Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Туфан МИҢНУЛЛИН
- Мин әле ул вакытта яшьрәк идем. Телевизор карап утырабыз. Арабызда җитмештән
узган Заһри бабай да утыра. Телевизорда илаһым ла матур бер кыз җырлый. Син — үлсәң дә
аның матурлыгын язып күрсәтә алмыйсың, Туфан, мин дә сөйләп бирә алмыйм. Җитмәсә
тагын, күлмәгенең изү, түш турысы түгәрәкләп кисеп алынган. Шунда күз төшә бит, үтереш
инде. Карадым да каттым инде телевизорга. Җырлап кына бетермәсә ярар иде дим. Төн буе,
көн буе җырласын иде. Йокламый, эшкә бармый карап утырыр идем.
Заһри бабай да телевизорга кадалган. Дөньясын оныткан. Карап-карап тора да «Их!» дип
куя. Арттырып әйтүем түгел, теге кыз җырлап бетергәнче, егерме - утыз тапкыр
ихылдагандыр. Көләсене китерә, көләргә вакыт кына юк; күз, күңел — әлеге кызда.
Икенче җырчы чыккач, Заһри бабай бераз гына карап утырды да торып китте. Миңа да
кызык түгел монысы. Шунда көлүемне тыярга тырышып, Заһри бабайдан сорадым:
— Нишләп бик ихылдадың, Заһри бабай? — дидем.
— Ничек инде ихылдамыйсың, тешләрен күрмәдеңмени? — ди,— шуңардагы тешләр
миндә булса, ипи катысын җебетеп ашар идемме?.. — ди.


Барыбер
Бер башкорт артистының малае рус мәктәбенең беренче классына укырга керә. Беренче
көнне үк малай өенә җылап кайта.
— Нәмә булды? — дип сорый әтисе.
— Мине татарин дип үртиләр,— ди малай, мышкылдап.
— Ә һин иртәгә әйт уларга. Мин татарин түгел, башкир диген! — дип өйрәтеп җибәрә
әтисе.
Икенче көнне тагын да ныграк җылап кайта малай.
— Нәмә булды инде тагын? — ди әтисе.
— Үртиләр, — ди малай.
— Мин өйрәткәнне әйттеңме һуң?
— Әйттем... — ди малай. — Татарин, башкирин адин чурт дип көләләр!

Спектакльдән соң

Актаныш районының бер авылына Минзәлә театры килеп Әхәт Гаффарның «Иртәгә улың булырмын» исемле әсәрен уйныйлар. Спектакльдән төшә. Артистлар соң, ошап бетмәгән микән инде, бер апа сөйләнә-сөйләнә чыгып бара икән: — Кичә бик начар төш күргән идем, шушы спектакльне карыйсыга булган икән... 

Шагыйрь Зиннур Мансуровка
Зиннур Мансур шигърияттә

Үсә зур тизлек белән.
Шигырьләрен яза Зиннур

Үзгә бер күзлек белән:
Хәтта аңларга да була...
Укысаң сүзлек белән.


Шагыйрь Газинур Моратка
Евтушенкодан ким түгел

Сәхнәдә безнең Морат.

Евтуштай гына шагыйрьләр

Бездә дә бар ул, бырат!


Госман ГОМӘР
Толстой кулы

„Азучылар берлеге яшь авторларның семинарын оештырды. Анда мин дә чакырылдым.
Шигырь-хикәясез генә. Тыңлап утырырсың, өйрәнә торырсың, диделәр.
Семинарда Нәкыя Гыймадиева (фамилиясе шулайрак истә калган) дигән авторның
хикәяләрен бик мактадылар. Атилла Расих аларны «Лев Толстой кулы белән язылган»
талантлы әсәрләр дип бәяләде.
Ниһаять, семинар тәмам. Коридорга чыктык. Яшь авторны әлерәк кенә Сталин
лагерьларында булып кайткан элеккеге студент — Аяз Гыйләҗев култыклап алды. Еллар
узып, Аяз Гыйләҗев — халык язучысы, Нәкыя ханым аның хәләл җефете булгач кына
төшендем «Толстой кулы»ның кем кулы икәненә.
Юкәдә икән чикләвек!..
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.