Шигырьләр
Шөкер ит
«Мин бәхетсез», — дия күрмә берүк,
Үпкәләмә, зинһар, тормышка.
Бу дөньяга тууларың белән
Рәхмәтле бул тормыш-язмышка.
Алсуланып һәр көн таң атканын
Бисмиллалап каршы алсаң син,
Кызарып кына кояш баеганын
Дога белән озатып калсаң син...
«Мин бәхетсез», — дия күрмә берүк,
Әйтә күрмә, Ходай ишетер.
Уйлан бераз кулсыз-аяксызга,
Сукырларга дөнья ничектер?!
«Мин бәхетсез», — диеп кабатлама,
Булганына шөкер ит әле...
Иң бәхетле кеше сыман көлеп,
Урамнардан балкып үт әле...
Солдат аналарына
«Кайгы кайгыга охшамый,
Һәр кешенеке үзгә,
Шатлыклар да төрле була», —
Дисәләр әгәр сезгә.
Ышанмагыз, бер үк хисләр
Беләмсез, кемгә таныш?
Озату, көтү, юксыну,
Сагыну, ачы сагыш...
Кайнар ашың өлгергәндә,
Йөрәктән каннар таму,
Һәрбер сүзен назга төреп,
Кичләрен хатлар язу,
Хәбәр көтү, төшләр күреп
Аны юрап юану,
Газизеңә гомер теләп,
Төннәр буе уйлану...
Беләсезме кемнәргә хас?
Солдат аналарына.
Сабырлык телик аларга,
Саулык — балаларына.