Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТОРМЫШ БИТ УЛ - МИЗГЕЛ ГЕНӘ

Мин әтиле идем
Мин әтиле идем! Әти — минле!

Нинди матур, рәхәт бергәлек!
Тормыш дигән олы болынлыкның

Кай җирендә генә йөрмәдек!
Һәрбер кошның тавыш-моңын тыңлап,

Һәр агачка карап тукталып,

Урманында яз-җәй вәйран калып,

Йөрдек әти белән сокланып.
Чикләвеген җыйдык көз җиткәчтен,

Капчык-капчык — нинди бай урман!

Мин әтиле идем! Истәлекләр

Күңелемә битләп язылган...
Һәрбер көннең үз шатлыгы белән

Үз борчуы калган язмада.
Кыен икән әти китеп баргач,

Ямь юк хәтта ямьле язда да!

Йөрәгемдә туган хисләремне

Әти өчен салдым җырларга.
Бүген шуңа күңел канатлана,

Әти турындагы җыр барга!


Синле көзләр
Көзләремә сәлам язып салдым,

Киткән кошлар белән кайтыр ул...

Синле көзләр миңа шундый якын,

Синле көзләр шундый матур ул!
Сары яфраклардан сары келәм,

Син киләсең шуннан нур чәчеп.

Кулларыма сары чәчкә суздың,

Узучылар калды көнләшеп.
Сары көзләр бигрәк ямьле быел —

Син булганга микән янымда.

Күңелемдә һаман кояш балкый,

Синең нурдан күзләр чагыла.
Көзләр миңа сагыш китермәде,

Мәхәббәтле итте йөрәкне.

Бәхетләрдән күккә ашар өчен,

Көзләр дә соң әллә кирәкме?


Китеп барам
Китеп барам... Синнән бөтенләйгә...

Эзләремне күмә тузаннар.
Бу юллардан синең белән бергә

Ничә тапкыр икәү узган бар!
Китеп барам. Әллә җиңелме соң

Мәхәббәттән китү яратып?!

Онытырмын, «вакыт — дәва», диләр,

Синсез дә кич җитәр, таң атар!
Китеп барам. Соңгы мәхәббәтем!

Ялгыз гына, дәшми... тын гына...

Безнең сердәш пар наратлар гына

Кушылалар күңел моңыма...


Мизгелләр
Тормыш бит ул — мизгел генә,

Гел истә тотсын кеше!

Нинди көчле күренсә дә,

Тузан бөртеге төсле!

Әле генә бәхетле ул —

Елмая, уйный, көлә...

Бер минуттан ни булыры

Бер Ходай гына белә!
Сәяхәткә чыккан була,

Иң газизләрен алып,

Белми ләкин югаласын,

Күкләрдә ялгыз калып...

Белми: кайда көтә аны

Һәлакәт дигән афәт,

Белми ничек үләсен дә,

Байлык эчендә яшәп...

Бер мизгел җитә гомергә

Селтәнергә язмышың.

Киткәннәр китә калдырып

Якыннарга сагышын.
Корыч кошлар һаман саен

Гомерләрне кискәли...

Сабыйларның үлемнәре —

Йөрәкне иң кискәне!
Кайтмас башка өйләренә

Йөзләгәннәр — юк бүтән.

Ишетелә кыр казыдай

Тавышлары тик күктән.

Кайтавазлар, кайтавазлар

Күкләрдә калганнарның...

Ниләр генә төзәтер соң

Көткәннәр яраларын?!


Сагыш
Гомерең буе мин дип янгансың да

Еллар буе җавап көткәнсең.
Вакыт арабызга дивар корган,

Соңладым мин, ташлап киткәнсең...
Куеныңда йөрткән сурәтемне

Учларыңа кысып тоткансың.

Соңгы сулышыңда исемемне

Бер тамчы су белән йоткансың...
Ә мин җүләр, моны белмәдем дә,

Сизмәдем дә, инде соңардым...

Миңа бүген үпкәләрең җитте,

Мине көтеп узган елларың...
Хәбәр китерделәр соңга калып,

Үзгәртәлмәм, хәер, кирәкме?!

Соңгы сәламеңне — сурәтемне,

Учка кыстым тоеп йөрәкне...


Тормыш
Үткәннәрне уйлап елар чакмы?

Күз яшендә бармы юату?
Тормыш — көткәнеңне эзләп табу,

Тормыш — тапканыңны югалту!
Дус дигәнең дошман булып чыга,

Дусның агуыннан баш яна!

Яратканнар — очрашудан курка,

Онытулар шуннан башлана...
Дога сыман гел кабатлап әйтәм:

Булма куркак, булма мескен дә!

Курыкканнар өчен юк дәрәҗә,

Юк ихтирам җирдә мескенгә!