Логотип Казан Утлары
Роман

ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР (роман-элегия)

***
— Иртәгә машинаны утильгә тапшырам дигән идең. Тор инде, тор! Йоклап калма!
Шушы яшемә җитеп мин күрмәгән төшләр калмагандыр инде.
Бар икән әле. Төннәрдән бер төнне...
...Чыбылдык эчендә иркәләнеп ятам, имеш. Җиде кыз, мин үскәнне көтеп, алмаш-тилмәш бишегемне тибрәтә. Араларында берсе, күпертмә чәчен шомырт карага буяганы, аеруча ыктыматсыз кыйлана — мине тизрәк үстерергә теләпме, дуамалланып селкетә. Пружина түзмәде — сузылып төште, тал бишегем идәнгә бәрелде...
— Тор диләр сиңа, тор! Тагын ялың үтеп китә. Яз көне аю да өненнән чыга. Җәй җиткәнче машинаны алыштырабыз дип ничә сөйләштек. Тагын бәяләре арта башлаган инде әнә...
Тавык төшенә тары кергән, чыпчык чүпләп бетергән... Кызларны тиз генә югалтасым килмичә, уянгач та күзне ачарга куркып ятам.
Безнең өйдә «Төшлек» китабы икәү. Өйдәгеләр, йокы аралаш, тизрәк шул китапка ябышабыз. Әгәр татарча китап төнге саташуларны яхшыга юраса, русчасын карап та тормыйбыз. Ә инде күңелсез вакыйгалар хакында алдан ук кисәтеп, өркетә башласа, русча төшлеккә күчәбез, юрамышларын җеген-җеккә китереп, барыбер сөендерерлеген эзләп табабыз һәм киләсе саташуларга чаклы яшәрлек куанычлы юаныч алабыз.
Мин бүгенгесен юрап маташмам. Урыс «төшлеге» актарганымны күрсәләр — җиде кыз хакында әйтеп кара инде син аларга! Китапсыз гына юрап; балаларыңның санын, оныкларыңның яшен искә төшереп; өнең белән буталган төшеңне гамәл дәфтәреңә теркәп; оялтмыйча һич туктамаслар. Соңгы җөмләләре дә алдан ук мәгълүм: «Атаңа охшасаң, өч хатынга җитәрсең әле, дип әнкәң мәрхүм тикмәгә генә әйтмәгәндер...»
Тавышсыз-тынсыз гына утыра белсә, шыр тиле дә акыллы булып күренә, дип әйтте минем тәхәллүсем. Каршы дәшмәгән кешене эштә генә түгел, өйдә дә яраталар, Нуриәхмәт кызының нәсыйхәтен рәхәтләнеп тыңлыйм.
Камил КӘРИМОВ (1950) — прозаик, «Ком сәгате», «Сакау күке», «Уен», «Игезәкләр йолдызлыгы»романнары һәм күп санлы повесть-хикәяләр авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казанда яши.
— Сиңа бит искереп беткән машинаң өчен илле мең сум бирәбез дип торалар. Хөкүмәтнең тагын утыз мең кешегә ярдәм итәрлек кенә субсидиясе калган ди,
15
рекламаларны тыңла бераз!
— Әйе шул. Бүген тәвәккәллим. Дөрес әйтәсең. Ярар!
Әйе, ярар, дигәнеңне ишеткәч, хатын-кызның бәхәс гайрәте шундук сүрелә, әрләгәндә югалып торган иман нуры янә гөлт итеп кабына.
Без социализмның соңгы малайлары...
Дүрт кешелек гаиләмне өлгергән анар җимеше төсендәге «Жигули»га төяп, иске гасырдан яңа гасырга килеп кердем. Инде ике гасыр арасында йөреп тузган иске машинамны автосалон миннән илле меңгә сатып алачак икән. Шәхси эшмәкәрләр генә уйлап чыгарган уен булса ышанмас идең: икегә түлә
— өчне алырсың; SMS җибәр — «Мерседес» отарсың; ун меңеңне китереп салсаң, йөз мең булып әйләнеп кайта, кебек алдау уеннарын күп күрдек инде. Ә монда, Федераль президент үзе үгетләп тора, нинди хәлдә булуына карамастан
— илле мең! Әйтсәм әйтим, узган гасыр азагында өр-яңа килеш егерме дүрткә сатып алган идем мин аны. Тузган саен бәһасе арта барган, бахырның. Утильгә тапшырам да кредитка алам... Баштагы мәлләрдә икеләнебрәк тә йөрдем. Саңаклары ямаулы, маңгае җыерчыклы, ишек яңаклары ярыклы, черек бусагасы түбә калае белән ямалган. Утильгә кабул иткәндә, минәйтәм, экспертлар төпченеп һәр кимчелеген беркетмәгә теркәп барсалар — оятыңнан кереп качар урын тапмассың, дип таныш-белешләрнең машина яңартканын көтеп йөрдем. Инде үзем дә тәвәккәллим... дигән булам да күңел түренә кереп оялаган Тәхәллүс гел кирегә сукалап тора: «Югалтуга түзәрсеңме? Малыңмы, җаныңмы, дигәндә хатыныңны үртәп: малым, дия идең! Ничәмә-ничә Сабантуйга алып кайтты. Дачага җәяү йөртмәде. Күпме такта, кирпеч, цемент ташыдың?! Иске күлмәкне дә чыгарып ташламыйсың — машина сөртергә ярый, ә бу йөреп торган мал, гаиләң сулышы сеңгән куыш...»
— Документларыңны тагын бер карап чык, — дип икеле-микеле уйларымны бүлдерә Нуриәхмәт кызы. — Кабаланып оныткалый торган гадәтең бар. Берсендә Әгерҗегә тиклем правасыз чыгып киткән идең. Ярый ла поезд белән китереп җиткерделәр.
— Әйе шул.
— Карале, багажникны яхшылап чистарттыңмы? «Бардачок»ны? Синең кесә телефоның гел шунда йөри, онытыла күрмәсен, калдыр өйдә генә, арзан нәрсә түгел, ярты машинаң бәясе. «Жигули»еңны пресс белән сытып, коймак итсәләр, эзләрсең аннары.
— Ярар, мә, телефонны алып куй. Ә машина сүнә калса, юлда ватылса?!
— Мин дә иярим микәнни? — ди Нуриәхмәт кызы, шаяртуымны фәкать чынга алып.
— Онытып торам икән...
— Нәрсәне тагын?
— Май бәйрәменә авылга кайта калсак, дип бакны тутырып заправить иткәнием.
— Бер бак бензин да өстәп бирергә... бакча җимеше түгел лә ул — акча җимеше! Бушатып ал да стоянкадагы берәрсенә сат!
— Әйе. Сөт чиләге белән чүмеч алып чыгам да литрлап сатам. Безнең «Жигули»ның аккумуляторын, генераторын, тромблёрын да яңарткан идем, аларның да кире искеләрен куясы түгелме?
— Теләсәң нишләт!
— Ярар. Бензины беткәнче йөрим әле бүген. Ике йөз чакрым туда, ике йөзе
— сюда... Аерылышу сәяхәте булыр.
КАМИЛ КӘРИМОВ
— Батырларча аерылышырга оста инде син. Кичкә кайтып җитмәсәң, каян эзләргә соң үзеңне?
— Оргсинтез ягындагы «Болгар-авто»ның иске машиналар өеменнән табарсың...
— Пресска керткәндә, кабинадан төшәргә онытма тагы!
— Йокы чүлмәге дигәч тә... «Мөстәкыйм карт йокысы» белән чирләмим лә.
— Синнән әллә ниләр көтәргә була... Чистый, сугышка киткән кебек иттең. Бар инде, кояш авыша башлады, әнә... Артыгын кума! Юк машинаң өчен соңыннан штраф түлисең булыр. Урлата күрмә — илле меңне саклаган кебек саклап йөре.
***
Вакыт машинасына юл күрсәтәсе юк. Кая барасын үзе белә ул. Күңелем сизә: бүген мине кайдадыр бер маҗара көтә...
Тагын ике елдан мәркәзебездә Универсиада үткәреләчәк, имеш: шәһәрнең астын өскә чыгарып актаралар, аркылы-торкылы күперләр коралар, урамнарны ябып, юллар җәяләр, сазлыкларны киптереп, спорт сарайлары салалар. Фатирыңнан чыгуга транспорт агымына кысыласың да машинаң «автопилотка күчә». Шикле самолёт ягулыгын бетерер өчен аэродром тирәли әйләнгән кебек, шушы «бөкегә» ияреп, көне буе йөрергә дә була. Ләкин эш бензин бетерүгә генә терәлеп калса — әнә «Жигулиең»ны юл читенә чыгар да эшләтеп калдыр. Алай кызыгы юк шул. Саубуллашу сәяхәтенең романтикасы булырга тиеш.
Ниһаять, тыгынлыктан котылып, олы юл боҗрасына чыктым. Монда — дүрт ягын, кыйбла! Үзем, кайсы кыйбланы сайларга белмичә, хәтерем навигаторыннан тукталышлар эзлим, ә үзем гүя машина сайлаган юнәлешкә буйсынам. Олы юл — туры юл, төтен морҗасының песи мырлавыдай тигез гөрелтесенә кәефләнеп, «Жигули»ны иркәлисе килә. Күр инде бу тәртипне: йөрәк җылысы — 90, тизлеге — 90, тахометры алдашмый, ризыгы-мае мулдан, салон миче ал тәрәзәгә кызлар сулышын өреп бара... Ирексездән сөярсең — приборлар өстендәге күн панельне шап-шоп итеп яратып алдым. Ничекләр итеп шушы сылукаеңны үз кулларың белән илтеп сатарга кирәк?! Пай! Артык хисләнеп китеп, «сатарга» дигәнне кычкырып әйтеп ташламадым микән? Машина галиҗәнапләре андый сүзне ишетсәме — шундук тәне кыза, суы кайный, йөрәк тибешендә тахикардия башлана, юл һавасын өнәмәгәндәй төчкерергә тотына, руле майшыклана...
Асфальтның кайрагы кипкән, чит-читләрендә кар дегете генә өелеп калган, яшеллек уянмаган әле.
Көрт астыннан чыккан «подснежник» (умырзая түгел) дип белдеме, әллә яшьлеген югалткан машинамны кызгануданмы — пост янында власть бүлешеп торган инспекторларның берсе мине ясалма мәрхәмәтле көлү белән озатып калды. Үтеп киткәч, мин дә кайтарып көлдем, маңгай тәрәзәсенә эленгән көзгедә сурәте югалгач кына үзем белән бергә-бер калдым. Ләкин бу халәтне бөтенләй үк япа-ялгызлык дип әйтү дөрес түгелдер, арткы утыргычта, миңа ышыкланып, ниндидер шайтан бара шикелле. Ул шайтанның уйларыма үтеп керерлек, гамәлемне үзгәртерлек коткысын тоеп барам... Уңышы җыеп алынган күңел кырымны гел кирегә сукалавына һич ачуым кабармый кебек...
«Җитмешенче чакрымны үтеп китә күрмә... Шәдкедән Әби патша юлына туп-туры чыгып була... Анда Нырты кызы Начтук яши... Белмәгәнгә сабышма... Сезнең бригада килгәндә, ул совхоз пекарнясында эшли иде... Күкрәк астына яшереп көн саен ике күмәч алып кайта иде... Куеныннан яңа пешкән ипи исе килә иде, ә?!. Зәмзәмиядән аерып алалсаң, сиңа гына өйләнер идем, дип ай буе сөелдең. Бригадагыз Казанга күчкәч, фатирыңа кайтып керсәң — Начтук түткәң 16
белән Зәмзәмия җиңгәң икәүләшеп чөкер-чөкер самавыр сыгалар. Акча күп эшли ул, икебезгә дә җитәр, дигәндәй парлашып сине көтәләр иде... Зәңгәр күзле, күмер-кара чәчле Начтугың кайтып китте. Тагын Зәмзәмияң белән калдың...»
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
17
«Үсәлигә сугылмыйсыңмы соң? Казан циркында «каз өмәләре» үткәргәндә, Эльвира апаң Һидиятовна сиңа ел саен бер тере каз бүләк итә иде. Олы башын кече итеп, синең иҗатыңа баш ия иде... Бәлкем Үсәли мәчетенә садака кертеп чыгарсың. Атказанган сәүдә хезмәткәре рухына дога кылырлар иде... Ояласыңмы?!. Чын күңелдән кылынган матурлыкны оныткач, кальбеңдә йорт казлары каңгылдашамы?.. Ярар, үтеп кит инде...»
«Ыслушай, әнә теге мактанчык «Лексус» сине бер уза, каршыңа басып уйнаклый, аркылы төшә, юри артта калган була да, узып, тагын юлыңны кисеп чыга... Манчы әле шуны! Хет канатына булса да ышкылып уз! Барыбер полисың әрәм кала. Синең уенчык машинаң өчен иминият компанияң түләгән акчага үзенең «Лексус»ын яңартып карасын әле (!). Юк, юк! Бәрә күрмә, караңгы пыяласы аша күреп бетермәгәнмен — руле кыз бала кулында икән... Кызларга кызыл машина гына түгел, зәңгәре дә килешә».
«Рәхмәт» аланында туктасаң озакка китәр, әле кире кайтасың да бар. Бик кысталсаң, әнә, Катмыш урманы иркен».
«Уразбахтыга тарта инде сине. Теге вакыйганың азагы күңелеңне кытыклый... «Яшь ленинчы» газетасына эшкә урнашкач, иң беренче һәм уңышсыз командировкага чыккан авылың... 1980 елның июне. Казаннан килгән журналистны беркем көтмәгән. Киресенчә, авылдагы афәтне тикшерер өчен кайсыдыр ки әләкчесе хат белән чакырткандыр дип уйладылар. Чыгарылыш кичәсе узгач, мәктәп директоры, ике балалы хатынын ташлап, өлгергәнлегенә аттестат алган бер кыз белән Казанга китеп бара. Әлеге мәхәббәт бәетенең азагы фаҗигале... Бу турыда балалар гәҗитенә язарга ярамый иде...
Элгәре син шушы авыл исемен күрүгә «директор мәхәббәтен» фаш итеп искә ала идең... Тора-бара, үзең ир уртасы яшенә җиткәч, киресенчә, кыска гомерле бәхет хакына партбилетын, карьерасын, киләчәген югалтырга ризалашкан агайга сокландың гына, хәтта үзеңнең дә директор батырлыгын кабатларга әзер чакларың булмады түгел — булды... Сине бары тик үзең китергән беренче ачы тәҗрибәң генә коткарып калды... Юлыңда бул, бәхет эзләүче кеше!»
«Мамадыш тыкрыгында тукта. Кафега кереп тамак ялга. Анда тәмле ашаталар. Янына кызлар килеп утырыр. «Чырык-чырык», «чирик-чирик» сайрарлар, Чаллыга хәтлек кенә алып бар, кыйммәт сорамыйбыз, диярләр. Мин Чаллыга бармыйм шул, дисәң... Алар Казан ягына китәргә дә риза... Рәхәт өчен акча кызгана торган яшьтә түгел инде син хәзер. Барыбер яңа машинаңны кредитка сорарга җыенасың. Алып кит кызларны, утыргычыңа иннек буялыр, чәчләре сыланыр, хуш исле салфеткалары төшеп калыр дип тә куркасы юк. Кайту белән «Жигули»ең туп-туры егәрле чүкеч астына керәчәк һәм солдат чемоданы чаклы тимер кирпечкә әвереләчәк...»
Вәт шайтан коткысы!
Мамадышка җитәрәк Казан ягына карап, ялтырап торган ямь-яшел бер «Matiz» юл читенә чыгып туктаган. Яңа гына чабылган печән чүмәләсе кебек ымсындырып тора. Шофёр дип аталырга тиешле кешесе — ирләрне кызыктырырлык яшьләрдәге чая ханым. Машина туктатасы килеп күтәрелгән кулында шифалы судан бушаган пластик шешә селкенә. Аягындагы яшел түфлие, муенындагы үтә күренмәле бакыр-яшел шарфы — машинасына заводтан ук ияреп килгән аксессуардыр кебек. Татар илен шулкадәр дә әфсенләп торган мондый федераль елмаюны гамьсез генә үтеп китеп буламы соң?!
— Бензин кирәкме? — дидем мин, уң як тәрәзәмне төшереп кенә. Яшермим, рус кызларын авызга каратырлык кына беләбез әле ул телне.
Кабина ишеген ачып керергә исәбе юк, сөйләшер өчен тәрәзәне ахырынача төшереп бетерергә туры килде. Рамага тотынып, башы белән тыгылгач кына күреп алдым — кызның ун тырнагы ун төрле төскә буялган. Блондинканың чәч төбеннән дә үзенең коңгырт төсе чыгып килә иде.
— Бензины җитәрлек. Радиаторга өстисе бар иде.
— Минем запас антифризым юк. Хәзер инде җәйгә чыктык дисәк тә була, аңа су
КАМИЛ КӘРИМОВ
18
өстәсәң дә ярый. Тукта, ә син кимегәнен каян белдең? — дидем мин, күпчелек автоледиларның тәҗрибәсе сүнгән машина мәсьәләсендә көпчәккә тибеп карарлык кына икәнлеген искә төшереп. — Приборлар күрсәтми бит аны, — дип үземнең бу өлкәдә шактый ук һөнәрле икәнемне дә сиздерергә теләдем.
— Радиаторы кайнап чыккач шикләндем, — диде кыз, әле һаман елмаюын югалтмаска тырышып.
— Алайса булган инде... Сервиска кермичә, пока кабызырга ярамый моны.
Көзгегә карагач та үземнең белдеклелегемне күреп шаклар катам мин... Сары чәчле кызны артык үгетләргә туры килмәде, җиңел ышандырдым, хәзер инде ул миннән тәгаен киңәш көтә.
— Син Казан кызымы? — дидем мин, юл уңаендагы автосервисларны сайларга теләгәндәй, җавап көтеп. — Карамай тукталышында әйбәт осталар бар.
— Юк, юк, анда чаклы бик ерак, кире юл бит ул. Без Берсутта торабыз. Катмыш борылышыннан ерак түгел. Өйгә кайтып җитсәм, анда әтинең дуслары күп, машинамны сүтеп җыярлар иде әле. Ә сезнең Чаллыга барышыгыз идеме, бөтенләй икенче яккамы?!
— Я еду в Никуда!
— Еракмы инде ул — Никуда?
— Килеп җиттем. Хәзер кире борылам да сине, бауга тагып, Бөрсет дигән ял бистәсенә илтеп куям.
— Кайда икәнен беләсезме?
— Белмәскә. Рәсим Низамов концерты белән килгәнебез бар. Кызык халык яши анда — урыслары русча белми, татарларының татарчасы чамалы.
— Сез артист мәллә?
— Юк. Артистлар чибәр була... Мин Бөрсеттән мунча буралары ташыдым.
— Сез бизнесменмы әллә?
— Каян килсен! Нәселебездә сыңар сатучы юк. Тәк, сеңлем, Катмыш борылышына чаклы тартып алып барам, «Ма117»ыңны тыеп кына иярерсең. Курортыгыз Чулман буенда, бик аста ята. Озын таудан төшкәндә, бу яшелкәеңне миңа китереп бәрәсең инде син. Борылышта күчеп утырырсың. «Жигули» йөрткәнең бармы?
— Ник булмасын?! Башта шуның белән йөрергә өйрәндем инде. Ә сез «МаН2»дан курыкмыйсызмы?
— Кабинасына сыйсам, курыкмам. Слушай, сеңлем, ә синең праваң бармы соң?
— Әллә сез «ГАИ»шникмы?
— Аллам сакласын!
— Ә... нәселегездә сыңар инспектор да юк, әйеме?!
— Әйе. Правасыз кешегә руль бирсәң, үзеңнең праваңны алалар...
Чәче көнбагыш чәчәге төсенә буялган кыз, сыланып торган джинсы чалбарының тыгыз кесәсенә ике бармагы белән генә тыгылып, таныклыгын күрсәтте.
— Леонтьева Надежда... Исемең бик өметле, үзеңә килешеп тора, — дидем мин. Белмим, никтер елмаюымны яшерә алмадым... Әле дә ярый туган елын кычкырып укымадым. — Минем документлар бардачокта, кирәксенсәң алып кара.
«Әти, шигыреңне язып бетердеңме әле, бик кирәгие», — дип әйтеп әйткән ди шагыйрь Зөлфәтнең төпчек кызы Кадрия, горшокта утырган чагында. Ие, утыз яшьлек Надеждага бик кирәк иде ди минем исем...
— Өеңә кайтып жңткәч сөйләшеп торырга вакыт та булмас, сорап калыйм әле, өметкәй, каян кайтып килешең иде, машинаңны сулышына ут капканчы каулагансың?
— Чаллыда «Зәңгәр күз» конкурсында катнаштым.
— «Зәңгәр күз»? «Нечкә бил» түгелме?
— «Нечкә бил» дә диплом алдым инде мин.
— Анысына ышанам! — дидем мин, үземне бер мәлгә жюри кешеседәй хис итеп. Ә синең кебек зәңгәр күзләр күп идеме?
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
19
— Күбен бик күп... барыбер икенче турга үттем.
— Син әле «Мөлаем йөз», «Нәфис муен», «Ягымлы тавыш» дигән конкурсларда да жңңәчәксең, әгәр бүген минем үртәүләргә үпкәләмәсәң.
— Ярдәм итәргә ашкынып торган кешегә үпкәлиләрме соң?!. Җитмәсә әле сөйләшүне акчадан башламадыгыз.
— Их, Надюша! Мин профессионал шофёр, илле еллык стажым бар. Ярдәмгә мохтаж кеше яныннан гамьсез генә үтеп китә алмыйм шул...
Бөрсет пристане Чулманның сөзәк ярында. Язгы сулар үзәнлектә жәй уртасына чаклы кипшеми, шуңа күрә дә бу авылда өйләрнең, кем әйтмешли, күз-колагы өстә — нигезе кеше биеклеге. Машина өй янына килеп туктауга урта тәрәзәнең пәрдәсе селкенеп куйды. Мин ике машинаны бергә бәйләгән ефәк арканның төенен чишкән арада капка төбенә бер ханым чыгып басты. Надяның әнисе булса кирәк, артык төпченмәдем, кыз сорарга килгән буйдак түгел лә мин. Шәүләсенә баш кагып кына исәнләштем. Ә шулай да ирләргә хас кызыксыну маңгайдагы бер җыерчыкны кытыклап тора: Надя кемгә охшап бәйгеләргә ыргылырдай сөйкемле булып үсте икән — әнисенәме, әтисенәме?
— Төене бик нык чияләнгән, кисеп алсаң жәлке инде, кызыгыз юлда йөрергә ярата бугай, кирәге чыгып куюы бар, — дидем мин, хужабикә каршында тураеп басып.
— Надя, калай тартмалы инструментларны алып чык әле.
— Юк, юк, монда инструмент ярдәм итә алмас, — дип каршы төштем мин, ашыгыбрак акланып. Тимер сандык күтәреп әтиләренең дә чыгып басуын теләмәдем. Үземне кызыксындырган сорауга жавап күз алдымда: буе-сыны, күзе-йөзе белән Надя әнисенең үрнәгеннән коелган иде. — Бер зур кадак тапсагыз, шул житә.
— Нинди кадак кирәк — йөзле, йөз иллеле, ике йөзлеме?
Әни кешенең төзүчеләр телендә сөйләшүенә сокланып куйдым.
— Белмәгәнегез юк ахры.
— Әтиебез балта остасы безнең. Гомер буе пилорамда. Хәзер төшке ашка кайтырга тиеш. Бергәләп чәй эчәрбез.
— Вакыт ягы кысанрак шул. «Бөрсет» курортында йөрүләр бүгенге сәяхәт планына кермәгән иде. Бер зур кадак алып чыксагыз...
— Надя, яңа келәттән ике йөзле кадак алып чыгып бир әле.
Ике машина уртасында басып калдык шулай. Ишегаллары зур күренә, Надя ике йөзле кадак эзли. Вакыт беразга тукталып торды кебек. Мин ирексездән пүчтәк уйлар белән юанып алдым: кызык, кадакларның да ике йөзлесе була бит әй! Син аңа ышанып, жепсә тезәсең, бер-ике сугу белән ул кәкрәя, бөгелә- сыгыла, келәшчә белән турайтып һаман кагасың, эшләпәсе күмелә дигәндә сынып чыга. Балта осталары гына белә торган сүгенү сүзләре белән тозлап- борычлап кире суырып аласың да аның эзенә яңасын кагасың... Кадакның кыска торыклысы, хәнжәрдәй очлысы, чыныккан корычлысы ышанычлырак...
И, мужик, яныңда һәйкәлгә тиң сабырлык белән сөйкемле ханым өнсез басып тора. Ә син, ниндидер черек кадак фәлсәфәсенә кереп чумдың. Танышу йоласы да бар бит әле.
— Минем исемем...
— Беләм... — дип кинәт бүлдерде ул мине. Исемем авыз эчендә калды.
— Ә, концерт белән килгән идек бит. Хәтерләп калгансыздыр, — дидем мин, тапкыр җавап әйткәндәй сөенеп.
— Әйе, концертыгызны да карадым. Сәхнәгә язу кисәге ыргытучы да мин: «Здравствуй, Коля, с приветом к тебе Люба!..»
— Сәхнәгә коелган сорауларны җыеп барам мин. Кайткач актарып карармын әле. Минем тормышта Люба исемле бер генә кыз булды. Анненково авылыннан... Син?!.
Оятымнан кая кереп качарга белмичә... Юк, киресенчә, йөрәгем урын эзләп
КАМИЛ КӘРИМОВ
20
бәргәләнә башлады. Бу газаптан Люба мине үзе коткарды.
— Шулай танымаслык булып үзгәрдем микән?
— Мин үзем дә алдынгылар слётына килгән VII класс укучысы түгел шул. Шактый ук күптән андый түгел инде. Таныдың бит әле менә...
— Казан тапшыруларында бик еш күрәм. Син бит гел адресыңны әйтеп сөйлисең. Онытырга ирек бирмисең.
Озын тәнәфестә онытылып калган ике пионер кебек басып торабыз. Беләм, бу очрашуның минутлары бик тә санаулы, вакыт машинасы мине кабат Яңа гасырга алып китәргә дип ашыктырып тора. Хыял дәрьясыннан ишелеп төшкән сорауларның һич югы бер-икесенә генә булса да җавап табып өлгерәсе иде.
— Безнең район халкы төпләнергә дигәндә, Казанны үтеп китми торган иде. «Бөрсет»нең табигатенә кызыккансыздыр инде.
— Сигезне бетергәч, мин Иске Шаһгалигә йөреп укырга тиеш идем. Туган- тумача белән киңәшләштек тә Алабугадагы апам янына килеп урнаштым. Культура-агарту училищесын бетердем. Аннан шушы ял йортына эшкә җибәрделәр. Кияүгә чыгып калдым. Унҗиде генә иде әле. Яшем тулсын дип яши торгач... бүгенге көнгә чаклы язылышмаган әле без.
— Әйтәм җирле, Надя синең фамилиядә. Төпчек кызынмы?
— Юк. Бердәнберебез! Ун ел балабыз тумады. Өметебез өзелде дигәндә, Ходай Надяны бирде. Иркәләп үстердек. Мәктәптә үк төрле олимпиадаларда җиңеп барды. Медальгә бетерде... Кайда нинди конкурс ишетсә — шунда килеп керә. Җиңү яуларга бик ярата...
Ул арада Надя — Надежда чыгып җитте. Кулында — кәгазь салфеткага төреп тоткан ике йөзле кадак. Люба белән безнең озын тәнәфес бетте. Яшьлек хатирәләреннән тиз генә бүгенгегә кайтып, кыз янында чит-ят кешеләрдәй кыланып торабыз.
— Кызым, син өйгә кереп чәй куя тор. Табада барын җылытырсың. Кунакны ач килеш кайтарып җибәрү килешмәс.
— Әни, ул абый буксир өчен акча алмыйм, ди. Бәлки машинасын заправить итәрбез? Теге 200 литрлы мичкәдә күп әле ул безнең запас бензин.
Заправка дигән сүздән котым алынды.
— Кирәкми, кирәкми! Бензин өстәсәгез, тагын әллә кая китәм мин.
— Никудамы?
— Әйе! — дидем. Ә үзем акланырдай сүзен таба алмадым.
— Барыбер сәер кеше Сез! Әллә романтик, әллә качкын, әллә бәхет эзләүче — аңламассың!
— Кызым, дорфаланма! Кушканны эшлә. Мин кунакка йорт-кураны күрсәтәм.
— Өйне сатарга ниятләмисездер ич, әнием?
Кызның төртмә теле бик тирәнгә кермәсен өчен, миңа да сүзгә катышырга туры килде.
— Авылда өй салып ятам. Бәлки кайбер киңәшләрегез ярап куяр. Әтиегез һөнәрле кешегә охшаган, йортыгыз патша сараеннан ким түгел.
— Безнең Берсутта бөтен кеше патша хәзер, — диде дә, Надя ашыгып кереп китте.
Өйләренең капка баганасы гына тимер торбадан, калган өлеше — гел бура. Баз өсте, утын келәте, тавык өе, дуңгыз сарае — эре бүрәнәләрдән өелгән. Ак мунчалары өч бурадан сипләнгән.
Соңгы елларда Бөрсеттә йөк машиналары паркы, пристань, пилорама, борыс-такта сату өчен базар мәйданы корылган. Күрәсең, авыл эче яр буендагы урманны кисү хисабына зурайгандыр.
Люба хәзинәдәге бар мирасын берьюлы күрсәтеп өлгерер өчен, мактанчык экскурсовод кебек ишегалды буйлап йөртә.
— Мунчагызны газ белән җылытасызмы?
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
21
— Юк. Утын ягабыз, газ миченең пары тәмле түгел. — диде Люба һәм, баядан бирле шушы соравымны көткән кебек, җәһәт кенә ялган йозакны салдырды. Минем салкын мунча эченә ияреп керәсемә һич шикләнмичә түргә узды.
— Менә бу бүлмәдә тышкы киемнәрне калдырабыз, — диде ул, өстендәге бәрхет жакетын чөйгә элеп... Ә монысында юынабыз, казанында җәен-кышын җылы су өзелми, ышанмасаң тотып кара.
— Ышанам! — дидем мин, Любаның тар-тар такталар белән шакмаклап тышланган түрдәге ишекне ачканын түземсезлек белән көтеп.
Кызыну өлешендә пешкән ылыс, каен бөресе, мәтрүшкә төнәтмәсе, яңа гына аертылган сосла исе — бөтенесе бергә кушылып, исерткеч сулышка әверелә. Өч яруслы ләүкәнең кыздырылган күмәч төсендәге такталары коп-коры. Люба өстәге катны сыпырып, мине иләсләндерде...
— Менә, мин шушында кызынып ятам инде.
Һәм Люба, шушы ләүкәдә үткән минутларының тәрҗемәи хәлен иркенләбрәк күз алдыма китерер өченме, беркавым уйга җитәрлек итеп тирән сулыш алды да тынып торды.
Минем өчен артык зур сынау иде бу.
— Люба, хәзер ирең кайтып керә. Оятка калабыз, салкын булса да мунчага кердек түгелме?
— Ярты сәгатьсез кайтмый әле ул. Эш вакыты бик төгәл аның.
Ярты сәгать, имеш... Пионер учагы тирәсендә энҗе чәчәк бәйләме тотып күз алдымда калган Люба белән өч сәндерәле ләүкәгә менеп утырыр өчен нәрсә соң ул утыз минут?!.
Үз сулышым үземне өтә башлады, әйтерсең лә безгә сиздерми-нитми генә кемдер мичкә ягып җибәрде. Мин урамга ашыктым. Ире кайтып җиткәнче китәргә кирәк. Бүгенге вакыйгада артык кешеләр катнашуын теләмим. Моңарчы хәтерем көндәлегендә ире дә, кызы да теркәлмәгән иде. Барысы да искечә калсын.
— Тукта! — диде ул миңа, сугыш кырыннан чигенеп авылына качарга җыенган дезертирга кычкыргандай итеп.
Туктадым.
— Яшәү мәгънәсен үзгәртердәй очрашудан соң шушылай хушлашмыйлар бит инде. Мин Казанга еш йөрим. Күрешербез, шалтыратырмын. Әйт телефоныңны.
— Лутчы үзеңнекен әйт, алай ышанычлырак булыр. Хәбәр бирермен.
Үч иткәндәй, авторучкам машина шүрлегендә калган. Ул минем ни
КАМИЛ КӘРИМОВ
эзләгәнемне аңлап, мунча миченнән күмер кисәге алып килде. Һәм уч төбемә телефон номерын язды... Язды да, күмерне тиз генә мичкә ыргытып, корымлы бармагын өреп суытты.
Күмере утлы иде аның...
Люба... Любовь... Любовница...
Любаны үсмерчак үзәнендә калдырып, мин яңадан бүгенге көнгә кайту юлына чыктым. Юл дип әйтү, мөгаен, чамасыз купайту булып яңрар, Бөрсет тавын менгәндә, машинамның тыны кысылды, кабинага лампа сөременең керосинлы исе кебек әче һава тыгылды, ян тәрәзәне төшереп кенә дә котылырлык түгел, язгы хушлыктан исергән җилнең төтенле читлеккә керәсе килми. Тау битендә сүнеп калса — оятын кая куярсың! Бәлкем Өмет белән Мәхәббәт икесе бер булып, мин күздән югалганчы карап озатып калырга теләгәннәрдер. Бөтен хәрәкәтем күз алдында.
Шөкер, самавыры кайнап чыга дигәндә генә тәки тау башына менеп җитте. Яфрак ярып өлгермәгән каеннарның тар урманында килеп туктарлык кына коры аланнар бар иде инде. Капотны күтәреп куйдым, дүрт ишекне дә төбенә чаклы ачтым, рәхәтләнеп суынсын. Гайбәте түгел, гадәте — өр-яңа чагында ук җәй көне кыза торган кимчелеге бар иде бу «Жигули»ның. Нуриәхмәт кызын Әгерҗе Сабан туена алып кайтам дип сәяхәткә чыксаң, туган ягына барып җиткәнче, биш-алты җирдә туктап, моторын суытырга туры килә иде. Кызу канлылык — бу машинаның нәселеннән килә торган чир.
Иркенләп суынсын, картлач...
Любаларның түбәсе күренерлек кенә биеклектән үткәнемә карап торам. Кояш баешынарак авышкан саен, нурлары отыры ерагая барды, көн яктысы әкренләп офык тирәсендә куера башлады. Сәер, багана башындагы утларның гына түгел, хәтта көн яктысының да чиге бар. Ә галәм караңгылыгының чиге юк.
Кешенең уй-хыяллары чиксез, дибез... Ә бит хәтернең чиге бар. Өч- дүрт яшеңнән языла башлаган хәтер соңгы көнеңәчә тулылана гына. Зиһен мөмкинлеген «ай кью»лар белән үлчәп буладырмы, юкмы — анысына ышануы кыен, ә менә хәтер сыешлыгының гигабайтлар белән үлчәнәсенә ышанам...
Ундүрт яшьлек рус кызының шушы көнгәчә хатирәләрем өемендә күмелеп калуы — ул бөтенләйгә оныту булмаган. Үз очрагын көтеп, дулкынландыргыч минутлар, шул ук вакытта хәвефле үзгәрешләр һәм дә язмышларны маңгайга- маңгай чәкәләштерердәй бәрелешләр хәлендә сагалап торган. Яшьлектән ераккарак киткән саен исеңә төшкән вакыйгалар җетеләнә, җирсүләр кискенләшә. Сагыну дигән лирик сүз каты бәгырьле хөкемдарга әверелә. Яшьлектәге хисләрне яңарту безгә яшәргә комачаулый...
Юкны бар итәргә оста инде син — хәтер!..
Анненково кызы Люба белән хат алышканда, мин консерватория дигән катлаулы сүзне кулланмаска тырыша идем. Ул минем кечкенәдән җырчы булырга хыялланганымны белә, ә үзенең хыялын сорасаң, «не знаю» дип кенә җавап бирә.
Ике ел буе хат алыштык. Хәреф хаталары китмәсен өчен, җөмләләрне ике-өч сүз белән генә язам. 650 укучылы мәктәбебездә миннән башка бүтәннәрнең рус кызы белән хат алышканын хәтерләмим. Телгә керерлек грамотныйланып барам. Рус теленнән язма эшләрдә «5»леләр ала башлагач, партадашым Мөдәррискә шик төште, имеш, аннан күчермим микән... Гафу итегез, үзем эшләрдәйне гомерем буе үзем эшләдем. Плагиатларны җенем сөйми! Үзем, үзем, үзем... Я сам!
Колхоз базарыннан кырык чакрымда гына яшәгән авыл өчен русча гәпләшүнең әллә ни кыенлыгы юк инде анысы. Яшерен-батырын түгел, 22
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
23
әле тагын бер «мәктәбем» бар... Әтине җирләргә дип алып киткәндә мине, ярты яшьлек баланы, күршедәге көтүче Гатаулла абыйларга кертеп торалар. Гатаулла абыйның гаиләсе ишле, хатыны Нәфисә апаның җиде бала алып кайтканы өчен ордены да бар. Миңа күз-колак булып торырга кеше җитәрлек дигәннәрдер инде... Зираттан әйләнеп кайткач, мине алып чыгалар, тик ике күземне ача алмыйм икән... Шул көннән ике күземә дә ак төшкән — нәкъ Габдулла Тукайныкы кебек! Инде кызлар сөясем юк, яшереп тормыйм, шушы көнгә чаклы ике күземдә дә ак тап йөртәм. Күпне күргән кызлар миңа: «Күзең уйнашчыларныкы шикелле, гел мут ялтырый!» — ди торганнар иде. Әйтәм ич, аннан түгел ул...
Күз авыртуым яшәреп, ел саен бер тапкыр Питрәч больницасында дәваланып чыга идем. Менә кайда өйрәндем мин русча сөйләшергә!
Люба белән без уку алдынгыларының район слётында таныштык. Җиденче классны (кичерегез, сыйныф дия алмыйм, без укыган дәреслекләрдәге «сыйнфый дошманнар»ны хәтерләтә) тәмамлаган чак. Иртәдән кичкә кадәр Мишә буенда бәйрәм иттек. Районның Пионерлар йортыннан китерелгән быргы-барабаннар тантанасында өчпочмаклы әләм күтәрелде. Рапортлар бирелде, докладлар ясалды. Брест крепосте каһарманы, Советлар Союзы герое Пётр Гавриловның чыгышы вакытында без сугышчан киноларда күргән, зур һөҗүм алдыннан гына була торган дәһшәтле тынлык урнашты. Батыр якташыбызның Краснодар ягыннан кунакка кайткан чагы иде. Слётның тантаналы өлеше үзенчә кызык тәмамлана: Мишә буендагы тугайда чирәмле кәсне кисеп, зур йолдыз казыла; йолдыз өстенә ялкыны якын-тирә авылларга күренерлек учак ягыла; соңыннан утлы күмерләрне тигезләп җәяләр дә Җир күкрәгендәге йолдыз җем-җем итеп безне үз тирәсенә җыя...
Күмер төшкәнче, йолдыз учагы дөрләгән арада, аланга корылган ачык сәхнәдә концерт башлана. Минем мактана торган урыным инде ул сәхнә! Шигырь сөйләүчеләр — муеннан, ә без җырчылар алай ук күп түгел...
Май ахырында Питрәчнең нарат урманы кырпак кар яуган кебек тоташ ландыш чәчәгенә күмелә. Бүгенгегә аны шактый җыйганнар, җырчыларның һәммәсенә дә берәр бәйләм бүләк итеп торалар.
«Әниемә хат»ны җырлап бетерүем булды, сусыл яфракларына төренгән энҗе чәчәкләр бәйләмен сузып, бер кызның яныма килеп басуы булды. Халык лепердәшеп кул чаба, ә мин инде каушавымнан әлеге кызга ияреп чыгып барам. Чәчәк бүләк итүчеләргә: «Рәхим ит! Котлыйм! Маладис!» — дип хөрмәтләү сүзе әйтергә кушылмаган ахрысы — кыз ләм-мим. Мин аның рус кызы икәнен белми идем әле.
Сәхнә читендәге төркемгә кереп, кыз янында басып калдым, ул миннән качарга җыенмый, ә минем китәсем килми. Күңел тутырып бер иснәдем дә энҗе чәчәкләрне кызның үзенә кайтардым. Ялындырмый гына алды, кушучлап тотты да сокланып карап тора, әйтерсең лә әлеге бәйләмне үз гомерендә беренче тапкыр күрүе! Чынлап та, җем-җем итеп энҗе нурлар бөркелә, яңа яуган кар бөртекләре кебек... Эремиләр генә.
— Салют! — дигән булам. Үзем шул арада исемемне әйтеп өлгерәм.
— Люба! — дигән була ул да, кулындагы чәчәкләр белән сөйләшкән ише генә .
Ахрысы ландыш иснәп туйды, кызый борынын җыерып куйды. Аннан, буш кулы белән толым төбенә үрелеп, «марҗа тарагы»н төзәткәләп алды.
Районда кемнең кемлеген исеменә карап кына әйтер хәл юк, ярты керәшен урыс булып йөри бездә. Ләкин Люба Анненково дигән чеп-чи урыс авылы кызы иде.
— Красиво поёшь!..
Шушы сүзне Любадан кабат ишетер өчен генә дә яратырсың бу рус телен...
Шуның белән шул булды инде — хат алышырга сәбәп.
Безнең авылның почта аты Мәскәү поезды кебек төгәл йөри. Якшәмбе көнне
КАМИЛ КӘРИМОВ
24
кичтән кибет янындагы зәңгәр әрҗәгә хат төшерәм икән — атна кичкә, көн уртасына, җавап килеп җитә. Бер сәгатькә дә соңармыйча...
Киләсе елга мәктәпне тәмамлап, бергәләшеп Казан урамнарыннан бәхет эзләрбез әле, дигән хыяллар хат саен телгә алына башлагач кына, Любаның җаваплары сирәгәйде. Беләм, почта атын да алыштырмадылар, хат ташучы Маһикамал апабыз да өй түреннән көн саен сәгать уникеләрдә үтеп китә. Анненково авылыннан көткән өмет атнадан-атнага, айдан-айга отыры сирәгәйде. Ьәм ахыр чиктә юкалыгы белән буш конверттан әллә ни аерылып тормаган соңгы хаты килеп төште. Куен дәфтәреннән ертып алынган сыңар биттә «хуш» дигән кәлимәсе бар иде.
«... Бүтән язма. Казанга күчеп ятабыз. Минем фамилиям үзгәрде. Аңлыйсыңдыр дип ышанам...»
Любага хат язарга ярамаганны аңлыйм, ләкин фамилиясен ашыгып алыштыруы гына бигүк аңлашылып бетми — үзе ашыкканмы, әллә ашыктырганнармы ?
Атна буе тешем сызлады. Берара тынычлангандай итә дә өй түребездән, почта ящигы чаклы сумкасын күтәреп, Маһикамал апаның үтеп киткәне күземә чалынуга, тагын сызлый башлый. Мамыкка сеңдереп ландыш төнәтмәсе тидерергә күнеккән идем, энҗе чәчәк дигәнебез, кызыл тәлгәшле орлыкка өлгергәч, чат агуга әверелә икән, бөтнек суты тамызырга куштылар...
«Хат алышмыйча түзә алмыйм мин хәзер...» — шулай дип ялгыш әйтүем булды, клуб юлында кызлар күзләр өчен капка төбендәге бүрәнә өеменә менеп кунаклаган Мырый Миңлевәлие очып та төште, өенә кереп өлгердеме-юкмы, бөгәрләнеп беткән конверт кисәге тотып та чыкты. Мырый Мусасының бер энекәше армиядә хезмәт иткән җирдә казакъ кызына өйләнеп, шунда яшәп калганын ишетеп беләм, тик аның минем белән хат алышырлык Нәзифәсе барлыгын каян белим. Аларга авылдагы яңалыкларны хәбәр итеп торырга кирәк икән, Нәзифәләре бик чибәр, имеш, әле җыенга кайтып төшүләре дә бик ихтимал, ди. Озакка сузмыйча Көнчыгыш Казакъстанның Шемонайха районына «авиа» конвертка салып бер хат очырдым. Монысы да кияүгә чыгып качты бугай дигәндә генә, ниһаять, җавап алдым. Тел мәсьәләсе искечә хәл ителде, Нәзифә татарча яза белми, мин казакъчаны каян белим?.. Русчалатып сөйләшәбез. Любаның фоторәсемен каршыма куям да сорыйм: «Нәзифә, бездә алмагачлар чәчәк койды, сездә җәй җиттеме әле?» — дим... Бер айдан соң ул миңа әйтә: «Без инде кавын ашыйбыз, сездә алма өлгердеме әле?» — ди. Икенче соравына җавап биргәндә, бездә инде кар ява, ә алар Уба елгасында су коеналар икән... Хәер, ашыгасы юк, алдыбызда әле зур киләчәккә юл ачылырга гына тора. Иң мөһиме — Люба әкренләп онытыла. «Хорошо поёшь» дигән авазы да ерагайганнан ерагая бара. Районнан Мишә яры буйлап җәяү кайтырга туры килсә генә, шыксыз күмерләрен сарут каплаган пионер учагының кыршылган йолдызы янында гүя мине кемдер туктата.
Күпне күргән Мишә елгасы да бу тугайга җиткәч, үзенең тымызыклыгын онытып, бераз уйнаклап ала, бала чагына кайткандай бормалана, төбе күренерлек итеп саега, агымы көчәя, вак дулкыннары сөзәк ярдагы чуерташларга бәрелеп су төбендә чөкердәшеп куя.
1975 елда Анненково авылы бөтенләй таралды, «...халкы башка җирләргә күчеп китү сәбәпле...» дигән катгый Указ белән, ТАССР Верховный Советы аны исемлектән бөтенләй сызып ташлады... Кызлары фамилияләрен алыштырып бетерде бугай.
***
Алга таба, һаман-һаман өзгәләнеп укучыны артык ялыктырмас өчен, бала чагымның кайбер күренешләрен язмамның шушы бүлегендә үк тасвирлап калдырыйм.
Сугышка хәтле әти гупчым минем әти булмаган әле ул. Әни белән алар 1946 елны кавышканнар. Авыл советында язылышып кайткач төшкән бердәнбер фотолары
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
25
саклана: әни киң канатлы алъяпкычтан, бәби итәкле күлмәктән, чәчен шома итеп тарап мәктәп баласыныкыдай ике толымга үргән; әти гимнастёркадан, галифе чалбардан (зурайткач, тез өстендә ямаулыгы барын күрдек), күкрәгендә «Сугышчан Дан ордены» белән «Сугыштагы батырлыклары өчен» дигән медале дә бар. Фронттан алып кайткан яралары аны җиңә. Миңа ярты яшь тулган көнне зур газаплар кичереп, әти: «Үзеңә генә үсәргә туры килер инде, улым», — дигән дә әни кулында вафат булган. Өч бала белән ялгызы калгач, әни пенсия артыннан йөреп карый. Ләкин райсобес документларны кире бора. Больницада үлмәгәч, сугыш инвалиды буларак, дигән диагноз куелмаган икән...
Әни шуннан соң әтинең орден-медальләрен безгә уйнарга бирде. Ул «уенчыкларның» бер файдасы тиде тиюен... Эш шунда ки, минем муенымда кечкенәдән бер җөй саклана. Бу шрам үзем белән бергә үсте. Кызлар алдында оялып, гел күлмәк якамны күтәребрәк, муенны кырын салып йөри идем. Бала чакта мин аны, салкын тиеп, тамак шешүдән калган дип аңлатырга тырыша идем. Үсә торгач, яңгырдан соң көпчәк эзендә калган буксир арканы йолкыганда кәкре чыбык очы ертып алды, дип акландым... Ә инде кунак кызлар күрә башлагач, әти мине «Ура!» кычкырып бүрек урынына чөйгән дә орден белән ялгыш сыдырып алган дип горурлана башладым. Ярты яшьтән әтисез калганымны кунак кызлар каян белсен соң?!. Ә авылыбыз кызларының күзендә мин үземне мескенәйтә торган кызганулы караш тойган кебек була идем. Шушы кимсенү бөтен язмышымны үз кулына алыр дип кем уйлаган?!
***
«Жигули»ем суынгандыр инде шәт. Мал иясенә охшамаса, хәрәм була, диләр: тиз кыза — бик тиз суына ул!.. Караңгы төшкәнче кайтып өлгерәсе иде.
Бөрсетле Өметен Мәхәббәте белән еракта калдырып киткән идем инде. Шулчак приборлар тәрәзәсендә бензин күрсәткечнең кызыл уты янып-сүнеп уйный башлады. Завод авторлары чыгарган китапка ышансаң, тагын 40 чакрымга тикле юл үтеп, бензин эзләп йөрергә була. Приборың дөрес күрсәтсә... һәм дә машинаң яңа чакта.
Шөкер, Чаллы юлында ягулык тукталышлары, кем әйтмешли, адым саен, берсеннән үрелеп карасаң, икенчесенең түбәсе күренеп тора. Шөкер, килеп җиттем. Яңа калыккан ай ярыгы сыман тәрәзәдә түткәйнең кершәне кипмәгән маңгае да сөрмәгә тонган боек күзләре генә.
— Ничәнче колонка? Ниндие? Ничә литр? — Бензин ханәкәсенең җитәкчел тавышы тәрәзәне тишеп чыкты. Әгәр шушы минутта ул ишетергә күнеккән саннарны әйтә белмәсәң — берәр үткен сүзе белән атып ега хәзер. Ничә литр, имеш...
— Берүземә генә ярты литры да җитеп ашкан инде аның... Йөз чакрымга бер чиләк дип исәпләсәк, бу арбаны утильгә илтеп тапшырганчы биш литры да артык...
КАМИЛ КӘРИМОВ
Нуриәхмәт кызы белән читтән торып кына киңәшеп сөйләнгәнемне ишетеп ошатмадымы, түткәйнең күз тирәсендәге сөрмәсе өрелде.
— Юк, юк, әйдәгез, тутырып салыгыз! — дидем мин, сәүдә низагын тизрәк туктатыр өчен. Һәм әлеге «броневик» авызыннан шуып чыккан чуен табага меңлекне сыладым.
Тагын тулы бак белән кайтып кердем...
Җитмеш биш ат көчле машинамны үз аранына ябып, «Кайда йөрдең?!» дигән сорауга җавап эзләп торам менә... Кавышканыбызга утыз ел узды, гел дә гел хәйлә корырлык фантазиям дә коргаксыды бугай инде. Ярар, кичке уенга дип кенә чыккан уңайдан ялгыш таң аттырып кайткан егет-малай кебек, мыштым гына тугарылырмын...
Ләкин бу кичне мине өйдә көткән хәбәр «Жигули» мәрәкәсен атна-ун көнгә чигереп куйды...
***
Эленке-салынкы гына йөргән ирләр турында безнең авылда бер әйтем яши: ул кушканны кулының очы белән генә эшли, диләр. Мин хәзер рульгә ике куллап ябышам. Сәбәбе бар.
1999 елны «Татарстан» журналының май санында Фаил Шәфигуллин фаҗигасе турында мәкаләм басылып чыкты. Талантлы язучыбызның үлемендә Бауман районы эчке эшләр бүлегенә буйсынган айныткыч хезмәткәрләрен, тикшерүчеләрен һәм эшне йомып калган шул ук район Прокуратурасын гаепләп язылган иде ул. Минем жалобалар, СССР хөкемдарларын айкап, яңадан үзебезнең Бауман районы милициясе кулына әйләнеп кайта торды. Ләкин үзем уяулыгымны югалтканмын...
«Жигули»ем күп еллар буе газета һәм журналлар нәшриятының түләүле «стоянка» сында торды. Ә аны тәүлек буе милиция хезмәткәрләре саклый торган иде. Мәкаләм басылып, бер ай үтмәде, җәйге каникулга чыккан улымны классташлары белән төяп, «Крутушка» базасына байдаркада йөзү ярышларына алып киттем. Мин техниканы белмим түгел, яратам да хәтта. Су скважиналары бораулаган елларда үзем дизелист, үзем мастер, бораулау агрегаты җиһазланган «МАЗ-500» машинасын да үзем йөртә идем... Сак астында атналап яткан «Жигули»емны кабызганчы бер кат маен-суын тикшереп, көпчәкләрен тарттырып кына юлга чыга идем. Ә бу юлысы, гөнаһ шомлыгы, ярышка соңарырга ярамый, дип улым ашыктырды...
Дәрвишләр бистәсен чыгып, «бөкеләр»дән котылдык, инде «Крутушка» юлына борылабыз дигәндә генә машинам сулга каера башлады, әгәр рульне ике куллап тотмаган булсам, барган көйгә дүрт баланы текә дамба астына очырта идем... Туктап өлгердем. Карасам... уң яктагы алгы көпчәкнең өч болты яртылаш сүтелгән, берсендә генә эленеп калган. Үз башына төшкән кеше белә — бу этлек эше! Сул яктагысы булса — машинага утырганда ул шундук шофёр күзенә чалына. Исән-сау кайтып туктаган җирдә өч болт үзеннән-үзе сүтелә алмый... Шушы хәлдән соң мин машинамны милиция сакламый торган башка җиргә күчерергә мәҗбүр булдым.
Юлга нык ышанып, кесә телефоны белән сул колагын кашып барган сыңар куллы йөртүчеләргә үч итеп, мин рульне ике куллап тотам. Ә кесә телефонын бөтенләй сүндереп куям. Өйдәгеләр моны белә. Юлда югалды бугай, дип өзгәләнмәскә өйрәнделәр.
Кайткач, телефонымны кабызсам, ни күрим — концертлар оештыручы администратор егет мине эзләп өч тапкыр шалтыраткан. Ул, Төмән-Свердлау- Чиләбе-Өфе-Чаллы маршрутына билетлар таратып, афишалар ябыштырып кайтканнан бирле хәбәрсез югалган иде. Зур төркем белән ерак гастрольләр 26
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
27
оештыруның чыгымнары күп. Залларны тутырырлык тамашачы җыя алмасаң, ике атна буе акча туздырып, үз-үзеңә зыян китереп йөрисе дә юк. Билетларны кире җыеп кайту очраклары бик еш була. Шуңа күрә мин дә инде Себер-Урал концертларыннан өметемне өзгән идем...
«Уфа-Чиләбе, пешә кура җиләге...»
Җырларга ышансаңмы?!
Чиләбе алкышлы шәһәр түгел инде хәзер. Тамашачыларның кимегәнен, «Афәрин!»ле кычкыруларның сүрелгәнен, юмор сөючән күзләрнең сүнеп барганын килгән саен ныграк тоясың. Элеккечә олы юлга чаклы хөрмәтләп озатып куюлары да бетте...
Трактор заводының Мәдәният йортында: «Киләсе очрашуларга чаклы бер кая да таралышмыйча, кризисларга бирешмичә, исән-имин яшәп торыгыз. Сау булыгыз!» — дип микрофонны сүндергәндә, яз аеның кичке уны иде инде. Арысланнар асрый торган читлеккә охшатып арматурадан корылган гардеробта аягөсте генә капкалап тамак ялгадык. Күмәч алырга онытканбыз, симез колбасаны печенье өстенә салып, бутерброд иттек. Җимле чәйне карындык стаканнарда чайкый-чайкый карынны чылаттык. Шуннан арысына юмартлары да юк, мәрхәмәт көтеп утырыр өчен вакыт ягы да кысанрак. Төн уртасы җиткәнче Чиләбе тирәсеннән ерагаерга кирәк. Ни өчен дигәндә, шәһәр капкасын чыгу белән адашуың ихтимал. Кеше сүзенә генә ышанмас та идек, бу якларда күп йөрдек, беләбез, үзебезнең дә адашкалаган бар.
Еракка барасы булса, шофёрлар, үч иткәндәй, күбрәк төнлә йөрергә ярата: береннән, каршы яктан килүче машиналар азая; икенчедән, фуражкалы «өрәкләр» югала.
Чиләбедән биш якка чыгып качарга була.
Без барасы якта Магнитогорски белән Сатка арасы бар. Кагыйдә буларак, юл төене божра ясап кисешә. Ә монда ул, никтер, һәр ягы бишәр чакрымнан торган өчпочмак рәвешендә. Чиләбе татарлары төзүчеләр салган мондый геометрик фигураны күз бәйләп тә китә ала. Ә безнең ише сәяхәтчеләр өчен ул «Бермуд өчпочмагы»... Үз белдегебез белән борылгалый торгач, әлеге өчпочмак тирәли ике әйләнеш ясадык. Болай булмый, берәр юлдашка ияреп китсәк кенә. Тик, туктамыйлар, яшь-җилкенчәк белән тулы «Газел» ебезне, киресенчә, читләтеп узалар. «Кафе» дип язылган вагонны дөбердәтеп, ит пешерүче Каф тавы агайларын уяттык. Алар ваучер хәтлек кенә тәрәзәдән шөшле белән төртеп күрсәткән якка тәвәккәлләдек. Барабыз да барабыз... «Магнитогорски-120» дип язылган зәңгәр тактаны күргәч, шофёрыбыз безне сүгә башлады... Җитмеш чакрым кирегә киткәнбез...
Яңадан «Бермуд өчпочмагы»на кайтып утырдык.
Җырчыларыбыз арасында Назлыгөл атлысы бар, кулында дисбе йөртмәсә дә, табын артыннан «Амин» әйтеп куба торган бердәнберебез. Шул әйтә куйды:
— Кабаланмыйча көтик, Ходай берәр фәрештәсен насыйп итәр әле, — ди.
Аның бу нәсыйхәте ачуны китермәде, чөнки башка чарабыз юк.
«Фәрештә» дигәне «Беларусь» тракторына утырган иде. Маңгаена да фара куйган — дөньяны ут белән айкап килә. Кул күтәрергә уйламадык та, ул үзе туктады.
— 16нчы регион! Татарларым, ни булды, машинагыз ватылдымы? Әйдәгез, буксир белән Чибәркүлгә алып кайтам! — дип безне күрүенә бик куанды бугай ул.
— Уфа юлын күрсәтсәң, бик рәхмәт, кунакка йөрергә вакыт юк, — дибез.
Ул безнең хәлне аңлаптыр, артык үгетләмәде. Унике кеше икәнлегебезне күргәч, төн уртасында өенә алып кайтырга бигүк атлыгып тормагандыр.
— Иярегез, әйдә, Чибәркүлгә җиткәч, мине узып китәрсез, Уфа юлы шул булыр. 60 тан артыгын куа алмам, түзәрсез...
КАМИЛ КӘРИМОВ
28
Трактор тизлегенә ияргәч, билгесезлек, чарасызлык халәте чигенде, мәгәр, язгы төн эзәрлекләвеннән күңелне битарафлык, гамьсезлек биләп алды. Сөйләшергә дә иренеп изрәү, өстән-өстән генә уйланулар йокы карамагында иде.
Гадәттә мин, холкың — синең язмышың, дияргә яратам. Алай гына түгел икән. Үз-үземә каршы төшеп барам әле... Кайчандыр шушы Чиләбе
— Магнитогорски якларында бер ханым Борис исемле ир белән җитәкләшеп чуен юлларга шпал салган. ПМСII вагоннарында күәс камырыннан Зәмзәмия исемле кыз әвәләгән. Минем тормыш юлымның «стрелкасын» читкә борып, язмышымны пыран-заран китерер өчен... Бүген мин нәкъ менә шул якларда адашып йөрим. Кеше язмышы — чит кеше кулында түгелме?..
Яшьлегем хатасының көмәне шушы яктан.
Көпчәкле трактор Чибәркүл борылышына кереп югалгач, Чиләбе белән Өфе арасында гүя берүзебез генә бүленеп калгандай булдык. Дәверләр буе тапталган, гасырлар буе тузган, дистә еллар буе яңартылмаган таш җәймәдә без. Чакрымнарның күп өлеше мул суы ташлап качкан иске идел төбе кебек. Текә яр итәгенә ышкылып дигәндәй барабыз. Уң якта — яссы, чытырманлыгын югалткан куе кара чиксезлек. Әйе, әйе, кара чиксезлек... Бик беләсегез килсә
— җиһандагы яктылыкның да чиге бар, ә караңгылыкның чиге юк, караңгылык
— ул галәм белән тоташа...
Табигатьнең инде яшелгә манылган чагы. Ә бу текә ярга кышын кар да кунмый, ул елның дүрт фасылында да чем-кара — Урал тавының безгә мәгълүм булмаган файдалы казылмасыдыр. Шул кыяларга үрмәләп, ярыкларга колак салып, курай моңнарын тыңлыйсы, кантарларыннан асылташлар эзлисе килә.
Ләкин, бу юлның аулак урыннарында туктарга кушмыйлар, каршыңа таш тумраны тәгәрәп төшсә дә игътибар итмәскә, әйләнеп үтәргә, диләр. Болар барысы да — юлчыларның иминлеге өчен телдән-телгә күчеп йөри торган кагыйдәләр. Тау башында яңа гасырның аяусыз афәте сагалап тора. Электрон җиһазлар төялгән фургоннарны бушатып, Мәскәү базарына арзан мануфактура җыярга чыккан алыпсатарларны талап, чит ил автомобильләре урлап җәзасыз кала килгән тау юлбасарлары, ни кызганыч, пиратлар хакында уйлап чыгарылган борыңгы әкиятләр түгел монда.
Безнең шофёр да рульгә ике куллап ябышкан, монысы төнге сәяхәттән күшеккән җанны җылыта бераз... Алай да Төмән белән Чиләбедә тамашачының аз булуы, «Бермуд өчпочмагы»нда адашып йөрүләр, кара, таулы юл шомлыгы
— бөтенесе бергә кушылып, артистлар төркемендә отыры тынгысызлыкны көчәйтте; шәп маршрут дигән гастрольнең романтик рухын сындырды, администратор егетнең Казаннан чыкканчы ук солистларга өләшкән күтәренке вәгъдәсе, энәгә төртелгән шар кебек, күзгә күренеп шиңә башлады.
— Уфага шалтыратып карарга кирәк. Билетлар авыр тарала, монда көн саен казаннар концерты, дияргә ярата ул. Тагын шулай дип башласа, кереп тормыйбыз, «объездной» дан туп-туры Чаллыга китәбез.
Мин шундук администраторга каршы төштем:
— Башкорт вакыты бездән ике сәгатькә алданрак йөри. Төнге икедә кассиршаны йокысыннан уятып, нинди җавап ишетермен дисең?!.
— Без йокламыйбыз ич әле... Акча эшләү берәүгә дә җиңел түгел...
Нәм ул, кирегә үгетләмәсеннәр тагы дигәндәй, ашыгып номер җыя башлады.
Сөйләшүдән аңлашылган кадәресе шул булды: билетлар сатылып беткән, Өфегә күкрәк киереп керәбез, Ходайның рәхмәте... Минем өчен генә дә сәер яңалык бар иде, конферансьегызны бер хатын-кыз эзләп килде дигәннәр. Түзмәдем, егеттән кабатлап әйттердем.
— Нинди хатын?! Нинди кыз?!
II Юл салу машиналары станциясе.
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
29
— Ике ботлы, ике беләкле, ди... Барыбер түгелмени?.. Яшьлек дустың дип әйткән бугай.
— Шаяртасыңдыр инде.
— Ие, төнге сәгать икедә 1нче апрель оештырдым ди сиңа...
Барыбер түгел шул... Күңелнең нәүмиз чагы. Чит шәһәрләрдә йөргәндә, кунак егет булып, кызлар белән күңел ачып, телефоннар алышып, фотолар яшереп сөяркәләр үрчеткәнем юк. Монысына кеше ышанмаса да, үз-үземне алдалый алмыйм. Ияләнгән концерт заллары санаулы гына, ике-өч сезон эчендә шул ук маршрут буенча кабат әйләнеп кайтасың, кыңгыр эшләреңне тамашачылар гайбәтеннән яшереп кара(!) Син килүгә махсус, афишаларга фломастер белән сызгалап, барлы-юклы авторитетыңны кушаматларга таркатырлар... Өфе белгәнне төгәл ике сәгатьтән соң Казан сөйли.
Афиша димәктән, соңгы елларда минем исемне эре-эре кызыл хәрефләр белән яза башладылар. Аңа карап әле моңарчы берәүнең дә мине эзләп килгәне булмады... Төнге йокымны башваткычка алыштырган яшьлек дустым... Өфе кызы... Лена Фаткуллинамы?
Бик мөмкин... 1972 елда КПСС Үзәк Комитетының «Иҗат яшьләре белән эшләү турында» карары чыккан иде. Шул уңайдан комсомолның Өлкә комитеты «Идел» яшьләр лагеренда атналык иҗат семинары үткәрә башлады. Май аеның җәйгә тоташкан көннәрендә, ике ел рәттән, мин дә шул грандиоз вакыйгада катнашу бәхетенә ирештем. Мин инде ул вакытта артезиан коелар бораулауга «Аллаһу-әкбәр!» әйтеп, Культура институтында «энә белән кое казу»га керешкән идем. Семинарга «Тәнәфес» дигән хикәямне сайлап алдылар. Проза секциясендә Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев, Әхсән Баяновлар аны әйбәт кенә мактап журналга тәкъдим итәргә дигән нәтиҗә ясадылар. Мин бу хөкемне уенга санап йөрдем. Ләкин, 1978 елның апрелендә, 80 мең тиражлы «Казан утлары» нда, исеме дә үзгәртелмәгән килеш, хикәям басылып чыккач, мин үземә-үзем сокландым! Нишләп соң син, шундый төшемле эшеңне ташлап, егерме алты яшеңдә көндезге укуга килеп кердең, дип тинтерәтүчеләргә менә дигән җавап иде бу.
Журнал чыгып, атна-ун көн үтмәгәндер, Уфадан хат килеп төште. Лена Фәткуллина дигән кыз хикәямне бик яратып укыган, фотомны күреп, мине башкорт егетенә охшаткан...
Лена белән без бер-ике тапкыр хат алышып өлгердек. Ул, никтер, фотосын җибәрергә ашыкмады, студент кешенең Өфегә свиданиегә барырлык вакыты юк та: көнозын укуда, кичен эшкә йөгерәм, җәйге каникулда студентларның төзелеш отряды белән китәм. Ике арада әкренләп хат йөрүдән туктады. Соңыннан шунысы ачыкланды: Казан университетын тәмамлап: «Азатлык» радиосында эшләгән талантлы журналист Фәнис Фәткуллин Ленаның бертуган энекәше булган икән.
Шул елны хикәям «Замандаш» конкурсында III урынны алды... Шактый ук алга таба китеп әйтсәм дә ярый, «Тәнәфес»тән соң дистәләрчә китабым дөнья күреп, дүрт роман, җиде повесть һәм күпме хикәя бастырып, миңа Лена кебек сөендереп хат язучы кызлар бүтән булмады... Кем син, Лена?..
Администраторга ачуым кабара бара, Уфадан аншлаг дигән хәбәр алгач, баһадир йокысы белән гырлап бара. Мин киерелгән булып, утыргычка ябышкан гәүдәмне турайттым, егетне уятыр өчен. Чыннан да, ул кисәк уянып як-ягына
КАМИЛ КӘРИМОВ
каранды, ул-бу юклыкны сизгәч, кабат йокыга чумарга ниятләп башын кынгыр салды. Ачуы чыкса да түзәрмен, сорашмыйча хәлем юк.
— Мине эзләгән кешене Лена димәдеме?
Җавап озак көттергәч, ишетмәмешкә сабышты бугай дигән идем, ә ул фикерен җыеп интегә икән:
— Исемен әйтте әйтүен, рус кызы түгел.
— Лена — татар кызы. Башкортстанда руслар исеме кушу модада ул. Бәлки Ритадыр? Люба түгелме?
— Юк инде, юк! Әйтәм ич, саф татарча, сирәк очрый торган исем.
— Илсөяр... Сәвия... Тәнзилә...
— Юк.
— Назлыгөл түгелме? — диде Назлыгөл, мине үртәп. Тәки, йоклаган ише кыланып, безне тынлап бара икән.
— Юк. Назлыгөл дә түгел. Рәхиләме, Сәрияме?.. Шундыйрак исем.
— Рәфинә түгел инде, анысын юри уйлап чыгарасын. Слушай, бәлки Сәвиядер? Сәвия!
— Вәт, нәкъ өстенә бастын, яшьлек дусты Сәвия, дигән. Инде тынычлап йокла, калганын иртәгә сөйләрсен.
Йокы... Болай да ярты гомеребез диярлек йоклап үтә. Чынга ашырасы хыяллар хакына яшисе иде әле, йокыны җинәрлек исемнәр барында...
Илсөяр, Сәрия, Наилә, Назлыгөл, Сәвия...
Бу исемнәр минем хәтер лабиринтында чатыр корып яшәп ята: искә төшергәнне көтеп, онытыбрак торсам, вак-төяк истәлекне дә зур сәбәп итеп, күз алдыма килеп баса; тымызык ым кагып, өемдәге көйне боза; төшләремә үтеп керә; минем белән утыз ел буе ингә-ин, күзгә-күз, мендәргә-мендәр ышанып яшәгән Нуриәхмәт кызынын түгәрәк көзгесеннән яшь китерә...
Бу исемнәр белән минем күнелем шыгрым тулы.
Мине Сәвия эзли... Исемен ишеткәч тә сагынуым көчәя башлады. Нинди тыелгысыз ашкыну сон бу?! Гамәлдән чыккан сөюдән нәрсә көтәм? Бу күрешү икебез ике якта корган гаилә бәхетен чагыштырып карар өчен кирәкме? Әллә үкенүләр өченме? Гомерем буе Сәвия белән күрешүләрдән куркып яшәдем. Авылыбыз Сабантуйларына кайтмас булдым. Күрешә калсак, сер бирмичә тыелып калырга, күрмәмешкә сабышып кына үтеп китәргә көчем җитмәс, яшьлектәген кабатлар өчен ялынырмын, үгетләрмен кебек идем... Ә хәзер шушы ук күрешүгә үзем ашкынып керәм. Анын өчен генә саклап йөрткән сорауларым бар. Безнен буын инде хисап көненә керде. Бер-беребезне эзләп табып, җавап тотар чагыбыз җитте. Шуна күрә дә безнен яшьтә очраклы дип әйтердәй күрешүләр була алмый... Яшьтәшләрем дә минемчә җирсү, минемчә юксыну белән олгаядыр лабаса?! Кемнәрдер мине дә эзләргә тиештер бит... Без инде һәммәбез дә кичәге көннәр күләгәсендә яшибез. Хәтер җебе ялгау-ялгау, вакыйгалары төен-төен...
Сәвия...
Сәвияләрнен өен мин бура вакытыннан хәтерлим. Рәшәткә читендәге чирәмлектә шангырдап торган нарат бура. Ундүрт эргәле. Монысын төгәл хәтерлим, чөнки июль башында, мина ундүрт тулган көннәрдә күтәрделәр. Мишә буеннан су коенып кайтышлый, буралары янында туктап, ял итеп ала идек. Сәвиянен бөтен нәселе Тукай урамында. Өч чакрымлы авылыбызнын тагын алты урамыннан пүнәтәйләр белән эзләсән дә, бүтән туган-тумачасы юк.
Тукай урамы бозлык чорыннан өелеп калган ак ташлы тау битендә. Анда тургайлары сайрап торган болытлар да бик якын иде. Сәвияләрнен бурасы, 30
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
31
кояш нурын үзенә сеңдергәнме — әллә кайдан — ерактан, Казан юлыннан ук балкып тора иде.
Бураларының чаеры кипкән арада миңа унбиш тә тулып алды. Иске өйләрен сүтәргә бик ашыкмадылар.
Ул җәйне без су коенырга ешрак йөри башладык. Ник дисәң, җәйге каникулга чыкканчы ук челлә башланды. Күпне күргән агайлар моны үзләренчә аңлатты: кыш җылы килде, җир туңмады, эрегән кар сеңә барды, ташулар хәлсез булды; икмәкне көл өстенә чәчеп кайттык, дип сөйләделәр. Күптәннән сыналган — корылык ел билгесе бу, диделәр.
Авыл кызды. Көн уртасында капка келәсен тотар хәл юк — кулны пешерә, бар яшеллек төсен салды, юлларда тузан күперде, бәрәңге сабаклары ябыкты.
«Карга боткасы» уйнарга куштылар.
Борын-борын заманнан калган уеннар, йола бәйрәмнәренең кайсысын гына телгә алма — алар барысы да яшь парларны табыштыру-кавыштыру өчен уйлап чыгарылган. «Кич утыру», «Каз өмәсе», «Әрәпә җыю», «Авыл артына чыгу», «Сабан туе», хәтта... «Карга боткасы» да. Без ул йолаларның соңгы егетләре...
«Карга боткасы» дигәч, безгә бала-чагалар гына түгел, кыз-кыркын, егет- җилкенчәк тә иярде. Тезеп санасаң, егермеләп булырбыз, шәт. Өйдән-өйгә йөреп, әүвәл йомырка җыйдык. Уен бетәргә, Сәвиянең әнисе боламыгын пешереп куярмын, диде.
Тукай урамы сулы ярда, адым саен улак, авылның буеннан-буена чишмәләр челтерәп тора. «Карга боткасы» уйнаганда, кеше өстенә инеш суы сибү дигән нәрсә юк бездә, халык хәзер матур киенә, суга чыланса да, өс-башы чиста калсын, уенчыларга сүзе булмасын.
Кемне эләктерәбез — шуны коендырабыз, кем кача — икешәр-өчәр чиләк су күтәреп куа китәбез, мотоцикл килсә — сүндергәнче манчыйбыз... Авылга чыр- чу таралды, юеш тузан исе күтәрелде... Сары Кәрим кызы кибеттән кайтышлый Сәвияләр бурасына ышыкланып котылмакчы булган да аны Мөхәммәт эзләп тапкан. Челлә күзендә бер чиләк чишмә суыннан сазамык түткәйнең тәне тартышкандыр, күрәсең: «Ах паразит, ах заразы!» — диепләр кычкырып, сумкасындагы сургучлы чәкүшкәсен Мөхәммәтнең баш түбәсенә бәреп ватты... Мөхәммәт йомычкалар өстенә ауды. Кемдер ачудан Сары Кәрим кызына чәрелдәтеп тагын бер чиләк су тондырды. Тиз генә пожарныйга барып, авылда «ашыгыч ярдәм» машинасы урынына йөри торган җигүле атны алып килдек. Мөхәммәтне солы саламы түшәлгән кабык арбага сузып салып, медпунктка илттек. Ни хикмәттер, Сәвия белән без аны озата барып, җәрәхәтендәге пыяла вакларын чүпләп, башын бәйләп чыгарганнарын көтеп тордык. Мөхәммәт өенә үз аягы белән кайтты.
Уен өзелде...
Без медпункттан әйләнеп килгәнче «карга боткасы»н ашап бетереп, чуенын корытканнар иде инде. Ходайның рәхмәте, шул кичне үк яңгыр килде, таң атканчы яуды...
Сәвия белән без туганлашып калдык. Мәктәп бәйрәмнәрендә биюле кичәләр булса, икәүләшеп катнаша идек. Вальска чыксак, ул минем иңбашыма кулын куяр, ә мин аның биленнән тоткан булам... Ләкин, икебез дә башны ике якка борып, ул үзенә кемнедер эзли, мин үземә һаман кемнедер эзли идем...
Уен өзелгән иде...
Уен гына өзелмәде. Сәвия белән ике арага тургайларыбыз түгел, хәтта тимер кошлар да үтеп чыга алмаслык тирән упкын уелган иде...
***
Уфа—Чиләбе юлының чама белән яртысын үтеп, Аша дигән ризыклы тукталышында артистлар берәм-берәм җиргә коела башлады. Урынымнан кузгалмадым, кафе-ашханәләргә иң беренче булып барып керә торган гурман бит мин, югыйсә... Баянчы Ринат Вәлиев тә моны сизеп алды.
КАМИЛ КӘРИМОВ
32
— Кәрим абый, авырыйсыз мәллә? — диде ул, догалары белән ярдәм итәргә теләгәндәй, нурлы йөзенә гамь чыгарып.
Ерак сәфәрләргә йөрсә дә, Ринат биш вакыт намазын калдырмый, Сергач мишәрләренә хас төгәллек белән Ходай каршындагы бурычын үти. Соңгы рәттәге урыннарны аңа мөнбәр итеп калдырырга тырышабыз.
...Хәвефле сәфәрләр бик күп артистларны дин юлына алып керде...
Алгы рәткә авышкан администратор Маратның ныклы тавышы ишетелде:
— Автобусны үзем саклыйм!
Саклар да шул. Казанның «УНИКС» залыннан арендага алынган радиоҗиһазлар аның өстендә. Ак калай белән тышланган әрҗәләрнең берсен генә урлатсаң да, түләр өчен бригадаң ай буе бушка эшләячәк.
Икәүләшеп саклыйбыз. Сәвия турындагы уйларым ачлыкны җиңде... Юк, җиңмәде, Сәвиянең минем арттан Магаданга килмәвенә үч итеп, утыз елдан соң ачлык игълан итәм!..
Бераз җилләнсен дип алгы ишек ачык калган иде. Салонда хуҗа юк дип уйладылармы, үз өйләренә кайткан кебек, һичбер тарсынусыз-нисез, яшь кенә ике «шомабаш» килеп керде. Марат белән икебезне күргәч тә бик исләре китмәде, сумкаларны этә-төртә урын ипләделәр.
— Куда?!! — дип кычкырды Марат. Бу сорау түгел, бу — приказ иде.
— Моннан унбиш чакрымда машинабыз сүнеп калды, сезгә утырып барабыз, — диде шомабашның берсе, вәкарь белән генә.
— А ну встали!!!
Марат чакырылмаган кунакларны каршы алырга әзер булган икән, тегеләрнең әрсезлегенә ышанып, автобус шүрлегеннән, тастымалга төрелгән ике көпшәле «обрез» чыгарып, гәүдәлерәгенең аягына төбәлде. Ике тәтене дә киереп куйгач кузгалдылар, анда да кабаланмыйча, тыныч кына...
Кесә телефоны шундый чакларда кирәк тә инде ул. Кафедагыларны ашыктырдык, «разборка» булуы да бик ихтимал иде.
Артыбыздан куа килүчеләр юкмы, дип ярты сәгать чамасы сагаеп баргач, әкренләп тынычландык, безнең төркемдә ирләрнең күп булуы өркетте ахрысы үзләрен, ә бәлки мондый бәрелешләр бу тирәдә гап-гади күренешкә әверелгәндер...
Юл озын, вакыт иркен — бөтен язмышыңны уйдан кичерергә җитә.
***
Бүген төн уртасында, Милади елның мең дә тугыз йөз алтмыш тугызынчысы дөньяга туа! Тулгагы башланды инде... Башка көннәрдә кичке тугызда ук ут сүндереп куя торган нужакуар авыл, җиң сызганып, йокысыз төнгә әзерләнә: балачакта калам дисәң — мәктәптә бал-маскарад көтә; ирләр арасына кереп «үсәсең» килсә — клубта чыршы бәйрәме. Өлгергәнлегеңә аттестат алгач, егет кеше укытучылар арасына бәйрәм эзләп керерме?!. Кире кайту юк! Үсәргә тек үсәргә! Тизрәк ир кеше буласы килә.
Халык әйтә: ир кеше әүвәл агач утыртырга, өй салырга, аннан бала үстерергә тиеш, ди. Әйе, китап кушканча бәхетле тормыш турында хыяллансаң, кыласы күркәм гамәлләрең шушы тәртиптә үтәлергә тиештер. Ә мин, оят булса ни әйтим, язмышымны «бала ясаудан» башладым... Аннан соң гына, алты кубометр
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
утын алыр өчен, Богомол Мөхәммәт абый бригадасына ияреп, «Сыер күле» тирәсенә ун гектар нарат үсентесе утырттым. Шушы Яңа ел төненнән соң кырык ел үткәч кенә, ата-бабаларыбыз үстереп биргән «Коры Елга» делянкасыннан бер бурага җитәрлек деловой нарат төяп алып кайттым...
1968 елның 31нче декабре.
Калын карлы йомшак кыш. Бураннарның тынганына атнадан арткандыр инде: тыкрыкларга такыр юл, өй түрләренә керле сукмак төшкән. Тавык-казлар ябылуда. Көрпә тагаракларын ишегалдына чыгармагач, чыпчыклар кавеме абзар кыегында үчегеп чыркылдаша. Салкын морҗага кунган ике чәүкәне очкылык тота. Мич ягарга вакыт инде.
Әни бүген силос базы тирәсендә кар көрәүдә. Нәрәтне кая бирсәләр дә, кышкы кыска көннәрдә төшке ялсыз гына эшлиләр. Караңгы төшкәнче кайтып җитәргә тиеш.
Безнең әни өч ятим үстерде. Шулай да, Яңа ел каршылыйбыз дип, өебездә чыршы бизәлгәнне хәтерләмим. Һәрхәлдә безнең ише гади колхозчы гаиләсе өчен ул чын мәгънәсендә мәктәп бәйрәме. Сыңар әфлисун, ике алма, дүрт прәннек, сигез карамель салынган рәсемле пакет бирерлек Кыш бабайдан гайре тагын нинди туганым бар соң минем?!. Аһ, ул елга бер генә тапкыр эләгә торган әфлисунның уч төбеңдә чыршы урманы исен бөркеп торуы, хәлвә эчле карамельның тел очында озак итеп эрүләре... Кыш бабайның Себердән килмәгәнен, физика укытучысы икәнен бик яхшы беләбез. Кар кызы да сатучы Сәгадәт апаның уртанчы баласы... Беләбез! Шулай да сөенәбез, алар бит башка көннәрдә бушлай бүләк өләшми. 31нче декабрь төнендә олысы-кечесе әкият көтә, ырым-юрамышларга, вәгъдә-котлауларга ышана, Яңа елның иртәгесе яңа көнен ашыктыра. Иртәгә без барыбыз да тигез, сөекле (һәм хәтта мин дә) бәхетле булачакбыз!
Үзең турында язганда, шунысы кыен: күзгә яшь тыгыла...
Культура йорты дип әйтү авылыбызга бигүк килешеп бетми сыман. Крупская заманыннан калганча, клуб инде ул бездә...
Җәй көне танцы-мансылар уздыра торган тәрәзә астындагы мәйданчыкны кар чүмәләсе каплаган, алай күп яумады ич әле, фойе белән зал кушылган сынык түбәдән ишелеп төшкәндер ахрысы. Караңгы төшкәнгә инде ярты сәгатьләп бардыр. Юктан кызык табып көлешкән мәктәп малайларыннан гайре иптәшкә ярардай кеше күренми. Әллә Күн урманыннан чыршы таба алмаганнармы, Яңа ел киче гыйнварның беренә күчте микән дигән шигем бар. Чүмәлә түбәсенә басып, тәрәзә аркылы гына фойены күзәтәм. Әнә ул... унсигез яшьлек чыршы... Киң итәкле яшел күлмәк кигән кунак кыз кебек киенеп-ясанып, төзәнеп- бизәнеп кыл уртада басып тора!.. Зурлар әкияте, маҗаралар, танышулар өчен урын буш әле анда... Башта кино карыйбыз...
Җимгә төшкән күгәрченнәр ише — бик тиз җыелды халык. Халык дип яшь җилкенчәкне әйтәм, баласы-чагасы булган абыйлар, апайлар гына түгел, яңа өйләнешкән егетләр, кызлар да клубка чыкмый бездә. Тол хатыннарга, кияүдән кайткан кызларга, буйдак иргә — пожалысты. Ара-тирә тәрҗемәсез генә сүз кыстырсам кичерегез, юкса, Люба белән тагын күрешә калсак, урыс телен бөтенләй онытып бетерүем бар.
Кинодан соң, уеннар тамаша күрсәтә торган якта башлана. Завклуб авылда кемнең нәрсәгә һәвәслеген белә. «Ачык сәхнә!» дип игълан итте дә чыгыш ясаучыларның исемнәрен үзләреннән сорамыйча да алдан ук исемлеккә теркәргә кереште. Катнашучыларны колхоз идарәсе сатып алган бүләкләр көтә... Иң соңыннан лотерея уены үткәрелә, иң зур отыш — көмеш муенлы шампан шәрабы...
2. «К. У.» №2
33
КАМИЛ КӘРИМОВ
34
Түземсезлек белән залда ут сүнгәнне көттем. Пәрдә яктысы алгы рәттән ары китми, эңгер-меңгер эчендә, кыюланып, уртаданрак буш урын эзлим. Мин генә түгел, тагын бер-икебез тыз да быз килеп рәт арасына сыенды. Ниһаять, кыл уртада тик бер генә буш урын барын шәйләп алдым. Артык уйлап торырга вакыт юк, озын буйлы егетләрчә баш иеп, ике кыз янындагы бушлыкка кереп киттем. Шушы рәт башында стенага сөялеп калган Фәтхулланың «Ялгышасың!» дигән пышылдавы да туктата алмады.
«Утырсам ярыймы?» — дип икесеннән берьюлы сораган идем, үзара колактан колакка нидер пышылдашып өлгерделәр.
«Ярый, ярый» дигән җавабыннан Балдамай Габделхәенең төпчек кызы Рәзифәне танып алдым. Аның күршесе, ягъни минем янга туры килгәне кунак кыз булып чыкты.
Берара тын гына ияләшкәч, урыныма лаек түрә кебек гәүдәне турайттым, башны горур чөйдем. Сер бирмәгәнгә сабышсам да, кунак кыз белән танышасым килеп, көчкә түзеп утырам. «Әзрәк вакыт үтсен әле, күрше-тирә минем хәлне күзәтүдән туктасын, теге Фәтхулланың «ялгышасың» дигәнен шәрехләргә кирәк. Тәк, Фәтхулла...» Сигезне бетергәнче бергә укыдык, дөресрәге мин аның өчен дә укыдым. Отряд советы кушуы буенча, өйләренә барып дәрес әзерләшәм. Өйгә бирелгән эшләргә тотынганчы, ишегалдына чыгып утын ярышам, тирес түгәм, сыер абзарын җыештырам, малларына су эчертәм, печән салышам... Аннан соң гына: «Уф, Алла...» — дип дәреслеккә тотынабыз. Фәтхулла мин ятимнән бәхетсезрәк — ул үги әтиле ятим. Яңарган гаиләдә инде ике сеңелкәше дә бар, тик алар кечкенә, әлегә кул арасына кереп булышырлык түгел. Үги әтисе — колхозда ат җигүче. Йорт тирәсендәге бөтен ирләр эше җиденче класс малае Фәтхулла өстендә. Гаилә хәлләрен аңлаптыр, укытучылар күчми калуын теләмәделәр, мине шефлыкка беркетүләре дә ярдәм йөзеннән. Сигез классны тәмамлап, Казанга китүенә иң сөенгән кеше мин булдым! Борисково бистәсендә Теплоконтроль заводы бар икән, Фәтхулла курслар бетереп, шунда слесарь- сантехник булып урнашкан. Тәк... Балдамай кызы Рәзифә дә «теплоконтроль» ашханәсендә эшли... Димәк, «икеле-берле» Фәтхулла әлеге кунак кызга үзе кызыгып йөри... Аны якын китермәгәннәр, ә саклап тоткан буш урын миңа эләкте!
Шарф ярыгыннан күренеп торсын дип, чыгарылыш кичәсеннән калган атлас галстукны таккан идем, дулкынланудан муенымдагы җөй кызыша башлады. Күлмәк якамның өске сәдәфен ычкындырган арада кунак кыз ягына борылып алдым... Баш түбәсенә такыясыман үреп салган чәчен Төркиядән посылка белән генә кайтартыла торган купшы ак кәҗә мамыгыннан эрләнгән эре шакмаклы шәлгә төргән; шәлнең бер почмагы түгәрәк якалы сары пәлтәсенең ачык изүеннән күпереп чыккан; кулында бармакларына сыланып торган юка күн перчатка. Йөзенә туп-туры карап өлгермәдем, ну беләм — безнең авылда моның кебек чибәр кыз юк. Ни сөенергә, ни көенергә белмим. Ачык сәхнә ябылыр, залда кинәт ут кабыныр... Минем өс-баш яктыга чыгып хан курчагыдай күркәм кызга иярердәйме? Кыш буе кияргә тиешле көзге яшел пәлтәм... Солдат пилоткасына охшатып тегелгән колакчынсыз сарык «папаха»... Йон бияләйне кесәдән чыгармам пожалый... Муенымдагы җөйне юка зәңгәр шарфым белән каплармын... Аллага тапшырып, тәвәккәлләргә кирәк.
Авыл артистларының кызыгы беткән арада залдагы халык «базар» ясап ала, тавышыңны тыймыйча сөйләшсәң дә исләре китми.
— Минем исемем...
— Беләм! — диде кунак кыз. Үзе Рәзифәгә карап көлемсерәгән була.
— Ә синеке? — минәйтәм, иске танышлар кебек, «сез»ләмичә генә...
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
— Зәмзәмия, — ди бу.
— Фәтхулла ник утырмаган булды?
— Чакырмаганга күрә... Заводта да гарык аннан.
***
Әйткәнем бар инде: мин кечкенәдән рәсем ясарга ярата идем. Кыш бабайның колагына укытучылар пышылдаганмыдыр, чыршы бәйрәмнәрендә сабакташларыма исле сабын, уенчык, пенал ише нәрсәләр эләксә, миңа гел диярлек буяу карандашлары бирәләр иде. 1963 елның җәендә, безнең авылга Харис Якупов килеп төшкәндә, буяуның буяудан аермасын күрә башлаган идем инде мин. Җае чыкканда, зур рәссамга ияреп, колхозның көчле кешеләрен эзләштек. Кыр батырларының өйләрен күрсәтәбез, савымчыларны җәйләүдән табып бирәбез, маллар утлаган җирдә мактаулы көтүчеләр барын да беләбез... Шунысы сәер: үзебез туып үскән авыл кешеләре рәсем өлгеләрендә моңарчы без күрмәгәнчә соклангыч, горур, көчле һәм изге затларга әверелә. Чокыр-чакырлы юллар тигезләнә, челләнең тузанлы кояшы яктыра, күгәргән урман җетеләнә, чәчәкләр канатлана... Бөтен хикмәт бизәүдә! Харис абый алып килгән буяулар серле димәк! Әгәр шул буяуларны чәлдерсәк... Юк, чәлдерсәм... Мондый изге серне башкалар белән бүлешеп, туачак сихри матурлыкны уртак сөенеч итәргә ярамый... Ул минеке генә булырга тиеш!
Тәки чәлдердем!
Шомырт куагына кунып сайраган былбылга кул сузымы ара калганчы якынайганым бар... Җыр туганда кошлар да һәвәсләнеп, бар дөньясын онытып тора икән. Харис Якупов та Мишә куенындагы атауны кысалы киндергә күчергәндә, тормыш гамен оныттырырлык мавыгуга чумган иде. Яшел фанер белән тышланган тоткалы тар сандыгы гел ачык. Анда буяуларның ниндие генә юк: зур төймә кебек тезелгәннәре, хәлвәле конфет кебекләре, бармак юанлыгы карандашлар... Мин шудырганы сыгып чыгара торган теш пастасы кебек иде. Өйгә кайткач, ишек келәсен элдем дә чәлдермеш малны күреп «аһ!» иттем: салават күперенең сары төсе эләккән — Кояштан коелганы!
Илле ел үткәч, мин бу вакыйганы «Казан утлары»ның ел азагында җыйнала торган редколлегиясе белән чәй эчкәндә искә төшерермен. Табын артында тиз арада күңелләре нечкәргән иҗатташларым, миңа ияреп, үзләре кылган шуклыклары белән мактаныша башлар. Ләкин аларның күрше әби кетәклегеннән урланган йомыркалары, мәчеттән — дисбе, китапханәдән — сүзлек, иҗат йортыннан — штопор, хәтта Мәскәүнең Съездлар сараендагы банкет залыннан чәлдерелгән көмеш кашыклары да Харис Якуповның сары буявы янында төсен вә кыйммәтен югалтып, вагаеп калды...
Рәссамның авылдан киткәнен көтәргә түземлегем җитмәде, бикләнеп буяуга чумдым. Тәрәзә төбендәге гөл чүлмәкләренә тузганак чәчәге, көзге рамы, почмактагы шкаф яңагы, сәке аяклары һәм, әлбәттә, рәсем дәфтәрендәге өйләр, агачлар, балаларга — хәтта этләр, песиләр, куяннарга да сары төс керде... Буяу бетте, төсләр сүнде, серле пумала гап-гади бер коры таякка әверелеп калды. Рәсем ясауга гыйшкым сүрелде... Ә шулай да төннәр буе төсле төшләр күреп саташам. Һәр күргән манзара, үтелгән көн, чынга ашырга тиешле хыялларым рәсем-рәсем булып хәтеремә сеңеп бара. Күңел чиксез бит ул — анда җаның теләгәнчә бихисап рәсем, күргәзмә заллары сыя... Мин үзем гашыйк булырдай кызның сурәтен дә күрәм... Һинд кинолары карасам, мәхәббәт турында җырлар тыңласам, шомырт чәчәкләре иснәсәм — чем-кара толымлы, коңгырт карашлы, ияк чокырына имән бармагын куеп авыз ермыйча гына елмая торган, тыгыз тәнле, буйга миннән бераз гына кыскарак булган идеалым күз алдыма килә дә 2.* 35
КАМИЛ КӘРИМОВ
36
баса. Ул кызны очратыр өчен миңа әле сикәлтәле юллар аша бик күп илләр- җирләр кичеп, билгесез сәфәрләр кылырга, эзләп тапканчы туктамаска кирәк булыр. Мин бит әле бу дөньяны рәсемнәрдән генә күреп беләм.
Харис абый Якупов рәсемнәрен кайда гына күрсәм дә, иң әүвәл алардан сары төсне эзлим хәзер...
Шул елны мин шигырь яза башладым... Олы юл өстендә яшәгәч, Казаннан безгә атна саен диярлек концерт килә. Яңа җыр ишетсәм, көен отып алам да сүзләре урынына үзем чыгарган шигырьне өстәп куям. Нарат урманы терәлеп тора, эчкәрәк керәм, кеше күрмәслек итеп сыенам да җырлап җибәрәм!
Мин бу язга тагын сине эзләп кердем, Төшләремдә бүген тагын сине күрдем...
Җыр, нарат делянкаларын айкап, бераз эзләнә дә: «Монда юк әле синең идеалың», — дигәндәй янә үземә әйләнеп кайта...
***
Ут янгач, өйрәтелгән халык тоташ агым булып фойедагы чыршы янына юнәлде. Мин Зәмзәмия белән янәшә барам. Әйдә, дип әйтүче юк, хуш дигәнен дә ишетмәдем. Кунак кызга башкалар күз салмасын өчен бераз сөйләштерәсе булыр, арага кермәсләр.
— Зәмзәмия, син безнең районнанмы?
— Ә син үзең кайсы районнарны беләсең соң?
— Ну, Актанышны. Абый шуннан өйләнде.
— Тагын.
— Мамадышны:
Акты, дисвительни факты!
Мамадыштан кайткан чакта,
Бер шешә аракыбызны
Ат типте дә ватты!
— Тагын нинди мәзәкләрең бар?
— Абзекай гынам, Чистопольга каян кайтасы?
— Почти минем як инде. Каманың теге ярында.
— Булганым юк шул. Ну, Татарстан картасын яттан беләм.
— Бүген шигырь яздыңмы соң?
— Ә син аны каян беләсең?
— Мин әйттем! — диде Рәзифә. — Әти бүген синең шигыреңне «Җиңү байрагы»ннан кычкырып укыды.
— Көлепме?!
— Җук, ник көлсен. Мактады. Менә, тумышыннан ятим бала, авырлык белән үстерде Мәдинә, күрерсез, шагыйрь булып китәр әле бу малай, диде.
Алай икән... Димәк, Рәзифә инде Зәмзәмиягә минем турыда пышылдап өлгергән. Караңгы чырай күрсәтүче юк. Кыюрак булсак та ярый.
— Зәмзәмия, чыршы янында икәү танцевать итәрбез ич инде.
— Үзең җавап бирмәдең, әле миңа шигырь яздыңмы бүген?
— Көне ул түгел. Ёлкага багышлап миллион шигырь язганнар инде, — дигән булдым. Мин үзем миллионны бигүк күз алдыма китерә алмыйм әле, шулай да матур сүзләр кыстырып сөйләшкәндә, кунак кызлар алдында культурныйрак килеп чыга.
— Миңа багышлап язмадыңмы, лөхер? — диде Зәмзәмия, уенын-чынын бергә
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
37
кушып.
— Бер дә белмәгән килешме?
— Белгән кешеләрнең кызыгы юк та. Шигырьне мин серле булырга тиеш дип беләм.
— Ә танцевать итә алмыйсың бүген, — дип сүзне алдырып китте Рәзифә.
— Безне өйдә көтәләр.
— Сездән башка чыршы янына керәсем килми инде хәзер... Озатып куйсам ярыймы суң кунак кызыңны?
— Озатып куй, озатып куй, — диде Рәзифә. Ул никтер Зәмзәмиянең ризалыгын сорап та тормады.
Кунак кыз янында утырып тамаша карауны бигүк очраклы күренеш дип әйтмәс идем мин. Ике сәгать буе бер-береңә түзеп, җитмәсә колактан-колакка пышылдашып та утыра алгач — димәк, бу киноның азагы әле урамга чыккач та дәвам итәчәк. Яшьләргә бик таныш фал инде бу... Әнә, Сәвия дә күреп алды, эзләгәнең шушымы инде дигәндәй үртәүле карашын яшерер өчен башын аска иде. Кунак кызлар барында авыл кызлары ял итә...
Клубтан кайтышлый еш борылып карыйсың инде ул, кемнәр ияргәнен, озатып куясы кызыңның капка төбенә тагын нинди егет килеп басасын белеп, кирәге чыкса, көтелмәгән аңлашуларга алдан ук әзерләнеп, йодрыгыңны йомарлап торасың.
Кунак кызларга чи чаер кебек сылана торган карт буйдаклар, кыюлык өчен генә әче бал йотып чыккан әрсез шалапайлар чыршы тирәсендә маҗара көтә бугай, безнең артта җигүле чана табаны сыярлык такыр юл тынып — ял итеп калды. Клуб тирәсендәге яктылык куышыннан ерагайган саен, Яңа ел күгенең йолдызлары ныграк яктырды. Көн саен шушылай әкияти матурмы авылыбыз, әллә бүген генә серле күренәме?
Заманында безнең авыл дүрт колхозга бүленгән булган. Балдамай Рәзифәсе яши торган як — элеккеге «Йолдыз» колхозы, хәзер аны өченче бригада дип кенә йөртәләр. Минем ул якка төнлә түгел, көндез дә бик барганым юк. Машина йә трактор белән булса бер хәер: олы урамнан туп-турыга да ике тыкрык уңга... Ә монда тар чана эзеннән... Өчәүләшеп янәшә атлау мөмкин хәл түгел, сыймыйбыз, физкультура дәресендәгечә тезелешеп барабыз, Рәзифәгә ияреп. Сөйләшергә дә җайсыз, җавап ишетер өчен кар ерып янәшәгә чыгарга кирәк, урам буйлап кычкырып йөрмәссең ич!..
Рәзифәләрнең өе авыл читендә үк, ун минут чамасы йолдыз санап барабыз инде. Клубтан ерагаеп, төн түренә тирәнрәк кергән саен, мине билгесезлек үзенә ныграк йолып ала торды. Урамдагы суыктанмы — күңелдәге романтик дәрт сүрелә төште. Өчебез арасындагы тынлык гап-гади, көндәлек өметсезлек белән тулды. Колакчынсыз көймә бүрегемне әле бер, әле икенче якка авыштырып, колакларымны җылыткан булам. Көзге пәлтәм тәндәге җылымны үзенә алып бетерде. Әле кайтасы да бар... Казандагы адресын әйттерә алсам, кире борылыр идем, билләһи!
Шөкер, фанер көрәк белән тап-такыр итеп көрәлгән капка төбенә килеп бастык. Ботинка табанындагы карларны каккан булып тыпырдап алдым
— үземчә аяк бармакларымның исәнлеген тикшерәм. Рәзифә: «Хәзер, торып торыгыз әле!» — диде дә шул уңайдан җылы өйгә кереп тә китте. Зәмзәмия белән ике ялгызлык боегып калдык. Ул капкага сөялде. Йолдызларның нуры бергә кушылып, Балдамайның нарат капкасын яктыртыпмы яктырта. Зәмзәмия кино экранындагы мәхәббәт кебек ымсындырып тора. Таңнар аттыра торган чак түгел, вакыт бик аз, сөйләштереп калырга, өйрәнчек гөсләче кебек үҗәтләнеп, Зәмзәмиянең кылларын чиртеп карарга кирәк. Мин гөсләгә якынайдым. Алмагач кабыгы кебек шакыраеп каткан күн перчаткамны салып аңа үреләм.
— Кулың туңмадымы? — дигән булам.
— Юк! — ди ул, куян мамыгыннан эрләнгән бияләен миңа сузып. Мә, киеп кара!
— Зурайтам ич! — дигән булам.
— Югач утыра ул. Ки!
КАМИЛ КӘРИМОВ
38
Кидем шул. Кими ни?!. Бияләйнең җылылыгын белсәгез — май ае инде менә! Ул минем муенымда тузгыган шарфымны төзәтте, көзге пәлтәмнең тар якасын күтәреп куйды. Кунак кызлар миһербанлы шул.
— Синең күзләрең яшел икән...
— Йолдыз яктысында гына шулай ул, өйгә кергәч көрәнләнә, — дигән булам.
— Бар, кайт. Туңгансың син.
— Иртәгә клубка чыкканда каршы алырга килимме?
— Иртәгә...
Зәмзәмия теләгән сүзен әйтеп өлгермәде, кечкенә капка ачылып китте. Рәзифә икән.
— Әйдәгез, әти өйгә керергә кушты.
— Миңа дамы?
— Әйдәгез, дигәч, әйдәгез! Яңа елны каршы алабыз! — дип, Рәзифә икеләнерлек итмичә, этә-төртә дигәндәй мине капкадан кертте.
Унсигез яшемә җитеп, минем әле мең хуҗалыклы авылыбызның нибарысы җиде-сигез, арттырып санасаң, унлап өенә кергәнем бардыр. Әгәр Зәмзәмия кунак кыз булып кайтмаса, Балдамайның өй эчен гомердә килеп күрәсем юк иде.
Һәр өйнең үзенә генә хас исе барын беләм... Балдамайларның өй эченә юкә сәкедә киптерелгән балан кагы исе сеңгән. Ике тәрәзә арасындагы стенага терәп корылган өстәлдә табак-табак бөккән, өчпочмак, паштет кисәкләре. Бу нигъмәтнең көндез үк пешкәнлеген сизеп торам... Таба ашы пешерү дигәндә, минем әни авылда бер оста, мичтән яңа чыккан ризыкны гына аера беләм.
Сорап та тормаенча, пәлтәмне салдырып чөйгә элделәр. Ботинкамны бусага төбендә калдырып түргә үткәч, юка оегым белән җылы суга кереп баскандай булдым — идәннәре җылы иде.
Зәмзәмия инде әллә ни арада сары пәлтәсен салып чөйгә элгән, җәйгечә калган. Маңгай чәчен уңъяк каш өстенә авыштырып тараган, өлгергән чикләвек төсендәге толымын баш чүмеченә әрдәнәләп өйгән. Ирененә ягылган иннек төсендәге чия кызыл кофтасының юкалыгы гәүдә нәфислеген сурәтләп тора... Җәй килешер иде аңа...
Урындыкларыбыз Зәмзәмия белән янәшә туры килде, анысы әйбәт әле, кара-каршы утырсак, мин ашарга оялыр идем. Өч литрлы банканы авыштырып кына биш стаканга да әче бал салдылар. Минекенә шартларга җитешеп бүрткән кара җимеш төште. Моны Рәзифә күреп алды:
— Бәхет җимеше эләкте, — диде ул. Һәм бераздан өй эчендә тавыш югалып алды, герле сәгатьнең тел уйнатуын исәпкә алмаганда, бу минутны тынлык дип атарга ярый торгандыр.
— Әти, әни, Зәмзәмия, сине дә Корыч, бәйрәм белән котлыйм. Яңа елны кем белән, ничегрәк каршы аласың, алга таба гел шулай барыр, ди. Бергә булыйк, саулык, муллык, бәхет телим барчабызга!
Сәгатькә караган кеше юк...
Стаканнарны чәкештергән арада мин стенадан сәгать эзләгән булып кырын күз белән генә Зәмзәмиягә карап алдым. Саулык, муллык, бәхет теләүгә куаныр, хуплар гына анысы. Ләкин ул бит әле «бергә булыйк» дигәнне дә каршы әйтмичә үткәреп җибәрде.
Аннан соң әтисе рәттән ике стаканны бушатты. Әнисе аңа: «Күңелең булдымы? Әйдә, йокларга вакыт!» — дигәндәй сөелеп карап куйды... Алар, алдан ук сүз куешкандай, икесе бер булып табын артыннан купты. ЗАГСка чакырылган яңа парлар кебек җитәкләшеп, алгы өйгә уздылар.
Әллә ни күп вакыт үтмәгәндер, бер өчпочмак кына ашап өлгердем — Рәзифә дә торып басты.
— Йокым килә. Яңа елны үзегез генә каршылагыз. Зәмзәмия, сиңа урын бу якта, — диде Рәзифә, юан аяклы агач караватка күрсәтеп. — Утны сүндерергә онытма.
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
39
Юкса, урта ишекнең пыяласыннан безнең якка яктылык төшә. Пока!
Ул, үз артыннан ике канатлы урта ишекне шәпләп ябып куйгач, мин алдагы өйнең сизгерлеген тикшерер өчен генә әйтә куйдым:
— Яңа елга хәтлек ике сәгать бар ич әле.
Тегеләрдән ул-бу ишетелмәде.
Сәгать теленең текелдәвенә ияләштек. Инде матчага беркетелгән уклаусыман люминесцент лампаның черелдәве тынгы бирми. Урамдагы суыкның көчәюен күр — багана башындагы электр чыбыклары гөслә кылыдай зыңлый.
— Ут эчендә утырабызмы?
— Сүндерсәк, сәгать теле күренмәс инде, — дигән булам.
— Аларның бу сәгать фосфорлы. Саннары төнлә дә янып тора.
— Стаканнардагы балны кире бушатырга кирәк, — дигән булам, ут сүндерүнең хәл ителүенә сөенеп.
— Эчмисеңмени?
— Эчкәнем юк... Тартканым да юк, — дигән булам, сорамаса да, үземне әйбәт егет итеп күрсәтәсем килә.
Ул утны кайдан сүндерәсен белә иде, үзе китте.
Караңгыда калгач, мин кунак кыз белән әллә кайчангы танышлар кебек батыраеп, килә-килешенә үк биленнән кочып алып алдыма утырттым. Егылмас өчендер, ул кырынаеп, ике куллап иңемә таянды. Кызлар ислемаен бу кадәр якыннан иснәгәнем юк иде әле — исертә икән бит ул! Зәмзәмияне берьюлы: кысып кочаклыйсым, кулга күтәрәсем, куенына сыенасым, муенын тешлисем килә... Ичмасам, бөтен тынлыкның көен бозып, урындык шыгырдый башлады.
— Әйдә, тегендә күчеп утырыйк. — Әллә Зәмзәмия, әллә караңгылык үзе колагыма пышылдады бу сүзне?!.
Тегендә дигәнебез — юан аяклы агач карават инде.
Табыннан ерагайдык, ашау кайгысы юк, Яңа елның да соңгысы түгелдер әле — башка елларда каршыларбыз. Ерак араларны якынайтып, кемнәрнедер сөелүдән мәхрүм итеп, кунакка наз кайткан, минем бүгенге кичемә өлеш булып, нарат күркәсе ачылырдай җылыда, агач карават кырында, серле билгесезлектән күңел юанычы көтеп утыра.
Кыш көне алып кайтып мич башына җәйсәң — нарат күркәсе ачылып орлык коя... Минем әле унсигез яшемә җитеп, ятлар кызыгырдай кызлар белән карават җылысында утырып караганым юк. Клубта вальска чакырсаң, кызны биленнән кочып әйләнергә була; чишмә буенда таң аттырсаң, туңасыңдыр дип пинжәгеңне иңенә саласың. Зәмһәрир суыкта капка төбенә чаклы озатып куйсаң, ашык-пошык саубуллашасың да җылыныр өчен тизрәк өеңә йөгерәсең... Ә монда, бүгенгәчә бөтенләй белмәгән-күрмәгән-ишетмәгән кыз белән яңа гына танышкан килеш, икәүдән-икәү генә калгач, ниләр эшләргә мөмкин булса, инде шөкер, артыгы белән эшләнде... Кайтып та китәсе килми. Тәнемдәге һәр күзәнәк сусау белән тулды — тик су эчәсем килми. Шушы көнгә кадәр җанга тынгы бирмичә җыелып килгән иясез мәхәббәт хисе эчтән бәреп чыгардай булып үрсәләнә: тагын, тагын, тагын ниндидер ачыш бар әле дип чамасыз ашыктыра, уяулыкны йоклата.
Менә кайчан кирәк син — Илаһи Сүз!
— Зәмзәмия, иртәгә клубка чыкканыгызны көтеп торырга түземлегем җитмәс, өегезгә килеп алырмын. Рәзифәгә әйтерсең, яме...
— Бая ук җавап бирә башлаган идем, бүлдерделәр. Иртәгә китәбез.
— Ничек инде?!. Озын ял бит әле! Үз авылыңа кайтасың бармы? Егетләреңне сөендерергәме?
— Әллә син көнче кешеме? Көнче егетләрдән бик куркам мин...
— Белмим. Бардыр инде бераз. Күрешеп җитмәгән, китәм дисең ич.
— Безнең авылга кыш көне кайтулары җиңел түгел. Самолёт очса, Чистай аша, очмаса — Норлат аша, буран чыкса, җәйгә шае юл юк.
КАМИЛ КӘРИМОВ
40
— Шулай булгач, кунакта ят рәхәтләнеп.
— Завод планны үтәмәгән. Иске ел өчен тагын ун көн эшлисе бар, диделәр. Ялны кыскарттылар.
— Алайса Рәзифә дә... Фәтхулла да китә инде сезнең белән.
— Фәтхуллагыз теләсә нишләсен. Аңа минем керешем юк... Ә менә бераз ятып ял итеп алсам ярар иде. Иртәгә икенче сменага чыгасы.
— Өлгерерсең. Казаннан безгә көн саен өч тапкыр автобус килеп тора. Минутына чаклы төгәл йөри.
— Рәхәттә яшисез. Ә без кышын билет ала алмыйча интегәбез. Җәй җитте исә, Мурзиха кичүендә паром белән чиләнәбез.
— Син чынлап та ятып тор, Зәмзәмия. Мин унике тулгач уятырмын. Йокыңны саклап утырыйм, фәрештәң булып.
Үземнең кыюлыгыма үзем шаккатам! Әле ярый әйттем. Зәмзәмия җәймә өстенә менеп ипләнде, чалкан түгел, миңа таба борылып ятты. Стенага чигенебрәк миңа урын иркенәйтте.
Караңгыда күз ияләшә дисәләр дә, кызның йөзе аерымачык күренми, гәүдә бөгелешләре, бил нечкәлеге сүрән рәсем ише генә. Өстенә карап, көтелмәгән бәхеттән сөенеп утырам.
— Сөйлә берәр нәрсә, вакыт тизрәк үтәр, — ди бу.
— Әкият кирәкме?
— Юк. Әкияттән туйган инде мин. Хыялларыңны сөйлә.
— Мин барыбер шагыйрь булам.
— Анысын ишеттем. Тагын?
— Хыял күп булмый инде ул.
— Авылыгызда сөйгән кызын, бармы?
— Булса, синең карават кырыенда утырмас идем әле.
— Яратып караганың да юкмы?
— Кызыгып йөрүләр булды инде. Мин күбрәк хат алышырга яратам. Көнгә җиде хат алганым бар. Ышанмасаң, Маһикамал ападан сорап карарсың.
— Кем ул Маһикамал апа?
— Хат ташучы.
— Сөйлә. Нинди кызлар ошый сиңа?
— Өздереп кенә әйтә алмыйм. Ну, «Кавказская пленница» киносындагы Нина кебек булсын иде.
— Наталья Варлей ул... Кап-кара чәчле, җырлап-биеп кенә... Иренә «господин» дип дәшә торган һинд кызлары да бар әле...
— Белмим. Ну, минем өчен генә үскән бер саф кызны табып, ЗАГСка чаклы үпмичә, кагылмыйча... туйдан соң... бөтен кунаклар таралышып беткәч, мин аны күтәреп алам да тупыл мамыгы кебек кабарып торган урын өстенә салам. Ул риза, ул минеке генә... Люба исемле кызым бар иде минем, Анненково авылыннан. Районда уку алдынгылары слётында танышкан идек. Ике ел буе чүкер-чүкер хат алыштык үзе белән... Ә ул, сигезенче классны бетерүгә кияүгә чыгып, Казанга качты...
— Җитте, тукта! — Зәмзәмия үзалдына сискәнеп-тартышып куйды. Кисәк хәрәкәт белән стенага таба борылып тынсыз калды. Мин аны аргандыр бүген, йокыга китәргә телидер дип уйлаган идем. Ә ул бүрәнә эргәсендәге сүсне кыштырдатып, нәрсәдер эзләнә, әйтер сүзен югалткан мосафир сыман чуалган зиһененең төпләнгәнен көтә бугай.
— Утырма. Ял ит син дә. Сәгатьнең унике туласы юк бүген.
Артык үгетләрлек гозер түгел, әйткәнендә үтәмәсәң кабатлап тормаслар, ике уйларлык мәл калдырмыйча мендәренә баш салдым... Җилкәгә җилкә терәгән килеш як-якка карап калдык. Әйтер сүзләр, кирәкле сорауларны авыр тынлык йотты. Рәхәттән изрәп, бер-беребезнең йөрәк тибешен тыңлап ятабыз. Сәгатьнең текелдәве
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
41
сирәгәйгәндәй булды, вакыт шултиклем әкрен уза ки, әллә инде безне йокыга җибәрә алмыйча тәүлекләр узды шунда. Зәмзәмияне курку катыш сагаю тотып торадыр, ә мин унсигез еллык йокыдан яңа уяндым гына әле... Кыз баланы — куркаклык, ә егетләрне тыйнаклык саклар дигән минутлар шушыдыр инде ул...
Кунак кызларны кочаклап йоклау йоласы элек-электән булган ди ул. Әнинең дә сөйләгәне бар. Сугышка хәтле, Казанның «Микоян» прәннек заводында эшләгән чакта, Сикертән авылына Гөлчирә исемле иптәш кызларына кунакка кайтканнар болар. Шәһәрдә сөйгән егетләребез калды дип, авылныкыларны кич утырырга кертмәгәннәр. Таң алдыннан, сандугач йокысы вакытында, тәрәзәне алып кергәннәр. Гөлчирә белән икебезнең уртада әзмәвердәй егет ята. Билемнән кысып кочаклаган! Ну кул уйнатмыйлар, тимиләр икән үзләре. Егетләр шулай үсә, имеш...
Әнинең яшьлегеннән соң утыз ел үткән. Сикертәннекеләр кебек тәүфыйклы егетләр беткәч, кунак кызлар белән кочаклашып йоклау йоласы да әкренләп югалган.
Ятам Сикертән егете кебек. Иртәгә, Зәмзәмия белән Рәзифә Казан автобусында юл буе миннән көлеп барырлар инде, кочакларга да курка торган бер җебегән нәмәрсә икән дип.
— Стена кырыена ятыйм әле, минем ибем бу түгел, — дигән булам.
Зәмзәмия, артык сүзләр әйтеп тормаенча гына ризалашып, миңа урын бирде. Җәймәне алып аткан уңайдан мин аның, ул минем кочагымда калдык... Җәймә астында мамык юрган бар иде...
Тән җылысы утыз алты, дибез... Егет белән кыз кушылса, җитмеш ике була икән ул!.. Юрган астында бәлеше пешеп чыккан мич кайнарлыгы. Галстугы- ние белән костюм-чалбарымны салып атмасам,, йә тизрәк юрганны ачмасам — билләһи, пешеп үләм... Суынасым да килми... Кунак кыз янында тирләп- пешеп яту да килешми... Юрган астында яткан килеш кенә өс-киемнәремне идәнгә шудырдым. Кыен да, рәхәт тә үзе. Аяклар буталды, куллар ябышты, мин үптем, ул иренен турсайтып кына торды... Бәхет күгенең җиденче катына менеп җиттем...
— Киноңны боздың инде, — диде Зәмзәмия.
— Көндезге кагыйдәләр төнгелеккә ярамый икән ул, — дигән булам. Ә үзем тыела алмыйча үбәм дә үбәм!
Кинәт ул йөзен читкә борды, тирән итеп сулыш алды да сулкылдарга кереште. Яңагы буйлап кайнар, бик кайнар күз яше тәгәрәп төште. Аптырап калдым, күз яше койдырырлык бернәрсә дә эшләмәдем ләбаса!.. Ул сулкылдаган чакта гәүдәсе дерелдәп ала. Йокы күлмәге дым гына. Гүя кызның тәне дә елый, тирләми, җаны авыртуданмы эре-эре күз яшьләре бөтен күзәнәкләреннән саркып чыга.
— Сындырдылар мине...
Әлеге сүз ярадан әрнү булып ишетелде. Авыл җирендә була инде ул андый хәлләр: аяк сына, кул сына, бил кайшыла... Зәмзәмиянең аксаганы сизелми, кочагы нык, биленнән кочаклаганда ыңгырашмады. Озак уйланып, артык баш ватарга ирек бирмәде Зәмзәмия, үзе җавап тотты.
— Көчләделәр мине...
— Көчләделәр?!! Кинодагыча, бандитларчамы?!.
— Нинди кино инде ул һаман, бала-чага шикелле... Ышанып йөргән — сөйгән егетем Хәтим... Аттестат алган көнне... выпускной вечердан соң... мотоцикл белән каршы алырга килде дә... урман эченә алып кереп... Безнең авылда сигезьеллык мәктәп кенә. Унынчыны Тимофеевкага йөреп укыдык.
— Ә ул үзе өйләнергә теләмәдеме? Или син риза түгел идеңме?
— Түгел ди! Мәктәпне тәмамлаганда, унҗиде генә иде әле миңа. ЗАГСка яшең җиткәнне тагын бер ел көтик диде. Бер ел буе көттек.
Зәмзәмия көттем, димәде, «көттек», диде. Яратышканнар инде, күрәсең.
— Кыен булса сөйләмә, Зәмзәмия...
КАМИЛ КӘРИМОВ
42
— Сөйләп бетердем инде. Миңа унсигез тулганның икенче көнендә үк Яңа Җизнинең бер кәнтәе белән Урал ягына чыгып качты... Район суды гаризамны алмады.
Ул моны елый-елый сөйләде. Зәмзәмиянең күз яшьләре өчен мин инде үземне гаепле саный башладым. Ник соң без бер авылда туып үсмәдек икән? Ник Хәтимнән алданрак күреп өлгермәдем.
— Елавыңнан тукта... Алдагы өйдән Рәзифә чыгып җитә хәзер. Мине гаепләрләр...
— Чыкмый. Елаганымны күп күргән инде ул. Син әйт менә: мин нишләргә тиеш? Миңа да бит әле унсигез генә яшь! Минем дә башкалар кебек бәхет эзлисем килә.
— Эзләмә.
— Алга таба яшәп маташудан ни мәгънә дисеңме?
— Юк, мин сине үзем бәхетле итәм...
— Чынлапмы? Кабатла, тагын кабатла!
— Дошманнарга үч итеп, бәхетең булам. Елама гына берүк. Тукта. Күз яше мине каушата, аяк-кулымны бәйли, мескенәйтә. Минем синең алда көчле ир буласым килә.
— Бул! Бул... Еламам. Яратырмын.
Яратылганнан калганны яратып була микән? Белмим. Беләсем дә килми... «Яратам» сүзен шундый да җиңел әйттерә икән бу кавышу! Каты бәгырьле, күз яшьле, мавыктыргыч, туйгысыз ләззәтле һәм минем өчен өр-яңа халәт иде әле бу... Менә хәзер икебезнең дә язмыш хаталы. Бер яралыны коткару өчен икенчебез яраланды.
Җылы сүз хисне көчәйтә.
— Рәхмәт сиңа, Зәмзәмия!
— Анысы нәрсә өчен тагын?
— Яшермичә сөйләп биргәнең өчен. Теләсәң алдалый ала идең бит. Кагылырга хәлемнән килми иде.
— Ялганым тотылгач, сине югалтуы авыррак булыр, дидем. Беренче төнне үк барысын да белеп торуың лутчы. Алга таба үзең уйлап бетер. Миңа синең самимилегең ошый. Йомшак күңелле син. Кызлар хыялы.
— Инде кайчан күрешәбез?
— Атна саен Рәзифәләргә кайта алмам. Яхшы түгел. Әгәр сагынсаң, Казанга кил. Сигезенче трамвайның соңгы тукталышында, Промысловая урамы. Карун Хәсән кайда яши дип сорасаң, фатир хуҗасын бала-чага да әйтеп бирер...
Ярар, дип әйткәнемне хәтерләмим. Өнсез калган ише генә йокыга киткәнмен. Зәмзәмия черем итеп алгандырмы, юкмы, белмим, мин уянганда аның күзе ачык иде инде, яшьләре кипкән, тын алганы сизелми.
Өй эчендәге яктылыктан сискәнеп киттем, ут кабынмаган гыйнварның беренче таңы аткан... Хәзер Рәзифәнең әтисе малларга печән салырга дип торачак, аның мал-туар янында киярдәй сырмасы өйнең бу ягында эленеп тора. Кунак кыз куенында ирле-хатынлы кебек әүмәкләшеп төн чыкканны күрсә — контор ачылышына, икебезне дә бер арканга бәйләп, ЗАГСка алып керә. Авылыбыз шыксыз зур булгач, метрикә бирүне дә, парлыларны кавыштыруны да үзебезнең сәвит хәл итә. Мөһер сугучысы да минем әти ягыннан якын туган апам. Секретарь Разыя... Аның кулына эләксәң — шалт пичәтне! Мин бүген үк нитәргә... ниерәк бит әле... нитим бераз. Зәмзәмиянең дә бүген Казанга кайтып китәсе бар, аны көтеп торып, «Теплоконтроль» заводы эшеннән туктаса, зыянын кем каплар.
Юрган астында килеш кенә киендем дә, пәлтәм белән бүрекне култык астыма кыстырып, иртәнге суыкка чумдым, ботинкамның бауларын да атлый-атлый бәйләдем. Кичтән сизмәгәнмен генә, Рәзифәләрнең этләре дә бар икән, салам чүмәләсе төбеннән салкын ишегалдына чыккач, йөткерә-йөткерә өреп калды.
Авыл кешесе көн ачылганда өеннән чыгарга тиеш, ә мин астыртын сөенеч белән кайтып киләм. Яңа ел төнен биләмдә үткәрүчеләр бер мин генә булдым ахрысы,
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
43
башка урамнарда эт өргән тавыш ишетелми.
Әни иртүк торып мичкә яккан, казан астына утлы күмер тарткан чагы, өйгә каз шулпасы исе таралган.
Безнең өйдә «хәерле иртә», «хәерле кич», «тыныч йокы» дип көн саен кабатлана торган төче сүзләр юк.
— Мин кайттым, — дигән булам.
— Бөтен хатаны да үзеңә ясарга димәгән, башкаларның ялгышыннан гыйбрәт алырыең ичмасам... Кешене күр, өйрән аннан суң...
— Кемнән өйрәним, әни?! Әтидәнме?
— Хәерченең теле әче! — Әни үз язмышына киная дип кабул иттеме, тавышын көчәйтте. — Атаң мәрхүмгә охшасаң, өч хатынга җитәрсең әле син дә... Болай бикәчкә кереп, төн кунып йөри башласаң...
— Яңа ел каршыладык ич, әни... Соң утырдык.
— Әбизәтелни кунып калырга дигәнме? Балдамайлар очыннан кайтырга трамвай көтәсе юктыр ич.
Әни минем кайда кунып кайтканны белә булып чыкты... Төн уртасына чаклы җыелып, күрше Фатыйма әбиләрдә урамның карчык-корысы кич утыра: кем шәл бәйли, кем йон эрли, оек ямый... берәрсенең оныгы ияреп киткәнемне күреп калгандыр инде. Әни белән бәхәскә керүнең һич файдасы юк, акланам дип әллә нинди ялганга кереп чумарсың... Яңа хәбәрнең болай да ялганы күп була...
— Әни, мин әз генә ятып торам әле, яме...
— Ашатып та кайтардылармы? Аш пешкәние...
— Төне буе табын артында утырдык, — дигән булам. Ә үзем туп-туры диванга.
— Рәхәт булган җирдә хәсрәт бар шул, улым...
Абый минем өчен махсус алды бу диванны. Нальчик шәһәрендә су бораулаганда, әйбәт кенә акча эшләп кайткан чагы иде. Питрәч универмагында күреп калган да «автолавка» дигән машинага төяп җибәргәннәр. Менә, энекәш, шагыйрь булырга хыялланган кеше шушындый диванда айлы тәрәзәгә карап йокларга тиеш, ди абый... Арка терәвече биек, калын мамык белән сырылган; тыгыз матрасы пружиналар өстендә биеп тора; баш-башындагы озын бүкән сыман таянычлары шарнирлы — төшереп куйсаң, ятагы озынаеп кала. Ишек катында торгач, кергән бер күрше аны сынап, утырып-утырып мактый. Диванга яткач, безнең өйнең бөтен эчке матурлыгы күренә.
Армиядәге Үзбәк егете белән хат алыша башлагач, апам киергесен кулыннан төшермәде. Кичләрен клубка йөрмичә чикте дә чикте. Колхозның нәни бозауларын карап эшләгән илле тәңкә акчасы мулине җепләр алырга җитмәгәндер, билләһи! Тәрәзә пәрдәләре, көзге өслеге, әнинең карават итәге, буеннан-буена тартылган кашагалар — барысына да безнең авыл җирлегендә үсми торган чәчәк бизәкләре, сайраган килеш туктап калган кошлар сурәте, моңарчы мин күрмәгән күбәләк канатлары чигелгән. Үзбәк армиядән туп-туры безгә кайтты. Секретарь Разыя апабыз пичәт сугып җибәрде. Апам чиккән чигүләрен өеп калдырды. Зинһар, алып китә күр, бәләкәй генә бирнәң булыр шунда, дип әни күпме ялынды. Тыңламады, Үзбәгең үзе дә мине сатып алмый әле, диде.
Апамны искә төшерергә иренәм, Зәмзәмия күз алдымда тора.
Бигрәк озын төн булды бу... Ниндидер ун сәгать эчендә таныштык, сөештек, кавыштык... Инде язып аңлата алмаслык сусау белән сагынам да. Өйләнү шушылай башлана микән?..
— Гел юлдан берәр нәрсә табып алып кайта торган гадәтең бар синең. Кемдер югалтканны... Кечкенәдән, иске ачкычлар таптың, ватык сәгатьләр, радио кисәкләре, сынык эш коралларын өйгә ташыдың... Беренче күрешүдә үк янында кундырган кунак кызың да берәрсе югалткан нәмәрсә булмаса гына ярар иде, Ходаем!
... Әни, мин сиңа төшемдә генә җавап бирермен. Йокым килә, аягымда чак басып
КАМИЛ КӘРИМОВ
44
торам.
Минем мендәрне бу тиклем кочаклап ятканым юк иде әле... Кояш баеганчы йоклаганмын.
Кышкы озын кич...
Егет кешенең уяна торган, хыяллана һәм моңлана, ашкына һәм уфтана, дәртләнә һәм эзләнә торган чагы. Авыл тулы кеше, өй саен якты тәрәзә, өеңдә әниең бар — ә син никтер үзеңне ялгыз хис итәсең... Хатларны кич яздым, мәхәббәт турындагы китапларны кичтән укый башлыйсың, шигырьләрне дә караңгы төшкәч кенә яза ала идем... Өйнең җылы якка карый торган бер тәрәзәсе минеке, анда — җиһан тарафыннан гүя бары тик минем язмышны күзәтер өчен генә яратылган сагышлы тулган Ай.
Авыл җирендә прицепщик, ягъни тракторчының ярдәмчесе дигән бер эш бар иде. Җәйге каникулларда бераз акча эшләп алыр өчен ярап тора үзе. Туңга сөрүләр башлангач, сабанчылар бер үк тракторда атналап алмаш-тилмәш эшли. Безнең инде һәр кичне клубка йөри торган чак. Эш көне дә, эш төне дә ике алты арасында. Төнге смена кичке алтыдан иртәнгә чаклы... атна буе клубка чыгып булмый. Ә көндезгесе...
Унике сәгать буе сабан рамасындагы калай утыргычта тузан суырып хәлдән тайган кебек буласың да, өйгә кайтып бит-кулыңны югач, яңадан туасың — тәнгә көч тула, көрлек арта, ару-талулар юкка чыга. Тамакка капкаладым микән, юк микән — анысын хәтерләмим, клубка очам! Берәр көн клубка чыкмый калсаң, дөнья бозылыр, аккан чишмәләр туктап калыр, сине онытырлар да кызлардан өлешсез калырсың кебек...
Клубтан кайтып, ае сүнгән тәрәзәң кырына авасың да, йокыга китеп өлгермисең — инде әниең уята башлый:
«Тор, улым, тор, соңга калсаң, урыныңа башка прицепщик алырлар... Тор, улым, тор, акча эшлисең ич. Йокының поты бер тиен аның... Тор инде, тор дим, ялкау егетләрне кызлар да сөйми...»
Аһ, бу таң йокысының тәмлелеге! Һай бу мендәрнең тирәнлеге! Абау шушы кайнар юрганны алҗыган тәннән куптарып алулары! Вәт мин җүләр, шушындый рәхәтне әрәм итеп, клубка чыккан булып, кырыкмаса-кырык егеттән калган кызларны куып йөреп... Җитте! Бүген кич клубка чыкты юк. Кырдан кайтам да мендәргә чумам... имеш. Ләкин кич җитүгә. иртәнге «тукран тәүбәсе» тагын онытыла... Ял ит, йөрмә, дип бәйләп куйсалар. җидедән үрелгән арканны өзеп качарсың...
Зәмзәмия киткәннән соң төннәр тагын да озынайды: клубка да чыгасы килми, йоклыйсы да килми. Сөйгән ярыңны эзләү — тәнгә тән тисен өчен генәме? Күкрәгемдә аның тән җылысы сыенып калган кебек, колагымда төнге пышылдавы, күлмәк якамда аның ислемай исе.
Ике атнадан бирле кайтканы юк. «Ник?» дигән сорауга үз-үземне юатырдай җавап эзлим: раштуа суыкларыннан курыктымы? Рәзифә сменалы эштә бугай, ял көнен туры китерә алмыйдыр. Башка авылларга кунакка кайтып, егетләр сөеп йөри микән, әллә минем эзләп килгәнне көтеп Казаннан чыкмый ятамы?..
Ләкин мин артык көтә алмыйм инде...
***
1968 елның 31 декабреннән соң авылда миңа бик күп нәрсәләр тыелды, ярамады, каршы төште, баш имәде, аңламады, тыңларга теләмәде. Пыяла койма эчендә яшим сыман: күрәм, матур сүзләр сөйлим, сокланам, аңлашмакчы булам — ишетмиләр; үреләм, ялынам — кулым җитми; тамгалы кош кебек бәрелеп-сугылып очынам, пыяла койманы үтә алмыйм. Өйгә кайтам да төне буе ай нурында коендырып шигырь язам... Саф хисләр өермәсендә шашынып, татлы сөю газапларыннан иләсләнеп языласы, һәм, әлбәттә, азагы һичшиксез кавышу белән тәмамланырга тиешле саф
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
45
әкиятем бер төн эчендә челпәрәмә килде. Ишек яңагына ел саен сызык өстәп ашыктырган буй үлчәмемә карап, ай үсәсен көн үсәм, инде менә яшьлегемә килеп җитәм дигәндә генә...
Капка төбендә мотоцикл тырылдады, шундук «Пип-пип!» иттереп саңгырау аваз салды. Максимовтыр, безнең урамда бүтән матай юк.
Авызы колагына җиткән — сөенечтән түгел, үртисе килүдән.
— Сөенчегә нәрсә бирәсең?
— Әйтеп кара башта...
— Хатының кайтып килә. Урман авызында машина көтеп калды. Ничава гына чибәр икән.
— Ә син аны каян белдең?
— Район универмагына барып килгәнием. Казан автобусыннан бик күп кеше төште анда. Туктап сөйләшеп тордым. Алып кайтадырыем Зәмзәмияңне — чемоданы сандык хәтлек, арба кирәк.
— Мин монда причём? Балдамай кызына ияреп кайтышыдыр, — дигән булам, ә үземнең... тавышымның коты очты.
— Туп-туры сиңа! Хатын-кызлар бик шәпләп сораштырды инде үзен. Ә мин тизрәк сөенче алыйм дип ашыктым.
— Нинди сөенче булсын инде бу?!
— Сөенче, сөенче! Маскарад көнне алданрак күреп өлгергән булсам, сиңа эләкми иде инде ул... Абзаңа рәхмәт әйт!
Һәм Максимов, дөя чаклы бүләк откандай сөенеп, китеп барды. Каеш көегедәй әче майлы төтен эчендә басып калдым, зәһәрлеге елатырдай итеп күзне әчеттерә... Ул миннән бер яшькә олы... Абзый, имеш. Сигезне бетерде дә укуын ташлап, матай белән кызлар куып йөри.
...Юк... юк... юк! Капкадан кертмим Зәмзәмияне! Нишләргә?! Капканы эчтән бикләп калыйммы?.. Бәлкем Зәмзәмия, болар өйдә юк икән, дип кире китеп барыр. Әллә, капкага йозак элеп, карурманга чыгып качыйм да яшьлегемне шунда адаштырыйммы?!. Әни өйдә шул, капкага ул хуҗа. Мин төпчек малай гына...
Өйләнүе бик тиз икән ул... «Хатының кайтып килә!» — дигән Максимовның, билләһидер менә, матай төтене дә таралып бетмәгән иде әле, өй түребездә «Ветеринарная служба» машинасы туктады. Колхоз фермасына «ашыгыч ярдәм» килгән булгандыр инде. Тиз йөрүен күр син аның, кирәк чакта урман авызында икешәр сәгать көтә торган идек, биш чакрым араны җәяү кайтмас өчен.
Мин, йөгереп килеп, Зәмзәмияле машинаны кочаклап алыр дип уйладылармы — берара тын калдылар, ашкынучылар күренмәгәч, йөртүче яныннан төймәләре өзелеп беткән әзмәвер агай төшеп, «УАЗ»ик автобусының арткы ишеген ачты... И Ходаем, әллә Зәмзәмияне носилка белән төшерәләрме?! Күзе буылган тамашачы сыман, сыным катып карап торам. Теге әзмәвер, әүвәл чемодан чыгарды, аннан, сикереп төшәргә ирек бирмичә, Зәмзәмияне ике куллап биленнән кысып, кояшка таба күтәрде. Күр әле син аны, тыпырчынмый да, безнең чирәмлеккә басарга теләми диярсең — аякларын тездән чүгеп, кер бавына эленгән курчак ише, күндәм генә җилфердәп тора.
Минеке лә ул! Түзмәдем, очынып килдем дә әзмәверне куркытырлык итеп:
— Җибәр, агай, синең курчак белән уйнар чагың үткән инде! — дидем.
Ә ул Зәмзәмияне минем кочагыма ыргытты, егылмадым, тотып калдым.
— Мә, рәхәтен күр! — дигән була, халат төймәсен бозау чәйнәгән нәмәрсә.
— Сезнең белән үртәшеп торырга вакыт юк.
«Ашыгыч ярдәм» ферма тыкрыгына борылды.
— Җүнлерәк машина килгәнне көтмәгәнсең. Корычларның буаз кәҗәсе чирләгәнме, районнан ветврач чакыртканнар дип көләрләр әле.
— Нәрсәсе бар инде аның?
КАМИЛ КӘРИМОВ
46
— Әти мал врачы булган, шуңа бәйләп сөйләрләр.
— Алайса әтиең алып кайтты дип исәплә.
— Исәпләрсең... Әти мин туган елны ук үлгән инде ул.
— Димәк, рухы каршы алган, изге юлда йөрим икән.
— Безнең авылда егет өенә кунакка кайтып йөргән кызларны дөрес аңламыйлар.
— Ник әле кунакка гына, бөтенләйгә диген.
— Бөтенләйгә?!!
— Йә инде, йә, урам уртасында әрләшеп торган ише итмә, мужик була бел.
— Мужик түгел мин. Әле егет кеше!
— Мужик! Мужик! Алып кер өеңә.
Күн авылыннан аерылып кайткан Рәшидә сандыгы чаклы чемоданны урам уртасыннан капкабыз төбенә күчереп куйдым.
— Болай өйләнмиләр бит инде, Зәмзәмия?!
— Ә ничек өйләнәләр соң?..
— Хыялымдагыча! Шашып сөелеп, язылышасы көннәрне саный-саный... Туйдан соң кияү чоланында калып... Мин синең чәчкәдәй саф матурлыгыңа хуҗа булып... Син, курка-курка, әкрен генә туй күлмәгеңне саласың... Ә мин сине ашыктыра алмаудан гаҗиз калган хәлдә, түземсезлекнең чигенә җитеп көтеп торам. Ниһаять, үсеп буйга җиткән, төрле хәвефтән, мәкерле кызыгулардан, мут малайларның ымсынуыннан минем хакка исән-имин саклана алган кыз бала үз теләге белән куеныма керә. Шушы татлы минутларны бүлдерергә һичкемнең дә хокукы юк!
Бәлки әле җөмләне дәвам итәр өчен тагын да матуррак сүзләр тезә алган булыр идем... Тик Зәмзәмия, яңакка суккандай җилле селтәнү белән, өметемне өзде. Кояш яктысында өрелгән сабын куыгыдай аллы-гөлле хыялым чәчрәп шартлады.
— Әй!!! Шагыйрьләр шикелле төчеләнеп, кыланчык җөмләләр белән сөйләшеп торма, зинһар! Әллә кем диярсең... Әнә, Солтания апам, бездән күбрәк күргән — чәчәкнең сафлыгы серкәләнгән чакта бал кортларын кызыктырыр өчен генә кирәк, ди... Ә мин инде синнән өч айлык җимешкә бөреләндем.
— Синең районыңның кайсы якта икәнен дә белмим бит хәтта.
— Татарстан картасында бар: Сөлчә районы Яңа Җизни авылы.
— Географиядән үтмәдек. Белмим. Әти-әниеңне дә күргән юк. Бәлки алар каршы төшәр.
— Әти юк. Паспортка сызык куймас өчен генә Борисовна дип язганнар. Әни йөкле килеш синнән тартып алмый инде мине.
— Барыбер... Өйләнү... Җиде тапкыр үлчәнергә тиешле.
— Син җиде тапкыр үлчәгән арада берәү килә дә кисеп китә. Беләбез ул мәкальне...
Кычкырыбрак сөйләштекме — әни йөгереп чыкты. Зәмзәмияне танырга теләгәндәй, чекрәеп карап торды-торды да соравын бик катгый куйды:
— Яңа ел төнендә кунып кайткан кызың шушымы инде?
— Әйе! — дип ашыгып җавап бирде Зәмзәмия. — Каян белдегез?
— Чемоданыңнан!
— Менә ничегрәк килеп чыкты бит әле... Улыгыз йоклавын йоклады да, хәзер өч айлык корсагым белән куып җибәрәсезме?
— Авылда ике гомер яшәп сыңар аягыбызны басмаган Балдамайларга сөйрәп алып кереп көчләмәгәндер ич улым? — Өч айлык?! Йөгең беленми бер дә.
— Солтания апам әйтә, беренче бала ыспай күперә, ди.
— Белмим, ягы-ягы белән шулайдыр бәлки... Рәхмәт, куандырдың, улым. Атаңа охшасаң, өч хатынга җитәрсең әле... Авыр туфрагы җиңел булсын. Әрләвем савап булып барып ирешсен. — Нәм әни Зәмзәмиянең сәяхәт сандыгын җирдән йолкып алгандай кисәк күтәрде дә, җил-җил атлап, капкага ашыкты. — Үзем дә өч ятим үстердем, бер дә кеше баласын елатырлыгыбыз юк.
Безнең авылда бәләкәй капкага, бусага рәвешенә китереп, аркылыга киң такта
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
47
куялар — биегрәк булсын, кар күммәсен диптер инде. Зәмзәмия әниемчә генә атлап кереп китә алмады — кара юбкасының тар итәге аягын тышаулаган иде.
Капка баганасына сөялеп миңа текәлде. Күтәреп алып кереп, мендәргә бастырыр дип уйлады ахрысы... Үртәүле күз карашына бирешмәскә тырышып гамьсез генә көтәм, беләм, хәзер аның тизрәк өйгә кереп, минем яшьлегемә хуҗа буласы килә... Менә ул, маңгай чәчен сыпыргандай итеп, көрсенергә җаен тапты да велосипедка атланган ише аягын кырын күтәреп, ишегалдыбызга сикерде. Мин дә аңа ияреп, капканы ябып кердем... Яшьлегемнең кирәге калмады инде.
Тәүбәңнән яздырырлык гыйшыклы көннәре, фәрештәңне азындырырлык дәртле төннәре белән тәүге атнабыз күңелле генә узды. Бер буралы өйдә үзенә посып ятарга урын табалмагач, әни күрше Хаҗәр апаларга кунарга йөрде.
Никахсыз шаяруларның икенче атнасында мин тагын сагышка чумдым. 1968 елның 31 декабрь төне кылт итеп исемә төште... Әгәр мин, Зәмзәмия белән картайганчы бергә яшәп калсам, яшьлегемнең сагынып сөйләрдәй гүзәл минутлары булмас кебек. Ул көн саен бер-ике тапкыр үксеп ала, тик шунысы бар — елаганда никтер күзе кызармый... Солтания апасының акыллы киңәшләре теленнән төшми... «Яңа Җизни сукмаклары» на Илдар Юзеевтан килгән җавап хатын ертып маташа иде, ничек сизеп калдым... Безнең әле ширбәт ае, дип берәр рюмка шәраб эчмичә юрган астына кермәдек... Ә үзе минем өч айлык йөгем бар, ди. Безнең авылда малаем өйләнде дип шаран ярмыйлар, ә малаем башлы-күзле булды, дип сүз уңаеннан гына әйтеп куялар.
Минем дә бер атна эчендә күзем үткенәйде, башым эшли башлады, колагым Зәмзәмиянең әйтеләсе сүзләрен алдан ук ишетеп өлгерә... Кызый бәлкем миңа кияүгә чыккандыр да, ләкин мин аңарга өйләнмәдем әле... Сусавым басам дип чамадан тыш су чөмергән печән чабучы кебек, инде бу чишмә яныннан тизрәк китәсем килә.
«Мин синең белән яшәргә җыенмыйм, Зәмзәмия!»
«Бар, хет теләсәң кая олак! Баланы шушы нигездә табам! Урамга куып чыгарырга хакыгыз юк!»
Ашык-пошык киендем дә, әнине эзләп, Хаҗәр апаларга йөгердем.
— Әни, гел кешедә кунып йөрсәң, үз өеңнән колак кагарсың, кайт әйдә.
— И, Ходаем, әллә сугыштыгызмы?
— Юк, өйне бүлештек.
Әни кабаланып кул эшләрен төйнәштергән арада Хаҗәр апа сүзгә катышты. Катышмады — миңа атап әйтте:
— Менә, күрше, сәгать төзәтерлек егет булдың... Син барында айга карап ач бүре анасы шикелле улап йөрмәм инде моннан ары...
Әни аны ишетмәмешкә сабышты, мин берни аңламаган атлы кыландым.
***
Күчмә кошларның кайтасылары кайтып, нигез ипләде, ояларда яңа авазлар ишетелергә тора. Язгы җилләр кемгә дә ярарга белмичә аркылы-торкылы исә. Кышкы йокымсыраудан уянып чыккан бал кортлары гыйшыклы тал песиләрен кытыклый. Җимеш агачларында чәчәк бөреләре бүрткән. Кояшы да хәтта җанга сеңеп, күңел түренә кереп байый. Клубта кеше бик юктыр инде. Язның яшьләрне авыл читендәге кичке уеннарга тарата торган мәле. Алтын-көмеш туйлар үткәреп, тигез гомер кичкән парлар күз алдыма килә дә шул бәхетлеләрне кызганып куям — аларга кичке уенга чыгу юк! Мин инде бер атна дигәндә үк, көмеш телле гармун чыңлап торган ял кичәләрен, парлашып вальс әйләнүләрне, тыпырдаулары белән туң йөрәкләрне уятырлык кызлар биюен сагындым... Бәхетлеләр өйдә ничекләр итеп түзеп утыралардыр?..
Кичке уенга чыгып киттем... Тиз киттем. Зәмзәмиянең еларга яратканын беләм. Күз яше минем аяк-кулымны тышаулый, хыялларымны кимсетә, көрлегемне мескен итә.
КАМИЛ КӘРИМОВ
48
Ашыгычлык белән ике җөмлә генә ыргытышып алдык.
«Мин дә сиңа иярәм!»
«Урманга утын төяп бармыйлар!»
Без — кичке уеннарның соңгы малайлары...
Туп-туры Сәвияләр тавына киттем, аякларны тыяр хәл юк. Мин килгәндә инде яшьләр озын коридор булып парлашып баскан. Гап-гади «Наза» уены — аны таң атканчы, көтү куганчы туктаусыз уйнап була. Парсыз кеше алга килеп баса. Иң әүвәл аңа такмак җырлыйлар. Аннан күмәкләшеп яр сайлыйлар.
Мич башыннан поезд килә,
Итекләргә абынып.
Күрәсем дә килми үзен, Үләм инде сагынып.
Монысын дежурный Хөрмәтуллага җырладылар.
Кимә итек, ки читек,
Аякка җиңел итеп.
Күн авылы егетен сөй, Шәлеләргә үч итеп...
Минем Сәвиягә эләкте бу җыр. Сайлау ыгы-зыгысы тынган арада иң алга үзем килеп бастым. Такмакның миңа насыйбы корычлы-борычлы иде:
Келәт эчендә келәт,
Нәселегез белән түгел, Син үзең генә б... !
Күмәкләшеп көлсәләр, кыен икән ул. Алай да бирешмим, «наза» кычкырганны көтәм.
Пар ат килә, кемне ала?
Кемне сөйсә, шуны ала!
Ак кирәк, күк кирәк, безгә...
Шулчак уен өзелгәндәй булды. «Наза»чылар миңа Сәвия кирәген беләләр ләбаса, ник дәшмиләр? Ялыктыргыч, һай сау-таза җирдә җәрәхәт ясый торган тынлык иде бу. Түзмәдем сайлауны үзем дәвам иттем.
Ак кирәк, күк кирәк, Безгә Сәвия кирәк!
Капка булып баскан яшьләр арасыннан үтеп, Сәвия янына килеп бастым. Кулын ычкындырмый тора. Күн авылыннан килгән кунак егет Касыймга чытырдап ябышкан.
— Уен кагыйдәсен бозасың, парлашыйк! — дим.
— Өйләнгән мужиклар өчен түгел бу уен! — ди.
— Мин әле өйләнмәгән! — дим.
— Корсаклы хатының килеп җитәр хәзер! — ди.
Күз алларым кинәт караңгыланып китте, әйтерсең лә авыл өстендә бөтен йолдызлар да берьюлы сүнде. Мин үзем дә хәзер кул сандыгын күтәреп кайткан Зәмзәмия хәлендә түгелме соң?! Керер капкам берәү генә...
Абау, язның яшьләрне харап итәр чагы!..
***
Район газетасында шигырьләрем басылганда, мине кызлар күбрәк ярата иде. Ай саен әдәби сәхифә чыгып бара, сәхифә саен катнашырга тырышам. Кызыл шигырьләрне аеруча хөрмәт итәләр бугай — бәйрәмнәр җитсә, «Алга»ның иң
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
49
алгы битенә урнаштыралар. Әллә махсус көтеп торалар шунда... бүген илтеп бирсәм, икенче көнне үк гәҗит булып өйгә килеп керә. Шигырем басылып чыккан көннәрдә клубка иртәрәк чыгам, мактау сүзләре көтеп йөрим. Фойеда биюләр бүленеп, гармунчы яңа көй эзләгән арада, яшьләрнең пышым-пышым сөйләшүе гел минем турыдадыр кебек. Горурлык хисемне тыяр хәл юк: гәүдәм турая, борын чөелә, карашларым белән клуб түшәменнән йолдыз чүплим, колак икеләтә сизгерләнә. «Шигырең чыккан, үзең күрдеңме соң?.. Шигырьгә бик исем китмәсә дә, синекен укыдым әле... Миңа багышлап та берәрне яз инде...» дигән сүзләрен кабат-кабат әйттерәсем килә.
1967 елның 19 июлендә, «Яшь Ленинчы» газетасында беренче хикәям басылып чыккач аптырап калдым — ник берәрсе мактасын!.. Беләм бит юкса, пионерларның өлкә газетасына ярты мәктәп языла. Авылның газета укымый торган көненә туры килде ахрысы.
Китапханә мөдире Халисә апа гына аркамнан сөеп алды. Өлкә матбугатында чыга алгач, сиңа артист булу турында хыялланасы юк, ничек тә район газетасына эшкә урнашырга тырыш, институтка читтән торып керерсең, ди. Конкурстан уза алмаслыгыма төрттерүе инде «ызбач» апаның. Бер урынга ундүрт абитуриент гариза биргәнне ишетеп белә иде инде ул.
— Миңа көндезге бүлек кирәк шул.
Шактый гына масаебрак әйтеп ташладым ахрысы.
— Читтән торып укыдым әле менә, аңа карап укам коелмады! — диде Халисә апа, үртәлүен яшермичә.
— Читтән торып уку, ул — читтән торып яшәү, читтән торып ярату, читтән торып эшләү кебегрәк килеп чыга түгелме соң, Халисә апа?
— Абау, хәерченең теле әче! — диде дә Халисә апа, минем хикәям басылган гәҗитне өстәл астындагы кәгазь өеменә ыргытты.
И, тиктормас телем — утлы корал шул син! Кич кирәкмәгән җирдә яралап куясың. Дәшми торса, җүләр кеше дә акыллы булып күренә бит... Дәшмичә калырга ничек өйрәнәсе?!.
***
Газиз башкаемны кая куярга белмичә кайгырып йөргән чагында «Алга» гәҗитеннән чакыру килде. Бармас җиреңнән йөгерә-йөгерә барырсың — берьюлы дүрт язучы белән очрашу диелгән. Хатны Зәмзәмия миннән алдан ачып өлгергән иде инде. Мөһерсез, штемпельсез кәгазьне кичке уенга качар өчен уйлап чыгарылган хәйлә дип кенә кабул иттеме, мине җавап тотар өчен әзерләп, авызын турсайтып йөри башлады.
Әдәби берләшмәбезнең исеме «Мишә дулкыннары» дип аталса да, утырыш ни өчендер Мишә ярында түгел, ә урман авызындагы аланда оештырылган. Печән кибәннәренең түбәсен каплый торган олагаем, калын брезентны быелгы чалгы тимәгән үлән өстенә келәм итеп җәйгәннәр. Аның зурлыгына карап, бүгенге очрашуда егермеләп кеше катнашасын чамалавы кыен түгел. Үзем шикелле, штаттан тыш хәбәрче, дигән яшьтәшләрем белән исәнләшеп өлгердем. Күн авылыннан Мөхәммәт Садыков, Әлбәденнән — Павел Апушев, Кокушкинодан — Сәетбаттал Закиров, Янсуардан — Ринат Рәхимов һәм тагын бер-ике иптәш аерым төркем корып гәп куерта, безгә алар белән кул биреп күрешергә иртәрәк әле.
Хаҗәр апайның күкеле сәгате ике тапкыр кычкырганны көткәннәр диярсең, төп-төгәл ике тулганда «Алга» редакциясенең «Москвич — 402» машинасы брезент келәм янына килеп туктады. Дүрт ишеге дә берьюлы ачылды. Шофёр янәшәсеннән төшәсе кунак китап нәшриятыннан — Сафа Сабиров булып чыкты 50
— җиргә аяк басканчы ук Павел Апушев аны кочаклап, күтәреп диярлек алды... Абдулла Сәләхетдинов белән Рәшит Гәрәй җиңел сөякле Раил Шакировны уртага алып утырганнар иде, алар өчесе дә машинадан үзләре төште.
КАМИЛ КӘРИМОВ
Кунакларның райкомга кереп тормыйча, туп-туры аланга килеп туктаулары икән. «Алга»ның әдәби хезмәткәре Раил Шакиров аларны Казанга ук барып алган. Ул шыплап тутырылган багажниктагы дүрт-биш шешә «Шифалы су»ны брезент өстенә тәгәрәтте, кибет кәгазенә төрелгән стаканнар китереп куйды. Машинаны урман ешлыгындагы күләгәгә яшерергә кушып, шофёр колагына тагын бер ике кәлимә пышылдады.
Чын шагыйрь булу өчен ничек киенергә, үз-үзеңне ничегрәк тотарга, сөйләшү манераларын отып калырга дипме, мин зур абзыйларны җентекләп күзәтәм...
Рәшит Гәрәй май кояшы үтеп кермәслек итеп куе зәңгәр костюм кигән, башында җиңел эшләпә. Ул үпкәләгән кебегрәк итеп, алан читенә барып басты, наратлар арасыннан үрелә-үрелә, Мишәнең кояшка каршы ярын яулап алган Питрәч бистәсен күзәтте. Аннан соң, кунаклар ягына борылып, кулындагы тузганакны өреп туздырды.
Абдулла Сәләхетдинов билен кыстырмыйча гына кыска җиңле җитен күлмәк кигән. Кысан машинада оеган идеме, уң аягына сизелерлек аксап бераз йөренде дә, күн чабатасын салмый гына брезент читенә кырын ятты. Бармагы белән төртеп күрсәткән шешәдән аңа су салып бирделәр.
Сафа Сабиров әле һаман да Павел Апушевның илтифатлыгыннан котыла алмый иде, чуар пинжәген салып иңенә элгән, вак шакмаклы, ачык изүле күлмәгенең яка астына ашъяулык хәтлек кулъяулык тыгып, тирләгән муенын сөрткәли, үзе иренен бер читкә бөрештереп, яшь шагыйрьгә туктаусыз нидер нәсыйхәтли.
Бигрәк тә мин Раил Шакировны үз иттем. Яшь авторлар белән, берсен- бер аермыйча, кул биреп күрешеп чыгуы да — үзе ни тора! Бу егетне Әгерҗе ягыннан килгән, диделәр. Уртача буйлы, киң җилкәле, җыйнак гәүдәле. Шагыйрь әйтмешли, әллә кайдан күренеп тора — солдатта булган, диләр. Кара тутлы йөз, чем кара чәч, көдрә зөлефләренә карап, аның Әгерҗе ягында удмурт туганнары юктыр диясе килә. Шагыйрь буларак та мин аны брезент келәм тирәсенә җыелганнар арасында өстенрәк итеп күрәм. Алдан ук санап үткән язучыларның бөтен иҗатын яттан беләм дип әйтмим, шулай да Раил Шакировның «Хакым бар» дигән китабын кат-кат укып торам, шигырьләре яттан өйрәнергә җиңел, теләсә кайсы сәхнәдән кычкырып сөйләргә була, әйтелгән фикере төгәл, фәлсәфәсе аңлаешлы — йокыны китерми, рифмалары кыланчык түгел, геройлары җирдә яши. Абыем кебек якын ул миңа. Ни өченме?..
Мәктәпне тәмамлагач, Педагогия институтына документлар тапшырыр алдыннан мин «Алга» редакциясенә кереп чыккан идем. Шунда ул минем ике хыялымны да җентекләп тыңлады, тыңлаган арада өч-дүрт тәмәке тартып бетерде.
— Артист булырга хыялланмаган авыл баласы юк! — диде ул, тагын бер тәмәке кабызып. — Шигырьләрең кызык кына, сиңа татар теле бүлегенә керергә кирәк.
Пәм Раил Шакиров, минем ике хыял арасында икеләнеп торуыма бик исе китмичә генә, зур кәгазь бите алды. Китап битенә автограф биргән ише кыйгачлап шактый язды, аны дүрткә бөкләп конвертка салды. Тышына эре хәрефләр белән «Гөлшат Зәйнашевага — Раил Шакировтан» дип куйды. 1967 елның 14 июлендә, мин әлеге хатны тотып Бауман урамыңдагы Язучылар
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
51
союзына беренче тапкыр аяк бастым. Гөлшат Зәйнашева, катлаулы тормыш юлы кичкән Раил Шакировнын. шигырьләрен мактый-мактый, мине җитәкчеләр янына алып керде. Ярты сәгать үттеме-юкмы, институтнын татар әдәбияты кафедрасы мөдире Абдулла Сайганов исеменә юллама язып бирделәр, Язучылар оешмасынын председатель урынбасары Зәки Нури кул куйды.
Әлбәттә, бу «направление»нен ярдәме тимәде... Мәктәпне алтын-көмеш медальгә бетерүчеләр, колхоз-совхоз исеменнән килгән стипендиатлар, төрле олимпиада җинүчеләре, спорт мастерлары, армиядән кайткан медальле егетләр — болар инде конкурстан тыш керергә тиешлеләр квотасына алдан ук өлгергәннәр. Мин егермеләп көнгә сонга калганмын. Үземә күрә ашыгып яшәсәм дә, татлы хыялларыма гел сонрак ирешә торган булдым; 26 яшьтә — көндезге бүлек студенты; 31 яшькә чаклы хатын эзләдем; 50 яшьтә машина алдым; инде 15 ел буе авылда өй салам; 60 яшемдә, ниһаять, кулыма онык тоттырдылар... Кеше гомере кыскадыр да, язмышы озын анын. Ниһаять, яшьтәшләрне куып җитәм бугай инде...
Хәер, мактанчык кеше гел киләчәк турында сөйләр... Әгәр Зәмзәмиядән малай туса, ана Раил Шакировнын исемен кушарбыз. Һәм шагыйрьне өебезгә кунакка алып кайтырмын да: «Менә, абый, бишектә сезнен адашыгыз!» — дип мактанырмын, сыйлармын үзен. Хәтта өйдән чыкмыйча гына тәмәке тартырга да рөхсәт итәрмен!..
Әдәби берләшмә утырышны тиз тотты. Өйдән алып килгән кулъязмаларны тикшереп тормадылар, район газетасында басылган шигырьләргә брезент өстендә генә күз йөгертеп чыктылар да уртак кимчелекләребезне санап, унышларыбызны түгәрәкләделәр.
Саубуллашу сүзен Ринат Галәвиннан көттеләр. Казан язучылары алдында сер бирми — фикерен тупларлык пауза ясар өчен, күзлеген салып, баш бармак бите белән сөрткәләп алды. Линзалары пыяла шарны урталай ярып кына куелган булдымы — күзлеген салгач, анын элеккеге зур күзләре тәмам кечерәеп калды.
— Кадерле кунаклар, төбәгебезнен горурлыгы дип саналган иҗади яшьләр һәм дә яшь хәбәрчеләребез! — Ринат Галәвин кәгазьдән укымады, шулай да күзлеген еш төзәткәләде. — Бу көннәрдә «Алга» редакциясе юбилей эшләре белән мәшгуль. Дөрес, республиканы шаулатырлык зур вакыйга түгел... Шулай да 35 ел эчендә районыбыз газетасын зур шәхесләр күтәрде, Гурий Тавлин, Марат Мөлеков, Касыйм Фәсәхов, Мәхмүт Хәсәнов, Абдулла Сәләхетдинов, Флорид Әгъзәмов, Рахмай Хисмәтуллиннарнын хезмәт кенәгәсенә «Алга» газетасынын мөһере сугылган...
Якташ язучыбыз, Иске Йорт егете Сафа Сабиров — Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият редакциясе мөдире. Анын ярдәме һәм кереш сүзе белән якташыбыз Павел Апушевнын «Сукмагым» дигән беренче шигырьләр җыентыгы чыгып килә. Сезнен иҗатны да Казан редакцияләрендә менә шундый игелекле шәхесләр көтә. Языгыз!
Сәгать биштә Казан кунакларын Райкомнын I секретаре Обухов кабул итә. Таралышмагыз, хәзер без урман авызына чыгып фотога төшәбез, бәйрәм санында беренче биттә күрерсез... Раил, плёнкан җитәрлекме? Оештыр халыкны, Георгий Константинович сонарганны яратмый!..
***
Авылдан мин үзем генә чакырулы идем. Рәхәтләнеп җәяү кайтыйм әле. Урман аша тәпиләсәм, юлы бермә-бер кыскарак, ләкин су буйлап тәвәккәлләдем... Мишә буенда шигырь күбрәк! Язгы ташуларнын әүхәте беткән, су чистарып, үз эзенә төшкән. Ата кошларнын сайрап торган мәле. Агым унаена, дулкыннарга 52
КАМИЛ КӘРИМОВ
52
ияреп, әниле балачагым иленнән кайтып киләм. Ашыкмыйм. Шәвәли комлыгына җиткәч, Мишә Казан юлына борыла. Исән калган хыялларымны тәртипкә саласым бар. Таң атуга охшаш кояш баешы, тирән ярда тургайлар кайтавазы, кичке җилгә ияргән көтү тузаны исе, язның япь-яшь киче... Нәкъ менә хәзер ялгызлар үзенә пар эзләп ыргыла, парлыларның сөелер урын эзләр чагы... Ә мин ошбу илһамиятгән үземә шигырь эзләрмен. Кем өчен? Атна саен хат алыша торган Сәрия, Ләйлә, Назлыгөл, Илсөяр, Наиләләр өченме?
Әллә соңгы «наза» уенында миңа такмак чыгарып, Күн авылы егете Касыймга юри чытырдап ябышкан Сәвия өченме? Ябышканнар кияүгә дә ябышып чыгар, соңгы хатлар араны өзәр... Аларның берсенә дә минем шигырьләр кирәкми инде хәзер...
Ә мин поэма язам... Зәмзәмия исемле кыз бала язмышы турында... Яңа Җизни авылында ялгыз хатын яши. Ул, иптәш кызларына ияреп, Чиләбе өлкәсенә бәхетен сынарга дип чыгып китә... Магнитогорски ПМСына, тимер юл салучылар бригадасына килеп эләгә. Шпалларга башмак кагучы булып ирләр эшендә эшли. Яшәүләре — тимер юл вагонында... Үзләре салган юл буйлап вагон да гел күчеп тора... Борис исемле башкорт егете белән таныша. Борис телгә оста, белмәгәне юк, шома егет, шигырьләр дә яза. Балага узганын белгәч кенә, егет армиягә алына. Йөкле хатын туган авылы Яңа Җизнигә кайтып төшә. Шунда кыз бала таба. Зәмзәмия исеме куша. Шуннан... Борис боларны эзләми. Армиядән соң Каспий далаларында газ ятмалары бораулаучысы булып киткән дип ишетәләр... Зәмзәмиянең әнисе гомер буе «Агыйдел» журналын алдыра.
Поэманың икенче бүлеге Зәмзәмия Борисовна турында. Кыз әтисез үсә... Чибәр. Тиз өлгерә. Егетләре күп. Араларында берсе — Хәтим исемлесе аеруча әрсез булып чыга. Яклаучысыз кызны чыгарылыш кичәсеннән кайткан чакта урманда көчли. Әйләнәм дип юмалап йөри. Өйләнми. Бәлзәмия исемле кыз белән авылдан чыгып кача.
Поэманың өченче бүлегендә Зәмзәмия Казанга китә. Иптәш кызына ияреп кунакка кайта. «Мин»ем белән таныша. Язмышын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Мин аны бәхетле итәргә вәгъдә бирәм... Ләкин үзем бәхетсез...
Поэманың морале: Тол хатынның язмышы кыз балага күкрәк сөте белән күчә...
Поэмага гыйшыкланып тотындым.
Тавыклар куначага менүгә, өстәл артына утырам. Таң әтәче кычкырганчы күчмә лампаны сүндермим.
Бер атна дигәндә төгәлләдем. Исемен: «Яңа Җизни сукмаклары» дип куйдым. Язучылар оешмасының адресын беләм. Туп-туры Гөлшат Зәйнашева исеменә җибәрдем. Дөрес, теге вакытта Гөлшат апа Тукай клубының директоры булып эшләгән икән. Минем поэманы ул яшь язучылар белән эшләүче әдәби консультантка тапшырган.
Һәм, атна үтте дигәндә, миңа Илдар Юзеевтан хат килеп төште.
2/VI-69 ел.
«Хөрмәтле...!
«Яңа Җизни сукмаклары» исемле шигъри кулъязмагыз белән таныштым. Мораль темасына язылган әсәрләр бик кирәк, әлбәттә. Кайбер урыннарда Сез шигырьне дә «үрә» беләсез. Ләкин, кызганычка каршы, поэма кебек катлаулы жанрда Сез югалып каласыз. Беренчедән, алдаучы азгын ир һәм алданган кыз фаҗигасе турында безнең әдәбиятта бик күп язылды. Сезнең язмагыз художество-эчтәлек ягыннан алардан нык калыша. Геройларыгызның поступоклары, кичерешләре тормыштагыча табигый түгел. Икенчедән, бу теманы хәл итү өчен, Сезнең шигъри осталыгыгыз җитми. Шигырь язарга өйрәнмичә торып поэмага тотыну, әлбәттә, читен эш.
Киләчәктә шуларны искә алырсыз дип уйлыйм.
Сәлам белән,
ТАССР Язучылар союзының әдәби консультанты (имза) Илдар
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
53
Юзеев.
Миңа әле унтугыз да тулмаган.
Шагыйрьлеккә өйрәнүнең чиге юктыр.
Яшьлек хаталары һәркемнең дә бертөрледер, ләкин язмышлар күптөрле. Поэманы яңадан язасы бар. Аның өчен әдәби язмышларны кабат-кабат өйрәнәсе, Зәмзәмиянең туган авылына кайтып, үскән нигезен, суга йөргән чишмәсен, фаҗиганең шаһитлары булган яшьтәшләрен күрәсе бар.
Зәмзәмия үз авылына алып кайтырга бигүк ашкынып тормый. Солтания апасы: «Бәбиеңне тап әле әүвәл, шыннан соң нүешеңә күренеп шапырынырсың!»
— дигән... Чемодан белән кайткан йөге өч айлык булса... 31 декабрьдән башлап санап чыгардым — сентябрь азакларына туарга тиеш. Ким дигәндә биш ай хәзер. Бу килеш Саескан тавында паромнар белән идел кичеп, 230 чакрым буе «ПАЗ»икларда сикәлтә санап кайтырлык итеп сагынмагандыр әле авылын. Дөрес, Зәмзәмиянең гәүдәсе — һаман да сылулыгын югалтмаган — мин бәбиле дип бүлтәеп тормый. Сыны авырайды, каенанага ярарга тырышып, артыгын тыпырдамый, башын исә, икенче ияге сызылып куя. Әни әйтә, беренче көмән бик җыйнак була ул, ди. Белгән нәрсәм түгел, моңарчы безнең өйгә корсаклы килен төшкәне юк иде әле.
Июль челләсендә Зәмзәмиянең биле тартылды, авыры кием белән генә каплап бетерерлек түгел хәзер. Җиләккә баргач та Көрәксә болынында тезләнеп кенә җыеп йөрде.
Сентябрь җитте. Урам шаулатып балалар мәктәптән кайта, ә безнең «Раил Шакиров» һаман тумый әле.
Бөек Октябрь Социалистик революциясенең 52 еллыгын бәйрәм иттек...
Кыш җитте. Танышуыбызның 1 еллыгы дип Яңа ел төнен дә каршыладык... Тумый да тумый.
Иске поэма шул килеш ята.
Әни әйтә:
— Җиде айдан туучылар бар. Ну, ана карынында ел буе ятмыйлар ич инде?!.
— ди.
Мин әйтәм:
— Икәүдер алар — син алдан чык, юк үзең чык алдан, дип берсен-берсе үгетләп яталардыр.
Әни көлми.
Зәмзәмия көлә-көлә әйтә:
— Саный белмәгәнсез!
Әни әйтә:
— Тугызга хәтлек кенә санар өчен минем өч класс белемем дә җитә!
Мин әйтәм:
— Чемоданың апрельдә кайтты, гыйнвар азагында тумый калмас...
Зәмзәмия әйтә:
— Каян белим инде мин аны. Моңарчы бала табып караганым югые ич!
Әни әйтә:
— Син белмәсәң, Солтания апаң белгәндер...
Шуннан соң малай туганчы сөйләшмәдек... Кәбисәле февраль башында малай туды.
Пәм, кояш баеганда очар канат биреп, шигъриятле киләчәк белән туктаусыз рухландырып торган мәхәббәт алиһәсе — музам җәяүле бураннарны, чатнама суыкларны кичеп, сагышлы көннәрдән шыксыз төннәргә күчеп, ком бураннарына кереп адашты.
Поэманы оныттым...
КАМИЛ КӘРИМОВ
54
***
Иртәгә бөтенләйгә аерылып китәм. Тагын. Өченче тапкыр инде(!) Фельдшер Мәүлидә апаның «ашыгыч ярдәм» сумкасы хәтлек кенә кулсандыгымны күтәрәм дә чыгып качам. Ияргән малым: шактый ук киелгән ак нейлон күлмәк, өстемдәгесе өлгереп җитмәгән әфлисун төсендә; җиде-сигез төрле куен дәфтәрем, басылып чыккан шигырь-хикәяләремне кисеп ябыштырган калын дәфтәр. Коңгырт костюмның чалбарын үтүкләп тормыйм, юкса Зәмзәмия шикләнеп, бусагага аркылы ята... Икесендә дә эзләп тапты. «Синнән башка фатирыбызга кайтып керәсем юк. Баланы минем әни үстерер әле... Бөтен гаилә дә шулай этле-мырлы яши инде. Сиңа гына гел мәхәббәт кирәк. Каян килгән шаһзадә?!» дигән сүзләрне күз яшьләре белән ныгытып куйгач, ике тапкыр кире кайттым. Күңелем кәлҗемә бит минем — күз яшенә әсир төшәм.
Китәм дигән көнемнең таңы атып килә.
Соңгы елларда минем өчен таңнар көн саен бертөрле: кояшы да шул ук, күге дә, офыкның бу тәрәзәдән күренеп торган өлешендә агач сурәтләре, биек йортлар күләгәсе дә, тургайсыз болытлары да шул ук.
Таңның кызыл сызыгында Җир белән Күк аерылды. Яктылык чатнавы торган саен ныграк зураеп, ниһаять, кояш кыерчыгы күренде. Авырттырып туа яңа көн...
Мин бу тәрәзәне таңнары белән Зәмзәмиягә калдырып китәм.
Сервант шүрлегендәге калай будильникка кояш төште бугай. Башка көннәрдә аның кыңгыравы миңа язгы тәнәфесләрдән озаклап чакыра торган ерактагы мәктәп елларын искә төшерә иде... Бүген ул кибетләрдә тәрәзә яңагына кадакланган «Разбой!» кыңгыравы булып яңрый, кыңгыр тынлыкны дер селкетә: «Талыйлар! Качалар! Тотыгыз!..» Менә хәзер, сиренасын үкертеп, патруль машинасы килеп туктый. Аннан ике милиционер бәреп керә: «Кем? Кайчан? Нәрсәләр югалган?!.»
Ир белән хатынның аерылышуы ул — үзенчә гаилә эчендә башланган гражданнар сугышы. Бер түбә астында кулга-кул тотынып гомер иткән ике кеше кинәт кенә сыйнфый дошманга әверелә. Пәм кем җиңә — шул хаклы! Кем җиңелә... шул чигенә. Шәһәреңне, өеңне, мөлкәтеңне ташла да кач! Татуланган атлы кыйланып, күпме генә солых төзесәң дә, барыбер туктамый ул гражданнар сугышы.
Зәмзәмия әнисе белән бергә эшли — икесе дә фәнни-тикшеренү институтында кече лаборантка. Аларны оешманың автобусы йөртә. Юл уңае малайны да яслегә озатып өлгерәләр. Яшәү рәвеше шулай көйләнгән иде. Миңа ышаныч юк, эш урыным җәен-кышын кырда иде.
Яңа туган көннән миһербанлык көтеп, кояш хозурында хыялланган килеш, хезмәт кешесе өчен уяну сәгате җиткәнне дә сизми калганмын.
Кухняга Зәмзәмия чыкты, зал ишеген япмады, аннан әле әнисенең чыгасы бар. Тәрәзә төбенә таянган җиремнән, борылмыйча гына мин аларны җилкәм аша тоеп торам.
Зәмзәмия, кирәкмәсә дә, сыер җилене тарткан ише генә чыжылдатып краннан бер йотым су өстәгәч, тулы чәйнекне газ плитәсенә ыргытты. Әйе, әйе, куймады — ыргытты!
Ә н и с е: Шагирь моңаямы?
З ә м з ә м и я: Буровойда калган курчакларын сагына.
Ә н и с е: Әллә кичәдән бирле шонда тора?
З ә м з ә м и я: Мендәрендә гүр суыгы.
Ә н и с е: Шыксыз гәүдәсе генә калкына. Җанын кемнәргәдер калдырып кайта хәзер, хәсис.
З ә м з ә м и я: Ул сыкасын да эзләп табам. Башкалар белән яшәтмим дидемме?!. Үрмәләп кайта торган итәм сөйрәлчекне.
Әрләшү ул — кискен диалоглар бәрелеше... Ә боларның зарлануы парлы монолог кына. Әгәр шушы минутта берәр кәлимә өстәсәм — сүз зурга китеп, әче таңнан кара
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
55
тавыш кубачак. Мин каршы дәшмәгәч, боларның гайрәте тиз сүрелде.
Ә минем җан чынлап та үземне ташлап качкан, ул инде атна буе өйдән-өйгә кереп, Әмәт тавы бистәсендә баш төртерлек почмак эзләп йөри. Гаиләсеннән кача-поса яшәргә җыенган ирне кем фатирга кертсен инде?.. Парлы гаиләдә ирләр хатыныннан көнләшә. Тол хатынга туры килсәң — нәкъ минем кебек үк ташлап киткән иренә әйтелми калган тозлы-борычлы кинаяләрен йөзеңә бәрә. Ә кемнеңдер кызы үсеп буйга җиткән... Ашык-пошык салынган өйләрдә түбә саен икешәр-өчәр гаилә тыгылып ята. «Теплоконтроль», «Соцгород» тирәләрендә почмак табуы җиңелрәк, диләр... Ләкин миңа шушы тирәдән табарга кирәк, укырга керергә теләгән институтка якынрак итеп.
Ниһаять, Косогорная урамының очына чыктым дигәндә генә, «ярар...»га охшаган сүз ишеттем. Кычкырып әйтмәделәр, ыңгырашып кына. Сиксәннән узган ятимә карчык урын өстендә Әҗәл килгәнне көтеп ята иде. Фатир хакы да сорамыйм, ди, өемнең искелегенә, идәннең череклегенә түзсәң, җаның теләгән кадәр яшә, ди.
Әхмәт морза бистәсендә (безнеңчә — Аметьево) бөтен урамнарны да «Косогорная» дип атап булыр иде — кая карама, кыек тауны кисеп кереп, рөхсәтсез салынган такта өйләр, рәтен-чиратын югалткан тыкрыклар. Тауны тигезләп түтәлләр ясаганнар. Ятимә карчыкның җепсә-баганалары гөмбәләнгән рәшәткә эчендә яшьлегеннән калган ике алмагачы да бар хәтта. Исемен бик тиз әйтте: әллә Хәтимә, әллә Фатыйма диде шунда, кайтарып сорамадым. Минем өчен ул гелән Әби булып калды.
Әби хәзинәдә ни барын күрсәтергә теләпме, унөч тиенлек күмәч батоныннан кыерчык сындырып, кырлы стакандагы сары чәйгә манып капты. Өстәл хезмәтен үтәгән арка терәвечле такта утыргычта яртылаш ачылган маргарин пачкасы белән касәдәге шикәр комыннан гайре нигъмәт юк.
Без дә бу вакытта буровойда төшке ашка туктала торган идек инде. Чемоданымны карават астына шудырдым да «Роторная» тукталышындагы гастрономга йөгердем. Кесәмдә акчам юк әле, ләкин берсе-берсе егерме тәңкә торган отышлы дүрт заемым бар, шуларны почта бүлекчәсенә кертеп сиксән сумга алмаштырдым. Ай саен өчәр-дүртәр йөз сум акча эшләгән мужикның яшерен «чумарасы» булгандыр инде диярсез. Юк. Су бораулауда эшләүче агайларның бөтенесе диярлек хатыннарына ел дәвамына ярарлык ышаныч кәгазе язып тоттыра. Агрегатны туктатып, эшне ташлап, контор тирәсендә акча көтеп йөрүчеләрне начальство бик өнәми, еллык планны арттырып үтисе бар.
Мин дә, башкалар алдында вакчыл ир булып күренмәс өчен, зарплата алуны тулысынча Зәмзәмиягә тапшырдым. Кесә төбендә запас акча йөртү мөмкин түгел, үзем сизмәгән арада барыбер әнисе белән икәүләшеп тентү ясыйлар иде.
Гастроном киштәләрендә «завтрак туриста», «диңгез кәбестәсе», вафли, печенье, карамель ишеләре өелеп тора. Колбаса, атланмай, каймак кебегрәкләрне комбинаттан китергәннәрен сагалап торырга кирәк. Көндәлек ризыкның талонга калачагын яшермиләр инде. Кичен радиоалгычлардан «Голос Америки»ны тыңлап яткан агайлар, ишегалдына җыйнаулашып домино уйнарга чыккач, артык тел яшереп маташмыйлар, азыкның һәр төренә аерым төстәге купоннар бастырыласын, шәһәрдәге кеше башына ничә грамм пай тиясен, хәтта аракының да талонга каласын өстәл сугып сөйлиләр. Ил кысмырланганчы дип ашап һәм эчеп калу шаукымы көннән-көн ныграк сизелде.
Минем кебек шәһәр белән авыл межасында калганнарның тамак шарты хөртиләнәчәк алайса. Бу хәлдә яңа эшкә урнашу, прописка табу һәм алга таба укырга кереп карауны ашыктырырга туры килә.
Казанның 700 мең кешеле чагы. Чат саен игъланнар тактасы: безгә кил, безгә кил, дип чакырып торалар... Эшнең тулай тораклысы кирәк кирәген, ләкин мин әле буйдак түгел, Зәмзәмиядән бүген генә чыгып качтым, законлы аерылу өчен утлар-сулар кичәсем бар.
КАМИЛ КӘРИМОВ
56
Менә кайчан кирәк ул тормыш тәҗрибәсе! Мәктәпне тәмамлап, укырга керә алмыйча калгач, Мех берләшмәсенең 2нче фабрикасында тире юучы булып эшләп алган идем: хезмәт кенәгәң кирәкми, гаиләң бармы, юкмы — аларга барыбер, яшеңне сорамыйлар, килгән көнне үк гариза яздырып, фабрика эчендәге барак-торактан карават биреп, өч сменалы эшкә җибәрделәр... Пешеккән тире исенә ике ай түздем. Гомерем озын булса, мутон тун кигән кызларга борылып та карамам дип, бишмәтле авылыма кайтып киткән идем... Ярый әле «тәүбә» әйтмәгәнмен, күпме ел үткәннән соң, аякларым үзеннән- үзе тагын шул якка каера. Ни дисәң дә, таныш як, белгән җир, үги туганым кебек... Алай да килгән хутка тире чокырына сикерәсе итмәдем әле, ни дисәң дә, бораулау остасы дигән һөнәр иясе, нәфсем сайлана, берләшмәнең фабрикаларын күздән кичерәм, дөбер-шатырына колак салам... Кайдадыр вак торба бушаталар. Киттем шуларны эзләп... Идел ярын үз эченә алып, эш урыны күтәргәннәр: түбәсез капкалары ябык, баганасына берни язылмаган. Тик куе яшелгә буялган кирпеч коймасы бу биләмәнең һичшиксез мех берләшмәсенә катышы барлыгын күрсәтеп тора.
Кайчаннан бирле торба тавышы «Чың!.. Чың!.. Чың!..» итә... Әйтерсең лә кешедән качып, Ленин башы төшерелгән юбилей тәңкәсен саный-саный бер күчкә өяләр... Капкалары бикле түгел икән, тәвәккәлләп этеп караган идем — ачылды. Күз алдымда кинәт кенә эшчеләр дөньясы пәйда булды. Үземне су бораулау оешмасының склад мәйданына килеп эләккәндәй хис иттем. Анда- монда бушатылган төрле җиһазлар, насос-шланглар, кислород баллоннары, янган металл һәм көек исе, машина әрҗәсенә менеп баскан ике агайның үз үлчәмнәреннән шактый зур «Х.Б». киемнәре... барысы-барысы бергә, күптәннән таныш мохиткә охшап, кәефемне күтәрде.
Ул арада килеш-килбәте, өс-башы белән бигүк «кара эшче»гә охшамаган ир уртасы кеше цех эченнән чыгып, туп-туры минем янга килеп басты.
— Чит кешеләргә керергә ярамый! — диде ул, цех ишегенә кадакланган язулы калайдагы сүзләрне кабатлап. Аннан, хәрби сер кебегрәк аңлашылмасын тагын дипме, өстәп куйды. — Куркыныч! Ут, су, тимер-томыр!
— Мин эш эзлим.
— Кадрлар бүлегеннән җибәрделәрме?
— Юк. Торба бушатканны ишетеп килдем.
— Слесарь мәллә үзең?
— Юк. Бишенче разрядлы бораулау остасы. Су буенча. Алтынчы разряд
КАМИЛ КӘРИМОВ
та биргәннәр иде... Эштән китүемә ачу итеп, хезмәт кенәгәмә приказын язмадылар.
— Ник киттең соң?
— Гел юлда йөрү романтика кебек иде. Хәзер чегән тормышы белән яшәү кызык түгел. Казаннан чыкмыйчарак эшләп, укырга кереп карыйсым килә.
— Синең әзерлегеңә күрә урын юк шул бездә... Әгәр IV разряд белән слесарь булып урнашырга ризалашсаң, мөмкинлек бар.
— Ярап куяр иде... Прописка мәсьәләсе четерекле бит әле, хатын тиешле кеше мине «домовая книга» дан сыздырып атты. Паспортта пичәте бар-барын.
— Боларын кадрлар бүлегендә әйтеп торма. Аларга төгәллек кирәк, ә миңа тәртипле белгечләр җитми. Цех начальнигы Әхәт Хәмитович белән сөйләштем, ике айга вакытлыча алып торырга риза, диярсең... Соңыннан тагын ике айга озайтырбыз да, үзеннән-үзе даими эшкә күчү булыр...
— Рәхмәт инде сезгә!
— Рәхмәтеңне укырга кергәч әйтерсең.
Әхәт Хәмитович чандыр гәүдәле булса да, әллә ни җиңел сөякле кеше түгел, адымнары салмак, тавышы басынкы, гәүдәсе Ил йөген үзенә алгандай бөкрәя төшкән. Чырае, илле яшьлек ирләргә хас булмаганча, гел җыерчыктан гына тора. Нәр сүзе иренен каплаган калын мыектан сөзелеп кенә чыга. Күз карашында кешене бер күрүдә фаш итә алырдай сизгерлек бар. Белемем-һөнәремә, хыялларымның ихласлыгына ышанып, документларымны караштырмыйча да эшкә алырга ризалашуы аның күрәзәлек тәҗрибәсеннән киләдер.
Яңа урын мине үзенә бик тиз җәлеп итте. Эшкә йөрүнең дә кыенлыгы юк. Газовая урамындагы соңгы тукталышка чыгып, 6нчы трамвайга утырам, Мех берләшмәсендәге соңгы тукталышта төшәм. Юлга күп китми — барып кайтуың — нибарысы алты тиенлек бакыр. Мин урнашкан җир берләшмәнең «Теплосиловой» дип аталган мөһим цехы икән. Авыл көтүендә тигәнәк сарып, тузанга батып, корчаңгыланып беткән сарык тиреләрен чит илгә чыгарып сатардай затлы тун итәр өчен, әлеге цех җылылык һәм суны тәүлегенә егерме сәгать буе өзлексез өлгертеп торырга тиеш. Иртән сөенә-сөенә киләм, канатланып эшлим, кичен алҗымаган килеш кайтып китәм. Автоген белән эретеп ябыштырудан гайре бөтен эшкә дә тыгылам: сүтеп җыябыз, төзәтәбез, алыштырабыз, яңаны корабыз, чуен юл аркылы «ТЭЦ»ка барып тоташкан колач җитмәстәй пар торбаларын чем-карага буяп, пыяла мамыгы белән төреп куябыз...
Фатир хуҗасының пенсиясен юмалап алып, күрше сәрхуше, әбине ипи белән суга калдырган икән. Мин ташыган тәм-томнардан авыз итә торгач тернәкләнде, эштән кайтырыма ашарга әзерләп куярдай хәлгә җитеп аякка басты.
Культура институтының кабул итү комиссиясенә барып, укырга керү шартларын белешеп йөргәндә, бер студенттан биш сумга курай сатып алдым. Чаңгы таягыннан гына эшләнгән нәмәрсә булгач, бик ышанып бетмәгән идем, егет, буш аудитория табып, сатлык курайда үзе уйнап күрсәтте. «Салкын чишмә» җырын болай ук моңлыдыр дип уйламаган идем... Озын көйнең ахырынача тыңлап бетерергә сабырлыгым җитмәде, кулыннан тартып диярлек алдым да, рәхмәт әйтеп, чыгып йөгердем.
Инде кич җитте исә, әбинең ике алмагачлы өй түренә чыгып сызгыртам. Гармун уйнаган кешегә курай өйрәнү кыен түгел икән. «Салкын чишмә»не Сәвия тыңларлык итеп уйный алам...
Кич көтмәгәнчә, яңа тормыш ачылды. Язгы ташкын җәелеп, тынчыган судан зур елгага качкан күл балыгы кебек очынам. Миңа әле нибарысы егерме өч яшь кенә тулып килә, бәлки бу минем яшьлегемдер әле?! Өр-яңадан яшәп карап, бәхетле булырга бер мөмкинлегемдер? Зәмзәмия күпсенер бу бәхетне. 58
КАМИЛ КӘРИМОВ
58
Дистә еллар буе эзәрлекләп, сукмакларыма киртә корып, олы юлыма каршы төшеп, якын туганнарым белән арабызны бозып, ямьсезләнеп, рухымны сындырырга маташыр. Ләкин шушы түбәнсенүе, явызлыгы, әшәке хатлары, гайбәт һәм янаулары белән ул мине киресенчә әрсезлеккә, үҗәтлеккә, ялган күз яшьләренә бирешмәскә, җыйнап әйткәндә, үз бәхетем өчен көрәшергә генә өйрәтте, чыныктырды.
Хәер, болары әле киләчәктә һәм берьюлы түгел, әз-әзләп...
Ә бүген яңа эштә хезмәт хакы бирделәр. Кесәгә акча керү белән, иң беренче теләгем кальбемдә тыпырчына башлады: «Авылга кайтам, авылга, Сәвияне күрәм!»
Казаннан безнең авылга кайта торган юл Космонавтлар урамыннан башлана. Курай кесәдә , күчтәнәчләр алып тормадым, авылда хәл белергә кереп чәй эчеп чыгардай якыннарым юк. Килен кавеменә калганчы, дип әни ашыгычлык белән өйне сатып өлгергән иде инде. Хәзер ул абыем янында Кындырлы бистәсендә яши.
Мин Сәвиянең хәл-әхвәленнән шактый гына хәбәрдар. Ярты авылыбыз Меховайда эшли, күргән бере: «Зәмзәмия белән аерылышкансыз дип ишеттек. Чынмы шул?» — дип башлый да ахырда никтер Сәвия турында сөйләргә тотына. Кыз матур гына чәчәк атып ята, диләр. Авылда зур тегү цехы ачканнар, шунда эшләп йөри ди. Күн авылы егете урларга маташкан бугай, шуннан куркып, кичләрен клубка бик чыкмый ди әле. Казанга китеп, бертуган апасы янына урнашырга да исәбе бар, имеш...
***
Авылның «кара баганасы» янында узгынчы автобустан сикереп төшеп калдым.
Урманны чыгасым бар. Шәфәкънең сүрән яктысында әйләнә-тирәнең рәсемнәре куерды. Былбыллар аһәңе, наратлар пышылдавы, кичке җил сулышы — һәр тарафка гыйшык, сөю-сәгадәт өләшә.
Ул минем кайтасымны, күпме сагынганымны, гомумән, бүген аны эзләячәгемне белми дә әле. Шуңа күрә дә өенә барып, артык күзләргә чалынып, кеше сүзенә керергә ярамый. Туп-туры клубка юнәлдем, ашыгуымны сизәм, тик үземне тыя алмыйм. Юк, ул анда юк... Эш урынына киттем, бәлки ул икенче сменададыр... Тегү цехы... Иске мәчетне эчтән ямап, көн лампалары элеп, егермеләп кыз-хатынны мәктәптәгечә өч рәткә тезеп утыртканнар. Һәрхәлдә эш өстәлләре партага охшаган, тегү машиналары гына килешсез тора.
Безнең белән бергә укыган Хәмит кызларның начальнигы булып алган, мине күрү белән яныма килеп басты.
— Нихәл, шагирь?! — ди бу миңа яңа кушамат тагып. — Әйдә, шушы цех турында гәҗиткә язып чыгар әле. Или син язмыйсыңмы инде хәзер, укырга керә алмагач?
Бәхәсләшеп торыр чакмы — язарга ризалашкандай баш изәп, рәт арасы буйлап киттем. Кайсының аркасыннан сөеп, кайсының колагына иелеп: «Нихәл, сеңлем, тегеләме?.. Кай арада өйрәндең?.. Кыен түгелме?.. Икенче сменада чагында клубка чыга алмыйсыз икән...» дигән булыплар сүз юктан сорау булсынга илтифатлык кылам. Ә үзем һаман саен Сәвиягә якынаям. Яныннан үтеп китешли генә сөйләндереп өлгерергә исәбем.
— Җөй тегәргә өйрәнгәнсең икән.
— Сезне тракторга укытканда, безгә домоводство дәресләре керә иде бит.
— Сине күрәсем килде... — дидем мин, тегү машинасы тавышын чак җиңәрлек итеп кенә пышылдап.
— Сизәм мин аны. Икенче смена бик соң бетә. Ардыра да. Безнең очтан кызлар бик күп монда. Сүзе чыгар. Киләсе атнага кайт.
— Китмим. Иртәгә ял көнегез ич.
— Кемнәрдә кунарсың икән?
— Белмим әле. Клубка чыкма. Кич җиткәч, үзәнлектә курай уйнармын, — дип сүземне төгәлләвем булды, машинасын әйләнүдән кинәт туктатып миңа текәлде.
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
59
Күзләрендә сәерсенү, кызыксыну, сорау һәм елмаю — бөтенесе бергә чагылып алды. Сәвиянең әле моңарчы миңа болай күтәрелеп караганы юк иде!
— Иртәгә... — Ул әйттеме моны, әллә мин үземме... белмим инде. Барыбер ярату сүзенә тиңдәш пышылдау иде бу.
Авыл җирендә, кешеләр белән күрешкән чакта, туганлыкны искә төшереп, нәсел агачының сыек чыбыкларын барлап алу гадәте бар... «Беләсең микән, без әтиең ягыннан... әниең белән безнең әни туган тиешле... минем бабай әбиегезгә җиңги дип дәшә торган иде...» кебегрәк искәртүләр бер колактан керсә — икенче колактан чыгып та китә торган иде. Туганнарыбыз арасындагы үзара гамьсезлекнең ачысын шактый татырга туры киләчәк әле миңа.
Төн уртасында япа-ялгызым калгач, әтиемнең туганнан-туган сеңлесе Разыя апам барлыгы исемә төште. Уятып керә алсам, куып чыгармас әле. Өйләренең кайдалыгын балачактан ук беләм. Шушы тыкрыкка көтү каршы алыр өчен җыела идек. Авыл зур булгач, көтүдәге маллар да ишле, сарыкларыбыз туры кайта алмыйча миңгерәп, бәрәннәре адашып йөрмәсен өчен, үзебезгә ияртеп китә идек. Көтү соңарган көннәрдә Разыя апаларга кереп чәй эчеп алам.
Апа гомер буе авыл советы секретаре булып эшләде. Пенсиягә чыккач, өйдә тик утыра алмады, бакча башына терәлеп торган урманнан җәй буе кайтып кергәне юк, сазга йөри, чикләвектән калмый. Чоланы тулы табигать хәзинәсе. Кергән саен таба ашына туры килә идем.
Киңәш сорап килүчеләр күптер, Разыя апаның капка баганасында электр кыңгыравы төймәсен шәйләп алдым. Төн уртасында олы кешенең йокысын бүлдереп йөрү кыен инде, беләм. Нишлим соң, башка чарам юк.
Өй эчендәге кыңгырауның чыңы урамга чаклы ишетелде. Башта ишегалдындагы көчек уянды, ул өреп туйгач кына, корылган пәрдә артыннан апаның җете тавышы ишетелде:
— Кем бар анда?!.
Хуҗасы аркамнан сөйгәч, аяк астында бөтәрләнгән көчек өрүеннән туктады. Апа, күңелендәге шик-шөбһәсен зарга салып, битәрләп алып керде.
— Кояш баеганнан соң килгән хәбәр хәерлегә булмас... Таң алдыннан килгәне дә юньлегә түгел, диләр... Ике шәфәкъ арасында нинди хәвеф йөртә икән үзеңне?.. Әнием үлгән караватка ятып торганыем, шул килеш йокыга киткәнмен... Саташып беттем, әле дә ярый уяттың... Күңел сизенә ул...
— Бернинди дә хәвеф-хәтәр юк, апа... Авыл ягына кайтучы автобус күргәч, менеп утырганымны сизми дә калдым. Күчтәнәч алырга да өлгермәдем.
— Нинди күчтәнәч ди ул. Казаныгыз талонга калып бара. Авылда Ходайга шөкер әле, бөтен кеше каладан кайткан балаларына күчтәнәч төяп җибәрә. Ник ялгызың гына? Зәмзәмияң кая?
Мин ни дип тә җавап бирергә белмәгәч, апа артык төпченәсе итмәде.
— Ярар, ярар, үзегез беләсездер. Юкса, сорау алган кебегрәк килеп чыкты... Ниме, аш җылытыйммы?
— Юк, юк, апа, тамак тук, берүк мәшәкатьләнә күрмә, — дигән булам. Үзем ашъяулык читеннән күренеп торган балан бәлеше кисәгенә текәлдем. — Чәй куйсаң, кыен булмаса...
— Ничек инде, кунакны чәй эчермичә яткырасың ди?! Йокы көн саен килә ул. Ә дәү абыемның төпчек малае безнең өйгә сукмакны оныткан иде инде.
Авылыбыз чишмәләренең суы каты — самавырлар озак итеп көй чыгара. Чәй кайнаганчы ук бәлеш кисәгенә үрелдем.
— Син ярата торган шомырт бөккәне дә бар шунда. Кайтасыңны сизгән кебек — махсус пешергәнмени...
— Апа, җил тегермәнендә «Шомырт көне» бармы ул хәзер?
— И-и!.. Күптән юк инде. Тегермән канатын да яшен сукты. Өрдереп тарта торганын көйләделәр.
КАМИЛ КӘРИМОВ
60
Электрын өзгәч, самавырның да көе бетте... Тамак тук... Ут сүнгәч, казан артындагы чикерткә дә сөенде... Ястык куенында, үземнең туып-үскән авылымда, кеше өендә йоклап ятам... Тегермәндә «Шомырт көне»...
Мишә елгасының безнең авыл бәхетенә тигән өлеше шомырт урманына төренгән. Гасырлар буена үсә торгач, шомыртлык әкренләп күрше-тирәне яулап, күл читләрен, сазлыкларны, хәтта урман юлларын да басып алды. Нәрсәң бар — шуны ашыйсың, мәҗлесләрдә ашъяулыкны ачып җибәрсәң: бәрәңге пәрәмәче, алма паштеты, балан бәлеше, шомырт бөккәне булыр.
Җәйге каникулның соңгы аена кергәч, мәктәп кибетенә яңа дәреслекләр кайта. Сугыштан соң ятим үскән кыз-кыркын, малай-шалай төркем-төркем булып шомыртлыкка ябырылабыз. Чем-караның чигенә җитеп, сусылланып җемелдәп торган эреләрен генә сайлап эмаль чиләккә җыябыз. Монысы — Казан базарына. Стаканын — ун, ике стаканын унбиш тиеннән сатсаң да, чиләгеннән дүрт сум чыга... Уку әсбапларына рәхәтләнеп җитә!
Сәвия тигезлектә үсә, шомыртны да базар өчен җыймый. Ул гел миңа иярә, сәбәбен ерактан эзлисе юк — минем кебек кәйләр агач башына җитез үрмәли. Ә шомыртның иң симез тәлгәшләре — очында. Саллы ботакларны сындырып җиргә ташлыйм, Сәвия аларны күчкә өеп бара, башкаларга бирмичә саклый. Аннан икәүләшеп бөрчибез. Башкалар һәммәсе аерым-аерым җыя. Иң күбесе безнеке. Икешәр-өчәр чиләк киптерәбез.
Яңа икмәк ындыр табагыннан амбарларга күчкән арада җил тегермәнендә «Шомырт көне» булып ала. Авылның аргы очы Карурманга йөри. Карурманның шомырты ашсыз, Мишә буендагы кебек баллы түгел. Сәвия белән без тегермән кәүшәсенә бергә бушатабыз, шомырт онын карурманныкы белән бутамаска тырышабыз...
Тегермән канаты иренебрәк әйләнсә, бөтен малай бер булып сызгырабыз — җил чыгарабыз. И, шуннан чыр-чу күтәрелә. Табигатькә җан керә... Тегермәндә «Шомырт көне»...
Төн уртасында кайтып, көндез һич көтмәгәндә саубуллашып чыгып китүемне Разыя апам ни-нәрсәгә юрарга да белмәде.
Үз хәлемне үзем генә беләм... Сәвия искә төшкән саен, вакыт туктап ала: җил исми, сулар акмый, кояш авыл түбәсенә ябышып тора, көн озынлыгы сәгатен югалта. Кич җитми дә җитми...
Шәһәрдә булсамы?!. Бауман урамына чыксаң — кыз белән егет көпә-көндез култыклашып йөри ала! Иртәнге тугызда кино-театрга рәхим ит! Күлмәк- ыштаныңны салып, Казансуның Кәҗә Бистәсе комлыгында кызынып ят. Сиңа беркем дә сүз әйтми!
Ә авылда боларның берсе дә юк — ярамый! Монда кеше сүзе кеше үтерә! Авылда кыңгыр эшләр эңгердә башлана, кавышу сәгатьләре төнлә генә йөри, караңгыда гавам яңадан туып ала...
Кайткан юкка нибарысы биш ел үткән. Ә күпме үзгәреш!.. 720 баланы ел дәвамында укыта алган ике катлы агач мәктәпне утынга сүткәннәр... Авыл уртасында «Яшьләр үзәге»нә әверелгән Мәдәният йортын хуҗалык кирәк- яраклары сата торган кибет иткәннәр. Борыңгыдан Сабан туе аланы була килгән «Мәдрәсә бакчасы»н бүлгәләп өйләр салганнар. Җыеннар мәйданы олы юл тузаны өстенә күчкән...
«Шомырт тегермәне»н яшен суккан, пардан киенгән ир уртасы наратларны егып, җиләкле аланнарны каезлап, шомыртлы әрәмәләрне күмеп, Чаллы ягына юл җәяләр. Туган ягым манзарасы кире кайтара алмаслык итеп җимерелгән. Яшьлегеңне сагынып кайтсаң эзләп табарлык түгел...
Ә барыбер кайтам әле мин сиңа, газиз туган ягым! Казан каласында зур хыялларымны тормышка ашырам да авылыма багышланган романнарымны күтәреп; Татар илендә бары тик минем өчен генә үскән саф тәнле, тугры җанлы, кайнар чәчле, ягымлы бер кызны җитәкләп; өй салырга, агач утыртырга, оныклар үстерергә дип
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
61
бөтенләйгә күчеп кайтам...
Авыл тирәли бер әйләнеш ясап, Сәвияләр ягына юнәлдем. Куен кесәмдә курай кызуын тоям. Әйтеремне, акланасы сүзләремне барлыйм, хисләремне төзәтәм, купшы җөмләләр корам. Ниһаять, урамнарда эленеп торган көтү тузаны җиргә төште. Шәфәкъ нуры сүрелгән саен, үзәнлектә эңгер куерды. Тау башындагы өйләр генә әле һаман нурга күмелгән. Күбенә түздем, тагын бераз гына көтәргә...
Көтәргә! Миңа әле көтәргә өйрәнәсе, бәхетемне эзләр өчен, өр-яңа сәфәргә чыгасы, көрәшәсе, тырышасы, ирешәсе бар.
Курай җылысы иренемә тиюгә «Салкын чишмә» көе тын үзәнлек буйлап җәелде. Моң кайтавазы, ярдан ярга бәрелеп, тау башына күтәрелде. Өйдән- өйгә күчеп, Сәвия тәрәзәсен эзләп тапты. Бер өлгедә сизгер пәрдә кыймылдап алды. Ишетсен... килсен... күрсен...
Үзем уйныйм, үзем күңелемнән генә кураема кушылып җырлыйм:
Тау астында салкын чишмә
Чылтыр-чылтыр агадыр.
Иҗтиһат3 кыл кавышырга, Гомер үтеп барадыр...
Ниһаять, югарыда Сәвия сурәте пәйда булды. Ул! Кечкенәдән күз алдымда йөргән, миңа ияреп үскән, моңарчы ни өчендер кадерен белмәгән, бүген исә җаным өчен якын — бик якын булган кешем. Таудан төшкәнен көтимме, әллә үзем үрмәләп менимме?
Сәвия, озак икеләнеп торырга ирек бирмәде, кул болгап сәламләде дә үзәнлеккә ашыкты. Мине сагынудан түгелдер, тау битенең текә сукмагы ашыктырды аны. Бик хутлы төшеп килә. Аякны нык терәп, горур басып, колач җәеп сукмагын кистем... Курайлы куеныма килеп бәрелде. Сулышы тигезләнгәнче кочагымда тынып калды. Мин дә маңгай чәченә яңагым тигән килеш телсез-өнсез торам. Берәр сүз дәшсәм шушы күрешү сөенеченең садәлеге, табигыйлеге челпәрәмә килер кебек.
«Исәнмесез» юк, «нихәл» юк — Сәвия, күптәнге гәпләшүне дәвам иткәндәй, сүзне уртадан башлады.
— Ишеткәнең бар идеме икән?.. Күршебез Госман абый комбайнын капка төбенә апкайтып куйган. Ул көнне яңгыр коеп яуды. Вәт, комбайнын ашык- пошык сүндергән дә өенә кереп киткән. Иртән чыкса — комбайны юк. Тормозга куярга оныткан. Тау бит ул капка төбеннән үк башлана. Тәгәрәгән. Тетелеп беткән. Җыеп төзәтерлек түгелие. Җитмәсә урак өсте.
— Госман абыйны нишләттеләр инде?
— Нишләтсеннәр... Түләттеләр!
— Жәл, — дидем мин, Сәвиянең куенымнан чыгуына көрсенеп. Ә ул аңламаганга сабышты.
— Кайсысы жәл? Госман абыймы, әллә комбайнымы?
— Икесе дә жәл. Малай чакта сезнең таудан машина көпчәге тәгәрәтеп уйный идек, сикерә-сикерә төшеп китә. Безгә кызык...
— Ярар. Мең хуҗалыклы колхозда ниләр булмас. Авыл хәлләрен сөйләргә тотынсам, синең Казанга китәр вакытың җитәр...
— Рәхәтләнеп сөйлә! Тавышыңны сагындым.
— Че4 һе... Кызык икән... Бәдәнне ныгыткансың. Таудан теге комбайн кебек очып төштем, тотып калдың, егылмадың.
— Бүтән егылмаска инде исәп.
— Йә, безнең өй түрендә нишләп йөрисең, чишмә башына гайбәт өстәп?
— Сагындым.
3 Иҗтиһат — тырышлык.
4 Че — сәерсенү мәгънәсендәге ымлык.
КАМИЛ КӘРИМОВ
62
— ...Че... Мин дә классташларымны сагынам инде ул.
— Ул мәгънәдә түгел. Мин сине башкача сагынам. Яшьлегемнән, бала чагымнан бердәнбер исән калган кешем икәнсең.
— Исән дип, кияүгә чыкмый калган запас, дип әйтәсең киләдер инде. Ник соң шушы сүзләреңне Зәмзәмияңә ябешкәнче әйтә белмәдең? Теге Яңа ел кичендә шул кунак кызын озата киткәнеңне күргәч... и хурландым, и хурландым!
— Чынлапмы?
— Че... Шуны да сизмәгәч... Түшең кызган чак булгандыр шул.
— Сәвия... Биектау судына аерылышырга бирдем. Өч тапкыр повестка җибәреп тә килмәсә, аннан башка да аера алабыз, диделәр. Икеләнәсем юк. Хәл ителгән инде... Әйт син миңа, шушылай кайткалап торсам, күрешүдән качып йөрмәссеңме?
— Ашыктырма әле, яме... Әти-әнинең йөрәген бозып, бик күренеп йөрмә.
— Вәгъдәләшкән егетең бардыр инде...
Кәефемнең кырылганы тавышыма чыкты булса кирәк, ул, тәртип бозган малайны орышырга җыенган укытучы апа кебек, иягемнән тотып башымны күтәрде.
— Вәгъдәләшсәм — өсте-өстенә вәгъдәләр җыеп йөрмәм. — Җаның тыныч булсын. Кат-кат кияүгә дә чыкмам. Бер икән — берәгәйлесенә, юк икән — лутчы утырып калам.
Турыдан-туры бәгыремә төзәп ата кызый. Әгәр хәзер үпкәләшүгә китсә, авылга соңгы кайтуым булачак. Иякне җибәр, дигәндәй читкә каерылсам да, каршы дәшмәдем.
Ике арада сәер тынлык урнашты — өянкеләр ешлыгында өзгәләнгән ялгыз былбыл моңы да үтеп керә алмаслык сагышлы тынлык... Ләкин мин Сәвиянең өй түренә тынлык тыңларга дип килмәдем.
— Кадереңне белер өчен, сине югалтып карарга кирәк булган икән, Сәвия!
— Әйтәм ич, ашыктырма! Без чит кешеләр түгел. Әкренләп гафу итәргә өйрәнермен. Мөнәсәбәтебез дә элеккеге хәленә кайтыр... бәлкем.
— Юк, Сәвия, мин балачактагы дуслыкка гына риза түгел. Син мине бүген үк гафу ит!
— Кызык... Ә нигә соң Зәмзәмияңне гафу итәргә теләмисең?
— Ул кем беләндер яратышып ялгышкан. Андыйларны гафу итеп булмый. Ә минем әле, шушы яшемә җитеп, берәүгә дә «яратам!» дип әйтә алганым юк.
КАМИЛ КӘРИМОВ
— Ярар, сине күрәсем килми димәдем ич. Казанга китәрмен. Миңниса апам балалар бакчасында повар булып эшли. Үз янына чакыра, нянялар кирәк, ди. Авылда яшәп, гомер буе җөй тегүче булып, картаер хәлем юк... Болай да кулымның исән җире калмады — энә тишкәләп бетерде... Син цехка килеп кергәч сискәнеп киттем... Баш бармагым машинага эләгә язды.
Сөйләшүне былбыл көенә салырлык шарты килде. Мин, ашыгыч ярдәм күрсәтергә теләгән дәвалаучы кебек, җәһәт кенә Сәвиянең ике кулын кушучыма алдым.
— Кайсы бармагың? Кил, «өф!» итәм.
— Егетләр сыйпардай кул түгел, кишер угычы шикелле кытыршыланып бетте инде. Җибәр... — дигән була, ә үзе кулын тартып алырга уйламый да.
Офыкта Сәвиянең йөзенә нур сирперлек кенә шәфәкъ сызыгы бар иде инде.
— Мин синең иреннәреңне бу тиклем якыннан күргәнем юк иде әле... Тәмам чияләнгәнсең.
— Күз тидер тагы...
— Караңгыда күз тими, Сәвия...
— Әнинең әтиемә әйтә торган бер сүзе бар: «Ир кеше үзе картаер, күзе- колагы картаер, әмма теле картаймас!» — ди.
— Синекеләр белән сөйләшеп карыйм мәллә?
— Үзеңә-үзең яучы булып, әти белән әнигә курай концерты куясың киләме?
— Гармун күтәреп кайтырмын. Хромкамны.
— Син... гармунга да өйрәндеңме? Кай арада? Авылда чакта сизелгән һөнәрең түгелие.
— Сагыш өйрәтә икән ул. Буровойның беренче зарплатасыннан ук гармун алдым. Вагонда йөрде. Кырга чыгып шыңгырдата идем.
— Кызык. Тыңлап карасаң ярый...
— Кавышсак... Гармун белән уятырмын, кубызыма биетермен, курай белән йоклатырмын. Бик беләсең килсә, курайда тургай тавышы бар... Йә, киңәшү хакында ни уйлыйсың?
— Ике дә уйламыйча әйтә алам: әти-әни каршы булачак.
— Сине миңа каршы үгетли башласалар?..
— Әйтәм ич, Казанга китәм. Эштә гариза яздым инде.
— Алайса, син бу араларда клубка чыгып йөрмә, йә урларлар...
— Бандитлар турындагы киноларда гына ул... Ә болай, кыз бала үзе риза түгел икән — аны берәү дә мәҗбүр итә алмый. Минем өчен җаның тыныч булсын...
Сәвия белән саубуллашканда, урам эчендәге күләгәләрнең рәсеме ачыла башлаган иде инде. Болай иртүк олы юлга машина ауларга чыгып бассаң, кем туктасын ди?!. Авылдан һич китәсе килми, кайтасы гына килеп тора. Җил тегермәне хәрабәләрен урап узыйм. Коры Кәвәл ерганагында җилләр уянган... «Чишмәле күл» өстеннән күтәрелгән болыт эчендә тургай сайрый. «Торна күле»ннән дә бер болыт күтәрелде. Аңа «Песмән» күленеке кушылды. Тургайлар симфониясендә иген кыры икмәк пешерә...
***
Мин хәзер Карл Маркс белән Красин урамы кисешкән җирдә, яслегә йөрим. Сәвия шунда килеп урнашты. Ял көннәребез дә бергә үтә. «Локомотив» комлыгында су коенабыз, билетлары кыйммәт булган өчен генә «Татарстан» залына кинога йөрибез. «Кольцо»дагы универмагның буфетына сугылып 64
коктейль эчәбез. Еш кына, Ленин урамы буйлап атлап, Кремльгә килеп терәләбез. Мин, Үзәк ЗАГС каршында махсус тукталып, Спасс манарасының ерактан ук күренеп торган тарихи сәгате белән кул сәгатемне дөресләгән булам. Сәвия минем ни әйтергә
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
теләгәнне бик яхшы белә, шуңа күрә аллы-гөлле тасмалар белән бизәлгән машиналар яныннан тизрәк алып китәргә тырыша:
— Иртәрәк әле, башта син мине урларсың. Авылга кайткач, планын корырбыз, — ди. — Такси белән кайтырсың да клуб юлында көтәрсең. Иптәш кызым берәр сәгать үткәч кенә әниләргә кереп әйтер, — ди.
Ә мин кыз урлауга ике куллап каршы! Институтка укырга керәм дип хыялланып йөргәндә, кыз урлап җинаять кыл, имеш! Хаталарны матур төзәтергә кирәк. Законлы төстә язылышып, туйлар ясап, соңыннан зөфаф кичәсенә кереп...
Сәвия белән икебезнең дә эш сәгатьләребез сигездә башлана, кичке биштә бетә. Мин, мазутлы кулымны комлы сабын белән ашык-пошык юам да Яңа Бистәдән Ирек мәйданына ашыгам... ашыкмыйм, «очам» гына. Трамвайлар тукталыбрак торса, җәяүләп йөгерәм. Ирек мәйданыннан яслегә ерак түгел. Кайбер көннәрдә бер-ике баланың әти-әнисе соңга калып килә, Сәвия аларны берәр сәгать көтеп утыра. Киресенчә, чебен тимәс — чер итәр балаларны дүрт тулганчы ук алып бетергән көннәр дә булгалый. Ул очракта мин туп-туры сөйгән кызымның фатирына, ягъни Миңниса апасына киләм, ире дә, үзе дә әлегә караңгы чырай күрсәткәннәре юк. Безнең авылның бик күп кызлары Казаннан тиз генә фатир алыр өчен урам себерүче булып килеп урнашкан. Миңниса апа да яследәге эшенә барып җиткәнче, иртүк торып, Некрасов урамын себереп-тазартып өлгерә. Фатир алганына дистә еллап бар бугай инде. Казанны бик яхшы белә. Шәһәрдә 700 меңгә якын кеше яшәгәнен, 200дән артык урам барлыгын иң беренче булып аннан ишеттем. Халкы миллионга җитсә, монда да Мәскәүдәге кебек метро салыначак, имеш...
Безнең ише — авылдан качкан бәхет эзләүчеләргә ике йөз урамның әллә ни кирәге юк. Кольцо тирәсендә бөтереләсең. Сәвиянең бүген кәефе кырылды — бер малайны «родителе» җиденче яртыда гына алды. Чәкән пумаласы кебек кызыл сарыга буяган чәчен малайларча кистергән, калын иреннәрен иннеккә манган, тырнакларына ачык коңгырт лак сөрткән ханымны икәүләшеп көтеп утырдык. Малае белән, агач шакмаклардан гараж ясап, сәгать буе машина- машина уйнарга туры килде. Суыра торган ирис конфеты гына ханымнан аңкып торган аракы исен җиңәрлек түгел иде. Няня белән «родитель» әйткәләшеп тә алдылар.
Һавага чыккач, бераз тынычлансын дип, ләм-мим дәшмичә бардым, алай да култыклап алган килеш Бауман урамы чатына каерам, анда түткәйләрнең аяклы базары, Сәвияне чәчәк белән юатырга исәп. Җәйнең гөлгә күмелгән чагы!
— Җаның теләгәнен сайлап ал! — дигән булам.
Ә ул, сатучы белән алдан ук сөйләшеп куйган кебек, туктаган җиреннән туп-туры, сулы чиләктә көлтәләнеп торган чия кызыл чәчәкләргә үрелде.
— Гла-ди-олус! — диде ул, сокланудан бигрәк кызыгуын сиздереп.
— Җидене төрегез! — минәйтәм.
Сатучының да күңеле булды, җидегән букетны үтә күренмәле чытырдавык кәгазьгә төргәндә:
— Туй чәчәге! — дип ычкындырды.
Мондый ук юрамыш көтмәгән Сәвия сискәнеп куйды, чәчәккә үрелгән кулын кая яшерергә белмичә бәргәләнде. Һәм шул арада ук сораулы-сынаулы карашымны күреп, үзен бик тиз җиңә алды.
3. «К. У.» № 2
65
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
3.* 65
Минем уйлавымча, «Туй чәчәге» күтәреп кайтып кергән Сәвияне Миңниса апасы елмаеп каршы алырга тиеш иде. Юк, хуҗабикәнең никтер сөмсере коелган, өй эченең нуры сүнгән, әйтерсең лә ачык тәрәзәдән кара болыт килеп кергән дә... менә, менә хәзер яшен яшьнәргә тиеш.
— Күңел ачып йөрисезме? Берегез дәҗҗалыннан котылып бетмәгән, икенчегез шуңа ышанып башын югалтып йөри. Ярты Казан тулы авылыбыз халкы, Бауман урамында култыклашып бик балкымасагыз да яраган кана...
— Апа, нәрсә булды сиңа?! — Сәвия туган апасын танымагандай каушады.
— Күргәннәр. Җиткергәннәр. Зәмзәмияң әниләрне эзләп тапкан. Ирем кызыгыз белән качып ята. Барыбер бергә яшәтмим. Иске Җизни колдунына барып бозык эшләтәм. Бетерәм кызыгызны. Зурга киткәнче аралап алыгыз, дигән. Өстәлләренә пычак кадаган.
— Че... Зәмзәмияме?! — дип ярсыдым мин, Миңниса апа сөйләгәннәрне күз алдыма китереп өлгерә алмыйча.
— Әти түгел инде, Зәмзәмияң булмыйча!
— Соң... беләсез ич, аерылыштык инде без аның белән.
— Ир бирмәк — җан бирмәк димәсләрие.
— Мин аңа бервакытта да ир булмадым!
— Белмим, белмим, җанашларым. Мөнәсәбәтләрегез бик тирәнгә китмәгәндер әле шәт. Сәвиягә тимәгәнсеңдер ич?
— Апам, син нәрсә сөйлисең? Авызы бер пешкән егет белән язмышымны ашыктырырга?
— Вәт, вәт, алайса арагызны өзегез дә мондый хурлыктан котылыгыз. Кара еланны җиңәр өчен, юха булырга кирәк. Безнең нәселдә иркә песиләр генә.
— Мин Сәвиясез яши алмыйм. Үләм лутчы...
— Сөйгән кызын югалткан саен үлә башласалар... ирләр кырылып бетәрие... Ну, үзегезгә карагыз. Югалыгыз күземнән. Җан көеге булып йөрмәгез. Китегез Казаннан. Илдә чыпчык үлмәс! Чыгып качыгыз дөнья читенә, җаһилләр эзләп тапмаслык итеп.
Сәвия тынын чыгармыйча гына елый иде. Бер кавымнан тынычлангач, яшьле күзләрен миңа төбәде.
— Син дөнья читенең кайда икәнен беләсеңме? Алып китәсеңме мине? Укырга дигән хыялыңнан ваз кичәсеңме?
— Сәвия, әйт кенә!.. Бирегез берәр карта, эзләп табам дөнья читен.
Өендә мәктәп баласы булгач, Миңниса апа Җир шарының географик атласын бик тиз табып алды. Карават өстенә җәйдем дә, батыраеп, Сәвия белән парлашып яшәргә яраклы урын эзли башладым. Ә ул минем һәр сүземне җөпләп торды.
— Чит илгә чыгармаслар — без икебез дә комсомолда.
— СССРдан ары китмик.
— Ростовны беләм, мастерлыкка бер ел укыдым. Әйдә!
— Якын-тирә ич...
— Үзбәкстанда апам яши. Караком чүлендә.
— Адресы билгеле — бик тиз табарлар.
— Латвиянең Огре шәһәрендә ике ай урман кистем.
— Никтер кире як. Халкы катлаулы...
— Оренбург якларында чирәм җир иктем. Әйдә шунда.
— Бик якын.
— Төньяк боз океанына! Уренгойга бораулаучы булып урнашам...
— Чүлдән дә, бозлыктан да курыкмыйм. Алып кит!..
— Юк, Сәвия, Уренгойга юл ябык икән. Анда Зәмзәмиянең Хисбулат дигән бер туганы эшли.
Бармак уйнатып, СССР тирәли йөри торгач, тайга урманнарына килеп төртелдек.
— Себергә! — дидем мин, иң аулак урын тапканыма сөенеп. — Анда да кешеләр яши!
КАМИЛ КӘРИМОВ
66
Моңарчы, безнең бәхет эзләү сәяхәтенә кәмит итеп кенә карап утырган Миңниса апа, түзмәде, тайгада яшәү мәсьәләсендә план коруга каршы төште:
— Котырмагыз инде! Берәр атна кочаклашып ятарсыз да аю-бүреләр арасыннан ничек чыгып качарга белмәссез аннары... Урманда яшәп калыр өчен, үги ямщик5 гаиләсендә туарга кирәк.
— Алайса Магаданга! Юра Дзебук дигән егет белән Ростовта бергә укыдык. Шәп кеше. Әти-әнисе янында яши. Килеп төшәргә урын бар! — дидем мин, өметемне сөенеч белән җиткерергә теләп. Шушындый зур илдә ике гашыйкка сыеныр урын да юк икән ләбаса, дип күңеле сүрелә күрмәсен. Магадан
— Сәвиямне югалтмас өчен иң соңгы тукталыш!
— Кызык... Анда алтын чыгаралар түгелме соң? — диде Сәвия, апасына күтәрелеп карарга куркып кына. Миңниса каршы дәшмәгәч, батыраеп, тизрәк ризалыгын сиздерергә тырышты.
— Хет Магаданга!
— Ачуым килмәгәе, туганнарың да эзләп табарлык җир түгел! — дип ризалашты апасы да.
***
Магадан ерак икән ул...
Әгәр, Сәвия Ырымбур ягына ияреп китәргә ризалашкан булса, без инде атна-ун көннән кузгаласы идек.
Аэрофлотның Болак буендагы кассасына кереп белештем, самолёт Казаннан атнасына ике тапкыр оча. Колыма якларына барып җиткәнче ярты тәүлек үтә ди: сигез сәгать һавада, дүрт сәгате җирдә уза. Ягъни, Свердлау белән Яңа Себер каласында заправка ясаганда ял итеп-итеп алышлы ди. Ераклыгына түзәрсең, тик билет хакы гына шаккатмалы: Магадан бәясенә Ташкенттан — дүрт, ә Ростов-Дон каласыннан алты тапкыр әйләнеп килергә була. Төгәлрәк итеп әйткәндә, Сәвия белән Җир читенә барып җитәр өчен, өч айлык получканы җыеп куярга кирәк иде.
Гашыйклар җилкәне өчен җил бер генә уңайга исә. Минем өчен иң мөһиме
— Сәвияне әти-әнисеннән йолып алып, ничек тә булса кавышу ягын карарга. Кире кайту ниятем юк... Ләкин, дияргә туры килә, мин инде хәзер насыйбыма ике куллап ябышырга өйрәнеп киләм. Унҗиде яшемдә үк аллы-гөлле, алмалы- хөрмәле Ташкентта паспортсыз һәм бер тиен акчасыз калып, сукбай хәлендә авылыма кайтып егылган кеше буларак, юл уңмау ихтималын да онытмаска тиеш. Менә шундый, ачы тәҗрибә белән сыналган сәяхәт арифметикасы бу!
Магаданга әзерләнгән арада җәй дә үтеп китте. Озын-озак көз җиткән иде, анысының да алтыны коелды. Яңа исәп белән кышның беренче атнасына кердек. Уйланылган эштән кире чигенергә ният юк. Тизрәк хыялны тормышка ашырып, бәхетле буласым килеп тора... Сәвия белән, дошман тылында яшәгән көрәшчеләр кебек, яшерен яшәү рәвешенә күчтек. Көпә-көндез Казан урамнарында култыклашып йөрмибез. Эше ни сәгатьтә бетәсен белер өчен, яслесенә «2» тиенлек автомат телефоннан гына шалтыратам. Яшәгән фатирларыбызда икәүләшеп күренмибез. «Вузовец» кинозалына, автовокзал каршындагы «Яңа өйләнешүчеләр» паркына ияләштек — анда безнең ишеләр күпләп йөри. Сәвия хәзер авылга кунакка кайтуын да сирәгәйтте.
1973 елның 25 декабренә Магаданга билет алдым. Башта үзем барып урнашам. Аннан «Немедленно приезжай!» дип телеграмма сугам.
Ниһаять... Иртәгә мин һава юлыннан Бәхет иленә сукмак салам. Казаннан ераграк
5 Үги ямщик (диал.) — объездчик.
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
3.* 67
киткән саен, Сәвиямә таба якынаям!
Иртүк тордым, будильник куеп, төнне юри өздем. Романтик төшләр, хыялый саташулар самолётка калсын, йоклап очсаң, юл кыскара.
Мин бу дөньяга юлда бәхет эзләп, йөрер өчен генә яратылган ахрысы. Тапкан-табынганым, өлешемә тигәнем бер чемоданга сыйган, елның-көннең хет теләсә кайсы вакытында күтәреп чыгып кит — гел шулай әзер килеш тора: бер конвертта мәктәп елларында төшкән һәм хат алышкан кызларым фотолары; район газетасында басылган язмаларымны кисеп ябыштырган альбом; китап рәвешенә китереп кулдан төпләнгән калын дәфтәрләрдә шигырь дә шигырь генә; һәм шул шигырьләрне кире борып кайтарган редакция хатлары...
***
Хөрмәтле иптәш...
Татарстан китап нәшриятына жңбәргән «Бөре шыта» исемле шигырьләр кулъязмагызны шагыйрь Рәдиф Гатауллин укыды. Кулъязмагыз белән бергә Сезгә аның рецензиясен дә жңбәрәбез.
Нәшриятның баш редактор урынбасары — К.Фәсәхов.
17 гыйнвар, 1968 ел.
***
«Чаян» журналы
Хөрмәтле иптәш...
Хикәягезгә салынган орлык ярыйсы ук булса да, ул шытып чыга алмаган. Шул сәбәпле журналда файдалана алмабыз ахры.
Сәлам белән — Т.Миңнуллин («Чаян»)
27 май, 1968 ел.
***
«Татарстан яшьләре» газетасы
...Шигырьләрегездә кайбер уңышлы гына детальләр очрый. Шунда ук уңышсыз һәм инде башка авторлар тарафыннан күп кабатланган юллар тезелеп китә.
«Татарстан яшьләре»нең
пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире — Җ.Кәлимуллин.
8 апрель, 1968 ел.
***
«Яшь ленинчы» газетасы
...Шигырьләрегезне газетада файдалана алмадык бит. Аларда яңа автор тавышы юк.
Әдәби хезмәткәр: Рөстәм Мингалимов.
2 июнь, 1969 ел.
***
...Шигырьләрегезне башка авторлар — «Татарстан яшьләре» газетасының әсәрләре белән берлектә, язучы Әнәс Камалга консультация өчен биргән идек. Аның фикерләрен газетабызның алдагы саннарының берсендә укырсыз.
Әдәби хезмәткәр — Ш.Маннапов.
12 февраль, 1969 ел.
***
Хөрмәтле иптәш...
...«Йөгерек сулар акканда» дип исемләнгән кулъязмагызны Сез сонет жанрына
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
68
керткәнсез. Ә үзегез сонетның нәрсә икәнен белмисез. Бу форма белән ныклап танышасыгыз килсә, Вильям Шекспирның мәрхүм Шәрәф Мөдәррис тәрж,емәсендә чыккан «сонетлар» китабын һәм алдагы кереш сүзне укыгыз...
Сәлам белән, ТАССР Язучылар союзының әдәби консультанты Илдар Юзеев.
29 июль, 1970 ел.
***
«Казан утлары» журналы
Хөрмәтле иптәш...
...Сезгә менә шушы киңәшне бирергә булдык: әйдә, булмастай эш белән азапланганчы, үзегезнең төп эшегезне — коелар казуыгызны яхшырак итеп башкарырга тырышыгыз Сез...
Ихтирам белән, әдәби хезмәткәр — В. Нуруллин.
27 май, 1971 ел.
***
«Социалистик Татарстан» газетасы
...Ике шигырегезне алдым. Сезгә сөенеч хәбәр итә алмыйм...
Культура бүлеге мөдире — Р.Гарипов.
5 август, 1971 ел.
***
«Татарстан яшьләре» газетасы
Хөрмәтле...
Мөмкинлек булу белән файдаланырга тырышырбыз. Безнең белән элемтәгә керсәң икән.
Пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире — С.Хәйретдинов.
***
Мин, хөрмәтле иптәш...
Бүтән шигырь язмыйм. Бетте-китте! Кулдан килмәс эш белән редакция хезмәткәрләренең башын катырмыйм. Агач тулпарга атланып үткән балачак белән араны өздем. Бу хатларны, шигырь-поэмаларымны ж,ан көеге итеп үзем белән йөртмим. Мин аларны, агач капсулага тутырып, Сәвия белән корыласы яңа гаиләмнең нигезенә күмәм... Юк, крематорийга ягам!
— Әби, менә бу язу-сызуларны мичкә ягарсың, яме! Өеңне бер көн җылытырга жңтәр.
— И-и, улым, кыш чыгарлык утын китерттең ләбаса, шөкрана!.. Өең салынып бетмичә, йомычка якма, гомерең бетмичә, язу чыгарып атма, дигән борыңгылар.
КАМИЛ КӘРИМОВ
Калдыр кәгазьләреңне. Жыеп куярлык кына урын табармын. Тәүбәләп китүең түгелдер, туган-үскән ягыңа бер кайтып килми калмассың әле...
Атнаның икенче эш көне. Сәвия, аэропортка тизгә генә килеп китте. Яследә үз урынына калдырырга кеше тапмаган. Озатып калмавы хәерлерәктер бәлки, бөтенләйгә аерылышкан кебек авыр булыр җә... Күңелемнең тулган чагы...
Саубуллашканда, кеше күп дип тормадым, пәлтә якасыннан ташып чыккан өрфия шарфына төртелдем. Муенын үбәм. Мин белеп бетермәгән ислемаеннан җиләге җыелмаган кайнар болын исе килә.
— Берүк суырып үбә күрмә, муенда эзе калыр, родительләр каршында яланөс йөрисем бар.
— Сәвиям, миннән телеграмма алуга, шул көнне үк очып килгән бул, яме. Гомеремдә дә Магаданга хәтле чыгып китәрмен дип уйламаган идем. Синең хакка гына. Ышанам, яме?!
— Ярар, дидем ич инде! — Юатып түгел, ачуланыбрак әйтте ул моны.
Куенымнан чыгарасым килми. Шулкадәр кысып кочакладым үзен — хәтта күзләремнән яшь атылып чыкты...
Сәвия дә инде бу минутта үзенең егерме өч еллык тынычлыгын җуйган, дулкынланудан күкрәге бәргәләнә — ике йөрәк булып тибенә кебек...
— Өлгергәнсең инде син, Сәвия!
— Кесәдәге фотомны бөгәрлисең, — диде ул, мине читкә этәргә азапланып.
— Кытай границасына китмисең ич, бәхилләшмә шул хәтлек.
Ул миңа ателье конвертына салынган фотосын бирде, ә мин хат тоттырдым.
— Эшеңә кайткач кына ачып укырсың, төне буе утырып яздым, — дидем.
Күз алдымда ук ачып караса, юлга дип хат арасына кыстырган акчамны алмыйча, кире бирәчәген беләм...
«Колхида» рамына кендекләп тагылган ишексез-тәрәзәсез арбага төяп, әллә ит комбинатына чаклы алып киттеләр? Аэровокзал янындагы «ИЛ-14», «АН-24» кебек ике моторлылары уенчык самолёт кебек кенә күренеп калды.
Ниһаять, кичтән яуган яңа кар өстенә коелдык. Сиксәннән артык пассажир санадым.
Аһ, ул самолётның илаһилыгы!
Декабрь кояшының бөтен яктысын үзенә җыеп, шомарган көмештәй ялтырый! Канатлары киң, гәүдәсе — «Нух» көймәсе чаклыдыр, билләһи! Шушы дүрт мотор ничекләр итеп күтәрә торгандыр моны? Үзйөрешле авыр баскычка менеп баскач, Космонавтлар урамында автобус көтәргә тиешле якташларым ягына карадым: күрегез — салам түбәле алачыкта үскән ятимегез, Политбюро кешеләрен йөртә торган иң мактаулы «ИЛ-18» самолётына кереп бара!!!
«Совет мәйданы» өстендә борылыш ясап, Самосырово төтеннәрен аста калдырып, күтәрелә башладык. Самолёт күләгәсе авылыбыз өстендә уйнаклап алды. Сәвияләр урамын аерымачык күреп өлгердем, шунда сөйгән кызымның күкрәк кесәмдәге фотосы искә төште. Авыл кызлары Казанга килү белән, иң беренче эш итеп, фотога төшәләр. Ленин урамындагы ул салонның талдан үрелгән көяз урындыгы меңәрләгән гаилә альбомына кергәндер инде... Самолётыбыз һава чокырларында атынган чакларда, күңелем болгана башласа, Сәвиянең урындыклы сурәтенә карап юанырмын.
***
Сәвиягә охшаган стюардесса бөтнекле конфет өләшеп чыкты. Утыргыч каешларын эләктерергә кушты. Баш очындагы радионың: «Температура за бортом самолёта минус сорок два градуса...» дигәнен бик күпләр ишетмәмешкә сабышты. «Ишеттегезме» дигәнрәкләре, ясалма елмаю чыгарып, як- 70
КАМИЛ КӘРИМОВ
70
ягындагыларга ым какты... Менә шулай, Сәвия... Раштуа каласын сайлаганбыз икән...
Иллюминатордан күренгән утлардан чамаласаң — Магадан бездәге Әлмәт хәтлек бар бугай...
Багаж бушатуны тиз тоттылар, туңып та өлгермәдек. Самолёттагы эсселек ялыктырган иде инде. Колыма суыгын мин аэропорт дип аталган пыяла павильонга кергәч кенә тоеп алдым.
Бораулау осталары әзерли торган мәктәптә укыганда, Магадан егете Юра Дзебук бар иде. Һәр уку йортына хас күркәм гадәт буларак, таныклык алган көнне, күмәк фотога төшеп, адресларыбызны алышып, альбом ясаткан идек. Кирәге чыгар әле, дип кем уйлаган! Куен дәфтәремә адресын күчереп яздым, ләкин телеграмма сукмадым. Бәлки каршы алган да булыр иде... Тик минем аны борчып, мәшәкатьләп торасым килмәде. Эшкә урнашып, Сәвияне алып килгәч, Юра белән күрешүне сюрприз итебрәк күз алдымда тота идем. РСФСРның төрле почмакларыннан җыелган ишләр өчен Ростов каласы үги ата кебегрәк иде. Төннәрен бик чыгып йөрмәдек, буш вакытыбыз күбрәк тулай торакта үтте. Һәркайсыбыз күргән-белгән маҗараларын сөйли, үзе яшәгән төбәкне мактый. Магадан турында Юра Дзебук сөйләгәннәрнең бөтенесе дә онытылып бетмәгән әле, хәл-хәл булып искә төшә.
Юраның миңа гына түгел, гомумән татарларга карата хөрмәтен тоя идем. Серен соңрак аңладым. Моннан 100 ел элек үк Магаданда беренче алтын кисәген Шәфигуллин дигән кеше тапкан икән. Җан иясе аяк басмаган жңрдә, ничекләр итеп исән-сау калып, бер ялгызы алтын юа алган соң ул?.. Монысы татарлык могҗизасы инде... Аның ачышыннан соң унбиш ел үткәч, Колыма алтынына юл салыр өчен, Алпамшадай 12 мең тоткын җибәрелә һәм беренче кышны ук бөтенесе кырылып бетә...
Магаданда җәй дүрт ай чамасы гына икән. Озын берлек артыннан килгән агайлар, җир өсте эрү белән, алтын приискаларына таралышып бетә. Бульдозерлар озын-озын канаулар казып ком чыгара, ә тырыш «старательләр» аны юдыра-юдыра бөртекләп алтын җыя. Эше пычрак, ялыктыргыч һәм дә хәвефле. Шуңа күрә дә аена бер «Урал» мотоциклы алырлык хезмәт хакы түлиләр икән. Ә инде килгән кеше бер-ике ел эшли алса, аннан бөтенләй китә алмый, ди...
Җәй буе «сухой закон» — бер грамм да эчәргә ярамый. Әгәр аракы исен сизсәләр, минутында эшеңнән куалар һәм синең урынга шундук каяндыр шулай куылган икенче берәүне китереп куялар, ди. Ә Магаданда эш табуы ком арасыннан «самородок» эзләүгә тиң икән.
Беренче салкыннар башлануга, сулар ката, ачык ысул белән алтын чыгару тагын җәйгә чаклы тукталып тора... Җәй буе алтынлы мохитнең кырыс кануннарына түзеп яшәгән тырыш халык дүрт айлык хезмәт хакын туздырырга керешә. Һәм шултиклем тырышып туздыралар ки — күбесенең материктагы туганнары янына кайтып егылырлык акчасы да калмый. Икенче сезонга чаклы, тәмам сукбайлыкка чыгып, Колыма кышында ничекләр итеп исән-имин калалардыр, монысын инде язмыш камчысын үз җилкәсендә татыган бичлар6 үзләре генә белә. Магаданның бер кунакханәсе бар икән, акчасызларны хәтта коридорына да кертмиләр. Урын мәсьәләсе дә акчадан гына тормый, җылы яктан очып килгән җимешчеләр карават өчен бер еллыкны алдан ук түләп куялар, ди. Тагын шәһәрдә бер автовокзал бар — анысы кичке дүрттә йозакка бикләнә, көндез кереп җылынып алсаң гына. Кыш көне диңгез порты эшләми. Шулай итеп бер аэропорт кала. Бичлар кереп тулгач, шултиклем тыгызлана ки, залда пассажирларга урын бөтенләй калмый. Шуны гына көтеп торгандай, тәртип сакчылары килеп керә. Сукбайларны, милициянең бөркәүле машиналарына дыңгычлап төяп, шәһәрдән кырык-илле чакрымдагы сүнгән янартау итәгенә илтеп бушаталар. Алар аннан җәяүләп кайтып жңткәнче, аэропортта ике-өч көнлек бушлык хөкем сөреп ала... 6 Бич — сәрхушлеккә чыккан сукбайларны Магадан халкы шулай дип йөртә.
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
71
Мин Казан самолётыннан төшәрәк, бичларны яңа гына төяп киткән булганнар. Дерматин белән тышланган сәкеләрдә сайланырлык урын бар. Бер кырыйга килеп утырдым да чемоданымны ике тез арасына кыстырып, урланмаслык иттем. Пәлтәмнең чабуын төзәткәләгән булып, чәнти бармак белән генә капшап, майка чабуына тегелгән акчалы бөтине капшап алдым — шөкер, барлыгы белән җанымны җылытып тора. Юра Дзебук әйткән Магадан миңа балалар мәйданчыгындагы уенчык шәһәр кебек кенә күз алдыма килә иде, ә яшәү өчен көрәш маҗаралары сабыйларга йокы алдыннан сөйләнә торган әкият сыман гына иде... Менә: бүген исә мин кырыс чынбарлык белән бергә-бер калдым; Сәвиягә вәгъдә иткән хыялый дөнья белән күзгә-күз карашып торам; чемоданымны кочаклап йоклаганда да күземне йоммаска тырышам, йомсам, бичлар арасында калырмын да алтын таулар арасында адашып үләрмен төсле...
Иртәнге унга чаклы бүтән самолёт киләсе юк икән. Көтеп утыру залында тынлык оеп бара. Төн уртасы дигән вакыт бушлыгы пассажирларның көрлеген сүндергән дә өнсез гавамны үзе теләгәнчә сыный, фаш итә, чырайларын боза, гәүдәләрен көлке рәвешләргә кертеп үрти дә хәтта... Синематографиянең башлангыч чорындагы тавышсыз-тынсыз һәм дә ки шыксыз бер кино бара гүя. Вокзал йокысы...
...Түшәмдәге утлар көлтәсе, сәке аркавычына башын салып, аягын сузган агайның күзен әчеттерә. Ул бит юган ише күзен ышкый да йөнтәс бүреге белән каплый. Бүрек идәнгә шуып төшкәч, йолкыш төлке баласына әверелеп ала. Агай аны тагын эзләп таба, тагын күзенә каплый.
...Нечкә сыйраклы, капкорсак, кысык күзле, ялан башлы әби, йон итеген салмыйча гына, аягын туктаусыз кашый. Төенчекләре тышыннан билгеле — зур шәһәргә ризык алып кайтырга дип килгән.
...Үзен үзе кочаклап, мех бияләйле кулын култык астына тыккан кыз-ханым бер күзен генә йомган. Бия картасына охшаган сумкасын беләгенә элгән. Ясалма күн белән тышланган пәлтәсе күптән инде төсен югалтканга охшый. Каршы алучымы, китеп баручымы? Әнә ул, мех бияләй эченнән кулын чыгарып, муенына уралган кәҗә шарфы астыннан нидер эзләргә кереште. Тапты. Бакты. Идәнгә атты. Табан очы белән ышкып сытты... Бераздан тагын тапты. Минем йокым качты. Ул арада каеш иренле пыяла ишек киерелеп ачылды, яшел погонлы дүрт солдат килеп керде. Ни рюкзаклары, ни чемоданнары юк. Күренеп тора — төннең бу вакытында самоволкада йөри болар... Өч кешелек сәкегә бишесе дә сыйды. Кыз-ханым торып та китмәде, исе дә китмәде. Сул ягына туры килгән солдат колагына нидер пышылдаганда, аның инде икенче күзе дә ачылган иде. Кыз-ханымның урам әйләнеп кайтканын калган өч солдат сабыр гына көтеп утырды. Артык җылынып тормастан, икенче солдат белән дә һава сулап керде... Өченчесе белән дә... Ә инде дүртенчесе белән чыгып киткәндә, беренче солдат чалбар кесәсенә кулын тыгып кашына башлаган иде. Йокым качты: «Бу фетнә без сыенган сәкегә дә утыргалагандыр әле...» — дигән уйдан минем дә акча тегелгән майка чабуымда кырмыска тыпырчынгандай булды.
Йокы качты, дип ашыгыбрак әйтеп ташладым. Сәвия белән икебезнең арада хәзер сигез сәгатьлек вакыт аермасы. Ярый әле самолётта йокы симерттем, көнем белән төнем буталып бетте. Татарстан яшәешенә көйләнгән сәгатемнең телләрен Магадан поясына күчерергә ашыкмыйм, көн яктысына ияреп яшәп карыйм. Юкса Сәвиянең кайчан уянганын, эшкә киткәнен, кайткач, миннән телеграмма көткәнен күз алдыма китерүе кыенрак булыр.
Аэропорттан Магаданга бер сәгать чамасы кайттык.
Ниһаять, диңгез аръягыннан якты көн туып килә. Озын-озак, ярты офыкны биләп, таң атканны күрергә теләсәң — менә кая кил икән! Мондагы кояшның йөзенә туры карап була. Ул сагышлы, сүрән, шәһәрне читсенеп ерактан ук әйләнеп уза. Ерак Көнчыгыш кояшы беркемнеке дә түгел.
КАМИЛ КӘРИМОВ
72
Шәһәрдә берәү генә булгач, «Гостиница»га исем кушып тормаганнар. Мин аны бик тиз эзләп таптым. Урамда иртәнге сабыр хәрәкәт. Кешеләр бер-берсен уятудан курыккандай тавышсыз-тынсыз гына эшкә ашыга. Мин кунакханәне сорагач та, тел әрәм итеп тормыйча, бармак төртеп кенә күрсәттеләр. Ишеге биксез иде үзенең. Кизү торучысы кая олаккандыр — вестибюльдә үле тынлык, җан әсәре юк, таракан агулаганнар дияр идең — дару исе сизелми.
Шактый гына тамак кыргалауның ярдәме тиде. Җиңсез сырма кигән абзый пәйда булды. Халык сүзгә бик саран икән монда. Сүзгә саран кеше елмаюга да саран буладыр... Паспортымны сузып, авыз ачып өлгермәдем, җиңсез абзый өстәл өстендәге аншлагка ымлады. Анда эре хәрефләр белән: «Мест нет и не будет» диеп язылган иде.
...Юра Дзебук мине күрүгә үк фамилиям белән дәште. Ростовта укыганда, журналларда безнең фамилияләрне генә тутырып язалар иде. Педагогларның инициалларыбызны төпченеп, такта янына исемнәребез белән чакырганнарын хәтерләмим. Хәтта «Бораулау остасы» дигән таныклыкка да исемнәребезнең баш хәрефе генә куелган иде. Сине эш урыныңнан акча түләп ел буена укытып яткыралар икән, димәк, иң мөһиме Ленин бабай кушканча: көнгә унышар сәгать укырга, кемнең ничә яшьтә булуына карамастан, бергәләшеп укырга һәм дус-тату укырга!
Юра эш эзләп килүемне аңлап өлгермәде әле. Ул шушы көннәрдә генә башлы-күзле булган — теләгәненә өйләнгән, һаман да зөфаф киче агониясендә йөри. Мине язылышулары хакында дусларыннан ишетеп, соңарып килгән кунак рәвешендә каршылады. Мәҗлескә дип хәстәрләнгән нигъмәт тагын бер туйга җитәрлек калган иде әле. Туктаусыз сыйладылар. Юра минем хәмер белән дуслык юкны Ростовтан ук белә иде инде, анысына артык кыстамады.
Магаданның беренче көне кунак уены белән үтеп бара: ашыйбыз да никах альбомы карыйбыз; чәй эчәбез дә кәләшнең кино артистлары кебек сәнгатьчә төшкән фотосына сокланабыз, ул үзе инде табын артында килен хезмәте үтәп маташа, Юра күрмәгәндә генә күз салам, рәсеме белән чагыштырам, аның туй күлмәген күңелемнән генә Сәвиягә кидереп карыйм, шуннан кәефем күтәрелеп куя. Юра гаиләдә бердәнбер бала. Әти-әнисе пенсия яшендә, зал ягына бик чыгып йөрмиләр, сәгатен белеп кенә тамак ялгап алалар да ял бүлмәсенә бикләнеп телевизор карыйлар. Алар хакында мин Юрага ике генә сорау биреп өлгердем.
«Алтын эзләп килмәгәннәрдер ич инде?» — дигән соравыма, Юра, Көнбатыш ягынарак туры китереп, кул гына селтәде, сугышта Европа илләренең ничек яшәгәнен күреп кайткан офицерларның язмышын беләсең ич инде, янәсе.
«Минем татар кешесе булуымны өнәмиләрме әллә?» — дигәч, Юра пырхылдап көлеп җибәрде. «Магадан краенда ярты миллион кеше яши, һәркайсы үзе бер милләт!» — ди ул.
Юра — шат күңелле егет. Чамасын белеп елмая, кирәгенчә шаярта, тәмен белеп кенә көлә... Ә менә әти-әнисенең йөзендә кырыслык оеп калган, әйтерсең лә аларга елмаю гомергә тыелгандыр кебек.
Ике көн... өч көн кунак булдым. Инде туйдан калган ризыклар үтми
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
73
башлады. Дүртенче көн дигәндә, иртүк торып киендем дә бусага төбенә килеп бастым. Юра, миңа хәзер «эшләргә, эшләргә һәм эшләргә!» кирәк, — дидем.
— Эзләргә, эзләргә һәм тагын бер кат эзләргә кирәк! — дип өстәде дустым.
— Мин аны шаярта дип торам...
«Биржа труда» га бардык. Чиратка язылдым. Безнең Казандамы?! «Эшкә чакырабыз... Тиз арада фатир бирәбез... Килегез, күп түлибез... Һөнәрегез булмаса, үзебез укытабыз... Ашыгыч төстә белгечләр кирәк...» кебек белдерүләр белән баганалар төрелгән, газлы су сата торган автоматлар бизәлгән, ишекләр түшәлгән, газеталар күмелгән. Кәефеңне кырсалар: «Эштән китәм!» — дип гариза язып кертүең була — тотыналар ялынырга, үгетлиләр, акчаңны арттыралар, вәгъдәләнгәнен ашыктыралар.
Ә Магаданда... Теләсә нинди генә эшкә риза булып килгән чират, биржа залыннан урамга чыгып, кар бабайлар — кар кызларга әверелгән. Ярты көн буе торып, ирләрнең икесенә вакансия табылды: берсе — Педагогия институтына сантехник кирәк ди, икенчесе — Нагаево портында каравылчы агай әллә өшеп, әллә эчеп үлгән шунда...
Сигезенче көнне чират торырга хурландым. Максатыма ике куллап ябышыр чак жңтте. Мине хәзер Юра озатып йөри алмый, аның үз эше бар — транспорт цехында механик икән. Зур шәһәр түгел — адашмадым. Биржаның игъланнар тактасында «Главдальводстрой» трестын күреп алдым, Пролетарская урамы, 13нче йорт диелгән. Кәеф кенә юк, бер уйласаң, көлке хәл инде бу — Сәвия дә Пролетар кызы, әтисенә армиядән ягылып кайткан кушамат бу! Уңышка юрыйк, минәйтәм... «Отдел по использованию трудовых ресурсов» дигән бүлегенә кердем. Инспектор абзагыз, миннән күзен алмыйча ж,ентекләп сораштырды. Тәжрибәле психологтыр — документларымны карап тормыйча гына имтихан алды. Иренмичә, бүлдермичә әңгәмә корды да нәтижә ясады:
«Безгә мастерлар кирәк, ләкин һөнәр профилегез туры килеп бетми. Ростовта сезне су белән юдырып бораулау ысулына укытканнар. Ә бездә мәңгелек туң, июль челләсе дә 15 градустан ары җылытмый... Артезиан су чыгарыр өчен, боз катламын һава белән өрдереп борауларга кирәк. Сез безнең технологияне белмисез... Бораулау оешмасы бер без генә түгел, әнә геология идарәсенә барып карагыз..».
Документларымны ике куллап тоттым да өлкәнең геология идарәсен эзләп киттем. «Эш белешеп йөрим, дигәч, Сәвиям кебек бер чибәр секретарь урынбасар бүлмәсенә юл күрсәтте.
Шунысы сәер: урынбасар миңа күтәрелеп карамады да, хәреф хатасы эзләгән корректор кебек, документларыма кадалды... Пәм канцеляриянең «кырык тартма»сыннан лотерея билеты чаклы гына кәгазь алып яза ук башлады.
— Мә, — диде ул отышны миңа сузып. — Сусуман автобусына өлгерәсең әле. Карамкен тукталышында төш. Моннан кырык чакрымда булыр.
Рәхмәтне ике-өч тапкыр әйттем бугай... Урамга чыккач, отыш билетын укыйм:
Начальнику Карамкенской экспедиции
т. Асееву Н.А.
Направляю вам на переговоры, на предмет трудоустройства пом. бурильщика или затем на курсы бурильщиков.
Судя по документам — хороший работник.
Зам. нач. Упр. (Имза) Колчинов
30/XI-73.
Карамкен Магаданнан 40 чакрымда урнашкан эшчеләр бистәсе булып чыкты. Автобустан төшеп калганда кояш күренә иде әле. Күренә дип шуңа әйтүем, 74
КАМИЛ КӘРИМОВ
тирә-якта таң атуны яисә кичке шәфәкъне балкытырлык ачык офык юк, өйләр һәм бараклар гел сопкалар итәгенә чәчелгән. Чит-ят манзарага аптырап карап торам, урман юк, елга эзе юк, урамда кеше заты күренми. Этләр дә өрми. Мәгәр яшәеш билгеләре сизелә: барак тирәсендәге чүп арбасына буш шешә, апельсин кабыгы һәм консерва савытлары өелгән. Киртә-коймалар, ишегаллары булмагач, бөтен тормыш аерымачык күз алдында.
Бер баракны өчкә бөкләп, административ үзәк иткәннәр: почтасы, кибете бар, экспедиция начальнигының эш бүлмәсе дә шунда. Сәвиягә телеграмма сугарга дип кул кычытып тора, көчкә түзеп йөрим.
Геология идарәсеннән алып килгән кош теле хәтлек кенә кәгазь үз көчен күрсәтте, иптәш Асеев артык сораулар биреп төпченмәде, хезмәт кенәгәмне сейфка салып, шундук эш турында сөйләшүгә күчте.
— Җир астына төшеп бораулаганың бармы ? — ди экспедиция начальнигы.
— Моңарчы туры килмәде, — дим, каушамаска тырышып.
— Сопкалар төбенә шахталар казылган, ташкүмер чыгаргандагы кебек, шуннан як-якка бораулап керәсең. Нәр метр саен тау токымын алып тикшерәсең.
— Керн7.
— Әйе, кернга ияреп алтын самородогы чыгамы, көмешме — анысы инде бәхет эше. Шуннан, син бораулаган эздән шахтёрлар казып керә, бөтен катламны җир өстенә чыгара.
— Нәм без, яңа урынга күчеп, тагын алтын минералы тапканчы бораулыйбыз.
— Татариядә алтын эзләдегез мәллә, бик белеп сөйләшәсең.
— Юк, Николай Арсеньевич, ни дисәгез дә Ростовта бораулау мәктәбендә укыдым бит. Шунда ук практикасын да үттек.
— Алайса, «ЗИФ-650»8 агрегатын беләсең инде.
— Эшләп караганым бар.
— Вәт, монысы шәп булган. Атна-ун көн стажировка үтәрсең. Иртәгә үк вахтага. Автобус иртәнге 7дә шушы контор янында көтә.
Асеевның шат күңел белән сөйләшүе миңа да күчте, тәмам ачылып киттем.
— Николай Арсеньевич, мин бит сөйгән кызымны, ну хатынымны инде, монда алып килергә телим, кайда яшәрбез икән, ә?
— Яшәр урын табарбыз. Бу якларда хатын-кыз өчен эш урыны — кытлык...
— Иртәге өчен ишәк кайгырсын, ди татар. Тизрәк килсен генә. Мин әйбәт эшләсәм... икебезгә дә җитәр.
— Әйбәт эшләгән кеше әйбәт яши бездә.
— Алайса мин бүген үк телеграмма сугам.
— Тизрәк сук. Юкса монда ирләре ташлап качкан хатыннар бик күп, буйдак икәнеңне белсәләр, кесәңә кереп утырырлар, сизми дә калырсың...
Иптәш Асеев үзе юраган маҗарадан рәхәтләнеп көлеп калды. Ә мин, почта бүлегенә кереп, Сәвиягә хәбәр җибәрдем: «Срочно приезжай! Мой адрес: Карамкенская экспедиция».
Казан аэропортында вәгъдәләшкәнчә, билет алгач, Сәвия дә миңа хәбәр бирергә тиеш.
Магаданнан срочная телеграмма ике сәгатьтә барып җитәчәк, диделәр.
7 Керн — бораулап алынган җир асты токымының бер өлеше.
8 «ЗИФ-650» — горизонталь ысул белән бораулау станогы.
ТУРГАЙЛЫ БОЛЫТЛАР
75
Күңелдән генә ике билгесезле математик мәсьәлә чишеп алдым. Кайчан ала, кайчан килеп җитә? Хәзер Магаданда кичке дүртләр тирәсе. Димәк, алтыда, Казан вакыты белән төнге икедә... Юк, Сәвия йоклый әле, почтальон минем телеграмманы иртәнге сигезләрдә тапшырачак. Шул көнне үк билет алып, атнаның икенче уку көнендә килеп җитәчәк...
Иртәнге 7дә, вахта автобусына утырыр алдыннан, тагын бер телеграмма суктым, монысын инде көндез тапшырачаклар. Шөкер, Карамкенда почта тәүлек буе эшли, геологларның бөтен элемтә үзәге шушы почтада, диделәр.
Җир астында, дөресрәге сопка эчендә сәгатьләр шултиклем әкрен йөри... Көне-көне берәр гомер чаклы!
Алтын күргән юк әле...
Сәвиядән дә хәбәр юк...
Мондагы җир катламнарының катылыгы искитмәле — алмаз тешле бур түгәрәкләп кимергән чакта сүнгән янартау дер калтырап тора һәм ул, түзәр- түзәр дә, ачудан кинәт уянып, вулканы бәреп чыгар төсле.
Ниһаять! Чираттагы кернны алып карагач, мастер, имән бармагын тырпайтып: «Есть!» — дип куйды. Сменада алты кеше идек, барыбыз да табылдыкка ябырылдык. Егетләр — «Магадан сандыгыннан» хәзинә эзләүдә күптән инде азау тешен алтынга алыштырган кешеләр, чынлап торып уйласаң, алар хәзер төсле металл табуга көндәлек эш итеп кенә карарга тиешләр кебек. Юк шул, сокланалар, моңарчы бер дә алтын күрмәгәндәй кыланалар, шушы вулкан төкереген кулдан кулга сикертеп суытырга телиләр, күз буучыга әверелгәндәй, кесәдән кесәгә күчереп качырышлы уйныйлар... Алтынга ияләнеп, күнегеп, битараф калып булмый ,күрәсең... Ә мин... Әби үлгәннән соң, әнигә калган колак алкасыннан гайрене белмәгән, талир тәңкәләрне бары тик мультфильмнарда гына күргән, хәтта никах балдагына да лаек булмаган авыл малае, Сәвия көзгесе чаклы алтынны күргәч нишләргә тиеш идем?!.
Егетләр уйнап туйгач кына минем хәлне аңлап алдылар.
Чын алтын табигый хәлендә бөртек-бөртек йә балык тәңкәсенә охшаш формада очрый икән. Ә монысы — консервы капкачы кебек түгәрәкләп киселгән калай сыман иде. Уч төбемә шапылдатып салдылар. Менә нинди икәнсең син «самородок»! Тәме юк, тешкә — йомшак, тырнак белән сызсаң да, эзе кала, кургаш кебек җиңел бөгелә... Көмеш кушып койгач кына тауарга әйләнә — катылана икән.
Мастерның сабырлыгы бетте, кирәк-яраклар шкафыннан сувенирга охшаш үлчәү алып килде. Чынаяктай тәлинкәсе, вак-вак ялтыравык герләре — нәкъ химия кабинетындагы көянтәле үлчәү кебек. Без аны дәрестә лаборатор эшләр вакытында куллана торган идек.
Мастер үлчәде дә шундук рациядән кемнәр беләндер озаклап сөйләшеп алды. Соңгы сүзен, без ишетерлек итеп, кычкырып һәм мактаныбрак әйтте:
— Егерме өч грамм! Әле моның симез тамыры җир куенында калды.
Табылдык смена ахырында охранага тапшырыла икән, мастер аны платформа читенә беркетелгән сейфка бикләп куйды. Ачкычын кесәсенә салгач, двигательне сүндерде дә:
— Демонтаж! — диде.
Димәк, башка урынга күчәбез. Ә без тапкан алтынның калган өлешен алыр өчен, проходчиклар килеп, шахта казып керәчәк.
Магадан өлкәсенең чик сызыгы бар барлыкка. Ләкин ул чиксез... Магадан җир астында, аның янар таулар күмгән хәзинәсе бихисап, диләр. Тик мин 76
КАМИЛ КӘРИМОВ
монда байлык эзләп килмәдем. Минем чын алтыным — Сәвия! Йомшак телле, карашы ягымлы; кирәк чакта кырыс та, ягымлы да була белә; әти-әнисенә хәзинә, ә миңа — байлык... Бүген егерме өч граммлы табылдыкны кулымда тотуым да яхшы фал — Сәвиягә дә егерме өч яшь! Менә күрерсез, бүген аннан һичшиксез телеграмма киләчәк...
Җир астында эшләгәндә, әллә нинди хорафатларга да ышанырсың. Сәвияне искә төшерүем булды — мастерның бил каешына кыстырылган рация сискәндереп сызгыра куйды.
— Телеграмма? Кому... кому? Что передавать? — дигән чакта мастерның рациясен кулыннан тартып алыр чиккә җиткән идем.
Ник миңа гына сөйләшергә ирек бирми инде? Хәзер бит хәбәрнең миңа иң кирәкле сүзен йә ялгыш ишетәчәк, йә төшереп калдырачак.
— Почтада сиңа телеграмма бар, — диде ул, исе китмичә генә.
— И? Нәрсә дип әйттеләр? Нәрсә дип?!!
Соравым катырак яңгырады бугай, мастерның чырае сытылды.
— Гафу ит, килә алмыйм, дигән.
— Ничек инде?! Точномы, миңамы?
— Сиңа, сиңа! Безнең сменада бүтән татарин юк!
— Ялгыш ишеткәнсездер... Тагын кабатлап сорагыз, зинһар өчен, дип әйтәм...
Ташкүмер шахтасы түгел — арканга эленгән лампаларны сөрем капламаган, мастер минем өзгәләнүне чыраемнан күреп алды булса кирәк, почта белән кабат элемтәгә керде. Ләкин аңа карап җавап үзгәрмәде...
Әллә минем өчен якты җир өстендә тормыш бетте... Сүнгән тау эчендәге шахталарга ләхет салкынлыгы үтеп керде. Бәхеткә өметләнгән йөрәгем күкрәк читлегемә йодрыклап суга башлады, кан әйләнешем кирегә борылды.
Сәвиянең юлына аркылы төштеләрме? Янаулар, мыскыллаулар белән түбәнсетеп мәхәббәтеннән яздырдылармы? Без бит инде монда явызлык куып җитә алмаслык ераклыкта идек. Кем өчен чыга соң бу алтын-көмеш? Сәвия янымда булмагач, тимер-томырның нигә кирәге бар? Ник бу кешелек алтыннан туймый? Мин монда кала алмыйм... Соңгы чиккә чаклы туздырмыйча, җаным теләгән чакта туган авылыма кайтып җитәрлек булсын дип саклаган юллык акчам исән.
Җир читенә барып, икебез өчен буш оя кордым. Хезмәт кенәгәмдә 1973 елның декабрендә килеп китте, дип Магадан мөһере суктылар. Материкка кайткач, Карамкен приискасы турында 40 ел буе беркемгә дә сөйләмәскә, дигән серле кәгазьгә кул куйдырдылар...
«Ник килмәдең, Сәвия?!.»
Минем бу дөньяга бүтән бер соравым да юк...
Очты-очты, самолётлар очты...


Ахыры киләсе санда