Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Илдар ЮЗЕЕВ
Син бердәнбер!
Атаклы гармунчы Фәйзи Биккинин белән Илһам Шакиров гастрольгә чыга. «Татар көйләрен җиренә җиткереп, моңлы итеп башкаручы синең белән мин генә!» — ди икән Фәйзи ага Илһам Шакировка.
Илһам, Фәйзи Биккининның мактаганга эреп китә торган гадәтен белеп алгач, бер авыл егете белән алдан ук сөйләшеп куя. Егет, Илһам Шакировның кушуы буенча, концерт беткәч, сәхнә артына кереп, Фәйзи Биккининның кулын кысып: «Фәйзи ага, татар көйләрен синнән башка берәү дә болай ук моңлы итеп уйный алмый! Фәйзи ага, син бердәнбер сәхнә йолдызы!» — дип әйтергә тиеш була.
Концерт тәмамлана. Егет, сәхнәгә менеп, Фәйзи Биккининга Илһам өйрәтеп куйган сүзләрне әйтә, кулын кыса, рәхмәтләр укый. Музыкант алдында баш ия. Фәйзи ага, егетнең кулын ычкындырмыйча, Илһам Шакиров янына алып килә дә:
— Илһам, Илһам! Тыңлале! Кабатла, егетем, Илһам да ишетсен! Менә мине халык ничек олылый! — дип сөенә карт музыкант.
Фәйзи ага Биккинин шушы вакыйганы җае чыккан саен һәркемгә сөйли торган була.


Рабит БАТУЛЛА
Уйнап кына

Үзбәкстандагы гастрольләр вакытында бер концерт барышында мондый вакыйга була. Гадәттәгечә, Илһам Шакировка залдан бик күп язулар килә. Ул аларны ачып укый да шунда ук җавабын да бирә. Чираттагы кәгазьне сүтеп карагач, көлә башлый:
— Тагын җыр сораганнар. Мин инде кәгазьгә акча төрелгән дип торам!
Шуннан соң залдан бер сумлыклар, өч, биш, ун сумлыклар төрелгән кәгазьләр ява башлый. Җыелган акча мең сумнар тирәсенә җитә.
— Агай-энеләр, дусларым! — ди Илһам Шакиров. — Мин бит бая уйнап кына әйткән идем. Зинһар, акча җибәрмәгез!
Залдан кычкыралар:
— Без дә шаярып кына... Чынлап тотынсак, илле, йөз меңнәр салыр идек! — диләр.
Җыелган акчаны Илһам Шакиров оркестр егетләренә бирә, тегеләр икенче көнне шәп кенә бәйрәм ясыйлар.


Гәрәй РӘХИМ
Бүре һәм гөмбә

С/Сзнакайда әдәбият-сәнгать көннәре үткәрдек тә Бөгелмә—Казан самолётында
кайтып киләбез. Илһам Шакиров белән урыннарыбыз янәшә. Гадәттәгечә, кызык сүзләр, мәзәк хәлләр турында сөйләшеп барабыз. Артыбызда утырган Әхәт Гаффар да сүзгә катыша:
— Илһам абый, мин бит һәвәскәр гөмбәче! Шундый шәп тозлыйм, м-мм, телеңне йотасың...
— Булмагае, мин гөмбә ашамыйм! — дип кырт кисә Илһам Шакиров.
— И-ии, Илһам абый, — дип дәртләнеп китә Әхәт, — гөмбә бит ул бик файдалы ризык, туклыклылыгы ягыннан иттән дә өстенрәк!
Илһам, кашын җыерып берара сүзсез торды да, артка таба борылып, Әхәткә:
— Ахмак син! — дип әйтеп ташламасынмы. — Гөмбә итне алыштырса, аны бүре ашар иде. Гомерен куркыныч астына куеп, Хөппенисаттәйләрнең сарык абзарларын басмас, ә урманда тыныч кына гөмбә чүпләп йөрер иде!
Әхәт үзе дә, әңгәмәгә колак салып барган язучы һәм артист халкы да дәррәү көлеп җибәрделәр.


Әхмәт РӘШИТ
Тырышлык кирәк

1967 елда Ташкентта гастрольдә вакытта бер-берсенә бик тә охшашкан өч кыз, сәхнәгә менеп, Илһам Шакировка чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр.
— И - и, матуркайларым, — ди атаклы җырчыбыз. — Әллә соң сез бертуганнармы?
— Ие, — ди арадан иң олысы, ун яшьләр чамасындагы кызыкай.
— Бигрәк үрчемле нәсел икәнсез! — ди Илһам. — Рәхмәт! Чәчәгегез өчен дә, үрчемле булганыгыз өчен дә рәхмәт!
Еллар узгач, Илһам Шакиров тагын Ташкентка килә. Бу юлы бер-берсенә охшаш җиде кыз сәхнәгә менә.
— Әстәгъфирулла! — ди җырчыбыз. — Сезне каядыр күргәнем дә бар шикелле...
Буй җиткән олы кыз сүз башлый:
— Без, Илһам абый, Айдаш Мортазин балалары!
Илһам Шакиров кызларны аркаларыннан сөеп, берәм-берәм үбеп чыга да микрофонга әйтә:
— Хөрмәтле Айдаш иптәш Мортаза! Рәхмәт сезгә! Ә сез, кадерле тамашачылар, Айдаштан үрнәк алыгыз! Барыгыз да Айдаш кебек тырыш булсагыз, мин әле йөз яшькә чаклы җырлаячакмын!
Сәхнә — чәчәкләргә, зал алкышларга күмелә.


Марсель ГАЛИЕВ
Чыбыркы тәме

Ул дәвердә әле телевизор дигән йорт шайтаны юк дәрәҗәсендә. Илһам Шакировның радио аша гына халыкка танылып килгән чагы. Ринат Таҗетдин аны Чүпрәле ягына, үзенең туган авылы Кече Чынлыга кунакка алып кайта. Икесенең дә яшь, егет чаклары.
Менә алар табигать хозурына чыгалар. Яр буйлап барганда, иңенә чыбыркы салган көтүче янында тукталалар. Сүз иярә сүз китә.
— Цүпрәлегә Илһам Шакиров кайткан диләр, хак сүз микән? — ди мишәр абзаң.
— Кемгә хаҗәте бар аның! — ди Илһам Шакиров исе китмичә генә. Көтүче абзый аңа сәерсенеп карап ала.
— Илһамның ни моңы, ни комы! — дип өсти Илһам Шакиров.
— Нәк сүгәсең аны! Кем булдың шыл чаклы?! Выт син аны, ә! — дип, кайнарланган мишәр абзаң, чыбыркысын селтәп, Илһам Шакировның балтырын «яндырып» та ала. — Илһамга тел тидерергә синең ни хакың бар! — дип отыры кыза барган чүкеч кебек абзыйны ничек суындырырга хәзер?
— Ул үзе Илһам Шакиров, шаяртты гына, — димәкче була Ринат Таҗетдинов, әмма соң, хәзер инде моны исбатлый да, кызган агайны тиз генә туктата да алмыйсың, бөтен ышаныч — аякларда.
Көтүче абзый, чыбыркысын колак төбендә чыжылдата-чыжылдата, ике артистны авыл башына кадәр бастырып килә. Шулай итеп, Илһамга тел тидергәне өчен Илһамга чыбыркы тәмен татырга тура килә.
* * *
— Чүпрәле ягында тап-такыр дала, бер агач та үсми, башыңнан эшләпә төшсә, Ульяновскига кадәр җил тәгәрәтеп бара, диләр, шул дөресме? — дип сорыйм Илһам агадан.
— Таҗига кунакка барган чакта мин анда үсеп утырган бер агач күрдем, ул да зиратта иде, ул да сынган иде...
Минем җәелеп көлүемне Илһам ага бүлдереп, сүзен «төзәтеп» куйды:
— Чүпрәлеләр — тырыш халык. Хәзер инде яшеллек тә күп, шаулы урманнар да үсә, — диде.


Гайбәт әйбәткә йога
— ^Уз гомерегездә гайбәтләр күп ишеттегезме? — дип сорыйм бөек җырчыбыздан.
— Ьи-и, аларның исәбе-хисабы юк. Студент чорыннан ук башланды, — ди Илһам ага. — Бервакыт Сарманнан Кыям абый телефонга чакыртты. Тавышы бик хәвефле: «Син авырмыйсыңмы?» — дип сораган була. Соңыннан белдем: «Рәшит Ваһапов, көнләшеп, Илһам Шакировны атып үтергән икән», дигән хәбәр таралган булган. Киресе дә булды: имеш, Рәшит Ваһаповны мин агулап үтергәнмен... Бер елны Себердә гастрольләрдә йөрибез, кунакханәгә Казаннан берәү шылтырата бит: «Син исәнмени?» — ди. «Соң, исән булмасам, синең белән сөйләшә алыр идеммени?!» — дим. «Юк, ышанмыйм, син исән түгел!» — ди бу. Күпмедер вакыттан соң кайтып төштек... «Илһам Шакиров үлгән икән» дигән хәбәр бөтен Казанга таралган. Җәсәдемне үз куллары белән кабергә төшерүчеләр дә байтак икән. Бу гайбәтне туктату өчен телевизордан концерт бирдем. Юк, барыбер ышанмыйлар, иске язма ул, ялган, диләр икән. Шуннан соң Казанның мәдәният сарайларында ун көн буена концертлар бирдем. Халык өстендә халык, бер-берсен таптап керәләр. «Сезнең нигә килгәнегезне беләм мин...» — дим сәхнәдән. Зал көлә. Шулай итеп, мең мәртәбә үтереп, мең терелттеләр мине ул елларда.


Хельсинкида
елның көзендә Илһам Шакиров бер төркем артистлар белән
Кекконен үзе кабул итә. Югары кимәлдә очрашудан соң татар миллионеры боларны үзенең супермаркетына чакыра: «Миннән бүләк — җаныгыз ни тели, шуны сайлап
алыгыз», — ди. Артистлар ябырылалар. Үз илендәге кибетләрдә кара сатин трусиктан, «Спартак»ның каты ботинкасыннан гайрене күрмәгән кеше шушы кадәр әкияти байлык
Финляндия татарларына концертлар бирә. Хельсинкида аларны президент Урхо
уртасында торып калсын әле... Бер читтәрәк кыенсынып басып торган Илһам Шакировны хуҗалар, култыклап алып, бусы ошамыймы, тегесен алмыйсызмы, дип кибет буйлап йөртәләр. Илһам Шакиров, күңелләре булсын дигәндәй, әйберләрне тотып карый да кире урынына куя бара.
Бераздан, кызышкан, тирләп-пешкән, пар чыгып торган артистлар кап-кап әйбер күтәреп, кибеттән чыгалар. Илһам Шакиров кулында — чеметеп кенә тоткан бер пар носки... Артистларга, бер-берсенә төртешеп, ым кагып көләргә азык була бу.
Һотельгә кайтсалар... ни күрәләр... Илһам Шакиров кибеттә нинди әйбер турында тукталган, шуларның барысы да, матурлап төрелеп, бүлмәсенә китереп куелган.
Бөек җырчыбыз ул әйберләрне Казанга кайтып җитүгә, үзен каршыларга килгән музыкантларга, дус-ишләренә вокзалда ук таратып бетерә. Үзенә бик матур бер пар носки кала...


Кырык биш ел элек...
Илһам Шакировның бу юлы ап-ак чалбар һәм кара озын камзулдан булуы, сәхнәдә туктаусыз сикеренгәләп йөрүе, бер җыр башкарган саен, тамашачыларны ялындырырга теләп, сәхнә артына кереп китүе табигый булып бетмәде. Сәхнәдә йөгереп йөрү Әлфия Авзалованы да ардырды булса кирәк, соңгы җырлары залга бик начар ишетелде.
Билет бәяләре турында да әйтми булмый. Концерт әллә ни зур расходлар тотып оештырылмаган. Димәк, билет бәяләренең 2 сум, 2 сум 50 тиен булуы бераз сәеррәк. Биредә филармония җитәкчеләре финанс ягына артык басым ясаганнар. Югыйсә тамашачы өчен күп уңайлыклар тудырылмаган иде. Тамаша залы салкын, күпләр өс киеменнән утырырга мәҗбүр булды».
Миргалим Харисов, Рәшит Гарипов.
«Зур концертка зур таләп».
Социалистик Татарстан, 1970, 19 декабрь.

Ямаулы янчыктан
Күпләр ни өчен «ямаулы янчык» дип сорыйлар.

Асылы бик гади. Зиһенле һәммә кешенең хәтер янчыгы була.

Тулышкан хикмәтле фикерләр, янчыкны тишеп,

дөньяга чыгарга гел кы.жрап тора. Шуңа күрә,

«тишек хәтерле» булмас өчен, янчыкны гел ямап торырга кирәк.
Редакциядән.


• Патшалар арасында да гайбәт йөри, теге дөньяда да юк дип уйлама.
• Сиңа рәхәт... Син — җүләр...
• Ваемсызлардан көлеп әйткәнмендер инде. Бу илдә акыллы булып яшәү читен бит.
• Мине җырлый гына, диләр. Ә мин бии дә беләм. Бигрәк тә чарльстонны...
• Кайчакта мин җырлаганда, тамашачының гына түгел, үземнең дә чәчләрем үрә тора.