Логотип Казан Утлары
Мәкаль

ЯХШЫ ДУС — ҖАН ЗИННӘТЕ

Дуслык турында халкыбыз мәкальләре
• Күңелсез кеше дус тапмас.
• Дус дустының этен дә дус күрер.
• Дустың дус булып калсын дисәң, аңа баш булма, иш бул.
• Корымнан корым йогар, начар дустан сөрем йогар.
• Кеше кеше белән дус булса да, кесә кесә белән дус түгел.
• Дус көлгәндә беленми, бөлгәндә беленә.
• Атаң-анаң — чын дустың, дус-ишләрең — юлдашың.
• Ялган дус — мәче: алдан ялый, арттан тырный.
• Яхшы кием — тән зиннәте, яхшы дус — җан зиннәте.
МӘКАЛЬ ӨМӘСЕ
• Дөньяны тышкы матурлык түгел, эчке матурлык коткара.
• Хокуклар кечерәйгәндә, йодрыклар зурая.
• Арканнан котылган ат тышаулы иреккә дә риза.
• Илемнән колак кагыйм дисәң, килмешәкне түрә ит.
• Утлы күмерне көл саклый.
• Яман исем хуҗасын котырган эттәй талый.
• Хәрәмнән килгән байлык — җан суыручы сазлык.
• Орлык чәчелмәгән җирдә ачлык үсә.
• Алганда бурыч ярыкка да сыяр, кайтарганда өй түбәңне алып ташлап чыгар.
• Җиңел акылны иң нык аяклар да күтәрә алмый.
• Зур авызлы хатынга зур кашыклы ир кирәк.
• Ялгызлык — кысыр болыт: юк яңгыры, юк кояшы...
• Ялганчының күзен күр, мактанчыкның — өен.
• Явыз белән бал эчкәнче, яхшы белән таш күтәр.
• Шәрәне дә талыйлар.
• Судтан дөреслек тә курка.
• Җәйне җырлап ашаган көз кышны елап каршылый.
• Саран ярлыдан да ярлырак яши.
• Алкашның кояшы шешәдән чыгар.
Юныс САФИУЛЛИН


• Ура-патриотның баласы чит илдә яшәр, үзе лимузинда җилдерер.
• Адвокат җинаятьчедән фәрештә ясый, ләкин кеше ясый алмый.
• Җиңүчеләр тарих яза, җиңелүчеләр бәет чыгара.
• Корольне яраннары шәрә калдыра.
• Аллага «син», бәндәгә «сез», дип эндәшкән кавемнең җаны серледер.
• Иң хәтәр кеше — хәтерле кеше.
Газинур МОРАТ


• Китап — уй карабы.
• Яхшы атка ия кеше яманатка юл калдырмый.
• Комсызлык белән бәхетнең очрашуы икеле.
• Тигез түгел бәхет бизмәне.
Әлфия СИТДЫЙКОВА


• Буш башны югары йөртү авыр түгел.
• Дөньяның яме — хезмәтең тәме.
• Яхшы борын йодрыкны бер атна алдан сизә.
• Сертотмас үрдәккә балык үрнәк.
• Ир бала бишектән төшсә, күзе ишектә булыр.
• Чүлмәкчедән күрмәкче — балчыктан бау үрмәкче.
Әнәс ХӘСӘНОВ


Сәхифәне Рәфикъ ЮНЫС әзерләде.