Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФӘРИТ ЯРУЛЛИН ҺӘМ АНЫҢ ДАИРӘСЕ

Искиткеч талантлы композитор Фәрит Яруллинга багышлап язылган әдәбият шактый. Әмма әлегәчә аның шәхесенә бәйле сорауларга җавап юк диярлек. Әтисе, талантлы музыкант һәм композитор Заһидулла Яруллинның тормышы турында да мәгълүмат бик аз. Ата-анасы ничек тәрбияләгән, кемнәр дус, кемнәр көндәш — берсе дә ачык түгел. Бу мәкаләдә шушы сорауларга тукталасым килә.
Ярулла улы Заһидулла Яруллин 1888 елның 12 октябрендә Мамадыш районының Кече Сөн авылында крестьян гаиләсендә туа. Заһидуллага бары биш кенә яшь булганда әтисе дә, әнисе дә вафат булалар. Балачагы һәм яшьлеге авырлыкта, мохтаҗлыкта уза. Әти-әнисенең гаиләдә озак яшәргә туры килми. Көннәрдән бер көнне Заһидулла хуҗаның яраткан этенең аягын имгәтә. Ачуы чыккан хуҗа малайны урамга куып чыгара. Аны уен кораллары көйләүче немец И.Шнейдер үзенә сыендыра. И.Шнейдер малайның музыкага сәләтле булуына игътибар итә. Заһидулла инде авылда чагында ук курайда уйный торган була. Шнейдер аны фортепианога, шулай ук музыка коралларын көйләргә өйрәтә. Заһидулла нотага өйрәнә, аз-азлап төрле уен коралларында музыка күнекмәләрен үзләштерә. Тик бу бәхетле көннәр озакка сузылмый. И.Шнейдер кисәк кенә үлеп китә һәм Заһидулла янә сыеныр урынсыз кала. Эш хакы эзләп мохтаҗлыкта бер урыннан икенче урынга күчеп йөрү чоры башлана. Ул йә аш таратучы хезмәтче, йә ресторанда музыка уйнаучы булып эшли. Аны Түбән Чаллыда да, Минзәләдә дә, Түбән Новгородның Мәкәрҗә ярминкәсендә дә күрергә мөмкин була. Инкыйлабны ул 1905 елны Уфа шәһәрендә каршы ала. Ә 1907 елда Казанга килә. Аның тормышында яңа һәм якты чор башлана. Заһидулла Яруллин турында «Курайчы малай» дигән китапчыгында М.Латыйфуллин менә ниләр яза: «Иске Казанның кеше иң күп йөри торган Печән базарына эләккән Заһидулла шәһәрдәге эш урыннары турында ишетә. Рестораннарның берсенә пианист булып урнаша. Әмма анда озак эшләми. Көннәрнең берендә музыкантның эшләгән акчасын хуҗаның үзләштерүе сәбәпле, Заһидулла белән хуҗа арасында тавыш чыга. Сөйкемле, яшь кенә бер кеше пианистны якларга тырыша. Ул «Сәйяр» труппасы актёры һәм режиссёры Габдулла Кариев булып чыга. Заһидулланың кунарга урыны булмавын ишеткән Кариев аны «Болгар» кунакханәсенең бер номерында яшәп яткан дустына алып килә. Ул Г.Кариевның дусты атаклы Габдулла Тукай була. Гасыр башындагы әдәбият һәм сәнгатьнең ике атаклы вәкиле — Г.Тукай һәм Г.Кариев белән узган кич З.Яруллинның тормышында иң якты көннәрнең берсе булып хәтерендә кала. Төн авышканчыга кадәр сөйләшеп чыга алар. Заһидулланың курайда уйнавын тыңлыйлар. Ә икенче көнне дуслары аны пианист-иллюстратор сыйфатында «Свет» кинотеатры хуҗасына тәкъдим итәләр»1. Китапта булган вакыйгалар әдәби уйдырмалар белән үрелеп бара. Әмма китапта, дөрестән дә, музыкантның алдынгы татар зыялылары белән тыгыз мөнәсәбәттә булуы сурәтләнә. Г.Тукай З.Яруллинны яхшы белә, еш кына аның уйнаганын тыңлый, музыкант буларак аны югары 5 5 Латыйфуллин М. Курайчы малай. — Казан, 1966. — 26-27 б.
үлеменнән соң Заһидулла беркадәр вакыт туганнары тәрбиясендә яши, аннан соң бер Чистай баена савыт-саба юарга керә. Тик бу
5* 129
бәяли. Алар икесе дә «Шәрык» клубы оештырган әдәби-музыкаль кичәләрдә катнашалар. Аралашу өчен, үзара якын бәйләнешкә кереп берләшкән кешеләрнең уртак даирәләре була. Заһидулла Яруллин инкыйлабка кадәрге Казанда милли сәнгать культурасының күренекле вәкилләренең берсенә әйләнә. «1915 елның 10 апрелендә, — дип язылган шул чордан сакланып калынган афишаларның берсендә, — «Ашказар», «Гөлчәчәк», «Зиләйлүк», «Урам көе», «Эскадрон», «Баламишкин», «Сакмар», «Русча марш», «Тукай көе» һәм башка җырларны Г.Козлов скрипкада, З.Яруллин пианинода башкаруында кичә уздырыла. Ахырдан, укучылар көче белән, Кавказ биюләре башкарыла. Кичә ярлылар файдасына уздырыла».
1912 елда Заһидулла өйләнә. Хатыны Нәгыймә (тулы гәүдәле, алсу яңаклы, уртага аерылган озын кара чәчле) Лаеш районының Хәерби авылында туган. Ул иртә ятим калган, белеме юк, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, яхшы җырлый. Көннәрдән бер көнне, 1914 елда, гаиләдә Фәрит атлы малай барлыкка килә. (Композиторның гаиләсе белән якыннанрак танышу теләге белән бу мәкаләнең авторы берничә мәртәбә анасы Нәгыймәнең Лаеш районындагы Хәерби авылына барып кайта.) Туганнан туган абыйсы Гарифулла Ярмиев менә ниләр сөйли: «Заһидулла Нади Такташ урамындагы зур гына йортның бер бүлмәсендә яши. Ул булдыклы, аз сүзле кеше иде. Кечкенә бүлмәсендә гармун йә думбра, йә нәрсә дә булса төзәтеп утыра. Техникага яхшы төшенеп, казынып утырырга ярата. Хатыны хуҗалык эшләрен алып бара. Өйдә өр-яңа рояль тора. Укучылары өйгә дә килә, Заһидулла аларны фортепианода уйнарга өйрәтә. Кайчак артист дуслары керә, уен коралларын сынап карыйлар. Ә кайчакны Заһидулла нинди дә булса көйне онытып җибәргән булса, исенә төшерергә хатынын ярдәмгә чакыра. Хатыны киң күңелле, тулы гәүдәле, сөйкемле иде. Гаиләнең матди хәле шактый җитешле, әмма Заһидулла балалары булмауга уфтана. Хатыны эндәшми, әмма ул да бала булуын бик тели. Шулай бервакыт ул мунчага бара һәм шунда бер хатын белән сөйләшеп китә. Бу хатын мунчага юынырга улы белән килгән була. Беләк буе малай шундый тулы, йомры, карап туйгысыз бала була. Бу хатын үзенең күптән түгел бала табуын, ялгыз яшәвен, тормышының бик авыр булуын, нишләргә дә белмәвен сөйли. Балалар яраткан Нәгыймә баланы тотып торырга сорый, юындырырга булыша, соңыннан исә баланы үзенә алырга ризалашалар. Гаиләдә ир бала булу шатлыгының иге-чиге булмый. Ана белән ата бала өчен җаннарын да жәлләми. Малай матур һәм нык, сәламәт булып үсә. Килгән бар кеше аның матурлыгына, акыллы күзләренә соклана. Әмма бәхетле көннәр озакка сузылмый. Гаиләдә торган саен тавыш-талаш чыга. Шундый көннәрнең берсендә Заһидулла Фәритне алып Уфага китә»6.
1923 елда Уфага килгәч, Фәрит Яруллинның музыка белән махсус шөгыльләнү чоры башлана. Атасы улының музыкага мәхәббәтен, искиткеч сәләтен күреп, аны нота грамотасына өйрәтә башлый. Әмма аңа игътибарын һәм күп вакытын багларга мөмкинлеге булмый. Фәрит атасы өйрәтүе буенча күбрәк үзлегеннән шөгыльләнә. «Миңа аның белән күп шөгыльләнергә туры килмәде, — дип искә ала соңыннан Заһидулла. — Күп вакыт эш белән мәшгуль идем, кинода, ресторанда эшләдем. Фәрит мәктәптә укыды. Аның ишетү сәләте искиткеч иде. Ул һәрвакыт тирә- юньдәге һәртөрле авазларны ишетә, музыка тәэсирен тотып ала белә, импровизация ясарга сәләтле иде»7. Малай музыка мохитендә үсә, халык җырларын балачактан үзенә сеңдерә. Шул рәвешле ишетү сәләте, музыкага тартылыш көче үсә. Гаилә Никольская урамында (хәзер М.Гафури урамы) фатирда тора. Ерак түгел генә Фәрит укыган менә дигән беренче татар-башкорт мәктәбе. Фәритнең шул еллардагы тормышын күзалларга безгә замандашларының хатирәләре ярдәм итә. Сабакташы Шәүкәт Мәсәгутов истәлеге: «Ул таза гәүдәле, аксыл, маңгай өстендә калдырылган чәчле, үзенең классташларыннан яшь ярымга өлкән малай иде. Тыныч һәм аз сүзле, башкалар кебек коридорда чабып йөрми. Классташларының ручкалары, карандашлары, дәреслекләре һәм дәфтәрләре портфельгә салынган булса, Фәрит исә кесәсеннән карандаш кисәге чыгарып, аерым кәгазь кисәгенә генә яза. Дәрес хәзерләүгә аз игътибар итә, әмма сәләтле булуы белән өлгереп бара, артка калучылардан саналмый. Мәктәптә укучылар көче белән татар спектакльләре куела. Залда пианино тора,
6 1974 елның җәендә Гарифулла Ярмиев белән сөйләшүдән.
7 Атасының хаты сәнгать фәннәре кандидаты Ч.Бәхтиярова архивында саклана.
АИДА АЛМАЗОВА
130
балалар еш кына төркемнәре белән залга йөгерешеп керәләр, ә Фәрит импровизация ясый, халык көйләрен уйный. Безнең күбебезгә бу беренче тапкыр музыка тәэсирен тою иде»8.
Шуны да әйтеп үтү кирәк: шактый мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре бу мәктәптән чыкканнар. Алар арасында иң әүвәл композитор Ф.Яруллин, балетмейстер Ф.Гаскәров, язучы Ә.Фәйзи һәм Р.Саттар, артистка З. Бикбулатова, рәссам Р.Гомәр исемнәрен атап була. Мәктәптә язучы Н.Исәнбәт укыта. «Безгә дәрес хәзерләргә килгәч, — дип искә ала классташы Х.Гобәйдуллин, — Фәрит дәресен ахырга кадәр хәзерләми иде. Гадәттә фортепиано артына утыра һәм уйный башлый. Ә шәһәргә Сагайдачный оперетта труппасы килгәч, Фәрит аның спектакльләренең берсен дә калдырмыйча карап бара, икенче көнне ишеткән көйләрен уйный башлый. Бу аның зур талантка ия булуын күрсәтә»9. Шулай ук 1926 елда Фәритнең фортепианода яхшы уйнавын атасы да искә ала. Аны музыка торган саен ныграк үзенә җәлеп итә бара һәм аның белән җитди шөгыльләнү теләге туа. 1930 елда Фәрит атасы белән яңадан Казанга кайта, Казан музыка техникумына укырга керә. Фәрит Яруллин тормышында яңа чор — профессиональ белем үзләштерү чоры башлана. Заһидулла Мамадышка, ә аннан соң туган авылы Кече Сөнгә кайтып китә һәм шунда икенче мәртәбә өйләнә. Яңа гаиләдә уллары, җырлар, романслар, скрипка өчен концерт, балалар өчен сюита, 7 өлештән торган татарча беренче «Кеше» ораториясе авторы һәм башка күп әсәрләр язучы, танылган музыкант, педагог һәм композитор Мирсәет туа. Бу 1938 елда Фәритнең авылга атасын күрергә кайткан соңгы елы була. Шунсы кызык: туганнар яңадан беркайчан да күрешмиләр.
Фәрит Яруллин Р.Л.Поляковның виолончель классына укырга керә. Ел буена тырышып уйнарга өйрәнә һәм тиздән оркестрда уйный башлый. Әмма яраткан уен коралы — фортепиано һаман үзенә тартып тора. М.А.Пятницкая фортепианода уйнавына, талантлы импровизацияләренә игътибар итә һәм аны үз классына чакыра. Шул рәвешле, тиздән Ф.Яруллин ике бүлектә дә укый башлый. Моңа кадәр күрелмәгән дөньяны ачкан классик музыканы өйрәнү Фәритнең алга таба үсешендә әһәмиятле урын тота. Яшь музыкант күп һәм тырышып укый, һәр яңалыкны тиз тотып ала, музыкага караган вакыйгалар эчендә кайный. Замандашлары булачак композиторның сәләтлелеген, кызыксынучанлыгын, эчке тәрбиясен, бәясен яхшы белүен искә төшерәләр. Үзенең хатирәләрендә М.А.Пятницкая аңа тулы бәяләмәне болай бирә: «Искиткеч музыкаль, техникумда уку еллары аңа фортепианода уйнау осталыгы биргән, иҗатка омтылышы көчле. Менә дигән эчке дөньясы бар, вазифаларына җитди карый, үзен горур тота, шул ук вакытта кешеләр белән мөнәсәбәтендә ихласлык күренеп тора. Зур ышаныч-өметләр уята. Музыкаль булуы гына түгел, ә тәрбиясе белән дә аерылып тора. Һәрвакыт инсафлы, кызыксынучан»10.
Фәрит үз көнен үзе бик иртә күрә башлый. Табигате белән нечкә күңелле егет гаиләдәге чуалчыкны авыр кичерә. Аңарда үз эченә бикләнү, балаларга хас булмаган җитдилек иртә уяна. Тирән уйланулар тормышны үзләштерергә зирәклек бирә, төпле фикер йөртергә ярдәм итә. «Аз сүзле, күзәтүчән, уйчан, үз эченә бикләнгән»
— замандашы З.Хәйруллина аны шундый итеп хәтерендә калдырган. «Фәритне бик тыйнак һәм аз сүзле итеп беләм, — дип белдерә икенче замандашы Г.Х.Таһиров та.
— Күбрәк башкаларны тыңлый, ә инде әңгәмәгә кушылырга туры килгәндә, аз сүз белән акыллы итеп, үз сүзен әйтә»11. Таныш булмаган кешеләр янында аралашмый торган булып күренсә, якын дуслары янында исә ул шат, ярдәмчел, үзен иркен тота. «Мөлаем, киң күңелле, риясыз, табигатьтән аңа тәнкыйтьчел акыл, юмор хисе бирелгән», — гобойчы М.Батталов аны әнә шундый итеп искә ала. Ата-аналары килеп киткән чакларда да Фәрит беркайчан бернәрсә сорамый. «Ашау-эчүгә, киемгә битараф иде, — дип искә төшерә З.Хәйруллина. — Әмма көндәлек тормыш кирәк- ярагына игътибарсыз булса да, музыка дөньясында исә үзгәреп, бөтенләй яктыра.
8 Башкорт радиосының музыка редакторы Ш.Мәсәгутов белән сөйләшүдән.
9 Сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече Х.Гобәйдуллин белән сөйләшүдән.
10 Ч.Бәхтиярованың шәхси архивыннан.
11 «Казан утлары», 1984, №1, 173-177 б.
ФӘРИТ ЯРУЛЛИН ҺӘМ АНЫҢ ДАИРӘСЕ
131
Карап торырга басынкы, салмак кебек күренгән кеше чынлыкта дәртле, кайнар йөрәкле, максатчан омтылышлы»12. Фәрит Школьный тык-рыгындагы музыка технику-мының тулай торагында яши. Н.Җиһанов, З.Хәбибуллин, Х.Гобәйдуллин, Х.Батыршин, М. Батталов һәм башка - лар да шунда. Композитор З.Хәбибуллин ул вакытларны шулай исенә төшерә: «Авыр вакытлар. Аена 4 сум бирелгән стипендия акчасына гына яшибез. Еш кына үзебездән ерак түгел ломбардка әйберләребезне закладка салабыз. Утын җитми, кышкы суыктан савытындагы кара өши. Бүлмә җылытылмый диярлек. Тик егетләр күңелләрен төшермиләр. Сәгать алтыда А.А.Литвинов тулай торакка кереп, барыбызны да уятып, дәрескә җибәрә. Төп һөнәри белем бирү дәресеннән тыш яраткан дәресебез — оркестр классы. Ул атнага ике мәртәбә үткәрелә һәм без аны түземсезлек белән көтеп алабыз. Күбебез биредә беренче мәртәбә Гайдн, Моцарт, Бетховен, Римский-Корсаков әсәрләрен ишеттек. Чайковскийның дүртенче симфониясе аеруча көчле тәэсир итте. Классик гүзәл әсәрләрне үзең башкарып карау әйтеп бетергесез өйрәнү мәктәбе булды. Еллар узды, әмма безгә музыка тәэсиренең көчен төшендергән остазны, оркестр классы буенча педагог А. Литвиновны, күп укучылары хәзерге көнгә кадәр рәхмәт хисләре белән искә алалар»13.
Иртәдән техникумда дәресләр, төштән соң егетләр еш кына радиокомитетта булалар, җырчыларга уйнарга концертларда катнашалар. Аккомпанементны Фәрит үзе чыгара. Ул вакытта ноталар булмый. Мондый импровизацияләрне атасыннан күп ишеткән Яруллин гармунлаштырылган көйне фортепианога салганда үзенчәлекле итәргә тырыша, аңа иҗади килә.
Бу турыда композитор Ю.В.Виноградов болай дип сөйли: «Бервакыт мин мөлаем, бер яшь егетнең җырчыга уйнаганын ишеттем. Шунда ук гадәти булмаган аһәңлелек куллануына игътибар иттем. Аның уены үзенчәләштерелгән булуы һәм импрессион аһәңлелеге белән аерылып тора иде»14.
Замандашлары Яруллинның завод каршындагы эшче яшьләр театрында (ТРАМ) инструменталь триода виолончель партиясен башкаруын хәтерлиләр. ТРАМ спектакльләрендә сатирик эчтәлекле темалар күтәрелә. Триода Н.Җиһанов (фортепиано), Х.Батыршин (флейта), Ф.Яруллин (виолончель) уйный. Х.Батыршин көй материалы бирә, ә Җиһанов белән Яруллин аны уйнарга яраклаштыралар. Бу иҗади тәҗрибәләрне алар бик мавыгып үткәрәләр.
Ф.Яруллин техникумда укыганда, музыкаль белем бирүгә бәйле үзгәрешләр килеп чыга. Музыка техникумы, театр һәм сәнгать училищесы белән берләшеп, бер уку йортына әйләнә. Төп максат — профессиональ музыкантлар үстерү түгел, ә уеннар оештыручы — инструкторлар әзерләүгә кайтып кала. Хорда җырлауга, клуб эшен, халык уен коралларын өйрәнүгә игътибар ителә. Махсус класслар кыскартыла. Мондый үзгәртүләр үзенең нәтиҗәсен озак көттерми. Укучыларның саны кими, кайбер тәҗрибәле укытучылар техникумнан эштән китә. Талантлы яшьләр — булачак композиторлар А.Ключарёв, М.Мозаффаров, Н.Җиһанов Мәскәүгә күчә. Алар артыннан 1933-1934 елларда Ф.Яруллин, З.Хәбибуллин да. Икесе дә Мәскәү консерваториясе каршындагы рабфакка, ә рабфак ябылганнан соң, Мәскәү консерваториясе каршында оештырылган Татар опера студиясенә укырга керәләр.
12 Музыкантлар белән сөйләшүдән.
13 Композитор З.Хәбибуллин белән шәхси сөйләшүдән.
14 Ю.В.Виноградов белән шәхси сөйләшүдән.
Фәрит Яруллин (уңнан беренче) сугышчан дуслары белән. 1941 ел.
АИДА АЛМАЗОВА
132
Утызынчы елларның икенче яртысы — күпмилләтле совет культурасы тарихында әһәмиятле этап. Мәскәү консерваториясе каршында биш милли студия ачыла (татар, башкорт, төрекмән, казакъ һәм үзбәк). Максат — милли музыкаль театрларга профессиональ кадрлар әзерләү. Нигездә, җырчылар һәм инструментларда уйнаучылар күздә тотыла. Соңрак бу опера студияләре композиторлар да әзерли башлый. Студияне тәмамлаган җырчылар төркеме — С.Садыйкова, С. Айдаров, М.Рахманкулова, А.Измайлова, Г.Кайбицкая, М.Булатова, Ф.Насретдинов һәм башкалар. Алар Татар дәүләт опера театрының үзәге булдылар. Репертуар эшенә композиторлар С.Сәйдәшев, З.Хәбибуллин, Ф.Яруллин, Җ. Фәйзи, ә либретто язарга шагыйрь һәм язучылар М. Җәлил, Ә.Ерикәй, Ә.Фәйзи, М.Максуд һәм башкалар җәлеп ителә. М.Максуд «Кара йөзләр», М.Җәлил «Алтынчәч», Ә.Фәйзи «Шүрәле» либреттосын язарга керешәләр. Советлар Союзының Зур театры каршындагы әлеге студия балет труппасы һәм хореография училищесы артистлары турында кайгыртуны да үз өстенә ала. Аларны тәмамлаучылар — З.Гайфуллина, Л.Ласточкина, Г.Таһиров, Ш.Байдәүләтов укуларын тәмамлап, Татар опера театрына эшкә кайталар. ТАССР халык комиссарлары советы, студия эшләп торсын өчен, ул вакытта күрелмәгән 1 млн. сум акча бүлеп бирә. Шул рәвешле бөтен көч республиканың профессиональ башкаручыларын һәм иҗади кадрларын булдыруга салына. Шуның нәтиҗәсендә опера театрын һәм филармонияне, ә бераз соңрак консерваторияне булдыру мөмкинлеге туа.
Ф.Яруллинга Мәскәүдәге тормышының беренче еллары җиңел булмый. Ул Димитровкадагы тулай торакта мохтаҗлыкта көн күрә. Татар клубына җыелучы язучы һәм музыкантлар төркеме белән якынаю бераз җиңеллек китерә. Ул елларда Мәскәүдә яшәүче татарларның үзләренең эшче клубы була. Татар язучылары һәм музыкантлары көче белән клубта музыкаль кичәләр үткәрелә һәм секцияләр оештырыла, спектакльләр куела. Клубның үз режиссёры һәм музыка җитәкчесе булган драма труппасы эшли (төрле елларда аны М.Мозаффаров, А.Ключарёв, Н.Җиһанов җитәкли). Бирегә композиторлар С.Сәйдәшев, Ф.Яруллин, Җ.Фәйзи җырларын китерәләр. Шагыйрьләрдән М.Җәлил, Ә.Ерикәй актив иҗат итә.
Б.С .Шехтер классында укыганда, Ф.Яруллин күп кенә җыр, берничә инструменталь пьеса, фортепиано өчен соната яза. Санап кителгән әсәрләрнең укытучысы стиле тәэсирендә язылганы күренеп тора. Егерменче елларда җырлар язучы композитор, «1905 ел» операсы авторы, танылган Б.С.Шехтер революция һәм оборона темасына үз иҗатында аеруча әһәмият бирә. «Яшь гвардия» һәм «Ударниклар бригадасы маршы» авторының әсәрләренә хас сугышчан рух, марш адымнары, агитация-плакат стиле аның укучыларына да күчә. Ләкин Ф.Яруллин үз иҗатыннан канәгать булмый. Шиккә бирелүчән һәм канәгатьсезлек хисе кичергән, әле һөнәри яктан ныгымаган музыкант белән, кызганычка каршы, укучы һәм укытучы арасында була торган үзара аңлашу, тыгыз бәйләнеш урнаша алмый. Шехтер аның белән атналар буе очрашмый. Дөрес, татар студиясендә дәресләргә йөрү ирекле була. Яшь композитор өчен шушындый авыр чорда аңа Мәскәү консерваториясенең композиция кафедрасы мөдире Г.И.Литинский ярдәмгә килә. Беркадәр вакыт Фәрит Яруллинны күзәтеп йөргән Литинский аны үз классына күчерә. Бу турыда профессор үзе болай дип искә ала: «Уртача укый, башкалар кебек үк яза, ә язарга икенче төрле кирәк. Ф.Яруллин кузгатылмыйча тирәнгә яшерелеп яткан бик бай фантазияле, талантлы кеше. Келәшчә белән тартып чыгарырга кирәк.
Әгәр шулай итә алсаң, сокланып туймаслык, бөтенләй таң калырдай нәрсәдер барлыкка килә»11. Виолончель сонатасы язылганнан соң, 1936 елда ул Г.И.Литинский классына
Фәрит Яруллинның хатыны Галина Сачек-Яруллина «Русалка» операсында. 1937 ел.
ФӘРИТ ЯРУЛЛИН ҺӘМ АНЫҢ ДАИРӘСЕ
133
күчерелә.
Г.И.Литинский классында Ф.Яруллин үзенә карата бөтенләй бүтән төрле мөнәсәбәт тоя. Класста син кем булуыңа карамастан — рабфак, студия яки консерватория студентымы — барсына да бертөрле таләп һәм тәртип. Дәресләр һәрвакыт атнага ике мәртәбә үткәрелә, эшләнгән эшләр каты тикшерелә. Милли музыка культурасының үсеш проблемалары белән тирән кызыксынуы, аңларга тырышу сәләте һәм яхшылыгы белән педагог укучыларын үзенә җәлеп итә. Ул бер җирлеккә генә караган аерымлыкны хупламый, татар музыкасы рус, бөтен Европа илләре өчен гомум музыка культурасының яңа казанышларына нигезләнергә тиеш, дип фикер йөртә. Профессиональ белемнең һәм башкару техникасының югары кимәлдә булуын таләп итә. Шул ук вакытта ул укучысының милли һәм үзенә генә хас үзенчәлеген сакларга омтыла. «Милли музыка үзенчәлегенә карата сак фикер йөртеп, — ди соңрак Генрих Ильич, — мин аның алга таба үсешенә, коры пентатоника чигеннән читтә ята торган якын, ә аннан соң ераграк өлкәләренә үтеп керергә тырышам». Татар музыкасына һәм талантлы укучыларына (Литинскийда ул елларда С.Сәйдәшев, Н.Җиһанов, З.Хәбибуллин укый) шундый җылы мөнәсәбәте аны композиторларның озак елларга сузылган якын дусты итә. «Литинскийны башкалардан аерып торган сыйфат, — дип яза укучыларының берсе Э.Мирзоян, — укучысының сәләтле, алдагы көндә өметле булуына нык ышану. Һәм шунда инде икеләнүләр тарала, үзенең хаклы икәнлегенә инану килә»15 16.
Фәрит аны таләпчән, кырыс укытучысы итеп кенә түгел, ә укучысының иҗат эшенең барышы, тормыш мәсьәләләре, көнкүреше белән кызыксынучы сизгер дус итеп тә кабул итә. Мондый мөнәсәбәт Литинский белән Яруллин арасында шундый дуслыкка әйләнә, Генрих Ильич үзенең укучысын «Мәңге онытылмас» дип атый. Ә фронттан хатынына язган хатларның берсендә Яруллин: «Коточкыч өметсезлеккә төшкән чакта мине аякка бастырган бердәнбер кеше — ул Литинский. Гомерем буе мин аңа бурычлы»17, — ди.
Г.И.Литинский классында укыганда, Ф.Яруллин «Җырлама син, иркәм», А.С.Пушкин шигыренә «Чегәннәр» романсын, виолончель өчен соната яза, симфония һәм квартет иҗат итә. Әмма чын мәгънәсендәге иҗат дәрте аңа балет белән мавыгу чорында килә. Н.Җиһанов әйтүенчә, «Литинскийда композиторларга жанрлар сайлый белү сәләте бар»18. «Шүрәле»гә кадәр Яруллин Ә.Фәйзи либреттосына язылган «Зөлхәбирә» операсы өстендә эшли. Әмма балет язу уе тууга, аның өчен бу теләк югала. Композитор архивында әлеге операдан берничә өзек сакланган. Либретто язарга Ә.Фәйзи чакырыла. Балет либреттосы 1938-1940 еллар эчендә языла. 1938 елда студия артистлары киткәч тә Яруллин эшен дәвам итеп Мәскәүдә кала. Әзер өзекләр Казанда музыка җәмәгатьчелегенә фикер алышу өчен тәкъдим ителә, радиодан яңгырый. Фикерләр уңай була. 1941 елның көзендә Мәскәүдә уздырылачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына балетны әзерләргә дип, Яруллин Казанга кайта. «Бу — Татарстанның бөтен музыка җәмәгатьчелегенә һәм сәнгать эшлеклеләренә киеренке вакыт иде, — дип искә ала декаданың иҗат бүлеге консультанты итеп билгеләнгән Г.И.Литинский. — Композиторлар һәм артистлар «Совет» кунакханәсенең икенче катына урнашалар. Һәр иртә сәгать 11дә мин бөтен бинаны карап, бүлмәләрне йөреп чыгам. Берәүләрен мактыйм, икенчеләрен ачуланам, кирәк була калса, төзәтәм. Бөтен җирдә иҗат сулышы. Н.Җиһанов «Алтынчәч», М.Мозаффаров «Галиябану» операларын, Ф.Яруллин «Шүрәле» балетын яза. Бик шәп тантана, театр артистларының зур концерты көтелә». Декаданың комиссары итеп Ю.П.Ральф, баш балетмейстерга П.А.Гусев билгеләнелә. Мәскәүдән яшь, талантлы балетмейстер Л.Якобсон балетны сәхнәләштерергә чакырыла. Сценарий белән танышкач, ул аны әле җиренә җиткерелмәгән дип таба һәм баштагысыннан шактый үзгә яңа вариант тәкъдим итә. Шуннан соң материал үзгәртеп төзелә,
15 Г.И.Литинский белән шәхси сөйләшүдән.
16 Советская литература. — 1971, №3, 63 б.
17 Композиторның хатлары Г.Г.Сачек һәм Н.Яруллинанын шәхси архивында саклана.
18 Композитор белән шәхси сөйләшүдән.
АИДА АЛМАЗОВА
134
яңа номерлар һәм музыкаль күренешләр кертелә (башлыча II акт музыкасында һәм «Янгын» күренеше). Композитор белән балетмейстер еш бәхәсләшәләр, әмма тегесе дә, монсы да күп һәм киеренке эшлиләр, нәтиҗәдә уйланылган төп идеягә иң яраклы юлны табалар. Бер үк вакытта биючеләр белән репетиция дә ясыйлар. Балетны кую (декада белән бәйле) бик кыска срокта һәм искиткеч киеренкелектә башкарыла. Замандашлары Л.Якобсонны үз эшен югары дәрәҗәдә белүен һәм башкаручыларга бик таләпчән булуын искә алалар. Бу турыда биючеләрнең берсе (Кош-кыз партиясе) А.Ф.Гацуллина менә нәрсәләр сөйли: «Якобсон искиткеч балетмейстер, талантлы, уйлап табуга һәвәс. Ьәр күренештә ул образлардан чыгып эш итә, хыяллана, уйлый. Аның репетицияләреннән без хәлдән таеп китәбез, чөнки авыр, катлаулы яңача хәрәкәтләр. Шулай да соңыннан зур канәгатьлек хисе кичерәсең»19. Хореография чишелешенең яңалыгын, ачыклыгын үзенең истәлекләрендә П.А.Гусев күрсәтеп китә. «Бу — үтә дә заманча», — ди ул. Кем генә килсә дә, барсы да соклана һәм балетны декаданың үзәк вакыйгасы булыр дип саный. Заманчалыгын һәм уйлап табуга һәвәслеген шул хәл дәлилли: Якобсон Ленинград һәм Мәскәү постановкаларын куйганда, 1941 ел хореографиясенең өстенлеген саклый. 1941 ел постановкасы репетицияләрендә Н.Балтачиева (Сөембикә), Г.Кумысников (Былтыр), Б.Әхтәмовлар (Шүрәле) бии. И.В.Әүхәдиев дирижёрлык итә. Композитор өчен бу иң бәхетле көннәр була.
1940 елның июнендә Фәрит үзенең булачак хатыны Г.Г.Сачек белән таныша. Балет артисткасы Галина зур кара күзле, матур, зифа буйлы кыз. Ул Киевта туа. Әтисе чех милләтеннән, Гражданнар сугышында һәлак була. Кыз әнисе белән яши. Алар танышканда, Галинага 25 яшь була. Ул Харьков хореография училищесын тәмамлый. Днепропетровски музыкаль драма театрында бии, ә Казанга килгәч, Татар опера театрының балет труппасына эшкә керә. Бер-берсен бик яраталар. Композитор сөйгәнен «Гөлчәчәк» дип йөртә. Галина Георгиевна сөйләве буенча, «Фәрит гадәти булмаган тыйнак һәм намуслы, эчке дөньясы искиткеч бай. Аз сүзле, әмма музыкасы кебек үк югары фикер йөртә торган һәм иң чиста, изге ниятле кеше иде»20. Ул үзенең балеты турында күп сөйли, эчтәлеге белән таныштыра, төп темаларын көйләп күрсәтә. Театрны нык ярата. Татар драма театрына еш йөриләр. Аңа аеруча төп рольдә Х.Әбҗәлилов уйнаган «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт) спектакле ошый. Галина Георгиевна Фәритнең беркайчан ата-анасы турында сөйләмәвен исенә төшерә. Әмма бервакыт кунакханәгә анасы килә. Аның күп еллар әнисен күргәне булмый, хәтта кайда булуын да белми. Очрашу икесен дә дулкынландыра, сөйләшеп сүзләре бетми, искә төшерешәләр, бер-берсенең хәлләрен сорашалар. Шул вакыттан соң ул еш кына аның янына бара, ярдәм итә. Ара-тирә атасы да килеп китә.
Бу чорда композитор бик күп эшли. Кайда гына булмасын, нота кәгазьләрен, карандаш һәм бетергечне үзеннән калдырмый. «Музыканы тиз һәм җиңел яза, — дип искә ала Г.Г.Сачек. — Соңыннан аңладым, шушы тоелган җиңеллек артында искитмәле, бертуктаусыз эчке уй, эш яткан икән. Музыка аның бөтен барлыгын били, уйларын үзенә ала, кешеләр белән якынлыгын чикли. Еш кына мин аның төшенкелеккә бирелгәнен күрә
19 1976 елның 16 мартында артистка А.Ф.Гацуллина белән шәхси сөйләшүдән.
20 Г.Г.Сачек белән шәхси сөйләшүдән.
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера ҺӘМ балет театры сәхнәсендә куелган «Шүрәле» балетыннан күренеш.
ФӘРИТ ЯРУЛЛИН ҺӘМ АНЫҢ ДАИРӘСЕ
135
идем. Ярты юлда өзелгән сүз, кисәк йомылу, хисләрен белдергәндә басынкылык, еш кына таркаулык, уйчанлык — болар барсы да аның иҗат белән даими мавыкканын күрсәтә»21.
Композиторга үз балетын сәхнәдә күрергә насыйп булмый. Бөек Ватан сугышы башлана. Артистлар, музыкантлар фронтка китәләр. Акрынлап театрда эш төгәлләнә бара. 26 июльдә Ф.Яруллинга да чакыру кәгазе килә. 27 июльдә дуслары, якыннары белән саубуллашып, ул җыелу урынына китә. Аны Ульяновскидагы пехота училищесына курсант итеп җибәрәләр.
Хезмәт итү җиңел булмый. Җайлашмаган, елгыр булмаган, үзе әйтмешли, «ирекле профессия кешесе» Яруллин хәрби тәртипне, күп чакрымлы аралар үтүне авыр кичерә. Әмма бик тиз үзгәрә, җыйнаклана, хәрби ыспайлыкны, хатынына язганча, «элеккеге зифалыгын» кайтара. Училищеда ул үзешчән сәнгатьтә катнаша. Ульяновскиның Офицерлар йортында концерт бригадасы составында чыгыш ясый. Иҗатын дәвам итә, башлыча хәрби темага җырлар яза.
Өч айдан соң укуын тәмамлаган Ф.Яруллинны иптәшләре белән фронтка җибәрәләр. Беренче бәрелештә үк Ф.Яруллин җилкәсе яраланып госпитальгә эләгә. Биредә ул тиф белән авырый һәм дүрт ай буе яшәү белән үлем арасында була. Шушы вакытта, 1942 елның 29 февралендә, Казанда Ф.Яруллинның кызы туа, Наилә дип исем кушалар.
1942 елның яз-җәй айларында Ф.Яруллинга Уфа, Куйбышев, Саратов, Пермь шәһәрләрендә булырга туры килә. Куйбышевта ул Киров исемендәге Ленинград академия театры сәхнәләштергән «Пиковая дама», «Аккош күле» спектакльләрен карый. Д.Шостакович, П.Гусев, Саратовка эвакуацияләнгән Г.И.Литинский белән очраша. Г.И.Литинский яраткан укучысы белән соңгы очрашуын сагынып еш искә ала.
Аның студентлар белән дәрес алып барган чагы. Шулвакыт җилкәсенә биштәр аскан, хәрби киемдә, ябык, сакал-мыек баскан бер яшь кеше ишекне ачып карый. Бары тик аңа гына хас ачык, мөлаем елмаюыннан, янып торган күзләреннән генә укытучы Фәрит Яруллинны танып ала. Алар үз күзләренә ышанмыйча, шулкадәр шатлыктан, сүзсез басып торалар. Ә аннан, Литинский фатирына кайткач, дуслары һәм якыннары, Ф.Яруллинның зур иҗат планнары, яңа әсәрләре турында бик озак сөйләшәләр. Фәрит шактый күп җырларын, концерт, кантаталарын, язылачак симфониясенең фрагментларын күрсәтә. Дирижёрлар факультетында укырга теләвен әйтә. Нәкъ шул чакта Г.И.Литинский Яруллинны Мәскәү консерваториясенең хәрби факультетына кайтару кирәклеген хәл итәргә тели. Бу мәсьәләне хәл итүгә бөтен көчен куя. Ләкин рөхсәт алынганда Фәрит якты дөньяда булмый инде.
Вакыйга болай була. 19нчы танк корпусының пехота подразделениесендәге Ф.Яруллин хәрби вакыйгаларның нәкъ уртасына эләгә. 1942 елда — Сталинградта, ә 1943 елда Курск дугасындагы сугышларда катнаша.
Ватан, хатыны, кызы һәм музыка. Фронттан килгән хатларның эчтәлегендә уйлар гел алар турында... «Мин бер генә нәрсә — котырган фашизмга каршы көрәштә Ватаныма кирәк булырга теләр идем. Испан хатыны Долорес Ибаррури дөрес әйткән: «Тезләнеп яшәүгә караганда басып үлүең яхшырак». Шундый уйлар белән фронтка китәм», — дип яза ул әтисенә. «Шикләнмә, без җиңәчәкбез», — монысы хатынына язган хатларда. Әлеге хатларның һәр юлыннан наз, ярату хисе бөркелеп тора. Кызын коча, ярата, күрә алмавына җаны әрни. «Тормышының шатлыгы, өмете»н саклауны сорый. Шулар белән бергә аның башында музыка турында уйлар кайный. «Шүрәле» музыкасындагы шактый нәрсәләр яңадан тикшерелә, үзгәртелә, уйланыла. Икенче актның музыкасын йомшаграк санап, аны өр-яңадан эшләргә хыяллана. Якобсон хезмәтен югары бәяли. «Минем музыка, — дип яза ул, — аның постановкасы белән чагыштырганда чүп кенә. Ул үзенең энергиясе һәм үз дигәнендә нык торучанлыгы белән мине яхшы уйларга этәрде». Туктаусыз хафалануының сәбәбе — спектакльнең язмышы. Композитор фронтка киткәндә репетицияләр әле дәвам итә һәм ул премьераның булырына ышана. «Сәхнәдә баруын күземнең бер кырые белән генә күрер идем. Минем аны шундый күрәсем килә». Яңа иҗади 21 Вечерняя Казань, 1984, 27 февраль.
АИДА АЛМАЗОВА
136
Белоруссия. Рыленки туганнар каберлеге. Татарстан делегациясе вәкилләре Ф.Яруллин каберенә чәчәк салалар.
уйлар тынгылык бирми. «Шүрәле»мне нык сагынам. Сөембикәнең лейтмотивы яңача яктылыкта яңгырар. Ул минем киләчәк симфониямнең урта өлеше булыр. Тик, ни кызганыч, әле хыялымны тормышка ашыра алмыйм. Нәҗипкә көнләшеп тә, шатланып та карыйм, чөнки каләмен нык тотып, үзенең элеккеге уңышларын арттыра бара». Хатларының тагы бер үзенчәлеге — иҗатын дәвам иттерергә мөмкинлеге булмауга әрнү. Шул ук вакытта, Ватанны яклау бурычының әһәмятен дә аңлый. Сугышның «кайнар» нокталарына якынайган саен, патриотик рух тагы да көчәя. Хатларының шундый юлларыннан бетмәс рух көче күренә.
«Беренче чиратта, эшләргә тиешлек белән чагыштырганда, боларның барсы да юк нәрсәләр. Ватан өстендә туган куркыныч минутта бу — аның алдында изге бурыч. Кечкенә генә мөмкинлегең булса, — дип яза ул хатынына, — Бөек эшләр хакына Ватаныңа, халкыңа хезмәт ит. Бу дәһшәтле көннәрдә кайда да файда китерә алырдай урын эзләп тап».
1943 елда, гыйнвар ахырыннан 6 июль арасында, 19нчы танк корпусы гаскәрләре Курск янында хәлиткеч сугышка әзерләнәләр. Ә 12 июльдә Курск дугасында канкойгыч сугыштан корпусның бар булган составыннан бары 250 тирәсе кеше генә чыга. Фәрит Яруллин да исән кала. Корпус ставка резервына күчерелә. Яруллинны 31нче армиянең 82 нче дивизиясе 250нче полкына җибәрәләр. Тиздән бу полк Көнбатыш фронтка күчерелә. Гаскәр Белоруссия юнәлешендә Мәскәү- Минск шоссесе буенча хәрәкәт итә. Шушында, Смоленск янындагы сугышларның берсендә, 1943 елның 17 октябрендә, взвод командиры лейтенант Фәрит Яруллин һәлак була. Аның гәүдәсе Орша шәһәре янындагы Яңа Тухиня авылы зиратында туганнар каберлегендә. Хәзер бу урында «Рыленки» мемориаль комплексы төзелгән. (Витебск өлкәсе Дубровинский районының Тухиня авылы)22. Исемлек СССР оборона Министрлыгы Үзәк архивы документында теркәлгән.
Кем шушындый талантлы, өметле композиторны фронтка җибәрә? Ни өчен күбесе бронь ала, ә ул юк? Аның фронтка китүе шулай бик мөһим буламы? Төрле язмаларда бу мәсьәлә буенча өзлексез фикер алышалар. Без инде хәзер беркайчан да дөресен белә алмабыз, әмма юрамалар бар. Бу юлларны язучы белән бер сөйләшүдә Г.И.Литинский шуларның берсен искәртә: «Сугыш башлана, күп музыкантлар фронтка китәләр. Н.Җиһанов, И.Әүхәдиев һәм кайберәүләр кала. Яруллин белән Әүхәдиев арасында ачыктан-ачык конфликт чыга. Шунда Фәрит: «Син барыбер балетка дирижёрлык итмәячәксең», — ди. Чыннан да, Әүхәдиев дирижёр буларак йомшак, күренеп торган 22 1233 фонд, ей. 2. 29 эш., б. 10 һәм 20 эш.. б. 169.
ФӘРИТ ЯРУЛЛИН ҺӘМ АНЫҢ ДАИРӘСЕ
137
сәләте юк, шуңа ул композиторны канәгатьләндерми. Аңа, Яруллинга, әлбәттә, күбрәк тойгы, хис, музыкага иждди якын килү кирәк. Һәм Әүхәдиев аңа каршы җавабын озакка сузмый, ул аңа бронь бирми. Композиторларның барсы диярлек бронь ала, ә Яруллин — юк»23. Бу уңайдан шуны да әйтеп үтәсе килә: әлбәттә инде талантлы кешеләрнең һәрвакыт дошманнары була. Яруллинның үзенең дә иҗатта уртача сәләтлелекне, битарафлыкны җене сөйми. Шуңа күрә кемнеңдер кулы уйнавы бик мөмкин. Ләкин документлар белән расланмаган юрамалардан, шикләнүләрдән чыгып кына композитор янәшәсендәге кешеләрне гаепләү гадел булмас.
Искиткеч музыкант һәм композитор Фәрит Яруллин гомере менә шулай фаҗигале төстә өзелә. Аның капельмейстерлар факультетында уку, сугышның авыр вакыйгалары турында симфония язу нияте була. Күптөрле уйлары, ниятләре дә юкка чыга. Язылган әсәрләре музыкага гадәти булмаган сәләтен күрсәтә. Үлеме бөтен совет сәнгатенә әйтеп бетергесез югалту була. Гаиләсе өчен фаҗига. Сугыш вакыты авырлыклары, иренең үлеме Галина Георгиевнаның сәламәтлеген нык какшата. Тормышның бар михнәтен аның белән бергә кызы — Наилә Фәрит кызы Яруллина да күтәрә. Иң авыр вакытларында алар аны үзләренең яннарында кебек тоялар. Бөтен гомерләре буена тугрылык һәм мәхәббәт саклыйлар. «Минем язмышымда ул җыр булып кала» дип атала Г.Сачек-Яруллинаның бер мәкаләсе. Анда күңелне дулкынландыра торган шундый юллар бар: «Каршымдагы диварда аның рәсеме, төрле телләрдә театр афишалары, тартмада күпьеллык тугрылыклы әңгәмәдәшләрем — саргайган хатлар бәйләме һәм йокы бирми торган хатирәләр»24.
Хатынының, кызының бөтен тормышы искиткеч композитор, батыр сугышчы, ир һәм ата ядкарен мәңгеләштерүгә багышлана. Алар — аның турында иң кадерле истәлекләрне саклаучылар, композиторның иҗатын һәм тормышын өйрәнүчеләр, полкташлары, дуслары янына, сугышчан юлын, иҗатының әлегә билгесез сәхифәләрен ача торган яңа документларны эзләүдә катнашучылар. Ил буенча аны фронтта күргән кешеләргә мөрәҗәгать итеп хәбәр салына. Эзләүдә Д.С.Самойлов, Х.Габдрахманов, С.Д.Сурмилло һәм башка шактый күп кеше катнаша. Бу эшне 19нчы танк корпусының ветераннар советы рәисе, отставкадагы подполковник М.Н.Тихненко җитәкли. Ветераннар советына караган Мәскәүнең 646нчы мәктәп укучылары да эзләнүләрдә катнаша. Күп тырышлык сорый торган җентекле эш нәтиҗәсендә, бары 1985 елда гына, композиторның сугышчан юлы тәмамланган һәм җирләнгән урыны табыла.
Ф.Яруллинның исеме һәм иҗаты язучыларның, музыка белгечләренең һәрвакыт күз уңында. Бу еллар эчендә аның турында шактый газета, журнал мәкаләләре, Ч.Бәхтиярованың «Фәрит Яруллин» дигән монографик очеркы, А.Алмазованың «Фәрит Яруллин һәм татар балеты» монографиясе, Р.Низаминең ике китабы (аларның берсе — «Фәрит Яруллин» — ЖЗЛ сериясендә, икенчесе — «Ут һәм җыр») басыла. Фәрит Яруллин исеме урамга, уку йортларына бирелә, музейлар ачыла. Боларның барсы да аның якты талантына ихлас соклану, батыр сугышчы истәлегенә ихтирам билгесен күрсәтә. Ә «Шүрәле» балетының бәһаләп бетергесез музыкасы Рәсәй театрларында гына түгел, бөтен ил сәхнәләрендә яңгырый.