Логотип Казан Утлары
Публицистика

Моң таҗы

Алдан сөйләшеп куйганча, «Актёрлар йорты» фойесында мин аны көтәм. Әле моңарчы сәхнә биеклегендә генә күреп ияләнгән Галиҗәнап моң иясенең Даһилыгын Гадилеге аша тояр өчен көтәм.

Юк, мин аңа сораулар бирмәячәкмен. Тормыш-яшәеше, бүгенге җыр сәнгатенә мөнәсәбәте турында да сорамаячакмын. Бераз Тукайчарак әйтсәк, ул коеп куйган җырчы гына түгел, галим дә бит. Илһам ага татар җыры, татар моңы турындагы уй-фикерләрен кайсы гына чорда да кыйммәтен, дәрәҗәсен югалтмаслык итеп әйткән инде. Чөнки ул җырларны үз куллары белән җыйган, туплаган, үзенең йөрәге аша үткәреп, халкына тапшырган.

«Җыр, музыка — кешенең аерылгысыз юлдашы ул. Кешелек дөньясы нинди катлаулы үсеш юлын үткән булса, аның культурасы да, аерым алганда, җырлары да шундый ук юл үткән. Халык үзенең музыкасын еллар аша, гасырлар аша үзе белән алып килә. Халыкның тормышы үзгәргән саен, җырларның эчтәлеге, яңгырашы, тематикасы үзгәрә бара», – дип яза ул үзенең бер язмасында. («Халык моңнары». – «Азат хатын», 1961, февраль).

Йә, бу бүгенге җыр сәнгате турында түгелмени? Юк, максатым һич кенә дә халкына бөтен гомере буе чын сәнгатьне, чын иҗатны, чын моңны бүләк иткән моңсарны сораулар белән ялыктыру түгел.

Менә ул салмак адымнар белән, төз гәүдәсен горур тотып, елмаюлы карашлар астында фойега үтә. Кемдер яратуын, якын итүен белдереп исәнләшеп китә, кемдер исә, мөмкинлектән файдаланып, хатирәләре белән уртаклашып алырга ашыга.

Ишетеп торам, сөйләшү күбесенең: «Илһам абый, сез безнең авылга концерт белән килгәч...», – дип башлана.

– Элек бит балаларны кич белән клубта булган концерт-театрга кертмиләр иде, – дип сүзен башлады Илһам ага ягына карап-карап алып, ниһаять, янына килергә батырчылык иткән, инде үзе дә өлкән яшьтәге ханым, — сәхнә артына кичке якта ук кереп, плакатлар, стендлар артына качып калдык, бөкшәеп утырып оеша башладыкмы, онытылып киттекме, берзаман бөтен стендлар җимерелеп, өстебезгә килеп төште, директор сизеп, икенче көнне берьюлы өч «2»ле куйды...

Илһам ага кинәнеп көлә. «Шул кирәк сезгә, йөрмәссез җыр тыңлыйм дип дәрес калдырып», – ди.

Әнә, бер кырыйдарак, Илһам Шакиров чакыруы, киңәше белән ерак Кыргызстан якларыннан Казанга кайтып төпләнгән, татар телен һәм мәдәниятен саклауга үзеннән зур өлеш кертүче, һәм Илһам аганың якын дустына әйләнгән «Җыен» фонды директоры Фуат Рәфыйков елмаеп тора... Ул да булмый Түбән Кама Татар дәүләт драма театры режиссёры Рөстәм Галиев ике кулын сузып күрешергә килә. Ишетәм: алар да нәрсәдер искә төшереп көлешәләр. Уйларым исә мине дә Илһам ага белән бәйле булган балачак хатирәләренә алып китә.

...Ап-ак итеп акшарланган мичтән таралган җылы дулкынга уралып җыр агыла...

 

Ай, әле бик еракта идек без...

Өйдә сихри тынлык. Һәммәсенең дә йөзендә моңсулык... Ә тәлинкә әйләнә дә әйләнә... Авыр сугыш елларының кыл уртасында дөньяга килеп, илгә төшкән фаҗигане әле ныгып та җитмәгән иңнәрендә күтәрешкән, ерак Приморье краеның Находка шәһәрендә армия хезмәтен үтеп, шунда эшкә калган, инде ир уртасы булып килүче, үз ана телендә бер авыз сүз алышырга тилмереп, туган ягын, якыннарын, аның җырын-моңын сагынып кайткан уртанчы абыемның күзләрендәге сагышны күреп, уйнаткычның инәсен әлеге җырга янәдән көйләп куям.

 

Ак калфакның табылган чагы,

Туганнарның сагынган чагы...

 

Җыр арты җыр алышына. Әлеге җыр тәэсиреннән бераз арына төшкән туганнарның үзара сөйләшә башлавыннан файдаланып, җыр пластинкасын абыйның чемодан төбенә шудырам. Туган якның талчыккан тәнгә мең сихәт бирә торган бөрлегән-җиләкләре белән бергә татар җыры, Илһам моңы да ерак Кытай, Япония чикләренә китеп бара.

Илһам агага бәйле булган бала чагымның хатирәсенә тиңдәш юлларны, аның хөрмәтенә чыгарылган истәлек-альбомдагы, Американың Висконсин университеты профессоры Юлай Шамилоглы истәлекләреннән дә укыйм:

«Безнең әти туган илен һәм анда калган туган-тумачаларын бик сагына иде. Аны ватаны белән бәйләп торучылар татар җырлары, соңрак «Казан утлары» кебек милли журналлар булды. Ул чакта Советлар союзының «Мелодия» фирмасында язылган, минутка – 78, соңрак 33 тапкыр әйләнә торган пластинкалар Америкага да килеп җитә иде», – дип искә ала ул.

Илһам ага үзе дә татар моңы, татар җыры белән якыннан танышуы, аны тирәннән аңларга тырышуы Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басыйрова, Рәшит Ваһапов, Фәхри Насретдиновларның җырлары яздырылган пластинкалар аша булды дип искә ала бер язмасында.

Балачакның җырга бәйле булган тагын бер хатирәсе булып, радиоларда тапшырыла торган концертлар истә калган. И көтеп тә ала идек соң без ул «Ял концертларын», чәршәмбе көнне була торган «Сораулар буенча», «Хатлар укыганда» дип аталганнарын. Ул концертларда иң еш тапшырыла торган җырлар, әлбәттә, Илһам Шакиров башкаруындагы «Кичер мине,

әнкәй, гафу ит», «Әнкәй, синең куллар», «Әниемә хат» җырлары иде. Ерак-еракларда яшәгән, туган якларына кайтуларын тилмерепләр көткән балалары, үзләренең иң кадерле хисләрен хатлары аша гына түгел, Илһам аганың моңы аша да җиткереп, газиз әниләрен юаталар, җаннарына тынычлык табарга телиләр сыман иде.

Юк, мин аңардан бүген: «Иң яратып җырлый торган җырыгыз кайсы иде?» – дип тә сорамаячакмын. Кайсын гына атаса да, күпмедер дәрәҗәдә дөреслеккә хилафлык китерү булыр сыман.

Алты бала белән тол калып, олысын сугышта югалткан, калганнарын исән-сау үстерү өчен, ач-ялангач килеш авыр тормыш кичкән әнисе турында җырлаган, үз әнкәсенә генә түгел, миллионлаган аналарга һәйкәл булырлык әлеге җырлар ничек иң яратканы булмас икән?

Ачлыктан шешенеп, язгы кар сулары астыннан табылган өшегән бәрәңгене учларында кысып, әле җүнле-башлы «әти» дип әйтергә дә, аталарча каты кулын иңнәрендә тоярга да өлгермәгән, «халык дошманы» дип бер гаепсезгә кулга алынып, төрмәдә үлгән әтисен сагынып, бакчаның бер почмагында тын гына елаган чагы аз булгандырмы? «Син сазыңны уйнадың» җырына әнә шул әрнү-рәнҗешләр дә салынганга, шулай моңлы яңгырый бит ул.

Бәлки ул, бәхет эзләп киткән, ерак үзбәк кышлакларында, кыргыз далаларында, себер салкыннарында яшәгән милләттәшләренең авыр тормышын күреп, җанына тыңгылык бирмәгәннән туган «Көзге ачы җилләрдә» җырыдыр? Ә бәлки, күңеле тулы яшь булса да, сөйгәненең хәтерендә елмаюлы карашы белән уелып калырга теләгән, ерак Финляндия чигендә озатып калган мәхәббәтенә багышлап җырлаган «Тик өметемне өзмә генә» җырыдыр ул?

Гаҗәп инде бу язмыш дигәнең. Падишаһ фәрманы белән, татар авылларына урман-сулыкка якын җирләргә салыну тыелса да, авылга сыенып утырган Яңа Бүләк авылының урман аланлыгы булачак халык артистына иң тәүге сәхнә була. Агачлар шаулавы, кошлар сайравы исә – тере оркестр. Тамашачы — урманга утынга, печәнгә килгән, агач артына качып, аның җырлавын тыңлаучы, кайберләре исә, Илһамның урманга таба киткәнен күреп, махсус килүче авылдашлары була. Хак Тәгалә табигый моң белән бергә табигать моңын да кушып, Илаһи моң иясен тудырган, Илһамның әтисе Гыйльметдинне Таулыктан Яңа Бүләккә — татар халкына яңа бүләк бирер өчен әйтерсең лә юри күчереп куйган.

Илһам Шакиров — зур алкышлар белән, яратып каршы алынган җырчы, җырларына бернинди ясалма, өстәмә буяулар кушмыйча, Табигать-Анабыздан бөтен матурлыгы, тулылыгы белән кабул итеп, күңелендәге хис-тойгылары белән баетып, тамашачыга тапшыра белгән җырчы, «үзем өчен түгел, җырым өчен», – дип яшәгән, иҗат иткән җырчы. Ул яшәгән чор – гомумән, барлык иҗат кешеләре өчен дә сынау чоры, җәмгыять белән дә, аның кешеләре белән дә партия җитәкчелек иткән чор. Иҗатың да, килеш-кыяфәтең дә партия куйган таләпләрдән читкә тайпылмаска тиеш. Бу уңайдан халык арасында йөргән бер мәзәк искә төште. Җитмешенче елларда егетләр арасында озын чәч йөртү модасы булып ала. Илһам Шакиров труппасының Үзбәкстанда чыгыш ясаган вакыты икән. Үзбәкстан коммунистлар партиясе республика комитетына шикаять килә. Имеш, Илһам Шакировның музыкантлары сакал-мыеклы, озын чәчле...

Җырчыны республика комитетына чакырталар. Шикаять белән таныштыралар. «Ни өчен музыкантлар озын чәч, сакал-мыек йөртә?» – дип сорыйлар.

Җор телле Илһам ага югалып калмый, инструктор артында диварда эленеп торган Карл Маркс портретына ымлый да:

– Аңа ярый, ә без кырынырга тиешме? – дип җавап бирә.

Төзегән репертуарыңда, чыгарган китабыңда партиягә дан булмаса, талантың «күмелеп» тә калырга мөмкин. Азмы халыкчанлыкның тамырына балта чабарга, моңны аңламыйча, «милләтче» ярлыгы тагып куярга әзер торган түрәләр. Ул башкарган 300ләп җыр арасында заман рухын, аның яшәешен яктырткан җырлар да бар, билгеле. Әйтик, ул үзенең Юрий Гагаринның космоска очуын ишетеп тәэсирләнүен, бу олы вакыйганың җырда да чагылыш табарга кирәклеге турында уйлап, композитор Ә.Бакиров һәм шагыйрә Г.Зәйнашева белән ничек итеп «Галәм лачыны» дигән җыр иҗат итүләрен бер язмасында искә алып үтә. «Дөрес, бу җырда тылсымлы шигъри образлар юк, ләкин, алда әйткәнемчә, җырда горурлык, совет кешесенә дан, бөек эшләргә чакыру яңгырый. Димәк, бу җырның дөньяга тууы бик табигый һәм кирәк. Тик бу һич тә оперативлыкка сылтап, халтурага урын бирергә кирәк дигән сүз түгел». («Социалистик Татарстан», 1964, 27 ноябрь). «Иелгән башта таҗ тормас», ди бер акыл иясе. Чын иҗат кешесе, заман таләбеннән дә мәгънә таба белеп, Ходай тарафыннан кидерелгән Моң Таҗын да горур йөртә ала шул.

Илһам Шакиров иҗатының күп тармаклылыгы — берсе халкыбыз җәүһәрләре булса, икенчесе — эстрада җырлары, аңа алып килгән яңалыгы һәм композиторлык эшчәнлеген югары бәһаләп, сәнгать белгечләребез күп яздылар инде. Тыйнак шәхес буларак, Илһам ага үзенең композиторлыгын алга куярга яратмый. Ул иҗат иткән җырларның күбесе халыкныкына әйләнде инде. Хәер, халык өчен, миңа калса, шигырь яки көй авторының кем булуы гомер-гомергә бик үк мөһим саналмаган. Иң мөһиме — җыр яшәсен!

...Юк, мин аннан бүген: «Кире кайта торган юл булса, яшьлегегезгә кайтыр идегезме?» – дип тә сорамадым. Яшьлек һәм Моң кабатлана алмый. Аны сагынып кына була...