ҖИР-ТУФРАГЫМ — ҖАН БИЗӘГЕМ
Нух көймәсе
...Тан туганда көймә ярда иде.
Бишек сыман иркә тирбәлә;
Нух тир сыга, йөзе көйгән балта
Бил яздыра чинар түмәрдә.
Җитез җилләр, дүрт тарафка исеп,
Хәйран калгыч хәбәр таратты:
«Гарәфәт тау кадәресе көймә
Туфан кичәрләргә яраклы!»
Тын алгачтын чак-чак, Нух пәйгамбәр,
Чүгеп тезен бәби үләнгә,
Чөйде башын Күккә: «Ий, Илаһым,
Ярлыкачы азгын кавемемне,
Дучар итмә хурлы үлемгә.
Җитсен догам: тайпылса да читкә,
Туры юлга кайтыр өммәтем;
Газап өстәп сына, соң кат сына
Син яралткан адәм куәтен».
Калыкканда җирдән, сыйпый-сыйпый
Янчетелгән үлән сабагын,
Ишетте ул көчле күкрәү булып
Яңгыраган Илаһ авазын:
«Манмадым Мин сезне ак, карага,
Бүлмәдем Мин байга, ярлыга;
Киң дөньяга сыймый башласагыз,
Батырырмын җирне дәрьяга, —
Дип әйттемме?! Әйттем, кисәттем!
Санламыйсыз керсез җан сихәтен,
Өстен күреп көр тән ләззәтен;
Хәрәм аштан тамагыгыз туймас,
Су эчендә сусыныгыз канмас, —
Димәдемме?! Дидем, кисәттем!
Газап юлы озак. Һәр теректән
Ал да бер пар, ике җенестән,
Кузгал! Котылсагыз аман, соңра
Җәннәттәге татлы җимештән
Авыз иттерермен. Эчтем антым
Җилкәнеңә тулар җил белән!..»
...Ялт тутырды ярны киек-җанвар,
Хайван-ерткыч, сансыз кош-кортлар,
Килгән мискин төстә кичәгенәк
Нухтан көлгән карагруһлар.
Көймә авызында Хак илчесе,
Җилфердәтеп яшькелт күлмәген,
Салды аваз: «Яшәү — Күккә тансык,
Кабул кылдык Раббы бүләген!»
Фәрештәләр шаһит: парлы терек
Узды таптап, тешләп бер-берсен,
Хәтерләтеп гүя титаннарның
Олимп тавындагы көрәшен.
И-һи,
Нинди гыйбрәт булмас, моңа тиклем
Күрелмәгән мәхшәр мәлендә:
Чат ябышып ишәк коерыгына,
Керде посып иблис мәлгунь дә.
.Таулар купты капылт, ярылды җир,
Ай ватылды, кояш йомылды,
Дәрьяга соң көймә — бер йомычка,
Шашкын давыл ярдан йолкып аны
Ажгыр дулкыннарга томырды.
Сүнде вакыт, үлде, ак дөньяның
Калмагандыр бөртек бер коты;
Кайда көймә, әллә күккә ашты,
Әллә микән төпсез су йотты?..
.Кем ышанмас, иңсез-тиңсез күктә
Туфаннарны җиңәр көч барга:
Таң туганда, тетек җилкән болгап,
Баш терәде көймә буш ярга.
Сагынычлы җирдә һәммә терек
Тәмләп капты ләмен, көлен дә;
Җәберсенде ишәк, төртеп аны,
Ыргып төшкән иблис мәлгуньгә.
P.S.
Тәмам сукыр гавәм, күзалламый
Җирне янә туфан басасын;
Тик кемнәр соң төзер
Нух көймәсен?! Йа, Илаһым!
Атайларның гыйбад оныклары
Сатып эчте соңгы балтасын.
Тотып Коръән, нигә фал ачарга?
Алдагысы безнең ап-анык:
Шашып чаба халык, туш уйнатып,
Көтә ярда тишек «Титаник»...
Кайту
Җен-пәриләрдән шүрләдек,
Шүрәле килеп чыгарлык
Карурман юк килеш тә;
Су кердек сулыш капканчы,
Чапай бер кул белән йөзеп
Ярга җитәр инештә.
Малай чакның коргаксыган
Эзләрен хәтергә эләм,
Кай тарафка баксам да;
Тик кошлар мине танымас,
Җаннарны өзеп сайрамас,
Тугандашлар булсак та.
Зәңгәр күк чүт-чүт карайган,
Ак болыт шактый картайган, —
Битләре шау җыерчык;
Толымына тасма үреп,
Мине ябык малай күреп
Йөргән кызый — шыр карчык.
Уянырмы икән авыл,
Күтәрелер микән давыл,
Ачы итеп сызгырсам?
Кояш баештан чыгармы,
Теге чибәр сүз кушармы
Йөз елдан кабат кайтсам?
Бер урамны биш урадым,
Һаулады эт, ишетмәдем
Сабый бала тавышын;
Әлләме соң иблис ләгыйнь
Авылымның баш өстендә
Селтәп ята чалгысын?
...Җир-туфрагым — җан бизәгем! —
Тереклекнең, кешелекнең
Башлыгы вә башламы;
Чыксаң юкка, зиратыңда
Ятим калып, зар елашыр
Бабамнарның ташлары.
***
Утыралар гөрләп күгәрченнәр,
Бозлы кәрнизләрдә сыенышып;
Әйтәләр күк: «Яшәмисез никләр
Дөнья хозурында сөенешеп? —
Җилпенегез, җиргә җимнәр сибеп!»
...Украина! —
Әнә Бәхет каласында кардәш —
Ыру, низаглашып, үтерешәләр;
И бәхетсез башлар, алар кошлар
Сыман җан җылысын өләшсәләр
Бер-берсенә, бу кадәр дә нурсыз
Булмас иде бу быелгы көзләр.
Кем үтерде Пушкинны?!
.Ә кабере текә үрдә иде;
Кара көздә, күк сыктаган җомга
Көндә, апам кара гүргә керде.
.Җиңү таңы аткан майда, мине
Детдомнарга алып китәр көндә,
Чат ябышып ертык итәгеңә,
Үксегәчтен, «алып калдык сине»,
Дип сөйләдең җылы җәйдә генә.
...Бер аягым, пар таягым белән
Менәлмәдем тайгак яр битеннән,
Салалмадым туфрак кабереңә,
Син юксың шул, апам, яннарымда,
Тотыныйм соң кемнең итәгенә?!
Апам, апам,
гафу үтенәм!
Җиткәннәр шагыйрь башына:
Буып өзелмәс җепкә, Йа, Ходам,
Үлемсез А.С. Пушкинны да
Томырганнар чүплеккә.
Телгәләнгән бәгыремдә
Кубып нәфрәт ташкыны,
Бар галәмгә салдым оран:
Кем үтерде Пушкинны?!
Бәлкем Ходам ул залимне,
Әвәләп туңган таштан,
Күрегез адәм хурын, дип,
Җибәргәндер Марстан?
Патшалар килә, патшалар китә.
Галимҗан абзый абзарын сүтә.
Калмагач җегәр, калмады малы,
Калды җәмгысе чыкмаган җаны.
Патшалар килер, патшалар китәр;
Галимҗан абзый дөньядан үтәр.
Даһилар да беркатлы шул:
Җанны корым капласа,
Аны акка буятыр, ди,
Хет бер шагыйрь калса да,
Аһ,
Заманның зәһәр җилендә
Сүнде лә сүз очкыны;
Юк, килмешәк Дантес түгел,
Без үтердек Пушкинны.
.Алыштырыр нәрсә бармы
Көн аллаһысы Кояшны,
Төн алиһәсе Айны?!
Ясин чыгар татар булмас,
Үтерсәгез Тукайны.
***
Кителмәс дөнья, патша үлсә дә,
Тузган тәхеткә төшмәс тилчә дә.
Их,
Каплар күңелне салкын күләгә
Ил-йортта пыскак бер ут сүнсә дә.
Урынлы сорауларга урынсыз җаваплар
— Йә, гөманла, киләчәктә адәм Нинди кыяфәттә буласын?
— Күр, шәрә маймыл шәрә агачта Тәмләп ялый акча букчасын.
— «Җитте миңа», дип әйтерме берсе, Ике гасыр гомер яшәсә?
— Юк, әйтмәс, мыжык карчыгы соңгы Йөзьеллыкта ләм-мим дәшмәсә.
— «Үлеп кайтты», дигән сүз ишеттем, Аңлыйсыңмы шуның мәгънәсен?
— И газиз җир! — сыендыра хәтта Читтә каңгырганның җәсәден.
— Сабый — ул мәхәббәт җимеше ич, Ә кемнәрдән туа яман зат?
— Гаҗәеп: ата-ана имансыз Баласын да йөрмәс яманлап.
— Нигә килә икән бәндә җиргә, Иртә-соңмы китәр булгачтын?
— Кара, ел да шәрә кала, мәгәр Сыктаганы бармы агачның?!
— Гоголь киткәч, буладыр бит язып, «Үле җаннар»ны да яңартып?
— Лафа хәзер, күрсәтәләр әнә «Кара йөзләр»не дә агартып.
— Кем кулында бизмән? Бармы хаклык? — Биек күктә оча түбәннәр.
— Без багучы түгел, язмышларны Ходай язар, әҗәл төгәлләр.
— Мөслим гөнаһ койгач, Гарәфәт тау Үсә икән ничә карышка?
— Йә, хуш! Күрешергә насыйп итсен Оҗмах капкалары каршында.
Редакциядән:
Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иж.ат уңышлары телибез.