Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДӨНЬЯНЫКЫ ҮТӘР — БЕЗДӘН ДӘ...

Кешеләр
1
Кешеләрдән җылы эзләр булсаң,

Кешеләрдән ерак кит икән.
Йөрәк — йөрәк бит ул, тыпырчыныр,

Учларыңа кыс та көт икән.
Уңга, сулга чәчмә сагышыңны,

Чүбек итмәсеннәр зарыңны.
Урла да кит Каф тау артларына
Тик үзеңә насыйп ярыңны.
Дала күкрәгендә учак тергез,
Тирмә үзәгенә бишек эл.
Сиңа насыйп язмыш — тик синеке —

Ымыңны да хәтта ишетер.
2
Ә кешеләр үз үлемен ашыктыра.
Син дә — шулар исәбендә.
Мин дә — шулар.
Җирдә безнең күләгәләр кисешсә дә,

анда барыбер олагырбыз — сыңар, сыңар.
Шуңа сине эзлим җирдә.
Шуңа — көтәм.
Шуңа син дә ут йотасың төннәр буе.
Тик кешеләр җиңә алмый мин-минлеген.
Кешеләрнең күләгәдән озын буе.

***
Сөйләшәсем килә. Сүзсез генә.

Күзләреңнән күзем алалмый.

Җимерәсем килә диварларын

Сине камап алган каланың —

Берлин стенасын җимергәндәй.

Һәм өясем кирпеч — кабаттан.

Син идең бит — мине ерак кышта

Карлар белән ышкып агарткан.

Син идең бит — барыр юл өзелгәч,

Канатларың салып калдырган.
Син идең бит — күкләремнән минем

Мәңгелеккә кинәт атылган.
Утырасың менә. Агызасың

Чынаякка куе төнәтмә.

Син бар бүген. Уйдырма да түгел,

Саташу да, хәтта өрәк тә.
Сөйләшәсем килә. Сүз табалмыйм.

Табылмыйлар сүзләр — кирәктә.

Нәкъ кешеләр кебек — бер җуйгачтын,

Кайтарамын димә иңрәп тә.

Җимерәсең кирпеч диварларын

Торгынлыкка күчкән дөньямның.

Елмаясың үзең. Сүзсез генә.

Мин дә елмаюым тыялмыйм.
Без ерак та кебек. Бик якын да —

Яңа кагыйдәләр чигендә...
Булсын, әйдә, кагыйдәләр, сеңсен

Әрем тәме чәйдән иренгә.
Син бар, исән — каннан вә тиредән

Югалтканым түгел, тапканым.
Берлин диварыннан калынрак

Булса-булсын яңа калканың...

Шул үзең бу. Бер гөнаһсыз карлар

Кайтардылар сине яңадан.
Утырасың. Ә мин, ахры, мәңге К

үзләреңнән күзем алалмам.


Читен
Айга табынгандай йә кояшка,

Табындылар сиңа — уннар, йөзләр.

Бусагаңа килеп тезелделәр —

Соры иде алар...
Бертөслеләр...
Карашлары аша мәңгелеккә

Бәреп чыгам, диеп, тыпырчындың...

Потлар белән дыңгычланган илнең

Булып калдың вак бер кыйпылчыгы.

Мин дәшмәдем.
Алар сафындагы Урынымны бушаттым да...

Киттем.
Син урасы җаннар әле күптер. .

..Миңа никтер

Ак карлардан читен...

Кичү
Җылыга, җылыга күнекмә,

Күнекмә ышыкка, бушлыкка.

Йөрәкне йөрәккә ялгыйлар,

Кайчакта ялгызлык кушып та.
Киектәй эзеңнән йөгерәм,

Киектәй багасың үзең дә.

Бу дөнья, мәңгелек сораудай,

Төбәлгән син булып күземә.
Мин аңа җаваплар табалмыйм.
Җаваплар, мөгаен, кирәкми.
Иреккә җибәрәм — үземне

Һәм синең талчыккан йөрәкне.
Бер — дөнья.
Ә юллар — бихисап.
Кинәнеп сулыймын март җилен...
Артыгын даулама дөньяда,
Артыгын яулама. Һәм — кимен.
Корбаны да булма кемнеңдер,

Һәм булма җанына бишек тә.

Йөрәкне йөрәккә ялгыйлар,

Кайчакта сөюне кичеп тә.


Җәйләү
Бабам истәлегенә
Без сабыйлар идек —

Син дә, мин дә.

Көтүдәге һәрбер бәтине

Тиңли идек
Бөдрә болытларга...

Җәйләү буйлап — Икәү тәпили...
Иңебездә — биштәр. Башта — кепка.
Икебез дә шундый

Хәтәрләр...
Син сызгырсаң,

Сыйрак дерелдәтеп,

Шым калалар иде Бәрәннәр.
Әкият белән
Тулы иде дөнья: Тигәнәкләр —

Чыңгыз урдасы...
Синең куллар юнган Хәнҗәр кулда —

Яуга чыгам — Шундый йоласы...
— Җиңелсәң дә, Кулга бирелмә, Һәм —
Хыянәтче булма! — Шул хәтәр...
Нинди олы булган Синең йөрәк —

Каршыбызда яткан Юл кадәр.
Мин шул юлдан Тәпилимен хәзер.

Тигәнәкләр — Җанга сарыша... Ә кулымда —
Шул ук агач хәнҗәр.

Чыкмыйм инде яуга, Алышка.
 Җан кыярга Анда сине Өйрәтмәдең мине:

Көткәннәрдер, ахры, — Кисмә, — дидең, —

Алгысыдың никтер...

Кеше сукмагын. Ашыктың...

Кыныда тот — Мин бит озак

Хәнҗәреңне! Бардым инде, — дидең. —

Атма! Үпкәләмә... Уңга-сулга

Бераз талчыктым...

Атма укларың... Мин хәзер дә

Без сабыйлар идек —

Шул җәйләүдә...

Син дә, мин дә.

Кайчак Бөдрә иде таллар...

Сәфәрдәшләр очрый —

Болытлар... Юл сабар...

Син шул сабый килеш

Китеп бардың

Тик берсе дә,

Тик берсе дә миңа

Язның бер кичендә —

Сөйләмәде

Синдәй кыйссалар...


Көз шул...
Резедага
Көз бит, дисең, шуңа гына шулай.

Таш йортларга суык үрмәли...
Әллә нинди авыр уйлар йөри

Тибәр-типмәс йөрәк тирәли.
Көз шул, димен, ә калганы үтәр,

Бу әрнүләр үтәр — бездән дә.

Без күнектек инде җан туңганда

Елышырга бары... сүзләргә...
Үткәннәргә борылып карамаска,

Сорауларга җавап тапмаска.
Һәм карусыз гына елмаерга —

Ызаныңны ятлар таптаса...
Сагынмаска... Хәтта танымаска

Кадерсезгә калган ярларны...

Көз бит, дисең...
Шуңа гына булмый
Хакыйкатьтән аерып ялганны...
Көз шул, димен, ә калганы үтәр,

Дөньяныкы үтәр — бездән дә.

Без күнектек инде җан туңганда

Елышырга бары... сүзләргә.