Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Шахталарга киткәннәргә
Сагынадыр киткәннәр.

Шахтада бил бөккәннәр,

Тарта язмыш нужасын —

Тормыш атын жиккәннәр.
Сулыш алу авырдыр,

Җанында гел давылдыр.
Яттыр читләр илендә,

Балта бардыр билендә.
Йөзендәдер алсулык,

Канындадыр ярсулык.

Төкермәс ул чит барда,

Авызы торса кан тулып.
Татар булыр исеме,

Көч, куәтле жисеме.
Кайтыр юлы Казандыр,

Ишетер моңы Азандыр.


Язмыш

Аз төйдеме безнең башны

Язмыш дигән бу тормыш?

Күккә чөйде, ярдан атты,

Юлда текә борылыш.

Маяк булган өмет сүнде,

Үкенеч кенә калды.

Сыпырып төшерсәң чәчтән

Аз суктымы кул-аякка

Язмыш атлы бу еллар?

Тоташ сынау, жәбер, жәза,

Түзмәс, диептер, — елар!

И бу ап-ак карларны!..

Язып кәгазьгә калдырам

Җанга сыймас зарларны.

Сагышым салам шигырьгә,

Бушасын, тынсын күңел.

Салкын жилләр үзәкләргә

Тиде дә өтеп алды.

Гомер гел бәхеттә узмый,

Хыялда очу жиңел.