Шигырьләр
Килмә якын
Чибәр кызый, гашыйк булма миңа,
Гашыйк булма, янма утларда.
Яр кырына якын килә күрмә,
Вакытында кирәк туктарга.
Якын килмә миңа, якынлашма,
Минем йөрәк — утлы шарлавык.
Ә син — җиләк, пешкән кызыл җиләк,
Өзеп кенә алып кабарлык.
Мин — шарлавык, миңа якынлашма.
Эләксәң син минем кочакка,
Ут ташкыны сине алып китәр,
Чыгалмассың кайнар учактан.
Якынлашма миңа, килмә якын,
Утлы кочагыма ашкынма.
Син кагылсаң, көчәерләр кебек
Йөрәктәге утлы ташкыннар.
Зинһар өчен, зинһар өчен, борыл,
Күзләремә алай карама.
Утлы күмерләргә кагылма син,
Кагылма син канлы ярама.
Татар буласым килә!
Әлеге шигырьне бер ак яулык япкан
татар апасының оныгы белән
тырыша-тырыша, вата-җимерә
русча сөйләшүен ишеткәннән соң тетрәнеп яздым.
Ирина буласым килми —
Иркә буласым килә.
Галина буласым килми —
Гөлкәй буласым килә.
Маруся буласым килми —
Мәрьям буласым килә.
«Бабуся» буласым килми —
Оныгым үсеп килә.
Балаларга, оныкларга
Русча гына өйрәтсәң,
Күрше-күлән, дуслар белән
Русча гына сөйләшсәң,
«Мамаша» да булырсың,
«Папаша» да булырсың.
«Эй, бабуся!» — дип дәшкәндә,
Артка да борылырсың.
«Әбием», — дип дәшсен өчен
Оныгыма: «Балам! — дим. —
Әйдә әле минем белән,
Мин намазга барам», — дим.
Татар телем — туган телем
Шулкадәр хуш күңелгә!
...Урыс буласым килми шул,
Татар буласым килә!