ҮЗ БӘЯСЕН АЛСЫН ВАКЫЙГА
Аерылышу
Акыл сатмыйм бу дөньяда туганнарга.
Акча белән бергә юкка чыга туганнар да.
Әйе, шундый якын булып тоелганнар,
Үз булып, якты булып җан-бәгырьгәуелганнар...
Л.Шәех
Кара уйлар белән уйнар чакмы?
Дәшми генә, мыштым, астыртын
Йөргәннәрне Ходай үз алдына
Җавап сорап беркөн бастырсын.
Кара уйлар уйлап,
Кеше белән уйнап,
Керсез җанга тамга салганның,
Бер ягына куйсын догаларын,
Бер ягына куйсын ялганын.
Догалары кабул булыр микән
Кара уйлар белән укылган?
Ихлас түгел, хәлсез догаларны
Кара уйлар тарта упкынга.
Кара упкын — кара тәкәбберлек.
Ихласы юк дога — файдасыз.
Хөкем итә безне тик бер Ходай!
Без хөкемгә әзер...
Кайда сез?
Без тәүбәгә килдек инде күреп
Бу дөньяда кемнең кемлеген.
Бер-беребезнең ялганнарын күрә
Бер-беребездән күбрәк кем бүген?
Бер ягыңда кылган догаларың,
Бер ягыңда кылган ялганың.
Дәшми генә таралышыйк шулай,
Ходай үзе белер калганын...
Җиңү байрагы
Җиңү байрагының юл башында
Брест кирмәненең канлы-яшьле таңы.
Ким-хур түгел, киң, зур булып анда
Татар каны акты, татар каны.
Газинурдай күп гомерләр аша
Үтте Җиңү байрагының юлы.
Александр атлы Матросов та
Шакирҗан бит, газиз татар улы.
Батырларча яу кырында түкте
Күп гомерен, соңгы көчен татар.
Моабитта аккан татар каны
Җиңү байрагының төсендә бар.
Рейхстагка байрак алып менде,
Тик югалды аның дан-исеме.
Бәйрәм бүген! Ләкин нидер җитми...
Җиңү көне бүген! Җиңү көне...
Җиңү көне бүген! Җиңү көне...
Хакыйкатьне еллар юганнармы?
Бәйрәм бүген, ләкин нидер җитми,
Искә алыйк газиз туганнарны...
Бер фаҗига
Мәрхүмнәр үз-үзләрен,
якыннарын яклый алмыйлар.
Кабер өсте алтын мөнбәр түгел,
Чүп-чар, очсыз, шикле сүз өчен.
Таныласы килгән тапсын икән
Үзе эшли белгән үз эшен.
Чит кайгы да җайлы сәбәп түгел,
Тотынырга тизрәк каләмгә.
Сүз уйнатып, күз яшьләре сыгу —
Барысы да бушка, әрәмгә.
Хакыйкатьне Алла гына белә,
Ә дөреслек ята кабердә.
Бу фаҗига артык якын әле,
Дәшми торыйк әле хәзергә.
Чит кешенең зур кайгысын күреп,
Дәшми үтсәң, кайчак яхшырак.
Җир астында, сүз әйталмый елап,
Карый безгә берәү аптырап...
Әлфия Авзалова
Җан сулышы кирәк, сулар өчен,
Ерактагы җырлар һавасын.
Җырны башлап була,
Тының җитсә әгәр
Кабатларга чорлар авазын.
Аңа язмыш кирәк,
Бераз сагыш кирәк,
Күңелеңә уеп моң салган.
Чор сулышы бүген
Җыр сулышы түгел,
Күр, сәхнәдә тагын кем калган?
Көчәнмәгез юкка, гамьсез җаннар,
Изге җырда ялган булмасын!
Чорны аңлап була,
Җырны алдап булмый,
Җыр ул үзе сайлый юлдашын.
Әнә, килә алар еллар ерып —
Тынчу булса да чор һавасы —
Моңлы күңел язы,
Ерак җыр авазы,
Җылы яңгыр булып явасы...
Мөхәррир
Кукмара районы «Хезмәт даны» газетасының баш мөхәррире Рәсим Ризванов истәлегенә.
Ул куркусыз шәп мөхәррир иде,
Ачык йөзле, ачык күңелле.
Жыры, моңы тулы бәллүр гомер
Кинәт ауды, кинәт түгелде...
Дөнья кызу. Кайнап чыга Кеше
Йә чайкалып, чәчрәп атыла.
Ул югалта кайчак йөзен, үзен!
Ләкин дәшми... Тик кем хакына?..
Ул дәшмәде озак... Дәшми китте...
Хәтта беркем, берни сизмәде.
Күрми калды беркем җанындагы
Бу дәшмәүнең яра эзләрен.
Казан куркып кире борган сүзне
Ул бастыра иде яратып.
Ул яратты эшен. Туган Илен —
Ирекле ил диеп санады...
Таш бәгырьле түгел беребез дә.
Бер карыйсың — барысы да чит!
Бер аңлыйсың — син бик яратасың,
Ә ул сиңа үги икән бит!
Чагалар да чагалар бит һаман...
Бу дөньяга ничек сыясы?
Соңгы сүзе аның шул булгандыр:
«Эх, дөньясы — елан оясы!..»
Нәрсә безгә бер кешелек гомер!
Нәрсә безгә бәла-казалар!
Чит үгиләр хәзер баш еланга
Рәхмәт юллап хатлар язалар...
Уйламагыз, дөньясы шул диеп,
Онытылыр диеп, барыбер...
Дөнья андый түгел! Онытылмас!
Хәтер булып кайтып бәрелер!
Ә сәбәбен аңлашучы бармы?
Кеше китте! Чүпме вакыйга?
Оятсызлар рульгә ябышканнар,
Оят күчә бара бакыйга.
Ә онытсак, чүп булырбыз җирдә,
Бәя булыр безгә бер тиен...
Үзебез дә шуңа дучар булып,
Туфрак калыр бездән бер өем.
Сикәлтәле юлда берни күрми,
Кәперәйгән денсез түрәләр,
Чайкалдырып илне уңга-сулга,
Гомерләрне гүргә түгәләр.
Тәкәбберләр дөньясына сыймый,
Бер дустыбыз күчте бакыйга.
Чын сәбәбен белеп калсын дөнья!
Үз бәясен алсын Вакыйга!
Ул куркусыз, шәп мөхәррир иде,
Ачык йөзле, ачык күңелле!
Кинәт түгел! Кинәт түгел һич тә,
Ул чайкалып ауды, түгелде...
Җиләк
Тау итәгендә авылым,
Тау бите тулы җиләк.
Җиләк җыясы килгәндәй,
Талпынып ала йөрәк.
Бала чагым мизгелләрен
Җыяр идем тезләнеп.
Адым саен анда минем
Ялан тәпи эзләрем.
Камыт кебек, богау кебек,
Аягымда гер минем.
Җыя алмам, тик янында
Утырып торыр идем.
Җиләге дә тансык түгел —
Базарда күпме кирәк.
Вакыты аның бәясез,
Мизгеле аның җиләк.
Җиләкле җәйләр уза да,
Җитә җимешле көзләр.
Таптала чит аяклардан
Ялан тәпиле эзләр...
Кыя
Сынды тотка. Ауды терәк.
Дүрт кыйбламы дүрт ягым?
Арлы-бирле, бәрелеп-сугылып,
Зиһенем чуалган чагым.
Батам-калкам... Як-ягымда
Шаулы, болганчык агым.
Шул агымда сүз әйталмый,
Исемем югалган чагым.
Җисемем — кыя. Зиһенем җыям.
Калды соңгы бер адым —
Шул кыяга исемем уеп,
Җисемем уалган чагым...