ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?
Хикәячекләр журналда бирелгән башламнарны (былтыргы 12нче яки быелгы 1нче сан) дәвам итеп языла. Күләм бер журнал битеннән артмау фарыз.
Интернет
«Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер», ди. Интернет аша танышуларны өнәп бетермәгән Алия үзе дә әлеге ысулның корбаны булырмын дип һич тә уйламаган иде. Иптәш кызы Сәлия ниндидер сайтта утыра иде. Алиягә борылып:
— Кара әле, ахирәткәй, менә монда нинди игълан язганнар. Укып күрсәтимме? — диде дә, иптәшенең җавабын да көтеп тормыйча укып китте.
Алия, үзе дә сизмәстән:
— Кайсы сайтта? — дип сорады.
Сәлия барысын да сөйләп бирде. Үзе яңадан компьютерена капланып, дөньясын онытты. Тәкъдим — ымсындыргыч. һичбер чыгымсыз акча эшләргә мөмкин, диелгән. Тик яңа класс компьютер кирәк икән. Кыз күптән ноутбугын алыштырырга йөри иде инде...
Ноутбукка кушып төрле җиһазлар да бирделәр. Тик җайланмалары бик сәер. Башлыгы бар, аны киеп компьютерга тоташасың. Аннан боҗраларын аяк-кулга эләктерәсең. Эш эффекты нык арта икән.
Алия шул кичне үк, барлык таләпләрне төгәл үтәргә тырышып, башлыкны киде, аяк-кулына беләзекләрне эләктереп, ноутбугын кабызды. Сайтка керде. Анда ничек язганнар бит әле. «Сезне борчыган проблема-мәсьәләләрне без үз өстебезгә алабыз. Эш хакы атна саен саклык кенәгәсенә күчәчәк. Сезгә бары тик без кушкан эш-йөкләмәне генә тырышып үтәргә кирәк».
Башланды. Кыз эшкә тотынды. Эш бик кызыклы булып, бер мавыктыргыч уен кебек кенә иде. һәм Алия бар дөньясын онытты...
Менә экраннан Алиягә исем шәрифләре белән эндәшеп, рәхмәт әйттеләр. «Шушы кодлар белән барып, башкарган эшегез өчен шул-шул банкның икенче бүлегеннән акча алыгыз, — диелгән иде тагын. — Сезнең пенсия фондына да шул кадәр акча күчерелгән. Карточкагыз белән билгеләнгән пенсиягезне дә ала аласыз. Рәхмәт! Ә инде үзегезгә алмашка тагы берәр кыз йә егет тапсагыз, шул микрорайоннан фатир да булыр!»
Алия, кодны учына кысып, урамга чыкты. Исәбе тизрәк банкка барып, кирәкле карта алу иде. Тик... урам ул яшәгән урам түгел! Барсы да үзгәргән, тирә-якны танырмын димә. Икенче шәһәргә барып эләктем бугай дип уйлады ул. Шулай да ишеге зур көзгедән эшләнгән банкны тиз тапты. Көзгедән аңа таныш та, таныш түгел дә бер карчык карап тора иде. Кыз моны чираттагы бер реклама-шаярту эффекты дип уйлады. Ишек ачылып китте. Аның кулына исеме язылган карта тоттырып, нәрсәдер сөйләделәр. Шунда аның күзе стенадагы сәгатькә төште. Анда: бүген 2045 елның 20 мае. Валюта курсы, дигән дә төрле саннар тезелеп киткән. Ул тәүдә бернәрсә дә аңламады. Шуннан өстәл
артындагылардан, стенадагы сәгатькә күрсәтеп:
— Бу... бу дөрес күрсәтәме? — дип сорады.
Алия шунда гына бик нык алданганын аңлап алды. Кичә генә ноутбук артына утырган кебек иде. Сизелмичә 30 ел үтеп тә киткән. Ни баласы, ни гаиләсе юк. Үзенең 50 яшьлек карчык икәнен аңлап, Алия елап җибәрде. Ә банк хезмәткәрләре карчык шатлыгыннан елый дип уйладылар.
Урман юлында
«Там, там, там, тамуыңны яратам», — яңгыр астында шулай дип җырлап барганда, ул ... уянып китте. Кайдадыр чалкан ята икән бит, ә аның өстенә ниндидер кыз иелгән. Теге җылы тамчылар шуның күзеннән тама икән ул!
Бәй, бу Сәбилә түгелме соң? Шул бит. Егет күзен бер ачып карады да тагы йомды. Бу бәхетле минутларны озаккарак сузарга теләде. Барсы да исенә төште.
Ул картәтисенең хан заманындагы иске генә велосипедына утырып урман юлларын бер йөреп кайтырга дип чыккан иде. Исәбе урман һавасы сулап, җиләкле акланда җиләк пешкәнме, юкмы, шуны белергә теләде. Менә бит нәрсә килеп чыкты! Кем уйлаган урман юлында да машина очрар дип. Борылышта кинәт каршысына килеп чыккан машинаны шәйләми калды. Машина да шәп килә иде шул. Менә шуның нәтиҗәсе инде. Аның өстенә иелеп, нәрсә эшләргә белми елап утырган кыз, әйе, Сәбилә. Ә Сәбилә мединститутта 3 нче курста укый. Шамил исә кыз яшәгән күп катлы йортта бер әбидә фатирда тора. Ул техникум бетереп, заводта эшли. Егет Сәбиләне бер күрүдә үк яратты. Тик моны кызга белдерергә генә җай тапмый йөри иде. Аннан Сәбилә ул — шәһәр кызы. Машинасы да бар. Егет шуннан кыенсына. Каккан казыгы да булмаган авыл егетенә кем карасын да кем аңа кияүгә чыксын ди? һәм менә бүген шушы чибәр аның әле йөрәген тыңлый, әле пульсын саный. Ясалма сулыш алдырып та карады. Егеткә рәхәт. Шушы оҗмахны тагы да озаккарак сузарга дип, егет дәшми генә күзен йомып ята бирә. Ә кыз тәмам аптырап, нәрсә эшләргә дә белмичә һаман яшен түгә. Шунда егетнең башына бер уй килеп, ул Сәбиләгә ишетелер-ишетелмәс кенә иреннәрен тибрәтте:
— Мәңгелеккә йокыга талган принцесса батыр егет аның иреннәреннән үбеп алгач кына күзен ачкан. Син дә үп. Мөгаен, мин дә уянырмын.
Ишеттеме, юкмы, анысы билгесез. Тик кыз аның иреннәреннән, яңакларыннан үбеп елый да елый әнә:
— Тор, җаныем, тор инде. Ач күзеңне! һушыңа кил, — диеп, аны, җирдән күтәреп алып, машинасына утыртырга ук чамалый башлады. Тик көче генә җитми шул. Егет исә кызның кайнар сулышыннан бөтенләй башын җуяр хәлгә җитте. Тагы да үҗәтләнеп һәм барча батырлыгын җыеп:
— Сәбилә, мин сине күптән яратып йөрим. Миңа кияүгә чыгарга риза булсаң, хәзер үк күземне ачып аягыма торып басам, — дип пышылдады.
Кыз аны-моны аңлап та бетермәде шикелле, аптыраган-каушаган хәлдә:
— Мин риза, риза! Тик син генә, һушыңа килеп, күзеңне ач! — диде. Егет шундук күзен ачып, кызга елмайды. Кулларын сузып кыз битендәге яшь бөртекләрен сыпырып алды. Салынып төшкән чәчен кулына салып һәм башын калкытып, битеннән үпте.
— Елама, кадерлем! Елама! Мин терелдем!
Бераздан алар, алгы тәгәрмәче бөтенләй яраксызга әйләнгән велосипедны машина багажнигына салып, кайтыр юлга кузгалдылар. Урманны чыккач, кыз машинасын үзе кунакка кайткан авылга таба борырга чамалаган иде дә, егет:
— Юк, иң тәүдә безгә кайтып, ватык велосипедны калдырыйк. Аннан сезгә
барырбыз, — диде.
Шулай килештеләр.
Машинаны капка төбендә калдырып, ватык велосипедны күтәреп кергәндә, картәнисе йортта чебешләр ашатып йөри иде. Оныгының ватык велосипед күтәреп һәм таныш булмаган кызны җитәкләп кергәнен күргәч, ни әйтергә дә белмичә аптырап калды.
— Менә, картәни, таныш бул, бу — киленең булыр. Көзгә туй ясыйбыз. Әзерләнә башлагыз, — диюгә кыз егет кулыннан үзенең бармакларын ычкындырырга чамалаган иде дә, булмады. Егет Сәбиләнең учын ныклап тоткан. Егет, кызның күзенә тутырып карап:
— Шулаймы, Сәбилә җаным? — диде.
Кыз, тәмам кызарып:
— Әллә инде? Әти-әниләрдән сорарга кирәк. Алар нәрсә дияр бит әле, — дип пышылдады.
— Ансы өчен кайгырма! Әйдә, кереп, безнекеләр белән ныклап танышып, чәйләп алыйк. Аннан инде мине үзегезнекеләр белән таныштырырсың.
Берничә сәгатьтән егет белән кыз машинада Сәбиләнең туганнары белән танышырга күрше авылга китеп баралар иде. Шамилнең машинага килеп бәрелүе дә файдага булды, ахры. Егетнең кыюсызлыгын кыз гүяки күз яше белән юып төшергән иде. Бу бәрелешүдән егет белән бер яшьтәрәк булган велосипедтан башка беркем һәм берни зыян күрмәде.
Геном
SMSHBI укыгач, кыз бетте генә инде... Анда өч кенә сүз язылган иде.
Әлфия тәүдә аптырады. Авылда кесә телефоны тотмый. Ә SMS ничек килгән? Кыз, өенә кайтып та тормыйча, туры лабораториягә барды. Анда эшләгән дусты Зәйтүнәне тиз тапты. Ахирәт, үзе үк сүз башлап:
— Кара әле, Әлфия, сиңа бәйләнешкә чыгып булмады, — диде. Кайда югалдың? Аптырагач SMS җибәрдем. Каннарыгызны тикшердем. Сезнең геннарыгыз йөз процент туры килә. Тәк што котлыйм! һич шикләнмә, абыең үзеңнеке...
Сүзен әйтеп тә бетермәде, аны чакырып алдылар. Дусты:
— Ярар, хуш! Кичкә очрашырбыз әле, — диде дә ишектән кереп югалды.
Әлфия, нәрсә уйларга да белмичә, өйләренә кайтып китте. Аның башында тик бер генә сорау. Ничек була соң әле бу? Мөгаен, бутаганнардыр. Алай дисәң, чит кан белән аның каны шулкадәр төгәл туры килүе һич мөмкин түгел.
Әлфия озак уйланып йөрде. Әнисенең фотокарточкалары белән үзен чагыштырып карады. Ул әнисенең яшь чагына, теге кем әйтмешли, суйган да каплаган. Фотолар арасында әтисе белән әнисенең яшь чакта бергә төшкән фотосы килеп чыкты. Бу сурәтне күргәч, ул дертләп китте. Чөнки анда әйтерсең лә Әлфия белән Илшат икәү бергә. Шулкадәр охшашлык була аламы?!
Илшат белән бер ай элек тансыда таныштылар. Илшат чит өлкәдән килгән. Әлфияне биергә чакырды. Сөйләшеп киттеләр. Аларның бик күп уртак яклары бар икән бит. һәм егет аңа беренче көнне үк үлеп гашыйк булды.
Ә бүген Әлфия әнисеннән тегеләй-болай боргалап тормыйча, турыдан ярып:
— Әни, сезнең миннән алда балагыз бар идеме? — дип сорады.
Әнисе сораудан югалып калды. Кызына сәер генә карап алды да:
— Нинди юньсез сораулар белән башымны катырасың? Әллә берәр алама гайбәт сөйләп кайтардылармы? — диде.
Кыз җавап бирмәде. Әмма бүлмәсенә кереп китәр алдыннан тутырыплар карады. Ананың йөрәге чәнчеп алды. Күңеленә шик кереп утырды. Кызына
кемдер сөйләгән. Кайдан белергә мөмкин ул моны? Ерак туган апасы Тәнзилә күптән мәрхүм инде. Ә кем сөйләргә мөмкин? Кызы нәрсәдер белә. һәм ул тәвәккәлләп, Әлфиягә барысын да ачып салырга булды. Кызы күптән буй җиткергән. Булачак медик. Аңлар дип уйлады. Сак кына кызы янына үтте. Кызы фотоальбом карап утыра иде. Әнисе, сүз башлап:
— Кызым, вакыты шундый иде, — диде. — Әтиең армиягә алынгач кына үземнең авырлы икәнемне белдем. Элек егетләр икешәр ел хезмәт итте. Нишләргә? Бала тапсам, миңа ничек карарлар? Әтиең хезмәт итеп кайткач миңа өйләнәме әле, юкмы? Менә шул. Ташкентта балам туды. Нишлисең бит, абыеңны калдырып кайттым. Әтиең армиядән кайткач, өйләнештек...
Әни кеше тагы бик озак кызы алдында нәрсәләрдер сөйләп акланып утырды. Тик Әлфия генә бөтенләй икенче нәрсә уйлап баш ватты. Моны ничек итеп аңа әйтергә икән соң? Аңлармы?! Кыз менә хәзер генә егетнең чынлап торып үз абыйсы икәненә ышанды. Ә бит генетик тикшерүгә каннарын шаярып кына биргәннәр иде. Имеш, бер-берсенә күпмегә туры киләләр? Ялгыштан Ходай үзе саклады.
Әни кеше хискә бирелеп елап та алды. Кызыннан бу турыда кайдан, кемнән һәм ничек белүе турында күпме генә сорашса да, кызы дәшмәде.
Икенче көнне Әлфия бернәрсә дә белмәгән Илшатны үзләренә алып кайтты. Әнисе барысын да абыйсына үзе аңлатыр дип уйлады. Әнисе яңа гына эштән кайткан, күрәсең. Чәй табыны әзерләп йөри. Керүчеләрне күреп, ана бөтенләй югалып калды. Әлфия артындагы егетне күреп, аның кулы калтырый башлады, күзендә яшь күренде. Кызы, әнисенә туры карамыйча гына:
— Сез сөйләшә торыгыз. Мин хәзер кайтам, — диеп, өйдән чыгып китте.
Кыз соң кайтты. Әтисе дә эштән кайткан. Кунак белән өчәүләшеп фоторәсемнәр карап утыралар. Тик әнисе генә бөтенләй картаеп, мескенләнеп калган. Кыз, әнисен кызганып, килеп кочаклап алды да колагына гына:
— Әнекәем, мин сине бик тә яратам, барыгызны да яратам, — дип пышылдады.
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ,
Башкортстанның Эстәрлебаш районы
Турмай авылы
Укытучы кыз бәхете
«Кил, кил, кил...» — җырның бу куплетын җитмешенче кат җырлады бугай инде ул. Ә иркәсе һаман юк әле. Тагын бер кат сузып җибәрүе булды, кинәт...
Көтмәгәндә ишектән килеп кергән Женя апасының калын тавышын ишетеп куркып ук китте Фәридә, кулындагы энәсеннән бәйләп утырган шәл читенең күзәнәкләре берәм-берәм «сикерешеп» чыктылар... Кыз, күзен ишектән алып, тиз-тиз генә күзәнәкләрне җыярга кереште.
— Нинди бетмәгән «кил, кил» инде ул сәгатьләр буе? — дип ачуланды квартирант кызын Женя апа. — Килер әле, кая барыр, килмичә? Төн уртасы җиткәнен беләсеңме син, балам?
Шулай «балам» дип, яратып эндәшә ул Фәридәгә, ачулануы да аны яратып, үзенчә кызганудан гына.
Сөйгәнен сагынып, юксынып, җырлар җырлап, берүзе кич утырды шул төн кошы Фәридә. Төн уртасы җиткәнен сизмәгән дә икән.
Ул, ашыкмыйча гына әзерләнеп, йомшак урын-җир эченә чумды.
Ә иртән...
һәрвакыттагыча, иртәнге җидедә Фәридәнең кесә телефонының будильнигы җырлап җибәрде. Күзен ачар-ачмас, ул SMS күреп алды, ЗМБны укыгач, кыз бетте генә инде. Анда өч кенә сүз язылган иде: «Без кичә яндык».
Ике күзен шушы утлы сүзләрдән аерып ала алмыйча, соң дәрәҗәдә борчылып, кат-кат укыды Фәридә Фәритенең сүзләрен, әмма «Нишләп?», «Нигә?», «Ничек?», «Ә билгеләнгән туебыз?» дигән сорауларына ни телефон, ни Женя апасы җүнләп җавап бирә алмадылар. Телефондагы өзек-өзек гудоклар Фәридәне тагын да көчлерәк борчуга салдылар.
— Ник телефоныңны алмыйсың, бәгърем? — дип иләнде ул, тик нигәдер ерактагы Фәрите, никахланган яры , дәшмәде генә...
Фәридәгә мәктәбенә керергә вакыт җиткән иде.
Кыңгырау чыңы белән бергә дәрескә керде. Исәбе берәүгә дә, берни дә сиздерергә түгел иде, билгеле.
Нихәтле сынаулы күз аңа төбәлгән. Ягымлы, сөйкемле, нурлы күзләр...
— Фәридә Гаязовна, Сезгә ни булды? Нигә еладыгыз?
— Апа, нигә борчылдыгыз? Безгә әйтегез!..
Фәридәнең ике күзенә ихтыярсыздан кайнар яшьләре бөялде, керфекләре юешләнде, ул сыйныф бүлмәсеннән чабып чыгып китте.
Тәнәфес вакытында укытучылар бүлмәсендә директорлары Мансур Наилевич Фәридәне генә түгел, барлык коллегаларын тиз «тынычландырды» — иртәгә Мәгариф бүлегеннән саллы гына тикшерү киләсе, итәкләрне җыеп, әзерләнеп торасы икән...
Фәридә тынычланды. Юк, тикшерүдән курыкмый ул, чөнки үз-үзенә ышана. Аны иң яхшы аңлаучылар, тыңлаучылар, хәленә керүчеләр шушы укучылары икән ләбаса! Аны хөрмәт итәләр, яраталар икән бит!
Фәридә, беренче елын чит шәһәрдә торып, чит кешеләрдә яшәп, урта мәктәптә быел беренче елын балалар укытырга алынган Фәридә Гаязовна, күзенә генә карап утыручы укучыларын сагынып, яратып, тәмам тынычланып, ныклы, ышынычлы адымнары белән 11 А сыйныфының ишеген ачты.
Көндәлегем битләреннән...
— Утыр, Рәзинә, «бишле!» — диде укытучы. Әмма 11 «А» кызлары яшь педагогның бу сүзләрен гел бүтәнчә ишеттеләр.
Бүлмәдә чебен очканы да ишетелерлек тынлык урнашты. Авыр тынлык иде бу. Сыйныф ниндидер шартлау көткән кебек тоелды миңа бу минутларда...
Кара инде, Айгөл белән Мәдинә торып ук бастылар. Мин, йөзләрен күрмәсәм дә, ниндирәк сүзләр әйтәселәрен белгәнгә, партама сеңдем.
Менә тынлыкны Айгөлнең чәрелдек тавышы ярды:
— Кызлар, ишеттегезме, аңладыгызмы инде, миңа ышанмаган идегез...
Аның сүзләрен Мәдинә элеп алып китте:
— Рәзинәне ярата бит ул, шуңа аңа гел «бишле» тезә... Дөрес бит, кызлар?
Ни кызлар, ни малайлар актан-карадан Мәдинә белән Айгөлгә бер сүз дә әйтмәделәр. Сүзне хәзер укытучы абыебыз әйтергә тиештер инде. Нәрсә диярсең икән инде, Ленар абый?
Мин, кызарынып, партама сеңеп утыра бирәм. Тынлык озакка сузылды түгелме? Киеренкелектән башым чатнарга, колакларым чыңларга тотынды. Бары тик бераздан гына гадәти тыныч гөжләүне ишетә башладым. Сыйныфташларым, күзләре ялтырап-ялтырап алса да, тирләп-пешеп мәсьәлә чишүләрен беләләр. Әйтерсең, Айгөл белән Мәдинәне бөтенләй дә ишетмәгәннәр.
Рәхмәт сезгә дәшмәвегез өчен, дип, күңелемнән аларга рәхмәт укыйм. Ә мин үзем нигә болай кызарынып утырам соң әле? Минем саф хисләремә кагылырга Айгөл белән Мәдинәнең ни хаклары бар? Укытучыга каршы әйтергә ни хаклары бар? Миннән көләргә ни хаклары бар?
— Сабыр, сабыр, — дидем мин үз-үземә. — Сабыр, Рәзинә... Кулыма ручка
184
алсам да, башкалар кебек мәсьәлә чишәрлек хәлем дә, теләгем дә юк икәнен беләм бит инде югыйсә.
— Әйдә, Айгөл. Чык тактага! — диде Ленар Илсурович.
Айгөл такта янына чыгарга уйламады да, ахры, бер минут эчендә китап- дәфтәрләрен җыештырып, сыйныф бүлмәсеннән чыгып ук китте. Айгөл артыннан, аның күләгәсе кебек, сүзсез генә тек-тек басып, «бишле» алгандай, башын югары тотып Мәдинә теркелдәде...
Шул чыгып китүләреннән Айгөл белән Мәдинәне без бүтән күрмәдек. Аларның башка мәктәпкә китүләрен генә белдек. Нәрсә диим? Айгөл белән Мәдинә үз мәхәббәтләре өчен көрәшмәделәр шул, миннән чын көндәш ясап, мәхәббәт сынауларын уза алмадылар кебек. Алар Ленар абыйның минем элекке күршем булуын да, безнең икебезнең арадагы дуслыкның самимилеген, эчкерсезлеген дә күрмәделәр, минем нигә шулкадәр үлеп бетеп математиканы яратуымны, бу фәнне су урынына эчүемне аңларга да теләмәделәр ... Ни өченме? Чөнки алар үзләре дә минем кебек чын күңелләреннән Ленар абыйга гашыйк иделәр.
Алай да, рәхмәт сезгә, сыйныфташларым, рәхмәт сезгә, Айгөл белән Мәдинә!
Рәхмәт сина, укытучым, Ленарым! Сиңа күземне тутырып карарга курыккан яшьлек мәхәббәтем, мәктәп елларым мәхәббәте!
Надия ВӘЛИЕВА,
Казан