ӘТИ
Миңа алты-җиде яшьләр чамасы булгандыр, мөгаен. Берзаманны малайлар белән кар атышып уйнаган чакта Фазыл:
— Әдһәр, Әдһәр, әнә бабаң килә, бабаң килә, — дип, мине үртәргә тотынды.
Мин әйтәм:
— Нишләп ул минем бабам булсын, минем әти бит ул! — дим.
— Бабаң инде, бабаң! Атаң булса, ул сугышта булыр иде. Безнең әтиләр, немецләрне кырып, чын герой булдылар! Ә бу синең бабаң.
— Юк, бу минем әтием! — дип, Фазылга ташландым.
Ә ул, «үтерәм» дип, минем өскә ташланды. Рушан белән Фаяз көчкә аердылар.
Чыннан да, мин дөньяга килгәндә, әтигә — 53, әнигә 43 яшь булган. Әтине ап-ак сакаллы, ап-ак чәчле, бер якка әз генә бөкрәеп торган кыяфәтле, җиңел сөякле, зәңгәр күзле сурәттә күз алдына китерәм. Ә инде аның башка кешеләрдән аермасына килгәндә, шуны әйтә алам: күпме гомер сөрелгән дә, нинди генә кешеләр белән очрашып күрешелмәгән, ләкин аңа охшаш бүтән кешене күрмәдем; чөнки җәй көне эш эшләп тирләгәндә, аның уң ягы манма су, ә сул ягы коп-коры була торган иде. Әйтерсең лә кешене икегә бүлгәннәр.
— Әти, нишләп синең сул ягың коры, уң ягың манма су? — дип сораганым хәтердә калган.
— Әй, балакаем, безнең авылыбыз янганда, мин пожарник булып эшләдем. Шул вакытны салкын чишмәдән мичкәләргә тирләгән килеш су тутырганда, үпкәмә салкын тиде. Ике ай кан костым. Бер як үпкәм кан булып чыкты. Менә шуннан бирле шушындый чире калды инде, — диде ул.
Кышкы озын кичләрдә без тимер мич яга идек. Еш кына авыл яшьләре безгә җыелыша. Чөнки авылда клуб та, җыелып утырырлык ниндидер бүтән урын да юк. Әти кызык-кызык хәлләр сөйләргә керешә. Гомумән, ул сүзгә оста кеше иде. Шуларның берничәсе хәтергә уелып калган. Авылда көзге эшләр беткәч, ир-ат егетләр бераз акча эшләү өмете белән Донбасска күмер чабарга чыгып китәләр икән. Әнә шул Донбасс турында сөйләгәне минем өчен иң кызыгы иде.
Әти әйтә:
— Мин шахтада сукыр атлар белән эшли идем, — ди.
— Әти, ул сукыр атлар җир астына ничек төшәләр соң? — дип сорыйм.
— Улым, алар башта сукыр булмыйлар, бер-ике ел җир астында эшләгәч кенә сукыраялар.
— Әти, сукырайгач та эшлиләрме?
— Без аларның арбаларына күмер төйибез дә әкрен генә алларыннан җитәкләп барабыз, алар безгә иярә.
Мин исә әлеге сукыр атларны күз алдына китерәм дә, мөлдерәп күз яшьләре килә, еларга ук тотынам.
Әнкәй әткәйне:
— Төнгә каршы шундый әйберләр сөйләмәсәң, бүтән әйтер сүзең беткәнмени? — дип тирги.
Ә яшьләр:
— Шәфыйк абзый, урысларның акча алгач, ничек эчкәннәре турында да сөйлә инде, — дип аптырата.
— Аның нәрсәсен сөйлисең? Айга бер мәртәбә акча бирәләр. Менә шул көнне ата — улны, ана кызны белми. Жыелышып эчәләр дә сугышырга тотыналар иде. Кеше гомерен чебен урынына да күрмичә. Мин акча алган көнне ничек булса да читтә үткәрергә тырышам, чөнки араларында мин иң карты. Баракка кайтып кергәч күрәм: кайсысының кулы сынган, кайсысының күзе, иреннәре кара янган. Яман сүгенәләр, ыңгырашалар, хәтәр сугыштан чыккан бандитлар белән бер.
— Шәфыйк абзый, теге... балык тотканың турында да сөйлә инде, — дип, яшьләр әтинең теңкәсенә тияләр.
— Без Златоуст шәһәре тирәсендә урман кисәбез — Себер якларында. Шулай кисә
ӘЗҺӘР ШАКИРОВ
145
торгач, бер күл буена килеп чыктык. Туктале, минәйтәм, шунда мурда салып карыйм әле, дим. Күл буендагы таллардан мурда үреп салдым. Эш беткәч, сак кына тартып чыгарган идем, кәрәкә балыгына шыплап тулган бу. Хәзер нишләргә инде? Иптәшләрем торакка кайтып киткән, янымда һичкем юк. Караңгы төшеп килә. Күлмәгемне салып, җиңнәрен төйнәп бәйләп куйдым. Әлеге йөгемне иңгә салып, кайтыр юлга төшү белән үк, бөтен тәнемне черки сырып алды бит. Нишләргә белмим, учым белән битемә шап-шоп сугам. Бара-бара күзем күрмәс булды. Ничек чыкканымны хәтерләмим. Бөтен тирәмдә корт күчедәй черки безелди. Үләм икән, мин әйтәм, кайталмыйм икән бит болай, дим. Яфраклы ботак белән черки өерен куам. Ә тегеләр аның саен котырына, бөтен тәнемне сырып ала. Хәзер инде миңа балык комачаулый, аларны берәм-берәм ташлап калдырудан башка чарам юк. Миңа күзгә төртсәң дә күренмәс караңгы сыман булды, һични күренми. Бер күземне ачып карыйм — юлымнан язган шикелле тоела. Шунда кылт итеп исемә төште: урманда кешеләрне җәзалап үтерү өчен йә кырмыска оясына, йә черкиләргә бәйләп ташлыйлар икән, кеше, түзә алмыйча, бер көндә һәлак була ди. Хәзер инде мин шуңа тәмам ышандым. Инде нишләргә дә белмичә аптырап торганда, миңа кычкырган тавышлар ишетелде сыман. Акылымнан шашкан кебек: «Ярдәм итегез, ярдәм итегез, үләм-үләм!» — дип, бөтен көчемә кычкыра башладым. Шуннан ни булганын хәтерләмим, ике көннән соң гына аңыма килдем дә үлемнән котылып калганымны аңладым.
— Әти, — мин әйтәм, — балыкларыңны кая куйдың соң?
— И, балакаем, ул вакытта миндә балык кайгысы идемени? Әти белән әни бәхетенә исән калганмын дип, Ходай Тәгаләгә мең-мең рәхмәтләр укыдым.
Театрдан ял акчаларын алып, иптәшләр белән җыелырга дип өйгә кайтсам, Җәннәт ападан хат килеп төшкән: «Балакаем, кайт, әтинең хәле авыр, сине күрәсе килә», — дигән. Бик кайтыр идем дә, акча яклары такыррак шул, ничек булса да бераз акча эшләп алырга кирәк иде. Берәр концерт бригадасы юк микән дип сораштырып карыйм, юк, барысы да җыелып, бергәләшеп беткәннәр, бер җүнле кеше дә калмаган. Шунда Миргалим Харисов:
— Әйдә, Искож клубы белән чыгабыз, — диде. — Көненә ун сум түлиләр, квартирный юк, ашау колхоздан.
— Мин үз исемем белән чыкмыйм, исем-фамилиямне алыштырам, — мин әйтәм.
Сәхнәгә Рәшит Гарифуллин исеме белән чыктым. Концертны алып баручы матур гына бер кыз: «Хөрмәтле тамашачылар, сезнең алдыгызда — Искож клубының танылган җырчысы Рәшит Гарифуллин, кул чабып каршы алыйк. Ул сезнең яраткан иң матур җырларыгызны башкарачак. Тарсынмагыз, бердәм кул чабыгыз, монда кулларыгызны жәлләп, бер-берегездән оялышып утырмагыз. Артистларны дәррәү килеп, кул чабып каршы алалар аны», — дигәч, сәхнәгә килеп чыктым. Кул чабып каршы алучы юк. Бу авылның театр-концерт күрмәгәненә 15-20 ел узгандыр, дип сөйләделәр. Без Алексеевский районындагы иң «караңгы» татар авыллары буенча йөрдек. Монда ни филармониянең, ни күчмә театрның булганы юк икән. Шунда сәхнә артына матур гына киенгән бер укытучы килеп керде дә миннән:
— Сезнең абыегыз артист Шакиров түгелме? Мин академия театрында сезгә охшаган бер артистны күргән идем. Сез шуны бик хәтерләтәсез, — дип сорады.
— Юк, — мин әйтәм, — академия театрында минем абыем эшләми, ләкин миңа охшаган бик талантлы бер артист бар дип сөйлиләр.
— Шул Шакировның туганы булсагыз, мин сезне үзебезгә кунакка чакырмакчы идем. Бик кызганыч болай булгач, хушыгыз инде, — диде дә китеп барды.
Соңыннан: «Нигә инде шунда мин аның бертуган энесе дип әйтмәскә? Хәзер менә кунак булып, җырлап утырыр идем», — дип үкенеп куйдым.
Егерме концертка 200 сум акча кулга алгач, егетләрне карта уйнап откан акчага җыелышып кунак булып, әти белән үги әни янына кайтып киттем (әни күптән вафат иде инде).
146
ӘТИ
Минем каршымда чәче җитеп үскән, ап-ак сакал-мыегы кырылмаган, йөзе саргая башлаган, бөкресе тагын да калкарак төшкән, артык нык ябыккан әтием басып тора иде. «Улым!» — дип күрешкәч, эчем жу итеп китте. Ничектер ул минем әтием кебек түгел иде: мин аның бөтен тәне генә түгел, ә бәлки җаны да үзгәрүен тоеп өлгердем.
Мин әйтәм:
— Нишләп чәчеңне алдырмадың? — дим.
— Сине көттем, — диде ул.
Тиз генә су җылытып, чәчен такыр итеп кырып алдым, сакал-мыегын пөхтәләп төзәттем, җылымса су белән муенын, аркасын юып төшердем. Әти хәл алып, рәхәтләнеп китте.
— Улым, — диде ул, — иртәгә мине Азнакай больнисына алып бар әле.
— Ярый, — мин әйтәм, — бензин ташый торган машинасында абый кайта, шуның белән иртүк барырбыз.
Икенче көнне Азнакайның баш табибы янына килеп кердем.
— Исәнмесез! Мин артист Шакиров булам. Минем әти бик нык чирли, ярдәм итегез, — дим.
Ул миңа карап торды да:
— Мин җырчы Шакировны беләм. Ә син кем буласың? — дип сорады.
Мин әйтәм:
— Илһам Шакиров филармониядә эшли ул, ә мин — артист Шакиров, академия театрында эшлим. Филармония белән академия театрының дәрәҗәсен дә белмәгәч, син ничек баш врач булып эшлисең монда? Бу турыда сөйләсәң, үзеңне мыскыл итеп көләрләр бит. Бик кызганыч кебек булып чыктың әле, артист Шакировны белмим дисең!
— Ярый, ярый, бу турыда оныттык, — ди. — Әтиең кайда?
— Апаларда калып торды, кирәк икән, хәзер үк алып киләм.
— Әтиең ничә яшьтә?
— Сиксәннән өстә, кече йомышын үти алмыйча интегә.
— Ярый алайса, безне өегездә көтеп торыгыз, көндезге аш вакытында килербез.
— Бик зур рәхмәт мине хөрмәт итүегезгә, менә адрес, — дип чыгып киттем.
Кайтып, тиз генә аш куйдым, мунча ягып җибәрдем, җизни кабымлыклар әзерли башлады. Табибларны көтәбез. Шул арада әтине мунчада бик яхшылап юындырдым да, чиста күлмәк-ыштан киендергәч, диванга яткырдым.
Кичкә кырын гына табиблар килеп керде. Әтине карагач, үзләренчә киңәштеләр, ягъни консилиум оештырдылар.
— Бик өлкән яшьтә, операцияне күтәрә алмас, — диде хирург. Аның белән уролог та килеште: — Хәзер моның сидеге тәненә тарала башлаячак.
Ә терапевт әйтә:
— Дарулар белән ярдәм итеп булмас микән? — ди.
Яңадан әти янына керделәр дә:
— Бабай, яшең бик өлкән, шуңа күрә сиңа операция ясамаска булдык. Менә, әкрен генә үләннәр, дарулар белән чәй эчәрсең. Хәлең авырайса, шалтырат, килеп алырбыз, — диделәр.
...Яхшы гына итеп сыйлангач, терапевтлары миңа:
— Бездә дару бар инде ул, син главврачтан сорап кара әле, — дип куйды.
Мин исә бераздан баш табибтан:
— Сездә әтигә ярдәм итәрлек бернинди дә дару юкмыни соң? — дип сорадым.
— Бар инде ул, тик санаулы гына. Без аны райком секретарьларына, райисполком председателенә, прокурорга гына бирәбез, — диде ул.
— Болай булгач, первый секретарьның үзенә керергә туры килә инде. Ул мине белә, үзем сөйләшермен, — дидем мин.
Шуннан соң баш табиб, шофёрын җибәреп, әлеге даруны миңа бүләк итеп бирде. Польшада эшләнгән дару икән. Башта чиреген генә, аннан соң яртысын, икенче көнне бер бөтенне кабасы икән.
Мин, зур рәхмәтләр әйткәч, тагын да сыйларга сүз биреп, табибларны озаттым. Мин кергәндә, әти теге дару төймәсен бөтен килеш капкан да куйган. Төн буена берөзлексез
147
кысталып, җәфаланып чыкты.
— Үләм, балакаем, нигә эчтем икән? — дип, тәмам өзгәләнде.
— Нигә бер бөтенне эчтең, алай кушмадылар ич сиңа.
— Түзмәдем инде. Тизрәк ярдәм итмәсме, янәсе...
Ике-өч көн узгач, әти мине үз янына чакырып алды.
— Кил әле, балакаем, утыр әле яныма, — диде ул. — Сиңа әйтәсе сүзләрем бар иде. Мин үлгәч, әниең белән минем каберләрне карарга тырыш. Юкса Шәфигулланың балалары әти-әнисенең каберен дә карый белмиләр дип әйтерләр. Үзеңә бик уңайсыз булыр, кеше алдында абруең төшәр. Азнакайда күрдем сиңа ничек караганнарын, авторитетың бик зур икән. Аны сакла, бер югалтсаң, гомерең буе үкенерсең. Бәйрәмнәрдә әниең белән мине искә алып, хәер бирергә онытма. Хәер бирсәң, җаның тынычланыр, әниең белән мине искә төшерерсең. Шул чагында кылган гөнаһларыңны ярлыкавын бер Ходайдан сора. Менә әле исемә төште: үткән көз көне Буралыдан җомга намазыннан кайтканда, бурильщиклар казыган чокырга ялгыш аягым таеп төшеп киттем. Үзең беләсең, хәзер бит минем күзләр начар күрә, чокырны абайламаганмын. Ә чокыр бик тирән булып чыкты. Аяк астында нефтәле су иде. Мин чокырдан чыгарга тырышып карыйм. Күтәрелгән саен аяк тая да китә, тая да төшә. Кул белән тотынырлык бер әйбер юк. Бик озак азапландым. Бу юлда кеше йөрми инде, мин әйтәм, шушында көз көне үлеп калам икән дип уйладым. Бөтен гомерем, бөтен яшьлегем күз алдымнан узды. Ходай Тәгалә минем җанымны алырга шушы урынны табып әзерләгән икән, дип уйладым. Әх, мин әйтәм, балаларымны күрмичә, бәхилләшмичә, шушында үлеп калам икән дип, җан ачысы белән кычкырган сыман булдым. Белмим, мине нинди көч этәргәндер инде, үз-үземне белештермичә көчәнгәч, чокыр кырыена менеп ятканмын. Сөенечемнән мөлдерәп яшем ага. Әллә, мин әйтәм, Ходайның фәрештәләре күтәреп чыгарганмы? Бу бәладән нинди кодрәт белән котылдым дип, җылый-җылый Ходайга рәхмәтләр укыдым. Әҗәлең килеп җитмәсә, гомерең бетмәсә, Ходай Тәгалә яшәргә көч бирә икән. Хәзер инде, балакаем, менә мин үләм, озак яшисем калмады. Кулыңнан килгәнне эшләдең, рәхмәт сиңа.
Мин түбән караган килеш бер сүз эндәшмичә утырам, күземнән бертуктаусыз яшь ага. Мине укытыр өчен Чалпы мәктәбенә — 175 сум, фатирда тотар өчен аена 30 сум акча түләп, егерме чакрымга бер йөк утын китереп, ашатып, киендереп, бөтен рухымны, көчемне укырга бирсен дип, җан атып йөрде. Гомерендә мине авыр сүзләр әйтеп тиргәмәде, сүкмәде, кулын күтәреп беребезне-бер рәнҗеткәне булмады. Үз гомерендә биш вакыт намазны калдырмады; яңгыр дими, кар дими, дүрт чакрымдагы Буралыга җомга намазына йөрде. Югыйсә аңа инде 87 яшь иде. «Аллаһы Тәгаләгә ышансаң, үлемне җиңел кичерерсең, үлемнән курыкмассың», — дия торган иде ул. Чыннан да, Ходай Тәгаләнең барлыгына ышанган кеше үлемне җиңел кичерә, диләр.
.Арча төбәгендә Хәй Вахитның «Мәхәббәтең чын булса» әсәре нигезендә куелган спектакльне уйнарга әзерләнәбез. Аны районның беренче секретаре карый, Хәй абый банкет ясый икән дип, барыбыз да күтәренке күңел белән кичке мәҗлескә әзерләнәбез. Ул вакытта банкетлар бик кадерле, чөнки аны киң күңелле авторлар гына эшли иде. Шунда театрыбызның директоры Рәшидә апа Җиһаншина телефоннан чылтыратты: «Әзһәр, әтиеңнең хәле авыр, кайтып җитсен, диделәр. Ничек уйлыйсың, бүгенге спектакльне отменять итәбезме, әллә инде иртәгә генә кайтырсың микән?»
Белмим, нишләптер спектакльдә катнашырга булдым. Бәлки билетлар сатылып бетүен, бүген «хуҗаларның» тамашага килүен, Хәй абыйның банкеты булуын искә алыпмы, шушындый матур көнне артистларның күңелләрен төшерергә көчем җитмәгәнгәме, спектакльне уйнадым, банкет та булды. Ә төнлә үземне кая куярга белмим: нишләп мин мондый начар эш кылдым дип, үземнең җанымны, йөрәгемне талыйм, җүнле кеше мондый эшне гомер эшләмәс дип, үз-үземне битәрлим, сүгәм.
Икенче көнне «Әтине җирләдек» дигән телеграмма килеп төште. Хәзер соң инде: шагыйрь әйтмешли, үкен, үл син, җыла! Барыбер мәңге төзәлмәслек хата.
2005 ел, апрель