Шигырьләр
Әй авылым
Әй авыл, син мең шәһәрдән
Мең кабат ямьле вә хуш.
С.Рәмиев
Әй авылым, матур мең шәһәрдән,
Бай илләрдән син бит бай идең.
Туган телнең моңлы бер бишеге,
Күк йөзендә якты ай идең.
Әдәпле дә идең, ярдәмле дә...
Кешеләрең — эштән сынмый торган.
Синдә минем тәүге мәхәббәтем,
Синдә минем тәүге шигырь туган.
Төшләремдә әл дә йөгереп үтәм
Ялан тәпи болын чыкларыннан.
Моң тарала авыл өсләренә
Таллыктагы чалгы чыңнарыннан.
Болгавырлы каһәр еллар иде,
Салкын иде көннәр себердән дә.
Үксеп үптем әткәм кабере ташын,
Туган җирдән читкә сөрелгәндә.
Офыкларга карап чыгып киттем,
Ач-ялангач хәлдә аргамагым.
«Су астында кал», — дип, ялгышып та,
Авылкаем, сине каргамадым.
Илле еллар читтә интексәм дә,
Каргамадым тирән Иж суларын.
Ямансулап, авыру күкрәгемә,
Чит һаваны иртән мин суладым.
Әй авылым, изге милегемә
Күз яшьләрем кабат таммас инде.
Җырларымда күпме җырласам да,
Яшьлегемә кайтып булмас инде.
«Авылым!» — дип, җиргә иңәрмен мин
Иж сулары иңле, тын чагында.
Баш очымда елга шаулап торыр
Ятканда да җирнең кочагында.
Чалгы чыңы
Соры-кучкыл борчак кыры,
Ара-тирә — алабута.
Алабута ышыгында
Шыр-ялангач бала ята.
Кара икмәк кыерчыгы
Бөре кебек кулларында.
Ә әнкәсе борчак чаба, —
Пакус тезә юлларында.
Ана туктап дога укый,
Бала астын алыштыра.
Пәр икесен сискәндереп,
Чалгы чыңы — сагыш тора.
Кызу җилләр хөкеменә
Алар ничек түзде икән?
Ни гаҗәп бу, шушы бала —
Еллар аша үзем икән.
Еллар узган... Борчак кырын
Аҗаганнар теле ялый.
Урылган кыр кырыенда
Тал куптара теге малай.
Тал суыннан саргайган кул,
Исем китеп карап торам.
Бәгырькәе өзелгән чак —
Ник дип әле сорап торам?
Әткәсенең баш очында
Мәдхияләр тезгәндер ул.
Орчык кадәр моңсу малай
Телен тешләп түзгәндер ул.
Зур югалту, кайгыга да
Түзә малай, ул бит —
Кеше! Әнкәсенең догасына
Үтә алмый кайгы теше.
Эшли малай, үрсәләнә,
Яшен ташы — түзем икән.
Ни гаҗәп бу, шушы түзем —
Еллар аша үзем икән.
Иңнәренә корал элеп,
Чит илләрдә йөри егет.
Тозлы яше тама җиргә,
Ятимнәрнең йөзен күреп.
Ярдәм сорап кычкырса да,
Язмыш тарта кулларыннан.
Чәч агара, тәне сула
Локаторның нурларыннан.
Сакта тора, җаны утта
Өзгәләнә телеп-телеп.
Көзге гөлдәй калды кибеп
Төз гәүдәле сөлек егет.
Ак морҗадай йөзен күреп,
Кызганмыймын: «Әй, дим, егет!
Борчак кырын, авылыңны
Су баскан бит, диңгез кебек».
Тыелмадым: нигә өздем
Сабыр гөлен, җанын, телен?!
Икмәк белән бердәй күргән
Өмет хисен — соңгы телем?
«Сабыр төбе — сары алтын» —
Сыналганнар сүзе икән.
Ни гаҗәп бу, шушы сабыр —
Еллар аша үзем икән.
Әй чайкала тормыш-дәрья,
Ярларына суга-суга.
Дулкыннарда без йөзәбез,
Гомер һаман чаба-ага.
Әйтмә син
Кисмә җанны: «Хисчән!» — диеп,
Ил үгие — хиследер мин.
Гамьсезләрне җиңәр өчен
Хисем белән көчледер мин.
Әйтмә миңа: «Йомшак!» — диеп,
Ташка үскән гөлҗимеш мин.
Чәнчеп алса, кем юатыр,
Кышын өзсәң гөлҗимешен.
Әйтмә миңа: «Мескен!» — диеп,
Төшсәм шундый дәрәҗәгә.
Бәгырькәең көяр, бәгърем,
Күрсәң сыным тәрәзәдән.
Әйт мең кабат: «Хисчән!» — диеп,
Чыдыйм инде бер чыдагач!
Әйттең бүген: «Сөям!» — диеп,
Елыйм инде бер елагач.