яңа татар әдипләре һәм әдибәләре белән танышам. Былтыр журналда басылган «Патша солдаты Әхмәтнәсир (Х.Галидән), «Гарасат» (ЗХөснияр), «Үзбәкхан» (А.Егин)романнарын, «Таллы күлдә былбыл бар» (А.Әхмәтгалиева) бәянен яратып укыдым. Искиткеч шәп әсәрләр.
Кызганычка каршы, Татарстанда басылган китапларны, шул исәптән Сезнең журналны да безнең якта табып булмый. Хәтта район китапханәсе дә алдырмый икән. Кыскача үзем турында: миңа 38 яшь, милләтем — башкорт. Хатыным һәм улым белән бәләкәй генә бер авылда яшәп ятам. Укырга яратам. Китап, журналны кулга алмый уздырган кичләребез бик сирәк.
Илдар ЛОТФУЛЛИН.
Башкортстан, Үчәле районы, Муса авылы