ДИРЕКТОР
Кайсы болыннарның исен Китердең, җил, бу кичне? Ул сине ишетмәс инде - Ут сүнде, пәрдә төште.
Шамил Закировның җәсәден театрдан алып чыкканда, яшь артистлар юлга кызыл гөлләр сибеп барды. Талгын музыка урамга саркып чыкты. Әллә соң ул минем колакка гына ишетелдеме? Мәрәсимгә килгән йөзләрчә кеше тулуга карамастан, театр буш иде. Мәет чыккан йорттай шыксыз иде ул. Бу чагыштыру түгел — чыннан да театр өч дистә елга якын мәрхүмнең төп йорты булды бит. Өенә ул кунарга гына кайта иде булса кирәк. Мин аның белән беренче тапкыр 1983 елның кара көзендә Чаллыда күрештем. Туфан Миңнуллин җитәкләгән язучылар десантына — ул елларда әдәбиятта хәрби терминнар бик модада иде — мине дә иярттеләр нигәдер. Автогигантның бер цехында, аннары китапханәдә узган берничә очрашуны хәтерлим. Ул заманда китап укучылар шактый иде әле, тирә-яктан шәһәргә килгән татарлар тамырдан бөтенләй аерылып бетмәгән — аерым әсәрләр хакында сорау бирүчеләр дә булды. Мин Чаллыда беренче мәртәбә — бөтен илгә даны шаулаган каланы кызыксынып карап йөрим, тик карашым бетон диварларга бәрелеп сынып китә, кая карама — соры бертөслелек. Шагыйрьләр монда ничек яши? Коточкыч күңелсез шәһәр. Тамырсыз. Гомум сорылыкны яшерергә теләпме, адым саен димәсәң, йорт сыртларына кызыл хәрефләр белән лозунг-шигарьләр язып элгәннәр. Әлбәттә, алар барысы да урысча. Коммунизмга тагын нинди телдә чакырасың?! Татар теле моңа яраксыз. Матбугат йорты янәшәсендәге партия архивы урнашкан йортның кашагасына «СССР халыкларына дан!» дип язып элгәннәр иде әнә... Даны еракка китте. Татар ул шигарьне укып рәхәтләнде инде: СССР халыклары надан! Монда, Чаллыда, ике лозунгның берсе «Ты должен...» дип башлана иде. Бармагын төртеп фронтка чакырамыни! «Я никому не должен!» — диде Равил Фәйзуллин. Язучыларның партоешма башлыгы Туфан Миңнуллин шаркылдап көлде. Ошатты.
Юкка көлгәндер ул. Без анадан ук дәүләткә бурычлы, тиеш булып тудык. Ата- бабалар ул бурычны ач-ялангач интегеп бушка эшләсә дә, совет империясе өчен сугышларда һәлак булса да, нахак бәла белән төрмәләрдә интексә дә, түләп бетерә алмаган, безгә дә калган. Тик хәзер беркем дә бернинди «бурыч» түләргә теләми иде инде. Системаның шөрепләре кыршылган иде. Ләкин хокуклар турында сүз юк әле. Хельсинки килешүләре безнең өчен әкияткә тиң. Нинди хокук?! «Кеше хокуклары» дигән төшенчә үзе үк крамола. Аннан инде диссидентлыкка да ерак калмый. «Милләт хокуклары» дигәне аның бүген дә колакка ят яңгырый. Нинди милләт бит! Чөнки «милли хокуклар» дигәч үк, «үзбилгеләнү хокукы» искә төшә. Ә андый хокукны беркем дә беркемгә бирергә җыенмый. Аны яулап кына алып була. Татар язучылары арасында ул елларда диссидентлар юк иде, тик үзен совет дәүләте хакына нидер тиеш дип санаучылар да күп булмагандыр. Тиеш дип санамый, әмма кушканны хәлдән килгәнчә үти.
125
Шагыйрь үзен беркемгә берни тиеш түгел дип саный икән... ул шулай саный, димәк. Холыкка, тәрбиягә бәйле. Бәлки кеше рухының тәмам азат булуы шуннан башланадыр. Яшен кебек ялгыз, галәм сыман салкын, аҗаган күк кысыр? Белмим. Расистлар тарафыннан үтерелгән Мартин Лютер Кингның кабере ташына: «Азат, ниһаять, азат», — дип язып куйганнар, имеш. Теге дөньяда гына беркемгә дә тиеш булмыйсың.
Шамил Закиров исә үзен һәркемгә бурычлы, һәркемгә нидер тиеш дип саный иде. Аның яшәү мәгънәсе шул, ул шуның белән бәхетле. Күңелендә китаби коммунизм догмалары белән ислам фәлсәфәсе бергә укмашкан, күкрәгендә шул тибә. Гореф- гадәт белән канына сеңгән соңгысын ул үзе дә сизмәгәндер әле, анысы соңрак бәреп чыгачак, ул елларда исә Шамил Закиров идеаль коммунист иде.
Менә шул... Чаллыга килеп төшүгә, безне уртачадан тәбәнәгрәк буйлы, саргылт йөзле, җитди чырайлы бер ир-егет каршы алды. Аягында резин итек, иңендә... кожанка дип әйтәсе килә хәзер, портрет хатирәләргә тәңгәл булсын өчен... юк, ул замандагы гаять модный болони плащ иде кебек өстендә. Чаллы башкарма комитетының культура бүлеге мөдире, диделәр. Чиновник. Мин, билгеле, аларның иерархиясен бик белеп бетермим. Тик Туфан абый кочаклап алгач, әлеге кешенең юк-бар бәндә түгел икәнен тиз аңладым.
Чиновникның резин итек киюе дә тиздән аңлашылды, Чаллы әле ул елларда асфальт белән тәмам томаланып җитмәгән иде.
Вокзалдан тиз генә чыгып китә алмадык. Безне каршы алучы түрәнең (бигрәкләр дә без күз алдына китергән, без күнеккән түрәгә охшамаган инде!) танышлары хәйран күп булып чыкты. Бер-ике адым атлауга, әле берсе, әле икенчесе килеп күрешә:
— Шамил Зиннурович!
— Шамил Зиннурович...
— Шамил әзи?
Ниһаять, пычрак ерып, көч-хәл белән кызыл трамвайга таба киттек. Кызыл булуына карамастан, трамвай шәһәргә бердәнбер ямь бирүче нәмәрсәкәй иде, һәм безне күндәм генә шәһәр идарәсенә илтеп куйды.
Шамил Закиров, мәдәният әһеленнән бигрәк, төзелеш прорабы сыман кыяфәте белән күз алдында калган.
Хәзер, үзе үлгәннән соң берара вакыт үткәч, аның гомер юлын күз алдына китерсәң, кылган гамәлләрен барласаң, инанасың — ул чыннан да прораб булган икән! А.Вознесенскийның «прорабы духа» дигән тәгъбире бар: «Художнический характер, проявившись не профессионально, а в деятельности ради искусства, часто создает своё в искусстве через других. Не будь помощи таких людей — не появился бы шедевр. Это подвижники, двигатели культуры, поршни духовного процесса, строители надстройки, общественники культуры — я бы назвал их «прорабами духа».
Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге мәртәбәле премиясенә 2008 елда Шамил Закиров та лаек булды. Гадәттә, бу бүләкне иҗаты иҗтимагый тормышка сизелерлек тәэсир иткән каләм әһелләренә бирәләр. Дәгъвачылар күп. Аеруча әдәбият тирәсендә булашучылар һәр премия тирәсендә әвәрә килүчән. Нәкъ менә шул премияләр биргәндә, алар гаделсезлекнең иң югары ноктасын күрәләр. Әмма язучы булмаган Шамил Закировка — мәшһүр Исхакый исемендәге! — премияне тапшыру берәүдә дә ризасызлык уятмады, киресенчә, әлеге тантананы мәгънәлерәк, бүләкне исә тагын да эчтәлеклерәк итте. Ул аңа чын-чынлап лаек иде. Исхакый әсәрләрен театр сәхнәсенә күтәрү өчен күп көч куйган җитәкче буларак та, әдипнең туган авылында уза торган «Исхакый укулары»н оештыручы буларак та... «Кызыл Байрак»ка — Сәйдәшстанга барып, сәнгать бәйрәме үткәрү, төрки театрларның «Нәүрүз» фестивален гамәлгә кую — барысында да Шамил Закиров башлап йөрде, төпкә җигелеп тартты. Хәбәрдарлар белә: Татар җәмәгатьчелеге өчен Шамил әфәнде, затлы театрыбызның директоры булу өстенә, зур хәрефләр белән язарлык Милләтпәрвәр иде. Халкыбызның барлык
РКАИЛ ЗӘЙДУЛЛА
126
Камал театры коллективы ял вакытында
гамен йөрәге аша үткәреп, олылыгын да, кимлеген дә күңеленнән кичереп яшәде ул. Юк, аның яңгыравыклы авазы меңләгән халык өстендә трибуналардан канат какмады, ул көр тавыш белән беркемне дә азатлыкка чакырмады, хәленнән килгәнчә, һәм хәтта килмәгәндә дә, милләт йомышының зурысына, кечесенә карамыйча, үҗәтләнеп, ул хәрәкәт итте, эш башкарды, ярдәмгә мохтаҗ һәр милләт баласына булышырга тырышты. Милләтне ярату — тыймаганда! — җиңел, аерым кешене якын итү кыенрак. Ул азатлыкка чакырмады, чөнки иң әүвәл һәркем Аны үз күңелендә табарга тиешлекне белә иде. Күпчелеккә милли азатлык түгел, тук тормыш зарур, нишлисең, аяусыз дөреслек шул...
Әлбәттә, Шамил Закиров кебек «рух прорабы» булыр өчен, татар моңын, татар гамен тумыштан ук ана сөте белән канга сеңдерү кирәктер. Туган авылы Нарат- Елгада ук инде ул үзешчән сәнгать түгәрәге оештыра. Клубта «күңелле кичәләр» үткәрә. Менә шул елларда чыккан район гәҗитеннән хәбәр: «Концертта чыгыш ясаучы мәзәк һәм нәфис сүзле, биюче һәм җырчы Шамил Закировны колхозчылар көчле кул чабулар белән алкышлады».
Мәктәпне «бик яхшы» билгеләренә генә тәмамлагач, сәнгатькә гашыйк яшүсмер Казан химия-технология институтына укырга керә (аякта нык басып торырлык һөнәр кирәк, дигән әтисе!). Пәм... институт Казандагы аз санлы татар сәнгате учакларының берсенә әверелә. «Татарстан яшьләре» гәҗитенең 1968 ел, 18 апрель саны, Роберт Батуллин яза: «Программада язылмаса да, концертның режиссёры IV курс студенты Шамил Закиров икәнен белдем. Ул — бөтен концертны җанландыручы, оештыручы, номерны номерга тоташтыручы, үзе язган репризаларны оста башкаручы! Шамил, кирәк булса, җырлап та, биеп тә ала. Драмалардан өзекләр уйнап та шыгрым тулы залның иң яраткан артистына әверелә».
Ул гына да түгел, институтның «Кировец» дигән, урыс телендә чыга торган гәҗитендә аның татарча шигырьләре дөнья күрә. Минем өчен бу бик соң килеп ирешкән яңалык булды — Шамил Закиров шигырьләр язган!
Җыр гомере — кош гомере, диләр... Дөрес, кошлар оча югары, — Ләкин алар җиргә егылып төшә. Җырның егылганы юк әле.
5. «К. У.» № 3 127
ДИРЕКТОР
Ялкыны юк утның күмерсез,
Җырдан башка яшәү күңелсез.
Халык җыры гүя — төпсез диңгез, Җырлый белгән халык — үлемсез.
Шамил Закиров сыман татар сәнгате өчен җанын бирергә әзер (һәм бирде дә!) мәдәният әһеле, фидакяр җитәкче безнең бу фәкать акчага корылган прагматик җәмгыятьтә кабат булырмы икән? Кистереп әйтүе кыен. Ләкин ул бар иде бит... Аның булуы, безнең арада яшәп китүе татар мәдәниятенең киләчәгенә өмет уята.
Ул аягүрә килеш китеп барды. Әллә ул да, шагыйрь сыман, иң ихлас теләген кайчандыр ачык күк капусына күндергән иде микән:
Дөнья бездән генә калмаган ул,
Берчак килер үлем — ятсынмас.
Аусам иде шулчак, бәйгеләрдә
Йөрәге ярылып үлгән ат сыман.
Мостай Көрим.
Бервакыт мин аны яшь рәссамнарның күргәзмәсендә очраттым. Ул бер картинаны сатып алырга җыена иде. «Әлләни түгел бит», — дип шигемне белдергәч, ул күзен кысып елмайды: «Зарар юк, — диде. — Рәссамының матди хәле бик мөшкел. Ярдәм итәргә кирәк. Күңеле дә күтәрелер».
Ул ниндидер ярдәм өмет итеп, нидер сорап килгән кешеләргә юк дип җавап бирә белми иде, ахрысы. Татар авазын авыздан чыгара алган һәр кешегә ул үзен тиешле дип санады. Кан кардәш буларак, телдәш буларак. Әлбәттә, андый чакта хөсетле кешеләр дә табыла, алданганын сизсә, ул аларга чын күңелдән, сабыйларча рәнҗи иде.
Шулай да аның ярдәменә чын-чынлап мохтаҗ кешеләр — күпчелек, үтенечне ишеткәч, ул калын дәфтәрен актара башлый. Анда нинди генә телефон номерлары юк! Шәймиевтән алып авылдагы умартачы Шәяхмәткә кадәр...
Кешеләргә ярдәм итә алуына ул сөенә, шуңа кинәнеп яши иде. Бу яктан ул бәхетле булды.
Дошманнары булдымы икән аның? Булгандыр. Дөньяда атлап йөрүеңне дә тиктомалдан дошман күрүчеләр азмыни җир йөзендә?! Ләкин аларга Шамил Закировның мөнәсәбәте Мөдәррис Әгъләмчәрәк иде: «Тукай гүре туфрагында дошманнарым юк минем!»
Илле яшем тулган көндә, Камал театрындагы әдәби-музыкаль кичәдән соң, мин аны аш мәҗлесенә чакырдым. «Кәефем китеп тора, бара алмамдыр», — диде ул. «Кешеләр дөрес аңламас, — дидем мин, шаяртыбрак. — Дус бар, дошман бар, унбиш минутка гына булса да кереп чыгыгыз». Ул килде, Батулла агай белән янәшә утырды. Тамада (үзе әйтмешли, тәгам агасы, ул минем туйда да бу җаваплы вазифаны үтәгән иде) Батулла аңа беренчеләрдән булып сүз бирде. Юбилеенда, җеназасында кешене (яки инде мәрхүмне) мактыйлар, табигый. Минем бит юбилей — рәхәтләнеп тыңладым.
Шушы бәйрәмдә соңгы күрешүебез булган икән, миңа аның турындагы җылы сүзне җеназасында әйтергә туры килде. Ишеттеме икән? Ишеткәндер, шуңа бик тә ышанасы килә.
Җеназада театр халык белән шыплап тулган иде. Халык Шамил Закиров белән бәхилләшергә килгән. Моңа гаҗәпләнгән бер олы гына түрә: «Юкса директор гына иде бит», — дип әйтеп куйды. Хәер, олы булдымы икән ул? Чиновниклар иерархиясен минем хәзер дә төгәл генә аныклап бетергәнем юк. Шуны гына әйтә алам: Шамил Закиров директор иде! Татар театры директоры аның сыман шундый рух прорабы булырга тиеш тә.
Иң гыйбрәтлесе — халык ул көнне җеназадан кемне югалтуын аңлап китте. Яңа бистә зиратында җанга якын тагын бер калкулык калды.