Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯХШЫ ГАМӘЛ ЗАМАНЫ УЗДЫМЫ?

Бу язмам Касыйм Гыйният улы Гафиятов рухына багышлана.
Нәрсә язарга ниятләвемне белгән хәлдә һәм ошбу язмама исем сайлый-сайлый утырган чакта, Гамил Афзалның каһкаһәле бер шигыренең ике юлы искә төшеп, көлеп җибәрдем. Нәрсә дигән әле?
Бөтен халык Алла юк дип кычкыра.
Димәк, бер вакантный урын буш тора!..
Инде менә Алланың барлыгына шиге калмаган, шактый иман утырткан халкыбыз еллар буе башка сүзләр кычкыра.
— Хәзерге түрәләрнең, байларның аналарын сатыйм! Шәфкать, мәрхәмәт, игелек дигән нәрсәләр калмады аларда. Безнең кебек гади халыкның хәле турында уйлый да белмиләр, яптырмалахайлар — миллиардлар өстенә миллиардлар туплыйлар. Үзләренә генә булсын!..
Сүгенә-сүгенә кычкырып сөйләүчеләрнең сүзләрен тыңлаганда, бер күршем тыныч кына үз фикерен кыстыра:
— Кәкүй монда байлар, түрәләр генә! Үзебез дә бозылып беттек бу саташкан дөньяда. Әле үткән атнада бер пләмәшемнән ишегемә йозак куйдырдым. Эшен бетереп, кулын юганда әйтеп тә куйды: «Давай, әзи, яртыңны чыгара тор. Бу йозакны юып алырбыз!» Мин әйтәм тегеңә: «Мин бит бушлай куярсың дип уйлаган идем...» Сүземне әйтеп тә бетермәстән, шаркылдап көлде теге:
— Андый заманнар узды, әзи! Сыер да бушлай мышнамый хәзер. Капитализмда яшибез. Чыгар бер шешәңне!
Ул арада 85ен үткән, коммунизм төзим ди-ди эшләп, хезмәт ударнигы да булган, көчәнә торгач, аяклары да камытланган әби килә яныбызга.
— Йә, Банат апа, саулыгың ничек? — дип сорыйм, гадәтемчә.
— Үләр вакыт җитте. Тагын да яшәсәм, кабергә дә урын калмас сыман. Әнә бит, хәзерге алпавытлар хуҗа булып бетте җиргә.
Мондый сөйләшүләр вакытында хәлләренә кереп тә, сүзләрен хуплап яки сүзсез генә елмаеп та тыңлыйм кешеләрне. Дөрес зарланалар чөнки... Шул ук вакытта, бер тәлинкә тары арасыннан энҗеләр дә тапкан тавык сыман, үз Минзәләмдә бөтенләй үк салып таптамаслык эшмәкәрләрне беләм, сирәк-мирәк булса да юньле, халык алдында адәмчәлек белән танылган җитәкчеләрне дә беләм. Кайберләрен үз яшьлегемдә күп күзәткән, игелекле булуы белән районга танылган бер шәхесне — Касыйм Гафиятов дигән колхоз башлыгын да бик еш искә төшерәм. Командировкага да ешрак барырга тырыша идем аның колхозына Минзәлә гәҗитендә эшләгән яшьлек елларымда. Һәр баруымда ниндидер гыйбрәт ала идем шуның кылган гамәлләреннән. Рәхимсез, текә холыклы, күңел кайтаргыч түрәләрне күп күргән кеше буларак, күңелемдәге күгәрек-юшкыннардан чистарыну өчен бара идем аның янына...
Куылган ирне кайтару
Шушы Гафиятовның кабинетына печән, салам кисәкләре дә ияргән иске телогрейкалы, бүрек колакчыннарының берсе өскә күтәрелгән, икенчесе җилкәсенә төшеп торган бер агай килеп керде. Баскан урынында таптангалап торды да, менә- менә елап җибәрердәй тавыш белән сүз башлады:
— Колхозың да, авылың да бик ошады... Үзең дә сагындырырсың инде... Әмма да
ЯХШЫ ГАМӘЛ ЗАМАНЫ УЗДЫМЫ?
149
ләкин китәргә туры килә бит инде, Касыйм энем. Шуны әйтергә кердем яныңа...
— Сәбәбен әйт, абзый. Сине бит монда бөтен авыл ярата, үз итә. Кая китмәкче буласың?
— Барыр җирем дә юк, беркайда да көтеп торучым да юк. Ләкин хатынның пәрмә- пәр килүенә, син килмешәк белән тормыйм, бар, каян килгәнсең, шунда чыгып кит, дип көн саен тавыш чыгаруына, колак итен чәйнәвенә чыдашлы түгел. Шулай, энем, кирәгем калмады... Килгән җиремә — төрмәгә китәр идем дә бит, анда да кабул итмәсләр. Кабат утырырлык гаебем, гөнаһым юклыгын үзең дә беләсең...
Персидәтел моңсу карашын агайның йөзенә төбәгән хәлдә тыңлады тегене. Шул мизгелләрдә икесенең дә күзеннән яшь чыкты сыман. Үземнең дә күз чыланды бу агайның мескен хәлдә калганлыгын аңлаудан.
— Аңладым, абзый, хатыныңа кирәгең калмавын... Ә син миңа кирәк, колхозга да кирәк! Мин сине беркая да җибәрмим. Тормышыңны яңартып, монда яшәячәксең.
— Кунар урыным да калмаган килешме?..
— Менә син, абзый, авылның иң читенә салынган яңа йортны күреп йөрисеңме?
— Теге таш йортнымы?
— Әйе, шуны... Кем өчен салдырдым дип уйлыйсың аны?
— Колхозга килеп эшләячәк берәр нәчәнник өчендер инде... Бигрәк кәттә йорт бит...
— Юк, абзый, синең шушы хәлдә каласыңны белеп, синең өчен салдырдым мин аны. Менә шунда күчәрсең. Ачкычын Әрчәгә биргән идем, аның белән бергә барып ачарсыз. Дөрес, анда ятар нәрсә дә юк хәзергә. Бәләкәй генә сәке булса да ясап куй. Ә мендәрен-түшәген, матрасын дигәндәй, яңа хатының алып килер... Ике-өч урындыкны моннан да табарбыз.
Агай тәмам аптырашта калды. Карашында кырыкмаса-кырык сорау барлыгы сизелсә дә, шуларның берсен булса да әйтә алудан гаҗиз хәлдә иреннәрен мимылдаткалап торудан уза алмады. Ул арада Гафиятов баш хисапчыны чакырып кертте:
— Бу абзыйның биниһая кыен хәлдә калган чагы, Нәкыйп. Иң яхшы итне өченче сорт бәясе белән биргәләп торырсыз. Ул фермаларга күз-колак булып, андагы койма-киртәләрне дә төзәткәләп яшәр.
Аннары:
— Бар, абзый, яңа йортыңа хуҗа бул, берәр атнадан үзем дә хәлеңне белеп чыгармын, — диде.
Агай чыгып киткәч, рәхәтләнеп көлдем. Моңа кадәр Тукай шигырендә генә күренгән «биниһая» сүзенең колхоз башлыгының авызыннан бик матур булып чыгуыннан иде бу көлүем. Аннан соң теге агайның бу авылга ничек килеп эләгүен Касыйм абый үзе сөйләде. Шушы Кадрәк авылының бер кешесе Гафиятов эшли башлаганчы төрмәгә кергән булган һәм анда шушы Салихҗан (исеменең хәтердә дөрес сакланмаган булуы да ихтимал, чөнки бу хәлдән соң ярты гасыр үтеп киткән) белән танышып, бергә кайгырышып, уфтанышып сөйләшә торган булганнар. Салихҗанның әледән-әле зарланганы бар икән казна йортында: «Менә берничә айдан срогым тула. Чыгарырлар инде... Кая барып егыласымны да белгән юк...» Кадрәк кешесе ирләре сугышта кырылган чәчбикәләрдән берсенең адресын биргән. Менә шуның белән хат алыша тор, бәлки, кавышырсыз, дигән. Кадрәк белән төрмә арасында хатлар йөри башлаган. Чакырган тегене бу хатын. Ике-өч ел сөенешеп, тату булып яшәгәннәр. Ир дигәне балта остасы булгач, таралып яткан ихатаны сандыктай төгәллек белән коймалаган, йортын да курчак йортыдай итеп, нәкышләп, вак такталар белән «теккән». Ләкин, тора-бара, әллә эрәеп, әллә кадере артудан башы әйләнеп, куу турындагы кырын сүзләре белән тинтерәтә башлаган икән моны хатыны. Мин, район гәҗите хезмәткәре, шул гаугалар тәмам куерып җиткән көннәрдә килгәнмен икән бу юлы. Әйткәнемчә, еш килә идем бу авылга. Чираттагы баруымда Салихҗан хакында Касыйм абыйдан кызыксынып сорадым...
— Бик ягымлы, чибәр дә, теге хатыныннан күпкә яшьрәк тә, бозаулар караучы хатын алып кайтып бирдем Тупачтан. Яшәреп китте абзый! Чөнки күргәләгән чакларында үзе дә сокланып йөргән булган ул хатынга. Көн саен кырынып, хушбуйлар да сөртеп йөри хәзер. Җефете дә Кадрәк фермасында... Тик менә теге куып йөдәткән хатыны йортларының тәрәзәсен таш атып чәлпәрәмә китергән көнләшүдән, шомлык. Әйттем аңа, урамда очрагач. Апа, дидем, үзең куып чыгарган иргә зыян салма, тагын шулай кылансаң, моңа
ФӘНЗАМАН БАТТАЛ
150
кадәр милициягә бер чакта да йомышым төшмәсә дә, төшүе бик ихтимал, дидем. Хатын-кыз бит ул башта нидер кыла, шуннан соң гына ни кылганын уйлаучан була... Ирләр арасында да юк түгел кыска акыллылар...
Шофёрлар «грозасы»ның улы белән танышу
Минзәләгә кайтып төшү белән, туп-туры гәҗит редакциясенә барып керү гадәтем бар. Бу кайтуымда да (октябрь ахырында) шул якка тәпиләдем. Килеп җиттем дигәндә генә бер кордашыма тап булдым. Куллар кысышып, хәл-әхвәл белешкәч, сорап куям:
— Бу кайтуымда игелекле кешеләрне барларга ниятлим... Бармы алар безнең Минзәләдә?
Капыл гына соравымнан кызык тапты кебек, көлемсерәп торды да:
— Очраштыралар... Әле менә мәчеттән кайтып барам. Бер егет үзенең эшчеләре белән шундый отделка... әйе-әйе... шундый бизәүләр башкарткан мәчетнең эчендә, карап, күреп, сокланып туймаслык! Чын сәнгать инде мәгәр!
— Соң, — мәйтәм, — акча эшләтә инде ул. Казанда да күп оста шабашниклар...
— Юк-юк, бушлай эшләгән икән ул аны. Корбан бәйрәмендә бүләк иткән шул гамәлен. Хәзрәтләр шулай диләр...
— Берәр әүлия нәселеннән микән әллә ул егет?
Кордашым тагын көлә:
— Хәтереңдә микән, Балакаев милиция начальнигы булып эшләгән заманда Сабиров дигән ГАИ башлыгы бар иде...
— Истә. Аны шофёрларның грозасы дип йөртәләр иде.
— Сүзең дөрес үк түгел... Лихачлар грозасы, диләр иде аны. Ул заманда мин үзем дә рульдә булдым. Тәртипле шофёрларга каты бәрелмәде ул, мәрхүм. Ну, шулай да, салмыш көе масаеп, тизлекнең чамасын белмәүчеләрне яшендәй көйдерә иде, мәгәр! Шул Сабировның Фаил исемле улы матурлаган мәчетебезне.
Редакция егетләре, кем әйтмешли, момент аңлап алдылар да, телефон аша чакырдылар да Фаилне, каршыма утыртып та куйдылар. Хәтта баш редактор Илдус Шаһиев үз кабинетын калдырып чыкты, иркенләп сөйләшегез, дип. Ләкин, ишек ябылуга ук, Фаил әйтеп куйды:
— Әйдә, абый, кыска тотыйк әле сүзне. Эшләр көтә. Әле мәчетне бизәгәндә, август аенда, мәктәпләрне тәртипкә китерү эшләренә дә өзелеп тордык. Уку елы башланганчы анысы мөһимрәк саналды. Шул ук вакытта мәчетне дә Корбан бәйрәменә өлгерттем.
Карап торышка гап-гади ир-егет икән бу Фаил Сабиров. Кайберәүләр арасында очрый торган геройлык күрсәтү яки мактану нияте дә юк. Базасында теләсә нинди төзелешләрне дә башкарып чыгарлык техникасы да барлыгын аңлагач:
— Әйе, игелекле егет икәнсең, энем. Ләкин синдәйләр юк санында шул... Сараннар күп...
Ризалашып бетмәде фикерем белән. Сәгатенә күз төшереп алды да:
— Алай ук димә, абый. Үзең дә беләсең, дөнья, нигездә, кара һәм ак төсләрдән тора. Кара күңелле кешеләр булган кебек, ак ниятле, ак һәм саф фикерле кешеләр дә бар. Караны күпме генә агартырга тырышсаң да, акка әйләнми ул. Алары бер чакта да ярдәмле булмаслар. Ләкин безнең Минзәләдә ак ниятле эшмәкәрләр күбрәк күренәчәк. Әле аларның шактые бизнесларын ныгыту чорын кичерә, — диде. — Алар да мәңгелек түгел икәннәрен, дөньялыкта чакта туган якларында, кешеләрендә яхшы истәлек калдырырга кирәклеген аңларлар.
Фәлсәфәсе ошады. Уйландырырлык булып та калды. Әнә бит, шул ук мәчетнең бер дәлиле үрнәк. Аны 1910 елда Миңнегәрәй Сәетбатталов дигән зур сәүдәгәребез салдырып, Минзәләсенә бүләк иткән. Йөз елдан артык вакыт үткән, ә исеме якташларымның теленнән төшми, җәннәтенә рәхмәт яугыры! Үз тамагыңны гына кайгырта-кайгырта, корсагыңа тәмледән-тәмлене тутырып, шуны көн саен ләззәт илә бушатып кына гомер кичерсәң, вә һәм дә ахыр җитеп, аягыңны сузсаң, Минзәләнең ягымлылык белән танылган халкы да туп-турысын ычкындыра:
— Катты, ысбулыч! Күзенә туфрак төшкәч кенә бирәне тыгылды капсайотарның!
Хәер, Фаилнең фикерләренә тирән кереп китеп, үзен онытып җибәрә язганмын
ЯХШЫ ГАМӘЛ ЗАМАНЫ УЗДЫМЫ?
151
түгелме соң? Ул бит әле каршымда утыра!
— Эшчеләрең күңел биреп эшлиләрдер. Мәчетне бик матурайган, диләр.
— Кайгыртсаң, хезмәтләренә канәгать калырлык акча бирә торсаң, барысы да әйбәт эшлиләр. Ә инде мәчетнең матурмы-түгелме икәнен белү өчен, үзең күрүгә җитми.
Барлык сөйләшүебез ун минуттан да артмады сыман — урыныннан купты да:
— Әйдә, абый, сине мәчеткә кертеп калдырам да үз эшемдә булам, үпкәләп калма.
Ничава, үз кадерен дә белә икән бу Фаил — затлы машинасына утыруга ук кузгалып та киттек һәм ... минут та үтмәгәндер, мәчетнең капкасын ачтык. Аннары имамы һәм мөхтәсибе каршына килеп тә бастык.
Һәй-йе!.. Моңа кадәр кергән чакларымда да ямьле, матур булып тоела иде фамилиядәшем төзегән мәчет, хәзер килеп, илаһи нур иңгән сыман! Идәне, диварлары астан җылытыла икән хәзер. Баскычлары да яктырту җайланмалары белән бизәлгән. Ишекләренең һәркайсы үзенчәлекле сәнгать сыман игътибарыңны җәлеп итә. Фаил, саубуллашып, үз юлы белән китеп баргач, район мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас белән фикерләшеп алдык. Бераздан болай дип сорап куйдым:
— Кылынган игелекнең акча белән үлчәнмәскә тиешлеген беләм-белүен, ләкин саран эшмәкәрләр акчага табынган чорда минем соравымны гаеп итмәссеңдер... Әйт әле дөресен: бу кадәр затлы ремонтны шабашниклардан эшләткән булсагыз, күпмегә төшәр иде?
Мәчеттәге соклангыч үзгәрешләренә карашын йөртә-йөртә һәм һәр сүзен үлчәп кенә җавап бирде Җәүдәт:
— Мөгаен, дүрт-биш миллионгадыр... Бәлки, әле күбрәккәдер дә...
Гыйбадәт йортыннан шактый ераклашкач, урам буйлап атлаганда, шушы Минзәләдән чыккан замана капиталисты искә төшеп көлдерде, каһәр...
Моннан унбиш ел элек архивчы-тарихчы галим дусларымнан нәселем шәҗәрәсен таптырган идем. Шул куанычымны дус-ишләр, якташлар арасында да уртаклашкан идем. Ике бай: «Миңа да эшләт әле нәсел агачымны», — дип йөдәтә башлагач, ризалашырга туры килде. Нәселләр тарихын Казан, Уфа, Ырынбур, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдәге архивларга бара-бара, төрле архивлардан борынгы документларның копияләрен җыя-җыя, ерак юлларны үтә-үтә, расхутланып яшәүче тарихчылар үз эшләренә 1000 доллар яки 30 мең сум сорыйлар иде ул чакта. Бер сүз белән әйткәндә, байларның икесенә дә әзерләттем шәҗәрәләрен. Шуларның берсе, милләтебезнең керәшен өммәтеннән булганы, утыз меңне рәхмәт укый-укый чыгарып салды да: «Менә монысы мәшәкатьләнеп килгәнең һәм юл хакың өчен булыр», — дип, өеп куйган акчасының өстенә тагын өч меңне салды. Аннары, алдан шалтыратып, Минзәләбездән чыккан капиталистка бардым. Анысы өстәлгә арасында тимер акчалар да күренгән акчалар салды. Санагач, гаҗәпкә калдым: егерме сигез мең дә сигез йөз унике сум кырык тугыз тиен икән биргәне!.. (Мин бу санны, кызык өчен «Хәтер дәфтәре» дип исемләгән амбар кенәгәсенә теркәп куйган идем.)
Күтәрелеп йөзенә багуга ук әйтте теге: «Аптырама. Кичә-бүген доллар бераз арзанайды. Калькулятор белән төгәл исәпләдем. Син сораган мең доллар, сумнарда исәпләгәч, биргәнем кадәр булды». Елмайдым да: «Кайбер нәселләр үзләренең бәяләрен төгәл беләләр шул! Маладис!» дип мактадым үзен. Инде менә мәчеттән кайтканда үз-үземә сорау бирәм: бу бәндәнең берәр мәчеткә яки мохтаҗ адәмгә бер тиенлек булса дә ярдәме тиде микән? Юктыр! Чөнки бирсә, акча чыгу кайгысыннан сулышы буылачак аның...
Бу дөньяның кемнәре юк...
Әйе, Фаил сүзен кыска тотты. Аннан соң мин тәфсилләп сөйләргә һәвәс һәм вакытын да чикләми торган бер шәхескә тап булдым шул ук көндә. Әйтерсең лә татар теленнән дәрес бирүче мөгаллимне тыңлап утырам... Түзмәдем, сөйләвен өзеп, сорау бирергә мәҗбүр булдым:
— Син педагогмы әллә, Мисхәт энем?
— Юк, минем кооператив белемем генә бар. Ләкин шунысын беләм: муллалар нәселеннән мин. Патша армиясендә бер бабам полк мулласы буларак та хезмәт иткән.
Ә сүзе коррекцион мәктәптән ике ятим малайны тәрбиягә алуы, төрле эшләргә өйрәтеп үстерүе, аларның чын егетләргә әверелүе турында бара. «Коррекцион мәктәп» дигәне
ФӘНЗАМАН БАТТАЛ
152
сәламәтлекләре чикле булган, ягъни кайсы да булса җәһәттән зәгыйфь балалар мәктәбе инде...
— Чаллыдагы «Весенний» совхозының башлыгына Минзәләдә төрле яшелчәләр сату өчен кибет булдыру тәкъдиме белән бардым, — дип сүзен дәвам итә Мисхәт. — Бездә шәһәр халкының күп йөри торган үзәгендә ташландык иске бина бар, шуны төзекләндереп, кибет итү мөмкинлеге бар, дидем. Ул, Минзәләгә килеп, район башлыгы белән сөйләшеп, шул бинаны сатып алу җаен тапты. Ләкин тыштан шыксыз күренгән бу борынгы бинаның эче һәм подваллары да бик пычрак булып чыкты. Совет чорында «Горторг» кантуры иде бит... Андагы черек салам, черек бәрәңге сазлыкка әйләнгән. Әлеге коррекцион мәктәптән берничә бала алып кайтып, чистарттыру мөмкинлеге туды. Унөч, ундүрт, унбиш яшьлек балалар инде... Эшлиләр, яннарында үзем дә кайнашам, төрле тәм-том белән сыйлаштырам, ашатам-эчертәм мескеннәрне. Икесе аеруча игътибарны җәлеп итте: файдалы, сәләтле булуларын күрсәтергә тырышып, җитез эшлиләр. Шул икесе эш беткәч тә, укыган җирләреннән минем янга килә торган булдылар: тартмаларга яшелчәләр тутыралар, көчләре җиткәннәрен төйиләр, «әткәй» дип кенә торалар. Бервакыт боларны әнкәй янына алып кайттым. Әнкәй белән сөйләшкәндә, җөмлә саен «әнкәй» дип дәшәм бит инде... Көтмәгәндә шушы малайлар әнкәмә «әнкәй» дип мөрәҗәгать итә башладылар. Шуны ишеткән әнкәм «аһ!» итте дә, гаҗәпкә калып, миңа әйтә: «Карале, улым, урыс булсалар да, «әнкәй» дип энәшәләр бит! Сөбханаллаһ!» Тора-бара татарчага да өйрәнделәр болар, берсе хәтта әнкәм белән намаз да укый башлады.
Шул балаларның хокукларын яклау, яшәү рәвешләрен кайгырту җәһәтеннән хөкүмәтнең нинди генә инстанцияләрен үтмәгән, нинди генә катлаулы проблемаларны хәл итмәгән шушы Мисхәт Афзалов! Сабырлыгын да, таләпләрен дә җигеп, күпме генә җәфалар, матавыклар күрмәгән ул. Мәсәлән, шушы балаларны тораклы итү өчен, сәләмәгә калган бер барак биргәннәр боларга. Шуны изалана- изалана ремонтлап бетергәч, прописка гамәлләрен кайгырту нияте кергән... Баксаң, бу бинаның... адресы да юклыгы ачыкланган. Ягъни исәпкә-санга да кермәгән икән ул шәһәрдә... Көлкеме, укучыларым? Сәгатьтән артык сөйләвен тыңлаган чакта минем зиһендә бер генә уй булды: «Чыдаса да чыдый икән адәм баласы!»
Кыскасы, һәр эшкә сәләтле булып үскән бу малайлар. Эшләп акча таба башлагач, олырагы атасына — Мисхәткә — «Калина» машинасы да алып биргән. Шулчак кечесе: «Әткәй, минем дә машиналы буласым килә», — дип уфтанган.
— Анысына болай дидем: «Улым, машиналы буласың килсә, син миңа бүләк бирергә тиешсең». «Нинди бүләк өмет итәсең?» — ди. «Күл!» — дидем. Аптырап калды бу, нинди күл, ди. «Туган авылым Иске Иркәнәштә ихатама күл казып, күрер күзгә үк сокланырлык бизәп, шуны миңа бүләк итәсең», — дип җавап бирдем.
Шул хакта да сөйләп алгач, Мисхәт, әллә каян гына зур планшет тартып чыгарып, алдыма куйды:
— Менә ул ясап биргән күл!
Төрле паркларда, санаторийларда, күп шәһәрләрдә йөргәнем булды, дөнья гизгәндә бихисап ясалма күлләр күрдем, ләкин бу кадәр соклангыч һәм әкияти күлне хыялыма да сыйдыра алмый идем. Кем дә кем ышанып бетми икән язганыма, Минзәләнең әнә шул авылына барып күрегез. Бигрәк тә җәй көне барсагыз, шаклар катачаксыз.
— Шулай да, ни өчен татар балаларын алып кайтмадың син «коррекцион» дигән шул мәктәптән? — дидем. Җавапны кыска тотты:
— Анда татар балалары бөтенләй юк иде бит!
Бу җөмләсе 25-30 еллар чамасы элек булган хәлләрне искә төшерде. Татарстан радиосында эшләгән елларымда, командировка алып, Минзәләдән тапшырулар әзерләү өчен кайткан идем ул чакта. Милиция бәйрәме якынлашып бара икән. Милиция начальнигы очрап, үтенеч белдерде:
— Шул көндә Минзәлә милициясе турында берәр тапшыру оештыра алмассың микән? Менә, мәсәлән, зур һәм катлаулы җинаятьләрне тиз ача торган Зөлфәт исемле тикшерүче егетебез бар. Хет шуның хакында сөйләсәң иде радиодан.
Ризалаштым. Шул егетне таптылар да каршыма утырттылар. Яшь егет, күрер күзгә үк мәхәббәтле. Микрофонымны алдына бастырып куюга ук сүз башлады. Үтерешләр күбәйгән икән туган ягымда. Кемдер бер яртылык акча бирмәгән атасын суйган,
ЯХШЫ ГАМӘЛ ЗАМАНЫ УЗДЫМЫ?
153
кемнәрдер йөз грамм аракылык тиеннәр тапмаган әнисен бәреп үтергән, бабасын яки әбисен кыйнап гомерләрен өзгән... Кардәш-ыруларының йортларына ут төртеп, яндырып үтерүчеләр дә бар икән... Кем әйтмешли, кашш- марр!.. Ул сөйли тора, мин кара янып, хурланып утырам: нүжәли элек ун елга бер генә үтереш булган Минзәләм шул хәлгә төшкән? Туктаттым да шул Зөлфәтне, сорадым:
— Әйт әле, энем, шул җинаятьчеләр арасында татарлар күпме?
Күземә сәерләнеп киткән карашын төбәп текәлде дә, учы белән һаваны ярып, урыс сүзе дә кыстырып, кистереп җавап бирде:
— Анысы — исключено, абый! Чөнки татарда иман бар әле!
Аңлагач, үз милләтем, Минзәләм өчен сөендем.
Шул ук көнне мине, райком машинасына утыртып, күптән түгел генә төзелеп беткән, сиксән-туксан тирәсе кеше урнаштырылган картлар йортына алып киттеләр. Райкомның шул йортны радиодан мактатасы килгән. Бардым, тел-теш тидермәслек чисталыгын, яткан-торган урыннарының да уңайлы булуын, ашаган ризыкларының шәплеген күреп, хәтта кайберләрен авыз итеп тә тикшереп, сумкамнан магнитофонымны чыгарып, бүлмәләр буенча йөри башладым. Чиста- пөхтә мохиткә килеп эләккән булсалар да, зарлары күп бахыркайларның... Боларны монда уллары, кызлары, оныклары, киленнәре китереп тапшырган икән. Берсенең язмышы аеруча истә калды: улы өйләнгән, чибәр кыз алган, әмма киленгә бизәнеп- ясанып утыру өчен трильяж, урындык куярга урын җитми икән фатирларында... Ул бизәнергә теләгән урында каенанасының караваты комачаулый икән. Киңәшкәннәр дә улы белән килен, бу карчыкны шушы йортка китереп «сдавать» иткәннәр. Айлар буе хәлен белергә дә килмиләр икән. Ул елаганда, ник килүем искә төште. Татарча тапшыру әзерләргә килеп, бер генә татар да күрмәдем бит әле хәзергә... Сорадым шушы йортның директорыннан, кайсы бүлмәләрдә ята татар карчыклары, картлары, дип. Шым булды. Баксаң, китереп тапшырылган һәм монда ятучы карт-корылар арасында да бер генә татар да юк икән! Әйе, китереп ташламаганнар татарлар үз ата-аналарын, әби-бабаларын. Ярый әле чатнатып татарча сөйләшә торган марҗа әбиен таптым. Башкалар язмышы турында тезеп-тезеп сөйли, рәхмәт төшкере! Сиптерә генә!
Ә тапшыру болайрак чыкты эфирга: автор буларак сөйлим-сөйлим дә теге әбинең сөйләүләрен магнитофоннан ялгап-ялгап куям. Кыскасы, шул әбиегез белән бергә алып бардык кырык минутлык тапшыруны.
...Шулай, Мисхәт якташымның игелекле зат икәнен, аның зәгыйфь балалардан да чын кешеләр «ясый» алганлыгын тыңлаганда, Касыйм Гафиятовның да чираттагы вакыйгасы истән чыкмады...
Зәгыйфьләргә дә дәрт бирде
Шул Кадрәккә тагын баргач, колхоз хәлләре турында сөйләшә башлаган иде Касыйм абый, алыптай бәдәнле бер егет кереп басты каршыбызга. Кергәндә, ишекнең өске борысына маңгаен бәрүдән сакланып, башын да иде хәтта.
— Чакыргансың икән, Касыйм абый, менә килдем мин, — дип мөгрәве әле хәзер дә колагымда яңаргандай була. Күз карашына, сүз сөрешенә игътибар итүгә үк чамалап алдым: гәүдәсе сазга баткан тракторны сөйрәп чыгарырдай көчле күренсә дә, акылы зәгыйфьрәк моның.
— Килдем, Касыйм, абый...
— Касыйм абыеңны санга сугып килүең өчен рәхмәт, энем. Менә бик тә җаваплы эш тугач, уйланып йөрдем-йөрдем дә, ул эшне бары тик син генә башкарып чыга алырыңны аңлап чакырдым сине.
— Әйт кенә, Касыйм абый, эшлим!
— Тыңлап бетер әле, энем. Катлаулы, төгәллек һәм синекедәй көч тә сорый торган эш ул. Менә шуны башкарып чыксаң, мин бик сөенер идем...
Ә теге, эш дәрте белән кабынып, кат-кат мөгри:
— Әйт кенә, Касыйм абый, хәзер үк башлыйм ул эшне!..
...Баксаң, бу «җаваплы да, төгәллек тә» сорый торган эш моннан гыйбарәт икән: менә шушы Калинин исемендәге колхоз үзәгеннән чакрым ярым чамасы арада Җәмәк авылына телефон кертү ниятендә баганалар утыртып чыгу өчен тирән чокырлар казырга кирәк булган персидәтелгә. Хәер, әйтүенә караганда, үзе яши торган шул Җәмәктә яшәүче Касыймга өендә дә телефон булдыру кирәклеге хакында район башлыклары да сүз
ФӘНЗАМАН БАТТАЛ
154
кузгатканнар икән.
— Кайбер мәсьәләләрне хәл иткәндә, Касыйм Гыйниятович, төн уртасында да фикерләшәсе килә кайчак. Телефон куйдыр әле син, куйдыр! — дигәннәр.
Тәмле телдән таш та эри, диләрме әле? Шундый шәхес иде Гафиятов, колхозындагы һәр кешегә нурлы да , якты да карашы, тәмле теле белән эш йөкләсә , аның өметен, максатын тормышка ашыру өчен атлыгып тормаган беркем дә юк иде. Шунысы да искә төште: әлеге егетнең көнлек эшенә баш агрономның айлык хезмәт хакы кадәр акча түләгән ул!
...Әйе, үз кадерен дә, башкаларның бәясен дә белде Касыйм ага. Шуңадыр, 35 ел буе шушы колхозны һәр җәһәттән алдынгы тотып, СССРның дүрт орденына лаек булды. Ләкин ул аларны берчакта да такмады, түш киереп йөрмәде. Гомере буе һәр колхозчының гап-гади кардәше, дусты, якын кешесе кебек ягымлы карашын төбәп, һәркайсы белән тигез кимәлдә сөйләшеп яши белде. Әле бу арада шундый хәбәр җиткерделәр: авылның бер урамына Гафиятов исеме бирү ниятенә кергәннәр колхоздашлары.
— Тулаем бастырсаң гына калдырам, Рафаэль энем, булдыра алмасаң, икенче бер басмага тапшырам, — дип. Яратты аларны редактор һәм Юраның бармак битедәй сурәтен дә куя-куя, бите-бите белән елдан артык журналында бастыра барды. Менә шуларның берничәсе...
Табеевка юл ачу
Берчакны колхоз башлыгы Гафиятовка Кадрәк аша Минзәләдән Сарманга обкомның беренче секретаре Табеев үтәргә тиешлеген хәбәр итәләр. Әлбәттә инде, Гафиятов ул үтәчәк юлны карап кайтырга, чүп-чар күренсә, чистарттырырга тиеш була. Бераз баруга ук, ни күрсен, юлга аркылы йөзтүбән яткан «Озын» кушаматлы Микулайга тап була. Кадрәклеләр әйтмешли, чебенләп ята колхозның иң хөрмәтле техника остасы — исергән... Көлкегә калып булмый бит инде республиканың иң зур түрәсе алдында!.. Күтәреп кенә торгызыр идең, Озын Микулайның гәүдәсе дә мулдан, әкият әзмәвере кебек — домкратсыз яки крансыз булмый. Гафиятов күп уйлап тормый, юл читеннән кычыткан өзеп алып вә һәм дә Микулайның тере утыргычы ачылырлык итеп чалбарын төшерә дә, ялангач җиренә кычытканны тидереп-тидереп алгалый. Ә теге гигант кычыткан тигән саен өтәләнеп, ыңгырашкалап юл читенә таба шуыша, аннары, куаклар белән капланган канауга тәгәрәп, күренмәс була... Ул арада Табеев машинасы да, озак көттермичә, килеп туктый.
— Маладис, иптәш Гафиятов! Колхозың алдынгы булган кебек, юлларың да төзек, чиста икән!
— Тырышабыз инде, Фикрәт Әхмәтҗанович, — ди персидәтел, аннары, кулындагы ташлап өлгерелмәгән кычытканга күзе төшкәч, өстәп тә куя: — Юл читендә ял итеп алырга теләсәгез дип, кайбер урыннарда кычытканнарны да йолкыдык.
— Синдә ял иткән чаклар булмады түгел. Күрешербез әле, пленумга ашыгам, — дип, кузгалып китә Табеев.
...Кешеләрне сүгеп яки җикеренеп түгел, бәлки акыллы юморы белән туры юлга бастыра белүче Гафиятов икенче көнне тыныч кына болай ди Озын Микулайга:
— Йокың килгән чакларда, Николай Степаныч, юлга аркылы ятма инде, җайлап кына буйга ятырга тырыш, яме, — ди.
Шушы урында гарәпләрнең хатын-кызлар турындагы «Ля хәйре фиһөннә вә ля беддә минһөннә» дигән гыйбарәсе искә төште. Мәгънәсе болай: «Аларда һичбер яхшылык юк, әмма алардан башка яшәү мөмкин түгел». Әйе, еш кына сүксәк һәм хурласак та, без — сау-сәламәт ирләр — алардан башка атна буе да яши алмыйбыз. Язуымның сәбәбе хәзер үк күренәчәк.
Тату булуга ни җитә!..
Авылыбызның бер «донжуан»ы Казакъстаннан самавырдан чак кына калку кыз алып кайтты да, үзе армиягә китеп барды. Казакъ кызының да марҗаныкы кебек үк «җаны» бар бит инде. Иренә сагыну хатлары яза-яза, бик еш кына аулак өй оештыра башлады. Берничә йөремчәк егет, казакъ кызын күрәсе, сөеләсе килеп (экзотика бит!), тегенең янына берән-
ЯХШЫ ГАМӘЛ ЗАМАНЫ УЗДЫМЫ?
155
сәрән баргалап йөриләр икән. Ә бер кичне, расписаниеләре буталгандыр, күбрәк җыелганнар. Андый чакта сугыш-талаш булмый калмый бит инде. Көрәшче егетебез барысын да «чәчеп» аткан. Ныграк «чәчкән», ахрысы, бу хәбәр Гафиятовка да барып җиткән:
— Әх, эне-кәш-ләр! — дигән Гафиятов, сыкранган тавыш чыгарып. — Шул бияләй хәтле кыз өчен сугышып, авылның абруен төшергәнсез бит. Тату булсагыз, барыгызга да җиткән булыр иде ләбаса! Моннан соң арагызда татулык булсын, яме?..»
Катырак әйткән
Хатын-кызлар да, ирләр кебек үк, бер-берсе белән ызгышкалап яшиләр бит инде. Кайбер чакта бик оятсыз сүзләр белән дә ныгытыла мондый талашлар. Бездә дә ике хатын талашкан. Берсе ярпач тавышы белән әшәке сүзләр кычкыра икән, ә икенчесе, ыштанын төшереп, артын күрсәткән килеш туңкаеп, бер сүзсез тынып калган. Теге каты кычкырганы гарьләнгән һәм, гадел казый янына барган кебек, Гафиятовка барган. Икенчесен дә чакырып, Гафиятов, сүзне тирәнгә кертмичә генә, «стриптиз» күрсәткән хатынга:
— Ай-һай, бигрәк каты әйткәнсең икән шул! — дигән, башын чайкап. Аннары, шәрран яра кычкырып талашканына борылып: — Син дә тавышсыз-тынсыз гына шулай каты әйткән булсаң, авылга таралмаган булыр иде җәнҗалыгыз.
Ахырдан икесенә дә мондый киңәш биргән:
— Моннан соң ышыкка кереп кенә, тып-тын талашыгыз, яме? Бу киңәшемне башка ахирәтләрегезгә дә әйтегез.
Шуннан соң, дистә-дистә еллар үтеп тә, авылыбызда хатын-кызларның кычкырып талашканы ишетелми. Мөгаен, Гафиятов киңәшен тотып яшиләрдер...
* * *
...Күрдек, укыдык: «ыштансыз », «некультурный» мәзәкләр булды болары. Ләкин, нихәл итмәк кирәк, тормышта гомер-бакый кабатланып тора торган хәлләр... Бүтән пердсидәтелләр булсамы аның урынында: милициягә дә, судларга да, партия, профсоюз оешмаларына да «эш» арткан булыр иде.
Ыштан дигәннән, Гафиятов заманында икенче бер колхозда булган хәл дә еш искә төшә... Апрель ахырында персидәтелнең уҗымнарның көр булып күтәрелүен күрсәтәсе килде миңа, шул ук Татарстан радиосыннан Минзәләгә кайткач. Машинасына утырып, авыл читенә чыгуыбыз булды, персидәтел, ыштанына ут капкан кебек, шыр-шыр акыра, сүгенә башламасынмы!..
— Бәреп үтерәм сволочьны! Карале, уҗымнарны таптый берәү! — Күреп алдым, юл читендәге канау астында бер малай мотоциклы белән мәш килә... Аңлап алдым, язгы пычрак юлдан таеп төшкән бу. Тирләп, җәфаланып беткән ундүрт-унбиш яшьлек балакай, ачы күз яшьләрен түгә-түгә, елый-елый, матаен юлга менгерү өчен әрле-бирле килеп, ике-өч квадрат метр уҗымны таптап, «пеләшләндереп» бетергән. Персидәтел һаман оран сала:
— Милициягә озатам, судка бирәм, төрмәгә тыгам!
Ул арада теге малай янына төштем дә:
— Җәле, улым, рулеңне тот, юлга менәбез, яме, — дип, багажнигын тотып, күтәреп, юлга меңгердем. Аннары: — Бар, кайтып кит, улым, сиңа милиция дә, суд та тимәячәк, — дидем.
— Рәхмәт, абый! — диде дә, рәхмәтен кабатлап, Минзәләгә китеп барды. Уҗымнар карарлык та кәефем калмаган иде инде. Авылга кире кайтуыбыз булды, тагын акыра башлады бу очраган һәр кешегә:
— Нәрсә, алкаш, әллә бүген дә эчтеңме, уйнаштан туган нәрсә? Милиция көт, хәзер шалтыратам!
— Арбаңда нәрсә ул? Фураж урлап кайтасыңмы?
Соңрак, тынычланган сыман, әйтеп куйды:
— Халыкны шулай коры тотмасаң, иген дә үсми, терлекләр дә симерми, сөт тә артмый, социалистик ярышта да җиңеп булмый. Халык бит ул көтүчесез хайваннар төркеме кебек, чыбыркы шартлап тормаса, ялкаулана, таркала.
Аның белән сөйләшерлек хәлем калмаса да, болай дидем:
ФӘНЗАМАН БАТТАЛ
156
— Пажалый озак эшли алмассың син персидәтел булып...
Аннары, якынлашып килүче машинаны туктатып, Минзәләгә китеп бардым. Мондый кешене мактап эфирга чыксам, Аллаһның каһәре сугар кебек тоелды. Ә ярты еллап вакыттан соң ишеттем — куганнар тегене .............................
...Бу кайтуымда мин шахтада эшләгән, ташкүмер убылуына да тап булган, шулчак колагын да өздергән танышымның хәлен белергә дә кердем. Сүз иярә сүз чыгып, 80 яшьлек карт малай чагындагы бер гыйбрәтне сөйләде.
— Менә, Фәнзаман, кешене кадерсезләгән җитәкчеләр дә күп булды... Шулай, бала чагымда район башлыгы Абдрахмановны Иске Байлардан кошовкалы атта озатып куярга куштылар. Барабыз... Салкын. Буран. Юл читендә бер агай күшегеп тора. «Утыртыйкмы, абый?» — дидем. Утыруы булды тегенең, Абдрахманов сорап куйды агайдан: «Колхозда кем булып эшлисең?» Агайның: «Әле калхузга кереп җиткән юк...» — диюе булды, Абдрахманов, кавындай йодрыгы белән селтәнеп, бар көченә сукты тегенең йөзенә, колхозга кермәгәч, дошман син, контра син, дип. Төртеп тә төшерде авызыннан-борыныннан гөжләп кан киткән агайны. Соңыннан ишеттем: мәетен шуннан тапканнар...
...Ярый, җитте! Шул кансыз бәндәләр турында язганда, тәнем дә суынып киткәндәй тоелды. Күчик әле күңелле хәлләргә, җәмәгать! Әйтик, язмамның башында ук искә алынган Гамил Афзал:
Кош баласы, һәр агачы, һәр бөҗәге, һәр үлән Мөлдерәп күзгә карыйлар моң белән, рәхмәт белән,
дип сурәтләгән табигатькә! Әйтегез әле, шундый көннәрдә авыл сабантуйларына кунакка кайтырга яратасызмы? Картаюым галәмәтеме, сагынуым көчәя барадырмы, соңгы елларда сабантуй саен туган ягыма кайта башладым. Кайбер кайтуларымда дүртәр-бишәр авылда карыйм якташларымның сабантуйларын һәм күпчелек очракта төрле көрәшләрдә җиңгәннәргә күп дистәләрчә бүләкләр өләшеп торучы бер үк затларны, дөресрәге, замана эшмәкәрләрен күрүгә күнегеп барам. Мәсәлән, әлеге дә баягы Кадрәк Юрие яки Дәвекнең Язкәре...
Юрийнең кемлеге хакында шактый сөйләдем инде. Ә хәләл җефете — Гафиятов кызы икән! Мөнирә (мәгънәсе: нурлы, яктылык сирпүче) исемле... Узган елны Корбан бәйрәме көнне шул нурлы да, чибәр дә хатын улы Марат белән килеп керде, котладылар, ләкин, түргә узыгыз, диюемә бары тик:
— Улыбыз туды, Фәнзаман абый, әле генә мулладан исем куштырдык. Данияр исемен сайладык. Әйбәтме? — дигән җавап ишеттем.
— Бабасы кебек данлы булып үссен Даниярыгыз, котлыйм! — дидем. Ә инде шуннан соң очрашкач, Юраны шаярттым: «Карале, егет, мәхәббәт, диннәр мәсьәләсендә демократ икәнсең бит син! Сизәсеңдер, нәселең исламга күчеп бара». Ә ул кеткелдәп көлде дә болай диде:
— Үз нәселемнең дә, ягъни ерак бабаларымның нинди диндә булганлыкларын да белмим бит әле. Мәсәлән, Гарнышев фамилиясенең безгә ничек бирелгәнен дә белми яшим, эш артыннан куа-куа... Анысын Фәннәр академиясендә докторлык диссертациясе якларга әзерләнүче, архивларда да казынучы кодам Нәкыйп эзли... (Тагын бер сере ачылды Гафиятовның: бер улына теге чактагы «башбух»ының исемен кушкан.) Ә инде Юраның улы Маратка килсәк, анысы фәннәр кандидаты, югары уку йортында дәресләр бирә...
— Шулай, Фәнзаман абый, миңа бар диннәр дә якын. Авылымдагы керәшеннәр дә, мөселманнар да минем өчен тигез. Белгәнеңчә, Чаллыда яшим. Әле мине андагы «Иман» фондына җитәкче итеп тә сайлаганнар иде...
Шулай да, Кадрәкнең быелгы сабан туенда кызгандым мин Юраны... Күктә бер болыт әсәре дә күренмәгән көндә, кояшның рәхимсез кыздыруы астында яна-яна, биш-алты сәгать буена теге яки бу ярышларда җиңгән авылдашларына, концерт куярга килгән төркемнәргә бихисап бүләкләрен өләшеп йөрде. Ә халык, ягъни башкалар, зонтиклар белән килгән... Аларга рәхәт: төрле сулар эчеп, туңдырмалар суырып утыралар.
Тәмам караңгы төшкәч кенә кайттык авылындагы өенә. Хәлдән тайганын белсәм да, мин юләр, гадәтемчә көләм:
— Ну, акчаңны күп туздыргансың, малай! Жәл түгелме хәләл көчең белән тапкан
ЯХШЫ ГАМӘЛ ЗАМАНЫ УЗДЫМЫ?
157
капиталың?
— Анысы үземне тудырган, үстергән авылыма бүләк кенә... Тик менә шундагы күлем буенда урман булсын дип утырткан агачларымны жәлләдем. Шактые тапталды. Кем уйлаган меңнәрчә кунак кайтыр дип...
Ә эшмәкәрлеге бик гади аның: Чаллысындагы ашханә, кафе, рестораннарны, ягъни «общепит»ны ит, балык белән тәэмин итә. Балыклары — үз күлендәге карплар, ә инде ит үз хуҗалыгыннан гына түгел, башка авыллардан да маллар сатып ала. Һәркөн юлда-сәфәрдә. Үзе шофёр да, төяүче дә...
Инде туган авылы Дәвеккә, шундый ук юмарт, игелекле Язкәр Биҗановка килик Һәм җыйнак кына бәдәнле, терекөмештәй хәрәкәтле шушы егет белән сөйләшеп алыйк.
— Бай Һәм зур масштаблы кеше икәнеңне ишетеп тә, күреп тә беләм. Әйт әле, Язкәр, ничекләр мендең мондый югарылыкка?
— Иң башта илле гектар җир алдым. Алуын-алдым, ләкин кулда сәнәк тә көрәк кенә... Үкенеп тә куйдым. Ләкин мине Ходай шулай яралткан: кешеләр алдында булдыксызлык күрсәтүдән гарьләнәм. Әнә шул бәләкәй генә җирне тергезеп җибәрү әмәлләренә ирештем. Шулчак күрәм, колхоз вакытында төзелгән, тузган фермаларны җимерә башладылар... Сүтмәгез, егетләр, аларга ремотны үзем ясатырмын, терлекләр симертү белән шөгыльләнәсем бар, дип аркылы төштем. Беренче уңышлардан соң түләдем алар өчен дә... Ашлык әйбәт уңды, сыер маллары да яхшы симерә башлады. Ләкин беләм, ашлыкны сатсаң, бәясе бик арзан. Шуңа күрә тегермән булдырдым. Он да арзан, табыш кертү кыен... Пекарьня ачтым. Файдасы керә башлады. Тора-бара ашханәләр, кафелар ачтым, күп шәһәрләрдә азык-төлек Һәм көнкүреш товарлары сата торган кибетләрем дә бар «Эльдорадо» дигән кибетләр челтәрендә. Сөйләү ансат ул, мәгәр ул еллардагы җәфалануларны үзем генә беләм...
— Шулай... Әле бит эшең киңәя барган саен, үзеңә хезмәт итүчеләргә дә әйбәт түләргә кирәк. Күпме хезмәт хакы түлисең аларга?
— Унбиш-егерме мең. Урып-җыю вакытында комбайнчыларга йөзәр мең, аннан да артыграк бирәм. Чөнки инде җирем дә мең гектар хәзер.
— Көнләшүчеләр сизелмиме?
— Сизелә... «Биҗанның Язкәренә ни җитми микән инде?!» дигән сүзләр йөри. Үзем, гаиләм турында гына кайгыртсам, миңа бар да җитә! «Күршең бай булса, көнләшмә, сиңа бирмәсә дә, үзеңә кереп сорамас» дигән мәкалебез дә бар бит әле.
— Авылыгызда мохтаҗлыкка дучар булган картлар, әби-сәбиләр бармы? Әз-мәз акча сорап, ярдәм итүеңне өмет итмиләрме?
— Мох-таҗҗ-ларр.... Юк, андый көнгә калучылар юк бездә... Азмы-күпме пенсияләре, үзләренә ризык эстәрлек бакчалары, терлекләре бар. Минем авылга ярдәмем — су килүче җиҺазларга төзеклек булдыру, бозылган юлларга Һичьюгы ком, чуерташлар җәеп яңарту... Ә инде үзәк урамга асфальт салдыручылар, культура йортын, мәчетне заманча итеп яңартучылар — абыйларым акчасына башкарылды.
— Быел да сабантуйда бик юмарт кыландың. Кыйммәтле бүләкләр өләшә-өләшә кулларың да арыгандыр. Сабантуйның җиҺазлары да, бизәлешләре дә соклангыч булды...
— Минем юмартлык зур булмады анда, әйткәнемчә, читтә яшәүче миннән дә зуррак эшмәкәр абыйларымның өлешләре күп керә ул бәйрәмне ел саен чын бәйрәм итү өчен. Мәсәлән...
— Чү, иң баеның исемен әйтә күрмә! Әйтсәң дә язмыйм. Чөнки мин аңа: «Синең дөньякүләм эшмәкәрлеккә ничек ирешүең турында язасым — гади генә авыл малаеның зур капиталистка әйләнүен халыкка күрсәтәсем килә», — дигән идем берничә ел элек... Ул: «Тыйнак буласым, үз исемемне илгә дә, дөньяга да таратасым килми», — диде.
— Бу хакта белмәдем... Инде дә үземнең туган авылыма өлешем турында әйтсәк, җавабым кыска. Минем туган авылым бер генә — шушы бердәнбер Дәвек кенә бит! Аңа да хәл кадәри нур өстәмәсәм, нинди ир булам инде. Шунысына иманым камил: әткәй-әнкәемнең нигезеннән берчакта да китми торган төпчек малайлары бит мин! Авылдашларымның күз алдында гомерем буе яшәячәк кеше!
* * *
Тагын бер эшмәкәр белән таныштырырга булдылар якташларым. Фамилиясе Юдин
ФӘНЗАМАН БАТТАЛ
158
икәнен белүгә үк, бала чагымдагы бер вакыйга яңарды хәтеремдә...
Әткәйнең беренче хатыныннан туган Мулланур абый мине — шыр ятим калган ун яшьлек баланы — үзе яши башлаган Казанга алып китте. Юдино станциясе янында рельслары белән тимер юл челтәре читенә чыгарып куелган вагонда яшәдек 1950 елда. Ул чакта абыйга 27 яшь булган, димәк. Фронтларны үткән, Германия концлагерена да эләккән һәм качып котылган кеше иде ул. Казанның үзәгенә мине дә иярткәләп китә иде. Бер баруда сорап куйдым тегеннән, концлагерьдан ничек качтың, дип. Ул, бер сүз дә әйтмичә, кирпеч коймага кәлтә еландай менеп тә китте һәм төшкәч кенә, кулларындагы тузанын сөртә-сөртә, соравыма җавап бирде:
— Менә шулай качтым, энекәш...
Җиңел гәүдәле шул абыемның инде алтмышына җиткәндә дә аякларын өскә күтәреп, кулларында биюен еш күрә идем әле. Казан үзәгенә бер баруыбызда танышлары очрады. Исәнләшкәч, тегеләрнең сүз сөреше аңлашылды: без килгәнче керәшеннәрне хурлап торган чаклары булган икән. Сүзләрен дәвам итә башлаулары булды, ачуы бик килгән чакларда кызып китүчән абыем, зәһәр генә «майтлап» алгач:
— Керәшеннәрнең фәләнен чәйнәмәгез, анагызны сатканнар. Сездә ничектер, безнең Минзәлә керәшеннәре барыгыздан да әйбәтрәк: бергә эчәбез, бергә ашыйбыз, бергә эшлибез, тату яшибез! — диюгә үк куллары белән якаларыннан эләктерергә теләгәндәй хәрәкәт ясап алгач һәм тегеләр артка авышып беткәч, минем кулны җәһәт кенә эләктереп җитәкләде дә:
— Киттек, энекәш, юньле кешеләр түгел болар! — дип, җил-җил атлап та китте.
...Инде менә әлеге Алексей Георгиевич Юдин белән әңгәмә корып утырабыз. Бу да керәшен икән. Татарчасы әйле-шәйле генә булганлыктан, урысчага күчәбез.. Элекке глава моңа Воровский посёлогыннан җир алырга тәкъдим иткән. Шул җирдә эшләре уңышлы гына башлангач, андагы чиркәүне төзекләндерү чарасын күрүне дә йөкләгән.
— Башта чиркәүне тышкы яктан гына төзекләндерү нияте белән башлаган идек эшне... Ләкин, эченә керсәк, ни күрик, дистә еллар буе җыелып яткан чүп-чар, алам-салам, иске-москы белән тулган икән. Короче, полный хлам! Стеналары да ямьсезләнеп беткән — карарлык җире калмаган. Текемләп яңарта башлагач, бизи торгач, рухи йолаларны үткәрү өчен бөтен шартларны булдырдык, җылы керттек, электрлаштырдык, койма койдык... Хәзер инде яңа туган балаларны шунда коендыралар, исем кушалар, бөтен йоласын китереп чукындыралар. Әйе, зур эш башкардык чиркәүдә. Берочтан су торбаларын да, водокачкаларны да төзекләндердек посёлокта. Бигрәк тә йортларның өске катларын да сулы итүгә ирештек. Элек аларга су менеп җитмәгән икән. Сез бая сабантуйларга күпмелек өлеш кертүебез белән кызыксынган идегез. Анысына кыскача гына җавап бирсәм, елына карап 50 меңнән 100 меңгә кадәр. Ә инде бәйрәмнең мәйданын җиһазлауны посёлок советы персидәтеле белән киңәшеп, өстәмә акча да табарга тиеш булабыз...
Ярый, Алексей Юдин да үз диненә зур игелек кылган. Олы яшьтә булса да, тәвәккәллек белән зур эшкә тотынган һәм башкарып чыккан. Молодец! — дияргә генә кала. Әңгәмәбез беткәч тә нәкъ шул сүзне әйттем аңа.
* * *
...Укучыларым белән әдәби очрашуларга йөргән чакта кайбер районнардагы керәшеннәр яшәгән авылларда да булырга туры килгәләде. Шуларның һәркайсында диярлек бер үк сорауны бирәләр. Ягъни: керәшеннәргә, аларның башка диндә булуларына мөнәсәбәтем нинди? Җавабым һәрвакыт бер булды:
— Һәркемнең үзе якын иткән динне тотарга хакы, үз ата-бабаларының диненә тугры калырга хокукы бар. Ул кадәресе сезнең ихтыярда! Ләкин... мин үзем чукындырылган нәселдә туган булсам һәм мәҗбүриләп чукындырылган бабамнарның кемлеген архивлардан тапсам, шундук ерак бабамнарның фамилиясен кабул итеп, исемемне исламчага үзгәртеп, муллага барып, алыштыртыр идем. Монысы инде минем ихтыярда!
Дөньяда, Кояш астында бер Аллаһ яраткан һәркемгә яшәрлек урын бар. Бигрәк тә халкы елдан-ел кими баручы Рәсәйдә урын киңәя бара. Шулай булгач, барчабызга да тигез, тату, тынычлыкта һәм иминлектә яшәргә насыйп булсын!
ЯХШЫ ГАМӘЛ ЗАМАНЫ УЗДЫМЫ?
6. «К. У.» № 2 159
* * *
Язмамны түгәрәкләр вакыт җиткәндә, үземне авылдан-авылга, шәһәрнең төрле якларына үз машинасында йөрткән, һәр очракта киңәшчем дә булган Минзәлә журналисты Дилфас әфәндегә зур рәхмәтемне әйтергә ашыгам. Чираттагы авылга да — Югары Тәкермәнгә дә бергә җилдерттек. Анда шактый мәктәпләрнең ашханәләренә уку елына җитәрлек яшелчәләр биргән, игелекләре белән танылган аталы-уллы Нәсим һәм Шамил Дәүләтовлар бар икән. Шулар белән танышырга, эшмәкәрлекләре ни дәрәҗәдә, ни хәлдә булуы белән кызыксынырга барам бу юлы...
Бәй, җитез машинада утыз чакрымны үткәнебез сизелми дә калды. Безне яшь Дәүләтов каршылады. Дилфас алдан ук шылтыратып куйган икән, килеп җитүгә үк биниһая зур биләмәдәге ашханәгә алып китте Шамил. Әтисе Нәсим шушы хуҗалыкның эшләре буенча Казанга китеп барган икән. Улы да уртак проблемаларның һәркайсыннан хәбәрдар булганлыктан, сөйләшүләребез мәгънәле барды. Әйе, мәктәпләрне бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, кәбестә кебек яшелчәләр белән тәэмин итүләре хак. Төшке ашны тәмләп ашаганнан соң, безне әнә шул яшелчәләр базасына алып китте. Түшәмнәре бик югары булган базаны күргәч, гаҗәпләнүдән телсез калгандай булдым: бая санап киткән яшелчәләрнең һәркайсы тау-тау монда! Шуларны саклау хәстәрен күреп кайнашучы кешеләрне эчемнән генә бик дәү кырмыска оясының эшче кырмыскаларына да тиңләдем. Үзебез дә кырмыскалардай вак булып күренгәнбездер, мөгаен, күтәрелеп күрүче дә булмады сыман. Эшләре тыгыз аларның — җәй-көз буе тырышып үстергән нигъмәтләрне кышкы саклауга әзерлиләр. Инде моннан чыккач, Дилфас белән Шамил дә ишетерлек итеп: «Бик зур, бик бай икән шул Дәүләтовлар дәүләте!» — димичә түзмәдем. Юл хәрефләре белән генә язган «дәүләте»м бу очракта мал-мөлкәт мәгънәсендәге тәрҗемәдә булды.
Саубуллашу алдыннан тагын бер сорау бирдем Шамилгә:
— Ихластан әйт әле, сезнең яшелчәләрегез чыннан да бушлай барып җиттеме мәктәпләргә?
— Әйе, — диде. Аннары өстәп куюны кирәк тапты. — Әз-әзләп түләүчеләр дә табылды башкалар арасыннан. Ләкин ул кадәресе, кем әйтмешли, секрет фирмы инде.
Мин бит ревизор яки кешеләрнең күзенә текәлеп караучы, сорау алучы тикшерүче түгел. Ләкин шунысын беләм: игелекле, ярдәмле кешеләр алдый белми, иманлы була.
...Минзәләм төбәгендә өч-дүрт көн буе ниләр кылып йөрүем хакында әйтү өчен, район башлыгы янына да кереп чыгуны кирәк таптым. Ни өчен дигәндә, күп дистә еллар буе гел генә чит яклардан килеп торган «Беренчеләр» дән, «главалардан» гарык булган якташларым: «Ниһаять, Башлыгыбызның монысы үзебезнеке, Минзәләбезнеке!» — дип сөенә-сөенә кабатлап торалар районда. Монда икән, ник әле мин кермәскә, бераз булса да киңәшмәскә тиеш?
Сөйләшеп утыруыбыздан соң мондый нәтиҗә ясады Айдар Фәслах улы Сәлахов:
— Кылынган игелекнең кире кайтачагын син санап чыккан кешеләребез үзләре дә бик яхшы белә, минемчә. Дан булып та, Ходай өстәп торачак сәләт-талант буларак та, эшмәкәрлекләренә куәт, киң юл биреп торачак савап буларак та кайтачак! Шөкер, андый игелекле затларга бай безнең туган ягыбыз. Насыйп булса, алары хакында да фикерләшербез әле...