Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҢДӘ — ҖИҺАН...

Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов — Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе академигы, КФУның программалаштыру технологияләре кафедрасы профессоры, техник фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, ТР Фәннәр академиясе «Гамәли семиотика» фәнни-тикшеренү институты директоры, КФУның мәгълүмати системалар кафедрасы мөдире, математик лингвистика өлкәсендә Россиядә әйдәп баручы
147
белгечләрдән исәпләнгән галим, «Сәләт» яшьләр оешмасы җитәкчесе һ.б.
Бу кадәрле мәртәбәле гыйльми һәм вазифаи юнәлешләр янәшәсенә ШАГЫЙРЬ дип өстәп кую бераз ятрак һәм хәтта сәеррәк тә тоела сыман. Ә бит аны беренче шигырьләреннән үк күреп алган Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев: «Шигъриятебезгә Сөләйман кебек чын талантның килүе бик сөендерде. Гыйльми фикерне чын татарча әйтә. Бу — минем өчен зур ачыш», — дигән иде.
Шагыйрь иҗатының гаҗәеп бер үзенчәлеге бар: традицион шигърияткә күнеккән күзгә ул бераз үзгәрәк һәм катлаулырак күренә сыман. Чөнки алар үтә күренмәле шигырьләр түгел, аңа, беренче чиратта, күз белән дә, күңел белән ияләшергә кирәк. Әлбәттә, бу аерымлык, Сөләйманның бүгенге заманның эзләнүчән шагыйрьләреннән булуы хакында сөйлидер.
Дөресен әйтим: редактор буларак, мин бик аз китапларга шулай авырлыклар аша якынаям. Шунысы кызык: андый китапларда, гадәттә, зур иҗат яшеренгән була.
Сөләйманның «Сүтелә йомгак...» (2011) китабын эшләү вазифасы миңа йөкләнгәч тә, башта каушап калдым. Киңкырлы бу иҗаттагы тирәнлекне тоемлап бетерә алырмынмы, дип курыктым. Хәер, шигъриятне һәркем үзенчә аңлый ласа! Тукаебыз тикмәгә генә: «Фикерегезне языгыз, тик якты булсын фикерегез; Фикерегездер
— фикеребез һәм фикеребездер — фикерегез», — димәгәндер. Шагыйрь фикере
— кыйммәтле фикер, һәм ул берничек тә үзе өчен генә була алмый шул. Мин дә Сөләйман дөньясын үземчә ачтым. Китапның: / Ьәр җанлының үз әмәле, / Үзенә хас үсү мәле... / Бамбук үсә өскә, өскә, / Умырткасын тота көчкә, / Сөямләп үлчи тәүлек, / — дигән шигырь белән башланып китүе дә тикмәгә генә булмагандыр. / Биеклекне бамбук даулый, / Гасырларда имән шаулый, / — дип тәмамлана ул шигырь. Әлбәттә, кулъязманы укып, танышып чыккач та, мин шагыйрьне меңьяшәр имән итеп күз адына китергәнмендер. Шагыйрьнең Кояш астындагы олуг миссиясен ул үзе дә ассызыклап куя бит, «Милләт эзе җирдә — шигырьләр», — ди. Ә аларда, әлбәттә, халкыбыз язмышы, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында кайгырту- уйланулар... / Олаулап татар сагышы, /Бәгыре челтәр-челтәр... /
Аның һәр шигыре бары тик Сөләйманга хас; сурәтләү алымнары да оригинальлеге белән башкалардан аерылып тора һәм һәр шигырьнең үзәгендә тормышчан матурлык яши. Чөнки шагыйрь соклана белә, үзе артыннан укучысын да дөньяга сокланып карарга мәҗбүр итә. / Арыш мыегын кытыклап / Тибрәнә көмеш рәшә, / Рәшә белән тияр-тимәс / Арыш нидер серләшә. / Кояш нуры чак-чак сыйпый, / Чү! Болыт, каплый күрмә, / Әнә, җил дә исми хәтта, — / Югалды Зирекледә. / Бу бит тылсым, могҗиза, дип, / Тын тора йөрәк — сизгер, / ...Тургай җыры кагылса да / Югалыр күк бу мизгел. / Йә, сокландырмыймы бу шигырь? Туган якка мәхәббәтне арттырмыймы? Гүя шагыйрь уйлап-язып азапланмаган, әйтерсең аны табигать бер могҗиза итеп илаһи күкләрдән иңдергән. Шагыйрь үзе соклана белмәсә, башкаларны да сокландыра алмыйдыр шул, минемчә. Шигырь һәркемне туган ягын уйларга мәҗбүр итсә дә, без үз хисләребезне тоя төшеп, җанга якын бу галәмияткә бер мизгелгә Сөләйман күзләре аша карыйбыз. Һәм күңелдә офыкларның киңәеп
китүен, матурлыкның тантана итүен тоябыз. Болай гына да түгел, бер яктан табигать белән шагыйрьнең аерылгысыз бербөтен икәнлеген, аның сулышы, кичерешләренең төрле бизәк-сурәтләр аша бирелүен күрсәк, икенче яктан, ул чагылдырган табигать аша шагыйрьнең күңел тирәнлеген, рухи киңлекләрен дә тоемлыйбыз.
Әлбәттә, сокланып һәм сокландырып язган шигырьләр генә түгел, авыл язмышы өчен борчылып язган шигырьләр дә әз түгел шагыйрь иҗатында. / Язмыш йомгагыннын җан-җепләрен / Таушалдырган иде җил-давыл. / Өзгәләнгән меңләп гасаб җебе — / Ничек түздең шуңа, и авыл?!. /
Борчылу, әрнү, гамь — шигъриятнең бизәкләре. Алардан башка чын шигърият була алмыйдыр. Сөләйманда ул әрнүләр күп очракта халык җаны белән тоташа. Ә халык шигърияттән һәрчак күңелен яклардай дөреслек эзли. Кемдер, укып: «Мин уйлаганны ничекләр оста итеп әйткән бит!» — ди икән, бу — шагыйрь өчен зур җиңү инде. Чын дөреслекне әхлакый югарылыкта яза алган шагыйрьләрен генә тарих гасырлардан-гасырларга алып чыга, һич югалтмый саклап килә.
Шагыйрь эзләнә, үзе күргәнне башкаларга күрсәтергә тырыша, сүздән сурәт ясый. / Оныткан да ник искәнен, / Игеннәрне ишә-ишә, / Нидер эзләп азаплана / Тынгы җуйган
ФИРҮЗӘ ҖАМАЛЕТДИНОВА
148
яңгыр жиле. / ...Ә башаклар һаман яңгыр көтә...
Шагыйрьнең туган якка, туган авылына бәйле шигырьләре бүгенге вазгыятьне ап-ачык күз алдына китерә. Хәер, чишмә, хәтта елгаларның кибүе, авылларның җир өстеннән җуела баруы, шуңа бәйле рәвештә, халкыбызның рух, моң чишмәләренең дә кибүе кемне генә борчымый икән соң? / ...Олы елгаң моңсу-боек, / Читләшкән сыман елгаң, / Күңелле түгел миңа да — / Ах, каенлык югалган... / — ди шагыйрь.
Әйе, яхшы шигырьнең һәрберсе үзенчә тәэсир итә. Хәер, сүз сәнгатенең чын асылы шундадыр да. Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк: / Яшәешнең тәме бетә, хис яшькә әйләнмәсә, / Күңелләрнең тибрәнүе бәгырьгә бәйләнмәсә. /
Сөләйманда хисле укучы өчен дә, гамьле укучы өчен дә шигъриятнең колачы җитәрлек.
Аның күп кенә шигырьләрдә строфалар, шигъри үлчәмнәр бөтенлеген сакламаганы сизелми дә кала, чөнки укучыны фәлсәфи фикер үзенә бөтереп ала. Ул сүзләр белән гаҗәеп ирекле идарә итә, һәр очракта да аларны җиңел буйсындыра һәм беркайчан да сәнгати бөтенлекне җуймый. Шагыйрь сүзнең олы сәнгать икәнен яхшы белеп эш итә. Фәлсәфәсе дә яшәү, тормыш, халык язмышы турында уйланулардан гыйбарәт. Әйе, мәңгелек уйланулар, бер чорда да актуальлеген югалтмый торган темалар...
Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы да фәлсәфәгә уралган, аларның да үзенә тарту көче аз түгел: горур, шул ук вакытта тугрылыклы, самими, садә. Сөләйман шигъриятендә мәхәббәт — яшәешнең асылы ул. Сөләймангача мәхәббәт шигырьләре никадәр күп язылса да, бер әсәре дә, болай әйтүчеләр булды лабаса, дип уйларга урын калдырмый. Ул аны үзенчә күрә, үзенчә олылый. / Җылы сүз дип, / синнән өметләнмим, / Кояш нурларында туңсам да. / Тик нигә соң гел тоясым килә / Күләгәңне генә булса да... /
Яки: / Иңдә — җиһан, /Билдә — офык, /Аяклар очакиде... /Абынып/очтым упкынга... / ...ул синең кочак иде. /
Чын мәхәббәткә мәңгелек итеп карау, сөю балкышында гомернең төрле төсмерләрен чагылдыру — монысы да шагыйрьнең табышыдыр. Хәер, ике йөрәкне бәйләүче нәфис хисләрдән торган мәхәббәткә караганда, туган җиргә, туган якка, сөйгән халкына булган мәхәббәт күпкә алкынрак, куәтлерәк сыман Сөләйманда. Сөйгәне өлешенә тигән сөюне ул, яман күзләрдән саклагандай, бик яшеренеп кенә, сагыш пәрдәсе аша гына күрсәткәндәй итә. Ә сөюе ихлас аның. Мәхәббәтнең илаһи бөеклеге, чын мәгънәсе — тугрылыкта, гомер көзләренә якынлашканда да, «җанкисәгем» дия алудадыр... / Жирдә әле матурлык аз түгел, /Матурлыкка бишек безнең күңел, / Мәхәббәтне таный безнең күзләр, / Көмеш чыңлы булсын безнең сүзләр дә, / — ди ул «Җанкисәгем Венерага» дигән шигырендә. Шагыйрь әйткән сүзен яратып һәм ышанырлык итеп әйтә шул.
149
ИҢДӘ — ҖИҺАН...
Тирәннән, күңел төпкеленнән килгән аһәң безне шагыйрь дөньясыннан аермый тота, еш кына үзебез яшәгән заман турында уйларга мәҗбүр итә. / Бу заман язгы елга күк, / Юк әле тынар чагы, / — дип яза шагыйрь. Ә бит, баксаң, һәр заман язгы елгага тиң булган. Бу хәлне без Сөләйманның шигырь-поэмаларында аеруча ачык күрәбез. Әмма алтын казык — татар бер чорда да үзен-үзе югалтмаган! / Төрки тамыр
— алтын казык, / Шул тамырдан татар, / — диюе дә тикмәгә түгелдер аның.
«Җиде казык тота минем бар дөньямны», — ди шагыйрь икенче бер шигырендә. Җиде казык — җиде бабагача сузылган нәсел шәҗәрәсе. Җиде буыннан соң нәселне бәйли торган җепләр тулаем өзелеп бетә, ди галимнәр. «Мин үзем дә казык»,
— ди ул шул ук шигырендә. Ягъни Шакир мулла, Сөннәтулла муллалар нәселенең дәвамчысы. Җәүдәт Сөләйманның туган җире Чувашстан Республикасының Батыр районы Кызыл Чишмә авылы булса да (бабасы Сөләйман исә Буа районының Үти авылы мөәзине), әбисе ягыннан нәсел җепләре Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылына тоташа. Бусы — минем дә туган авылым, һәм безне бер үк нәсел җепләре бәйли. Моның белән мин аеруча горурланам! Җәүдәт абый — гаҗәеп туган җанлы зат, шуңа да туган-тумача, якыннарыбыз турында һәрчак кызыксынып-сорашып тора. Җиде буынгача муллалардан торган нәсел тарихын барлый, өйрәнә, шәҗәрәсен төзи. Хәер, монысы сүз уңаенда гына. / Нинди серләр саклыйсың син, туган җирем? / Күргәнсеңдер манарадан Болгар илен. / Сизмәдем дә, кай арада истең соң син, / Тарап үттең тамырлардан, Вакыт җиле? /
Шагыйрь үзенең тамырларына, халкыбызның тирән тарих катламнарына аеруча сак мөнәсәбәт, җан җылысы аша кагыла. Ул аның «Таш язмалар», «Тамырлар», «Иске Казан» кебек поэмаларында тагын да ныграк сизелә. / Җил уйнады тулпар ялларында, / Җил көйләде күчеп кылдан кылга, / Хатирәләр буйлап алып кайтты безне / Бөек Биләр кыйбла булган чорга... /
Поэманы укыганда, йөгерек аргамакларның тояк тавышлары ишетелгәндәй була, галиҗәнап Алмас хан гүя каршыга үзе килеп баса: / Җир-ана, аңлыйм ла мин, / Утлы дәва бу. / Йөгән сыман / Мәгърур Болгар баласына. / Әмма бүген / Дин дә түгел, / Ден дә түгел, / Сайлау бара / Үлем белән яшәү арасыннан». / («Тамырлар»)
Шагыйрь туган авылында бәрәңге алганда да, күңеле белән Бөек Биләрдә
— Алмас хан янәшәсендә яши. Халкыбыз җуйган биеклекләр өчен әрнеп, янә якты кыйбласына алып чыгар юлны тарихыбызның тирәнлегендә һәм әлегәчә яшәү көчен югалтмаган тамырларда күрә. Ә халкыбызның үткәннәре гыйбрәтле, легендалар, риваятьләр аша күпләргә таныш та. Биләр — Х-XIII гасырларда гөрләп торган болгар шәһәре. Шагыйрь әйтүенчә, зурлыгы һәм халык саны буенча Биләр урта гасырның Киев, Париж, Рим, Бохара, Сәмәрканд шәһәрләренә тиң булган. Һәм Биләрдәге Кызлар тавы да тарихи риваятьләрне вакыт җилләреннән әлегәчә саклап килә. Риваятьләргә караганда, Биләр кызлары (40 кыз) шул тауда кирмән төзеп, шәһәрне монгол явыннан — дошманнардан саклаганнар. Әмма дошман көчле булып чыккан: кызлар һәлак булганнар. Икенче бер риваятьтә бәян ителгәнчә, дошманнар, кызларның үзләреннән туфрак ташытып, тау өйдерткәннәр дә унике кызны шул тау итәгенә күмеп калдырганнар...
Кызлар тавы атамасы менә шуннан калган ди...
Сөләйманның «Тамырлар» поэмасын укыганда, Биләр кызларының ил-җиргә тугрылыгы аларның күңел халәте аша ачыла. / Дошман сүнсен көл белән, / Очсын җңлгә көл булып. / Әфсен-төфсен, таң килсен, / Дошман явыз җан бирсен! /
— диләр алар. Тик кызларның теләген җил алып китә. Ә мәгърур Кызлар тавы әле дә шул үлемсезлекне саклап тора кебек. Шуңадырмы, бүгенге ватанпәрвәрлек җитенкерәмәгән бер заманда шагыйрьнең поэмалары аеруча тансык тоела. / Унике сын булганчы, / Унике йолдыз булыйк. / Дошманга кол булганчы, / Ай-кояшка кыз булыйк...
Сөләйман үзенең поэмаларында борынгыдан килгән миф-риваятьләрне, халык әлегәчә сакланган моң-аһәңнәрен һич югалтмыйча, тагын да тирәнәйтә төшеп тасвирлый, фантазиягә юл куеп, аларны үзләре яшәгән чынбарлык кысаларыннан этеп чыгармый. Хәтер һәм тарих аның иҗатында иң изге төшенчәләр булып кала бирә. / Тере хәбәр булып шыттым/ Мин — Атилла оныгы, / — ди ул бер шигырендә. Кыскасы, Сөләйман үткәннәрне бүгенгегә сәнгати осталык аша тоташтыра, гүя шулай халкыбыз өчен
150
киләчәккә барыр юлны җуймаслык җирлек әзерли.
Шуңадыр ул татарның талантлы балаларын үз янына туплый, аларга бердәм булып киләчәккә барыр юлны күрсәтә. 2012 елда «Сәләт» аланында ясаган чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Җәүдәт Сөләйманның Татарстанда фән үсеше һәм мәгарифкә кагылышлы хезмәтләрен, «Сәләт» фондын үстерүдәге уңышларын югары бәяли. «Ватаным Татарстан»газетасы редакторы Миңназыйм Сәфәров сүзләре белән әйтсәк: «Татарның булдыклы балаларыннан милләт горурлыгына әверелерлек зыялылар тәрбияләү белән шөгыльләнүче милләтпәрвәр ул!»
/ Былбыл телле былбыл сайрап яши, / Татар теле яши татарда. / Татар телен йотмый дөнья комы, / Татар телен йота татарлар. / Бу әрнүле сүзләр ату түгел, / Әче дару, татар, җаныңа. / Бар теләгем — яшәү уты салу / Чыңгызлардан килгән каныңа... / — дип юкка гына әрнемидер шагыйрь җаны.
Әлбәттә, бу өметсезлек түгел әле, бары тик Тукайча халыкны уятырга тырышу өчен, мишәрчәләп әйтсәк, «янбызына берне төртеп алу гына». Өмет тулы шигырьләре исә аның тулпар сыман чорлар аша чорларга ыргыла. / Күлтәгин ташына бәйләнсә күңелдә / Канатлы тулпарлар, әй, чит-ят кавемнәр! / Без исән! / — ди ул.
Сөләйманны берәүләр элитар шагыйрь, берәүләр исә трагик шагыйрь, дип ассызыклый, мин исә гади укучы буларак, үз күзәтүләремнән чыгып, милли шагыйрь дип тә өстәр идем.
Аннан, Сөләйман иҗатын игътибардан читтә калганнардан санамыйм. Аңа халык шагыйрьләре Ренат Харис, Равил Фәйзуллиннар, галимнәр Тәлгат Галиуллин, Рифә Рахман һ.б. игътибар иткән. Һәрберсе тарафыннан саллы-саллы фикерләр әйтелгән, иҗатка тулаем анализ ясалган. Минем алардан соң кулга каләм алуым, әлбәттә, ниндидер яңалык әйтәм, дип түгел, «Сүтелә йомгак...» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабының редакторы буларак, үземнең күңел кылларына кагылган серле шигъриятне укучылар белән уртаклашасы килүдән генә. Бу шигъриятнең чып-чын мишәрчә яңгырашы да әллә ничек күңелемә якын шул!
Галимнәребез дә, язучыларыбыз да моны сизми калмаганнар.
Әйе, укучыга барып ирешү юлында иҗатның зурлыгын үлчәмнәргә салучылар булганда, шигърияткә карата кызыксыну да кимемәс кебек. Шунысын да әйтеп үтик: Сөләйман иҗаты 2014 елда Татарстан Язучылар берлеге һәм ТР Мәдәният министрлыгының Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек булды. Бу — иҗатка зур бәһа инде.
Ә Җәүдәт Сөләйман үзе: «Мин күңелемдәгене генә язам», — дияргә ярата. Шигърият — кеше күңеленең яп-якты бер чагылышы ул. Шуңа чиксез тирән ул, кешелекле һәм ихлас ул, садә ул...